Логотип Казан Утлары
Роман

Тимә, яшәсен! (роман)

– Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез! Капка төбендә ат көтә! Мичкә сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын калкытып, ярсу тавышына күчерде: – Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?!

Апрель күләгәсе

Көне лә көне...

Чалт аяз күк йөзеннән Апрель кояшы тәкатьсез нурларын коя. Табигатьнең өрфия яшеллеккә өретелә барган кыз чагы.

Әмма нигәдер... Артык якты, артык әрсез нурларга коенган мондый көн хозурлыгыннан күңел сагая. Нидән соң бу? Җанны тыенкы шом сизелер-сизелмәс кенә чәнчеп ала. Нигә дип килдем соң әле мин бу төбәккә? Ни калган соң әле монда миңа? Кояшның зәһәр яктысыннан изрәгән аң-зиһенем тышаулы халәттә: уйлыйсым килми – уйлыйм, атлыйсым килми – атлыйм, күрәсем килми – күрәм... Еракта шәйләнгән яшькелт ярлар, яктырып аккан Кама суы мираж гынадыр шикелле...

Монда рәхимсез рәвештә җирнең тән тиресен тунаганнар. Арырак – актарып ташланган, өем-өем кара балчык таулары күренә. Тирә-юнебездә бер мыскал җан иясе барлыгы сизелмәгән кызыл балчыктан торган ач дала. Без менә шул үзле дә, үле дә тоелган кызыл балчыклы чиркангыч кыр буйлап каядыр атлыйбыз. Күләгәләр гадәттән тыш куе, тыгыз булып күренә. Бәлки, бу кар өстенә җиңел күләгәләр генә төшкән кыш айларына күнегүдән соң туган тойгыдыр. Апрель күләгәсе, дип куям эчемнән генә. Төркемнән артка калып, чишелгән ботинка бавын бәйләргә дип иеләм. Иелгән килеш, башны кырынайтып карыйм да... йә Аллам! Артык яктылыктан шулай зиһенем салулыймы: бүтән планета бит бу! Әнә, аягына бәйләнгән шомлы шәүләләрен өстерәп, ике аяклы ниндидер җан ияләре бара. Болар, җәннәт кебек болыннарны харап итеп, кызыл балчыкка төшкән Әэҗүҗ-Мәэҗүҗләр бит! Болар үз җиребезнең газизлеген таптап, үле планета ясаучылар... Болар! Юк, нәкъ менә болар түгел, ике аяклы җанварларның өстәге, хәтәр биектәгеләре... Әмер ияләре...

Без дигәнем һич тә әллә кемнәр түгел, Казаннан килгән берничә язучы да, шушындагы эшчеләр белән без очрашырга тиешле «Кызыл почмак»ның хуҗасы Кузьма агай һәм тагын бер-ике таныш түгел кеше.

Менә безнең кызыл балчыкка чалкан төшкән шәүләләребез, киселеп, туктап калды. Алдыбызда, салкын сулышын бәреп торган, алагаем тирән упкын авызы ачылды. Йә Хода! Йотарга торган җәһәннәм авызына карап, тетрәнеп басып торам. Шайтани бер көч гәүдәңне аска, һушсыз тирәнлеккә суырып алыр кебек. Шул караңгы бушлыкка очуның котырткыч ләззәтен тоясы килү дәрте тәнгә салкынча чемердәү булып тарала, ирексездән, артка чигенеп куясың.

Күргәнем бар бит югыйсә: ак чалмалы кыя-тауларны, акыл төшеп ярылырлык упкыннарны якыннан торып тамаша кылганым, алар каршында үземне энә күзенә сыярлык бөҗәккә санап, көчсезлегемне тойганым бар. Әмма илаһи кодрәт белән яратылган ул манзаралар, никадәр дәһшәткә ия булсалар да, җанны юата торган табигый шифа биреп, әфсенли беләләр.

Ә монда... Адәм куәте белән, интегеп, алагаем көч түгеп, черәшеп казылган түм-түгәрәк упкын. Чиркангыч яра. Җир-әнкә тәненә уелган коточкыч әрнүле җәрәхәт... Менә шушы котлованга төшеп утырачак икән атом реакторы!

– Казып та куйганнар, ә! – дип сокланып, тел шартлатты янәшәдәге татар агае. Гадәттә, йә соклану, йә нәфрәтләнү кебек ике тойгының ботагын гына кисәргә һәвәс татардан аермалы буларак, түшәмгә карап уйланып ятарга күнеккән рус кешесенә фәлсәфи фикерләү хасрак. Безне монда алып килгән Кузьма агай да шундый кавемнән иде. Менә ул арзанлы тәмәкесен суырып, җәһәннәм чокырына черт итеп төкерде, колагын сагайтып, төкерегенең төпкә төшеп җиткәнен бераз көткәндәй итте дә:

– Одесса өлкәсендә Бабий Яр дигән җир турында ишеткәнегез бардыр, – дип сүз башлады. – Фашистлар анда меңнәрчә яһүдләрне атып үтереп күмгәннәр. Миңа ул каберләрне күрергә туры килде. Җитмешенче елларда... Казу эшләре бара иде... Зур-зур чокырларга мәетләр әрдәнәләп күмелгән... Андагы зур чокырлар моның баласы гына... Бу котлованга тулы бер халык сыя...

Кинәт минем күз аллары караңгыланып китте. Юлдашларыма сиздермәс өчен, кызыл балчык иелеп алып, учымда әвәли башладым. Баягы тавыш, чаң сугу авазы кебек, еракка китеп, саңгырауланып кабатланды:

– ...Бу чокырга тулы бер халык сыя... Нәкъ шушындый чокырлар алты реакторга алтау булачак монда...

Ә көн шундый аяз. Күк гөмбәзе шундый биек. Керләнмәгән һава шундый саф. Кинәнеп кенә яшәргә дә яшәргә югыйсә. Хәтәр эшкә тотынган җир кырмыскасы – кеше затларына Кояш, биектән торып, нидер искәртергә, кисәтергә теләп, көйдергеч нурлары белән чагарга телиме әллә... (Күп еллардан соң да мин ул көнне искә төшерәм дә, чынлап та шулай булгандыр шикелле тетрәнеп куям.)

Сәяхәтебез дәвам итә. Менә нинди икән ул Кама Аланы дигән шәһәр төзеләчәк җирләр. Атомчылар каласы. Станциянең исемен дә тапканнар бит: «Татарский атомный». «Атом» дигәндә, үзеннән-үзе «Атам!» дигән сүз кычкырып тора. Ике саллы исем янәшә килгән бит әнә – т а т а р һәм а т о м...

Җиребез җелегеннән суыртып кара алтын чыгаручы оешманы «Татнефть» дип атаганнар,«Татарнефть» дип исем куярга нишләптер җөрьәт итмәгәннәр. Тат халкы – Хәзәр дәүләтеннән калган таулы яһүдләр – бүгенге көндә Кавказда яшиләр.

Димәк, нефтьне көне-төне җир астыннан суыртучылар – татарлар, ә хуҗалар татлар булып чыга. Шуңа ишарә түгелме бу?

Безне озатып йөрүче Кузьма агай тумышы белән шушы төбәктән икән. Авылының нигезен кубарып ташлап, ачы-кызыл туфрак өстендә шәһәр төзеләчәгенә сөенәме, әллә көенәме – белмәссең. Кама ярындагы иксез-чиксез тугайларга ишарәләп ул:

– Монда кара урманнар иде элек. Ширәмәт урманнары, – дип ирен арасына кыстырылган тәмәкесен сызгыртып суырып куйды. – Граф Шереметьев хакында беләсездер. Шуның биләмәләре булган бу төбәкләр.

– Үз татарыбыз. Казанны Явыз Иванга яулап бирешкән воевода нәселеннән, – дип сүзгә кысылып алды бер юлдашыбыз.

«Ширәмәт» дигән сүз дә зиһенем аланыннан гамьсез генә үтеп китте бугай. Актарып ташланган җирләргә карап кәефем төшә, уйлар сүлпәнләнә бара. Нишләп йөрим мин монда? Шундый матур көндә... Атом станциясе төзүче эшчеләр белән очрашырга дип килдек тә... Нишләп соң беркайда беркем күзгә чалынмый, тирә-юньдә сәер тынлык. Бер хәрәкәт сизелми. Гүя ниндидер шайтани көч мондагы бөтен техниканы, җан ияләре белән бергә, тораташка әйләндереп куйган. Кузьма агай гына, тынгысызланып, безнең тирәдә кайнаша. Аңа шулай кушылган, күрәсең.

– Әнә, Чехословакиядан кайтартылган кран. Мондый гигантлар бөтен илгә өчәү генә, – дип, ул безне шул кран янына алып бармакчы. Әмма, биниһая авыр реакторларны бер селтәнүдә күтәреп алып, түгәрәк кабергә төшерергә тиешле бу гулливер кранны да, нигәдер, якыннан күрәсе килми. Күңелдә – сүлпән битарафлык. Битарафлык кынамы, нидер сизенү, тирәндә өнсез сулкылдаган шом, чарасызлык... Төзелеп кенә килгән бу корылмалар фаҗигале киләчәгебезнең нигезе түгелме? Монда һәр нәрсәдән күзгә күренмәгән, исе-косы сизелмәгән радиация агуы саркыйдыр кебек. Бу – моңарчы күрелмәгән хәтәр куркыныч агуның асылында нинди дәһшәт ятканын без әле аңлап та бетермибез шикелле.

Күңелгә әллә нинди шикле уйлар килә. Бермуд өчпочмагы әллә кайда, Атлантик океанда түгел, ә без туып-үскән шушы бәрәкәтле җиребездә түгелме соң?! Менә без аның бер почмагында басып торабыз. Моннан ике йөз чакрымнар ераклыкта – Мәләкәстә (исеме Димитровград дип үзгәртелгән, Ульян өлкәсенә керә) икенче почмагы, анда инде атом станциясе дистә еллар буе эшләп килә. Моннан ике йөз илле чакрымда өченче почмак – Актаныштан ерак та түгел гүзәл тугайлыкта Башкортстан атом станциясен төзү эшләрен күптән инде башлады. Менә сиңа татар милләтенең иң куе яшәгән оҗмах җирләренә өч тәмуг кисәве... Шулай итеп, халыкның асыл төш – үзәге радиация зәһәреннән мәңгегә агуланачак җир-сулары, тау-урманнары белән шул «Бермуд өчпочмагы»на керә дә утыра.

Тереклек чылбырындагы иң кечкенә, күзгә күренми торган бактерия, микроб, вируслар мыжлаган яшәеш төпкеленнән алып, бөҗәкләргә, хайванат дөньясындагы җәнлек патшаларына кадәр – барысы да, имеш, кеше затына буйсынырга, фәкать ул теләгәнчә яшәргә тиеш. Әмма бу – әүвәле һәм ахыры булмаган терек һәм җисми дөнья кеше акылыннан өстен кодрәткә ия. Аның һәр бөртеге – җ и һ а н и   җ а н н ы ң аерылгысыз кадеренә ия. Микроблардан алып, планета-галактикаларга кадәр шушы җиһани җан тибрәнешендә кырыс канунга, бер ритмга буйсынган яшәү асылы бара; туа, үрчи, бәрелешә, чәлпәрәмә килә, таркала, яңадан туа. Җиһан кальбендәге һәр бөртекнең үз даирәсе, үз тәкъдире, үз омтылышы, үз үҗәтлеге, үз вәкаре... Син, кешем, шушы гадәләтле тормыш кайнамасына акылың белән кизән генә – көтелмәгән бәла убыла да төшә, читтән тыкшынган акыл ихтыярына бер каршылыксыз буйсыну күндәмлеге табигатькә хас түгел. Тирәнгә кермичә генә бер мисал китерик:

Арыслан яки юлбарыс кебек гаярь җәнлекләрне дә өендә асрап караучылар булды. Бәләкәйдән кулга ияләшкән бу җәнлекләр зур үсеп, куәт җыйгач, үзләренең кеше затыннан күпкә өстен көчкә ия икәнен аңлый башлыйлар. Никадәр тәмле ашатма, ничекләр генә яратып уңайга сыйпама, нинди генә ягымлы сүзләр әйтеп үзеңә каратма – барыбер, бердәнбер көнне, һич көтмәгәндә, җәнлекләр патшасы кинәт ярсып ыргыла да хәнҗәр-хәнҗәр тешләрен хуҗасының муенына батыра... Нигә шулай? Ни өчен? Ни сәбәптән? Әйе, күзгә күренмәгән бактерияләрдән алып нәни бөҗәкләргә, кош-кортларга, кеп-кечкенә җәнлекләрдән алып иң куәтлеләренә – юлбарыс-филләргә кадәр һәммәсе дә тумыштан бирелгән илаһи тәртип-горефкә буйсынып яши. Ләкин ниндидер бер мизгелдә шушы җан ияләре илаһтан иңдерелгән тәртипне бозып, чыгымлап ала. Кыска гына арада булып алган бу «холыксызлык» адәми затлар өчен фаҗига булып кайта. Җаны атом-төштән торган матдә-җисемнәр белән дә шундыйрак хәл: галәми канунга аяусыз буйсынган хәрәкәт кинәт бозыла да куя.

Атом-зәррә – Ходай ихтыярындагы дуамал кодрәт. Аны таркатып, эшкә җигеп, адәми зат беркайчан да тулысынча үзенә буйсындыра алмаячак.

Атом станцияләренең дә гомер буе, кеше ихтыярына буйсынып, карусыз-күндәм эшләүләренә ышанасы килми. Дәһшәтле көчкә ия реактор, гел бертөрле ритмнан арып, кинәт, бер мизгелдә, чыгырыннан чыгып, холыксызланырга мөмкин. Ни сәбәптән? Кешелек акылы бу сәбәпкә китергән чараны соңлап кына ачыкларга да булдыра ала. Күпьеллык тәҗрибәгә таянып, йөз сәбәпкә каршы торырлык йөз төрле саклану чарасын алдан күрергә дә сәләт җитә, әмма уйга килмәслек, һәм бөтенләй көтелмәгән йөз дә беренче сәбәп калкып чыгып, фаҗига тудырып куйса... Мондый очракта инде аң-зиһен үткенлеге – чарасыз..

Галәмнең тереклек таҗы – Кояш үзе дә... Вакыт-вакыт көйсезләнеп «чыгымлап» ала түгелме?! Кинәт ярсып, карыныннан утлы лава төкерә дә миллионнарча чакрымнарга коточкыч тизлектә агулы-зәһәр давыл бөрки. Гомумән, атом-төш энергиясе кайнаган, акылдан өстен көч-кодрәт чәкәшкән урында ярсып-тузгып-шартлап алулар галәм тукымасында табигый халәт күрәсең. Кешенең аң-зиһене монда көчсез. Бу дуамал кодрәт уртасында ул каһарман түгел, ә корбан гына була ала. Әмма кеше затына үз-үзен аямыйча – асылында комагайлык яткан – бөек омтылыш дәрте бирелгән. Кешелек – «җылыйсы килгән бала атасының сакалын тартып уйнаган» сабый кебек, һаман сабак ала алмый, котылгысыз рәвештә үз һәлакәтенә суырылып тартыла бара.

Җиһанның хасияте – илаһи канунга, мәңгелек шәкел-кагыйдәгә буйсынган атом-нейтроннарның кафияле биюеннән тора.

Бу хәтәр симфониянең дирижёры – бердәнбер А л л а һ !

Нигә мин шушындый изүе ачык кояшлы көндә кара шәүләле уйларга биреләм соң әле? Актарылып ташланган япан кырларны күреп күңел дә актарыламы? Безнең мондагы нәрсәләрне күрергә бик үк ясканып тормавыбызны Кузьма агай сизде ахры, хәер, үзе дә ул безнең белән йөрергә бик ашкынып тормый, эчтән ниндидер уй кимерәме, җан белән тәне аерылгандай, бераз тараурак шикелле иде ул. Тагын менә ашыга-ашыга каядыр китеп торды да, курач гәүдәсен җиңел генә йөртеп, әйләнеп тә килде. Кул изәп, «Кызыл почмак» бинасының ишеген төбенәчә ачып куйды. Куе яктылыктан килеп керүгә – күзләребезне тышта калдырып кергәнбезме – берни аера алмый тордык. Аннары гына төн шәүләсе онытылып калган зур бүлмәдә өстәл-урындыклар барын шәйләп алдык.

Кузьма агай шыгырдап ачылмалы иске шкафтан өчпочмаклы сөт каплары чыгарып, Мисыр пирамидалары кебек итеп өстәлгә тезде, күсәбәсе белән кара ипи чыгарды:

– Менә, егетләр, гаепләмәссез, бөтен сый шушы, ак шәрабне тотып куйыйк та... саубуллашабыз. Очрашу булмый, бер объектта өзеклек килеп чыкты, бөтен эшчеләрне шунда алдылар... – диде. Бусы минем өчен бик тә сөенечле хәбәр иде. Югыйсә, бу кызыл чүлгә әйләндерелгән кырда җан тарыга башлаган иде. Кузьма агай үтмәс пычак белән сөт пирамидаларының очларын «җылатып» кисте дә капрон стаканнар тезеп куйды. Сөтне агыза башлауга, өрсәң дә очып китәргә торган җиңел каурый стакан авып китте, ул арада әрсез җитезлек белән җәелгән сөт, пластик өстәл читенә җитеп, идәнгә тама башлады. Мин дерт итеп киттем. Идәнгә тып-тып сөт тама... Түм-түгәрәк тамчылар төшеп бәрелә дә челпәрәмә килә... Гүя минем балачак хатирәсеннән саркылып ак кан тамчылары шулай тама... Бик еракта, еллар аръягында калган кышкы көн... куркудан дерелдәп басып торган малай... Шуннан бирле килә бит ул сәер бер тойгы миндә: тустаганда чакта – сөт, түгелдеме, өстәл кырыеннан тып-тып тама башладымы – ак кан тамчыларына әверелә дә куя. Ш и р ә м ә т   у р м а н ы дигән сүз дә шул тамчыларның чаң сугуы кебек зиһенемә кереп калган ич...

Менә мин гомер аръягында калган салам түбәле өйнең хәтер тәрәзәсеннән эчкә күз салам. Нәзек бармаклары арасына каләмне чытырдатып кыскан малай нидер язарга азаплана. Кул астында әтисе Бөгелмә базарыннан алып кайтып биргән хуш исле альбом. Тел өстеннән тәгәрәп төшкән һәр авазны, хәрефкә әйләндереп, кәгазьдә сурәтләргә мөмкин икән бит! Шул хәрефләрне бергә җыеп укысаң, нинди дә булса сүз килеп чыга. Могҗиза түгелмени бу?!

Почык борынлы малай янәшәсендә Рәзинә апасы, түшенә яткырып салган калын чәч толымының очын тешләп, күзәтеп утыра да:

– Җил аудара бит бу хәрефеңне, бигрәк кылтырап утыра, – дип энекәшенең каләмле кулын учына кысып, кыю хәрефләр тездерә башлый.

«А» хәрефе – алфавитның бисмилласы икән. Җиңел әйтелә торган рәхәт аваз. Малай авызын нык ачып, сөенеп кабатлый бу рәхәт авазны. Мендәр кырыенда көяз йомарланып йоклаган песинең колак очы әнә кытыкланып, селкенеп куя. «А»лый торгач, кычкырыбрак әйтеп ташлады ахрысы, песи, сискәнеп уянды да, татлы төшне бүлдердең, дигән шикелле өнәмичә генә карап куйды, аннары, бөтен гәүдәсенә сузылып алды, авызын кече теле күренерлек итеп киереп ачып, ләззәт чигеп иснәде дә малайның түм-түгәрәк «А» авазын тәмләп йотып җибәрде. Малай, песине үртәп, телен күрсәтеп алды да тагын каләмгә тотынды.

– Булдырасың бит! Менә нинди матур килеп чыкты, – дип апасы энекәшенең башыннан сыйпады. – Зур үстең бит инде син. Дүрт яшь тулды үзеңә. Армиягә китәргә дә күп калмый, – дип, ул энекәшенең бармакларын бөгә-бөгә саный башлады. – Бер... биш... ун... Тагын ундүрт кенә ел калган...

«А»дан «Б»га бер генә адым икән. Рәзинә апасы икенче хәрефне ничек язарга икәнен күрсәтә дә:

– Безнең авылның исеме ничек әле? – дип сорап куя. – Шулай... Без Балтач авылында яшибез. Безнең авылның исеме «Б» хәрефеннән башлана, шулай бит!

Тизрәк, тизрәк дип ашыктыра малайны үссенү, очыну дәрте. Тизрәк укырга-язарга өйрәнеп алса, аның каршында әллә нинди серле капкалар ачылып китәчәк. Ул җир йөзендәге бөтен-бөтен китапларны чишмә суы кебек эчеп чыгачак. Тик менә әкрен кыймылдаган үсү шаукымын ничек кенә ашыктырырга!

И ул ярлы гына өйнең ягымлы бәрәкәте: әнисе дә өйдә чак, апасы да янәшәдә. Маңгаена Шишкин аюлары сурәтләнгән тукмаклы сәгать теле әле уңга, әле сулга тайпылып, келт-келт килеп, вакытны үчекли. Сәгать астына әтисе эштән кайткач битен ертып алып укый торган численник эленгән (календарьны шулай дип атыйлар иде). Тәрәзәләрне ак абагалы боз каплаган. Әнисе кече якта кайнар мич каршында булаша, бит очлары алсуланган. Тыштан, каядыр өй түбәсенәме кунган саескан, тимер шарлар бәрелешкән тавыш чыгарып, чикаклап куя. Менә әнисе мичтән чыккан кайнар арыш ипиләрен мендәрләр өстенә җәелгән сөлгегә каплап тезә. Улына дигәне аерым, мич төбендә пешкәне – күәс кырындыгыннан әвәләнгән нәни шишара[1]. Әнисе чүлмәктән ак калай кружкага сөт бүлә, пешәләнә-пешәләнә кайнар шишараны урталай сындырып куя. Өстәл янына килеп утырган улының башыннан сыйпап, һәр иртәдәгечә, бисмиллаңны әйтергә онытма, дип үз шөгыленә керешә. Малай мондый иртәнге ашау сәнгатен яхшы белә: сөтен генә капсаң, салкыныннан тешең камаша, ипиен генә капсаң, кайнарлыгы аңкавыңны пешерә, икесен берьюлы каба белеп капсаң гына... юашланган тәмнең ләззәте тәнгә йөгерә. Салкын сөт белән кайнар ипи – дөньяда иң тәмле ризык дигәнгә ышаныч аны гомер буена искәртеп торачак әле...

Бар да әйбәт. Әле генә малайның аягына сарылып, тавышсыз гармун күреге сыман мырылдаган песигә дә өлеш чыкты. Мич кырыена куелган сөтле тәлинкәсенә таба бер генә сикерде. Әнә ничек, мыегын чылатып, елдам телен чулт-чулт китереп, койрык очын рәхмәтле селкеткәләп хозурлыкка бирелгән. Мондый чакта песи бәхетен бүлдерү гөнаһ.

Ә малайның бисмилласын тупас рәвештә бүлдерделәр: иң элек капканың карлыккан шыгырдавы, аннары баскычта дөпе-дөпе аяк тавышлары ишетелде, аннары ишекләрне бәрә-суга ачып, көн салкынын үзе белән ияртеп, бригадир Махиян абзый килеп керде. Каш астыннан сөзеп карый торган, һичкайчан елмая белмәс, төмсә чырайлы бригадир, керә-керешкә үк:

– Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез! Капка төбендә ат көтә! – дип, һәр сүзен кадаклап куйгандай әйтте. Мичкә сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын калкытып, ярсу тавышына күчерде:

– Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?!

– Нинди бала ди, мәктәпне бетергән!

Әнкә эчтән сызып куйды. Мәктәпне бетергән дип мыскыллап тора бит әле. Бишенче класска күчкәч, Рәзинә күрше авылдагы мәктәптән качып кайта да килә, кайта да килә. Кыйнап та карады кызын, әткәсенең сүзе дә үтмәде, тәки ташлады бит укуын. Менә, тыңлаусызлыгы нәрсәгә килеп терәлде... Чарасыз калган әнкә бригадирга инәлеп карап, җылап җибәрде. Бригадир Махиян абзый чулак иде. Сул кулын Сталинныкы сыман итеп терсәктән бөкләп йөри. Сугыштан шулай гарипләнеп кайткан. Куак төбендә бәрәңге әрчеп утырганда нимес пулясы адашып килеп тигән, дип мыскыллап сөйлиләр иде аның турында. Йөз суының яктысын гомерлеккә җуйган бу җимерек чырайның туң җаны эрисе юк дип, әнкә, билен турайтып, кычкырып җибәрде:

– Беркая да җибәрмим кызымны! Каторжан түгел бит ул урман кисәргә!

Шушы сүз җитә калды бригадирга. Тамак төбеннән күкле-яшелле тавыш бәреп чыкты.

– Нәрсә, без каторжанмыни! Илгә утын кирәк! Анда – капиталистлар баш калкыта, пенимаеш. Ә син совет илен артка сүрәмәкче, – дип кычкырды да өстәлгә исән кулы белән шундый итеп китереп сукты, саллы йодрык астында өстәл такталары сыгылып, кире үз хәленә кайтканда, кружка сикереп, янтаеп авып төште. Өстәл өстендә, куркып кына үрмәләгән кебек, сөт яктысы җәелә башлады.

– Җыеныгыз, җәтрәк! Якты күздә Ширәмәткә барып җитәргә кирәк!

Өйдә мәхшәр купты. Кая итекләр, бишмәт, бияләйләр... Күз ачып йомган арада киенделәр. Ярый әле җылы ипекәйне төенчекләп кызына тоттырырга ушы җитте әнкәнең. Аннары... Рәзинә апасын җылатып алып чыгып киттеләр. Малайның бәхетенә урам як тәрәзә өлгесенең бер чите катмый калган икән. Шул зәңгәр кыерчыктан урамга күз салды. Капка турында җигүле ат тора. Сыртын ак күбеккә охшап бәс сарган. Чанадагылар әнә Рәзинә апасын үз араларына суырып алдылар. Инде кузгала дигәндә, әнкәсе мамык шәлен салып Рәзинәнең иңенә ябып өлгерде. Тегендәрәк тагын да шундый ук җигүле атлар булган икән. Тезелешеп киттеләр. Чана табаннары астында кар ыңгырашып калды. Нәүмиз халәттә, япа-ялгызы калган малай өшегән кебек калтыранып куйды. Әнә бит, каршыдагы йортның морҗасыннан чыккан төтен дә, күшегеп, җылыга кире кереп китәргәме дип тора. Кояш та күк йөзенә ябышып туңган кебек, җитмәсә, салават күпере төсендә ике колагы да бар. Малай тәрәзә катыннан төшүгә, өй эче караңгыланып китте сыман. Өстәл читеннән тып-тып идәнгә тамган сөт тамчыларын күреп ул дерт итеп куйды. Бая гына ул эчәргә җыенган бисмиллалы сөт иде бит... хәзер әнә тамчы-тамчы булып идәнгә төшеп бәрелә дә чәлпәрәмә килә. Сөт түгел, ак кан тамчылары... Шул тамчылар төшәсе турга учын куйыйм дигәндә, ниндидер куәт, иңенә басып, аны идәнгә чүктерде, куркудан ул эре-эре күз яшьләре белән җылап җибәрде.

Хәтер – күңел дәвасы.

Гомернең сабыйлык яры ерагайган саен, самими хатирәләр җетерәк булып күз алдына килә икән. Бер мизгелдә сызылып кына үтә. Әмма аң-зиһен хәятында мең төрле җептән уралган йомгакка әверелеп сине үз артыннан ияртә. Әкияттәге кебек: тәгәри китте йомгагым, тапмадыңмы... дип кемнән сорыйм соң? Әлбәттә, үземнән, фәкать үземнән генә. Ул бит минем белән гомернең аргы ягына чыгасы дөньям...

Йәле, ни булды соң әле җылауны җиңгәч? Апамны юксыну озайткан көннәр елга тиң иде. Ачам да карыйм «Әлифба»ны, ачам да карыйм: анда – багана-багана хәрефләр тезелеп төшкән, алар ятим, апамның күз карашы төшмәгәч, боегып, сулып калырлар инде... һаман шул «А» белән «Б»ны яза торгач, кәгазьне «канатып» бетердем. Ә тышта тоташ аклык. Агачлар, өйләр тирәли әйлән-бәйлән килеп буран дулый. Ничә көн шулай ярсыганнан соң, буран тәмам алҗып, ак итәгенә төренеп йокыга талды. Көн сындырды, диделәр өлкәннәр. Кояшлы иртәдә бөтен кеше капка төпләрен көрәргә чыкты. Җепшек-тыгыз сырындылар өстендә кош тәпие эзләре өч япьле чигү булып тезелгән. Мин дә кулыма бәләкәй көрәк тотып, әти белән әнигә булышам. Рәхәт. Күңелле.

Шул мәлдә капка турына җигүле ат килеп туктаганны сизми дә калганбыз. Ике егет җитез генә төшеп, чанадагы нидер төрелгән толыпка тотынгач, әни, и Ходаем, дип, сыгылып төште.

– Хәвеф-хәтәр юк, Икълимә апа, – диде егетләрнең берсе. – Салкын тидереп, авырыбрак тора кызыгыз. Менә кайтардык...

Рәзинә апаны өйгә кертеп, толыбыннан коткарып, караватка салдылар. Агач баскандыр, харап иткәннәр кызымны, дип соң дәрәҗәдә хәвефләнгән әни, үзалдына өнсез сөйләнә-сөйләнә, Рәзинә апаның ут булып кызган тәнен калтыранган куллары белән капшап чыкты. Апаның йөзе агарып, суырылып калган иде. Чатнаган иреннәре арасыннан хәлсез генә сүз өзелде:

– Борчылма, бар да әйбәт, әни...

Соңрак белдек, Ширәмәт урманын кискәндә, мондый хәл булган икән. Аударган агачларны бунап, ботагын ботакка өя барганнар. Рәзинә апага шул өемнәрне яндырырга кушылган. Чи ботакларга ут элдерә алмыйча ул бер кап шырпыны исраф итеп бетергән. Бригадир килеп аны «җебегән, булдыксыз» дип аты-юлы белән керендереп сүгеп ташлаган. Апам кимсенеп, җылап, урман эченә кереп киткән, бөтенесенә кул селтәп, кайта да китә янәсе... Урман эчендә генә сизелмәгән, ялан кырга килеп чыккач, ул буран эчендә торып кала. Кай тарафка барганын белмичә, юл катысын тоеп атлый да атлый. Аннары юл катысы да бетә. Шулай урамалап йөри торгач, ул ялгыз каен кәүсәсенә бәрелә язып туктый. Каенны кешегә тиңләп ялвара-ялвара сыгылып төшә дә изрәп йокыга тала. Карлы җил итәге кызның гәүдәсен әкерен генә урый-урый күмә бара, күмә бара, шәл эченнән сулыш алган туры гына уемтык булып капланмый кала. Кичкырын атлы чаналарда урманнан кайтып баручы Ширәмәт авылы кешеләре аны табып алалар. Өйләренә алып кайтып, соң чиккә җитеп суынган тәнен зәһәр самогон белән ышкып җан кертәләр, үләнле, баллы чәй эчереп, мул, эре йонлы тунга төреп, гаҗәеп иркен, гаҗәеп кайнар мич башына яткыралар. Туңып үләсе кызны рус кешеләре, шулай итеп, үзләре генә белгән ырымнарны кулланып, янәдән тормышка кайтарганнар.

Менә апа өйдә хәзер. Түр караватта, калын юрган астында «пешеп» ята. Манма су булган күлмәген салдырып, аны мич кашагасындагы бауга кибәргә элә дә әни, икенче коры күлмәк кигезә. Гел шулай алыштыра тора. Кайсы мәтрүшкә, кайсы кәнфит йә такта чәй кисәге тотып кергән күрше апалар хәл-әхвәл белешәләр, киңәш-табыш итешәләр. Ярсу буран биләвеннән йолып алып, кызыкайның гомерен коткарып калган Ширәмәт авылы кешеләре исәнлегенә дога кылына. Рәшидәттәй, Шәмсияттәй, Зәйтүнәттәйләрнең шул мәлдә әйткәннәре әле дә хәтердә:

– Кара син, әй! Урыслар да кеше икән ләбаса...

Аяктан кергән суык чыкмый, диләр. Район үзәгеннән килеп киткән табибларның да, үлән-сүлән белән дәвалаучы белемче карчыкларның да шифасы тиде ахрысы, чирне җиңеп, апа аякка басты. Аяк йөзе күмелгәнче спирт салынган кайнар табага бастырып, гәүдәсен юрганга төреп, аны шулай вакыт-вакыт «парда» тотканнары хәтердә калган.

Бу юлларны язып утырганда, аңа кесә телефоныннан шылтыраттым да... «Мин базда әле», дигәч, йөрәгем жу итеп китте. «Бәрәңге алырга төшкәнием», диюеннән үзалдыма елмаеп куйдым. Азнакайда фатиры булса да, авылга кайткалап, үзе кайчандыр килен булып төшкән йортның нигезен догаландырып тора бит әле. Сиксәннән узган апам өч йөз алтмыш чакрымлык Казан арасын, баздан торып та, кесә телефоны белән тоташтыра бит әле, шөкер... Кайчакларда, кан басымым ике йөзгә җитте, аякларым сызлап тора, көн бозылыргадыр, дип уңайсызланып кына, үзалдына сөйләнгәндәй, юаш кына зарланып алгалый. Бу дөньяга ике малай, бер кыз үстереп биргән апа олыгайгач та шулай оялчан, хискә бирелеп сөйләшкәндә, бит очлары кызара торган булып калды.

Менә бит, ялгыш кына сөт түгелмәгән булса, хәтер-хатирәләр чайпалыр идеме?! Юк, сөт түгел, ак кан тамчылары... идәнгә тамып челпәрәмә килгән тамчылар ничә елдан соң янә кабатланды. Әчегән күләгәле бу бүлмәдә җан тарыга башлады. Ишекне бәреп ачып тышка ыргылдым. Тыелгысыз яктылык йөзгә бәрде. Күз ияләшсә дә, акыл ияләшеп бетә алмый бит әле. Минме бу? Шушы төбәкме бу? Монда гасырлар буена Ширәмәт урманы шаулаган. Тамырларына кадәр рәхимсез суырып алынган урман каберлегендә – кызыл туфраклы ач дала уртасында басып торам. Кайчандыр апам, күшеккән хәлсез куллары белән чи ботакларга ут элдереп, яндырып җибәрә алмаган турда – дәһшәтле учак – атом учагын кабызачаклар. Монда атом станциясен төзеп, алагаем бәхет китерәчәкбез дип, тамак ялына ясканып йөрүче эшче-инженерларны ярый әле күрергә насыйп булмады. Ниһаять, безне алып китәргә автобус килде. Кузгалабыз. Кузьма агай да әнә котылу шатлыгын яшермичә хушлаша. Безне алда – Чаллы, үзәк мәйданда Шигырь бәйрәме көтә.

Көне лә көне. Соклануың көчсез. Истә кала торган шундый да нурлы көн. Тагын күңелгә сагаю-шик күләгәсе сузыла инде: мондый ук та эчкерсез нурлы була алмый бит, нидән болай ук та зәһәр камашлы яктылык соң әле бу, әйтче, галәмнең мәңге йомылмас күзе – галибанә Кояш?!

Бу – 1986 елның 26 апреле иде.

Украинада Чернобыль атом станциясенең дүртенче блогы шартлаган көн.

Каядыр коточкыч фаҗига булганлыгын уйга да китермичә, Татар атом станциясе калкачак урыннан китеп барабыз.

Чернобыль – Припять елгасы буена урнашкан атом станциясенең исеме. Русча – чернобыль, украинчасы – чорнобиль – бу ике телдә дә п о л ы н ь, зур әрем дигәнне аңлата. Безнеңчә – кара әрем.

Монда коточкыч фаҗига булганлыгы хакында бөтен ил берничә көн буена бер хәбәрсез яшәде. Мәскәү Кремленең партия бурзайлары куркып калган иде.Кол рухлы куштан матбугат – ләм-мим.

 Аллаһ барлыгы көчләп оныттырылган ил өстенә бу дәһшәт күк катларыннан иңдерелдеме әллә? Шунысы гаҗәп: яңа эрага кадәр, христианнарның моннан ике меңнән артык еллар элек язылган изге китабы – Кадими тәүратта (Ветхий завет) менә нинди сискәндергеч, күрәзәчел юллар бар икән бит:

«...Третий Ангел вострубил, и упала с неба большая звезда, горячая подобно светильнику, и пала на третью часть рек и на источнику вод. Имя сей «З в е з д а   П о л ы н ь»; и третья часть вод сделалась полынью, и многие из людей умерли от вод, потому что они стали горьки» (Откровение. 8-10 ).

Икенче көнне Казанга кайтып төштек. Шәһәребез язгы чистарыну кичерә. Агачлар күбәләк канаты тияргә өлгермәгән саф яфраклары белән апрель яшеллегендә коена. Күз камаштыргыч кояшлы көннәр. Яшәү дәрте – кешеләр йөзендә, шаулы шәһәр урамнарында, аяз күк хозурлыгында чагыла. Кышкы туныннан котылып, җиләсләнгән күңелләр җиңел рәхәтлектә кинәнә. Берни сизмибез, берни белмибез. Кайдадыр коточкыч фаҗига булганлыгы хакында ник бер сүз ишетелсен. Без без инде, без – еракта. Фаҗиганең үзәгендә – Чернобыль якынында авыл-посёлокларда яшәүчеләр дә, хәвефкә бирелмичә, ваемсыз гына яшәп ятканнар икән бит. Ургылып таралган радиация зәһәрен йотып кына аккан Припять елгасында су коенганнар, балык тотканнар, урман-кырларда истирәхәт кылып йөргәннәр.

Бүгенгедәй хәтердә: Май бәйрәменә бер-ике көн кала, төштән соң кинәт кояш сүрәнәя башлады, Казан күгенә тымызык пәрдә тартылды, салкын җил чыкты. Тотрыклы җәй килгәненә ышанып, иртән җиңел-юка киенеп чыккан халыкны кичен эштән кайтканда коточкыч салкын куырып алды. Әллә нинди, җелеккә үтә торган, ябышкак бозлы, мәкерле-туң салкынлык иде бу. («Атом кышы»ның безнең төбәккә дә килеп җитүен ул чакта белдекмени!)

Кояшны үпкәләтеп, май ае да рәтсез килде: кар, боз, зәһәр җилләр. Июнь башында табигатькә чыгу гадәтем бар иде. Урман энҗесе – ландышларны сыйпап, якыннан карап сокланып, серле матурлыгыннан хозурланырга ярата идем. Әмма ул елны ландыш таҗларының купшы аклыгы көйдереп алынган кебек, җирән кунык белән өретелгән иде. Балачактан бирле тәмен татырга күнеккән юа, кузгалак ише үсемлекләрнең дә шифалы сутын сизмәдем. Гомумән, табигатьнең изүе ачык түгел, ул эчтән рәнҗегән шикелле иде... Болар минем хәтер ябалдашыннан йөгертеп узган җилсу фикерләр генә. Ул көннәрдә бар тереклекнең асылын, эчке хасиятен зәһәр агу күпме микъдарда ялмап алган – моны белү адәми зат акылына бөтен тулылыгы белән бирелмәгәндер.

Көнчыгыш Ауропа илләре исә радиация таралуын фаҗиганең беренче сәгатьләрендә үк сизеп алып, чара күрә башлаганнар. Иң беренче афәтле дулкын Финляндия һәм Голландия илләренә эләккән. Аннары, отыры җәелә барып, бөтен планетаны ялмап узган.

Әлбәттә, Хиросима һәм Нагасакины көл иткән бомбалардан куәтлерәк шартлауга дучар ителгән Дүртенче блокны зарарсызландыру буенча көне-төне фидакарьләрчә эш барган. Мәҗбүри дә, үз ихтыяры белән дә, белеп тә, белмичә дә үлем күзенә керүчеләр меңнәр булгандыр.

Ниһаять, ике тәүлектән соң, партиянең Үзәк Комитеты карары буенча Чернобыль тирәсендә утыз чакрымлы зонада яшәүчеләрне, нигезеннән кубарып, күчерү башлана. Шартлаудан соң ике тәүлек үткәч!

Йөзләрчә автобуслар китертелә. Бер әйберегезне дә алмыйсыз, дигән әмер бирелә. Халыкта паника купмасын өчен, озакка түгел, өч көннән әйләнеп кайтачаксыз, диләр (бу ялган бәлки котылгысыз, кирәкле ялган булгандыр). Күченү вакытындагы мәхшәрне күз алдына китерүе дә тетрәнгеч. Күпме күз яше, яшәүгә өмет киселү, өнне алган чарасызлык... Күз тегәп, күңел биреп үргән тормыш челтәрең көтмәгәндә, уйламаганда рәхимсез рәвештә умырылсын әле; авызыңнан өзеп җыйган бар мал-мөлкәтең кала, пешеп җитмәгән ашларың кала, утарларда күзеңә мөлдерәп карап мал-туарың кала. Журналистларның бу мәхшәрне сагаеп кына сурәтләгән язмасындагы аянычлы бер момент хәтеремә уелып калган: һәммә кешене дозиметр белән тикшереп, автобусларга төягәндә, бер сабый игътибарны җәлеп итә. Аңа якын китерелгән дозиметр шкаласы соң чиккәчә җитеп «ярсый». Тикшереп карасалар, бичара сабый куенына песи баласын яшергән икән. Коточкыч мул радиация нурланышын үзенә сеңдереп «балкыган» песи баласын йолкып алып юл читенә ыргыталар. Баланы, әнкәсе каерып алып, автобуска утырта. Бала, тәрәзәне нәни куллары белән умырып төшерергә теләгәндәй, сөекле песиенә ыргыла, илереп җылый. Юл читендә аңа инәлеп төбәлгән песи баласы үкси. Бу ике самими җан иясенең аерыласы килми. Гөнаһсыз җан ияләре гомерлеккә бәхилләшүләрен белми әле...

Кошларның да үз ватаны, туган җире бар.

Ул елны да Украина һәм Белоруссиянең бу төбәгенә күпме кошлар очып кайткандыр. Табигать матурлыгыннан кинәнеп сайрауларында – үрчү дәрте... оя корырга, бала чыгарырга дип, Экватор аша, тау-дәрьялар, чүл-далалар, урман-кырлар кичеп кайткан бит алар.

Кеше акылының нинди саксыз гөнаһ кылганлыгын алар беләмени!

Җир өсте, җир асты, су өсте, су асты, һава, җил-яңгыр-болытлар – сулыш алган, хәрәкәт иткән, йөрәге типкән барча җисем исе-төсе, тәме-җәме сизелмәгән мәкерле агуга манылган. (Фән теле белән әйткәндә, атом төше шартлаганда, йод, цезий, теллур һәм тагын күпме шундый зәһәр радионуклидлар күпләп тарала икән. Стронций, цезий кебек изотоплар утыз елда таркалып бетсә, плутоний һәм америций кебекләренең таркалуы меңәр елга барачагы исбатланган.) Яшәешнең кагыйдәсен бозган, төш-асылын җимергән бу фаҗига агулы тырнакларын алдагы гасыр тәненә дә батырган. Ике башлы бакалар, өч мөгезле бозаулар – тагын шундый чиркангыч гариплекнең уйга килмәс төрләре туу – радиация тәэсиренең вакытка бирешмәгән астыртын эше. Аналар карынында ук яралгының зәгыйфьләнүе, өлгереп җиткәч тә гарип тууы – бу афәтнең тереклек кодына янаган иң хәтәр шомы...

Әллә соң Җир йөзендәге яшәеш тарихында атом айгырын дулатып алулар инде бер тапкыр булды микән? Шайтани көчне авызлыклый алмыйча кабатланабызмы? Кадими язмаларга ышану беркатлылык түгелме? Әмма, бәхәссез хакыйкать бар бит: кайсы гына легенданың да асылында чынбарлык ята, булмаганны кеше акылы юктан уйлап чыгара алмый...

Моннан егерме биш гасыр элгәре Һиндстанда санскрит телендә язылган «Махабхарата» да мондый юллар бар: «... ургылып чыккан ялкын ташкынын ияртеп Брахма Угы атылды. Төтенсез ялкын гарасаты бөтен тирә-якка дәһшәт салып таралды. Ун мең кояшка тиң балкышлы күз камаштыргыч утлы төтен баганасы коточкыч биеккә күтәрелде, кояштан саклана торган чатыр рәвешенә керде.

...Бу – бөтен кеше затларын көлгә әверелдерүче Тимер Яшен иде. Тәннәре көйде. Исән калганнарның чәчләре коелды, тырнаклары купты. Чүлмәк савытлар үзеннән-үзе чатнап ярылды, тирә-юньдәге кош-кортларның канаты чаларды. Беркадәр вакыттан соң инде бөтен азык-төлек агуланган иде».

«...Коточкыч үлем илчесе – Яшен уты кешеләрне яндырды, елга суына ташланганнар исән калды, аларның чәче коелды, тырнаклары купты... Шуннан соң берничә елга кояш, йолдызлар, күк йөзе болытлар белән капланып һава бозылды...»

«Дхапур – Веда» дигән хәрби язмада мондый юллар бар: «...Бу шәһәрдә яшәүчеләрне мин брахмаастр ярдәмендә утка тоттым. Ун мең кояштан яктырак ут кодрәте бала яралгысын аналар корсагында ук үтерде...»

Ә без, ваемсызлар, узган гасырның сиксәненче елларында, Татар атом станциясе салыначагын, бөек төзелеш дәвере, дип шау килеп йөрдек, коррпунктлар булдырдык. Уе качкан каләмнәр эшкә җигелде; данлап шигырьләр язылды, яңа каһарманнар табылды.

Төзелеш туктатылып, ун еллар үткәч, миңа Кама Аланында кабат булырга туры килде.

Станциягә хезмәт күрсәтергә тиешле зур-зур биналар моңаеп утыра. Тәрәзә пыялаларын коеп бетергәннәр, чокып чыгарылган кара-кучкыл күз уемнары сыман, афәтле сорау-рәнҗү белән дөньяга текәлгәннәр. Бөтен корылма-биналар таланган, куптарылган, каерылган, тетелгән. Гүя моннан сугыш давылы узган. Тынлыкны умырып, каргалар каргылдавы ишетелә. Шом салып, «корык, корык» козгын тавышы яңгырап китә.

Бу төзелешкә кире кайту була гына күрмәсен, Ходаем, дип эчтән ялварып, шыксыз-кызганыч хәрабәләргә карап куанам. Табигый сәбәптән чыккан афәтләр күп кабатланып тора Җир йөзендә: торнадо, җир тетрәү, су басу, янгын чыгу кебекләр... Мондый афәт китергән бәла-казалар эзе дәррәү тотынып төзәтелә. Ә менә атом-төш шартлавына кагылышлы афәтнең тамыры тирәнгә китә... Иң хәтәре... Мең-мең күздән яшерелгән а н а  к а р ы н ы н д а җан яралу могҗизасы – Аллаһ карамагындагы тылсым бит, уйласаң. Шушы илаһи тылсым сүрүенә үлем угы кертү – бу инде кичерә алмаслык гөнаһтыр. Моннан соң Кеше затының йөгәнсезләнгән акылына Күк Иясенең каһәре төшсә дә гаҗәп түгел.

Ә көн шундый аяз. Кояш талгын гына дөрли. Күләгәләр йомшак.

Теге чакта... Кояшның гадәттән тыш чекерәеп балкуында, бәлки, кисәтүле тирән мәгънә кайнагандыр. Җир белән Ходай арасында калкан булып калыккан Кояш котылгысыз һәлакәтнең дуамал кодрәтен, бәлки, йомшартып кала алгандыр: «Тимә, яшәсен!»

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев