Алло, кем әле бу?!
Ярмәкәев өчен тикшерү эшендә боз кузгалды... Бераз ачыклык керә башлады. Тимер-томырны урлаучылар билгеле! Тик үтерүче кем?! Кем ул билгесез җинаятьче?
***
«КамАЗ» йөртүчеләрне лейтенант Галимуллин сорау алырга ике көннән соң гына китертә алды.
Аның янына керүчеләрнең каушавы чырайларына чыккан иде.
– Миңа китсәм ярыймы инде, иптәш майор, – дип сорады Галимуллин, һәрвакыттагыча каядыр ашыгып.
– Барыгыз! Ләкин көне буена юкка чыкмагыз! – диде өлкән тикшерүче, канәгатьсезлеген сиздереп.
Лейтенант честь биреп, аяк очларына гына басып чыгып китте.
Ачуы кабарган майор Ярмәкәев «КамАЗ» йөртүчеләргә күз салды. Икесе дә гади генә бәндәләр. Күзләрендә курку катыш каушау галәмәте сизелә. Сорау алучы Ярмәкәев сүзне нидән башларга белмичә аптырап, уйланып торды. Аны Галимуллинның соңгы атнадагы кыланмышлары тәмам чыгырыннан чыгарды. Тикшерүчегә мәнсез ярдәмчесен күңеленнән алып ташлап, төпле фикер тупларга кирәк иде. Ни дип органнарда эшләп йөридер
ул, шундый ваемсызлыгы белән! Хатынының абыйсы министрлыкта урын биләмәсә, күптән эштән очасы бәндә дә бит! Борнашев укуын тәмамлау белән Галимуллин урынына аны билгелисе иде. Шаһит булып чакыртылганнарга тагын бер сынаулы караш ташлагач:
– Тәк, Зиннәтуллин Әнәс Әкрамович кайсыгыз? – дип, сүз катты.
– Мин!
Таза гына гәүдәле, сипкеллесе торып ук басты, кепкасын кулында әвәли башлады.
– Сез утырыгыз, утыр! Борчылмагыз, – дигән булды майор, үзенең
өстенлеген сиздерергә тырышып.
– Яхшы. Димәк, сез Гайзуллин Флүн Саматович буласыз. Шулаймы?!
Мескен чырайлы икенче «КамАЗ» йөртүче каушавыннан күзләрен челт- мелт йомгалап, хәлсез генә тавыш белән: «Мин», – дия алды. Ул инде кызганырлар дип, тагын да хәчтерүшрәк кыяфәт чыгарган иде.
– Тә-ә-әк! Димәк, сез, «КамАЗ»га төяп, СМУ ишегалдыннан тимер-
томыр алып чыккансыз! – диюгә, таза гәүдәле, кабартма битле шофёр алдан хәстәрләп куйган аклану сүзләрен тизрәк әйтеп калырга тырышты. Үзен тыңлап бетермәсәләр, ашыгып, төрмәгә дә утыртып куюлары бар дип курка иде бугай ул.
– Иптәш майор, өйдә хатын, өч бала, тёща, әле менә сеңелнең олы кызы Сәкинә дә бездә торып укый. Үзебезнең автобазада хезмәт хакы күптән түләнми, кем кайдан шабашка таба, шуның белән очын-очка ялгыйбыз. Тәкъдим булгач, бардым инде. Ачтан үликмени? Мондый шартларда хатын да ташлап чыгып китәргә мөмкин, шулай бит, Флүн? – дип, иптәшенә дә мөрәҗәгать итте.
Ябык чырайлысы: «Әйе шул», – дип, мескен генә җөпләп куйды.
– Барыр юл калмады, иптәш следователь. Элек гөрләп торган база бөлгенлеккә төште. Ә яшәргә кирәк. Кайда мөмкинлек бар, шунда чабабыз инде...
– Яхшы. Хәзер мин сезгә ике-өч фотосурәт күрсәтәм. Шулар арасында эшкә яллаучыларның берәрсе бармы? – дигәч, майор өстәлендә яткан фотосурәтләрне җавап тотучыларга сузды.
Ир-атлар берсен аралап алды:
– Менә бу! Безгә металлоломны шул төятте, соңыннан тапшыру
пунктына хәтле үзе озата да барды, – дип, таза чырайлысы ачыклык кертте.
– Ә бу гражданин сезгә таныш түгелмени? – Ул ир-атларга икенче бер фотоны күрсәтте. Җентекләп, искә төшерергә тырышып карасалар да, танымауларын раслап, башларын гына селкеп куйдылар.
– Алайса, бу кеше сезгә таныш түгел инде?!
Майор сурәтләрне җыеп алып, өстәлнең кырыендарак яткан папкага тыгып куйды.
– Безгә хәзер нәрсә була инде, товарищ майор? – дип, Зиннәтуллин тилмерүле караш ташлады.
– Егетләр, хәзер күрше бүлмәгә чыгып, лейтенант Галимуллин исеменә барысын да җентекләп язып калдырыгыз. Соңыннан, кирәгегез чыкса, кабат чакыртырбыз! – диде.
Машина йөртүчеләр кайгылы башларын аска иеп, ишеккә юнәлделәр.
«Тәк! Димәк, «КамАЗ» йөртүчеләр Гыйбаевны белми! Йә ул бу җинаятьтә катнашмаган, йә читтә кала белгән! Хәзер кабат Бориковтан сорау алырга, икътисади иминлек сакчысының бу җинаятьтә нинди өлеше барлыгын ачыкларга кирәк! Әгәр ул да бу операцияне оештыруда катнашкан икән, димәк, бүлешә алмаганнар дигән сүз», – дип уйланып алды майор һәм телефон аша Борнашевка Бориковны китертергә әмер бирде.
Озак та үтмәде, гаепләнүче инде аның бүлмәсендә утыра иде.
– Юрий Дмитриевич, бу җинаятьчел чараны оештыручы кеше кем?
Ябыгып, суырылып калган ир зур күзләре белән майорга туры карап:
– Гыйбаев, – дип куйды. – Сез нәрсә оештырасыз, гражданин Бориков? Гыйбаевны бит СМУ ишегалдындагы тимер-томыр югала башлагач кына, эшкә алганнар. Димәк, бу аңа хәтле үк башланган!
– Анысын белмим, иптәш майор. Шәхсән мин аның җитәкчелегендә
генә бу эш белән шөгыльләнә башладым.
– Ялганлыйсың, гражданин Бориков, ялганлыйсың. Бу хәл синең файдага түгел! Йә, Гыйбаев караклыгыңны фаш итмәкче булган, йә бергә урлап, бүлешә алмагансыз. Конфликт килеп чыккан!
– Анысы дөрес, иптәш майор! Ул кергән акчаның күп өлешен үзенә
каера башлады. «КамАЗ» йөртүчеләргә, каравылчыларга, тимер-томыр кабул итүчегә һәм үземә өлеш чыгарырга бик аз кала иде.
– Во, во, во! Дөрес юлдан киттең! – дип куанды тикшерүче һәм
папкасыннан сурәтләр чыгарып, Бориковка сузды.
– Бу кешеләр танышмы сиңа?
– Әйе, камазчыларны мин яллаган идем, – диде Бориков.
Ярмәкәев фотоларны кире алып, үзе дә кабат күз салды... Кайбер
нәрсәләр ачыкланды! Шулай да Гыйбаевның башына кем җитте икән? Рюмкалар, андагы бармак эзләре барысы да Бориковка бәйләнә түгелме?..
– Бу законсыз эштә тагы кемнәр катнашты инде?
– Гыйбаев килгәнче, мин үзем генә идем. Ул СМУга камералар
куйдыртып, мондагы хәлләрне аңлагач, басым ясап, янап, җитәкчелек эшен үз өстенә алды. Беренче тапкыр 50 процентка риза иде, ә тора-бара, әйтәм ич, нәфселәнеп, 70ен каера башлады. Төрмәгә утырту белән янап куркыта торды.
– Шуннан син аны... Шантаж өчен...
– Юк! Үтермәдем мин аны! Кайчагында бугазга-бугаз килсәк тә.
– Бәлкем, дошманнары булгандыр? Сезнең күзгә ул-бу сизелмәдеме?
– Әйтә алмыйм, белмим, иптәш начальник!
Майор аңа бик озак текәлеп карап торды да:
– Бәлки, сезнең бизнесны баш инженерыгыз Хәбриев та белгәндер?
Юраның битенә кызыллык йөгерде.
– Юк, иптәш майор, бу эштә аның бернинди дә катнашы булмады.
Бәлкем, шикләнүен шикләнгәндер дә! Генераль директордан кала, ни әйтсәң дә, икенче кеше бит! Тик Илдус Хәйдәрович бик кешелекле, яхшы күңелле җитәкче! Аның катнашы юк, – дип, башын аска иде.
Ярмәкәев өчен тикшерү эшендә боз кузгалды... Бераз ачыклык керә башлады. Тимер-томырны урлаучылар билгеле! Тик үтерүче кем?! Кем ул билгесез җинаятьче?
– Ярый, Бориков, бүгенгә җитеп торыр! – дип, майор гәүдәсен турайтып, өстәл яныннан күтәрелде.
Юрий Дмитриевич ялварулы күзләре белән тикшерүчегә текәлде:
– Иптәш майор, өйгә һәм дусларга шалтыратырга рөхсәт итсәгез иде! Миңа яхшы адвокат та кирәк! Алайса бөтен дәлилләр миңа каршы, үземнән гайре, үтерүче түгеллегемә беркем дә ышанмый!
– Борчылма, Бориков, адвокатың да булыр, элемтәгә чыгарга да
мөмкинлек бирермен. Тик алдан ук кисәтеп куям, син барысын да сөйләп бетермисең! Алдашуың ачыкланса, Гыйбаевны теге дөньяга олактырганың өчен җавап тоту бик кыенга туры килмәгәе! Әлбәттә, әгәр дә түкми-чәчми дөресен сөйләсәң, срогыңны киметергә сүз бирәм! Соңгы тапкыр кисәтәм: син тикшерү изоляторында озаграк яткан саен, әниең белән хатының күбрәк
газапланачак!
– Иптәш майор, ышаныгыз миңа, үтенеп сорыйм, чын үтерүчене табыгыз! Мин гомерем буена сезгә рәхмәтләр укырмын! Ә калган тәртипсезлекләрем өчен җавап бирергә мин әзер.
Тикшерүче Бориковны вакыт-вакыт кызганып та куя. Аның үтерүче
булуына шикләнә дә башлый иде. Ләкин үз гомерендә төрле сортлы йөзләгән рецидивистны күргән, тәҗрибәле һөнәрмән буларак, бөтен дәлилләрнең Бориковка каршы икәнлеген дә белә. Әлегәчә аның файдасына бер генә дәлил дә юк. Майорның бу эштән тизрәк котылып, чираттагы ялына тынычлап китәсе, бераз онытылып торасы, гаиләсе белән Анталия комында ел буена җитәрлек сәламәтлек туплап кайтасы килә.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев