Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
24 декабря 2023 - 13:00
Ата белән ханбикә (тарихи хикәя)
Картны тыңлый-тыңлый, ул үзен бөтенләй икенче кешедәй хис итә башлады. Моңарчы күпме нәрсәләрне белми яшәгән икән... Ул бит ундүрт яшендә, туган иленнән аерылып, татар мәркәзе Казанга килен булып төште... -
23 декабря 2023 - 13:00
Бәйрәм (хикәя)
Тәгәрмәчләр астыннан Бәйрәмгалинең сытылган гәүдәсе килеп чыкты. Эчке сиземләве куркытса да, өметсез шайтан гына, дигәндәй, Гарахан, бәлки, тавыш аныкы булмас, куркудан ялгышканмындыр, дип уйлаган иде... Улын үзе кичә генә туган көненә бүләккә дип алып кайткан зәңгәр футболкасыннан таныды... -
20 декабря 2023 - 13:00
Сынган чәчәк (хикәя)
Кайтуын кайтты Регина әнисенә, тик бу юлы үзе генә кайтмады, карынында бер гаебе дә булмаган, бәләкәй генә тере күзәнәк алып кайтты. Әнисе Галия кызына, бәлки, яшәп китәрсез, тора-бара күнегерсең, дип әйткәләп караса да, Регина тыңламады. Унбиш яшендә ирсез бала тапты... -
19 декабря 2023 - 13:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
18 декабря 2023 - 13:00
Мөһер (хикәя)
Зәкиләрнең частенә, чигенүче дошман артыннан эзәрлекләп барырга боердылар. Сугышта боерык үтәлергә тиеш. Һәм аларның часте дошманны эзәрлекләп, фашистлар корган капкынга барып кергәнен сизми дә калды. Камаудан чыгарга тырышып, полк барча көчен сарыф итеп бетерде. Ашарга ризык, атарга патрон бетте... -
17 декабря 2023 - 13:00
Сагыну исе (хикәя)
Бу авылда, ул туып-үскән Кирлегәчтән беркем дә юк. Бердәнбер үз кеше – шул күршедә яшәүче Маһирә әби. Башка киленнәрнең авылдашлары көтүләре белән, ә ул менә берүзе... Үзе һәм әби... -
16 декабря 2023 - 13:00
Ул (хикәя)
Тәкъдир аны гомере буена сынады. Туганнан бирле. Аңа – әтисенең төпчек улына – ул чакта җиде яшь иде, һәм ул әтисен бүтән беркайчан да күрмәде. Баштарак ул аны көтте әле, авылга керәсе юлга күзен алмый еш карап тора иде. Еллар үткәч, язмышына күнекте, әтисенең беркайчан да кайтмасына ул инде эчтән ышанды... -
15 декабря 2023 - 13:00
Аязучан болытлы һава (хикәя)
Унҗиде яшемдә мин бер рус егетенә гашыйк булган идем. Ул китте һәм эзсез югалды. Ә мин аны яратам... Һаман яратам... -
14 декабря 2023 - 13:00
Абага чәчәге (хикәя)
Авыз күтәреп авыл диярлеге булса, аның бер диванасы булырга тиеш! Бездә дә бар берәү. Аны бөтенләй үк юләр дип тә булмый. Ләкин кеше тек кеше дияргә дә тел бармый. Әллә нинди генә иде ул, сәер иде, кыскасы... -
13 декабря 2023 - 13:00
Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы (хикәя)
Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды. Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул? -
12 декабря 2023 - 13:00
Сабыным кала, сатыгыз… (хикәя)
Бабаң калхузга кермәгән өчен күрмәгәннәр калмады инде, балам. Башта бөтен мал-мөлкәтне пыран-заран китерделәр, муллалык итүен тыйдылар, хәерчегә калдык. Әткәй белән инәй төнлә кайтып керәләр иде, хәер сорашып. Аннан әткәйне кыйнап эштән чыгардылар. Мәчетнең аен кисеп, әткәйгә китереп ташладылар, мә, кабереңә кадарсың, дип. Ике сеңлем, бер энекәш ачтан үлде... -
8 декабря 2023 - 11:00
Гөнаһлы бәхет (хикәя)
Диңгезгә батып үлгән кызын үзе барып алып кайтты Фәридә. Кайчандыр бирергә теләмәгән бүләген ходай тартып алды. «Гөнаһ аша алган бәхет кыска була шул ул...» -
7 декабря 2023 - 13:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәянең дәвамы)
Намазга бассаң да, күпме белмәгән нәрсәләр күләгәдә кала икән әле. Аллаһы Тәгалә юлы да синең иман ныклыгыңны сыный кебек. Моның белән килешеп бетмәгән көннәрдә күрше апасы иске, югалган паспортын табып кертеп бирмәсә, Рамазанга тагын күпме көннәр кайгырып йөрергә туры килер иде икән? -
6 декабря 2023 - 13:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәя)
Әллә нигә бер эчсә дә, бу юлы нык кына чайкала иде. «Дебил, – дип, тамак төбе белән акырды ул Рамазанга, – дебил, ахмак, тиле». Нур тамчылары шулчак тәгәрәшеп коелды, каядыр югалды. Иреннәр дога аятьләрен әйтүдән шып туктады. Фәрештәләрне качырып, дөрес эшләмәде абыйсы. -
5 декабря 2023 - 13:00
Мин көтәм (хикәя)
Тормыш иптәшең янда булып, тыныч кына балалар үстерүдә... Кая соң ул ир җилкәсе ышыклаган еллар?! Әллә шул тормышның кадерен белмәгән, бәяләмәгән өчен алды микән ходай ирен? Эх, бу ялгызлык! Кайдан сабырлыклар алырга да, ничек түзәргә?..