Логотип Казан Утлары
Роман

Тургайлы болытлар (роман)

Ундүрт яшьлек рус кызының шушы көнгәчә хатирәләрем өемендә күмелеп калуы — ул бөтенләйгә оныту булмаган. Үз очрагын көтеп, дулкынландыргыч минутлар, шул ук вакытта хәвефле үзгәрешләр һәм дә язмышларны маңгайга-маңгай чәкәләштерердәй бәрелешләр хәлендә сагалап торган...

РОМАН-ЭЛЕГИЯ

***

— Иртәгә машинаны утильгә тапшырам дигән идең. Тор инде, тор! Йоклап калма!

Шушы яшемә җитеп мин күрмәгән төшләр калмагандыр инде.

Бар икән әле. Төннәрдән бер төнне...

...Чыбылдык эчендә иркәләнеп ятам, имеш. Җиде кыз, мин үскәнне көтеп, алмаш-тилмәш бишегемне тибрәтә. Араларында берсе, күпертмә чәчен шомырт карага буяганы, аеруча ыктыматсыз кыйлана — мине тизрәк үстерергә теләпме,

дуамалланып селкетә. Пружина түзмәде — сузылып төште, тал бишегем идәнгә бәрелде...

— Тор диләр сиңа, тор! Тагын ялың үтеп китә. Яз көне аю да өненнән чыга.

Җәй җиткәнче машинаны алыштырабыз дип ничә сөйләштек. Тагын бәяләре арта башлаган инде әнә...

Тавык төшенә тары кергән, чыпчык чүпләп бетергән... Кызларны тиз генә югалтасым килмичә, уянгач та күзне ачарга куркып ятам.

Безнең өйдә «Төшлек» китабы икәү. Өйдәгеләр, йокы аралаш, тизрәк шул китапка ябышабыз. Әгәр татарча китап төнге саташуларны яхшыга юраса, русчасын карап та тормыйбыз. Ә инде күңелсез вакыйгалар хакында алдан ук кисәтеп, өркетә башласа, русча төшлеккә күчәбез, юрамышларын җеген-җеккә

китереп, барыбер сөендерерлеген эзләп табабыз һәм киләсе саташуларга чаклы яшәрлек куанычлы юаныч алабыз.

Мин бүгенгесен юрап маташмам. Урыс «төшлеге» актарганымны күрсәләр — җиде кыз хакында әйтеп кара инде син аларга! Китапсыз гына юрап;балаларыңның санын, оныкларыңның яшен искә төшереп; өнең белән буталган төшеңне гамәл дәфтәреңә теркәп; оялтмыйча һич туктамаслар. Соңгы җөмләләре дә алдан ук мәгълүм: «Атаңа охшасаң, өч хатынга җитәрсең әле,

дип әнкәң мәрхүм тикмәгә генә әйтмәгәндер...»

Тавышсыз-тынсыз гына утыра белсә, шыр тиле дә акыллы булып күренә, дип әйтте минем тәхәллүсем. Каршы дәшмәгән кешене эштә генә түгел, өйдә дә яраталар, Нуриәхмәт кызының нәсыйхәтен рәхәтләнеп тыңлыйм.

— Сиңа бит искереп беткән машинаң өчен илле мең сум бирәбез дип торалар.

Хөкүмәтнең тагын утыз мең кешегә ярдәм итәрлек кенә субсидиясе калган ди, рекламаларны тыңла бераз!

— Әйе шул. Бүген тәвәккәллим. Дөрес әйтәсең. Ярар!

Әйе, ярар, дигәнеңне ишеткәч, хатын-кызның бәхәс гайрәте шундук сүрелә, әрләгәндә югалып торган иман нуры янә гөлт итеп кабына.

Без социализмның соңгы малайлары...

Дүрт кешелек гаиләмне өлгергән анар җимеше төсендәге «Жигули»га төяп, иске гасырдан яңа гасырга килеп кердем. Инде ике гасыр арасында йөреп тузган иске машинамны автосалон миннән илле меңгә сатып алачак икән.

Шәхси эшмәкәрләр генә уйлап чыгарган уен булса ышанмас идең: икегә түлә — өчне алырсың; SMS җибәр — «Мерседес» отарсың; ун меңеңне китереп салсаң, йөз мең булып әйләнеп кайта, кебек алдау уеннарын күп күрдек инде. Ә монда, Федераль президент үзе үгетләп тора, нинди хәлдә булуына карамастан — илле мең! Әйтсәм әйтим, узган гасыр азагында өр-яңа килеш егерме дүрткә

сатып алган идем мин аны. Тузган саен бәһасе арта барган, бахырның. Утильгә тапшырам да кредитка алам... Баштагы мәлләрдә икеләнебрәк тә йөрдем.

Саңаклары ямаулы, маңгае җыерчыклы, ишек яңаклары ярыклы, черек бусагасы түбә калае белән ямалган. Утильгә кабул иткәндә, минәйтәм, экспертлар төпченеп һәр кимчелеген беркетмәгә теркәп барсалар — оятыңнан кереп качар урын тапмассың, дип таныш-белешләрнең машина яңартканын көтеп йөрдем.

Инде үзем дә тәвәккәллим... дигән булам да күңел түренә кереп оялаган Тәхәллүс гел кирегә сукалап тора: «Югалтуга түзәрсеңме? Малыңмы, җаныңмы, дигәндә хатыныңны үртәп: малым, дия идең! Ничәмә-ничә Сабантуйга алып кайтты.

Дачага җәяү йөртмәде. Күпме такта, кирпеч, цемент ташыдың?! Иске күлмәкне дә чыгарып ташламыйсың — машина сөртергә ярый, ә бу йөреп торган мал, гаиләң сулышы сеңгән куыш...»

— Документларыңны тагын бер карап чык, — дип икеле-микеле уйларымны бүлдерә Нуриәхмәт кызы. — Кабаланып оныткалый торган гадәтең бар.

