Ватан (Беренче бүлек / 1)

Беренче бүлек

1

Муса күзләрен ачты. Озак ятканмы шушы хәлдә – һич аңлый алмады. Аның гимнастёркасы юеш, саз былчырагы белән капланган иде. Ул торырга дип талпынды, ләкин сул кулбашының сызлавына түзә алмыйча, ыңгырашып куйды. Таң атып килә идеме, әллә кичме – тирә-як караңгы, баш өстендә, ара-тирә үскән усак ботаклары арасыннан, кургаш болытларга салынган зәңгәр ямаулык сыман күк йөзе ачылып-ачылып китә. Тагын да талпынып, уң кулына таянып торып утырды. Күзләрен ачканчы кулбашы авыртуын тоймаган иде, хәзер аның сулкылдап-сулкылдап сызлавына чыдарлык түгел. Яңадан җиргә сузылып ятты. Шул хәлдә авыртуы бераз басылган кебек булды. Муса үз алдында гөрселдәп бомба шартлаганын, көчле дулкын аны шушы сазлык эченә атып бәргәнен исенә төшерде. Бу баткаклыкта күпме ятуын хәтерли алмады. Тирә-юнь тып-тын. Бары тик, колакны тондырып, йөзләгән, йөзләгән генә дә түгел, меңләгән озынборын безелдәве тудырган нәзек гүләү тавышы гына ишетелә. Озынборыннар битен сырып алган икән: исән кулының учы белән битен сыпырды. Хәшәрәтләр күпме канын эчкәннәрдер – аның уч төбе озынборыннар сытылудан кып-кызыл канга батты. Муса битенең шешенеп чыгуын сизде. Шунда үзенең куен дәфтәрен исенә төшерде, кабаланып гимнастёркасының эчке кесәсен капшады. Дәфтәр урынында иде. Дәфтәрдә аның «Отвага»да эшли башлагач язган унлап шигыре бар. Аларның берничәсен генә Казанга, Гази дустына җибәрергә өлгереп калды. Кызганыч, соңгы шигырьләрем үзем белән бергә үләрләр микәнни, дигән уй күңелен телеп узды.

Әллә нинди сәер тынлык урнашты. Кошлар да сайрамый. Бакалар бакылдаганы да ишетелми. Ашыйсы килгәнне тойды. Ашыйсы килүе үзен сиздерүгә, бала чагын хәтергә төшерде. Менә ул әле дүрт-биш яшьләрендәге малай. Иртән әнисенең нәрсәдер эшләгән тавышына уянып киткән, имеш.

Ә әнисе мич алдында куәс чиләгеннән камыр алып ипи әвәли. Ул аны киң агач көрәккә салып, инде уты сүнгән, күмерләре чит-читкә җыеп куелган мич эченә этәрә дә, көл өстендә калдырып, икенче ипине әвәләргә тотына. Кайнар мичтән өй эченә рәхәт җылылык бөркелә. Шул арада әнисе тәмле кабартмалар да пешереп куйган икән. Улының уянуын күреп, каз каурыеннан ясаган пумала белән, эреткән туң май сылап, аңа дип шул тәмле кабартмаларны табынга куя. Туган авылыннан чыгып киткәннән соң, беркайчан да ашаганы юк Мусаның мондый тәмле кабартмаларны! Аларны искә төшерү аның ашыйсы килү теләген тагын да көчәйтеп җибәрде. Ул янында гына үскән үлән сабакларын өзеп авызына капты. Ләкин чәйнәргә дә өлгермәде, кайдадыр, якында гына автомат теркелдәгән тавыш ишетелде. Тынлык дигәне дә алдавыч тынлык кына булган икән. Автомат артыннан ук кеше тавышлары да ишетелде. Тавышлар аңа таба якыная иде. Муса, ашыйсы килүен дә, яралы икәнен дә онытып, янә сикереп торырга омтылды, ләкин ярасы шунда ук үзен сиздерде. Авыртуга түзә алмыйча, ыңгырашып алды. Тавышын килүчеләр дә ишетте. Берсе чит телдә: «Verwundeter Russe!»1 дип кычкырды. Бу кичәге һөҗүмнән соң сазлыктагы рус яралыларын эзләп йөрүче немец солдатлары төркеме иде. Алар яралының хәле бик начар булса, аягына торып баса алмаса, урынында атып китәләр, баса алганнарны, торгызып, машинага төйиләр иде. Муса, һич югы бер-ике фашистны атып үтерергә иде, дип, пистолетын эзли башлады. Яраланып егылганчы ул аның кулында иде. Аннан соң кая киткәндер, кулында да, кобурасында да, тирә-ягында да күренми. Ул арада янына өч немец солдаты килеп басты. Иңбашы канга баткан яралы рус солдатының ыңгырашканын ишетеп, алар аның тере икәнен аңлаганнар иде. Солдатларның берсе, нәрсәдер әйтеп, итек үкчәсе белән аның канга баткан яралы иңбашына төртеп алды. Каты төртмәсә дә, ярасы ачылып, кан саркый башлады; авыртудан, ул тагын авыр итеп ыңгырашты, ләкин күзләрен ачмады. «Атып кына китсәләр ярар иде», – дигән уй зиһенен яндырып узды. Ләкин немецның аны атып үтерү уенда юк иде бугай, ул үз телендә: «Steh auf!»2 – дип кычкырды да бу юлы бар көченә исән кулбашына китереп типте. Муса, авыртуга түзә алмыйча: «Хайван!» – дип куйды. Немец, торырга кушып, тагын нидер акырды, автомат түтәсе белән төрткәли үк башлады. Муса сыкранасыкрана торып басты. Икенче солдат, автомат көпшәсен аркасына терәп, аңа алга барырга ымлады. Муса, бер-ике адым атлауга, агач ботагына сөрлекте, йөзтүбән җиргә капланды. Немец бу юлы да атарга уйламады. Тагын торырга кушып акырынды.

Ике немец солдаты Мусаны ике җиңеннән тотып җилтерәтеп торгыздылар да, өстерәп диярлек, каядыр алып киттеләр. Бераз баргач, аны ычкындырып, үзенә атларга боердылар. Муса, кулбашының авыртуын җиңеп, саз ера-ера, немец артыннан атлады. Озак та үтмәде, үзе шикелле үк саз былчырагына баткан бер төркем совет солдатлары янына китереп куштылар. Муса, алар арасыннан берәр таныш йөз күренмәсме, дип, күпме генә каранса да, беркемне дә танымады. Аның белән бер машинада, чолганыштан чыгучы редакция хезмәткәрләренең берсе дә бу төркемдә юк иде. «Үлеп беттеләр микәнни?» – дип уйлады ул. Сазга кереп баткан машиналарын чыгару өчен, әрҗәдән төшеп, арттан этә генә башлаган мәлләрендә әллә каян гына снаряд килеп төште дә, шартлау дулкыны аларның барысын да төрле якка чәчеп таратты. Башкалар кая китте икән соң? Ул яткан җирдә дә юк иделәр. Монда да күренмиләр.

Берничә көн элек кенә немецлар фронт өчен кирәк-яраклар ташый торган самолётлар өчен аэродром итеп файдаланылган кырны басып алдылар. Армиядә тәртипсезлек башланган иде. Муса шул көнне, командирларга буйсынмыйча, ничек тә безнең якка чыгып калырга тырышып, үлгән солдатларның кесәләрен актарып, мародёрлык итеп йөрүче берничә солдатны штаб алдына тезеп атканнарын карап торды. Гомерләре болай да кыл өстендә торганда, фашистларга каршы көрәшәсе урында, шундый вәхшилек юлына баскан ул мәхлук җаннар, бер караганда, кызганыч та иде. Җаннарын саклап калу өчен шул эшкә барганнардыр инде, мескеннәр. Ә икенче караганда, бәхетлеләр – коллык богавын кимиләр, әсирлек газабыннан котылдылар. Аларны да менә хәзер кулларын күтәртеп, лагерьга алып китәрләр иде. Туган илгә «сатлыкҗан» дигән исемнәре кайтыр иде, өсләренә «халык дошманы» дигән кара тамга салыныр иде. Ә болай... Штабта әле аларның атып үтерелүләре хакында хәбәр итәргә дә өлгермәгәннәрдер, мөгаен.

Бераздан, әсирләрне бер рәткә тезеп бастырдылар да, төптән юан чыккан бер немец офицеры саф буенча йөреп, тазаракларын, яраланмаганнарын аерып, алга чыгарып бастыра башлады. Ул һәр солдат каршына туктап, утлы күз карашы белән сөзеп, үзенә ошаганнарын сайлап, алга чыгарга кушты. Унлап әсирне аерып алгач, автоматчылар аларны каядыр барырга эткәли башлады. Ул арада, шул тирәдә торган автомашина янына җиткәч, әрҗәдән алып, кулларына көрәкләр тоттырдылар. Муса, «Нишләргә җыеналар икән?» дип уйларга да өлгергәнче, көрәкле егетләрдән җир казырга тотындылар.

– Кабер казыталар, – дип куйды Муса белән янәшә басып торган яралы солдат. – Безне тереләй күмәргәме әллә исәпләре?

– Юктыр, – диде Муса. – Монда килгәндә күрмәдеңмени, бер өем мәет ята иде. Бер якта – үзләренекеләр. Икенче якта – безнекеләр.

– Бер кабергә күммәкче булалар микәнни?

– Үзләренекеләрне туган җирләренә озаталардыр. Әнә бит, табутлар да китереп тутырганнар...

Чынлап та, янәшәдә генә табутлар белән тулы ике машина тора иде. Озынлыгы – биш, тирәнлеге ярты метр чамасы чокыр казылгач, туктарга дигән әмер булды. Чокыр төбенә саркып су җыела башлаган иде. Әсирләрнең барысын да, Муса кебек яралыларны да үлекләр өеме янына китереп, аларны берәм-берәм чокыр янына ташытты. Тазарак егетләр бер мәетне, яралылары, аягыннан-кулыннан күтәреп, икесенә бер мәетне алып килүгә, аларны шунда ук чокырга ташларга боердылар. Шулвакыт ике яралы солдат күтәргән егет ыңгырашып куйды. Егетләр, ни эшләргә белмичә аптырап, яралы егетне ипләп кенә җиргә салдылар. Моны күреп торган автоматлы сакчыларның берсе алар янына йөгереп килеп җитте.

– Ул тере! – диде мәет ташучыларның берсе. – Аны лазаретка илтергә кирәк.

– Русиш капут! – дип кычкырды фриц һәм, автоматын иңеннән алып, яралы егеткә атып җибәрде.

– Фашист, – дип куйды Муса, тешләрен кысып.

Аның шул сүзен ишеткән сакчы, арттан килеп, автомат түтәсе белән Мусаның яралы кулбашына китереп бәрде. Муса йөзе белән былчырак өстенә капланды. Сакчы, автоматын саклагычыннан ычкындырып, йөзтүбән яткан Мусага төбәде. Моны күреп торган юан командир «Хальт!» дип кычкырды һәм сакчының автомат көпшәсенә ябышып, аны өскә таба борды. Әсирләр барысы да авыр сулап куйды. Сакчының автоматка ябышуын күргәч, «Хәзер ата, хәзер барысы да бетә, котылам бу мәхшәрдән», – дип уйлап, күзләрен йомып, башын кулы белән каплаган Муса, кайчан ата инде, дигәндәй өнсез торды. Ләкин ату тавышы яңгырамады. Бары тик юан немец:

– Аufstehen3 ! – дип кенә кычкырды.

Муса бу юлы да исән калды. Нишлисең, тәкъдире шундыйдыр. Аңа әсирлек михнәтләрен татырга, «Муса илен саткан!» дигән нахак яла сүзләрен ишетергә язгандыр, күрәсең. Иң хәтәре – аның «сатлыкҗан» дигән яманаты туган илгә әйләнеп кайтачак. «Сатлыкҗан хатыны», «сатлыкҗан баласы» дигән нахак сүзләрне хатыны Әминәгә, сөекле кызы Чулпанга да күтәрергә туры киләчәк. Алар гына булса әле?! Беренче мәхәббәте Рауза белән улы Альберт, икенчесе Зәкия белән кызы Люция дә, бер гөнаһсыз килеш, гомерләре буе шул нахак яла сүзләрен ишетеп яшәргә мәҗбүр булачак. Яшьлегендә күп булды шул ялгыш адымнары. Хәзер менә бер гаепсез кешеләрне – сөекле кешеләрен авыр тәкъдир чүкече астында калдыра. Ичмасам пистолеты да каядыр юкка чыккан. Үз-үзен атып үтерер иде дә, «хәбәрсез югалган» дигән аты гына кайтыр иде туган илгә.

Үлгән көрәштәшләрен юеш саз куенына салгач, Мусаның кәефе тагын да ныграк бозылды, маңгаендагы кан тамырлары шартлардай булып киерелде һәм сулкылдап-сулкылдап сызларга тотынды. Аның миен әнә шундый авыр уйлар игәүләде.

Мәетләрне җирләгәч, аларны бер колоннага тезеп, каядыр алып киттеләр. Аяк асты сазлык, һәр адымны ясар өчен, итекләрен былчырактан көч-хәл белән сөйрәп алырга туры килә. Ә бу болай да ничә көн инде юньле ризык күрмәгән әсирләрнең хәлен тәмам бетерде. Кайберәүләр аяктан егыла башлады. Немецлар андыйлар белән артык мәшәкатьләнеп азапланмады, автомат түтәсе белән артларына китереп тондырды да, аягына торып баса алмаганнарны ауган җирләрендә мәңгелеккә калдырып, колоннаны алга таба куалады.

Икенче көнне инде Волхов сазлыклары артта иде. Сугыш башланганнан бирле сөрелмәгән, сарут, әрем, шайтан таягы баскан, элек иген кыры булган басулар, сирәк агачлы урман, елга тугайлары буйлап бара торгач, ниндидер тимер юл станцасына килеп җиттеләр. Бу Ленинград өлкәсенә караган Чусская дигән урын булып чыкты. Аларны шушы станцадан ерак та түгел элекке бер колхозның терлек абзары булган, хәзер бараклар итеп үзгәртелгән, берничә бинадан торган лагерьга китергәннәр икән. Лагерьга килеп җиткәндә, әсирләрнең сафы шактый сирәкләнгән иде. Мусаның хәле тагын да начарланды. Аяклары шешеп чыкты. Итекләрен беренче көнне үк чучка шикелле симез бер фриц салдырып алып калган иде. Лагерьга килгәч, аңа һәм аның шикелле үк итексез берничә тоткынга агач шакмакларга киндер ыштыр кадаклап әмәлләнгән сандалилар бирделәр. Мусаның кулбашындагы яра тагын да тирәнәйде. Снаряд кыйпылчыгы умырып алган җәрәхәт шактый ялкынсынып, кып-кызыл иткә әверелгән, әледән-әле сакчы-конвоирларның автомат түтәсе белән суккалаулары нәтиҗәсендә, бер дә төзәлергә уйламый иде. Лагерьда медпункт бар, диделәр. Станцага китерелгәч, бер немец Мусаны шунда алып китте. Медпункт дигәнең ат абзарының бәләкәйрәк бер араны булып чыкты. Яралыларны әсирләр арасыннан табылган ике ветеринар дәвалый икән. Аларның мөмкин кадәр шәфкатьле булырга тырышулары күренеп тора иде. Мусаның ярасын ачып карауга, җылымса су белән тиз генә юып алдылар. Ниндидер сыекча сөртеп, эренли башлаган җәрәхәтен тузаннан чистарттылар. Аннары ат духтырлары җәрәхәтләнгән колхоз сыерларына сөртә торган сары төстәге, сасы һәм ачысы күздән яшьләр китергән мазь белән сылап, әйбәтләп тарттырып бәйләделәр. Табиблар Мусаның хәлен башкалар белән бергә яшәргә яраклы дип таптылар һәм, көн саен килеп, ярасын бәйләтергә кушып, лагерьның әсирләр урнашкан бүлегенә озаттылар.

Мусага урынны беренче баракның иң аргы башыннан билгеләделәр. Ике катлы сәндерәнең икенче каты эләкте. Озатып килгән конвоир аңа өскә үрмәләргә ымлап һәм урысчалап:

– Урының шунда булыр! – диде. Озынча, ябык чырайлы бу бәндәне ул фрицтыр дип уйлаган иде. Баксаң, фашистларга хезмәткә ялланган урыс солдаты булып чыкты.

Үз ишләре янына барып урнашуга, аның ятагы алдына кулына амбар кенәгәсе тоткан бер немец офицеры килеп басты һәм фамилиясен сорады. Муса чак кына «Җәлилов» дип ычкындырмады. Әсирлеккә төшкәннән соң, ул менә ничә көн инде, юл буе фашистларга үзенең чын исемен белгертергәме, юкмы дип уйлап килде. «Муса илен саткан!» дигән нахак яла туган Ватанына кайтачак, аның саф намусына, данлы исеменә, гаиләсенә, хатыннарына, балаларына кара корым булып ягылачак дигән уй туктаусыз бимазалады. Ул кесәсендәге бөтен документларын сазлык баткагына ташлап калдырды. Гимнастёркасындагы политрук икәнен белгертә торган петлицасын өзеп, урынын саз пычрагы белән сылап куйды. Ә фамилиясен үзе өчен бөтенләй чит-ят исем белән, Гомәров дип яздырырга булды. Бу лагерьда аны танып белгән бер генә кеше дә юк иде. Димәк, берсе дә аңа чын исем-фамилиясе белән эндәшмәячәк дигән сүз. Ә Гомәров аның атасы да түгел, бабасы да түгел. Мәктәптә аларны Гомәров фамилияле бер укытучы укыткан иде. Карт большевик, авылның абруйлы кешесе, олысы-кечесе хөрмәт итә торган укытучы иде ул. Фашистларга үзенең чын исемен күрсәтмәү, бер караганда, куркаклык та, мескенлек тә. Ләкин, икенче караганда, Муса яраткан укытучысының фамилиясен алып, үзен бу карт большевикның ил алдында, Ватан алдындагы данлы хезмәтен дәвам иттерүче булырмын, дип уйлады. Аның исеме белән, фашистларның үз өнендә дә аларга каршы яшерен көрәш алып барырга мөмкин дигән фикергә килде. Фронт газетасы корреспонденты булып йөргәндә, фашист самолёты ташлап киткән листовкаларны укыган вакытта ук, Мусаның башына андый уйның килгәне бар иде инде. Чөнки соңгы айларда Волхов фронтында хәлләрнең катлаулана баруын, немецларның аларны әсир итеп алу ихтималының зурлыгын ул яхшы аңлады, шул хакта күп уйланды. Бары бер нәрсә аны тынычландыра иде: әгәр әсирлеккә төшү куркынычы туса – пистолетын үз чигәсенә төбәү. Ләкин тәкъдир аның өчен башка язмыш язып куйган булып чыкты.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: