Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

ЗАМАНА ШАГЫЙРЕ

Р.Корбан – тумыштан, табигатеннән шагыйрь. Тормыш-яшәешендә дә, артык түгел, ким түгел дигәндәй, ул – нәкъ шундый.

РАФИС КОРБАНГА – 65 ЯШЬ

Һәрбер чорның кабатланмас үзенчәлеге: өмет-шатлыклары, борчулары, гөнаһсыз сабыйлары, гайрәтне чигергән үсмерләре, күңелне канатландырган омтылышлары, җанны шомландырган җиңелүләре, җаваплы бурыч-вазифалары, үтәлми калган үкенечле вәгъдәләре, сукмак ерып барган каһарманнары, арттан сөйрәлүче гамьсез гавам... кыскасы, үз табышлары һәм үз югалтулары була.

Җәмгыять артыннан тагылып, тузанлы такыр юлдан көчкә-көчкә өлгереп баручы замандашларыбыз турында ниндидер берәр яңа сүз әйтү ифрат та кыен булыр иде, әмма каләмдәшебез Рафис Корбан, бәхетебезгә – мондый типларның нәкъ киресе. Аның белән бергә утыз ел буена аралашып-дуслашып яшәгән кешегә бу яктан бик җайлы: биографиясендәге ул кылган гамәлләрне гади санап чыгу гына да әдип хакында тулы бер романлык материалга тиң. Инде әлеге шәхеснең эчке дөньясына кереп, аның уй-фикер сөрешен, кичерешләрен, көндәлектә җилләп-давыллап, һәр сәгатьтә үзгәреп-кайнап торган самими хис-тойгы, эмоция тирбәлешләренең җанлы шаһиты да булсаң, үзеннән-үзе аңлашыла: эш бер-ике роман белән генә чикләнмәячәк... Бу очракта әдәбиятның бөтен жанрларын да үзенә иңләп алган, аз дигәндә, саллы җиде томлык иҗат материалы турында сүз алып барырга туры киләчәк.

Р.Корбан – тумыштан, табигатеннән шагыйрь. Тормыш-яшәешендә дә, артык түгел, ким түгел дигәндәй, ул – нәкъ шундый. Аның әледән-әле үзгәреп, яңарып торган яшәү планнары белән килешергә була, килешмәскә була, сөенергә, бәлки, кайчак уфтанырга да мөмкиндер... Әмма бер нәрсәгә инанмыйча калмыйсың – ул һәрвакыт үз-үзенә тугрылыклы, аның үз интуитив тойган хакыйкать, дөреслек кыйбласы бар. Рафис тынгысыз, ашкынучан, туктаусыз алышынып торган хәрәкәт стихиясенә бирелеп, үзенә якын да, ят та булган четерекле, катлаулы тормыш эченнән үз рухи кыйммәтен табарга омтыла – яңа дөньялар, дуслар, проблемалар, гаделлек эзли.

Р.Корбанның мәктәп һәм университеттан соң, ике дистәләп, төрле җаваплы эш вазифаларын башкарып та, төрле жанрлардагы иллеләп китап чыгарып та, алтмыш биш яшенәчә, нигездә, балалар, үсмерләр, яшьләр әдибе, аннан да бигрәк, нәниләр шагыйре булып калуы да шулай ук күп нәрсә хакында сөйли: аның холкы, яшәү рәвеше, тормыштан чын иҗат ләззәте ала белүе турыдан-туры шушы эчкерсез сабыйлык табигате белән бәйле.

Рафис гомер-гомергә үзеннән өлкән яшьтәгеләр белән аралашырга ярата. Ярата гына түгел, алар белән ул тизрәк уртак тел таба. Үз итә, аларга тиңе кебек син дип эндәшә. Сабыйлык дөньясының өлкәннәр тормышына даими бер тартылуымы икән инде бу, олы тормышның бүлгәләнмәгән-вакланмаганлыгын, бербөтенлеген күрергә теләвеме? Әллә күбрәк кыен ашаганнар янында булу үрнәк алу, гыйбрәт алу, җитдирәк проблемалар кузгату, зур иҗатка рухлану өчен ансатракмы – белмәссең. Бу хакта ул шигырьләрендә дә тукталып уза: янәшәсендә иң якын дуслары, яшьтәшләреннән дә бигрәк – шул картлачлар! Үземчә моның бер серен ачтым да кебек: миңа калса, өлкән дуслары Рафисның игелекле эш-гамәлләрен күпкә фәлсәфирәк бәһали, аның юмарт җанын күпкә нечкәрәк, тирәнрәк аңлый. Яныңда мондый дуслар булудан да зуррак бәхет бармыни?!

Һәр эшен булсын дип, чын ихластан башкаруы аның Язучылар берлеге рәисе булып эшләгәндә дә, кат-кат чагылыш тапты югыйсә. Дөрес, аның бу игелекле гамәлләрен күрердәй каләмдәшләре бүгенге кыбырсык заманда азрак булып чыкты. Кардәш төрки әдипләр белән үзара аралашу, тәрҗемә эшләрен җайга салуны да, яңа милли геройларыбызга багышланган әдәби әсәр-хезмәтләр яздыру өчен каләмдәшләренә акча табуын да, хәтта бүгенге көн татар әдәбиятының горурлыгы булган Ш.Галиев, И.Юзеев, Т.Миңнуллин, А.Тимергалин, Зөлфәт, М.Әгъләмов, Р.Бохараев, Роб. Әхмәтҗанов, Ә.Гадел, В.Корчагин, Д.Гыймранова, Ф.Латыйфи, Г.Садә, М.Юныс каберенә аларның шәхесенә лаеклы затлы кабер ташы куюны да Язучыларның исәп-хисап җыелышы «Безнең шәһәрнең серләре» спектаклендәгечә: «Отказ!» бәясе белән тамгалады. Әмма Рафисның мондый фани дөнья исәп-хисапларыннан күпкә өстенрәк торган игелекле эшләре, Ходайга шөкер, һәр туган яңа көндә эшләнә тора. Бу аның рәсми эш хакы өчен, файда алыр өчен, хисап өчен кылынган гамәле түгел, бу аның – табигый үз эчке яшәү ихтыяҗы. Артта калган кырык ел эчендә ул башкарган эш-вазифаларны берәмтекләп карап чыктым. Аларның һәрберсендә шигъри җан эзләнүе, милли фидакарьлек очкыны дөрләп калган. Ниһаять, соңгы дүрт елда басылган дүрт романы, быел ябык конкурста җиңеп чыккан – «Казан» поэмасы безгә аның тагын бер гаять кыйммәтле сыйфатын – шагыйрь күкрәгендә гаделлек утының (бу милли республикабыз җитәкчелегеннән башлап, барча әдипләребезгә, хәтта классик шагыйрьләребез иҗатына кадәр бердәй карый), хакыйкать эзләү ялкынының тагын да яктырак булып кабынуын күрсәтте. Милләт язмышы хәл ителгән бүгенге шыксыз, караңгы елларда кәгазьдә генә түгел, көндәлек яшәешебездә, заман көрәшендә шагыйрьлек утының балкып януы, һичшиксез, бермә-бер әһәмиятлерәк!

Татар әдәбиятының ике гасыр арасы чоры тудырган киң колачлы шәхес, күпкырлы әдәби талант ияләре арасында Рафис Корбан исеме бүген аерым бер урын алып тора. Аның лирик, эпик һәм публицистик шигърияттә, шигъри тәрҗемәләр өлкәсендә, балалар поэзиясендә, нәниләр драматургиясендә, яңа заман прозасында, публицистикада, бүгенге иҗтимагый һәм әдәби хәрәкәт үсешендә сизелерлек йогынты ясаган җитди иҗади казанышлары, Язучылар берлеге оешмасы эшен оештырудагы бәхәссез уңышлары, игелекле гамәлләре, каләмдәшләре арасында абруй яулаган кабатланмас үз йөзе бар.

***

Рафис Харис улы Корбанов 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Битаман авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Олы Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә, аннан Буага китеп, ике елдан артык «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 – 1989 елларда Татарстан радиокомитетында эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә – «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының Әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман»да, «Шәһри Казан»да төрле вазифалар башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» китап нәшрияты әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли. 1996–2008 елларда Р.Корбан Татарстан китап нәшриятында китап тарату бүлеге мөдире, редактор, редакция мөдире, баш мөхәррир вазифаларын башкара. 2009 елдан шәхси эшмәкәр, 2012 елдан 2016 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып тора. Бүгенге көндә «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире.

1987 елда аның кече яшьтәге балалар өчен «Буран кайда йоклый?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. 1990 елдан Р.Корбан – СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Бүгенге көндә Р.Корбан – төрле жанрларда татар, рус, балкар, казакъ, кабарда телләрендә басылган илледән артык китап авторы.

(Мәкалә кыскартып бирелде, дәвамын журналның 02,2022 ел санында укыгыз)

 

"КУ" 02, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев