Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
10 января 2024 - 13:00
Мин Рейганны күрдем (хикәя)
Мәскәүдә эш белән йөрим. Калинин проспекты буйлап бара торгач, Кремльгә килеп чыктым. Монда халык, халык... Кремльгә керә торган юлны ике яктан камап алганнар бүген. Бүген Америка Президенты Рональд Рейганның Мәскәүгә сәфәре башлана бит!.. Аның аэропорттан Кремльгә килүен көтәләр. Эшем күп булса да, Рейган кадәр Рейганны күрмичә китеп буламы?! -
9 января 2024 - 13:00
ЧЫРА (хикәя)
Минем күзләремдәге әрнүне ничек күреп алган икән ул? Беркемгә ачылмас булып бикләнгән яралы йөрәгемә ничек ачкыч тапкан? Үз анам белән үз атамнан күрмәгән җылылыкны ничек биргән? Мин бит аңа Чыра дип кушамат таккан идем. Оят инде хәзер. -
7 января 2024 - 13:00
Бер очрашу (хикәя)
– Улым, туктале, сөйләшик әле бер... Малай гүя аны ишетмәде дә. Атага нәфрәтне бары тик хатын-кыз гына тәрбияли ала. Ник эшли ул моны? Бөтен дөньяга тараласын белеп кыла микән ул бу гамәлен, әллә бөтенләй аңламыйчамы? -
3 января 2024 - 13:00
Татлы гыйшык җимеше (хикәя)
Серне Зәрия үзе, дөресрәге тәне саклый алмады. Ай ярымнан аның күңеле уйнаклый башлады. Баштарак, аш ачыган булган, күрәсең, эремчекнең тәме киткән кебек иде, дип үзен юатырга тырышты. Әмма тора-бара аңлады: сәбәп ризыкта түгел, печән кибәнендә кичергән ләззәттә иде... Ата-анаңа хурлык, күрше-күләннән оят... -
31 декабря 2023 - 17:00
Кышлары салкын булса да... (хикәя)
Җир өстендә дә җылыга туймаган ире кырык яше дә тулмаган килеш салкын кабергә кереп ятты. Инде аңа акча да, зур йорт та кирәкми иде... Ләкин Альмирага, ике балага яшәргә кирәк! -
31 декабря 2023 - 13:00
Адашкан шәүләләр (хикәя)
«Синең әниең Мәрфуга апа мине ярата иде. Урамда күрсә, «киленем» дип мине кызартмыйча, аркамнан кытыршы куллары белән сөймичә калмый иде. Тик икенче килен алып кайттың шул син аңа. Матур, зифа, бизәнгән, заманча киенгән шәһәр кызын...» -
30 декабря 2023 - 13:00
Урын (хикәя)
- Сезне, сеңлем, берничек тә ала алмыйбыз. Урын юк! Сәлимәнең йөзе үзгәрде. Бар хыяллары чәлпәрәмә килгәнгә, менә-менә күз яше бәреп чыгар төсле. Ә Зәбирнең гарьләнүе чигенә килеп җитте! Кәләше алдында шул тиклем мәсхәрәгә калды бит... -
29 декабря 2023 - 13:00
Калдык (хикәя)
– Кертмим! – дип чәрелдәде хатын. – Туйдым мин синнән. Булдыксыз, эшлексез татар! Тагын күпме ашатып ятарга була сине... – Ишек шапылдап ябылды. Йорт төбендә беравык аңгыраеп басып торгач, Вагыйз әкрен генә тимер юл вокзалына таба юнәлде... -
25 декабря 2023 - 09:00
Мөһер (дәвамы)
Менә яз да җитте. Яшел үлән баш төртте. Халык ашау җитмәүдән лагерь кырыендагы үләнне кырып ашады. Якындагы ашарга яраклы агач кайрыларын кыштан ук каезлап кимереп бетерделәр. Сөргендәгеләр хәзер тау битеннән, урманнан эчтәрәк урыннан үлән җыя. Урман эчендә аның үләне дә юньләп үсми. Күптән Зәкигә күз салып йөргән һәм дә туры килгәндә, аның белән тапкан ризыгын бүлешкән бер чуваш агае серен ачты. -
24 декабря 2023 - 17:00
Маймыл (хикәя)
Әнә нинди асыл кызлары үсеп җитте. Аны ничек тапканын бер очрашканда көлә-көлә сөйләгән иде. ...Хәләл җефете эштә булган, моны «скорый»да бүлнискә алып киткәннәр, тик... палатага кереп җитәргә өлгермәгәннәр икән... -
24 декабря 2023 - 13:00
Ата белән ханбикә (тарихи хикәя)
Картны тыңлый-тыңлый, ул үзен бөтенләй икенче кешедәй хис итә башлады. Моңарчы күпме нәрсәләрне белми яшәгән икән... Ул бит ундүрт яшендә, туган иленнән аерылып, татар мәркәзе Казанга килен булып төште... -
23 декабря 2023 - 13:00
Бәйрәм (хикәя)
Тәгәрмәчләр астыннан Бәйрәмгалинең сытылган гәүдәсе килеп чыкты. Эчке сиземләве куркытса да, өметсез шайтан гына, дигәндәй, Гарахан, бәлки, тавыш аныкы булмас, куркудан ялгышканмындыр, дип уйлаган иде... Улын үзе кичә генә туган көненә бүләккә дип алып кайткан зәңгәр футболкасыннан таныды... -
20 декабря 2023 - 13:00
Сынган чәчәк (хикәя)
Кайтуын кайтты Регина әнисенә, тик бу юлы үзе генә кайтмады, карынында бер гаебе дә булмаган, бәләкәй генә тере күзәнәк алып кайтты. Әнисе Галия кызына, бәлки, яшәп китәрсез, тора-бара күнегерсең, дип әйткәләп караса да, Регина тыңламады. Унбиш яшендә ирсез бала тапты... -
19 декабря 2023 - 13:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
18 декабря 2023 - 13:00
Мөһер (хикәя)
Зәкиләрнең частенә, чигенүче дошман артыннан эзәрлекләп барырга боердылар. Сугышта боерык үтәлергә тиеш. Һәм аларның часте дошманны эзәрлекләп, фашистлар корган капкынга барып кергәнен сизми дә калды. Камаудан чыгарга тырышып, полк барча көчен сарыф итеп бетерде. Ашарга ризык, атарга патрон бетте...