Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ясалма теш. Ясалма каш. Ясалма тел...

Вакыт узып, ясалганнар юкка чыга. Телең бетәр, тик оятың ничек чыдар?

Ясалма теш. Ясалма каш. Ясалма тел.

Үзе татар – ә теле юк. Ела йә көл.

Һәр җөмләсе чалыш-чолыш, хәзер бата!

Кайда синең, балакаем, анаң-атаң?

Кем өйрәтте сөйләшергә, кайда телең?

Авызыңда бәлеш пешә, әллә белен?

Гасырларда бар нәселең телне белгән!

Шушы тарих бетәрмени синең белән?

Вакыт узып, ясалганнар юкка чыга.

Телең бетәр, тик оятың ничек чыдар?
 

 

"КУ" 02,2022

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кая барыш? Ясалма- теш, ясалма- чәч, ясалма- каш, ...........Ясалма- тел, борын, колак, керфек, ирен, ясалма- баш... ......... ...Ясалма- кул, аяк, буын, бармак, тире, сөяк, күкрәк, ...........ашказаны, эчәк, бөер, бавыр, үпкә, йөрәк, гаурәт... ............ ...Ясалма- су, һава, азык, тормыш, әхлак, акыл, адәм... .............Ясалма- җир һәм табигать... Калды бары- Кояш, галәм... .............. ... Сәйлән