Ватан (Беренче бүлек / 2-4)

Романның башын МОНДА укыгыз.


2

Соңгы айларда Волхов фронтында хәлләр чынлап та аяныч иде. Иң хәтәре – фашистларның Ленинградка бару юлын кисү максатында оештырылган әлеге фронтны тотып торган Икенче удар армиягә бернинди дә хәрби ярдәм күрсәтелми диярлек. Җәй айларында сугыш хәрәкәтләре алып баруы гаять кыенлашкан бу сазлыклы җирләрдә техника ярдәменә бернинди дә ышаныч булуы мөмкин түгел. Авыр танклар, автомашиналар, суга төшкән таш шикелле, саз төбенә китә, пушкаларны күчереп йөртүе шулай ук җайсыз. Артиллерия тупларын тартырга тиешле атларның, сугышчыларның күз алдында саз төбенә суырылуы тетрәндергеч күренеш иде. Ярдәм бары тик һавадан, самолётлар белән генә күрсәтелә. Алар ташлап киткән коралларның да күбесе сазлык төбенә юл ала, азык-төлек тә сугышчыларга барып җитә алмый. Самолётлар исә яхшы ныгытмаларга ия булып алган фашист зенитчылары тарафыннан атып төшерелә. Менә шундый шартларда сугыш алып бару бернинди уңай нәтиҗә дә бирмәде. Киресенчә, армиянең һәлакәтен көннән-көн тизләтеп, ахыргы сәгатьләрен якынайта иде.

Көннәрнең берендә Мусалар лагере тоткыннарына Волхов фронтында сугышучы Икенче удар армиянең башлыгы генерал Власовның бөтен гаскәре белән фашистлар ягына чыгуы турында листовка тараттылар. Листовкада Власовның Рус Азатлык Армиясен төзүе, шул армиядә хезмәт итәргә чакыру сүзләре язылган иде.

Советлар Союзының данлыклы генералы Андрей Власовның дошман ягына чыгуы хак булса, бу Муса өчен акылга сыймаслык көтелмәгән бер нәрсә иде. Муса өчен генә түгел, гади солдатлар, бигрәк тә әсирлеккә эләгүчеләр моны үзләрен төрле уйларга этәрә торган вакыйга буларак кабул итте. Листовкадагы «Әсирлеккә төшкән рус солдатларын Россиядә халык дошманы дип атыйлар. Аларны, азат ителсәләр дә, илләрендә зиндан көтә!» дигән сүзләр куркуга да төшерә иде.

Андрей Власов, сугыш башланганда, иң шөһрәтле хәрби начальникларның берсе булып саналды. Сугыш алдыннан Львов астындагы дүртенче механикалаштырылган корпусны җитәкләгән генерал Киевны саклаучы 37 нче армия командующие итеп билгеләнә. Ләкин немецларның көтелмәгән һәм көчле һөҗүме нәтиҗәсендә Киевны калдырырга туры килә. Сталинның Киевтан китәргә дигән карары чыкканда, Власов армиясе инде камалышта калган була. Нәтиҗәдә, ярты миллионлап солдат һәлак була. Әмма Власов, армиясен калдырып, үзенең сөяркәсе белән качып котыла. Үзенә үзе атып, ул сугышта яралануы турында әкият уйлап чыгара. Нәтиҗәдә, госпитальгә эләгә. Бу көннәрдә Мәскәү астында көчле сугышлар бара. Сталин госпитальдә дәваланучы генералны Мәскәүне саклаучы частьларның башлыгы итеп билгели. Власов госпитальдән торып кына төрле боерыклар бирә. Ул арада дошман Мәскәү астыннан йөзләрчә чакрымга алып ташлана һәм бу уңышларны Власовның зирәк командалык итүе белән бәйлиләр. Хәтта Власов турында «Сталин полководецы» дигән китап та язып чыгаралар. Ул Георгий Жуков белән бер дәрәҗәдәге полководец итеп күрсәтелә.

Волхов фронты сазлыкларында котылгысыз һәлакәткә якынаючы Икенче удар армиянең башкомандующие итеп егерменче апрельдә генерал Власовның билгеләнүен Муса һәм ул эшләгән «Отвага» газетасы редакциясе хезмәткәрләре батып баручы кырмысканы үлемнән коткару өчен сузылган салам шикелле кабул иткәннәр иде. Ләкин гаять авыр шартларда сугышучы армияне Власов ничек кенә коткара алыр да ничек кенә алар камалыштан чыгарлар – бу могҗизага беркем дә ышанмый да, өметләнми дә иде. Дөрес, листовкадагы хәбәргә дә Мусаның бигүк ышанасы килмәде. Ничек инде армия хәтле армия белән җитәкчелек итүче генерал хыянәтче булсын?! Ләкин утсыз төтен чыкмаган шикелле, күңелдә кайбер шикләр дә уянды.

Кич җитеп, йокларга команда бирелгәч, күрше сәндерәдә ятучы егет Мусадан, татарчалап:

 – Ышанасыңмы бу әкияткә? – дип сорады.

Муса аның татарча дәшүеннән бераз сискәнеп куйды. Үзебезнең татар егете булса да, әле танышырга да өлгермәгән бу әсир алдында ачылып китмәүне хуп күрде:

– Кем белгән инде аны... Минем татар икәнемне каян белдең? – дип сорауга сорау белән җавап кайтарды.

– Фельдфебельгә фамилияңне Гомәров дидең бит. Муса Гомәров...

– Ә-ә-ә... Ишетеп калдыңмыни?.. Үзең кай яклардан?

– Казаннан.

– Исемең?

Ләкин күршесе тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Ул Мусага беркавым сынап карап торды. Аннан соң:

– Бернинди дә Гомәров түгел бит син, – дип, Мусаны гаҗәпкә калдырды.

 Муса, ишетмәделәрме икән дигәндәй, шик белән, як-ягына каранып алды да:

– Каян беләсең? – дип сорады. – Бик шаулама... – дип, шунда ук үзен сатты.

– Мин дә бит Мясной Бордан эләктем монда. Синнән өч көн генә элек. Муса Җәлил бит син. «Отвага» хәбәрчесе. Күптән түгел генә безнең частька килеп, бер егетебез турында очерк язам, дип, аның белән очрашып киткән идең. Язгансыңдырмы, «Отвага»ның соңгы санын укырга өлгермәдем. Габидуллин фамилияле очучы...

– Яздым. Тик гәзиттә чыгарырга өлгермәдем. Чолганыштан чыкканда, редакция машинасы әрҗәсендә калды язмам. Снаряд төшеп, безне яралады. Мин аңыма килгәндә, янымда беркем дә юк иде.

– Синең кем икәнеңне белсәләр, шундук атып үтерәчәкләр бит.

– Шуңа күрә исемемне яшердем бит инде.

– Төрле кеше бар. Дөнья түгәрәк бит ул. Мин дәшмәсәм, башкалар танып сатарга мөмкин. Сине монда китергән конвоирның урыс икәнен күрдең бит.

– Сатсалар саталар инде. Атып үтерсәләр, илгә сатлыкҗан дигән яманат кайтмас.

– Анысы хак. Тик син минем сорауга җавап бирмәдең.

 – Утсыз төтен булмый, диләр бит. Үзе сатылмаса да, чолганыштан чыкканда эләктергән булулары мөмкин. Хәзер менә аның исеме белән сату итәләр. Кырыгынчы елда СССРга көчләп кушылган Көнбатыш Украина, Латвия, Литва, Эстония халыклары арасында күп булырга мөмкин андый армиягә язылырга теләүчеләр.

– Монда татарлардан Кызыл Армиягә каршы сугышырга легион төзиләр икән дигән сүзләр дә йөри, дөрес булса.

– Аны бит инде Мясной Борда чакта ук листовка итеп өскә самолёттан ташлаганнар иде.

 – Шулай бугай шул. Мин ул хакта күп уйладым.

Муса тагын як-ягына каранып алды:

– Тс-с. Шаулама. Нәрсә, язылыргамы әллә исәбең?

– Язылырга да, сугышка кергәч, безнекеләр ягына чыгарга.

 – Ансат кына уйлыйсың түгелме? Безнекеләр ышаныр дисеңме? Шундук атып үтерәчәкләр.

– Үтерсәләр, барыбер үлем бит инде безгә.

– Алай димә әле син. Мин дә күп уйлыйм ул турыда. Карале, син дә бит үз исемеңне әйтмәдең.

 – Салих исемле мин. Ганиев Салих. Казаннан. Курыкма, ышанычлы кешемен. Укытучы идем.

– Бик әйбәт. Менә нәрсә уйлыйм мин бу хакта: легионга язылырга һәм шул легион эчендә яшерен эш алып барырга. Легионерларны сугышка керер алдыннан, бөтен командирларны юк итеп, батальон белән Кызыл Армия ягына чыгарга үгетләргә.

– Шәп идея бу! Ләкин куркыныч.

 – Шәп. Бүредән курыккан урманга йөрмәс, дигәннәр. Тик ятарга инде алай булгач үлем көтеп. Йә, безнең гаскәрләр кайчан килеп коткарырлар икән, дип. Коткарсалар да, яшәргә бирерләрме? Сатлыкҗаннар, дип атып үтермәсләрме?

– Карале, Муса дус, син агитацияңне башладың да бит инде. Әйбәт агитатор чыгар иде синнән. Яшерен оешмаңның ышанычлы бер сугышчысы бар, дип исәпли аласың. Мин риза!

– Бик шәп! Ярар, бүгенгә җитәр. Алда тагын күз күрер. Иртәгесе көн бүгенгедән хәерлерәк, дигәннәр борынгылар. Йоклыйк. Бу сөйләшү ике арада гына калсын.

– Юк, Муса, калмасын. Башкаларны да агитларга кирәк. Лагерьда ышанычлы егетләр җитәрлек. Йә, ярар алайса, йоклыйк...

3

Волхов фронты 1941 елның декабрендә оештырылды. Киев чолганышыннан чыкканда, үз кулына үзе атып яраланган генерал Власов ул чакта госпитальдә яткан килеш кенә, дошманны Мәскәүгә җибәрмәс өчен, канкойгыч сугышлар алып барган егерменче армия башкомандующие итеп билгеләнгән иде. Волоколам юнәлешендә сугышучы 316 нчы укчы дивизия егетләре инде Мәскәүне алдык дип бәйрәм итүче немец башкисәрләрен башкаладан йөзләгән чакрымга алып ташлаганнан соң, Андрей Власовның абруе тагын да үсеп китте. 28 гыйнварда Мәскәүне саклауда күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнүчеләр арасында аның да фамилиясе бар иде. Мактаулы командармга генерал-лейтенант дәрәҗәсе бирелде. Үзе Волхов фронтында авыр шартларда сугыш алып баручы Икенче удар армиянең башкомандующие итеп, бер үк вакытта фронт башлыгы генерал Кирилл Афанасьевич Мерецковның урынбасары буларак билгеләнде.

Яз җитте. Карлар-бозлар эрегәч, сазлык җирдә сугыш алып бару тагын да кыенлашты. Сталин Мерецковны Мәскәүгә чакыртып алды. Сугышның икенче көнендә НКВД тарафыннан кулга алынып, Берия палачларының һәртөрле мыскыллауларына дучар ителгән, 1940 елдан ук Советлар Союзы Герое исемен йөрткән армия генералы яңадан Ставка башлыгы каршында җавап тотарга тиеш иде. Кирилл Афанасьевич декабрь ахырында гына Сталиннан хат алган иде. Ул анда Волхов фронты алдында торган бурычның әһәмияте һәм мөһимлеге турында язган, дошманга каршы сугышны вак бәрелешләр белән генә түгел, бөтен фронт буенча алып барырга кирәк дигән күрсәтмә биргән иде. Берия тырнагыннан да Мерецковны Сталин коткарып калды дигән сүзләр йөргәнлектән, Кирилл Афанасьевич Ставка башлыгына хөрмәт һәм беркадәр курку белән дә карый иде.

Ставка утырышына алар Георгий Константинович Жуков белән бергә, турыдан-туры юлдан, итекләре дә саз былчырагыннан арынмаган килеш, соңга калып килеп керделәр. Верховный кабинеты ишеге төбендә утыручы секретарь соңлаган өчен шелтәләп алды да, алар үзләрен тәртипкә китергәнне дә көтмичә, кабинетка керергә кушты. Кабинетта Үзәк Комитет Политбюросы утырышы бара иде. Политбюро әгъзалары тулы составта. Кирилл Афанасьевич соңга калулары өчен гафу үтенде дә:

– Гафу итегез, Иосиф Виссарионович, бер минутка гына киредән чыгып, үземне тәртипкә китереп керергә рөхсәт бирсәгез иде? – диде.

– Үзегез гафу итегез, Кирилл Афанасьевич, шулай ашыгыч чакыртырга туры килде. Сугышын сугыш белән, ләкин генерал ялтырап торырга тиеш! – диде Сталин.

Рәислек итүче Алексей Антонов Мерецковка биш минут вакыт бирде. Кирилл Афанасьевич, киемнәрен каккалап, итеген чистартып кергәндә, стена буена барып баскан һәм уң кулына төрепкәсен тоткан Сталин сөйли иде.  

– Без Волхов һәм Ленинград фронтларын берләштереп зур хата ясадык. Генерал Хозин Волхов юнәлешендә утырса да, эшләре начар барды. Ул Икенче удар армияне күчерү буенча Ставка директиваларын үтәмәде. Нәтиҗәдә, немецлар армия коммуникацияләрен үз кулларына төшерде һәм аны камалышта калдырды. Сез, иптәш Мерецков, Волхов фронтын яхшы беләсез. Сезнең алга, иптәш Василевский белән бергә, Икенче удар армияне, бернигә дә карамыйча, авыр коралларны һәм техниканы калдырып булса да, камалыштан чыгару бурычы куела. Волхов фронтын торгызу буенча директиваны иптәш Шапошниковтан алырсыз. Урынга барып җитү белән, кичектермичә, фронтта командалыкны үз кулыгызга алырга кирәк булачак.

Сталин, сөйләп бетерүгә, урынына барып утырды. Аннары Кирилл Афанасьевич сүз сорады.

 – Мөмкинме, Иосиф Виссарионович?

– Тыңлыйбыз, иптәш Мерецков.

– Иосиф Виссарионович, Икенче армия солдатлары озакка сузылган тәртипсез вак бәрелешләрдән соң нык йончыган. Аларны кыска гына вакытка булса да ял иттереп алырга иде. Шуннан соң группировкаларны бер йодрыкка туплап, югалтуларны яңа көчләр белән тулыландырып, контрһөҗүмгә күчәргә кирәк. Шунда гына немецларның боҗрасын өзәргә мөмкин булачак.

Ләкин Мерецковны тыңларга теләүче булмады.

– Иптәш Кирилл Афанасьевич, Политбюро директивасы әзер, кабул ителгән. Сездән үтәү сорала, – диде Сталин. Хәтта Жуков белән Василевскийга да сүз бирергә теләмәде. – Алексей Михайлович, сезнең алга бурыч куелды. Аны кичектерергә ярамый, – дип, Василевскийга авыз ачарга да мөмкинлек калдырмады.

Мерецков белән Василевский, кабинеттан чыккач, Шапошников бүлмәсенә кереп, секретареннан политбюро директивасы язылган кәгазьләрне алдылар һәм Георгий Константинович Жуковны көтеп, аның белән киңәшләшеп карарга булдылар.

Жуков киңәшмәдән соң да генералларның үзен көтеп торуларын аңлады һәм, озын колаклардан читтәрәк сөйләшү өчен, аларны урамга дәште:

– Киттек, егетләр, юл уңаенда сөйләшербез, – диде, беренче үзе сүз башлап. – Егетләр, Волхов фронты – баш бетәрлек урын. Ачуланмагыз, мин ул сугышның өметле чишелешен күрмим. Сезгә Ходай ярдәм бирсен инде, – дип куйды. – Сез анда өчәү – Андрей Андреевич Власовның башы шәп эшли. Ничек тә ерып чыгарсыз.

 – Бәла дә шунда шул: Георгий Константинович, Власовның куллары бөтенләй салынган. Бөтен өмете бүгенге киңәшмәдә иде. Ә монда киңәш түгел, боерык кына бирелде.

– Өстәмә көчләр бирелмәсә, ул җәһәннәм боҗрасын өзү мөмкин булмаячак, – дип, Мерецковның сүзләрен куәтләде Василевский.

 – Киңәш дисәгез, мин шуны гына әйтергә телим: сезгә ничек тә чолганыштан чыгарга кирәк. Моның өчен иң зәгыйфь урынын табып, дошман боҗрасын өзәргә, һәм шунда тар гына булса да коридор ясап, солдатларны безнең якка чыгарырга. Сталин әйтте бит, ике фронтны бергә кушу хата булды, дип. Яңа көчләргә өмет юк. Бөтен көчләр Сталинград өчен сугышка туплана. Сез боҗрадан чыга алсагыз, калганын алга таба күз күрер. Ә хәзер бөтен максат – Сталинград. Иделне бирмәскә! Дошман, бар көчен туплап, шунда ыргыла. Кышкы салкыннарга хәтле шәһәрне алырга ашкына. Мәскәү астындагы кышкы суык арт сабакларын укытты ул мәлгуньнәрнең.

4

Волховка кайткач, Жуков биргән киңәш буенча эш иттеләр Мерецков белән Василевский. Армиянең исән калган төркемнәре бергә тупланып, 21 июнь көнне, Мясной Бор авылы тирәсендә дошман боҗрасын өзеп, чолганыштан чыгу өчен коридор ачуга ирештеләр. Частьлар төркем-төркем булып та, солдатлар аерым-аерым да киңлеге 300-400 метрлар чамасы шул коридор буенча безнең якка чыгарылды. Икенче армия солдатларының кинәттән ясаган һөҗүменнән югалып калган немецлар ис-акылларына килгәләгәнче, үзебезнең җиргә аяк басарга ашыктылар. Ләкин өченче көнне фрицларның контрһөҗүмнәре башланды. Чолганыштан чыгарга өлгермәгәннәр һәлак булды. Бу өч көндә Икенче удар армия 150 меңләп сугышчысын югалтты. Немецлар армиянең зур җир белән элемтәсен юк итүгә ирештеләр. Калган гаскәрләргә идарә итү мөмкинлеге бетте. Чолганыштан иң соңыннан чыгарга тиешле армия штабы һәм башкомандующий Власов яңадан фашистлар боҗрасында калды.

* * *

Язмыш Андрей Власовны икенче тапкыр зур сынау алдына куйды. Узган елның сентябрендә ул шундый ук сынауны җиңеп чыга алган иде. Бу вакытта, Киевны саклаучы 37 нче армиянең башкомандующие, штаб медпунктында хезмәт итүче хәрби табибә Агнесса Подмазенко белән икәүдән-икәү генә торып калдылар. Власов яшьли үзенең авылдашы Анна Воронина исемле кызга өйләнгән иде. Сугыш башлангач, Анна үзенең Горький өлкәсендәге туган авылында яшәүче әти-әнисе йортына китте. Кырык яшьлек ир уртасы өчен хатынсыз яшәү, әлбәттә, җиңел хәл түгел иде. Шуңа күрә дә ул теләсә нинди очраклы хатыннар белән чуалганчы дипме, армия штабының табибәсе Агнессаны сөяркәсе итте. Бу чибәр ханымда ул хатынының чагылышын күргәндәй булды. Аңа хәтта үзенең хатыны дигән документлар ясатты, документларга фамилиясен дә Власова дип яздырды. Генералны өзелеп яраткан Агнесса аның белән теләсә нинди кыенлыкларны кичәргә дә риза иде. Киевны немецлар басып алгач та, ул аны ташлап качмады. Хәер, Агнесса Власовның өйләнгәнлеген, туган авылында хатыны калуын белми иде.

Инде менә Волховта да шул ук хәл кабатланды. Андрей Андреевич армия штабының шеф-пешекчесе Мария Воронова белән икәүдән-икәү дошман боҗрасында үлем элмәген киделәр. Бары тик элмәкне тарттырасы да бугазларыннан кысасы гына калды. Ләкин Власовның үләсе килми иде. Ул өметләнде, үзен ташламаслар дип көтте.

Алар башта армия штабының исән калган утыз-кырык сугышчысы белән чолганыштан чыгу юлын эзләделәр. Аннары һәрберсе аерым-аерым үзенә юл саба башлады. Соңга таба дүртәү калдылар: Власов, Мария, Власовның адъютанты һәм штаб начальнигы Виноградов. Адашып йөри торгач, Чудово шәһәре янындагы Мостки дигән бер авылга килеп чыктылар. Виноградов авыру һәм нык хәлсезләнгән иде. Власов аңа шинелен салып бирде һәм адъютанты белән икесенә шушы авылда калырга кушып, үзләре Мария белән икенче авылны эзләп киттеләр.

– Сталин мине ярата. Ул мине онытырга тиеш түгел. Самолёт җибәрерләр, – диде Власов юлда Мариягә.

– Юк, Андрей, без исән калырга тиеш түгел! Кая пистолетың, ат син мине. Аннары үзеңә ат. Безне барыбер үтерәчәкләр!

– Ашыкмыйк, Мария. Немецлар армияне кырып бетердек, дип уйлый хәзер. Командирлар инде күптән качкан, дип уйлый. Ә безгә ничек тә үзебезнең якка чыгарга кирәк. Партизаннар бардыр, аларны эзләргә кирәк.

– Немецларга очрасак?! Әсир төшәргә ярамый. Сталинның әсир төшүчеләрне халык дошманы, дип игълан иткәнен яхшы беләсең.

– Сталин... Нәрсә Сталин?! Ул үзе гаепле минем бу хәлгә төшүемә! Армиягә чигенергә рөхсәт бирмәде. Күрәләтә ут эченә китереп тыкты. Ленинградны коткара, имеш. Сазлыктан торып ничек коткарып булсын Ленинградны?! Томана!

– Чү, Андрей! Тынычлан. Хәзер инде соң. Эш узган.

– Узган, узган! Үзе ята анда халыктан качып. Сугыш булмый, немец безнең дус, дип лыгырдады-лыгырдады да, әнә хәзер нишли! Бөтен хәрби начальникларны, полководецларны кырдырып бетерде! Сволочь! Сугыш алдыннан бит! Әле сугыш башлангач та тынгылык бирми, кабахәт! Мерецков, әнә, дәшми генә, мескен. Сугышның икенче көнендә ябып куйдылар ласа. Ничек кенә мыскылламадылар үзен. Хәзер шуларга хезмәт итә, борыны белән җир сөрә. Бернинди дә горурлык хисе юк икән. Мине бу мәхшәргә китереп тыгучы да ул! Дәрәҗәмнән, исемнәремнән, бүләкләремнән көнләшеп, Сталинны котыртты, шушы тишеккә китереп тыктырды, кабих! Үзе йөри инде Берия җәлладлары күрсәткән мыскыллауларны күңелендә күтәреп.

– Нишләсен инде ул? Каршы дәшсә, бетерәчәкләрен белә бит. Үзең әйтәсең ләса, кемнәрне генә бетермәделәр!

Власов белән Мария, сазлык ера-ера, озак йөрделәр Чудово тирәләрендә адашып. Йөри торгач, алар кайсыдыр авылга килеп чыктылар. Урамда беренче очраган кешедән авылның исемен сорадылар.

– Сенная Кересть, – диде урта яшьләрдәге, чыраен сакал баскан бу зат.

– Бик ачыктык, ашарга булмас микән? – диде Власов. Үзе шундук кулыннан көмеш беләзекле сәгатен салып аңа тоттырды.

 – Көмешмени? – дип сорады сакаллы. Сәгатьне әйләндереп-әйләндереп карады да түш кесәсенә салып куйды. Аннары аларны өйгә алып кереп, өстәлгә мичтән чүлмәге белән чикмәнле бәрәңге чыгарып утыртты. Хатынына чоланнан сөт алып керергә кушты.

Власов белән Мариянең күптән болай тәмләп сыйланганнары юк иде. Күңелләре булды. Ашап туйгач, Власов хуҗадан:

– Бу тирәдә партизаннар юкмы? – дип сорады.

– Каядыр бар бугай, авылга килеп чыккалыйлар.

 – Безне шулар янына илтсәң әйбәт булыр иде, – диде Власов.

– Авылда немецлар. Күренеп йөрергә ярамый, тотсалар, мине дә алып китүләре бар.

 – Кая?

– Кая булсын, Германиягә. Авылның эшкә яраклы бөтен ирләрен, хатыннарын төяп алып киттеләр. – Сиңа тимәгәннәр бит.

 – Мин – авыру, гарип. Эшкә яраксыз, дип таптылар.

 – Алайса партизаннарны бирегә алып килә алмассыңмы?

– Анысын карап карарга була. Тик сезне каядыр яшереп торырга кирәк. – Бераз уйланган итенеп, сакаллы сүзен дәвам итте: – Киттек. Мунчада торып торырсыз. Кичкә кайтып җитәрбез.

Хуҗа Власов белән Марияне мунчага кертеп, тыштан йозак белән бикләп куйды да хатынына:

 – Урамга чыгып йөрмә, өйдә генә утыр, – диде дә капкага юнәлде.

* * *

Мосткида калган адъютант һәм Виноградов, авыл читендәге бер йортка кереп, шулай ук ашарга сорадылар. Йорт хуҗасы кунакларны табынга утыртуга, хатынына аларны сыйларга кушты да үзе, каядыр барып кайтасым бар, дип, чыгып китте. Ул арада, хатын өстәлгә ризыклар куярга да өлгермәде, урамда машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Капкадан автоматлы ике немец иярткән хуҗаның кайтып кергәне күренде.

Ишекне киң ачып кергән озын буйлы немец солдаты, боларга автоматын төбәп:

 – Аufstehen! Hände hoch!4 – дип кычкырды.

Немецларның берсе, генерал шинеле кигән рус офицерын күргәч:

– О-о, генераль Влясовь! – дип, шатлыктан кычкырып җибәрде.

Виноградов чынлап та беркадәр Власовка охшап тора иде. Аларны шунда ук, кулларын күтәртеп, урамга алып чыгып киттеләр. Немецларның шатлыктан башлары күккә тиярлек булган иде. Нинди кешене кулга төшерделәр бит! Моның өчен аларга зур бүләкләр эләгәчәк!

 Тоткыннарны машина әрҗәсенә утыртуга, кабинадагы телефон шалтырады.

 – Юк, генераль Влясовны без әсир иттек! Тизрәк штабка илтеп тапшырасы бар, сезнең янга барып тормыйбыз, – диде телефоннан сөйләшә башлаган немец. Шалтыратучылар да боларга генерал Власовны кулга төшерүләре, кайтышлый үзләрен кереп алырга кирәклеге турында хәбәр итәләр иде.

Шалтыратучыларның үзләре янына килергә катгый таләп итүләренә немецлар аптырашып калды. Ничек инде генералны әсир иткәннәр?!

Генерал алар кулында лабаса! Генерал Власов белән сөяркәсе Мария Воронованы мунчага бикләп, урманга партизаннар алып кайтырга чыгып киткән сакаллы бәндә шул авылның старостасы булып чыкты. Ул да урманга түгел, туп-туры авылда урнашкан немец солдатлары янына чапкан икән. Күптәннән бер-берсен сагынган икәү яратыша башлауга, ишекне ачып, яннарына автоматлы немец солдатлары килеп керде. Куркып калган генерал, шундук үзен кулга алып:

– Атмагыз, мин командарм Власов! – дип кычкырды.

 – О-о! Генераль Влясовь! Гут, гут!

Власов, боларны ышандырыр өчен, кесәләрен актарып, таныклыгын чыгарып күрсәтте.

 – Менә, карагыз. Сталин үзе кул куйган!

Бу немецларның да шатлыклары эчләренә сыймый иде. Алар старостага рәхмәтләр яудыра башладылар:

– Danke! Danke!5 Староста шатлыктан нишләргә белмәде.


4 Торып бас! Кулыңны күтәр! (нем.)

5 Рәхмәт! Рәхмәт! (нем.)


РОМАННЫҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.


Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: