Ркаил Зәйдулла автор яңалыклары
-
24 декабрь 2020 - 11:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Ильясның йөрәге өшеп китте – ничек кенә сандугачтай сайрасаң да, нәни улын аңа бирергә риза булмаячак! -
22 декабрь 2020 - 13:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Ильяс бераздан хатынын Бохарадан чакырып кайтарды. Икеләнсә дә, Хәят Мәскәүгә күчәргә ризалашты тагын, бәгырь. Кайтмаса, бу аларның инде тәмам аерылышуы булыр иде. -
18 декабрь 2020 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Бу үз-үзебезне алдау гына. Сыйныфлар бар икән, алар арасында көрәш тә бар. Әлбәттә, сыйныфларга аерылу җәһәтеннән без урыслардан да, яһүдиләрдән дә, әрмәннәрдән дә калышабыз. -
16 декабрь 2020 - 15:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Бердәмлек тантанасы иде бу корылтай. Билгеле, бәхәсләр дә булды, якалашулар да. Әмма дәүләтнең нинди булачагын тикшергәндә, миллионнар өчен юл билгеләгәндә башкача булмыйдыр да ул. -
14 декабрь 2020 - 15:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Ләкин... Ильяс авырттырып, аскы иренен тешләде. Карт ихласмы икән соң? Кызы белән аның алдында спектакль уйнамыйлармы икән? -
13 декабрь 2020 - 13:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Кызлар ярыктан да көлә, диләр, ул да бит кыз бала, көлсен әйдә. Киләсе елларында шулай бер сәбәпсез диярлек ихлас көлү сөенечен ул инде беркайчан да татымас... -
11 декабрь 2020 - 17:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Ул тагын үз уена чумды. Луиза да бүтән эндәшмәде, нинди уйлар өермәсе бөтереп алганын аңлады бугай, өйгә кайтып җиткәнче сүз катмады, күңеленә тыкшынмады... -
26 октябрь 2020 - 11:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Үзең генә сизмисең ул, соңгы елларда бик алҗыды, картайды түгелме? Юкса утыз биш яшь нәрсә әле ул? Картлыкның малай чагы гына. Шулай булырга тиеш тә бит җүнле илдә... -
25 октябрь 2020 - 11:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Чибәр, сөйкемле... Ниндидер үзенчәлекле җылы, мөлаем гүзәллек аңарда. Ильяс аңа күп нәрсә сөйли алыр иде, тик ышанып буламы соң? Ул инде соңгы елларда үз шәүләсеннән үзе шикләнә башлаган кеше бит... -
24 октябрь 2020 - 11:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
– Әни, юлымны бүлмә. Миңа Хәят кирәк! – Ачудан өйләнәсең бит, улым. Андый никах бәхетле булмый ул. Аһ, дип уйлый ул хәзер, аһ! Вакытында әниләрне тыңламыйбыз шул без. Үз сүзебез генә сүз. Ә бит нинди хаклы булган ул?! Соң инде, соң. Чыннан да бәхетсез булды никах... -
23 октябрь 2020 - 11:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Кызның кулына орынгач, Ильясның умырткасы буйлап кайнар агымсу үткәндәй булды. Аптырады ул – әлеге кыз нигә шулай аны дулкынландыра соң? Мондый хәлне аның кичергәне юк иде бит. Ул бит инде шактый өлкән кеше – утыз биштә! -
19 октябрь 2020 - 11:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Зәки торып басты, Коръәнне сак кына маңгаена тидереп алды, аннары аны тантаналы рәвештә Ильяска сузып: – Йә, шушы Коръән-Кәримгә кулыңны куеп ант ит! Ильяс та урыныннан торды, кулын Китапка куеп, сораулы карашын Зәкигә төбәде... -
17 октябрь 2020 - 15:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Беренче мартка каршы төндә Алкиннарның Воскресенский урамындагы өйләренең парад ишеген кемдер бик каты итеп дөмбердәтте. Җүнлегә түгел бу! Ильяс, тиз генә торып, киенә башлады... -
15 октябрь 2020 - 13:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Комган борынының юнәлеше үзгәреп, су Ильясның күлмәген манма иткән икән. – Кичерегез, тәкъсир... – Син әллә кайдагы тылсымлы утрауларда йөрисең бугай, – диде Ильяс, сөлгене кызга сузып. – Рәхәтме? – Син үзең! – диде Луиза, нәрсә әйтергә дә белмичә. Муенына кадәр кызарып чыкты... -
12 октябрь 2020 - 11:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Луизага әллә нәрсә булды. Ул үз-үзен аңлый алмый. Хәер... Танырга гына кыймый түгелме соң? Әйе, үз-үзеңә дә икърар итүе кыен – егерме ике яшькә җитеп, беренче тапкыр гашыйк булды, ахрысы, ул?! Кемгә диген? Үзеннән байтак өлкән кешегә, инде күптән гаилә корган ир-атка...