Берсендә Әгерҗегә тиклем правасыз чыгып киткән идең. Ярый ла поезд белән китереп җиткерделәр.

— Әйе шул.

— Карале, багажникны яхшылап чистарттыңмы? «Бардачок»ны? Синең кесә телефоның гел шунда йөри, онытыла күрмәсен, калдыр өйдә генә, арзан нәрсә түгел, ярты машинаң бәясе. «Жигули»еңны пресс белән сытып, коймак итсәләр, эзләрсең аннары.

— Ярар, мә, телефонны алып куй. Ә машина сүнә калса, юлда ватылса?!

— Мин дә иярим микәнни? — ди Нуриәхмәт кызы, шаяртуымны фәкать чынга алып.

— Онытып торам икән...

— Нәрсәне тагын?

— Май бәйрәменә авылга кайта калсак, дип бакны тутырып заправить иткәнием.

— Бер бак бензин да өстәп бирергә... бакча җимеше түгел лә ул — акча җимеше! Бушатып ал да стоянкадагы берәрсенә сат!

— Әйе. Сөт чиләге белән чүмеч алып чыгам да литрлап сатам. Безнең «Жигули»ның аккумуляторын, генераторын, тромблёрын да яңарткан идем, аларның да кире искеләрен куясы түгелме?

— Теләсәң нишләт!

— Ярар. Бензины беткәнче йөрим әле бүген. Ике йөз чакрым туда, ике йөзе — сюда... Аерылышу сәяхәте булыр.

— Батырларча аерылышырга оста инде син. Кичкә кайтып җитмәсәң, каян эзләргә соң үзеңне?

— Оргсинтез ягындагы «Болгар-авто»ның иске машиналар өеменнән табарсың...

— Пресска керткәндә, кабинадан төшәргә онытма тагы!

— Йокы чүлмәге дигәч тә... «Мөстәкыйм карт йокысы» белән чирләмим лә.

— Синнән әллә ниләр көтәргә була... Чистый, сугышка киткән кебек иттең.

Бар инде, кояш авыша башлады, әнә... Артыгын кума! Юк машинаң өчен соңыннан штраф түлисең булыр. Урлата күрмә — илле меңне саклаган кебек саклап йөре.

***

Вакыт машинасына юл күрсәтәсе юк. Кая барасын үзе белә ул. Күңелем сизә: бүген мине кайдадыр бер маҗара көтә...

Тагын ике елдан мәркәзебездә Универсиада үткәреләчәк, имеш: шәһәрнең астын өскә чыгарып актаралар, аркылы-торкылы күперләр коралар, урамнарны ябып, юллар җәяләр, сазлыкларны киптереп, спорт сарайлары салалар.

Фатирыңнан чыгуга транспорт агымына кысыласың да машинаң «автопилотка күчә». Шикле самолёт ягулыгын бетерер өчен аэродром тирәли әйләнгән кебек, шушы «бөкегә» ияреп, көне буе йөрергә дә була. Ләкин эш бензин бетерүгә генә терәлеп калса — әнә «Жигулиең»ны юл читенә чыгар да эшләтеп калдыр.

Алай кызыгы юк шул. Саубуллашу сәяхәтенең романтикасы булырга тиеш. Ниһаять, тыгынлыктан котылып, олы юл боҗрасына чыктым. Монда — дүрт ягың кыйбла! Үзем, кайсы кыйбланы сайларга белмичә, хәтерем навигаторыннан

тукталышлар эзлим, ә үзем гүя машина сайлаган юнәлешкә буйсынам. Олы юл — туры юл, төтен морҗасының песи мырлавыдай тигез гөрелтесенә кәефләнеп, «Жигули»ны иркәлисе килә. Күр инде бу тәртипне: йөрәк җылысы — 90, тизлеге — 90, тахометры алдашмый, ризыгы-мае мулдан, салон миче ал тәрәзәгә кызлар сулышын өреп бара... Ирексездән сөярсең — приборлар өстендәге күн панельне шап-шоп итеп яратып алдым. Ничекләр итеп шушы сылукаеңны үз кулларың белән илтеп сатарга кирәк?! Һай! Артык хисләнеп китеп, «сатарга»

дигәнне кычкырып әйтеп ташламадым микән? Машина галиҗәнапләре андый сүзне ишетсәме — шундук тәне кыза, суы кайный, йөрәк тибешендә тахикардия башлана, юл һавасын өнәмәгәндәй төчкерергә тотына, руле майшыклана...

Асфальтның кайрагы кипкән, чит-читләрендә кар дегете генә өелеп калган, яшеллек уянмаган әле. Көрт астыннан чыккан «подснежник» (умырзая түгел) дип белдеме, әллә яшьлеген югалткан машинамны кызгануданмы — пост янында власть бүлешеп торган инспекторларның берсе мине ясалма мәрхәмәтле көлү белән озатып калды. Үтеп киткәч, мин дә кайтарып көлдем, маңгай тәрәзәсенә эленгән көзгедә сурәте югалгач кына үзем белән бергә-бер калдым. Ләкин бу халәтне

бөтенләй үк япа-ялгызлык дип әйтү дөрес түгелдер, арткы утыргычта, миңа ышыкланып, ниндидер шайтан бара шикелле. Ул шайтанның уйларыма үтеп керерлек, гамәлемне үзгәртерлек коткысын тоеп барам... Уңышы җыеп алынган күңел кырымны гел кирегә сукалавына һич ачуым кабармый кебек...

«Җитмешенче чакрымны үтеп китә күрмә... Шәдкедән Әби патша юлына туп-туры чыгып була... Анда Нырты кызы Начтук яши... Белмәгәнгә сабышма...

Сезнең бригада килгәндә, ул совхоз пекарнясында эшли иде... Күкрәк астына яшереп көн саен ике күмәч алып кайта иде... Куеныннан яңа пешкән ипи исе килә иде, ә?!. Зәмзәмиядән аерып алалсаң, сиңа гына өйләнер идем, дип ай буе сөелдең. Бригадагыз Казанга күчкәч, фатирыңа кайтып керсәң — Начтук түткәң белән Зәмзәмия җиңгәң икәүләшеп чөкер-чөкер самавыр сыгалар. Акча күп эшли ул, икебезгә дә җитәр, дигәндәй парлашып сине көтәләр иде... Зәңгәр күзле, күмер-кара чәчле Начтугың кайтып китте. Тагын Зәмзәмияң белән калдың...»

«Үсәлигә сугылмыйсыңмы соң? Казан циркында «каз өмәләре» үткәргәндә, Эльвира апаң Һидиятовна сиңа ел саен бер тере каз бүләк итә иде. Олы башын кече итеп, синең иҗатыңа баш ия иде... Бәлкем Үсәли мәчетенә садака кертеп чыгарсың. Атказанган сәүдә хезмәткәре рухына дога кылырлар иде...

Ояласыңмы?!. Чын күңелдән кылынган матурлыкны оныткач, кальбеңдә йорт казлары каңгылдашамы?.. Ярар, үтеп кит инде...»

«Ыслушай, әнә теге мактанчык «Лексус» сине бер уза, каршыңа басып уйнаклый, аркылы төшә, юри артта калган була да, узып, тагын юлыңны кисеп чыга... Манчы әле шуны! Хет канатына булса да ышкылып уз! Барыбер полисың әрәм кала. Синең уенчык машинаң өчен иминият компанияң түләгән акчага үзенең «Лексус»ын яңартып карасын әле (!). Юк, юк! Бәрә күрмә, караңгы

пыяласы аша күреп бетермәгәнмен — руле кыз бала кулында икән... Кызларга кызыл машина гына түгел, зәңгәре дә килешә».

«Рәхмәт» аланында туктасаң озакка китәр, әле кире кайтасың да бар. Бик кысталсаң, әнә, Катмыш урманы иркен».

«Уразбахтыга тарта инде сине. Теге вакыйганың азагы күңелеңне

кытыклый... «Яшь ленинчы» газетасына эшкә урнашкач, иң беренче һәм уңышсыз командировкага чыккан авылың... 1980 елның июне. Казаннан килгән журналистны беркем көтмәгән. Киресенчә, авылдагы афәтне тикшерер өчен кайсыдыр ки әләкчесе хат белән чакырткандыр дип уйладылар. Чыгарылыш

кичәсе узгач, мәктәп директоры, ике балалы хатынын ташлап, өлгергәнлегенә аттестат алган бер кыз белән Казанга китеп бара. Әлеге мәхәббәт бәетенең азагы фаҗигале... Бу турыда балалар гәҗитенә язарга ярамый иде...

Элгәре син шушы авыл исемен күрүгә «директор мәхәббәтен» фаш итеп искә ала идең... Тора-бара, үзең ир уртасы яшенә җиткәч, киресенчә, кыска гомерле бәхет хакына партбилетын, карьерасын, киләчәген югалтырга ризалашкан агайга сокландың гына, хәтта үзеңнең дә директор батырлыгын кабатларга әзер

чакларың булмады түгел — булды... Сине бары тик үзең китергән беренче ачы тәҗрибәң генә коткарып калды... Юлыңда бул, бәхет эзләүче кеше!»

«Мамадыш тыкрыгында тукта. Кафега кереп тамак ялга. Анда тәмле ашаталар. Яныңа кызлар килеп утырыр. «Чырык-чырык», «чирик-чирик» сайрарлар, Чаллыга хәтлек кенә алып бар, кыйммәт сорамыйбыз, диярләр. Мин Чаллыга бармыйм шул,

дисәң... Алар Казан ягына китәргә дә риза... Рәхәт өчен акча кызгана торган яшьтә түгел инде син хәзер. Барыбер яңа машинаңны кредитка сорарга җыенасың. Алып кит кызларны, утыргычыңа иннек буялыр, чәчләре сыланыр, хуш исле салфеткалары төшеп калыр дип тә куркасы юк. Кайту белән «Жигули»ең туп-туры егәрле чүкеч астына керәчәк һәм солдат чемоданы чаклы тимер кирпечкә әвереләчәк...»

Вәт шайтан коткысы! Мамадышка җитәрәк Казан ягына карап, ялтырап торган ямь-яшел бер «Matiz» юл читенә чыгып туктаган. Яңа гына чабылган печән чүмәләсе кебек ымсындырып тора. Шофёр дип аталырга тиешле кешесе — ирләрне кызыктырырлык яшьләрдәге чая ханым. Машина туктатасы килеп күтәрелгән

кулында шифалы судан бушаган пластик шешә селкенә. Аягындагы яшел түфлие, муенындагы үтә күренмәле бакыр-яшел шарфы — машинасына заводтан ук ияреп килгән аксессуардыр кебек. Татар илен шулкадәр дә әфсенләп торган мондый федераль елмаюны гамьсез генә үтеп китеп буламы соң?!

— Бензин кирәкме? — дидем мин, уң як тәрәзәмне төшереп кенә. Яшермим, рус кызларын авызга каратырлык кына беләбез әле ул телне. Кабина ишеген ачып керергә исәбе юк, сөйләшер өчен тәрәзәне ахырынача төшереп бетерергә туры килде. Рамага тотынып, башы белән тыгылгач кына күреп алдым — кызның ун тырнагы ун төрле төскә буялган. Блондинканың

чәч төбеннән дә үзенең коңгырт төсе чыгып килә иде.

— Бензины җитәрлек. Радиаторга өстисе бар иде.

— Минем запас антифризым юк. Хәзер инде җәйгә чыктык дисәк тә була,аңа су өстәсәң дә ярый. Тукта, ә син кимегәнен каян белдең? — дидем мин, күпчелек автоледиларның тәҗрибәсе сүнгән машина мәсьәләсендә көпчәккә тибеп карарлык кына икәнлеген искә төшереп. — Приборлар күрсәтми бит аны,

— дип үземнең бу өлкәдә шактый ук һөнәрле икәнемне дә сиздерергә теләдем.

— Радиаторы кайнап чыккач шикләндем, — диде кыз, әле һаман елмаюын югалтмаска тырышып.

— Алайса булган инде... Сервиска кермичә, пока кабызырга ярамый моны.

Көзгегә карагач та үземнең белдеклелегемне күреп шаклар катам мин...

Сары чәчле кызны артык үгетләргә туры килмәде, җиңел ышандырдым, хәзер инде ул миннән тәгаен киңәш көтә.

— Син Казан кызымы? — дидем мин, юл уңаендагы автосервисларны сайларга теләгәндәй, җавап көтеп. — Карамай тукталышында әйбәт осталар бар.

— Юк, юк, анда чаклы бик ерак, кире юл бит ул. Без Берсутта торабыз.

Катмыш борылышыннан ерак түгел. Өйгә кайтып җитсәм, анда әтинең дуслары күп, машинамны сүтеп җыярлар иде әле. Ә сезнең Чаллыга барышыгыз идеме, бөтенләй икенче яккамы?!

— Я еду в Никуда!

— Еракмы инде ул — Никуда?

— Килеп җиттем. Хәзер кире борылам да сине, бауга тагып, Бөрсет дигән ял бистәсенә илтеп куям.

— Кайда икәнен беләсезме?

— Белмәскә. Рәсим Низамов концерты белән килгәнебез бар. Кызык халык яши анда — урыслары русча белми, татарларының татарчасы чамалы.

— Сез артист мәллә?

— Юк. Артистлар чибәр була... Мин Бөрсеттән мунча буралары ташыдым.

— Сез бизнесменмы әллә?

— Каян килсен! Нәселебездә сыңар сатучы юк. Тәк, сеңлем, Катмыш борылышына чаклы тартып алып барам, «Matiz»ыңны тыеп кына иярерсең. Курортыгыз Чулман буенда, бик аста ята. Озын таудан төшкәндә, бу яшелкәеңне миңа китереп бәрәсең инде син. Борылышта күчеп утырырсың. «Жигули»

йөрткәнең бармы?

— Ник булмасын?! Башта шуның белән йөрергә өйрәндем инде. Ә сез «Matiz»дан курыкмыйсызмы?

— Кабинасына сыйсам, курыкмам. Слушай, сеңлем, ә синең праваң бармы соң?

— Әллә сез «ГАИ»шникмы?

— Аллам сакласын!

— Ә... нәселегездә сыңар инспектор да юк, әйеме?!

— Әйе. Правасыз кешегә руль бирсәң, үзеңнең праваңны алалар...

Чәче көнбагыш чәчәге төсенә буялган кыз, сыланып торган джинсы чалбарының тыгыз кесәсенә ике бармагы белән генә тыгылып, таныклыгын күрсәтте.

— Леонтьева Надежда... Исемең бик өметле, үзеңә килешеп тора, — дидем мин.

Белмим, никтер елмаюымны яшерә алмадым... Әле дә ярый туган елын кычкырып укымадым. — Минем документлар бардачокта, кирәксенсәң алып кара.

«Әти, шигыреңне язып бетердеңме әле, бик кирәгие», — дип әйтеп әйткән ди шагыйрь Зөлфәтнең төпчек кызы Кадрия, горшокта утырган чагында. Ие, утыз яшьлек Надеждага бик кирәк иде ди минем исем...

— Өеңә кайтып җиткәч сөйләшеп торырга вакыт та булмас, сорап калыйм әле, өметкәй, каян кайтып килешең иде, машинаңны сулышына ут капканчы каулагансың?

— Чаллыда «Зәңгәр күз» конкурсында катнаштым.

— «Зәңгәр күз»? «Нечкә бил» түгелме?

— «Нечкә бил»дә диплом алдым инде мин.

— Анысына ышанам! — дидем мин, үземне бер мәлгә жюри кешеседәй хис итеп. Ә синең кебек зәңгәр күзләр күп идеме?

— Күбен бик күп... барыбер икенче турга үттем.

— Син әле «Мөлаем йөз», «Нәфис муен», «Ягымлы тавыш» дигән конкурсларда да җиңәчәксең, әгәр бүген минем үртәүләргә үпкәләмәсәң.

— Ярдәм итәргә ашкынып торган кешегә үпкәлиләрме соң?!. Җитмәсә әле сөйләшүне акчадан башламадыгыз.

— Их, Надюша! Мин профессионал шофёр, илле еллык стажым бар. Ярдәмгә мохтаҗ кеше яныннан гамьсез генә үтеп китә алмыйм шул...

Бөрсет пристане Чулманның сөзәк ярында. Язгы сулар үзәнлектә җәй уртасына чаклы кипшеми, шуңа күрә дә бу авылда өйләрнең, кем әйтмешли, күз-колагы өстә — нигезе кеше биеклеге. Машина өй янына килеп туктауга урта тәрәзәнең пәрдәсе селкенеп куйды. Мин ике машинаны бергә бәйләгән ефәк арканның төенен чишкән арада капка төбенә бер ханым чыгып басты.

Надяның әнисе булса кирәк, артык төпченмәдем, кыз сорарга килгән буйдак түгел лә мин. Шәүләсенә баш кагып кына исәнләштем. Ә шулай да ирләргә хас кызыксыну маңгайдагы бер җыерчыкны кытыклап тора: Надя кемгә охшап бәйгеләргә ыргылырдай сөйкемле булып үсте икән — әнисенәме, әтисенәме?

— Төене бик нык чияләнгән, кисеп алсаң жәлке инде, кызыгыз юлда йөрергә ярата бугай, кирәге чыгып куюы бар, — дидем мин, хуҗабикә каршында тураеп

басып.

— Надя, калай тартмалы инструментларны алып чык әле.

— Юк, юк, монда инструмент ярдәм итә алмас, — дип каршы төштем мин, ашыгыбрак акланып. Тимер сандык күтәреп әтиләренең дә чыгып басуынтеләмәдем. Үземне кызыксындырган сорауга җавап күз алдымда: буе-сыны, күзе-йөзе белән Надя әнисенең үрнәгеннән коелган иде.

— Бер зур кадак

тапсагыз, шул җитә.

— Нинди кадак кирәк — йөзле, йөз иллеле, ике йөзлеме?

Әни кешенең төзүчеләр телендә сөйләшүенә сокланып куйдым.

— Белмәгәнегез юк ахры.

— Әтиебез балта остасы безнең. Гомер буе пилорамда. Хәзер төшке ашка кайтырга тиеш. Бергәләп чәй эчәрбез.

— Вакыт ягы кысанрак шул. «Бөрсет» курортында йөрүләр бүгенге сәяхәт планына кермәгән иде. Бер зур кадак алып чыксагыз...

— Надя, яңа келәттән ике йөзле кадак алып чыгып бир әле.

Ике машина уртасында басып калдык шулай. Ишегаллары зур күренә, Надя ике йөзле кадак эзли. Вакыт беразга тукталып торды кебек. Мин ирексездән пүчтәк уйлар белән юанып алдым: кызык, кадакларның да ике йөзлесе була бит әй! Син аңа ышанып, җепсә тезәсең, бер-ике сугу белән ул кәкрәя, бөгелә- сыгыла, келәшчә белән турайтып һаман кагасың, эшләпәсе күмелә дигәндә

сынып чыга. Балта осталары гына белә торган сүгенү сүзләре белән тозлап- борычлап кире суырып аласың да аның эзенә яңасын кагасың... Кадакның кыска торыклысы, хәнҗәрдәй очлысы, чыныккан корычлысы ышанычлырак...

И, мужик, яныңда һәйкәлгә тиң сабырлык белән сөйкемле ханым өнсез басып тора. Ә син, ниндидер черек кадак фәлсәфәсенә кереп чумдың. Танышу йоласы да бар бит әле.

— Минем исемем...

— Беләм... — дип кинәт бүлдерде ул мине. Исемем авыз эчендә калды.

— Ә, концерт белән килгән идек бит. Хәтерләп калгансыздыр, — дидем мин, тапкыр җавап әйткәндәй сөенеп.

— Әйе, концертыгызны да карадым. Сәхнәгә язу кисәге ыргытучы да мин:

«Здравствуй, Коля, с приветом к тебе Люба!..»

— Сәхнәгә коелган сорауларны җыеп барам мин. Кайткач актарып карармын әле. Минем тормышта Люба исемле бер генә кыз булды. Анненково авылыннан... Син?!.

Оятымнан кая кереп качарга белмичә... Юк, киресенчә, йөрәгем урын эзләпбәргәләнә башлады. Бу газаптан Люба мине үзе коткарды.

— Шулай танымаслык булып үзгәрдем микән?

— Мин үзем дә алдынгылар слётына килгән VII класс укучысы түгел шул.

Шактый ук күптән андый түгел инде. Таныдың бит әле менә...

— Казан тапшыруларында бик еш күрәм. Син бит гел адресыңны әйтеп сөйлисең. Онытырга ирек бирмисең.

Озын тәнәфестә онытылып калган ике пионер кебек басып торабыз. Беләм, бу очрашуның минутлары бик тә санаулы, вакыт машинасы мине кабат Яңа гасырга алып китәргә дип ашыктырып тора. Хыял дәрьясыннан ишелеп төшкәнсорауларның һич югы бер-икесенә генә булса да җавап табып өлгерәсе иде.

— Безнең район халкы төпләнергә дигәндә, Казанны үтеп китми торган иде. «Бөрсет»нең табигатенә кызыккансыздыр инде.

— Сигезне бетергәч, мин Иске Шаһгалигә йөреп укырга тиеш идем. Туган- тумача белән киңәшләштек тә Алабугадагы апам янына килеп урнаштым.

Культура-агарту училищесын бетердем. Аннан шушы ял йортына эшкә җибәрделәр. Кияүгә чыгып калдым. Унҗиде генә иде әле. Яшем тулсын дип яши торгач... бүгенге көнгә чаклы язылышмаган әле без.

— Әйтәм җирле, Надя синең фамилиядә. Төпчек кызыңмы?

— Юк. Бердәнберебез! Ун ел балабыз тумады. Өметебез өзелде дигәндә, Ходай Надяны бирде. Иркәләп үстердек. Мәктәптә үк төрле олимпиадалардаҗиңеп барды. Медальгә бетерде... Кайда нинди конкурс ишетсә — шунда килеп керә. Җиңү яуларга бик ярата...

Ул арада Надя — Надежда чыгып җитте. Кулында — кәгазь салфеткага төреп тоткан ике йөзле кадак. Люба белән безнең озын тәнәфес бетте. Яшьлек хатирәләреннән тиз генә бүгенгегә кайтып, кыз янында чит-ят кешеләрдәй кыланып торабыз.

— Кызым, син өйгә кереп чәй куя тор. Табада барын җылытырсың. Кунакны ач килеш кайтарып җибәрү килешмәс.

— Әни, ул абый буксир өчен акча алмыйм, ди. Бәлки машинасын заправить итәрбез? Теге 200 литрлы мичкәдә күп әле ул безнең запас бензин. Заправка дигән сүздән котым алынды.

— Кирәкми, кирәкми! Бензин өстәсәгез, тагын әллә кая китәм мин.

— Никудамы?

— Әйе! — дидем. Ә үзем акланырдай сүзен таба алмадым.

— Барыбер сәер кеше Сез! Әллә романтик, әллә качкын, әллә бәхет эзләүче — аңламассың!

— Кызым, дорфаланма! Кушканны эшлә. Мин кунакка йорт-кураны күрсәтәм.

— Өйне сатарга ниятләмисездер ич, әнием?

Кызның төртмә теле бик тирәнгә кермәсен өчен, миңа да сүзгә катышырга туры килде.

— Авылда өй салып ятам. Бәлки кайбер киңәшләрегез ярап куяр. Әтиегез һөнәрле кешегә охшаган, йортыгыз патша сараеннан ким түгел.

— Безнең Берсутта бөтен кеше патша хәзер, — диде дә, Надя ашыгып кереп китте.

Өйләренең капка баганасы гына тимер торбадан, калган өлеше — гел бура.

Баз өсте, утын келәте, тавык өе, дуңгыз сарае — эре бүрәнәләрдән өелгән. Ак мунчалары өч бурадан сипләнгән.

Соңгы елларда Бөрсеттә йөк машиналары паркы, пристань, пилорама, борыс-такта сату өчен базар мәйданы корылган. Күрәсең, авыл эче яр буендагы урманны кисү хисабына зурайгандыр.

Люба хәзинәдәге бар мирасын берьюлы күрсәтеп өлгерер өчен, мактанчыкэкскурсовод кебек ишегалды буйлап йөртә.

— Мунчагызны газ белән җылытасызмы?

— Юк. Утын ягабыз, газ миченең пары тәмле түгел. — диде Люба һәм, баядан бирле шушы соравымны көткән кебек, җәһәт кенә ялган йозакны салдырды. Минем салкын мунча эченә ияреп керәсемә һич шикләнмичә түргә узды.

— Менә бу бүлмәдә тышкы киемнәрне калдырабыз, — диде ул, өстендәгебәрхет жакетын чөйгә элеп... Ә монысында юынабыз, казанында җәен-кышын җылы су өзелми, ышанмасаң тотып кара.

— Ышанам! — дидем мин, Любаның тар-тар такталар белән шакмаклап тышланган түрдәге ишекне ачканын түземсезлек белән көтеп. Кызыну өлешендә пешкән ылыс, каен бөресе, мәтрүшкә төнәтмәсе, яңа гына аертылган сосла исе — бөтенесе бергә кушылып, исерткеч сулышка әверелә.

Өч яруслы ләүкәнең кыздырылган күмәч төсендәге такталары коп-коры. Люба өстәге катны сыпырып, мине иләсләндерде...

— Менә, мин шушында кызынып ятам инде.

Һәм Люба, шушы ләүкәдә үткән минутларының тәрҗемәи хәлен иркенләбрәк күз алдыма китерер өченме, беркавым уйга җитәрлек итеп тирән сулыш алды да тынып торды.

Минем өчен артык зур сынау иде бу.

— Люба, хәзер ирең кайтып керә. Оятка калабыз, салкын булса да мунчага кердек түгелме?

— Ярты сәгатьсез кайтмый әле ул. Эш вакыты бик төгәл аның.

Ярты сәгать, имеш... Пионер учагы тирәсендә энҗе чәчәк бәйләме тотып күз алдымда калган Люба белән өч сәндерәле ләүкәгә менеп утырыр өчен нәрсәсоң ул утыз минут?!.

Үз сулышым үземне өтә башлады, әйтерсең лә безгә сиздерми-нитми генә кемдер мичкә ягып җибәрде. Мин урамга ашыктым. Ире кайтып җиткәнче китәргә кирәк. Бүгенге вакыйгада артык кешеләр катнашуын теләмим. Моңарчы хәтерем көндәлегендә ире дә, кызы да теркәлмәгән иде. Барысы да искечә калсын.

— Тукта! — диде ул миңа, сугыш кырыннан чигенеп авылына качарга җыенган дезертирга кычкыргандай итеп.

Туктадым.

— Яшәү мәгънәсен үзгәртердәй очрашудан соң шушылай хушлашмыйлар бит инде. Мин Казанга еш йөрим. Күрешербез, шалтыратырмын. Әйт телефоныңны.

— Лутчы үзеңнекен әйт, алай ышанычлырак булыр. Хәбәр бирермен. 

Үч иткәндәй, авторучкам машина шүрлегендә калган. Ул минем ни

эзләгәнемне аңлап, мунча миченнән күмер кисәге алып килде. Һәм уч төбемә телефон номерын язды... Язды да, күмерне тиз генә мичкә ыргытып, корымлы бармагын өреп суытты.

Күмере утлы иде аның...

Люба... Любовь... Любовница...

Любаны үсмерчак үзәнендә калдырып, мин яңадан бүгенге көнгә кайту юлына чыктым. Юл дип әйтү, мөгаен, чамасыз купайту булып яңрар, Бөрсет тавынменгәндә, машинамның тыны кысылды, кабинага лампа сөременең керосинлы

исе кебек әче һава тыгылды, ян тәрәзәне төшереп кенә дә котылырлык түгел, язгы хушлыктан исергән җилнең төтенле читлеккә керәсе килми. Тау битендә сүнеп калса — оятын кая куярсың! Бәлкем Өмет белән Мәхәббәт икесе бер булып, мин күздән югалганчы карап озатып калырга теләгәннәрдер. Бөтен

хәрәкәтем күз алдында.

Шөкер, самавыры кайнап чыга дигәндә генә тәки тау башына менеп җитте. Яфрак ярып өлгермәгән каеннарның тар урманында килеп туктарлык кына коры аланнар бар иде инде. Капотны күтәреп куйдым, дүрт ишекне дә төбенә чаклы ачтым, рәхәтләнеп суынсын. Гайбәте түгел, гадәте — өр-яңа чагында ук җәй көне кыза торган кимчелеге бар иде бу «Жигули»ның. Нуриәхмәт кызын Әгерҗе Сабан туена алып кайтам дип сәяхәткә чыксаң, туган ягына барып җиткәнче, биш-алты җирдә туктап, моторын суытырга туры килә иде. Кызуканлылык — бу машинаның нәселеннән килә торган чир. Иркенләп суынсын, картлач...

Любаларның түбәсе күренерлек кенә биеклектән үткәнемә карап торам. Кояш баешынарак авышкан саен, нурлары отыры ерагая барды, көн яктысы әкренләп офык тирәсендә куера башлады. Сәер, багана башындагы утларның гына түгел, хәтта көн яктысының да чиге бар. Ә галәм караңгылыгының чиге юк.

Кешенең уй-хыяллары чиксез, дибез... Ә бит хәтернең чиге бар. Өч-дүрт яшеңнән языла башлаган хәтер соңгы көнеңәчә тулылана гына. Зиһенмөмкинлеген «ай кью»лар белән үлчәп буладырмы, юкмы — анысына ышануы кыен, ә менә хәтер сыешлыгының гигабайтлар белән үлчәнәсенә ышанам...

Ундүрт яшьлек рус кызының шушы көнгәчә хатирәләрем өемендә күмелепкалуы — ул бөтенләйгә оныту булмаган. Үз очрагын көтеп, дулкынландыргыч минутлар, шул ук вакытта хәвефле үзгәрешләр һәм дә язмышларны маңгайга-маңгай чәкәләштерердәй бәрелешләр хәлендә сагалап торган. Яшьлектән ераккарак киткән саен исеңә төшкән вакыйгалар җетеләнә, җирсүләр кискенләшә. Сагыну дигән лирик сүз каты бәгырьле хөкемдарга әверелә.

Яшьлектәге хисләрне яңарту безгә яшәргә комачаулый...

Юкны бар итәргә оста инде син — хәтер!..

Анненково кызы Люба белән хат алышканда, мин консерватория дигән катлаулы сүзне кулланмаска тырыша идем. Ул минем кечкенәдән җырчы булырга хыялланганымны белә, ә үзенең хыялын сорасаң, «не знаю» дип кенә җавап бирә.

Ике ел буе хат алыштык. Хәреф хаталары китмәсен өчен, җөмләләрне ике-өч сүз белән генә язам. 650 укучылы мәктәбебездә миннән башка бүтәннәрнең рус кызы белән хат алышканын хәтерләмим. Телгә керерлек грамотныйланып барам.

Рус теленнән язма эшләрдә «5»леләр ала башлагач, партадашым Мөдәррискә шик төште, имеш, аннан күчермим микән... Гафу итегез, үзем эшләрдәйне гомерем буе үзем эшләдем. Плагиатларны җенем сөйми! Үзем, үзем, үзем...

Я сам! Колхоз базарыннан кырык чакрымда гына яшәгән авыл өчен русча гәпләшүнең әллә ни кыенлыгы юк инде анысы. Яшерен-батырын түгел, әле тагын бер «мәктәбем» бар... Әтине җирләргә дип алып киткәндә мине, ярты яшьлек баланы, күршедәге көтүче Гатаулла абыйларга кертеп торалар.

Гатаулла абыйның гаиләсе ишле, хатыны Нәфисә апаның җиде бала алып кайтканы өчен ордены да бар. Миңа күз-колак булып торырга кеше җитәрлекдигәннәрдер инде... Зираттан әйләнеп кайткач, мине алып чыгалар, тик икекүземне ача алмыйм икән... Шул көннән ике күземә дә ак төшкән — нәкъ Габдулла Тукайныкы кебек! Инде кызлар сөясем юк, яшереп тормыйм, шушы

көнгә чаклы ике күземдә дә ак тап йөртәм. Күпне күргән кызлар миңа: «Күзең уйнашчыларныкы шикелле, гел мут ялтырый!» — ди торганнар иде. Әйтәм ич,аннан түгел ул...

Күз авыртуым яшәреп, ел саен бер тапкыр Питрәч больницасында дәваланыпчыга идем. Менә кайда өйрәндем мин русча сөйләшергә!

Люба белән без уку алдынгыларының район слётында таныштык. Җиденчеклассны (кичерегез, сыйныф дия алмыйм, без укыган дәреслекләрдәге «сыйнфый дошманнар»ны хәтерләтә) тәмамлаган чак. Иртәдән кичкә кадәр Мишә буенда

бәйрәм иттек. Районның Пионерлар йортыннан китерелгән быргы-барабаннар тантанасында өчпочмаклы әләм күтәрелде. Рапортлар бирелде, докладлар

ясалды. Брест крепосте каһарманы, Советлар Союзы герое Пётр Гавриловның чыгышы вакытында без сугышчан киноларда күргән, зур һөҗүм алдыннан гына була торган дәһшәтле тынлык урнашты. Батыр якташыбызның Краснодар ягыннан кунакка кайткан чагы иде. Слётның тантаналы өлеше үзенчә кызык

тәмамлана: Мишә буендагы тугайда чирәмле кәсне кисеп, зур йолдыз казыла; йолдыз өстенә ялкыны якын-тирә авылларга күренерлек учак ягыла; соңыннан утлы күмерләрне тигезләп җәяләр дә Җир күкрәгендәге йолдыз җем-җем итеп

безне үз тирәсенә җыя...

Күмер төшкәнче, йолдыз учагы дөрләгән арада, аланга корылган ачык сәхнәдә концерт башлана. Минем мактана торган урыным инде ул сәхнә!

Шигырь сөйләүчеләр — муеннан, ә без җырчылар алай ук күп түгел... 

Май ахырында Питрәчнең нарат урманы кырпак кар яуган кебек тоташландыш чәчәгенә күмелә. Бүгенгегә аны шактый җыйганнар, җырчыларның һәммәсенә дә берәр бәйләм бүләк итеп торалар.

«Әниемә хат»ны җырлап бетерүем булды, сусыл яфракларына төренгән энҗе чәчәкләр бәйләмен сузып, бер кызның яныма килеп басуы булды. Халык лепердәшеп кул чаба, ә мин инде каушавымнан әлеге кызга ияреп чыгып барам.

Чәчәк бүләк итүчеләргә: «Рәхим ит! Котлыйм! Маладис!» — дип хөрмәтләү сүзе әйтергә кушылмаган ахрысы — кыз ләм-мим. Мин аның рус кызы икәнен белми идем әле.

Сәхнә читендәге төркемгә кереп, кыз янында басып калдым, ул миннән качарга җыенмый, ә минем китәсем килми. Күңел тутырып бер иснәдем дәэнҗе чәчәкләрне кызның үзенә кайтардым. Ялындырмый гына алды, кушучлап тотты да сокланып карап тора, әйтерсең лә әлеге бәйләмне үз гомерендә беренче тапкыр күрүе! Чынлап та, җем-җем итеп энҗе нурлар бөркелә, яңа яуган кар бөртекләре кебек... Эремиләр генә.

— Салют! — дигән булам. Үзем шул арада исемемне әйтеп өлгерәм.

— Люба! — дигән була ул да, кулындагы чәчәкләр белән сөйләшкән ише генә.

Ахрысы ландыш иснәп туйды, кызый борынын җыерып куйды. Аннан, буш кулы белән толым төбенә үрелеп, «марҗа тарагы»н төзәткәләп алды. Районда кемнең кемлеген исеменә карап кына әйтер хәл юк, ярты керәшен урыс булып йөри бездә. Ләкин Люба Анненково дигән чеп-чи урыс авылыкызы иде.

— Красиво поёшь!..

Шушы сүзне Любадан кабат ишетер өчен генә дә яратырсың бу рустелен...

Шуның белән шул булды инде — хат алышырга сәбәп.

Безнең авылның почта аты Мәскәү поезды кебек төгәл йөри. Якшәмбе көнне кичтән кибет янындагы зәңгәр әрҗәгә хат төшерәм икән — атна кичкә, көн уртасына, җавап килеп җитә. Бер сәгатькә дә соңармыйча...

Киләсе елга мәктәпне тәмамлап, бергәләшеп Казан урамнарыннан бәхет эзләрбез әле, дигән хыяллар хат саен телгә алына башлагач кына, Любаның җаваплары сирәгәйде. Беләм, почта атын да алыштырмадылар, хат ташучы Маһикамал апабыз да өй түреннән көн саен сәгать уникеләрдә үтеп китә.

Анненково авылыннан көткән өмет атнадан-атнага, айдан-айга отыры сирәгәйде. Һәм ахыр чиктә юкалыгы белән буш конверттан әллә ни аерылып тормаган соңгы хаты килеп төште. Куен дәфтәреннән ертып алынган сыңар биттә «хуш» дигән кәлимәсе бар иде.

«...Бүтән язма. Казанга күчеп ятабыз. Минем фамилиям үзгәрде.

Аңлыйсыңдыр дип ышанам...»

Любага хат язарга ярамаганны аңлыйм, ләкин фамилиясен ашыгып алыштыруы гына бигүк аңлашылып бетми — үзе ашыкканмы, әллә ашыктырганнармы?

Атна буе тешем сызлады. Берара тынычлангандай итә дә өй түребездән, почта ящигы чаклы сумкасын күтәреп, Маһикамал апаның үтеп киткәне күземә чалынуга, тагын сызлый башлый. Мамыкка сеңдереп ландыш төнәтмәсе тидерергә күнеккән идем, энҗе чәчәк дигәнебез, кызыл тәлгәшле орлыкка өлгергәч, чат агуга әверелә икән, бөтнек суты тамызырга куштылар...

«Хат алышмыйча түзә алмыйм мин хәзер...» — шулай дип ялгыш әйтүем булды, клуб юлында кызлар күзләр өчен капка төбендәге бүрәнә өеменә менеп кунаклаган Мырый Миңлевәлие очып та төште, өенә кереп өлгердеме-юкмы, бөгәрләнеп беткән конверт кисәге тотып та чыкты. Мырый Мусасының бер энекәше армиядә хезмәт иткән җирдә казакъ кызына өйләнеп, шунда яшәп

калганын ишетеп беләм, тик аның минем белән хат алышырлык Нәзифәсе барлыгын каян белим. Аларга авылдагы яңалыкларны хәбәр итеп торырга кирәк икән, Нәзифәләре бик чибәр, имеш, әле җыенга кайтып төшүләре дә бик ихтимал, ди. Озакка сузмыйча Көнчыгыш Казакъстанның Шемонайха районына «авиа» конвертка салып бер хат очырдым. Монысы да кияүгә

чыгып качты бугай дигәндә генә, ниһаять, җавап алдым. Тел мәсьәләсе искечә хәл ителде, Нәзифә татарча яза белми, мин казакъчаны каян белим?..

Русчалатып сөйләшәбез. Любаның фоторәсемен каршыма куям да сорыйм: «Нәзифә, бездә алмагачлар чәчәк койды, сездә җәй җиттеме әле?» — дим...

Бер айдан соң ул миңа әйтә: «Без инде кавын ашыйбыз, сездә алма өлгердеме әле?» — ди. Икенче соравына җавап биргәндә, бездә инде кар ява, ә алар Уба елгасында су коеналар икән... Хәер, ашыгасы юк, алдыбызда әле зур киләчәккә юл ачылырга гына тора. Иң мөһиме — Люба әкренләп онытыла.

«Хорошо поёшь» дигән авазы да ерагайганнан ерагая бара. Районнан Мишә яры буйлап җәяү кайтырга туры килсә генә, шыксыз күмерләрен сарут каплаган пионер учагының кыршылган йолдызы янында гүя мине кемдер туктата.

Күпне күргән Мишә елгасы да бу тугайга җиткәч, үзенең тымызыклыгын онытып, бераз уйнаклап ала, бала чагына кайткандай бормалана, төбе күренерлек итеп саега, агымы көчәя, вак дулкыннары сөзәк ярдагы чуерташларга бәрелеп су төбендә чөкердәшеп куя.

1975 елда Анненково авылы бөтенләй таралды, «...халкы башка җирләргә күчеп китү сәбәпле...» дигән катгый Указ белән, ТАССР Верховный Советы аны исемлектән бөтенләй сызып ташлады... Кызлары фамилияләрен алыштырып бетерде бугай...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев