Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәүзия Бәйрәмованың "Һиҗрәт" исемле яңа китабы дөнья күрде

“480 битлек бу әсәр өч китаптан тора – “Һиҗрәт кәрваны”, “Һиҗрәт авылы” һәм “Татарның мәңгелек һиҗрәте, - дип яңа әсәре белән таныштыра Фәүзия Бәйрәмова социаль челтәрдәге битендә. - Роман узган гасыр башларында дин-ислам хакына Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез турында. Хәзерге Омск өлкәсенең Тара төбәгеннән берьюлы биш йөзгә якын татарның җаваплы сәфәргә кузгалулары, аларның юлда күргән авырлыклары һәм югалтулары, Төркиядәге кичереш-хәлләре тарихи эзлеклелектә бирелгән”. Китапны матбугат өчен әзерләүче һәм нәшер итүче – Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин. Тышлыкның рәссамы – Радмир Ахияров. “Һиҗрәт” романы өчен материал ун ел буе тупланган. Китап мең данә тираж белән басылып чыккан. “Һиҗрәт” романында язылганча, “Татар тарихы Себер урманнарыннан да зур, Урал тауларыннан да биек, дәрья суларыннан да тирән бит! Һәм аны вакыт та юкка чыгара алмаячак, ул утта да янмас, суга да батмас, чөнки ул тарих инде яңа буынның да кан күзәнәкләренә уеп язылган, мәңге җуелмаслык итеп тамгалап салынган... Һәм җир йөзендә бер генә татар калса да, ул бердәнбер татар булса да, бу бөек һәм фаҗигале тарихны башкаларга җиткеречәк, гыйбрәт итеп сөйләячәк, галәмгә тапшырып калачак... Һәм бу илен, җирен, дәүләтен югалткан татарның, үз күчәреннән ычкынып, галәм буйлап үз-үзен эзләп йөрүе турында мәңгелек һиҗрәт дастаны булачак...”, - дип яза Фәүзия Бәйрәмова китапның алхәбәрендә.
Татар информ

РЕДАКЦИЯДӘН: Фәүзия Бәйрәмованың "Һиҗрәт" романын "Казан утлары" журналында (7нче сан, 2017 ел) һәм официаль сайтыбызда да укып бара аласыз.

Укырга

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев