4 (апрель), 2021
Бу санда
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА – 135 ЕЛ
Тукай нәселе киләчәккә бара... (Равил ФӘЙЗУЛЛИН, Ренат ХАРИС, Мөдәррис ӘГЪЛӘМ, Рәдиф ГАТАШ, Разил ВӘЛИЕВ, Харрас ӘЮП, Газинур МОРАТ, Гөлүсә БАТТАЛОВА, Айрат СУФИЯНОВ, Сирень ЯКУПОВА, Булат ИБРАҺИМ шигырьләре). ...................................................................................3
ГАМЬЛЕ ӘҢГӘМӘ
Марат ӘХМӘТОВ: «Өметебез – фидакарьләрдә» (ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат ӘХМӘТОВ белән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН әңгәмәсе). .......................................................................9
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Рәдиф СӘГЪДИ. Алло, кем әле бу?! Роман. ............................................................13
Ленар ШӘЕХ. Офыклардан кояш күренә... Шигырьләр. ..........................................51
Фоат ГАЛИМУЛЛИН. Сары каеш билләрдә. Автобиографик бәян. ........................56
Ләис ЗӨЛКАРНӘЙ. Идегәй итеге. Кунычтагы ильязма. .........................................109
«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Айзирәк ГӘРӘЕВА-АКЧУРА. Истанбул малае. Повесть. .......................................123
ТР Язучылар берлегенең XIX корылтаеннан фоторепортаж. ................................162
ХӘТЕР ЯКТЫСЫ
Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ. Күкрәп керик яңа гасырларга. Шигырьләр. ......................164
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Нәсим АКМАЛ. Ул каләмен манды бәгыренә... (Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел). ..166
Нәсим АКМАЛ. Туган як җырчысы (Рәшит Гәрәйнең тууына 90 ел). ..................167
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕНӘ КАНДИДАТЛАР
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Канатлы иҗат. .....................................................................168
Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА. Былбылларын эзләп, таңнар туа. ...............................172
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА – 135 ЕЛ
Наил ТАИРОВ. Бөек шагыйрьнең рус телендәге беренче тәрҗемәләре һәм биографиясе. ...175
КИТАП КҮЗӘТҮ
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Тукай юбилеена – кыйммәтле бүләк. .................................178
БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕ
Йолдыз ШӘРАПОВА. Туган телемне өйрәнәм. Шигырьләр. ....................................180
ҖАНИСӘП – 2021
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Россиядә халык санын алу тарихы. .....................................183
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .......................................................................190
-
Яздан аерып булмый Тукайны!
Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган. Язы, киләчәге барлар ничек китсен, ничек югалалсын дөньядан. -
Янгыннар да кинәт чыга...
Бу дөньяда яшәп булмый Талгын гына көй көйләп... Әй бер Аллам, нык иман бир, Дөрес яшәргә өйрәт! -
Илдә имән булып үскәч...
Илдә имән булып үскәч, Үрел син күккә кадәр... -
Чынбарлыктан аерылдык тамы...
Тормыш – читлек, ләкин безнең заман – Читлек эчләрендә читлекләр. Белеп булмый, кем соң якын дустың... Битлек өсләрендә битлекләр. -
Алло, кем әле бу?!
Ярмәкәев өчен тикшерү эшендә боз кузгалды... Бераз ачыклык керә башлады. Тимер-томырны урлаучылар билгеле! Тик үтерүче кем?! Кем ул билгесез җинаятьче? -
Тукай таптап тузан иткән ташлар...
Күңел кошы калган бу дөньяда – тар дөньяга ничек сыясың? Ул шагыйре кебек ятим түгел – Һәр йөрәктә аның оясы! -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Лариса ханым, абына-сөртенә, әнисенең каберен күпме генә эзләсә дә, таба алмады. Соңгы өмете – төпчек сеңлесе Валяда гына. Ул хәтерләргә, чамаларга тиеш. Күрше Олы Имән авылында гына яши ул. Шулай да хатынның ул салага күңеле тартмый иде. -
Тукайга эндәшү
...Хәзергә хуш әле, Тукай, Сүнмәгән әле утың... Барып бер зыярәт кылыйм Син, диеп, Шамил йортын. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Курыкмагыз, алар сезне күрми, дим, якынрак барыгыз тәрәзәгә! – диде, майор. Түтәй сак кына өч адым атлады да, бераз төбәлеп карап торгач, пышылдап кына: – Монда ул! – диде. – Кайсысы? – Әнә теге свитер кигәне! – Номеры белән әйтегез! – Өченчесе! -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Беләсезме, Иннокентий Серафимович, миңа күп тә калмагандыр инде. Ләкин тиздән срогым бетә! Берәр гаеп табып, озайтып булмас микән? Гаҗәпләнмәгез, анда чыксам, урамда егылып үләрмен, дип куркам. Кем таныр, кем җирләр мине анда? Барыр җирем дә юк! -
Уттан туган уй
...Дөнья нинди генә сувенирлар Иҗат итми икән кешедән. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Мин үтермәдем аны, гражданин адвокат! – дип ысылдады. – Синең җинаятең тулсынча исбатланган, кирегә юл юк! Дөресен сөйләп, прокурор белән судьяны йомшартырга кирәк! Югыйсә унбиш елны чәпәп куячаклар! -
Тукай таҗы
Биектә һаман кул җитмәс, Сатылмый, вакланмый торган Шигърият – Тукай таҗы! -
Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы)
Европа илләре кагыйдәләре буенча җанисәп уздыру фикере Россиядә шактый озак һәм авырлык белән урнаша. Бу юнәлештәге аерым адымнар ХIХ гасырның 60 нчы елларында ясала: Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук кайбер өязләрдә һәм губерналарда камилләштерелгән статистик техника кулланып, бер көнлек халык саны алулар уздырып карала. -
Сары каеш билләрдә (бәян)
Ничә атналар буе күзне кыздырып торган тимер юл тукталышына йөгердек. Өч вагонлы дизель поездына утырып, Тамбовка киттек. Исеме Һади Такташ белән дә бәйле булган шәһәр урамнарында адашып йөрдек, фотографиягә кереп чыктык. -
Швециядән киткәндә
Җан авазы булып шатлык килә, Аклык килә тарих төбеннән. Бабамнарның фатихасы кебек Ак кар ява швед күгеннән. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Чит-ят җирләрдә райондаштан авылдашка әйләнү бер дә кыен түгел икән. Без моны Казаннан кузгалып киткәч, аеруча нечкәләп тойдык. -
Кабан күле
Тирә-юньдә дөнья шундый матур! Ярларыңа басып карале. Тукай нәселе киләчәккә бара, Безнең белән син дә бар әле. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Җәннәт кебек илаһи биләмә инде изге Кырым! Дөрес булса, бу җирлек татар ханнарының ял итү урыны булып, исеме дә җисеменә туры китерелеп, Ял итә дип кушылган, шулай әйтелә торгач, кыскартылып, Ялтага әйләнгән дә куйган, ди. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Бер мизгелдә аңа карата булган мөнәсәбәт үзгәрде дә куйды. Соңгы айларда нык тетрәнүләр кичергән Бориковка читлектәге тормышка ияләшер өчен бик күп вакыт кирәк иде әле. Иң мөһиме: азау теше ярган рецидивистлар аны сынап, тикшереп, үз араларына кертте. Керттеләр дип әйтү артыграк шикелле, дөресрәге, ул беренче сынауларны лаеклы үтте. -
Аяклар
Бөтен нәрсә аяклы. – Күптән түгел тәпи китте Сеңелем, Ләйсән атлы. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Өлкән лейтенант Власов эзләп тапканмы, әллә «качкыннар» үзләре безнең эзгә төшкәннәрме, ниһаять, аларны да күрү бәхетенә ирештек. Араларында соңыннан минем якын дусларымның берсе булып китәчәк Саша Малыхин да бар иде. -
Башкае киселгән нәселем Агачы...
Башкае киселгән нәселем Агачы Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән. Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча, Кузгалып китү юк быелгы җәемнән. -
Әгәр күбәләк булып...
Бәхет бит ул, уйласаң! Шулай! Ныклап уйласаң, Аллаһ биргән акылны Бер йодрыкка җыйнасаң!.. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Хәтерлим кебек! – диде Приюткин сагаеп, ә үзе яшьлек мәхәббәтен күз алдына китерергә тырышты. – Ул синнән бала табып үстерде. Синең Юра атлы улың бар. Бик матур, акыллы егет, – дигәч, өлкән яшьтәге җинаятьче хатынның күз яшьләре сытылып чыкты. – Аңламадым, нинди бала? Нинди Юра? -
Истанбул малае
Әлбәттә, үз тормышларын корып җибәрергә тәвәккәллек кирәк иде. Тик ата кешегә сүз катырга куркыта... Китәбез, дисә, рәнҗерме? Китмисез, дисә, ни кылырлар? Барыбер ташлап чыгып китәрләрме?! Сәрвиназның түземлеге бетеп килә, иренең су капкандай авыз йомып, икеләнеп йөрүе белән һич килешми. -
Кем теле?
Сүзләрендә бар хата. Әни белми татарча, Исеме дә – Наташа. Әти генә ипи-тозлык Бераз сөйләп маташа. -
Барып җитәр көне...
Ул хатларны ачып, үз чорына Дастан итеп укый аңлаганы. Алда һаман Тукай хатларының Барып җитәр көне алда әле... -
Истанбул малае (дәвамы)
Мәхмәт шактый вакыт калкан төсле әтисе әйтеп җибәргән шул җөмләне кулланды. – Татар булмаса, дөнья батар! Тик сыйныфташлары өйрәтеп куйгандай, яңа җавап таптылар: – Татар дөнья төсле дүнәр-дүнәр дә (әйләнер-әйләнер дә) яңадан бугатар! -
Канатлы иҗат
Җыеп кына әйткәндә, әдип үз «мин»ен тирәнрәк аңларга тырышу аша халкыбызга, чорыбызга хас үзенчәлекләрне калкытып куя. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Тагын шунысы бар: сизәм, мин озак яшәмәячәкмен. Шул кыска гомерне миңа машина биргән өстенлегемне сизү халәте белән яши алсам, шул җитәрдер дип уйлыйм. Ә син озак яшәрсең. Ни өчен дигәндә, син тыныч, сабыр. Мин еракта калган сөйгән кызларымны сагынам, аларны юксынып үрсәләнәм. Миңа калса, син үзеңне бүгенге хәлеңә буйсындыра аласың. Миндә андый көч юк. Бу өч ел миңа үзе бер гомер булып тоела. Аннан соңгы яшәеш булырмы, юкмы? Аны күз алдына китерә алмыйм. Миңа барысы да бүген кирәк! -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Самолёт эченә җил ташкыны килеп керде. Инструктор миңа кул хәрәкәте белән урынымнан торырга, ишеккә якын килергә кушты. Мин һич тә якыная алмыйм, җил эчкә таба этә. Ниһаять, ишек янындагы тимер тоткычны эләктереп алдым. Якынрак килдем. Җир әллә кайда аста. Инструктор минем аркадан сыйпап алды: – Сикер! Мин күземне йомып, башым белән аска чумдым. -
Истанбул малае (дәвамы)
Ул юкта уртача яшьләрдәге, ыспай гына киенгән хатын килде һәм агач кашыкларның бәясен сорады. Мәхмәт: «Оныттым, хәзер бабам килер, ул әйтер», – дип торалмый инде. Хатын көтеп тормас, кашык алмый китеп барыр. Уена килгән бәяне әйтте дә куйды. Ни гаҗәп, хатын янчыгыннан акчасын чыгарып, малайга сузды, үзе теләгән кашыкны сайлап алды һәм юлын дәвам итте. -
Петербурда, Тукай һәйкәле эргәсендә
Басып тора юллар чатында ул, Мәңге дымык җилләр иркендә. Ел да аңа апрель иртәсендә Акъәбиләр чәчкә китерә. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Хоменко: – Менә җыр бу, ичмасам! Татар җыры шулай яңгырый, дисәләр, ышанмас идем. Чыннан да, украин җырларының ниндидер билгеләре бар. Син, Фоат, юкка гына армиягә килгәнсең, сиңа рәхәтләнеп, үз халкыңа җырлап кына йөрисе иде. Беткәнмени армиядә хезмәт итәрлек башка егетләр? Мә, бишне, – дип, кулын сузды. -
Ярлыкагыл!
Елый-елый «Туган тел»не көйләп, Ясин чыктым бүген коллыкка. -
Бала буран
– Бу булган бала буран, – Әнисен бик сагынган. Аны сагынып, яшь койган. – Күз яше бездә калган. -
Балачакта
Яз килгәч тә, тауга чыга идек, Ерганаклар ерып йөрергә. Ераккарак качып китә идек, Чакырсалар өйгә керергә. -
Истанбул малае (дәвамы)
Эсселектән җирләр яргалана башлагач, бабасы әйткәнчә, авыл картлары яңгыр сорап, дога кылырга карар иттеләр. Башта яхшылап әзерләнделәр, өй буенча әйбер җыйдылар. Һәр гаилә булдыра алган кадәр өлеш кертте. Берәүләр ярма бирде, берәүләр акча... Авылда кеше калмады: карт-корысы, бала-чагасы, бөтенесе кырга юнәлде. -
Истанбул малае (дәвамы)
Бәйрәм көнне исә, Мәхмәт сәхнәгә йөгереп чыккач, әле генә «Катюша»ның дәртле көенә кушылып, урыннарында ук биеп утырган тамашачы тынып калды. Бердән, малайның кыяфәтен күреп «аһ!» иттеләр. Бу бала аягына ни кигән? Нинди күзлек таккан ул? Авызына нигә көпшә капкан? Ата-аналар аптырап калды. Мәхмәтнең рекламы озак сузылмады. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Безнең взвод командиры Фролов мине юата. Син, ди, сигналларны кабул итү буенча зур күрсәткечләргә ирешә алачаксың. Монда сиңа музыкаль тоемлау (слух) сәләтең яхшы булу ярдәм итә, билгеле. Шулай яхшы кабул итү үзе генә дә белгечлегеңнең югары күрсәткечләрен тәэмин итә. Бераз гына тапшыруга да тизлек һәм чисталык өсти алсаң, син бәя биреп бетергесез радист булачаксың. -
Тукайга
Тугры сүзең йөрәк каның белән Иман нуры кушып язылган. Уянырга, уйланырга өндәп, Рухың дәшә җиһан языннан. -
Истанбул малае (дәвамы)
– Менә син татар малае, мин дә татар малае бит. Мәхмәт Исмәт абзыйсына кулындагы комикстан аерылырга теләми генә күтәрелеп караган иде, гаҗәпкә калды. Комикс геройлары төсле баһадир абзыйның әле генә көлеп торган кысык күзләреннән берничә яшь бөртеге сыгылып чыкты. Тиресе җилдә, кояшта ашалып тупасланган яңакларга күренер-күренмәс кенә эз салып, бик тиз юк булдылар. -
Күкрәп яшә, Тукай!
Апрель карый Тукай күзе белән, Апрель дәшә Тукай сүзе белән. Тукай яшьни язның күкрәгендә, Тукай яши халкым йөрәгендә. -
Тукай юбилеена – кыйммәтле бүләк.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап, Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясенең Низами Ганҗәви исемендәге Әдәбият институты бәһаләп бетергесез зур бүләк әзерләгән. -
Истанбул малае (дәвамы)
Урам мәйданы уртасына машина туктаган. Машина янында басып торган тәбәнәк буйлы, чандыр гына, кара мыеклы, кара күзлекле агай кычкыра-кычкыра халык җыя. Үзе әллә ни таза булмаса да, тавышы көр чыга: – Килегез, килегез! Карагыз! Җәмәгать, барыбыз да белә, технология бик алга китте. Хәтта Айга менә башладылар. Айдан Җиргә туры трансляция күрсәтү мөмкинлеге туды! -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Шулай бер-бер артлы дүрт адресат белән әйбәт кенә аралаштык. Әмма бишенчесе белән һич кенә дә элемтәгә кереп булмады. Барысы да дөрес кебек, техника да эшли сыман, әмма, нихәл итәсең, элемтә юк! Безгә бирелгән вакыт та чыкты. Макаронник ашыктыра, соңга калабыз, киттек, ди. Шулай итеп, бурычны үтәп бетермичә, борчыла-борчыла училищега кайттык. -
Башлык
Яңа башлыгым югалган, Белмисезме кем алган? Апам әйтә: «Әйбәтләп Җыеп куясың калган!» -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Гражданкада да, шундый ук булмаса да, ниндидер тәртип унаштыру заруридыр бит инде. Армиядә хезмәт иткән кешеләр анда менә шуның өчен дә кирәк. – Күрәм, син беркатлы егет түгел. Димәк, син анда кайтып, шундый миссияне башкарырга телисең. Бик тә әйбәт теләк, уңышлар теләргә генә кала. -
Көзге
Көзгедән карыймын, Үземне танымыйм. Авыз кыек, күз кысык, Борынны да аңлап булмый – Җәенке, әллә почык? -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Безгә, – ди, – кечкенәдән үк татарларны усал итеп сөйләделәр. Тирә- якта татарлар булмаса да, балаларны куркытыр өчен, әнә, татар килә, капчыгына салып алып китәр, дип әйтәләр иде. Без, моны ишеткәч, куркып, әти-әниләр, әби-бабайлар кочагына сыена идек. Менә син – татар егете. Минем каршыда утырасың. Бер дә куркыныч түгел, нәкъ башкалар кебек кеше. -
«Өметебез – фидакарьләрдә»
Апрель саен татар халкы үзенең бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шагыйрьнең моннан 115 ел элек, төгәлрәге, 1906 елның 17 апрелендә «Фикер» газетасында басылып чыккан «Безнең милләт үлгәнме,әллә йоклаган гынамы?» дигән мәкаләсе хәзер дә актуаль яңгырый. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Комиссия дә бүгенге көндә, Тукаебыз әйткәнчә, «һушы гына киткән» милләтебезне «уяту» белән мәшгуль. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Берәр ай чамасы үткәч, безне «кубинецлар» дип йөртә башладылар. Күрәсең, безнең кайда булганны кемдер әйткән. Алай диючеләргә без исә һаман да шул җилкә сикертү белән генә җавап бирәбез. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Әйе, ул үзе дә ятимлектә үскән, аның бердәнбер улы да атасыз үскән үзе кебек үксез. Инде оныгының да ятимлектә үсәчәге суд тарафыннан хәл ителгән. Менә ул Тамара Ивановна биргән адрес буенча яшьлек мәхәббәтен эзләп килә... Аның күңелен бу мизгелдә каршылыклы хисләр өермәсе били иде. -
Идегәй итеге
Дөньялыкта Ашмый калган, Йолдызларга ошый алган Риваятьтә Бәреп чыга! – Сөен Бикә2 белән бергә, Ташлана җан... -
БЫЛБЫЛЛАРЫН ЭЗЛӘП, ТАҢНАР ТУА
Шәхесләрне тарих тудыра. Әдәбиятыбыз тарихы һәм язмышы да шәхесләр кулында. Факил Сафин – әнә шундый шәхесләребезнең берсе.