Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Байбаклар ватаны
Туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхет дип саныйм. Юк, бәләкәйдән үк Парижларны күрергә, дөньялар гизәргә насыйп булмады. Әмма язмышыма үпкәләмим. Ярлы бала чагым күңелле узды. Шуңа да мин яшәү дигән очраклы могҗизаның тирән дә, серле дә коесына еш тукталып карыйм – уйланам. Өметне алдагыга күчерә торып, аздан да канәгатьлек алу – миңа нәселдән бирелгән сыйфаттыр, мөгаен.
Минем өчен Эйфель манарасы авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән шарлавыгы – Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар – бала чагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән юк сәбәптән дә сыктап әйләнгән тәкәрлекләр – адашып калган диңгез акчарлаклары иде.
Туган ягымдагы инеш-күл, тау-үзән исемнәрен әйткән чакта җан рәхәт сулкылдый, сутлы тамырлар аша җиргә тоташканыңны тоясың. Ул исемнәр туган як шәмаиленә язылган догалыкның аерым бер сүзләре кебек.
Дөнья картасына карасаң, Татар бугазыннан алып Карпатка кадәрге тулы бер кыйтганың елга-күлләре, тау-үзәннәренә төрки-татар атамалары кушылган. Гасырлар буена барган бөек күчешләр дә, яулап алучыларның тарих хәтерен көл итәргә адарынулары да үзгәртә алмаган бу географик атамаларны! Моңа Ходай Тәгалә үзе ирек бирмәгән. Ул исемнәр шул төбәк-табигатьнең үз тыны-сулышыннан татар аһәңе белән кушылып яратылган да мәңгелек яңгыраш алган.
Алтайдамы син, Уралдамы, Байкал яисә Азов (Азак) ярында гомер сөрәсеңме – әлмисактан бирле үземнең ата-бабалар бишек иткән җиремдә мин, дип, башыңны горур тотарга иде дә бит, кеше туганым, үткән зурлыкларыңны аң-зиһенеңә сыйдыра алмыйсың шул әле. Күпләргә инде моны якынча белү дә төс түгел, ә бәлки, чит милләт горурлыгына күчеп, кан бозу гына язгандыр...
Малай чакта биниһая озын чыбыркы белән селтәнгән булып, киредән аны җыеп ала алмыйча чуалып азапланган кебек, әллә кая таралган уйларымны хәтер йомгагына чорнап, тау өстендә ятам.
Мөкәтә тавы...
Коры үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу әремнәр яктырып күренә. Тау бите буйлап, түбәтәй-түбәтәй булып, вак, җете чәчәкле җамбул (чәбрис) учмалары сибелгән. Исе шулкадәрле дә үткен, аны, гадәттә, мунча кызып өлгерер алдыннан, ләүкәгә, себерке суына салалар. Кайнар пар белән кыргый җамбул исе кызышып кушыла да... куе бальзамлы хуш искә түзә алмыйча кытыкланган мунча ишеге шартлап ачылып китә...
Тау иңенә чалкан төшеп, туарылып аккан болытларга карыйм. Мин йөзәмме, болытлармы... Сирпелеп киткән тымызык әрем исендә – яшәү дәрте, исерткеч тәм, йомшак җил пышылдавы... Ваемсыз балачактагы кебек, күңелгә тыелгысыз хис тула, тау, яшел мендәр булып, үз кочагында тирбәтә.
Менә ул минем туган ягым.
Аны күрү, колачлау өчен чама белгән биеклек кирәк. Арырак бу манзараның икенче каты башлана. Болары инде тагын да биегрәк – киртләч сукмаклы, итәгендәге кучкар-кучкар таш арасыннан җидешәр толымлы чишмәләр бәреп чыкканы, куеннарыннан шәрә тезле кызчыклар кебек җитәкләшеп каеннар менеп барганы – Язулы тау. Дегет тавы. Ял таулары...
Арырак, тагын да биегрәге – офыкны иңенә күтәргән зәңгәр дулкын кәрваннары – ерак Урал кыяларының юашланган соңгы аккордлары. Боларның иң горуры, уртадан зәңгәр пирамида булып калыкканы – Чатыр тау! Тәңре тәхете!..
Шушы өч төстә, өч яссылыкта торган таулы манзарага карыйм да, сокланудан, кочагыма сыйдыра алмаудан, табигатьнең кодрәте каршындагы көчсезлегемнән, гомер кыскалыгын оныттыра торган хозурлыгыннан күзгә нәүмиз-татлы яшь килә. Шул мәлдә, әни кулы сыйпаган кебек, сизгер җил керфектәге тозлы яшь тамчысын итәге белән сыпырып ала.
Гаҗәп бит, тыйнак кына Мөкәтә тавыннан әнә нинди ераклыклар күренә. Ә артымда, ак күбекле карабодай кыры уртасында, түм-түгәрәк гөмбәз булып, япа-ялгыз курган – Суыр тавы калыккан. Кайчандыр аның иңендә саллы гәүдәле суыр дигән җәнлекләр йөргәндер. Ни сәбәпледер бу җәнлекләр ераккарак, Чатыр тау тарафларына китеп барганнар. Үзләре урынына карсак йомраннарны калдырганнар. Шунысы гаҗәп: йомран да, арткы аягына утырып, дөньяны тамаша кылырга ярата, хәвеф-хәтәр сизенсә, әче итеп сызгырып куя. Суыр да нәкъ шулай. Төсләре дә охшаш. Аермалары – песи белән юлбарыс кебегрәк. Холыклары исә чагыштырырлык та түгел. Йомран – Бонапарт холыклы, кәрлә, чәберчек, ярсу, тешләк. Суыр исә олпат җәнлек, зур гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да, алгы аяклары белән битен ышкый-ышкый, адәм баласы сыман үксеп елый. Аның инәлеп елавына да карамыйча, зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы тормышында мантый алмый инде.
Суыр әдәби телебездә «байбак» дип атала...
Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур һәйкәл булып баскан суыр каршында гөнаһсыз уй белән туктал син, кеше туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып тоташа. Алар – мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә сөйләшергә хаклы җан ияләре!
Тарих фәне атасы Геродот безнең эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында алтын эзләүче кырмыскалар барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы, имеш. Алар, Греция кырмыскалары кебек үк, җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге көндә шина, кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла).
Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга – Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле 
кырмыскаларны таба-ачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа.
Александр Македонский да Һиндстанга яу сәфәре вакытында алтын табучы кырмыскаларның эзенә төшү максатын куйган була. Ләкин ул гаскәрен бүтән юлга борып җибәрүе аркасында ниятенә ирешә алмый кайта.
Ә бу легенданың башы каян килә соң?
Төньяк Һималай төбәгендә зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сугышчан, гаярь кабилә яшәве билгеле була. Алар фарсы патшасы Дарийга күпләп алтын китерәләр һәм алтын таба торган сәер җан ияләре хакында әйтәләр. Дарий моның белән кызыксына, затлы сараена бу җәнлекләрне китертә. Әлеге хәбәр фарсылардан Геродотка барып ирешә һәм ул бу җәнлекләрне кырмыска дип атый.
Берничә гасыр үткәч, фарсы хакименең сараенда йонлы, гаҗәп зур кырмыскалар күрүе хакында атаклы Страбон да язып калдырган (яңа эрага кадәр һәм яңа эраның 64/63–23/24 елларында яшәгән).
Ниһаять, безнең чорларда бу хикмәтле кырмыскалар белән француз галиме, этнограф Мишель Пессель кызыксына башлый. Сорбонна, Оксфорд, Гарвард университетларында белем алган, Мексикада Юкатан ярымутравында джунгли арасыннан майяларның уннарча шәһәрләрен тапкан бу галим күп кенә хезмәтләрне, бигрәк тә немец галимнәренекен җентекләп укып чыга. Сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да тибет телен өйрәнә һәм берничә елын Һималайга сәяхәт кылуга багышлый. Ул анда минаро дигән халык яшәгән авылларга барып чыга. Галим шакката: минаролар нәкъ европача кыяфәтле, зәңгәр күзле, аксыл чәчлеләр икән. Ул алар белән дустанә мөнәсәбәткә керә, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Минаролар Будда динендә саналсалар да, һаман әле, борынгы гадәтләре буенча, Бабалачын (Зур тау ата) дигән аллага һәм әби-Лхамга (Алиһә әбигә) табыналар икән.
Алтын эзләүче кырмыскалар хакында Пессель күпме генә сорап караса да, берәү дә ул хакта берни дә белми. Сәяхәтен дәвам итеп, ул Һиндстан, Пакистан чигендәге демаркацион сызыкны үтеп чыга, моңа кадәр чит кеше аягы басмаган тарлавыклар, хәтәр кыялар аша узып, ул, үзенең юлдашлары белән, Дансар тау яссылыгына килеп җитә. Минаролар моңа кадәр бер генә европалыны да бу җирләргә аяк бастырмаган булалар. Тәкәббер немец галимнәре, әлбәттә инде, җирле халык белән җылы мөнәсәбәткә керә алмагандыр. Шуңа күрә ачыш та француз тәрбиясе алган Мишель Пессельне көтә.
Диңгез өслегеннән дүрт чакрым биеклектә яткан Дансар тау яссылыгына килеп чыккач, ул хәйран кала. Күз күреме җирләргә нәни таучыклар булып суыр оялары сибелгән. Минаролар аңа: «Безнең ата-бабаларыбыз шушындагы оялардан алтын комы җыйганнар. Болар – алтын табучы җәнлекләр», – дигәннәр.
Егерме биш гасыр элек Геродот кузгаткан сер, шулай итеп, 1980 елда француз галиме тарафыннан ачыла. Оя казыганда алтынлы җирнең комын чыгарып өюче җан ияләре кырмыска түгел, ә суыр дигән җәнлекләр икән бит!
Шунысы хикмәтле: минаро телендә бу җәнлекләр байбак дип атала икән...
Минаролар, кайбер галимнәр фикеренчә, борынгы бабаларыбыз скифларның нәсел башы санала. Димәк, алар Европага таба күчеш чорында, кайсы таулыкларда алтын барлыгын белү өчен, суыр-байбакларны үзләре белән алып, үрчетә-үрчетә, тауларга җибәрә барганнардыр. Менә ни өчен Алтайдан алып Идел–Дон арасындагы далаларга кадәр сибелгән скиф курганнарында гаҗәеп бай алтын әйберләр табыла. Скифларның «җәнлек стиле»ндә искиткеч сәнгатьле эшләнгән алтын әйберләре грекларның антик сәнгатенә тиң куярлык түгелмени!
Шулай итеп, минем туган ягымның йөзек кашы булган Чатыр тау тезмәләрен туган җире иткән суыр-байбакларның нәсел тамыры әнә кая, дөньяның түбәсе – Һималай кыяларына барып тоташа.
Шушы тарихны белгәннән соң, бу үтә дә гадел, самими җәнлекләргә хөрмәтем тагын бер башка артты. Бер җәйне хәтерлим әле: кояшлы июнь көне иде. Чатыр тауның иң биек ноктасына менеп, саф җилендә коенып алдык та янәшәдәге таулар куенына төштек. Чаукалыкта учак яна, асылма казанда шулпа кайный. Күмер өстендә шашлык кымырҗый. Табын мул, кәеф шәп. Магнитофоннан ургылып музыка агыла. Бервакыт тау битләре буйлап тезелгән кызгылт өркәчләр артында хәрәкәт купты. Безнең ул кадәр үк явыз түгеллегебезгә тәмам ышангач, суырлар бала-чагалары, бөтен гаиләләре белән оялары кырыена чыгып яттылар. Изрәп музыка тыңлыйлар. Астарак, безнең учактан ерак түгел генә, оядан чыккан суыр үрә басып сакта тора. Якын бара башласаң, бөтен гәүдәсен селкетеп, койрыгы белән көч биреп, сызгырып куя: бүтәннәргә хәбәр сала, янәсе. Мин аңа таба отыры якынаям, суыр күзгә туп-туры карап тора. Үзе чамалаган кадәр ара калгач кына ялт итеп оясына чума.
Тагын аңлашып булмады... Югыйсә тау битендәге бөтен суырларны җыеп әйтәсе идем:
– Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәрнең, алтынга кызыгучы башкисәрләрнең хыялында йөргән, сокландырган, аптыраткан, табындырган җәнлекләр бит сез! Кышларын, озын йокыга талгач, ата-бабаларыгызның туган җире – бәллүр кар түбәле Һималай кыялары төшегезгә керәме?!
Керәдер, мөгаен...
Әгәр сезне Геродот хәзрәтләре кырмыска дип атап, акыл ияләрен саташтырмаган булса, европалылар тарафыннан күптән инде кырылып беткән булыр идегез. Рәхмәт аның бөек ялгышына! Рәхмәт аның егерме биш гасыр чишелми килгән табышмагына!
Кызыгам мин сезгә, мәҗүси җаннар. Туган ягымның туграсына тере бизәк булып керәсе галиҗәнап байбаклар!..
***
Чишмә тавыннан караганда, туган авылым кочакка сыя да бетә. Әнә, каен урманының ике тарафыннан Нөгеш, Чат сулары агып чыга да, авыл эчендә кушылып, Эстәрле инешенә әверелә. Өянке тамырларына тотынып аккан шул инеш буаларында мин йөзәргә өйрәндем. Тал күләгәсендәге серле кумырыклардан дөмберт белән балык куа идек. Бидәлгә яисә кәрҗингә эләккән балыкны җыясың, кара төстәге этләч балыгын ташлый барасың. Тегермән буасында беләк буе чуртаннар эләгә, болар безнең авыл өчен акула дәрәҗәсендә, өлкәннәр генә эләктерә ала торган патша-балыклар.
Тегермән шарлавыгыннан соң инеш тараеп, зирек куаклары арасыннан шәбәеп ага. Анда тәңкә балыклар белән бергә «кылыч балыклар» да эләгә. Уйламыйрак тотынсаң, сырты кулыңны кисә торган, үрдәк борынлы, бармак буе бу балыкларны без, ниндидер хәшәрәт эләктергән кебек чирканып, суга ыргытабыз.
И җүләр чак!
Кылыч балык дигәнебез кара уылдык бирә торган затлы чөгә (стерлядь) булган икән. Аларның әнкәләре Камадан Ык аша безнең Эстәрлегә – тыныч 
суга, уылдык чәчәргә керә торган булганнардыр. Маймычлары үсә төшкәч, киредән Ык аша Камага китеп барганнардыр. Без, мокыт ташбашлар, әнә шул ерак сәфәргә җыенган, киләчәктә зур үсеп, Мәскәү Кремле өстәлләренә куелырга тиешле «чөгә малайларын», тотарга чирканып, иреккә җибәргәнбез икән...
Эстәрлебаш авылы яныннан башланган чишмә калын урман эченнән көн яктысы эзләп ага, үз юлындагы салкын чишмәләрне җитәкләп, авылның «казлар һөҗүменә» җиткәнче сафлыгын саклап килә. Урман күләгәсе төшкән сай суда бик тә елгыр балыклар йөзә. Ярдан күләгәңне күрүгә, ук кебек атылып, әллә кай арада юкка чыгалар. Тәмле булсалар да, бу балыкларны яратып бетермибез. Шул бер-ике дистә елгыркайларны тоту өчен чытырманлыкта таланып, юешләнеп, көне буена йөрергә кирәк. Соңы күңелле, әлбәттә. Балыклы савытың белән өйгә кайтып керүең – үзе бер тантана! Тамагың ач, әмма бәхетлесең, күзләреңдә, борынгыдан килгән кыргый дәрт булып, сунарчы хисе яна. Балыгыңны чистарту, йомырка белән кыздыру эшен, ясканып, әти үз өстенә ала.
Табигатьнең сулышка иркен чаклары!
Хәзер инде ул ярларга әйләнеп кайтсаң да юк... Чат суыннан, үзебез дә белмичә, патшаларны кикертә торган керкә (форель) балыгы тотканбыз икән шул малай чакта.
Күпме күзәткәнем бар: авылдашларым, балык күргәч, әсәренеп китәләр, күзләрендә мәҗүси очкын кабына, сирәк тәтегән ризыкка олы бер канәгатьлек белән тотыналар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән, дип уйлаганым бар. Бәлки, безнең ата-бабаларыбыз, бу якларга күчеп килгәнче, зур сулар ярында яшәгәннәрдер. Балык аларның көндәлек-гадәти ризыгы булгандыр. Балыкка табыну, тәм хәтере буыннан-буынга бирелә микән әллә?
Авылымның нәсел башы гомер сөргән урыннарда калын нарат-чыршы урманнары шаулагандыр. Наратка табыну да буыннан-буынга күчә барган, күрәсең. Ник дисәң, авылыбызга якын гына тоташ каен-усак-имән урманы, ә зиратка, гадәттә, нарат-чыршы утырталар. Каенның әсәре дә юк. Ихата буенда каен үстерү – монысы инде бөтенләй күрелмәгән хәл.
Бәләкәй чакта хәтерлим әле: тау өстендәге зиратның иң калку урынында карт нарат бар иде. Яшенле давыл купкан гарасатлы төндә ул авып төште. Киң ябалдашлы, куе ботаклы, каерылып үскән дәһшәтле-мәһабәт нарат иде ул. Авылымның тере шәҗәрәсе, иң карт хәтере булгандыр, мөгаен. Төнге яшен уты күк йөзен ялмап алганда, ул тарафка карасаң, тетрәп китәсең, ботаклары көчле җилдән иңрәп кайный, нарат унике башлы дию сыман талпына, йолкына, төбе-тамыры белән бөтен авылны кубарып алып, галәмгә алып менеп китәр шикелле. Тыныч кичләрдә исә, каршы як тау артында кояш баеганда, наратның бирчәйгән кәүсәсе алтынсу төскә маныла. Иңкүлектәге авылыма инде моң гына төн җәелә, ә карт нарат очында әле һаман онытылган шәфәкъ нуры көйри, шул тымызык яктылык еллар аша минем күңелемдә аҗаган булып сулкылдый...
Туган авылымның исеме – Балтач. Мондый исем каян килә?
Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән. Эссе җәй көннәрендә агач ботаклары арасыннан тач-тач бал тамып торган. «Тач-бал»лы төбәк әнә шулай тора-бара халык телендә «Балтач»ка әверелә, имеш. Кара урманнар булуына да, бал тамып торуына да ышанам. Әмма телдә нинди дә булса атаманың кирегә әйләндерелүе – юк дәрәҗәсендә сирәк була торган очрактыр. Димәк, борынгы заманда Балтачы дигән атаклы кеше булган. Төрки бабаларыбыз һәйкәлләрнең гомере кыска булуын чамалап, шәһәр-авылларга дан алган кешеләрнең исемнәрен кушып, мәңгелеккә калдырганнар. Менә ни өчен Көнчыгыш Европа, Украина, Идел-Урал төбәгендә, Себердә Балтач исеме белән аталган авыл-посёлоклар бихисап.
Малай чакта серле Чатыр тау бездән бик ерак кебек тоела иде. Тау итәгендә мәгарә бар икән, анда яраннары белән Пугачёв үзе яшеренеп яткан, йөрәксенеп эченә кергән кешеләр хәзер дә әле кылыч-хәнҗәр, ук-калкан ише кораллар табып чыгалар икән, дип сөйлиләр. Ул мәгарә минем төшләремә керә иде.
Еллар узгач, шундый бер тарихи китапка тап булдым. Себердән кайтышлый, 1722 елда Пётр Симон Паллас безнең якларга да сугылып чыга. Медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Санкт- Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Симон Паллас үз күзе белән күргәннәрен бөртекләп язып барган. Яшенле яңгыр үтеп китәр-китмәстән үк, кызыгып, ул Чатыр тауга күтәрелә. Тауның уң як итәгендәге иңкүлектә берничә рудник бар, дип яза ул. Халык телендә аларны бакыр базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот мәгъдән алганнар. Йөз пот рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер тиен түләү исәбеннән).
Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Икенче көнне Чалтаймас елгасын кичеп, ул иске Бөгелмә юлыннан, безнең авыл кырыеннан гына узып китә. Балташеводан өч чакрымнар киткәч, туйралы Ялтай тау тезмәсе башланды, дип яза галим. Ул тауны бүген дә халык телендә Ял тавы дип атыйлар.
Шунысы гыйбрәтле: Паллас килеп киткәнгә җәмгысы ике йөз елдан артык вакыт узып киткән. Шул еллар эчендә табигать ничек үзгәрә икән. Чатыр тау итәгендә, бакыр базлары казылган иңкүлектә, хәзер сарык көтүе йөри, суырлар оя кора. Ә элек, Паллас килгән чакта, ул төбәкне менә болайрак язган: «В тёплой долине, в которой находилися рудники, много цвело Бобовнику, дикаго Миндалю, также на некоторых местах распускали свои первые цветы вишни, ракитник и Aftragalus phyfodes. Я от рудника возвратился опять в деревню, в коей меня ожидали мои повозки».
Чатыр тауга мин беренче тапкыр утыз өч яшемдә мендем. Анда бернинди кеше эзе дә юк иде. Бу биеклекнең илаһи тәэсиреннән мин шаккатып калдым. Һәм гомерлеккә яраттым. Ярату хисен үз күңелемдә генә күмеп калдырмыйча, кешеләргә таратасым, аны дөньяга кычкырасым килде. Бөек тойгылар уяткан бу туфани тауга минем менә шушындый мәдхия язасым килде...
Исәнме, мәгърур тау!
Туган як тәхете – Чатыр тау, исәнме!..
Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында мамонтларның күз карашын хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең.
Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңенә басып меник әле синең ияреңә. И бу җиһанның гадел минутлары...
И бу җанның убылыр упкыннары...
Уй-хыялларыңа канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк икән.
Кочагында – рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында 
үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе – юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый...
Ә җиле...
Чатыр тау җиле үз катына кешеләр менгәнне нинди ярата, зарыгып көткән була; уйнаклап килеп кочаклап ала да, шатлыгыннанмы – әле җырлый, әле көлә, әле үкси... Аннары, үлән өстенә ятып мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый. Юк, мондый җил, мондый да саф, мәҗүси җил бүтән беркайда да исми, валлаһи исми.
Рәхмәт сиңа, Чатыр тау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан өчен мең рәхмәт сиңа!
Җирсегән чакта җилне дә сагынасың икән...
Тауларга карап күк тирәнлеген күрергә була. Башын күтәреп күк йөзенә карый белгәннәргә күпне белү язган.
Шушы тауның текә маңгаеннан торып күпме шагыйрьләребез Эстәрле, Ык буе тугай-кырларын тамаша кылдылар. Андагы хозурлыклар!..
Балыклары сикереп чыгып, арба тәгәрмәченә урала торган күлләреме, еракларга китәсе килмичә, бормаланып кайта-кайта тау куеныннан иркәләнеп аккан елгаларымы, билгә каеш итеп урарлык йөгерек юлларымы, аяк тавышын ишетүгә, үлән арасына поса белгән мут-кызыл җиләкле аланнарымы, чатлы мөгезе белән муенын кашый-кашый, ыспай гына атлап су эчәргә төшкән пошиларымы, саллы имәннәр янәшәсендә чытлыкланып бөтерелгән көяз каеннарымы – бу ганимәтләр һәммәсе дә шагыйрь каләме кытыклап алуын көтеп тын калганнар. Тау кашагасына басып, җил алкышыннан ләззәт кичереп торган шагыйрьләргә кара син. Шушындый илһамлы мәлдә шагыйрьләр күңелендә киләчәктә таудан калыккан һәйкәл буласы килү теләге туса да гаҗәп түгелдер...
Еллар үтсә дә онытмыйлар казанлы дусларым, туган якка кайтам дисәм, «Чатыр тауга сәлам әйт!» – дип, нәүмиз-кызыгып калалар.
Тау артында таулар бар, дигәнгә мин, юл йөреп, үз күзләрем белән күреп ышандым. Җил-Су-Кояш берсеннән-берсе гүзәлрәк манзаралар хасил иткән икән. Якынайган саен ерагая барган кар чалмалы Кавказ сыртлары дисеңме, канлы язмышлар шаһиты – Кырым даглары дисеңме, Андалузиянең мәрмәр күкрәкле Сьерра-Невада өркәчләре дисеңме, самолёт канаты астыннан үрелеп калган Альп кыялары дисеңме – болар һәммәсе дә кешедән өстен горурлыкта, хәтәр упкыннар сагында...
Ә Чатыр тау – башка...
Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә бөтен уй- вөҗүдеңнән аерылып, Аллаһы катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын, һәм, үзеңнең бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек чишмәсеннән кәүсәр нуры эчтең. Моннан соң инде, бер-бер эш кылыр алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу, дип, икеләнгән күңелеңне Чатыр тау биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен исеңә төшер; шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың.
Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп син Тарих хәтерен уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр тау – табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар мәмләкәтенең тере маяклары...
Саубуллашыр алдыннан, күңел догаңны укы да, иелеп, тау маңгаен сыйпап ал. Күпне күргән олпат таулар да юатуга мохтаҗ...
Ераклашкач, Чатыр тауга соңгы тапкыр борылып кара син. Тик бер генә тапкыр борылып күз сал. Олы юлга фатиха алып чыкканда, капка төбендә озатып калган әниеңә дә шулай бер генә тапкыр борылып кул болгый идең бит... күз яшеңне күрсәтмәс өчен.
Һәр хушлашуда – бәлки бу соңгысыдыр... дигән, бәхилләшү төсмере бар... Әмма саубуллашкан чакта безгә бу хакта оныту бәхете бирелгән, соңыннан инде татлы үкенер өчен.
Йә, хуш, Чатыр тау!
Бәхетем дә, ләхетем дә синдә булсын, туган җир...
Ә син, эчкерсез тау җиле, яшеннәр оясын туздырып уйна шулай, без-кешеләр уенына кызыгып төшә күрмә, илаһи биеклектә кал! Ярабби...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: