Таш калада баш кала... (роман)

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

Бәхетсез җаннар

1

— Син миңа кияүгә чыгасыңмы, юкмы?

— Чыгам.

— Кайчан?

— Әгәр авылдан китсәң...

Ташландык авыл йортының биек, авыш бусагасына менеп кунаклаган

егет һәм кыз авылдан китү-китмәү турында әнә шулай гәп куерталар

иде. Таза гәүдәле, нык бәдәнле, җитди һәм кырыс кыяфәтле, тик шул ук

вакытта нечкә күңелле, авыл җанлы Нариман кызларның, үсеп җиткәч,

авылда калырга теләмәүләрен гакылы белән аңласа да, күңеле белән һич

кенә дә кабул итеп бетерә алмый иде. Нәрсә калган аларга читтә, шул таш

калада? Бәхетне каядыр читкә китмичә генә, туган җиреңдә генә табып

булмый микәнни соң? Инде менә аның яраткан кызы Динә дә (алай дип

кенә әйтү аз булыр — башлангычтан бер сыйныфта укып, бер партада

утырдылар!), калада училище тәмамлаганнан соң, авылдан китүчеләр

төркеменә кушылды. Бу кызый башкалада бер генә ел укып та, егетнең төн

йокыларын качырырга өлгерде. Анда аның сөеклесенә гашыйк булырлар

да, урлап китәрләр төсле тоелды аңа. Урлавын урламадылар тагын, Аллага

шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты. Аңа да Нариманнан башка беркем

дә кирәк түгел: ул да аңа табынган, җаны белән аңа береккән. Юк, ул

Нариманын беркайчан да, беркемгә дә алыштырмас, ярата ул аны, һәм егет

тә шул ук халәттә. Кинодагы сымак, кинәт кенә кабынып китеп мәхәббәт

аңлашмасалар да, яшьләр өчен бу мәсьәлә көн кебек ачык иде: алар тиздән

ир белән хатын булачаклар. Өйләнеш кенә! Бернинди дә каршылык юк,

ике як та риза...

—Димәк, китәм дисең инде? — Бер мәлгә тын калган егет, көрсенеп,

авыр сулап куйды, учларын уып, авыл хезмәтеннән тупасланган бармак

сөякләрен шыгырдатты. — Китмичә генә ярамыймыни?

—Миңа авылда эш юк, — диде Динә. Ул трамвай йөртүчегә укыган

иде. Аны хәзер депода өр-яңа трамвай көтә. Ялгышмаса, Димитровградтан

кайткан, андыйга хәзер яшь комсомолчыларны гына утырталар икән.—

Ярый ла синең тракторың бар!

—Башка эш кенә ярамыймы? Яңа ферма ачтылар... Сыер савучылар

җитми...

—Менә син гел шулай! — Кыз шундук үпкәләп, борынын салындырды.

— Ачуланма... Шаярдым гына... җә...

— Кит!

—Син мине дә аңла: мин гомер авылдан чыккан кеше түгел. Армиягә дә

бармадым. Ак билет белән калдым. Син барсын да яхшы беләсең...

— Аңлатма, кирәкми...

— Анда киткәч, кайда торырбыз?

— Миңа тулай торактан бер бүлмә бирәләр.

— Унбиш квадрат метрмы?!

— Башкалар яши бит әле...

— Әни белән нишлим? Ялгызын калдырыйкмы?

—Юк! Синең белән борчак пешереп булмас, ахры! — Кыз кулын селтәп,

урыныннан торды. Нариман аны, кулыннан тартып, кире урынына чүктерде,

дәү учын кызның нечкә биленә шудырып, аны кочагына алды.

— Чыгасыңмы?

— Чыгам. Әгәр дә...

— ... авылдан китсәм... ие бит...

Әйе, ул Нариманга чыгарга әзер, ләкин авылдан китү шарты белән.

«Чукынып китсен инде! — дип эчтән сызланды егет. — Шулай итеп, китәргә

туры килер микәнни соң?»

Шулай! Яратмыйлар кызлар авылда калырга! Укыгач, әзрәк дөнья күргәч,

офыклар киңәя, яңа мөмкинлекләр ачыла. Иләсләнгән башта яңа уйлар, үзгә

фикерләр туа. Шуларны тормышка ашырыр өчен авыл җире генә тар булып

тоела аларга. Күңелләре белән алар барсы да туган авылларын яраталар,

аңа тартылалар, әле киткәч тә туган якларын үлеп-китеп сагыналар, еш

кайталар. Ләкин шул китү, урнашу бәрабәренә алар ярату, сагыну хисләрен

читкә кагарга, ушсызлар вә җансызлар юлына басарга мәҗбүр булалар.

Ә ул китүнең иге-чиге юк. Авылдан китеп, шәһәргә барып урнашу хәзер

бер модага, тансык гамәлгә әйләнде. Үзләре генә түгел, инде бер-берсен

ияртеп алып китәләр. Авылда ачлыктан, хәерчелектән интеккән ата-бабалар

кайчандыр Донбасс, Себер якларына юл алганнар, тайгада урман екканнар,

шахтада күмер чапканнар. Ләкин бу сәфәр киткән кеше өчен вакытлыча

гына булган. Исән калса, ул кире әйләнеп кайткан. Авылда аны гаиләсе,

бала-чагасы көтеп торган. Ә хәзер бер киткән кеше кире әйләнеп кайтмый,

ничек булса да шул киткән җирендә төпләнеп калырга тырыша. Авылга

кунакка кайтуы гына рәхәт. Җир эшен, авыл хезмәтен сөючелер генә сирәк.

Хәер, аларны да аңларга була. Көз-яз быкырдыкта галуш яисә резин итек

киеп, пычрак ерып йөргәнче, чиста һәм шома асфальтта модный ботинка,

затлы туфли белән текелдәвең күңеллерәктер шул...

— Күңелсез монда!

—Рәхәт эзләп калага киттең, фермада эшләргә тиешле бер елыңны

тутырып та бетермәдең, — дип орышкан булды аны Нариман.

—Әйе, киттем! — дип кырт кисте Динә. — Китәргә хакым бар: минем

дә кешечә яшисе, ял итәсем килә. Ни җүнле эше юк, ни ялы. Ардым мин,

беләсеңме... туйдым... Син авылга гына кара!

— Ни булган аңа?

— Авыл менә шушы ташландык йорт сымак, таралып, картаеп бара...

Нариман, ирексездән, йортка күз төшереп алды. Бу — тирә-якка даны

таралган Шәмсегаяннар йорты иде. Колхозда бухгалтер-кассир булып йөргән

Шәмсегаянның дүрт баласы булган. Икесе ир, икесе кыз бала. Җәйләүдә

көтү көткән Заһиры белән матур гына яшәп яткан чакта шул хатын авылда су

плотинасы төзүче Сәлим атлы берәүгә ияреп, калага китеп бара. Боларның

мәхәббәтләре бик көчле булган дип сөйлиләр, бигрәк тә Шәмсегаян

ягыннан. Булгандыр да, бәлкем, булмаса, беренче күргән кешесенә ияреп

китмәс иде! Тик шунысы аяныч, көтүче Заһир дүрт яшь баласы белән

өйдә үзе генә утырып кала. Баштарак түзә мужик, тешен кысып булса

да түзә. Ләкин аналары була торып, ятим калган балаларның һәр көнне:

«Әти, кайчан әни кайта, без бик сагындык әнине!» — дип елашуларын вә

сыкрануларын ишеткәч, мескен ир, калага барып, азгын хатынын кабат

гаиләсенә кайтарырга тырышып карый. Ялына да, ялвара да ул аңа. Тик

файдасы гына тими. Уйнашчы хатынның бу оятсыз кыланышларына бик

нык ачуы чыккан авыл халкы аңа бәддога укый. Аны оялтырга, акылына

кертергә теләп, партия ялчылары хәтта җыелышлар җыйнап, аны да шунда

чакырып карыйлар. Ләкин ул аларның берсенә дә кайтмый. Гарьлегеннән

үз-үзен кая куярга белмәгән Заһир эчәргә сабыша. Өйдә хатын-кыз хезмәтен

унбиш яшьлек Айсылулары алып барган. Балалар үсеп җитеп, кайсы-

кая таралышып беткәч, яшәү мәгънәсен югалткан Заһир мунчаларында

асылынып үлә. Иртән мунча яккан, ә кичен кереп асылынган. Шәмсегаян

ирен күмәргә дә кайтмаган. Хәер, аналарыннан бик нык күңелләре бизгән

балалары да аны инде чакырып азапланмаганнар. Аның турында Сәлимнән

күптән киткән, хәзер ялгызы гына яши, елга бер мәртәбә җүләрләр йортында

да ятып чыга, дигән сүзләр ишетелгәләп торды...

Йорт, нигез бушап калды. Кызлар кияүгә чыкты, берсе Мәскәүгә,

ә берсе хәтта Владивостокка ук китеп барды. Ир-егетләрнең берсе юл

һәлакәтендә вафат булды, Назыйм исемлесе, берникадәр вакыт кайтып-

киткәләп йөргәләсә дә, бераздан бөтенләйгә кайтмас булды. Шулай итеп

бу йорт ташландык хәлдә калды.

Заһир абзыйның йорты яр кырында урнашкан. Ике адым атласаң — инеш

буена барып чыгасың! Куркыныч урын бу: монда яз саен яр убыла. Яр кыры

текә: аскы урында таллар тамыр җәйгән, бик тә куе әрәмәлек. Яшьләр өчен

менә дигән очрашу урыны инде бу, гашыйклар, чын гашыйклар шунда сөю

аңлаша. Аңардан да тын, аңардан да илаһи урынны авылда каян табасың

ди!

Хәзер инде көз. Тик җылы әлегә. Лепелдәшеп сары яфраклар тама.

Караңгы төшеп килә. Йорт яны — авыл пьесасы уйналган моңсу пейзаж,

уйчан сәхнә бизәлешен хәтерләтә. Ишегалдын куе яшел чирәм, ә киртә

тирәсен орлыкланган көрән алабута һәм инде ничәнче мәртәбә үсеп

чыккан кычыткан үләне баскан. Такталары суырылып алынган киртә

диварларыннан сүрән яктылык бөркелә, кара тузанга баткан тонык

тәрәзәләре (кеше күзләремени!), күңелгә сагыш салып, еламсырап торган

төсле тоела. Уртадарак ат арбасы тора, анысы да тугарылган ат сыман,

төрле якка чәчелгән. Арбаның агач тәртәләре череп сынган, коргаксып

кыйшайган көпчәкләре кайсы-кайда аунап ята. Кемдер шул урында учак

тергезгән, кирпеч өемнәре тезеп, шашлык та пешереп караган. Ләкин аңар

карап кына, бу йортка барыбер җан кермәгән, әллә ни ямь өстәлмәгән.

Мунчаның карарлыгы да калмаган: морҗасы ауган, түбәсе ишелгән, бурасы

янтаеп, яр ягына авышкан. Әлеге мунча белән ташландык йорт эчендә

Заһирның өрәге йөри сыман: очрашып күрешергә килгән яшьләр беркайчан

да шушы куркыныч бусагадан ары узмыйлар. Йорт ишегенә тимер келә

генә салынган, йозагы юк, теләсәң әнә ач та кер! Тик йорт эченә кереп,

шунда «кунак» булып чыгарга теләүче генә юк. Кайчандыр мәет чыккан

ташландык йортта аның өрәге йөри һәм ул үзенә дәшә, диләр. Юк, өрәк

кенә куркытмый кешене, кеше әнә шул иске, ташландык йортны күреп,

күңеленә чиркангыч ят хис, сагыш йотудан курка...

— Авылда яшәмәслек түгел әле, — дигән булды Нариман, — яшәргә

була. Яшьләргә йорт та салып бирә колхоз... Әгәренки... әти-әниләр белән

яшәргә читенрәк булса, дим инде...

—Яшәгән кеше яшәсен авылда, минем бер сүзем дә юк, — диде кыз,

сүзенә нокта куярга теләп. — Ә минем бу дөньяда үз уем, үз хыялым

бар...

—Хыялың нинди дип сорап тормыйм... билгеле инде... китүдер...

— Юк, ул гына түгел...

— Ә нәрсә тагын?

— Әйе, минем калада яшисем килә, авылда каласым килми! Нишлим!?

Моңа мин гаепле түгел. Әйтик... менә бер генә мисал... Син беләсең, мин

мул итеп, матур итеп киенергә яратам. Әгәр дә мин шулай модный киенеп,

авылга кайтсам, авыл халкы мине аңламаячак, миңа көлеп карыячак.

Юк, мин аларга үпкәләмим, чөнки алар аны күрмәгән. Ә калада мин шул

киемемдә рәхәтләнеп йөрим, миңа беркем дә кырын карый алмый, чөнки

кала мине шулай кабул итә. Аңладыңмы?

— Шулмы бар булган хыялың!?

— Юк, бу бер мисал гына...

— Әгәр хыялың шул гына икән, җаным, буш хыял бу. Кала стилягалары

янында син барыбер ала карга булып күренерсең.

—Син мине аңламыйсың, аңларга да теләмисең! — дип авызын

турсайтты Динә һәм, каударланып, торып та басты. — Син егет кеше, ә

мин кыз. Сезгә авылда яшәве җиңел, сез...

— Кайтырга теләмисең инде?

— Юк.

— Димәк, чыкмыйсың... миңа?

— Юк... алай түгел... Мин яратам сине, миңа синең белән рәхәт, тыныч.

Әйтеп аңлаттым бит инде мин сиңа барсын да... әйттем...

— Нәрсә әйттең!? — дип шаулады Нариман. — Синең әле миңа өзеп

кенә бер сүз дә әйтмәдең!

— Әйттем бит инде... Шәһәргә китеп башта урнаш!

— Ярар, урнаштым ди, шуннан!?

— Менә шуннан соң, мин сиңа чыгачак!

— Их, Динә, Динә!

— Ачуланма миңа, Нариман, шартым ул хәтле үк авыр түгел лә! Әгәр

дә син мине чын-чынлап яратсаң, әгәр дә мине аңларга теләсәң, аны гына

үтәве әллә ни читен булмас...

Каядыр еракта авыл башында берәү өздереп гармунда уйнады. Авыл көен

уйнады ул, озату көен! Кыңгыраулы гармун чыңнары йөрәкне телгәләп үтте.

Каян чыга диген син гади генә бер гармуннан шул хәтле моң, каян?

—Рөстәмне армиягә озаталар, — диде Нариман, — бүген яшьләр барсы

да кызмача булачак...

—Безне дә чакырдылар алкага, ә синең шунда барасың килми!?

—Мин аракы эчмим, кеше эчкәнне дә карап утырырга яратмыйм.

—Алкага эчәр өчен генә бармыйлар, күңел ачар өчен баралар. Ә син

минем күңелне ачасы урынга, миннән сорау алып утырасың. Әле урыны

урын булса иде! Шәмсегаяннар йорты каршында...

Кинәт кенә караңгы капты. Ул гел шулай була инде! Инеш ягыннан

иләс җил исеп куйды. Чирәм өстенә коелган яфраклар, шыштырдап,

күгәрек йозакка ябылган ватык капка турысына тәгәрәделәр, саташып,

багана тирәсендә бөтерелделәр дә, арык тәгәрмәч өстенә килеп өелделәр.

Гармун тавышы каядыр еракка китеп югалды, аның көен шыксыз җил һәм

җир гүләве алыштырды. Артта кемнеңдер боегып басып торганы, ишек

артында кемнеңдер сак атлаган аяк тавышы ишетелгәндәй булды. Кара

шәүләне хәтерләткән бер нәмәстә, ябырылып, киртә авызын каплады.

Динә, куркып, Нариманга сыенды. Егет (шуны гына көткән сыман!) кызны

кочагына кысты...

— Нишләп монда соң без? — дип пышылдады Динә.

— Монда тынычрак булыр дигән идем лә...

— Тапкансың тыныч урын!

— Туйганчы бер кочаклыйм суң үзеңне!

— Тукта әле! — дип тынычсызланды Динә. — Анда кемдер йөри

кебек...

— Шәмсегаян апайны җирләгәннән бирле, кешеләр бу йортны әйләнеп

уза башладылар...

— Нигә?

— Җен-пәриләр йөри, имеш...

— Шаярмале...

— Шаярмыйм бит, дөресе шулай...

Ә дөресе шул иде. Авылын һәм гаиләсен ташлап, азгын ир артыннан

ияреп киткән Шәмсегаян авылга кайтып үлде. Сәлимнән качып, берничә

ел җүләрләр йортында ятып чыккан хатын кинәттән генә авылга кайтып

төште. Аның кайтканын күрүче дә булмаган, кешеләр сөйләве буенча, ул

төнлә белән кайткан. Ташландык йортта ике төн рәттән шәм уты янып

торган. Аның янына беркем дә кермәгән. Өченче көнне урамда уйнап йөргән

бала-чага аның өенә килеп кергәч (күрәсең, белештермичә!), хуҗабикә: «Әй,

балаларым кайтты, сөекле балаларым, әйдәгез, табынга узыгыз!» — дип бала-

чаганы чуен мичкәдә пешкән кабыклы бәрәңге белән сыйларга тотынган.

Бәрәңгеләрне тәлинкәләргә бүлеп салган. Тәлинкәләре шакшы, китек, өстендә

кара тараканнар чабыша. Чал чәчләре тузгыган хатынның чырае да кешечә

булмаган, ул балалар өчен куркыныч булып тоелган. Ялгыш кына адашып

кергән балалар, чыр-чу килеп, барысы бергә урамга чыгып йөгергәннәр. Бу

хәбәр шундук авылга таралган. Берәр сәгатьтән аның сәер куышына, балта-

сәнәкләр күтәреп, авыл мужиклары бәреп керәләр, һәм шунда башын өстәлгә

салып, мәрткә китеп утырган хатынны күреп өнсез калалар. Күтәреп карасалар,

ул инде үлеп ята. Хәер, боларның барсы да кеше сөйләве аша гына билгеле.

Күбесе моның уйдырма, ялган сүз булырга да мөмкин. Ләкин Шәмсегаянның

авыл зиратында күмелүе хак. Нариман аларын хәтерләми, ул чакта шактый

яшь иде әле ул. Мәрхүмәнең кайда күмелүен инде беркем дә хәтерләми, аның

кабере дә билгесез. Кабер ташы куелмаган (кем куйсын инде аңар!), ә кабер

тактасы инде күптән черегән, күрәсең. Әлеге сәер хатын турында дөньялыкта

бик күп сүзләр, бик зур гайбәтләр йөри һәм аның сере әлегә тиклем ачылмаган.

Сүз дә юк, тора-бара ул сер дә бер ачылыр. Нариман өчен шунысы мәгълүм:

Шәмсегаян җансызлыкның бер корбаны. Җансызлык... җансызлар... бәхетсез

җаннар... Каян килеп керде соң бу уй аның башына? Каян һәм кайчан?

2

Алар соңга калып килделәр. Мәҗлеснең кызган чагы гына иде. Бу

совет илендә бөтен нәрсә эчүгә һәм юуга корылган. Диплом алсаң юу,

комсомолга керсәң юу, туган көнең җитте икән — юу, ә армиягә китсәң,

анда инде икеләтә, өчләтә! Ә бит аракы эчүне, хәмер кабуны безнең борынгы

бабаларыбыз кайчандыр нәрсә икәнен дә белмәгәннәр, авылда булса бер

сәрхуш булган, анысы да аның җүләр-җүнке генә. Чөнки дин көчле, әхлак

көчле. Большевиклар әнә шул рухи хәзинәне чүп базына чыгарып түктеләр.

Хәзер авылда аек кеше табалмыйсың, барысы да эчә, хезмәт бәясе дә

аракылата түләнә. Эчүне безгә урыслар такты, һәм ни кызганыч, без дә

аларга иярдек. Ә татарга бөтенләй эчәргә ярамый, татар аракы эчеп кырыла.

Урыс халкы гомере буе эчкән, ул шуңар күнеккән. Алар аракыны тозлаган

кыяр һәм кәбестә кабып эчә, ә татарлар гөбәдия белән чөмерә. Тозлаган

кыяр, кәбестә кандагы спиртны йота, аны ваклый, ә менә камырдан ясалган

гөбәдия тәнгә агу булып ята. Үзгә халыкның аракыга иммунитеты көчле,

әлеге иммунитет аларда гасырлар буена яшәп килә, ә татарның аракыга

каршы торырлык геннары юк, аракы татар өчен агу ул.

Чәчен төбенә тиклем кырдырып аткан Рөстәм, хәлбуки, бүген игътибар

үзәгендә иде. Ул Нариманга туган тиешле кеше. Атасы ягыннан. Нариманның

атасы Халик моннан биш ел элек һәлак булды, «К-700» тракторы астында

калды. Андый дәү, гигант тракторны кем уйлап тапкандыр, аның бер

көпчәге генә дә ике «Жигули» зурлыгында. Авыр, җайсыз, кыр өстен изеп,

таптап йөри, икеләтә күп яга. Шул хәшәрәт астына «Урал» мотоциклы

белән килеп керде аның атасы. Күкрәген сытып, эчен тишеп, баш миләрен

як-якка чәчкән иде хәшәрәт. Атасы бригадир иде аның. Артык кырыс һәм

бик тә таләпчән. Таләпчән кешене авыл халкы бигүк яратып та бетерми.

Үзе килеп кермәгән, үтергәннәр, дигән сүзләр дә йөрде. Андый дәү трактор

кабинасыннан «Урал» мотоциклы да чыпчык булып кына күренгәндер шул.

Хәер, тракторчыны гаепли алмадылар. Шуннан бирле күралмый Нариман

«К-700» тракторларын! Мәктәпне бетергәч, аны да шуңар утыртмакчылар

иде, тик ул аяк терәп каршы торды. Соңыннан —«Беларусь»ка утырды...

Алкага авылның бөтен яшьләре дә җыелган. Табын өйдә әзерләнгән,

ишегалдында — бию мәйданы. Каяндыр стерео магнитофон табып алып

кайтканнар, тимер капканың ике ягында ике зур динамик эленеп тора.

Аннан нигәдер татар көе, авыл көе түгел, ә чит ил көе агыла. Җитмәсә,

тавышын бар көченә куеп, аны бар көченә акырталар. Яшьләр шул музыкага

боргаланып, селкенеп торалар иде. Кем генә юк монда: борын асларына

яңа гына мыек чыгып килгән, кызлар исен сизенеп килгән тугызынчы

һәм унынчы сыйныф малайлары, армиядән кайтып, инде кызлар кочып

йөргән җитез егетләр, өлгереп, пешеп җиткән, инде күкрәкләре калкып

торган япь-яшь кызлар да җитәрлек иде. Ләкин алар арасында ике чит

егет тә күзгә шәйләнә: берсе (музыка янында кайнашканы!) шактый ябык,

чырайсыз, битен җирән сакал баскан, зәңгәр джинсы, чуар батник кигән,

ә менә икенчесе озын буйлы, усал чырайлы, нык, таза гәүдәле һәм аның

спортчы икәнлеге әллә каян күренеп тора иде.

Рөстәм Нариманны да, Динәне дә кочаклап каршы алды. Соңлап

йөргәннәренә шелтә белдерде. Аннан ул аларны табынга чакырды, һәм

билгеле ки, эчәргә кыстады...

— Әйдәгез, өйгә!

— Беләсең бит инде!

— Нәрсә?

— Эчмәгәнне!

— Ә Динә?!

— Динә дә шул! — дип каршы төште Нариман. Тик озак сөйләшергә

ирек бирмәделәр, яшьләр Рөстәмне, шундук өстерәп алып, түгәрәк эченә

алып кереп киттеләр. Динә дә шуларга иярде. Нариманга тимәделәр. Авылда

аның күңел ачарга, биергә яратмаганын барсы да яхшы белә иде. Ул ялгызы

гына кырыйда басып торды. Шул чит ил музыкасын җене сөйми иде аның!

Тыеп та карыйлар шуны, ләкин барыбер акырталар. Магнитофон янында

бөтерелүче кала егете алып кайткан, күрәсең, аны, авылда андый музыка

тыңлаучы сирәк. Инде хәзер менә бу авыл гыйбадлары да, әлеге музыкаль

күчтәнәчкә бик нык сөенешеп, шуңар биеп, селкенешеп торган булалар.

Янәсе, болар чит ил музыкасына бииләр! Клубта бервакыт яшьләр шундый

музыка акырта башлагач, Нариман бик каты тавыш, җәнҗал чыгарып

алган иде. Ул магнитофонның шнурларын өзеп ташлап, тавыш динамигын

тәрәзәдән атты. Аппаратура кешенеке түгел, клубныкы булып чыкты. Яңа

алганнар. Клуб мөдире аның тәмам җанына төште. Ремонтларга туры килде.

Милициягә хәбәр итәргә курыктылар, чөнки Нариман авылны кулда тотып

тора иде. Күңел ачарга дип төшкән яшьләр, татарчага биеп булмый бит, дип

зарланышкан булалар. Ә ничек булмасын икән!? Нинди генә бию көе юк

татарда! Ә юк, татарча бию модный түгел икән хәзер, һәм дә ки, чикерткә

сымак, чит ил музыкасына сикерергә кирәк!

Күзләре белән Динәне эзләгән Нариман, үзе дә сизмәстән, биючеләр

төркеме янына килеп басты. Алар арасына берничә авыл егете кушылды.

Кул биреп күрештеләр. Егетләрнең берсе Һади, икенчесе Зиннур исемле

иде. Һади, армиядән кайтканнан бирле, колхозда хезмәт итә. Ә Зиннур,

зимагур (кушаматы да шундый!) ике арада калды: ни салада калырга, ни

калага китәргә белмичә йөри. Бер кайта, бер китә, һәм әле һаман да җүнләп

урнаша алганы юк. Һади кечкенә буйлы, нык, үҗәт, кермәгән тишеге юк,

Зиннур уртача озынлыкта, ак чәчле (авылда аны акбаш дип йөртәләр!),

еламыйча бер генә эш тә эшләми, бер пешмәгән, булдыксыз егет кәмәше

иде шунда. Һади белән алар музыка мәсьәләсендә дә капма-каршы фикердә

иделәр: Һадига, әйтик, андый музыка ошамый, ә Зиннурга барыбер. Ләкин

алар нигәдер дуслар, аларны авылда Агылый белән Тагылый дип атап

йөртәләр иде.

— Бу ике егет кемнәр соң? — дип сорады Нариман алардан.

— Тазасы Хамис, ябыгы Альфред! Икесе дә – Казаннан... — диде

Зиннур.

— Кемнәргә кайтканнар?

— Шәкүрләргә. Альфред Шәкүрнең абыйсының малае.

— Ә тазасы?

— Анысы аңа ияреп кайткан. Корешлар...

— Ниндирәк?

— Болай ярыйсы егетләр...

— Масаерга яраталар! — дип сүзгә кушылды Һади. — Бер сүз әйтергә

ярамый, шундук кабынып китәләр. Иркәнең энесен шушы җүнсезләр

кыйнады бит инде...

— Андый нәрсә бар инде аларда! — дип өстәп куйды Зиннур.

—Туктагыз әле! — дип фикер йөртте Нариман. — Бу маңкалар шулай

авылга кайтып, безнең егетләрне кыйнап йөрергә тиеш димени! Кая

карыйсыз сез? Нишләп чара күрмисез?

Агылый белән Тагылый башларын аска иделәр. Янәсе, алар гына

нишләтә ала инде!?

— Алар монда Наполеон булып йөрергә тиеш түгелләр, аңлыйсызмы!

Казаннарында шулай йөрсеннәр!

Яшьләр сикерешеп, биешеп ардылар. Шуны сизеп алган Альфред тиз

генә пластинканы алыштырып куйды. Мәйданда — тын көй, ягъни «медляк»

яңгырады. Урысча бу биюнең исеме «белый танец» дип атала иде. Мондый

биюгә егет түгел, ә кыз егетне чакыра. Динә, үч иткәндәй, Нариман каршына

килеп басты. Нариман селкенмәде дә — ачулы күзләре белән Динәне ашады.

Кыз, елмаеп, бер Һадига, бер Зиннурга карап алды. Янәсе, сез ничек? Тегеләр,

юк дип, баш селкеделәр. Нариманның йөргән кызы белән «белый танец»

биеп йөрергә җүләр түгел бит инде алар! Ә Динә (кирәк бит әй!), үпкәләп

диярлек, шундук теге кала егете, таза Хамис янына авышты. Ачу чыгарып,

әле шуның алдында тез чүккән була! Егет, карышып-нитеп тормады, Динәне

тиз генә эләктереп, түгәрәк эченә алып кереп китте. Нариман, шыгырдатып,

йодрыгын кысты. Динәдән мондый ук мәнсезлек көтмәгән иде ул. Бию

беткәнче, тыныч кына басып торалмады. Музыка куючының маңгаен ярып,

аппаратурасын пыран-заран китерәсе килде аның! Чак кына тыелып калды.

«Медляк» бетүгә үк, ул Альфред каршына барып басты.

— Ыслушай, бырат!

— Ыслухаю, бырат!? — Аның чыраенда мыскыллы елмаю чагылды.

— Синең башка музыкаң юк мәллә!?

— Ә нәрсә?

— Татарчаң бармы!?

— Татарча!? — дип тел шартлатты диск-жокей. — Татарча — Арча да

гына, быр-р-ат!

Нариман чак кына аның яңагына сукмыйча калды. Ләкин арадан берәү

шулчак:

— Егетләр, әллә гармунга биеп алыйкмы!? — дип кычкырды. Барсы да

каугаланып: «Әхмәт кая, Әхмәт?!« — диештеләр.

Әллә каян гына Әхмәтне табып килделәр. Артсыз урындыкка утыртып,

кулына хромка тоттырдылар. Әхмәт дигәннәре кытайга охшаган кысык

күзле, хатын-кыз күзе төшмәслек чырайсыз гына бер адәм иде. Инде

кырыкка җитте, әле һаман да өйләнми. Шәп егет, җырга-моңга гашыйк.

«Ыслух»ы менә дигән! Нинди генә җыр көйләмә, ул аны шундук уйнап

куя. Баягынак авыл башында гармун сыздыручы да ул булгандыр әле,

чөнки аныңча оста уйнаучы юк иде авылда. Мәҗлес яисә концерт кебек

нәрсә булса, барсы да ана йөгерә. Карусыз үзе, гармунын күтәреп килә дә

җитә. Кайбер «күркүлләр» сымак, акча сорап та интектерми. Аракы эчми,

бирсәләр алып кайта. Авылда аракысыз яшәп булмый, трактор чакыртып,

бәрәңге җиреңне генә сукалатсаң да, яртысыз котылам, димә.

Әхмәт үтүкләнгән кәчтүм-чалбарына кызыл төсле аш җәймәсе җәеп,

башын кырын ташлап, гармунда уйнарга тотынды. Бию көен су урынына

эчә, ара-тирә, дәртләнеп китеп, хәтта импровизация дә ясап алды...

Яшьләр тупырдашып биешкән арада Динә Нариманга килеп елышты.

Гаепле кеше сыман, башын аска иеп, нишләргә белмичә егете янында

ышкылып торды. Ул аңа күтәрелеп карарга да курыкты. Нариманның

холкын яхшы белә: аныңча эшләмәсәң, бәла киләсен көт тә тор! Кызу канлы:

тиргәү генә түгел, сугып егарга да күп сорамый. Әнә хәзер дә аның аңа бик

нык ачуы чыккан, котырыныр хәлгә җитеп, тәмам тулышкан. Сөйгәнен

җайларга теләгән кыз учы белән генә егетнең терсәк кырына ябышып,

башын җилкәсенә салды. Хатын-кыз шул, белә ир-атны кай яктан алырга

кирәген! Ачуыннан шартларга җитешкән Нариман акрынлап кына эреде.

Юк, ул Динәне кочакламады да, үпмәде дә, тамагын кыргалаган булып,

җиңелчә сулыш алырга тырышты. Кинәт дөнья җиңеләеп киткәндәй булды!

Ләкин анысы да вакытлыча гына булган икән...

Әхмәт гармунда уйнап, яшьләрне биетеп туктарга да өлгермәде, теге

сакаллы малай, рөхсәтсез-нисез, кабат магнитофонын кушты. «Бони-М»,

имеш! Нариман, Динәне ташлап, дәү адымнар белән, диск-жокейга таба

атлады. Атлау дип кенә әйтеп булмас иде аны, бу чын-чынлап кешегә

ташлану, һөҗүм итү белән бер иде. Ул музыкага да, магнитофонга да

кагылмады (кемгәдер ошый икән, биесеннәр!), ә Альфредны, күлмәк

якасыннан эләктереп, җилтерәтеп диярлек, каралты-кура артына алып

чыгып китте. Күпләр моны сизми дә калды.

— Син нәрсә тагын шул музыкаңны куйдың?! — дип акырды ул аңа.

— Яшьләр сорый...

— Сорый торганнардыр, бер сүзем дә юк, — дип аңлатырга тырышты

ул сакал малайга, — әле бит бию көе дә бетмәгән иде, ә син тагын шул

шайтан музыкасын китереп тыктың!

— Син нәрсә, бырат, ычкындың мәллә! — дип тыпырчынды Альфред. Ул

Нариманның музыка өчен генә түгел, ә гомумән бәйләнәсе килгәнен аңлады.

Мондый нәрсәнең яхшылык белән бетмәгәнен сизгән диск-жокей, ярдәм

көтеп, тирә-ягына каранды. Кинәт кенә һөҗүмгә күчкән дошманын ул башта

исерек дип уйлады, ә исеректән, мәгълүм ки, теләсә нәрсә көтәргә була!

— Сакалың өзәм, ыслушай!

Озак та үтмәде, алар арасына Хамис килеп керде. Альфредтан ике баш

югары булган бу әзмәвер, күкрәген киереп, дустын дошманнан, биек дивар

сымак, каплап куйды...

— О чем базар?!

— А... ф... тум...

Урысча, ягъни калача сөйләшкән кешеләр янында әзрәк каушабрак

калырга гадәтләнгән Нариман бу юлы да бер мәлгә югалып калды. Юк, ул

курыкмады, өнсез дә калмады, бары тик беразга сүз куәсен югалтты. Шул

арада, эшне сизенгәндәй, болар янына авыл егетләре дә йөгереп килделәр.

Кала этләреннән бигүк өркемәсә дә, Һади белән Зиннурның якында басып

торулары, аңа ниндидер көч өстәде. Аларга Динә дә ияргән иде, тик аны

шундук куып җибәрделәр. Ир-атлар арасында була торган бәхәскә хатын-

кызны катыштыру кирәк нәрсә түгел иде. Шулчак эшнең зурга киткәнен аңлап

алган бер яшь җилкенчәк өйдән Рөстәмне дәшеп чыгарды. Совет армиясенә

чакырылган рекрут: «Егетләр, сез барыгыз да минем кунаклар, әйдәгез,

тыныч кына ял итик инде!» — дип үтенеп сорагач, бер-берсе белән каты

гына бәрелешергә торган ике як та, тынычланып, әкрен генә таралышырга

мәҗбүр булды. Ул арада музыка да туктады. Яшьләр, дәррәү килеп, өйгә,

табын артына кереп тулдылар. Нариманны ничек кенә кыстасалар да, ул

өйгә кермәде, Динәсен җитәкләп, урамга чыгып китте...

— Нишләп син шундый соң, ә!?

— Нигә!?

— Кешечә генә кыланырга ярыйдыр бит инде...

Нариман: «Кешечә кылану ничегрәк була соң ул?» — дип кайтарып

сорарга теләсә дә, бу юлы дәшмичә калды. Йөрәген ашаган шул җүләр

көнчелеге, кала этләренә булган чиксез ачуы тиз арада эреп юкка чыкты.

Аның хәзер, авыз ачып, аның хакында сөйләшәсе дә, хәтта сүз дә эндәшәсе

килмәде. Ул иң элек бер генә нәрсәдән, Динәсен югалтудан курка иде.

— Рөстәм дә китә инде...

— Рөстәм китер дә, кайтыр да! Ул әллә кая китми, армиягә генә китә!

— диде Нариман. — Менә син кайтырсың микән... бер киткәч?

—Без синең белән сөйләштек түгелме соң!? — дип моңсу гына елмайды

кыз.

— Нәрсә дип?

— Икәү бергә китәбез дип...

— Мин сиңа китәм, дип вәгъдә бирмәдем...

— Димәк, син мине яратмыйсың...

— Яратам...

— Мине түгел, авылны...

— Авылны да, сине дә, Динә...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: