Таш калада баш кала... (дәвамы)

Романның башы монда.

2

Көннәр ничектер бертөрле, ялыктыргыч булып узды. Инсаф, билгеле,

кул кушырып, тик кенә утырмады. Кул эшенә оста иде ул. Әнә агач чолан

бурадан авышкан, ул шуны урынына тарттырып, өр-яңа такта белән тышлап

чыкты. Тактасын сарайдан тапты. Атасы ышкылап, ясап калдырган булган.

Чолан ишегенә яңа йозак элеп куйды. Мунчаның бусагалары черек иде,

аларны да алыштырды. Ике-өч көн рәттән мунча якты. Төрмәдә чакта

мунча керүләр сирәк эләгә иде, исән-сау чыккач, авылга кайтып бер мунча

керү аның өчен чиксез зур бер хыял булып тоелды. Аллага шөкер, бусы да

тормышка ашты! Ашау-эчү әлегә дәү әнисендә булды. Аралар ерак түгел,

ике тыкрык кына, тиз генә бара да килә. Эч пошканда ул бергә укыган

дуслары, классташлары белән очрашкалап алды, алар белән дә аралашты.

Ниһаять, ул Раушаниясе белән дә күреште. Күрше Багыш авылына төшеп,

аны үзенә кунакка алып менде. Кочышып, сөешеп, хисләр яңартырбыз,

дип өметләнгән Инсаф монда да ялгышты. Бигүк ачылып китәргә,

серен чишәргә яратмый торган кыз булып чыкты ул. Әзрәк кыргыйрак,

кырысрак та иде. Җиде ел буе күрешмәгән егетен кочаклап, кысып үбәсе

урынга, ул, килүгә үк, юеш чүпрәк белән сулы чиләккә ябышты, өйнең

тузанга, пычракка каткан идәннәрен, бусагаларын юып чыгарды. Эш

авырга китте, ахрысы, кыз соңрак (ул Инсафның әнисе кебек үк йөрәк

авырулы иде!) әзрәк тыны кысылганын тоеп, карават чатында йөрәк ягын

тотып, уып утырды. Инсаф аны кочагына алды. Раушания карышмады,

башын Инсафның муен астына төртеп, тын гына елады. Елый, димәк,

ярата, елый, димәк, сагынган. Егет шулай дип уйлады. Ләкин егетнең

күңеле инде күптән сагыштан, моңнан туйган, аңа хәзерге минутта дөнья

шатлыгы, яшәү дәрте кирәк иде. Ни кызганыч, Раушания аңа әлегә ул

теләгән нәрсәне бирә алмый иде.

***

Әбиләр чуагы. Матур көннәр тора. Кояш, кыздырмый гына, тәнне, җанны

эретеп кенә җылыта. Шундый матур, аяз көннәрнең берсендә Инсаф сарайга

утын ярырга дип чыкты. Шактый озак ярды ул утынны, арыды, шуннан

бик нык эчәсе килүен сизеп, өйгә керергә булды. Керсә — өендә бер чибәр

хатын киштәдән китаплар актарып тора иде. Хуҗа кергәч, ул актаруыннан

туктап, борылып, егеткә карап куйды. Юк, ул башын аска иеп, иреннәрен

турсайтмады, йөзен дә яшермәде, ул кояштай балкып, аңа карап, матур итеп

бер елмайды. Аны күргәч үк, Инсафның йөзләре яктырып китте. Менә бит

ул, менә кем кирәк аңа! Юк, аны чибәрләрнең чибәре дип тә әйтеп булмый,

алай дип әйтергә никтер тел дә бармый, ләкин ул шул хәтле сөйкемле иде,

каһәр, ягымлы, аны менә хәзер үк кочып алып, шашып үбәсе, иркәлисе килә

иде! Озын чәчләре кара төстә булган, күрәсең, ләкин ул, заман шаукымына

ияреп, аны җирән төскә буяткан, гомумән, ул төсе-кыяфәте белән бер генә

дә авыл кызына охшамаган, ул кала кызына тартым иде. Аның кайчандыр

калада яшәгәнлеге, авылга мәҗбүри хәлдә генә кайтканлыгы әллә каян

беленеп, сизелеп тора. Кайбер авыл кызларына син хет әллә нәрсә кидер, ясат,

буят, ләкин алар барыбер авыл кызы булып калалар. Ә бу кыз, бу ханым исә

бөтенләй үзгә кеше иде! Инсаф белән хатын бер-берсенә җылы гына карашып

куйдылар, аларның күз карашларында бер-берсен ярату, ошату сизелде һәм

аларда: «Син минеке бит, наным, мин синеке бит, җаным!» — дип язылган

сыман иде...

— Инсаф! — дип дәште аңа хатын. Кара, ул инде аның исемен дә белә. — Бу

хатын синең янга ни өчен килгән, дип уйлыйсыңдыр инде, име?

— Син...

— Нәрсә?

— Кияүдәмени?

— Ә нишләп әле мин кияүдә булмаска тиеш ди!?

— Димәк, ялгышмаганмын. Син килгән кеше. Хатын-кыз кинәт кенә чит

авылга кайтып төшми. Аны алып кайталар.

— Килмешәк, димәкче буласыңмы?

— Юк, алай димим. Син минем исемне беләсең, ә мин синекен белмим.

Исемең ничек?

— Белмәвең әйбәтрәк булыр...

— Шулай да?

— Ландыш.

— Ландыш, син кем хатыны соң?

— Латыйп хатыны.

— Латыйп!? Әпти Латыйбымы?

— Кушаматын белмим. Фатхуллин Латыйп хатыны мин.

— А... а...

Инсаф агарынып китте, аның чырае качты. Нәрсә, нәрсә, ләкин шушы

чибәр хатын авызыннан шул адәмнең исемен ишетәсе килмәгән иде аның.

Хәер, Әпти хатынына барыбер, күрәсең, аңа кем хатыны булса да килешә һәм

беренче карашка ул Инсафка әзрәк җиңел акыллы булып күренде.

— Ни булды? — дип сорады Ландыш.

— Юк, берни дә юк, — дип җавап бирде Инсаф, ниятен яшерергә тырышып.

— Бар да тәртип...

— Күреп торам! — Хатын шактый сизгер җан булып чыкты.

— Нәрсә күрәсең?

— Латыйпның исемен ишетүгә үк, чыраең коелды. Дошманың мәллә?

— Юк, дустым, — диде Инсаф, киная белән.

— Әйт дөресен, мин туры сөйләгәнне яратам!

— Юк, мин...прусты көнләштем!

— Нидән?

— Шундый чибәр, акыллы кызны Әпти малае ничек итеп каптыра алды

икән? Маладис Латыйп, булдырган! Башка сүзем юк!

Инсаф моны чын-чынлап әйтте. Ләкин Ландыш аның соклануын уртаклаша

алмады. Ул башта сүзсез калды, озак кына эндәшмичә торды. Аннан китте,

китте: беренче генә күрешкән егет кешегә барсын да ачып, сөйләп бирде.

Ачылып сөйләде, эчендәген бушатты: туры сүзле иде ул, күрәсең, ихлас

җанлы...

— Чын дөресен әйтимме?

— Әйт.

— Бишкүлгә мин үз теләгем белән кайтмадым. Латыйп мине алдап алып

кайтты.

— Алдап!?

— Әйе...

Ландыш Карасудан булып чыкты. Башта ул Алабугада укыган, аннан Казанга

киткән. Казанда ул бергә укыган Асия исемле бер иптәш кызын очраткан. Ул

шуңа кунакка кайта. Өч көн Бишкүлдә яши. Латыйп белән таныша. Ул Асиянең

туганы булып чыга. Өченче көнне Асия каядыр югала. Өйдә беркем дә калмый.

Латыйп аны үзенә алып кайта. Җибәрми. Кызны урлаган кебегрәк килеп чыга.

Соңыннан ачыклана: Латыйп Асия белән алдан ук сөйләшеп куйган икән. Ул

Латыйпка каршы килә алмый, язмышына буйсынырга мәҗбүр була...

Менә шулай итеп мин сезнең авылда калдым! — дип нәтиҗә чыгаргандай

итте Ландыш. — Туктале! Нишләп соң мин боларның барсын да сиңа сөйлим!?

Мин бит бу йортка бөтенләй башка йомыш белән кердем...

Нинди йомыш?

Мин китапханәдә эшлим. Миңа китап кирәк.

Нинди китап?

— «Ак чәчәкләр». — Инсаф Ландышның янына ук килеп басты һәм аның

кулыннан алып, аны чак кына битеннән үпмичә калды.

Нәрсә?

Әпсәләмов...

Ә?!

— ...китабы...

Әпсәләмов... бармы соң ул бездә?

Бар...мин аны күрдем...

Хатын кулы белән киштә ягына ишарә ясады һәм инде үзен кочакларга

торган егеттән җиңел генә качып, киштәдән Әпсәләмов томын тартып чыгарды.

Китапханә китабы кулдан-кулга йөреп шактый таушалган, битләре саргаеп,

мунчалага әйләнгән, тышындагы хатын-кыз сурәтен танырлык түгел иде.

Инсафның хәтере ялгышмаса, китапның тышына ак халатлы шәфкать туташы

сурәте төшерелгән иде...

— Китапханә китабы. Унҗиденче битендә мөһере дә бар...

— Мөһере булгач, аласың инде...

— Нариман абый... әтиең име?

— Әйе, әтием.

— Күптән укырга дип алды. Тик кертеп кенә бирергә өлгерә алмады.

— Үлде әти...

— Әйе... Йорт бикле, китапны кайтаручы юк. Ә ул һаман да минем өстә

тора.

— Кем? — дип сорады Инсаф һәм, ниһаять, ул Ландышның кулыннан тотты.

Күп тә узмас, ул, ханымны кочагына алып, аны күкрәгенә кысар төсле иде.

— Әпсәләмов. — Ландыш, Инсафтан ычкынып, ишек ягына атылды.

— Туктале! — дип кычкырды аңа егет.

— Әйе!?

— Аны озынайтып булмыймы?

— Нигә?

— Минем дә укыйсым килә!

— Була, — дип килеште хатын, — тик аның өчен китапханәгә килергә

кирәк...

Китапханәче чыгып киткәч, ул озак кына үз-үзенә урын таба алмады.

«Шайтан! Ни булды соң аңа? Ни булды!?» Ул котырынып китеп урындыкка

типте. Каты типте — урындыкның арткы аягы очып ук чыкты һәм ул

шундук күтенә утырды. «Латыйп... Латыйп... килсә дә килә бит кешегә

бәхет, килә! Тыныч тормыш, чибәр, акыллы хатын...» Акчаны эшли белсә

дә, шабашниклар бригадасы белән җитәкчелек итсә дә, нигездә, ул бер

авыл наданы иде, ул бит мәктәптә укыганда да бер елын утырып калды. Ә

хәзер әнә кем булган! Нинди хатын алган! Күрешеп, аңлашып аласылары

бар әле аның Латыйп белән, бар! Аның турында күп нәрсә белми шул әле

Ландыш, белми һәм ул үзенең кем белән яшәгәнен аңлап та бетерми шул.

Белер тиздән, белер, иншалла!

3

Ландышның Инсафка керүен дәү әнисе дә күреп калган икән. Күрмәсә дә,

җиткергәннәрдер, күрәсең. Икенче көнне килүгә үк, ул шуның турыда чәйнәргә

тотынды. Инсаф кебек үк, Кәримә дә Латыйпны өнәп бетерми, алай гына да

түгел, ул аны бөтенләй күралмый икән.

— Әптиләр килене нишләп керде? — дип сорады ул.

— Әпсәләмовка кергән! — дип шаярткан булды Инсаф.

— Кемгә?

— Әти кайчандыр китап алган булган. Әпсәләмовны. Китапханәче шуны

сорап кергән.

— Ул аны миннән бер сораган иде инде.

— Нигә бирмәдең?

— Җаны чыксын! — дип акырды Кәримә. — Әптиләр белән кушылган кеше

җүнле була димени!

— Латыйп хатыны булып чыкты ул.

— Нәрсә тапкандыр ул шуңарда, белмим. Кунакка кайткан җиреннән

алып калды ул аны. Хәер, Латыйпка чыккач, үзе дә әллә кем түгелдер инде.

Байлыгына кызыккан, күрәсең.

— Матур хатын — сүз дә юк. Баласы бармы?

— Бар, малай тапты.

— Да! Бәхете ташыган икән Латыйпның!

— Син өтөрмәдә сөяк череттең, ә ул яхшы тормышта чибәр хатын белән

чөкердәште. Шул кабахәт аркасында... сине...

— Дәвәни, кирәкми! — дип кычкырды Инсаф.

— Нәстә акырасың?

— Үткәннәрдә казынмыйк! Булган — беткән!

— Ачуым чыга бит, балам! Атаңны да ул гына кыйнатты...

Ниһаять, дәү әнисе күңел эчендә йөрткән серен ачты. Хәер, Инсаф өчен

ул инде зур сер түгел иде. Латыйпның кансызлыгы хакында аңа берничә кеше

килеп сөйләде. Беркемгә дә сөйләмәскә ант итеп, ул алардан үзенә бөтен

мәгълүматны да ала алды. Яшьләр арасында Инсафка карата хөрмәт тә, ышаныч

та зур иде.

— Менә ансы башка разгавур! — диде ул нидер ниятләп. — Бу эш буенча

Латыйпны күрәсем бар әле!

— Зинһар, суга күрмә! — дип борчылды дәү әнисе. — Утыртып куймасын!

— Мин ул Латыйпны узачак әле, дәвәни, бер узачак! — дип өзгәләнде ул.

— Ничек? Нәстәң белән?

— Тракторга утырырга хыялланам. Немец машинасына. Инвестыр белән

сөйләшергә уйлыйм. Төшемле эш. Ә көзгә... көзгә мин өйләнәм...

— Кемгә?

— Раушаниягә.

— Раушаниягә?

— Ие. Багыш кызына.

— Ай! — Кәримә ухылдап йөрәген тотты һәм шул килеш, артык кабаланмыйча,

акрын гына карават кырына чүмеште.

— Ни булды, дәвәни?

— Юк, берни дә юк, улым...

— Әйтеп бетер... дәвәни!

— Яшьтән... чирле кыз бит ул. Әниеңнеке күк... йөрәк паругы аңарда. Ничек

шулай кабатлана суң бу язмышлар, ә!?

Әйбәт кыз ул. Күңеле яхшы.

Яхшыдыр... әйтмим...

Раушаниянең йөрәк авыртулы икәнен Инсаф күптән белә иде. Ләкин аның

аңар бервакытта да исе китмәде. Раушания бармы — бар, исәнме — исән! Яшь

кешегә тагын ни кирәк!

— Төрмәдә утырганда ул гына килде минем янга, дәвәни! — дип ни өчендер

аклангандай әйтте ул. — Ул гына йөрде свиданиягә, ул гына передача ташыды.

Андый кешене мин хәзер, ничек итеп, читкә этәрә алыйм соң!?

— Ансы шулай инде...

— Ярата ул мине, дәвәни!

— Ә син үзең?

Инсаф җавап бирмәде: «әйе», дип, баш кына селекте. Кәримә башын

чайкап, авыр сулдап куйды. Билгеле, ул оныгына каршылык ясарга омтылмый,

ә бары тик аңа бәхет кенә тели иде. Ләкин андый хәтәр чирнең ахыры ни белән

бетәчәген ул, авыру бала үстергән ана буларак, яхшы белә иде. Алар нәселендә

гомерендә (ире ягыннан да!) йөрәк авыруы белән интегүчеләр булмады. Зөмәрә

исә туганда ук йөрәк өянәге белән туган. Башта аны авырый дип, беркем дә

уйламады, бары тик сабыйга биш-алты яшьләр тулгач кына, йөрәк үзен сиздерә

башлады. Приступлары башлангач, кызның тыны бетә, йөрәге кага башлый,

йөзе агарынып, соңрак зәңгәрләнеп тә чыга иде. Андый авыруга операцияне

яшь чактан ук ясыйлар, ләкин Кәримә кызына нигәдер ясаттырмады, курыкты.

Каладан кайткан бер туганы, авыруларның сиксән проценты пычак астында

үлә икән, дип сөйләп куркыткач, алар операциядән баш тарттылар. Соңыннан

үкенде үкенүен, ләкин соң булды. Зөмәрә гомере буе дару эчеп яшәде. Әле шул

килеш тә ике бала тапты. Берсе үле туды, икенчесе, Аллага шөкер, исән, ләкин

аның яшьтән бәхете генә булмады. Ә язмышлар, үч иткән сымак, кабатланып

тора: инде менә Инсафның яраткан кызы да, Зөмәрә кебек үк, йөрәк белән

авыртулы икән...

Хикмәт Раушаниянең бер үзендә генә түгел, билгеле, кызын төрмәдән кайткан

егеткә кияүгә бирергә кызның әти-әнисе дә каршы иделәр. Алар аңа әле һаман

да кырын карыйлар иде. Әйе, ул армиядән кайтмады, төрмәдән кайтты. Авыл

халкы нигәдер шикләнә андый кешеләрдән. Ә бит төрмәдә утырып, Инсаф начар

якка үзгәрмәде. Начарлыкка, әшәкелеккә өйрәнмәде. Ул анда да чын ир-егет,

мужик булып калды. «Блатной»лар арасында аңардан көлеп, аңар мыскыл итеп

караучылар да табылды. Янәсе, чын «зык» бил бөгәргә тиеш түгел. Ләкин ул

беркемгә дә һәм бернигә дә карамады. Кая куйсалар, шунда хезмәт итте. Цехта

тимер койды, сетка бәйләде. Тагын шунысы да бар, хезмәт иткәч, вакыт та тиз уза.

Әгәр дә үзеңне төрмәдә беренче көнне үк шулай куймасаң, анда яшәве икеләтә,

өчләтә авырая. Билгеле, провокация ясаучылар булды: тоткыннар арасында гына

түгел, конвоирлар арасында да. Авыр булса да түзде, күз яшен түкмәде, өметен

өзмәде. Аны өмет яшәтте, авылга кайтып, кешечә яшәү өмете яшәтте. Төрмәгә

эләккәндә ул әле борыны астына мыегы да чыкмаган бер нәүмиз яшүсмер генә

иде, ә ул аннан чын ир, чын мужик булып чыкты.

— Раушания өчен борчылма син, — дип тынычландырды ул дәү әнисен, —

әнкәйгә операцияне вакытында ясаткан булсак, ул бүген дә безнең янда утырган

булыр иде. Мин Раушаниягә операция ясатам. Калада бер шәп профессор бар

минем. Мин аның малае белән утырдым. Эдик исемле. Йомшак кына, слабый

гына бер малай иде...

— Пырафисыр малайлары да утырамыни анда, җаным?

— Профессор гына түгел, банкир малайлары да утыра анда, дәвәни,

банкирлар хәтта үзләре дә утыра. Закон һәркемгә дә бер...

— Ни булды пырафисыр малаена?

— Наркотик белән. Хәзер бөтен төрмә шулар белән тулган бит инде. Иң

мәгънәсез, иң әшәке статья. Башта бик кыерсыттылар аны. Мин аны берничә

мәртәбә яклап чыктым. Шуның аркылы аның атасы белән танышырга туры

килде. Ул миңа телефон аша рәхмәтләрен җиткереп торды. Эдик әллә ни озак

утырмады, атасы аны тартып чыгарды. Зур кеше чөнки. Профессорның әйтүе

буенча, операция артык катлаулы булмаячак. Хәзер технология югары. Әзрәк

кенә акча эшләп алам да, Казанга, клиникага алып барам җаныемны! Ярты

бәягә генә ясаячаклар! Менә шуннан соң берәр сүз әйтеп карасын миңа аның

әти-әнисе! Авызларын да ачалмаслар!

—Ярар, әйдә, без дә авыз ачыйк! — дип көлде Кәримә һәм оныгына дип

алып килгән ашамлыгын өстәлгә чыгарып куйды. Дәү әнисе яшь бәрәңгедән,

тәмле иттереп табикмәк пешереп килгән.

—О! Табикмәк! — дип шаклар катты Инсаф һәм шундук ашауга да ябышты.

— Камыр азыгы, бәрәңге валюта иде анда...

— Җылытып аша инде, ашыкма!

— Җылытмыйча да тәмле ул!

— Яңа тормышка өйрәнеп буламы суң, улым?

— Авырлык белән... һәркөн иртәнге җидедә торам да утырам...

— Нишләп?

— Тегендә гел җидедә торгызалар иде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: