02 (февраль), 2022
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Рәниф ШӘРИПОВ. Тормыштан да олы бернәрсә юк... Шигырьләр. ......................3
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ. Буа. Роман. .....................................................................8
Ренат ХАРИС. Татар кычытканы. Поэма. .................................................................76
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикәяләр. ................................................................................86
Ибраһим БИЕКТАУЛЫ. Кан сагышы. Шигырьләр. ..................................................106
Ләйсән ФӘТХИ. Ут капканда чыгып йөрәгеңнән... Шигырьләр. .............................122
«МӘЙДАН – БАТЫРЛАР ӨЧЕН!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Беренче Сабантуй. Хикәя. .......................................109
Юбилейга барышлый: фотоархив. ..........................................................................126
«Казан утлары»ның 100 еллыгын каршылап: Алмаз ХӘМЗИН. Синдә тудым... ....128
«Казан утлары» – минем язмышымда: Фоат ГАЛИМУЛЛИН. Сүз сәнгате маягы....130
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Фоат ГАЛИМУЛЛИН. Яшьлеккә гашыйк әдип (Рәфкать Кәрамигә – 65 яшь). .........133
Равил РАХМАНИ. Замана шагыйре. (Рафис Корбанга – 65 яшь). ..........................140
Алсу ШӘМСУТОВА. Йөрәге – тоташ сөюдән, күңеле җырдан тора. (Галимҗан Гыйльманга – 65 яшь). ................149
ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН. Рәссамның шигъри иҗаты. ..........................157
Бакый УРМАНЧЕ шигырьләре. .................................................................159
Кардәш халыклар әдәбияты: Баһаветдин АДЖИЕВ. Йөрәк таныла тибеше белән… Дүртьюллыклар. Кумык теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәләре. .................................171
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ – ТӘРҖЕМӘДӘ
Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА. Маҗара тәрҗемәсе яки тәрҗемә маҗаралары. .......174
Китап күзәтү: Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА. Фәнни сүзем – саф тылсымым... ............178
Укучыларыбыз иҗаты: Марсель ШӘРӘПОВ. Шигырьләр. .................................181
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ КАБУЛ ИТЕЛҮГӘ 1100 ЕЛ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. 922 елда Багдад хәлифе әл-Мөкътадирдән килгән илчелек. ....182
Газиз тавышлар: Милләт гаме аны шагыйрь иткән. (Әхмәт Гаделнең тууына – 80 ел)...188
Без яратмый, җирдә кем яратсын?! (Кадыйр Сибгатуллинның тууына – 80 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. .................................................189
«Казан утлары» архивыннан. ...............................................................127
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ................................................190
-
Кыя
Сынды тотка. Ауды терәк. Дүрт кыйбламы дүрт ягым? -
Шундый дөнья
«Мин һәрвакыт ямьсез түгел идем...» «Мин дә картаермын берзаман...» -
Йорт башы – гаилә ташы...
Йорт башы – гаилә ташы. Җанашы – йөзек кашы. -
Яглыбай баһадир
Таң сызылды. Җиһан тып-тыныч. Әйтерсең лә, гап-гадәти, язгы матур көн. Яглыбай баһадир бу төнне ут йотып, керфек тә какмый уздырды. Гомер булмаганны, бала чагының күңелле мизгелләре, егет чагындагы сөенечле вакыйгалар яу кырындагы дәһшәтле хәлләр белән алмашынып, бер-бер артлы күз уңыннан чиратлашып узып торды. -
Әй, анда, нинди шәүлә?
Әй, анда, нинди шәүлә? Әйт, белсәң: хикмәт нидә? -
COVID
Ходай кулында бар тормышыбыз: Вирус – бары Остаз коралы. -
Чучка
Чучкага куштылар гөлзарда1, Арулык вә җыйнаклык сакларга. -
Көннең була шундый мизгелләре ...
Тормыштан да олы бернәрсә юк, Ә Мәхәббәт – аның нигезе. -
Син көньяк дип йөргән тараф ...
Ач күзеңне, син ясаган Серле, гүзәл дөнья бу! -
Синдә тудым...
Ә менә «Казан утлары» журналында эшләгән елларым – аеруча мөһим чор. Тормыш тәҗрибәләрен куллану һәм исәпкә алу мондый күркәм журнал өчен бик тә кирәкле сыйфат булып чыкты. -
Борылышта
– Ул борылышта, чыннан да, әйбәт... Ә Машага, Марзиягә диюем, авыр сүз әйтмәгез. Көйләнәчәк аның тормышы... бүгеннән... Мин каерылып, артка борылып карадым: артта тоташ караңгылык, шулай да борылышта, тәрәзәгә капланып, кемдер елмаеп тора сыман иде... -
Татарга ниләр күрәсен ...
Татарга ниләр күрәсен әйтмәс бае, түрәсе. -
Фәнни сүзем – саф тылсымым...
Хәзерге татар поэзиясен узган гасыр шигърияте белән бәйләп, киң җәмәгатьчелеккә даими рәвештә нәзари-тәнкыйди фикер җиткерә баручы әдәбият галимнәре арасында филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Нурфия Йосыпованың хезмәтләре аерым урында. -
Дуска
Кемдер эзли миндә сердәш, Ә кемнәрдер күрә көндәш. -
Сак булыгыз!
Сыгылам да, йомылам да карап, Эткәләнгән көннәр ягына. -
Төн элпәсе лепердәсә таң атканда...
Тормышта да бер ишекләр ябылганда, Икенчесе ачылуын белү яхшы. -
Йөрәге – тоташ сөюдән, күңеле җырдан тора.
Галимҗан Гыйльман әсәрләре беренче җөмләләреннән үк укучыны тулаем җәлеп итүе белән үзенчәлекле булды, алар, гомумән, совет чоры укучылары ияләшкән системага сыймавы белән үк башка иде. -
Халкым киләчәген уйлаганда...
Күңелләргә шом йөгерә бит, әй, Табигатьтә давыл дулаганда... -
ЙӨРӘК ТАНЫЛА ТИБЕШЕ БЕЛӘН...
«Тот исеңдә, дошманыңның дошманы Бер көн мөмкин синең дустың булырга!» -
Сүз сәнгате маягы
Җәвад Тәрҗеманов яшьрәк каләмдәше Г.Ахуновның «Йодызлар калка» дигән автобиографик повестена карата гадәттән тыш тәнкыйть сүзләре белән чыгыш ясады. Аның төп әйткәне шул булды – Г.Ахуновның шәхси тормышын тасвирлаган әсәрне язарга әлегә башы яшь! -
Шырпылардан корган ханлыгыңа ...
Бирешмәскә, янгыннардан чыгып, Көл астыннан яңарырга өйрән! -
Буа (роман)
– И әни, онытып та торам, сиңа күчтәнәчкә яулык алып кайткан идем бит! – дип, Сәгыйдулла урыныннан торып, олы якка чыгып китте. Ләкин яулыкны әнисенә тапшырырга язмаган икән. Хәмидулла сәке янында тезләнгән. Бер кулында әнисенә иреннәрен чылатырга биргән чәшкә. Икенчесе белән остабикәнең җансыз кулын тоткан да дога укый. -
Типкәләнгән торып басар беркөн...
Мәдхияләр җырлый белмәгәннең Ишетелми кала тавышы. -
Шушы мизгел
Барысы да бетә... Барысы да бетә... Шушы мизгел, шушы көннәр яктысына, Уйларымның салмак моңы ятты сыман. -
Фотосурәт (хикәя)
...Бу хатирәләрдән тизрәк котылырга теләп, фотоны ертып атмакчы идем дә ниндидер көч туктатты. Мин аны кабаттан альбомга, Сабан туенда үҗәтләнеп, гер күтәрергә тырышкан малай фотосурәте басылган газета артына яшердем. Иң кызыгы берничә көн узгач булды. -
Гаҗәеп хәл, һәр халыкта
Гаҗәеп хәл, һәр халыкта яши философ затлар. -
Яшьлеккә гашыйк әдип
Сиксән яшьлекләр буыны егерменче гасырның кырыгынчы елларыннан башлап, гаять катлаулы хәл-әхвәлләр кичерде. Башларыбызның күрәчәге әле яңа гасырга тагын да хәтсез булып калган икән. Без моны аерым бер шәхес – язучы Рәфкать Кәрами иҗатында да күрә алабыз. -
Татар язмышы
Туган якка кебек күпме болыт Зәңгәр күкне иңләп агыла. -
Меңнәр, меңнәр узган...
Таңнарында ниләр туачак. Ни булачак? Мин бихәбәр. -
Маҗара тәрҗемәсе яки тәрҗемә маҗаралары
Марат Кәбировның үсмерләр өчен язылган «Убырлар уянган чак» исемле маҗаралы әсәре төрек теленә тәрҗемә ителде. -
Чемер-чемер килә хәтер...
Вакытыбыз тамчылары. Җыерчыклар уяр өчен Әзер аның камчылары. -
Өй туе
Чәйнек инде ничәнчедер мәртәбә шаулап кайнап чыкты. Табын янында да сүз судан ким кайнамый иде. − Бармы соң бездә шәхесләребезнең кадерен белү?! – Йорт хуҗасының йомарланган йодрыгы баш очыннан туплар ядрәсе сыман узып-узып киткән саен иелеп калырга өйрәнеп җиткән идем инде. -
Әйтелмичә калган сүз
Кайчакларда шулай була икән – Әкрен генә поезд кузгала, Ерагая ара, бер-береңә Әйтеп өлгермәгән сүз кала. -
Җитмәде үҗәтлек, кырыйдан күзәттек...
Җитмәде үҗәтлек, кырыйдан күзәттек. Тиешен алмадык – оялдык. -
Таләпләр
Йә Ходаем, бәхет бир син барсына да, Һич булмаса акыл яки... көзге бирче… -
Шигъри күңел шундый була инде...
Лепелдәмә йөрәк, без ялгыштык, Ул тәрәзә юа, бары тик. -
Ике Диләрә, ике Данир
Ә аннары... Дүртенче җәйдә мин аны танымадым. Ягымлы карашы җуелган. Көлүе дә башкача. Бу минем Диләрә түгел иде... Ахыр чиктә минем эзәрлекләүдән туйган Диләрә әйтте: − Мине оныт! Балачак уены тәмам! – диде. -
Азамат затлар – бүреләр...
...чабатасын түргә элми, көн күрә тыйнак кына... -
Караңгы кич.
Караңгы кич. Төннәрнең күкләрендәй чиксез тирән, Күңелемә исәпсез сагыш, хафа, моңнар тулган. -
Беренче Сабантуй
Ә безнең булачак «батыр» – колга Хөснулла, ай буе сыйланып, авыл буенча чиратта йөреп, бөтенләй симерде. Күзләре кысылып, хәтта бераз корсагы да бүлтәеп чыкты. Аш алдыннан стакан-стакан ярым Сәмига балы белән симез ашка юл ярып куя торган булды. Төшке аштан соң ике сәгатьләп черем дә итә әле. Ашаган малда өмет бар, дигәндәй, булачак батырга хәл керде. Наз һәм яратудан мәхрүм булган тол хатыннар өметләнеп, алдан ук аш-су әзерләп, Хөснулланы көттеләр. -
Ясалма теш. Ясалма каш. Ясалма тел...
Вакыт узып, ясалганнар юкка чыга. Телең бетәр, тик оятың ничек чыдар? -
Без ишектә торабыз
Барысын да белеп, өстән генә көлеп, Без ишектән чыгып барабыз. -
Буа (романның дәвамы)
– Алар минем күзәтүдә, иптәш Савельев. Бурычлары бар аларның миңа. – Нинди бурыч? Таһир эчүдән кызарып чыккан күзләрен район вәкиленә төбәде. – Кызы. Минем аның кызына өйләнәсем бар. – Коммунист башың белән контра кызына өйләнергә йөрисеңме?! -
Буа (романның дәвамы)
Авырлыкларга да карамастан, яшьлек көче үзенекен итте. Урак тәмамланган көннәрнең берендә салам эскерте төбендә Зөбәйдә белән Вакыйфның уллары дөньяга тәүге авазын салды. Сабыйга Җиһангир дип исем куштылар. -
Буа (романның дәвамы)
– Нигә тагын?! Көтәр кешеләрең калмадымыни? – Бар, шөкер, һәм алар көтәрләр. Ләкин начальниклар мине барыбер иреккә җибәрмәс, син сорасаң да җибәрмәс. Үзең уйлап кара – мин сәяси маддә буенча утырам. Алай гына да түгел, күптән түгел карцерда булдым, анда эләгүемнең сәбәпләре акка кара белән язылган. Чыгармаячаклар мине... -
Буа (романның дәвамы)
Приказны үтәргә туры килде. Танк механизмнары шатырдыймы, әллә кеше сөякләреме – Вильгельм бу хакта уйламаска тырышты. Аны да өйдә көтәләр, аңа да исән-сау әйләнеп кайтырга кирәк. Ә моның өчен бер генә юл бар – дошманыңны юк итү. Һәм ул танкын алга, очсыз-кырыйсыз Россия далаларына таба юнәлдерде. -
Буа (романның дәвамы)
– Анысын беләм. Мин ни, кисәтергә тиеш... Зинһар, дин белән уйнама инде син, Хәмидулла абый, – диде кинәт тавышы үзгәргән Таһир. – Арты хәерле булмас, болай да күрдең... – Күрдем... – диде Хәмидулла, көрсенеп. -
Буа (романның дәвамы)
Өч парашютка әрҗәләр беркетелгән. Алар ашык-пошык парашютларны җыйдылар, әрҗәләрне куаклыктагы базга илтеп урнаштырдылар. Парашютлар да шунда калды. Янә базга төшеп бикләнгәч, Франсуа зур чүкеч ярдәмендә әрҗәләрнең берсен ачты. Аларның ни өчен шундый авыр булганлыгын шунда гына аңлады Сәгыйдулла – һавадан төшкән әрҗә мылтыклар белән шыплап тутырылган иде. -
Буа (романның дәвамы)
Светлана дәшмәде. Сталин исә, кызып китүенең бер дә юкка булуына оялып, янә елмайды. – Әти, ә нимес безне җиңмәсме? – Юк, әлбәттә! Сине әтиең дошманнан һичшиксез саклап калачак, мин сиңа сүз бирәм! – Сталин, честь биргәндәй, кулын чигәсе янына күтәрде. -
Буа (романның дәвамы)
– Рейхның чикләре Урал тауларыннан үтәчәк. Православиене корытачакбыз. Яулап алынган җирдәге халык эшче көчкә әверелергә тиеш. Нимесләргә яңа йортлар, яңа биналар, юллар төзиячәк алар. -
Җитәр, дуслар, ятмыйк сөрсеп...
Без – Ак Бүре балалары! -
ЗАМАНА ШАГЫЙРЕ
Р.Корбан – тумыштан, табигатеннән шагыйрь. Тормыш-яшәешендә дә, артык түгел, ким түгел дигәндәй, ул – нәкъ шундый.