Таш калада баш кала... (дәвамы)

Романның башы монда.

 

ИКЕНЧЕ КИСӘК

Туган нигез

1

Туган нигез...

Өй ябык: тәрәзәләре кадакланган. Ян-яклары ашалган имән ишеккә зур

амбар йозагы эленгән. Өй эченә шыксыз караңгылык иңгән. Әйтерсең лә монда

тормыш (вакыт) туктап калган. Тик ни гаҗәп: озак еллар кеше яшәмәгән йортта

гаҗәеп чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә. Бер генә әйбер дә чәч тә баш ятмый:

миче акшарланган, өстәл өсләре сөртелгән, табак-савытлар юылган. Туган йорт,

туган нигез бүген әнә шундый халәттә, гүя, ул хуҗасын көтә кебек...

Тынлык. Моңсу тынлык.

Каяндыр адашып кергән канатлы бөҗәк, бик каты гына безелдәп, өстәл

тирәсендә очып алды да, кабат тынып калды. Әлеге тынлыкта ниндидер серле

пышылдаулар — йорт ияләренең үзара эндәшүләре вә сөйләшүләре ишетелеп

алды.

Кинәт! Ах, шул кинәт! Агач чыртлап сынган кискен каты тавыш ишетелде.

Кемдер тышта тәрәзәгә кадакланган агач такталарны каерып ташлады һәм тәрәзә

ачылып китте. Өй эченә кояш яктысы бәреп керде, өйгә нур иңде. Ниһаять,

нигез уянды, терелде һәм ул үз тормышы белән яши башлады. «Исәнме, туган

йорт!»

Аркасына биштәр аскан Инсафның, тәрәзә аша кереп, беренче эндәшкән

сүзе әнә шул булды. Аны туган йортыннан башка беркем дә ишетмәде, чөнки

бу өйдә ул әлегә үзе генә иде. Әллә кайтаваз, әллә йорт ияләре телгә килде,

һәр тарафтан бердәм булып: «Исән-ме...и-сән-ме...и-сән-ме...» — дигән сүзләр,

авазлар яңгырады. Биштәр карават өстенә очты. Инсаф өстәл өстендә торган

дәү калай чәйнекне кулына алып, аның капкачын ачты. Су бармы?! Ул бик нык

сусаган, көйрәгән иде. Башта ул суны чәйнекнең борыныннан гына эчмәкче

булды. Аннан кире уйлап, аны урынына куйды. Бер учка җыелган җиләк

төсендәге вак чәшкәләрне тиз-тиз генә өстәл өстенә тезеп чыкты. Бер, ике,

өч... Шуларның һәркайсына, кырыена хәтле ташытып, су салып чыкты...

— Исәнме, әнкәй! Исәнме, әткәй!

Авазлар, ир-ат һәм хатын-кыз тавышы белән чиратлашып, янә

кабатланды:

— Исәнме, улым... Исәнме, улым...Кайттыңмы...

Инсаф барлык чәшкәләргә дә салынган суларны эчеп бетереп, өстәл

янындагы урындыкка утырды. Учлары белән маңгай тирләрен сөртеп, башын

аска иде һәм тын гына елады...

— Исәнмесез... җаннарым...

— Исәнме... исәнме! — диеште йорт ияләре.

— Кайттым... ә сез юк...

— Без юк, юк, — диештеләр алар, — ә син бар, бар...

— Юк!!!

Инсаф бар көченә йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Өстәл дер селкенеп

куйды. Бераздан өйне тагын тынлык камап алды. Егет күңелен авыр уйлар

биләде. Ниһаять, аны төрмәдән чыгардылар. Унике ел биргәннәр иде, җиде

елын утырды. Җиде ел — җиде гомер кебек ул! Ниһаять, ул иректә, тик бу

азатлык аны нигәдер сөендермәде. Әтисе дә, әнисе дә юк, икесе дә күптән

мәрхүм. Шып-шыр өйгә кайтып утырды ул, шып-шыр өйгә! Олы юлдан

попуткага утырып кайткан егет, соңыннан төшеп калып, соңгы ун чакрымын

җәяүләп кенә тәпиләде. Нигәдер аның кешеләргә күренәсе килмәде һәм ул үзе

дә кешеләрне күрергә теләмәде. Чөнки шактый гомер үткән: авыл аңардан һәм

ул да авылдан читләшкән иде. Арыганлык үзен нык сиздерде, Инсаф башын

өстәлгә куйган килеш, изрәп йокыга китте...

Шулчак кемдер тышта ишек йозагын каерды. Егет тиз генә сикереп торды,

ләкин нидер уйлап, кире урынына утырды. Яман төрле авазлар чыгарып, бик

зур авырлык белән генә өй ишеге ачылды. Ишектән, бертуктаусыз йөткерә-

йөткерә, кемдер атлап керде. Инсаф ул якка борылып та карамады. Ул болай

да аның кем икәнен аңлады. Бу аның дәү әнисе Кәримә апай иде. Ул ишек

йозагын өйгә хәтле үк күтәреп кергән, чөнки ачкыч йозакка кереп калган, ә

ул шуны кире чыгара алмыйча интегә иде...

—Кулым! — дип зарланды ул. — Шушы йозак тәресен! Газаплый да суң

инде алай да!

Шулчак Инсаф тамак кырып куйды. Кәримә сискәнеп шул якка

борылды.

— Абау! Кем син!?

—Исәнме, дәвәни! — Егет урыныннан торып басты. Кәримә дулкынланып

йөрәген тотты.

— Инсаф... улым... синмени?!

— Мин, дәвәни, мин!

— И... җаным...

Инсаф дәү әнисен кочаклады. Җиде ел эчендә шактый ук киңәергә өлгергән

әбисен ул кысып коча алмады. Бу очрашуны төрмәдән чыккан егет башкачарак

көткән иде, билгеле! Дәү әнисеннән дә якын кешесе калмады аның авылда. Ул

дәү әнисен аркасыннан сөеп, җилкәсеннән чәбәкләде...

— Их, дәвәни, дәвәни, әле дә ярый син бар! Исән...

— Исән...исән...әле дә ярый Дания апаң...

— Ни булган аңа?

—Өй янында бер чит кеше йөри дигәч, тиз генә монда чаптым. Кем белә!

Кемнәр генә йөрми хәзер авылда!

— Кемнәр?

— Әллә кемнәр... тавар сатучылар, чегәннәр, хулиганнар...

— Ачуланма, дәвәни, — дип акланды онык. Ул тәрәзәне барып япты.

— Ишектән кермәдем, тәрәзәдән кердем!

— Нишләп суң туп-туры миңа кайтмадың!?

— Нигәдер туп-туры шушында, үз өемә кайтып керәсем килде. Йортым

төрмәдә утырганда да төшләремә кереп йөдәтте...

Оныгы төрмәгә утыргач, Кәримәгә шактый авырга туры килде. Башта йөрәк

өянәге белән аның кызы, Инсафның анасы Зөмәрә үлеп китте. Приступ арты

приступ — бик каты авырды кызы! Операциядән нигәдер баш тартты, соңыннан

риза булды булуын, ләкин ясарга өлгерми калдылар. Өч елдан соң язгы ташу

вакытында кияве Нариман батып үлде. Гомер аракы эчмәгән, авызына грамм

хәмер капмаган кияве Зөмәрәнең үлемен күтәрә алмады, ул үлгәч, бик нык

эчте. Алар бер-берсен бик нык яраттылар, алар бер бөтен иделәр. Хатыны

чарасыз авыру, ә Нариман, чәчү аппаратында кулын имгәткәннән соң, бер

кулга гарип булып калды. Билгеле, моңа бер хатынының үлеме генә түгел, ә

колхозларның таркалуы, халыкның эшсез, акчасыз калуы да сәбәпче булгандыр.

Колхозның таркалуын, аның талануын бик авыр кичерде Нариман. Авыл явызы

Латыйп башына җитте аның, дигән сүзләр дә шактый йөрде йөрүен, ләкин бу

факт расланмагач, гаебе исбатланмаган кешегә яла ягудан ни файда. Кияве

әйбәт кеше иде Кәримәнең. Булсын, тормыш барсын дип тырышты. Булдыра

алмагач, пар канаты сынгач, сүнде бахыр. Ире үлгәннән соң, үз өендә ялгызы

гына гомер кичергән Кәримә кызы белән киявенең йортын да ташламады, атна

саен килеп йөрде, җыештыргандай итте, үзенчә карады. Өй эчендә чынлап та

тәртип иде. Аллага шөкер, инде ниһаять, оныгы да кайтты. Ул кайткач, бу аулак

өйгә тагын да ямь керер, иншалла! Инсаф дәү әнисенең тырышлыгын күрде,

бәясен бирде, әмма әбисенең тәрәзәләрне такта белән кактырып яптыруын

гына ошатмады. Тәрәзәләре кадакланган йортны күргәч үк, аның йөрәге өшеп

китте. Кешенең күзен бәйләгән кебек инде бу. Борылып кире китәрдәй булды.

Ләкин (дәү әнисе әйткәнчә) кактырмыйча да булмый, яшьләр бик әрсез хәзер,

иясез йорттан нәҗесле урын ясарга да мөмкиннәр. Болай да инде әнә бер

тәрәзәне ватып киткәннәр...

— Улым, сругың бик зур иде ләбаса! Иртәрәк чыгардылармыни?

— УДО белән чыктым.

— Нәстә белән?

— Условно-досрочное освобождение.

— Нәстә суң ул?

— Тәртибем яхшы булды. Шуңар күрә алданрак чыгардылар.

— Ярар, әйбәт булган, — диде Кәримә өстәл янына чүмәшеп. Ул хәтле зур

гәүдәне, баскан килеш, тотып тору җиңел нәрсә түгел иде. Җитмәсә, соңгы

вакытта аяклары, буыннары да сызлый башлады. — Кайтуың турында хәбәр

дә бирмәдең?

— Мин бит армиядән түгел, төрмәдән кайттым. Кемгә әйтим? Ничек хәбәр

итим? Аннан... чыгарачакларына актык көнгә хәтле ышанмадым.

— Ярар, ярар, исән-сау гына әйләнеп кайттың, шуңар сөенергә кирәк. Тик...

атаң-анаң гына...

— Сүз дә юк... Ничек күңелле булыр иде, әгәр дә мине хәзер әти-әни каршы

алса!

— Көттеләр, бик тә көттеләр алар сине! Башта әниең... аннан... атаң...

— Әйе...

— ...гүр иясе булдылар...

Кәримә яшьләрнең үлемен авыр кичерсә дә, хисләрен кешегә күрсәтергә

яратмый иде. Елаганда да күз яшьләрен яшереп елый, сөйләгәндә дә сак

кылана — кемгә сөйләгәнен белеп сөйли иде. Гомумән, алар нәселләре белән

шундый иделәр, әзрәк кенә ордым-бәрдемнәр, каты күңеллеләр. Авылда Фарих

бабаларының нәселе атаклы нәсел иде. Инсаф моны яхшы белә, аның авыру

анасы да һәрчак көчле рухлы булды, беркайчан да юкка җебеп төшмәде.

Өйнең түр ягында, чаттарак, диварда кечкендик пыяла рамнарда әти-

әнисенең, туганнарының фотосурәтләре эленгән. Көзен-кышын ягылмаган

йортта фотоларның күбесе саргаерга да өлгергән. Ләкин исән калганнарыннан

да ата-анасының йөз чалымнарын абайларга, аларны тулы итеп күз алдына

китерергә булыр иде. Ул нәкъ җиде ел утырды һәм шул җиде ел эчендә аның

әнисе дә, әтисе дә китеп барды. Ни аяныч, ул аларны күмәргә дә кайта

алмады...

— Синең өчен ничек борчылганнарын белсәң икән син атаң белән анаңның!

— дип тезеп китте карчык. — Син утырганнан соң, кара кайгыга баттылар.

Гаебең юк икәнен белсәләр дә, бик нык хурландылар халык алдында... Нәселдә

булмаган нәрсә, нәселдә, шуңар бик нык хурландылар. Бала кайгысы! Ай,

бу бала кайгысы! Дошманыңа да теләмә икән шуны! Анаң тумыштан авыру

булды, сине утыртканнан суң да авыруы отыры көчәйде. Көнгә икешәр, өчәр

приступ... май кояшымның...

— Беләм! Әти язды ул турыда...

— Белсәң... шул...

— Әтигә ни булды?

— Анаң үлгәч, атаң да бетереште.

— Эчтемени? Гомер әтинең эчкәнен күрмәдем!

— Ансы аның бер хәл...

Кәримә шактый вакыт дәшмичә торды. Инсаф белә, берәр сер ирештерәсе

килсә, ул шулай озак кына эндәшмичә тора иде. Моны чит кешегә сөйләп тә,

аңлатып та булмый, бары тик оныгына гына ирештереп була иде.

—Яшерен-батырын түгел, кыйнадылар атаңны! Завфирмы булып

эшләгәндә...

— Кем?

— Белсәк икән...

— Яшермә, әйт...

— Юк, әйтмим...

— Нишләп?

— Ул адәмнең исемен атарга да ярамый.

— Нигә? Куркасыңмы?

— Ансы да бар...

— Ну!?

— Гаебе исбатланмаган...

— Ни өчен кыйнаганнар соң? Әти миңа ул турыда язмады да...

— Атаң шундый кеше иде...

— Шулай да...

Кәримә сөйләргә мәҗбүр булды. Нариман тракторда йөргәндә гарипләнеп,

кул һәм беләк сеңерләрен өздергәннән соң, озак кына эшсез ятты. Бераздан аны

колхоз фермасына җитәкче итеп куйдылар. Алдау-йолдауны белмәгән, фәкать

эш-хезмәтне генә сөйгән мужик бер ел эчендә таркалып барган ферманы аякка

бастырды. Биналарга ремонт ясатып, акчасын таптырды, терлекнең баш санын

арттыруга иреште. Сөт, ит җитештерү артты. Шуның исәбенә колхоз яхшы

табыш ала башлады. Ләкин колхоз барыбер мантый алмады: үзгәртеп кору чоры

башлангач, ул бөтенләй таралды. Нариман фермасы гына аягында нык торды.

Бандитлар каланы гына түгел, авылларны да басып алдылар. Авылныкылар бит

үзләре җитмәсә! Шул адәмнәр Нариманнан ярты бәягә генә ике тана килеп

сорадылар, ә ул аларга каршы чыкты, бирмәде. Гадел кеше чөнки, беркайчан

да хәрәмгә бармады. Шуннан соң аны бик каты кыйнап, таналарын урлап алып

киттеләр. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул кабат фермага кайтмады. Ул

үзен бик начар хис итте, аның бөтенләй яшисе килмәде. Кешеләрне яраткан,

кешеләр белән ачылып сөйләшергә күнеккән мужик үз-үзенә кереп бикләнде,

беркем белән аралашмас, күрешмәс булды. Шул кайгыдан Зөмәрә дә чирләп

үлеп китте. Нариман язгы ташуда батып үлде. Кулсыз иде ул, бер кулы бөтенләй

йөрми, хуҗасын тыңламый, бауга эленгән кер сыман, эленеп, салынып кына

тора иде. Шул кулы таза булса, исән дә каласы икән. Ул суга егылган, ә сау кулы

аста калган, шуңар күрә дә ул яр кырыннан чыгып торган юан агач тамырына

тотынып кала алмаган...

—Әй, кияү, кияү, жәллим дә суң үзеңне! — дип сыкранды Кәримә.

— Жәллим...

—Мин! Мин гаепле моңа, дәвәни! Әгәр мин утырмаган булсам, әни дә, әти

дә исән калган булырлар иде!

—Кем белә инде, балам, кем белә. Язмыш инде ул, язмыш... гомер

узган...

Әйе, гомер узган, тик аның менә хәзергесе кадерле. Төрмәдән чыгуга ук,

ул туп-туры авылга кайтты, калада бер генә көн дә кунмады. Кайчандыр

бергә утырган, инде хәзер иреккә чыккан «корешлар»ы, ягъни дуслары аны

калада калырга үгетләделәр. Аны анда барсы да хөрмәт иттеләр. Үзенең бер

гаепсезгә утырганын белсә дә, Инсаф төрмәдәгеләргә кирәкмәгәнгә зарланып,

үзен кызгандырып маташмады. Төрмәгә эләккәч үк, ул зарлану дигән нәрсәне

онытты. Юк-барны сөйләмәде, сөйләргә ярамаганны яшерә белде. Юк, ул

«сладкий» чувак түгел иде. Чөнки камерадагы бай малайларына күче-күче

белән передачалар, күчтәнәчләр ташыган кебек, аңа анда андый нәрсәләр

ташучы булмады. Әнисе исән чагында килмәде түгел, килде, атасы, ара-тирә,

акча җибәргәли торган иде. Әтисе дә, анасы да үлгәч, өч айга бер булса да,

пенсиясеннән өлеш чыгарып, дәү әнисе акча җибәрде. Передачаны өч айга бер

генә мәртәбә алып була, артыгын ала алмыйсың. Дәү әнисе оныгы утырган

төрмәнең кайда икәнлеген дә, калага ничек барырга кирәклеген дә белми.

Передачаларны, акчаларны аңа Раушаниясе китерә торган иде. Ул хәзер дә

күрше авылда гына яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Инсафка

егерме тугыз, кызга егерме җиде яшь. Инсаф аның белән күрше авылга клубка

дискотекага төшкәч, танышып калган иде. Юк, ул Раушаниягә үлеп гашыйк

булмады, аның артыннан да чапмады. Аларның чын сөю мөнәсәбәтләре (хат

һәм телефон аша) Инсаф төрмәгә утыргач кына башланды...

— Авыл халкы ни сөйли, дәвәни?

— Кем турында?

— Минем турында?

— Начар сүләми. Барсы да сине кызгана. Инсафның бернинди гаебе юк,

ул бары Әпти малае аркасында гына утырды, диләр. Кем турында сүләгәнемне

аңлыйсыңдыр, шәт!?

— Аңлыйм. Халык шулай ди алайса?

— Чын шулай! Шулай булгач, курыкма, балам, башыңны югары күтәреп

йөр!

Кәримә бик зур авырлык белән урыныннан кузгалды. Инсаф аны тартып

ук торгызды. Әйе, дәү әнисе шактый картайган, шуның өстенә яңа авырулар

да өстәлгән үзенә.

— Әйдә, киттек!

— Кая?

— Миңа! — диде Кәримә. — Чәйләп алырбыз!

— Килермен, дәвәни, килермен, кичкә яме! Әзрәк өйдә булыйм инде! — диде

оныгы һәм диварда эленгән радионы кушты. Озак сөйләми яткан радио исә,

шытыр-пытыр килеп, сөйләргә тотынды. Ул тиз генә аның тавышын басты...

— Ярар, үзеңә кара! — дип килеште дәү әнисе. — Мә, ал йозакны! Ачкычы

да шунда! Тәрәзәдән йөрмә бүтән, ишетсен колагың!

— Ай-яй, авыр йозак! — диде ул кулына йозакны алгач. — Төрмә йозаклары

да бу кадәр үк авыр түгел!

— Хәзер син хуҗа монда! Теләсәң нишлә! Ярар, киттем, кичкә килерсең.

Пилмән куеп җибәрәм...

— Дәвәни! — дип эндәште ул Кәримәне туктатып. — Бәлкем, монда күчеп

килерсең, ә!? Безнең өй яңарак бит.

— Юк, балам, мин үз өемне ташлый алмыйм, анда минем барсы да

көйләнгән...

— Берүземә күңелсез булачак инде, сөйләшергә кеше дә юк...

— Өйлән! Өйләнгәч, сөйләшеп, сөешеп туя алмассың!

— Кем чыгар соң миңа? Төрмә кошына?!

— Чыгарлар, ник чыкмасыннар. Күңелең әйбәт синең. Корпусың да яхшы.

Мин үзем генә торырга ияләшкән инде, улым. Һәркемгә үз өе якын. Әлегә

аягымда йөрим, Аллага шөкер! Миңа үпкәли алмыйсың: йортыгызны карадым.

Барсы да үз урынында...

Бер генә әйбер җитми! — дип искәртте шулчак егет.

Нәстә?

Тальянны күрмим. Гармунны.

Нәстәмә ул сиңа?

— Бер уйнап карыйсы килә.

— Борчылма, гармуның исән, югалмаган.

— Кая соң ул?

— Әбиеңнең сандыгын ач әле!

Сандык икенче бүлмәдә, йокы бүлмәсендә иде. Ул Хәлимә әбидән калган

иде. Иске, затлы сандык. Яшьләр хәзер сандык-мандыкларга артык исләре

китми. Инсафның әнисе шушы йортка килен булып төшкәч тә, каенанасының

сандыгын яратты, үз итте. Нариман белән өйләнешкәч, алар матур кием

шкафлары, гарнитурлар да алдылар. Ләкин Зөмәрә шушы сандыкны башка

әйбердән якынрак күрде, аңа хыянәт итмәде. Ул кыйммәтле, затлы әйберләрне

һәрчак шушы сандыкта саклады. Чагыштырмача яшь кеше булса да, яшьли

дөньядан китсә дә, ул хәтта (әллә сизенеп!) үзенә үлемтекләр дә әзерләп

куйган булган һәм аларны да шушының эчендә саклаган. Үз-үзенә үлемтек

әзерләгән кешене озак яши, диләр, тик менә әнисенең генә гомере әлләни

озын булмады.

Тальян гармун да шушында саклана иде. Инсаф сандык капкачын зур

авырлык белән ачты. Борынына ят ис, нафталин исе килеп керде һәм ул бөтен

бүлмәгә таралды. Ул сандыкның чатында чәчәкле сөлгегә төрелгән гармунны

тартып чыгарды, аның тузанын сөрткәндәй итте, тик, ни гаҗәп, гармунга хәтта

тузан да кунмаган иде. Бу тальянда аның атасы да уйнаштыргалады, ләкин ул

барыбер Инсаф кебек оста итеп уйнарга өйрәнә алмады...

— Менә бит ул! — ди чиксез сөенде егет, яраткан гармунының телләренә

баскалап. — Таш сондыкта кандала сытып ятканда, авылга кайткач, рәхәтләнеп

бер гармунда уйнармын, дип хыялланган идем. Менә бит ул! Менә ул минем

гармун! Әйдә, сытыйк әле шуны бер!

— Уйна, әйдә, — диде дәү әнисе, — авылда синнән дә яхшы уйнаучы бар

микән хәзер!? Әхмәт тә, өйләнеп, авылдан китеп барды...

— Теге гармунчы абзыймы? Кая ул хәзер?

— Калага күчте. Бер хатынга йортка кергән, диләр.

— Их! Шәп уйный иде!

— Уйна, әйдә!

— Уйнарга, дисең инде!?

— Уйна, балам, уйна! Син кайткач, өйгә җан керде... җан...

Тальянын күкрәгенә кочып, Инсаф урындыкка утырды. Кәримә оныгының

алдына кызыл төстәге җәймә китереп салды, онык гармунын шуның өстенә

утыртып, әкрен генә уйнарга тотынды. Уен көе бераздан соң җырга күчте, егет

җаны ни сораса, шуны уйнады һәм шуны җырлады, чөнки аның бүген күңеле

җыр сорый иде...

Без авылдан чыккан чакта

Күтәрелде томаннар.

Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз,

Сау булыгыз, туганнар!

Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз,

Сау булыгыз, ту-у-ганнар...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: