Логотип Казан Утлары
Роман

Тургайлы болытлар (дәвамы)

Сәвия белән без туганлашып калдык. Мәктәп бәйрәмнәрендә биюле кичәләр булса, икәүләшеп катнаша идек. Вальска чыксак, ул минем иңбашыма кулын куяр, ә мин аның биленнән тоткан булам... Ләкин, икебез дә башны ике якка борып, ул үзенә кемнедер эзли, мин үземә һаман кемнедер эзли идем...

Әсәрнең башын монда укыгыз.

Алга таба, һаман-һаман өзгәләнеп укучыны артык ялыктырмас өчен, бала

чагымның кайбер күренешләрен язмамның шушы бүлегендә үк тасвирлап

калдырыйм.

Сугышка хәтле әти гупчым минем әти булмаган әле ул. Әни белән алар 1946

елны кавышканнар. Авыл советында язылышып кайткач төшкән бердәнбер

фотолары саклана: әни киң канатлы алъяпкычтан, бәби итәкле күлмәктән, чәчен

шома итеп тарап мәктәп баласыныкыдай ике толымга үргән; әти гимнастёркадан,

галифе чалбардан (зурайткач, тез өстендә ямаулыгы барын күрдек), күкрәгендә

«Сугышчан Дан ордены» белән «Сугыштагы батырлыклары өчен» дигән медале

дә бар. Фронттан алып кайткан яралары аны җиңә. Миңа ярты яшь тулган көнне

зур газаплар кичереп, әти: «Үзеңә генә үсәргә туры килер инде, улым», — дигән

дә әни кулында вафат булган. Өч бала белән ялгызы калгач, әни пенсия артыннан

йөреп карый. Ләкин райсобес документларны кире бора. Больницада үлмәгәч,

сугыш инвалиды буларак, дигән диагноз куелмаган икән...

Әни шуннан соң әтинең орден-медальләрен безгә уйнарга бирде. Ул

«уенчыкларның» бер файдасы тиде тиюен... Эш шунда ки, минем муенымда

кечкенәдән бер җөй саклана. Бу шрам үзем белән бергә үсте. Кызлар алдында

оялып, гел күлмәк якамны күтәребрәк, муенны кырын салып йөри идем.

Бала чакта мин аны, салкын тиеп, тамак шешүдән калган дип аңлатырга

тырыша идем. Үсә торгач, яңгырдан соң көпчәк эзендә калган буксир арканы

йолкыганда кәкре чыбык очы ертып алды, дип акландым... Ә инде кунак кызлар

күрә башлагач, әти мине «Ура!» кычкырып бүрек урынына чөйгән дә орден

белән ялгыш сыдырып алган дип горурлана башладым. Ярты яшьтән әтисез

калганымны кунак кызлар каян белсен соң?!. Ә авылыбыз кызларының күзендә

мин үземне мескенәйтә торган кызганулы караш тойган кебек була идем. Шушы

кимсенү бөтен язмышымны үз кулына алыр дип кем уйлаган?!

***

«Жигули»ем суынгандыр инде шәт. Мал иясенә охшамаса, хәрәм була, диләр:

тиз кыза — бик тиз суына ул!.. Караңгы төшкәнче кайтып өлгерәсе иде.

Бөрсетле Өметен Мәхәббәте белән еракта калдырып киткән идем инде.

Шулчак приборлар тәрәзәсендә бензин күрсәткечнең кызыл уты янып-сүнеп

уйный башлады. Завод авторлары чыгарган китапка ышансаң, тагын 40

чакрымга тикле юл үтеп, бензин эзләп йөрергә була. Приборың дөрес күрсәтсә...

һәм дә машинаң яңа чакта.

Шөкер, Чаллы юлында ягулык тукталышлары, кем әйтмешли, адым саен,

берсеннән үрелеп карасаң, икенчесенең түбәсе күренеп тора. Шөкер, килеп

җиттем. Яңа калыккан ай ярыгы сыман тәрәзәдә түткәйнең кершәне кипмәгән

маңгае да сөрмәгә тонган боек күзләре генә.

— Ничәнче колонка? Ниндие? Ничә литр? — Бензин ханәкәсенең җитәкчел

тавышы тәрәзәне тишеп чыкты. Әгәр шушы минутта ул ишетергә күнеккән саннарны

әйтә белмәсәң — берәр үткен сүзе белән атып ега хәзер. Ничә литр, имеш...

— Берүземә генә ярты литры да җитеп ашкан инде аның... Йөз чакрымга

бер чиләк дип исәпләсәк, бу арбаны утильгә илтеп тапшырганчы биш литры

да артык...

Нуриәхмәт кызы белән читтән торып кына киңәшеп сөйләнгәнемне ишетеп

ошатмадымы, түткәйнең күз тирәсендәге сөрмәсе өрелде.

— Юк, юк, әйдәгез, тутырып салыгыз! — дидем мин, сәүдә низагын тизрәк

туктатыр өчен. Һәм әлеге «броневик» авызыннан шуып чыккан чуен табага

меңлекне сыладым.

Тагын тулы бак белән кайтып кердем...

Җитмеш биш ат көчле машинамны үз аранына ябып, «Кайда йөрдең?!» дигән

сорауга җавап эзләп торам менә... Кавышканыбызга утыз ел узды, гел дә гел

хәйлә корырлык фантазиям дә коргаксыды бугай инде. Ярар, кичке уенга дип

кенә чыккан уңайдан ялгыш таң аттырып кайткан егет-малай кебек, мыштым

гына тугарылырмын...

Ләкин бу кичне мине өйдә көткән хәбәр «Жигули» мәрәкәсен атна-ун көнгә

чигереп куйды...

***

Эленке-салынкы гына йөргән ирләр турында безнең авылда бер әйтем яши:

ул кушканны кулының очы белән генә эшли, диләр. Мин хәзер рульгә ике

куллап ябышам. Сәбәбе бар.

1999 елны «Татарстан» журналының май санында Фаил Шәфигуллин

фаҗигасе турында мәкаләм басылып чыкты. Талантлы язучыбызның үлемендә

Бауман районы эчке эшләр бүлегенә буйсынган айныткыч хезмәткәрләрен,

тикшерүчеләрен һәм эшне йомып калган шул ук район Прокуратурасын

гаепләп язылган иде ул. Минем жалобалар, СССР хөкемдарларын айкап, яңадан

үзебезнең Бауман районы милициясе кулына әйләнеп кайта торды. Ләкин үзем

уяулыгымны югалтканмын...

«Жигули»ем күп еллар буе газета һәм журналлар нәшриятының түләүле

«стоянка»сында торды. Ә аны тәүлек буе милиция хезмәткәрләре саклый

торган иде. Мәкаләм басылып, бер ай үтмәде, җәйге каникулга чыккан

улымны классташлары белән төяп, «Крутушка» базасына байдаркада йөзү

ярышларына алып киттем. Мин техниканы белмим түгел, яратам да хәтта. Су

скважиналары бораулаган елларда үзем дизелист, үзем мастер, бораулау агрегаты

җиһазланган «МАЗ-500» машинасын да үзем йөртә идем... Сак астында атналап

яткан «Жигули»емны кабызганчы бер кат маен-суын тикшереп, көпчәкләрен

тарттырып кына юлга чыга идем. Ә бу юлысы, гөнаһ шомлыгы, ярышка

соңарырга ярамый, дип улым ашыктырды...

Дәрвишләр бистәсен чыгып, «бөкеләр»дән котылдык, инде «Крутушка» юлына

борылабыз дигәндә генә машинам сулга каера башлады, әгәр рульне ике куллап

тотмаган булсам, барган көйгә дүрт баланы текә дамба астына очырта идем...

Туктап өлгердем. Карасам... уң яктагы алгы көпчәкнең өч болты яртылаш сүтелгән,

берсендә генә эленеп калган. Үз башына төшкән кеше белә — бу этлек эше! Сул

яктагысы булса — машинага утырганда ул шундук шофёр күзенә чалына. Исән-сау

кайтып туктаган җирдә өч болт үзеннән-үзе сүтелә алмый... Шушы хәлдән соң мин

машинамны милиция сакламый торган башка җиргә күчерергә мәҗбүр булдым.

Юлга нык ышанып, кесә телефоны белән сул колагын кашып барган сыңар

куллы йөртүчеләргә үч итеп, мин рульне ике куллап тотам. Ә кесә телефонын

бөтенләй сүндереп куям. Өйдәгеләр моны белә. Юлда югалды бугай, дип

өзгәләнмәскә өйрәнделәр.

Кайткач, телефонымны кабызсам, ни күрим — концертлар оештыручы

администратор егет мине эзләп өч тапкыр шалтыраткан. Ул, Төмән-Свердлау-

Чиләбе-Өфе-Чаллы маршрутына билетлар таратып, афишалар ябыштырып

кайтканнан бирле хәбәрсез югалган иде. Зур төркем белән ерак гастрольләр

оештыруның чыгымнары күп. Залларны тутырырлык тамашачы җыя алмасаң,

ике атна буе акча туздырып, үз-үзеңә зыян китереп йөрисе дә юк. Билетларны

кире җыеп кайту очраклары бик еш була. Шуңа күрә мин дә инде Себер-Урал

концертларыннан өметемне өзгән идем...

«Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге...»

Җырларга ышансаңмы?!

Чиләбе алкышлы шәһәр түгел инде хәзер. Тамашачыларның кимегәнен,

«Афәрин!»ле кычкыруларның сүрелгәнен, юмор сөючән күзләрнең сүнеп

барганын килгән саен ныграк тоясың. Элеккечә олы юлга чаклы хөрмәтләп

озатып куюлары да бетте...

Трактор заводының Мәдәният йортында: «Киләсе очрашуларга чаклы бер

кая да таралышмыйча, кризисларга бирешмичә, исән-имин яшәп торыгыз.

Сау булыгыз!» — дип микрофонны сүндергәндә, яз аеның кичке уны иде

инде. Арысланнар асрый торган читлеккә охшатып арматурадан корылган

гардеробта аягөсте генә капкалап тамак ялгадык. Күмәч алырга онытканбыз,

симез колбасаны печенье өстенә салып, бутерброд иттек. Җимле чәйне

карындык стаканнарда чайкый-чайкый карынны чылаттык. Шуннан арысына

юмартлары да юк, мәрхәмәт көтеп утырыр өчен вакыт ягы да кысанрак. Төн

уртасы җиткәнче Чиләбе тирәсеннән ерагаерга кирәк. Ни өчен дигәндә, шәһәр

капкасын чыгу белән адашуың ихтимал. Кеше сүзенә генә ышанмас та идек,

бу якларда күп йөрдек, беләбез, үзебезнең дә адашкалаган бар.

Еракка барасы булса, шофёрлар, үч иткәндәй, күбрәк төнлә йөрергә ярата:

береннән, каршы яктан килүче машиналар азая; икенчедән, фуражкалы

«өрәкләр» югала.

Чиләбедән биш якка чыгып качарга була.

Без барасы якта Магнитогорски белән Сатка арасы бар. Кагыйдә буларак, юл

төене божра ясап кисешә. Ә монда ул, никтер, һәр ягы бишәр чакрымнан торган

өчпочмак рәвешендә. Чиләбе татарлары төзүчеләр салган мондый геометрик

фигураны күз бәйләп тә китә ала. Ә безнең ише сәяхәтчеләр өчен ул «Бермуд

өчпочмагы»... Үз белдегебез белән борылгалый торгач, әлеге өчпочмак тирәли

ике әйләнеш ясадык. Болай булмый, берәр юлдашка ияреп китсәк кенә. Тик,

туктамыйлар, яшь-җилкенчәк белән тулы «Газел»ебезне, киресенчә, читләтеп

узалар. «Кафе» дип язылган вагонны дөбердәтеп, ит пешерүче Каф тавы

агайларын уяттык. Алар ваучер хәтлек кенә тәрәзәдән шөшле белән төртеп

күрсәткән якка тәвәккәлләдек. Барабыз да барабыз... «Магнитогорски-120» дип

язылган зәңгәр тактаны күргәч, шофёрыбыз безне сүгә башлады... Җитмеш

чакрым кирегә киткәнбез...

Яңадан «Бермуд өчпочмагы»на кайтып утырдык.

Җырчыларыбыз арасында Назлыгөл атлысы бар, кулында дисбе йөртмәсә дә,

табын артыннан «Амин» әйтеп куба торган бердәнберебез. Шул әйтә куйды:

— Кабаланмыйча көтик, Ходай берәр фәрештәсен насыйп итәр әле, — ди.

Аның бу нәсыйхәте ачуны китермәде, чөнки башка чарабыз юк.

«Фәрештә» дигәне «Беларусь» тракторына утырган иде. Маңгаена да фара куйган

— дөньяны ут белән айкап килә. Кул күтәрергә уйламадык та, ул үзе туктады.

— 16нчы регион! Татарларым, ни булды, машинагыз ватылдымы? Әйдәгез, буксир

белән Чибәркүлгә алып кайтам! — дип безне күрүенә бик куанды бугай ул.

— Уфа юлын күрсәтсәң, бик рәхмәт, кунакка йөрергә вакыт юк, — дибез.

Ул безнең хәлне аңлаптыр, артык үгетләмәде. Унике кеше икәнлегебезне

күргәч, төн уртасында өенә алып кайтырга бигүк атлыгып тормагандыр.

— Иярегез, әйдә, Чибәркүлгә җиткәч, мине узып китәрсез, Уфа юлы шул

булыр. 60 тан артыгын куа алмам, түзәрсез...

Трактор тизлегенә ияргәч, билгесезлек, чарасызлык халәте чигенде, мәгәр,

язгы төн эзәрлекләвеннән күңелне битарафлык, гамьсезлек биләп алды.

Сөйләшергә дә иренеп изрәү, өстән-өстән генә уйланулар йокы карамагында

иде.

Гадәттә мин, холкың — синең язмышың, дияргә яратам. Алай гына

түгел икән. Үз-үземә каршы төшеп барам әле... Кайчандыр шушы Чиләбе

— Магнитогорски якларында бер ханым Борис исемле ир белән җитәкләшеп

чуен юлларга шпал салган. ПМС1 вагоннарында күәс камырыннан Зәмзәмия

исемле кыз әвәләгән. Минем тормыш юлымның «стрелкасын» читкә борып,

язмышымны пыран-заран китерер өчен... Бүген мин нәкъ менә шул якларда

адашып йөрим. Кеше язмышы — чит кеше кулында түгелме?..

Яшьлегем хатасының көмәне шушы яктан.

Көпчәкле трактор Чибәркүл борылышына кереп югалгач, Чиләбе белән

Өфе арасында гүя берүзебез генә бүленеп калгандай булдык. Дәверләр буе

тапталган, гасырлар буе тузган, дистә еллар буе яңартылмаган таш җәймәдә

без. Чакрымнарның күп өлеше мул суы ташлап качкан иске идел төбе кебек.

Текә яр итәгенә ышкылып дигәндәй барабыз. Уң якта — яссы, чытырманлыгын

югалткан куе кара чиксезлек. Әйе, әйе, кара чиксезлек... Бик беләсегез килсә

— җиһандагы яктылыкның да чиге бар, ә караңгылыкның чиге юк, караңгылык

— ул галәм белән тоташа...

Табигатьнең инде яшелгә манылган чагы. Ә бу текә ярга кышын кар да

кунмый, ул елның дүрт фасылында да чем-кара — Урал тавының безгә мәгълүм

булмаган файдалы казылмасыдыр. Шул кыяларга үрмәләп, ярыкларга колак

салып, курай моңнарын тыңлыйсы, кантарларыннан асылташлар эзлисе

килә.

Ләкин, бу юлның аулак урыннарында туктарга кушмыйлар, каршыңа таш

тумраны тәгәрәп төшсә дә игътибар итмәскә, әйләнеп үтәргә, диләр. Болар

барысы да — юлчыларның иминлеге өчен телдән-телгә күчеп йөри торган

кагыйдәләр. Тау башында яңа гасырның аяусыз афәте сагалап тора. Электрон

җиһазлар төялгән фургоннарны бушатып, Мәскәү базарына арзан мануфактура

җыярга чыккан алыпсатарларны талап, чит ил автомобильләре урлап җәзасыз

кала килгән тау юлбасарлары, ни кызганыч, пиратлар хакында уйлап чыгарылган

борыңгы әкиятләр түгел монда.

Безнең шофёр да рульгә ике куллап ябышкан, монысы төнге сәяхәттән

күшеккән җанны җылыта бераз... Алай да Төмән белән Чиләбедә тамашачының

аз булуы, «Бермуд өчпочмагы»нда адашып йөрүләр, кара, таулы юл шомлыгы

— бөтенесе бергә кушылып, артистлар төркемендә отыры тынгысызлыкны

көчәйтте; шәп маршрут дигән гастрольнең романтик рухын сындырды,

администратор егетнең Казаннан чыкканчы ук солистларга өләшкән күтәренке

вәгъдәсе, энәгә төртелгән шар кебек, күзгә күренеп шиңә башлады.

— Уфага шалтыратып карарга кирәк. Билетлар авыр тарала, монда көн

саен казаннар концерты, дияргә ярата ул. Тагын шулай дип башласа, кереп

тормыйбыз, «объездной»дан туп-туры Чаллыга китәбез.

Мин шундук администраторга каршы төштем:

— Башкорт вакыты бездән ике сәгатькә алданрак йөри. Төнге икедә

кассиршаны йокысыннан уятып, нинди җавап ишетермен дисең?!.

— Без йокламыйбыз ич әле... Акча эшләү берәүгә дә җиңел түгел...

Һәм ул, кирегә үгетләмәсеннәр тагы дигәндәй, ашыгып номер җыя

башлады.

Сөйләшүдән аңлашылган кадәресе шул булды: билетлар сатылып беткән,

Өфегә күкрәк киереп керәбез, Ходайның рәхмәте... Минем өчен генә дә сәер

яңалык бар иде, конферансьегызны бер хатын-кыз эзләп килде дигәннәр.

Түзмәдем, егеттән кабатлап әйттердем.

— Нинди хатын?! Нинди кыз?!

— Ике ботлы, ике беләкле, ди... Барыбер түгелмени?.. Яшьлек дустың дип

әйткән бугай.

— Шаяртасыңдыр инде.

— Ие, төнге сәгать икедә 1нче апрель оештырдым ди сиңа...

Барыбер түгел шул... Күңелнең нәүмиз чагы. Чит шәһәрләрдә йөргәндә, кунак

егет булып, кызлар белән күңел ачып, телефоннар алышып, фотолар яшереп

сөяркәләр үрчеткәнем юк. Монысына кеше ышанмаса да, үз-үземне алдалый

алмыйм. Ияләнгән концерт заллары санаулы гына, ике-өч сезон эчендә шул

ук маршрут буенча кабат әйләнеп кайтасың, кыңгыр эшләреңне тамашачылар

гайбәтеннән яшереп кара(!) Син килүгә махсус, афишаларга фломастер белән

сызгалап, барлы-юклы авторитетыңны кушаматларга таркатырлар... Өфе

белгәнне төгәл ике сәгатьтән соң Казан сөйли.

Афиша димәктән, соңгы елларда минем исемне эре-эре кызыл хәрефләр

белән яза башладылар. Аңа карап әле моңарчы берәүнең дә мине эзләп килгәне

булмады... Төнге йокымны башваткычка алыштырган яшьлек дустым... Өфе

кызы... Лена Фаткуллинамы?

Бик мөмкин... 1972 елда КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән

эшләү турында» карары чыккан иде. Шул уңайдан комсомолның Өлкә комитеты

«Идел» яшьләр лагеренда атналык иҗат семинары үткәрә башлады. Май аеның

җәйгә тоташкан көннәрендә, ике ел рәттән, мин дә шул грандиоз вакыйгада

катнашу бәхетенә ирештем. Мин инде ул вакытта артезиан коелар бораулауга

«Аллаһу-әкбәр!» әйтеп, Культура институтында «энә белән кое казу»га керешкән

идем. Семинарга «Тәнәфес» дигән хикәямне сайлап алдылар. Проза секциясендә

Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баяновлар аны әйбәт кенә мактап журналга

тәкъдим итәргә дигән нәтиҗә ясадылар. Мин бу хөкемне уенга санап йөрдем.

Ләкин, 1978 елның апрелендә, 80 мең тиражлы «Казан утлары»нда, исеме дә

үзгәртелмәгән килеш, хикәям басылып чыккач, мин үземә-үзем сокландым!

Нишләп соң син, шундый төшемле эшеңне ташлап, егерме алты яшеңдә

көндезге укуга килеп кердең, дип тинтерәтүчеләргә менә дигән җавап иде бу.

Журнал чыгып, атна-ун көн үтмәгәндер, Уфадан хат килеп төште. Лена

Фәткуллина дигән кыз хикәямне бик яратып укыган, фотомны күреп, мине

башкорт егетенә охшаткан...

Лена белән без бер-ике тапкыр хат алышып өлгердек. Ул, никтер, фотосын

җибәрергә ашыкмады, студент кешенең Өфегә свиданиегә барырлык вакыты

юк та: көнозын укуда, кичен эшкә йөгерәм, җәйге каникулда студентларның

төзелеш отряды белән китәм. Ике арада әкренләп хат йөрүдән туктады.

Соңыннан шунысы ачыкланды: Казан университетын тәмамлап: «Азатлык»

радиосында эшләгән талантлы журналист Фәнис Фәткуллин Ленаның бертуган

энекәше булган икән.

Шул елны хикәям «Замандаш» конкурсында III урынны алды... Шактый ук

алга таба китеп әйтсәм дә ярый, «Тәнәфес»тән соң дистәләрчә китабым дөнья

күреп, дүрт роман, җиде повесть һәм күпме хикәя бастырып, миңа Лена кебек

сөендереп хат язучы кызлар бүтән булмады... Кем син, Лена?..

Администраторга ачуым кабара бара, Уфадан аншлаг дигән хәбәр алгач,

баһадир йокысы белән гырлап бара. Мин киерелгән булып, утыргычка ябышкан

гәүдәмне турайттым, егетне уятыр өчен. Чыннан да, ул кисәк уянып як-ягына

каранды, ул-бу юклыкны сизгәч, кабат йокыга чумарга ниятләп башын кыңгыр

салды. Ачуы чыкса да түзәрмен, сорашмыйча хәлем юк.

— Мине эзләгән кешене Лена димәдеме?

Җавап озак көттергәч, ишетмәмешкә сабышты бугай дигән идем, ә ул

фикерен җыеп интегә икән:

— Исемен әйтте әйтүен, рус кызы түгел.

— Лена — татар кызы. Башкортстанда руслар исеме кушу модада ул. Бәлки

Ритадыр? Люба түгелме?

— Юк инде, юк! Әйтәм ич, саф татарча, сирәк очрый торган исем.

— Илсөяр... Сәвия... Тәнзилә...

— Юк.

— Назлыгөл түгелме? — диде Назлыгөл, мине үртәп. Тәки, йоклаган ише

кыланып, безне тыңлап бара икән.

— Юк. Назлыгөл дә түгел. Рәхиләме, Сәрияме?.. Шундыйрак исем.

— Рәфинә түгел инде, анысын юри уйлап чыгарасың. Слушай, бәлки

Сәвиядер? Сәвия!

— Вәт, нәкъ өстенә бастың, яшьлек дусты Сәвия, дигән. Инде тынычлап

йокла, калганын иртәгә сөйләрсең.

Йокы... Болай да ярты гомеребез диярлек йоклап үтә. Чынга ашырасы

хыяллар хакына яшисе иде әле, йокыны җиңәрлек исемнәр барында...

Илсөяр, Сәрия, Наилә, Назлыгөл, Сәвия...

Бу исемнәр минем хәтер лабиринтында чатыр корып яшәп ята: искә

төшергәнне көтеп, онытыбрак торсам, вак-төяк истәлекне дә зур сәбәп итеп,

күз алдыма килеп баса; тымызык ым кагып, өемдәге көйне боза; төшләремә үтеп

керә; минем белән утыз ел буе иңгә-иң, күзгә-күз, мендәргә-мендәр ышанып

яшәгән Нуриәхмәт кызының түгәрәк көзгесеннән яшь китерә...

Бу исемнәр белән минем күңелем шыгрым тулы.

Мине Сәвия эзли... Исемен ишеткәч тә сагынуым көчәя башлады. Нинди

тыелгысыз ашкыну соң бу?! Гамәлдән чыккан сөюдән нәрсә көтәм? Бу күрешү

икебез ике якта корган гаилә бәхетен чагыштырып карар өчен кирәкме? Әллә

үкенүләр өченме? Гомерем буе Сәвия белән күрешүләрдән куркып яшәдем.

Авылыбыз Сабантуйларына кайтмас булдым. Күрешә калсак, сер бирмичә

тыелып калырга, күрмәмешкә сабышып кына үтеп китәргә көчем җитмәс,

яшьлектәген кабатлар өчен ялынырмын, үгетләрмен кебек идем... Ә хәзер

шушы ук күрешүгә үзем ашкынып керәм. Аның өчен генә саклап йөрткән

сорауларым бар. Безнең буын инде хисап көненә керде. Бер-беребезне эзләп

табып, җавап тотар чагыбыз җитте. Шуңа күрә дә безнең яшьтә очраклы дип

әйтердәй күрешүләр була алмый... Яшьтәшләрем дә минемчә җирсү, минемчә

юксыну белән олгаядыр лабаса?! Кемнәрдер мине дә эзләргә тиештер бит... Без

инде һәммәбез дә кичәге көннәр күләгәсендә яшибез. Хәтер җебе ялгау-ялгау,

вакыйгалары төен-төен...

Сәвия...

Сәвияләрнең өен мин бура вакытыннан хәтерлим. Рәшәткә читендәге

чирәмлектә шаңгырдап торган нарат бура. Ундүрт эргәле. Монысын төгәл

хәтерлим, чөнки июль башында, миңа ундүрт тулган көннәрдә күтәрделәр.

Мишә буеннан су коенып кайтышлый, буралары янында туктап, ял итеп ала

идек. Сәвиянең бөтен нәселе Тукай урамында. Өч чакрымлы авылыбызның

тагын алты урамыннан пүнәтәйләр белән эзләсәң дә, бүтән туган-тумачасы

юк.

Тукай урамы бозлык чорыннан өелеп калган ак ташлы тау битендә. Анда

тургайлары сайрап торган болытлар да бик якын иде. Сәвияләрнең бурасы,

кояш нурын үзенә сеңдергәнме — әллә кайдан — ерактан, Казан юлыннан ук

балкып тора иде.

Бураларының чаеры кипкән арада миңа унбиш тә тулып алды. Иске өйләрен

сүтәргә бик ашыкмадылар.

Ул җәйне без су коенырга ешрак йөри башладык. Ник дисәң, җәйге

каникулга чыкканчы ук челлә башланды. Күпне күргән агайлар моны үзләренчә

аңлатты: кыш җылы килде, җир туңмады, эрегән кар сеңә барды, ташулар

хәлсез булды; икмәкне көл өстенә чәчеп кайттык, дип сөйләделәр. Күптәннән

сыналган — корылык ел билгесе бу, диделәр.

Авыл кызды. Көн уртасында капка келәсен тотар хәл юк — кулны

пешерә, бар яшеллек төсен салды, юлларда тузан күперде, бәрәңге сабаклары

ябыкты.

«Карга боткасы» уйнарга куштылар.

Борын-борын заманнан калган уеннар, йола бәйрәмнәренең кайсысын

гына телгә алма — алар барысы да яшь парларны табыштыру-кавыштыру

өчен уйлап чыгарылган. «Кич утыру», «Каз өмәсе», «Әрәпә җыю», «Авыл

артына чыгу», «Сабан туе», хәтта... «Карга боткасы» да. Без ул йолаларның

соңгы егетләре...

«Карга боткасы» дигәч, безгә бала-чагалар гына түгел, кыз-кыркын, егет-

җилкенчәк тә иярде. Тезеп санасаң, егермеләп булырбыз, шәт. Өйдән-өйгә

йөреп, әүвәл йомырка җыйдык. Уен бетәргә, Сәвиянең әнисе боламыгын

пешереп куярмын, диде.

Тукай урамы сулы ярда, адым саен улак, авылның буеннан-буена чишмәләр

челтерәп тора. «Карга боткасы» уйнаганда, кеше өстенә инеш суы сибү дигән

нәрсә юк бездә, халык хәзер матур киенә, суга чыланса да, өс-башы чиста

калсын, уенчыларга сүзе булмасын.

Кемне эләктерәбез — шуны коендырабыз, кем кача — икешәр-өчәр чиләк су

күтәреп куа китәбез, мотоцикл килсә — сүндергәнче манчыйбыз... Авылга чыр-

чу таралды, юеш тузан исе күтәрелде... Сары Кәрим кызы кибеттән кайтышлый

Сәвияләр бурасына ышыкланып котылмакчы булган да аны Мөхәммәт эзләп

тапкан. Челлә күзендә бер чиләк чишмә суыннан сазамык түткәйнең тәне

тартышкандыр, күрәсең: «Ах паразит, ах заразы!» — диепләр кычкырып,

сумкасындагы сургучлы чәкүшкәсен Мөхәммәтнең баш түбәсенә бәреп ватты...

Мөхәммәт йомычкалар өстенә ауды. Кемдер ачудан Сары Кәрим кызына

чәрелдәтеп тагын бер чиләк су тондырды. Тиз генә пожарныйга барып, авылда

«ашыгыч ярдәм» машинасы урынына йөри торган җигүле атны алып килдек.

Мөхәммәтне солы саламы түшәлгән кабык арбага сузып салып, медпунктка

илттек. Ни хикмәттер, Сәвия белән без аны озата барып, җәрәхәтендәге пыяла

вакларын чүпләп, башын бәйләп чыгарганнарын көтеп тордык. Мөхәммәт өенә

үз аягы белән кайтты.

Уен өзелде...

Без медпункттан әйләнеп килгәнче «карга боткасы»н ашап бетереп, чуенын

корытканнар иде инде. Ходайның рәхмәте, шул кичне үк яңгыр килде, таң

атканчы яуды...

Сәвия белән без туганлашып калдык. Мәктәп бәйрәмнәрендә биюле кичәләр

булса, икәүләшеп катнаша идек. Вальска чыксак, ул минем иңбашыма кулын

куяр, ә мин аның биленнән тоткан булам... Ләкин, икебез дә башны ике якка

борып, ул үзенә кемнедер эзли, мин үземә һаман кемнедер эзли идем...

Уен өзелгән иде...

Уен гына өзелмәде. Сәвия белән ике арага тургайларыбыз түгел, хәтта тимер

кошлар да үтеп чыга алмаслык тирән упкын уелган иде...

***

Уфа—Чиләбе юлының чама белән яртысын үтеп, Аша дигән ризыклы

тукталышында артистлар берәм-берәм җиргә коела башлады. Урынымнан

кузгалмадым, кафе-ашханәләргә иң беренче булып барып керә торган гурман

бит мин, югыйсә... Баянчы Ринат Вәлиев тә моны сизеп алды.

— Кәрим абый, авырыйсыз мәллә? — диде ул, догалары белән ярдәм итәргә

теләгәндәй, нурлы йөзенә гамь чыгарып.

Ерак сәфәрләргә йөрсә дә, Ринат биш вакыт намазын калдырмый, Сергач

мишәрләренә хас төгәллек белән Ходай каршындагы бурычын үти. Соңгы

рәттәге урыннарны аңа мөнбәр итеп калдырырга тырышабыз.

...Хәвефле сәфәрләр бик күп артистларны дин юлына алып керде...

Алгы рәткә авышкан администратор Маратның ныклы тавышы ишетелде:

— Автобусны үзем саклыйм!

Саклар да шул. Казанның «УНИКС» залыннан арендага алынган

радиоҗиһазлар аның өстендә. Ак калай белән тышланган әрҗәләрнең берсен

генә урлатсаң да, түләр өчен бригадаң ай буе бушка эшләячәк.

Икәүләшеп саклыйбыз. Сәвия турындагы уйларым ачлыкны җиңде... Юк,

җиңмәде, Сәвиянең минем арттан Магаданга килмәвенә үч итеп, утыз елдан

соң ачлык игълан итәм!..

Бераз җилләнсен дип алгы ишек ачык калган иде. Салонда хуҗа юк дип

уйладылармы, үз өйләренә кайткан кебек, һичбер тарсынусыз-нисез, яшь

кенә ике «шомабаш» килеп керде. Марат белән икебезне күргәч тә бик исләре

китмәде, сумкаларны этә-төртә урын ипләделәр.

— Куда?!! — дип кычкырды Марат. Бу сорау түгел, бу — приказ иде.

— Моннан унбиш чакрымда машинабыз сүнеп калды, сезгә утырып барабыз,

— диде шомабашның берсе, вәкарь белән генә.

— А ну встали!!!

Марат чакырылмаган кунакларны каршы алырга әзер булган икән, тегеләрнең

әрсезлегенә ышанып, автобус шүрлегеннән, тастымалга төрелгән ике көпшәле

«обрез» чыгарып, гәүдәлерәгенең аягына төбәлде. Ике тәтене дә киереп куйгач

кузгалдылар, анда да кабаланмыйча, тыныч кына...

Кесә телефоны шундый чакларда кирәк тә инде ул. Кафедагыларны

ашыктырдык, «разборка» булуы да бик ихтимал иде.

Артыбыздан куа килүчеләр юкмы, дип ярты сәгать чамасы сагаеп баргач, әкренләп

тынычландык, безнең төркемдә ирләрнең күп булуы өркетте ахрысы үзләрен, ә

бәлки мондый бәрелешләр бу тирәдә гап-гади күренешкә әверелгәндер...

Юл озын, вакыт иркен — бөтен язмышыңны уйдан кичерергә җитә.

***

Бүген төн уртасында, Милади елның мең дә тугыз йөз алтмыш тугызынчысы

дөньяга туа! Тулгагы башланды инде... Башка көннәрдә кичке тугызда ук ут

сүндереп куя торган нужакуар авыл, җиң сызганып, йокысыз төнгә әзерләнә:

балачакта калам дисәң — мәктәптә бал-маскарад көтә; ирләр арасына кереп

«үсәсең» килсә — клубта чыршы бәйрәме. Өлгергәнлегеңә аттестат алгач, егет

кеше укытучылар арасына бәйрәм эзләп керерме?!. Кире кайту юк! Үсәргә тек

үсәргә! Тизрәк ир кеше буласы килә.

Халык әйтә: ир кеше әүвәл агач утыртырга, өй салырга, аннан бала үстерергә

тиеш, ди. Әйе, китап кушканча бәхетле тормыш турында хыяллансаң, кыласы

күркәм гамәлләрең шушы тәртиптә үтәлергә тиештер. Ә мин, оят булса ни

әйтим, язмышымны «бала ясаудан» башладым... Аннан соң гына, алты кубометр

утын алыр өчен, Богомол Мөхәммәт абый бригадасына ияреп, «Сыер күле»

тирәсенә ун гектар нарат үсентесе утырттым. Шушы Яңа ел төненнән соң кырык

ел үткәч кенә, ата-бабаларыбыз үстереп биргән «Коры Елга» делянкасыннан

бер бурага җитәрлек деловой нарат төяп алып кайттым...

1968 елның 31нче декабре.

Калын карлы йомшак кыш. Бураннарның тынганына атнадан арткандыр

инде: тыкрыкларга такыр юл, өй түрләренә керле сукмак төшкән. Тавык-казлар

ябылуда. Көрпә тагаракларын ишегалдына чыгармагач, чыпчыклар кавеме абзар

кыегында үчегеп чыркылдаша. Салкын морҗага кунган ике чәүкәне очкылык

тота. Мич ягарга вакыт инде.

Әни бүген силос базы тирәсендә кар көрәүдә. Нәрәтне кая бирсәләр дә,

кышкы кыска көннәрдә төшке ялсыз гына эшлиләр. Караңгы төшкәнче кайтып

җитәргә тиеш.

Безнең әни өч ятим үстерде. Шулай да, Яңа ел каршылыйбыз дип, өебездә

чыршы бизәлгәнне хәтерләмим. Һәрхәлдә безнең ише гади колхозчы гаиләсе

өчен ул чын мәгънәсендә мәктәп бәйрәме. Сыңар әфлисун, ике алма, дүрт

прәннек, сигез карамель салынган рәсемле пакет бирерлек Кыш бабайдан

гайре тагын нинди туганым бар соң минем?!. Аһ, ул елга бер генә тапкыр

эләгә торган әфлисунның уч төбеңдә чыршы урманы исен бөркеп торуы, хәлвә

эчле карамельның тел очында озак итеп эрүләре... Кыш бабайның Себердән

килмәгәнен, физика укытучысы икәнен бик яхшы беләбез. Кар кызы да сатучы

Сәгадәт апаның уртанчы баласы... Беләбез! Шулай да сөенәбез, алар бит башка

көннәрдә бушлай бүләк өләшми. 31нче декабрь төнендә олысы-кечесе әкият

көтә, ырым-юрамышларга, вәгъдә-котлауларга ышана, Яңа елның иртәгесе

яңа көнен ашыктыра. Иртәгә без барыбыз да тигез, сөекле (һәм хәтта мин дә)

бәхетле булачакбыз!

Үзең турында язганда, шунысы кыен: күзгә яшь тыгыла...

Культура йорты дип әйтү авылыбызга бигүк килешеп бетми сыман. Крупская

заманыннан калганча, клуб инде ул бездә...

Җәй көне танцы-мансылар уздыра торган тәрәзә астындагы мәйданчыкны

кар чүмәләсе каплаган, алай күп яумады ич әле, фойе белән зал кушылган сынык

түбәдән ишелеп төшкәндер ахрысы. Караңгы төшкәнгә инде ярты сәгатьләп

бардыр. Юктан кызык табып көлешкән мәктәп малайларыннан гайре иптәшкә

ярардай кеше күренми. Әллә Күн урманыннан чыршы таба алмаганнармы, Яңа

ел киче гыйнварның беренә күчте микән дигән шигем бар. Чүмәлә түбәсенә

басып, тәрәзә аркылы гына фойены күзәтәм. Әнә ул... унсигез яшьлек чыршы...

Киң итәкле яшел күлмәк кигән кунак кыз кебек киенеп-ясанып, төзәнеп-

бизәнеп кыл уртада басып тора!.. Зурлар әкияте, маҗаралар, танышулар өчен

урын буш әле анда... Башта кино карыйбыз...

Җимгә төшкән күгәрченнәр ише — бик тиз җыелды халык. Халык дип яшь

җилкенчәкне әйтәм, баласы-чагасы булган абыйлар, апайлар гына түгел, яңа

өйләнешкән егетләр, кызлар да клубка чыкмый бездә. Тол хатыннарга, кияүдән

кайткан кызларга, буйдак иргә — пожалысты. Ара-тирә тәрҗемәсез генә сүз

кыстырсам кичерегез, юкса, Люба белән тагын күрешә калсак, урыс телен

бөтенләй онытып бетерүем бар.

Кинодан соң, уеннар тамаша күрсәтә торган якта башлана. Завклуб авылда

кемнең нәрсәгә һәвәслеген белә. «Ачык сәхнә!» дип игълан итте дә чыгыш

ясаучыларның исемнәрен үзләреннән сорамыйча да алдан ук исемлеккә

теркәргә кереште. Катнашучыларны колхоз идарәсе сатып алган бүләкләр

көтә... Иң соңыннан лотерея уены үткәрелә, иң зур отыш — көмеш муенлы

шампан шәрабы...

Түземсезлек белән залда ут сүнгәнне көттем. Пәрдә яктысы алгы рәттән ары

китми, эңгер-меңгер эчендә, кыюланып, уртаданрак буш урын эзлим. Мин

генә түгел, тагын бер-икебез тыз да быз килеп рәт арасына сыенды. Ниһаять,

кыл уртада тик бер генә буш урын барын шәйләп алдым. Артык уйлап торырга

вакыт юк, озын буйлы егетләрчә баш иеп, ике кыз янындагы бушлыкка кереп

киттем. Шушы рәт башында стенага сөялеп калган Фәтхулланың «Ялгышасың!»

дигән пышылдавы да туктата алмады.

«Утырсам ярыймы?» — дип икесеннән берьюлы сораган идем, үзара колактан

колакка нидер пышылдашып өлгерделәр.

«Ярый, ярый» дигән җавабыннан Балдамай Габделхәенең төпчек кызы

Рәзифәне танып алдым. Аның күршесе, ягъни минем янга туры килгәне кунак

кыз булып чыкты.

Берара тын гына ияләшкәч, урыныма лаек түрә кебек гәүдәне турайттым,

башны горур чөйдем. Сер бирмәгәнгә сабышсам да, кунак кыз белән танышасым

килеп, көчкә түзеп утырам. «Әзрәк вакыт үтсен әле, күрше-тирә минем хәлне

күзәтүдән туктасын, теге Фәтхулланың «ялгышасың» дигәнен шәрехләргә кирәк.

Тәк, Фәтхулла...» Сигезне бетергәнче бергә укыдык, дөресрәге мин аның өчен

дә укыдым. Отряд советы кушуы буенча, өйләренә барып дәрес әзерләшәм.

Өйгә бирелгән эшләргә тотынганчы, ишегалдына чыгып утын ярышам, тирес

түгәм, сыер абзарын җыештырам, малларына су эчертәм, печән салышам...

Аннан соң гына: «Уф, Алла...» — дип дәреслеккә тотынабыз. Фәтхулла мин

ятимнән бәхетсезрәк — ул үги әтиле ятим. Яңарган гаиләдә инде ике сеңелкәше

дә бар, тик алар кечкенә, әлегә кул арасына кереп булышырлык түгел. Үги

әтисе — колхозда ат җигүче. Йорт тирәсендәге бөтен ирләр эше җиденче класс

малае Фәтхулла өстендә. Гаилә хәлләрен аңлаптыр, укытучылар күчми калуын

теләмәделәр, мине шефлыкка беркетүләре дә ярдәм йөзеннән. Сигез классны

тәмамлап, Казанга китүенә иң сөенгән кеше мин булдым! Борисково бистәсендә

Теплоконтроль заводы бар икән, Фәтхулла курслар бетереп, шунда слесарь-

сантехник булып урнашкан. Тәк... Балдамай кызы Рәзифә дә «теплоконтроль»

ашханәсендә эшли... Димәк, «икеле-берле» Фәтхулла әлеге кунак кызга үзе

кызыгып йөри... Аны якын китермәгәннәр, ә саклап тоткан буш урын миңа

эләкте!

Шарф ярыгыннан күренеп торсын дип, чыгарылыш кичәсеннән калган атлас

галстукны таккан идем, дулкынланудан муенымдагы җөй кызыша башлады.

Күлмәк якамның өске сәдәфен ычкындырган арада кунак кыз ягына борылып

алдым... Баш түбәсенә такыясыман үреп салган чәчен Төркиядән посылка

белән генә кайтартыла торган купшы ак кәҗә мамыгыннан эрләнгән эре

шакмаклы шәлгә төргән; шәлнең бер почмагы түгәрәк якалы сары пәлтәсенең

ачык изүеннән күпереп чыккан; кулында бармакларына сыланып торган юка

күн перчатка. Йөзенә туп-туры карап өлгермәдем, ну беләм — безнең авылда

моның кебек чибәр кыз юк. Ни сөенергә, ни көенергә белмим. Ачык сәхнә

ябылыр, залда кинәт ут кабыныр... Минем өс-баш яктыга чыгып хан курчагыдай

күркәм кызга иярердәйме? Кыш буе кияргә тиешле көзге яшел пәлтәм... Солдат

пилоткасына охшатып тегелгән колакчынсыз сарык «папаха»... Йон бияләйне

кесәдән чыгармам пожалый... Муенымдагы җөйне юка зәңгәр шарфым белән

каплармын... Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә кирәк.

Авыл артистларының кызыгы беткән арада залдагы халык «базар» ясап ала,

тавышыңны тыймыйча сөйләшсәң дә исләре китми.

— Минем исемем...

— Беләм! — диде кунак кыз. Үзе Рәзифәгә карап көлемсерәгән була.

— Ә синеке? — минәйтәм, иске танышлар кебек, «сез»ләмичә генә...

— Зәмзәмия, — ди бу.

— Фәтхулла ник утырмаган булды?

— Чакырмаганга күрә... Заводта да гарык аннан.

***

Әйткәнем бар инде: мин кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Кыш

бабайның колагына укытучылар пышылдаганмыдыр, чыршы бәйрәмнәрендә

сабакташларыма исле сабын, уенчык, пенал ише нәрсәләр эләксә, миңа гел

диярлек буяу карандашлары бирәләр иде. 1963 елның җәендә, безнең авылга

Харис Якупов килеп төшкәндә, буяуның буяудан аермасын күрә башлаган идем

инде мин. Җае чыкканда, зур рәссамга ияреп, колхозның көчле кешеләрен

эзләштек. Кыр батырларының өйләрен күрсәтәбез, савымчыларны җәйләүдән

табып бирәбез, маллар утлаган җирдә мактаулы көтүчеләр барын да беләбез...

Шунысы сәер: үзебез туып үскән авыл кешеләре рәсем өлгеләрендә моңарчы без

күрмәгәнчә соклангыч, горур, көчле һәм изге затларга әверелә. Чокыр-чакырлы

юллар тигезләнә, челләнең тузанлы кояшы яктыра, күгәргән урман җетеләнә,

чәчәкләр канатлана... Бөтен хикмәт бизәүдә! Харис абый алып килгән буяулар

серле димәк! Әгәр шул буяуларны чәлдерсәк... Юк, чәлдерсәм... Мондый изге

серне башкалар белән бүлешеп, туачак сихри матурлыкны уртак сөенеч итәргә

ярамый... Ул минеке генә булырга тиеш!

Тәки чәлдердем!

Шомырт куагына кунып сайраган былбылга кул сузымы ара калганчы

якынайганым бар... Җыр туганда кошлар да һәвәсләнеп, бар дөньясын онытып

тора икән. Харис Якупов та Мишә куенындагы атауны кысалы киндергә

күчергәндә, тормыш гамен оныттырырлык мавыгуга чумган иде. Яшел фанер

белән тышланган тоткалы тар сандыгы гел ачык. Анда буяуларның ниндие генә

юк: зур төймә кебек тезелгәннәре, хәлвәле конфет кебекләре, бармак юанлыгы

карандашлар... Мин шудырганы сыгып чыгара торган теш пастасы кебек иде.

Өйгә кайткач, ишек келәсен элдем дә чәлдермеш малны күреп «аһ!» иттем:

салават күперенең сары төсе эләккән — Кояштан коелганы!

Илле ел үткәч, мин бу вакыйганы «Казан утлары»ның ел азагында

җыйнала торган редколлегиясе белән чәй эчкәндә искә төшерермен. Табын

артында тиз арада күңелләре нечкәргән иҗатташларым, миңа ияреп, үзләре

кылган шуклыклары белән мактаныша башлар. Ләкин аларның күрше әби

кетәклегеннән урланган йомыркалары, мәчеттән — дисбе, китапханәдән

– сүзлек, иҗат йортыннан — штопор, хәтта Мәскәүнең Съездлар сараендагы

банкет залыннан чәлдерелгән көмеш кашыклары да Харис Якуповның сары

буявы янында төсен вә кыйммәтен югалтып, вагаеп калды...

Рәссамның авылдан киткәнен көтәргә түземлегем җитмәде, бикләнеп буяуга

чумдым. Тәрәзә төбендәге гөл чүлмәкләренә тузганак чәчәге, көзге рамы,

почмактагы шкаф яңагы, сәке аяклары һәм, әлбәттә, рәсем дәфтәрендәге өйләр,

агачлар, балаларга — хәтта этләр, песиләр, куяннарга да сары төс керде... Буяу

бетте, төсләр сүнде, серле пумала гап-гади бер коры таякка әверелеп калды.

Рәсем ясауга гыйшкым сүрелде... Ә шулай да төннәр буе төсле төшләр күреп

саташам. Һәр күргән манзара, үтелгән көн, чынга ашырга тиешле хыялларым

рәсем-рәсем булып хәтеремә сеңеп бара. Күңел чиксез бит ул — анда җаның

теләгәнчә бихисап рәсем, күргәзмә заллары сыя... Мин үзем гашыйк булырдай

кызның сурәтен дә күрәм... Һинд кинолары карасам, мәхәббәт турында җырлар

тыңласам, шомырт чәчәкләре иснәсәм — чем-кара толымлы, коңгырт карашлы,

ияк чокырына имән бармагын куеп авыз ермыйча гына елмая торган, тыгыз

тәнле, буйга миннән бераз гына кыскарак булган идеалым күз алдыма килә дә

баса. Ул кызны очратыр өчен миңа әле сикәлтәле юллар аша бик күп илләр-

җирләр кичеп, билгесез сәфәрләр кылырга, эзләп тапканчы туктамаска кирәк

булыр. Мин бит әле бу дөньяны рәсемнәрдән генә күреп беләм.

Харис абый Якупов рәсемнәрен кайда гына күрсәм дә, иң әүвәл алардан

сары төсне эзлим хәзер...

Шул елны мин шигырь яза башладым... Олы юл өстендә яшәгәч, Казаннан

безгә атна саен диярлек концерт килә. Яңа җыр ишетсәм, көен отып алам да

сүзләре урынына үзем чыгарган шигырьне өстәп куям. Нарат урманы терәлеп

тора, эчкәрәк керәм, кеше күрмәслек итеп сыенам да җырлап җибәрәм!

Мин бу язга тагын сине эзләп кердем,

Төшләремдә бүген тагын сине күрдем...

Җыр, нарат делянкаларын айкап, бераз эзләнә дә: «Монда юк әле синең

идеалың», — дигәндәй янә үземә әйләнеп кайта...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев