Шигърият
Таң
Җил дә һаман тынган килеш – Төн китмәс тә таң атмас.
Бәләкәй йорт, нәни инеш.
Тонык су агар-акмас.
Җил дә һаман тынган килеш –
Төн китмәс тә таң атмас.
Теге якта киңлек. Якты!
Тик нигәдер бу таба
Ялгыз тирәк басма тапты,
Итәгеннән нур тама.
"КУ" 05, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев