Таш калада баш кала... (дәвамы)

Романның башы монда.

16

Динә трамваен ташлады.

Озак та үтмәде — ресторанга урнашты. Официант булып. Башта иреннән

рөхсәт сораган булып кыланды, ә инде рөхсәт алгач, юри генә сорадым, дип

шаярткан булды. Каршы килеп кая барсын инде Нариман!? Динә барыбер

үзенекен итәчәк! Хатынының бала таба алмаячагын аңлаган көннән үк, аңа карата

бик нык үзгәрде ул. Тиктомалдан гына кешене йокы череме ничек басса, аны

да шундый ук битарафлык хисе басты. Хатыны кая гына барса да, нәрсә белән

шөгыльләнсә дә, аңа хәзер барыбер иде. Яратып яшәгән изге, кадерле еллар үтте,

тормышның да кызыгы бетте кебек. Кыскасы: «хәлләр изге, тегеләр бизде!».

Динә башта көндезгедә йөрде, аннан кичкегә күчте. Азрак вакыт узу

белән аңа җүләр акча, ягъни чумара җене кагылды. Ул бертуктаусыз: «Хезмәт

хакына гына баеп булмас, алдау хакына баеп карарга кирәк!» — дип сөйләнде.

Алдау сүзе монда бигүк аңлашып та бетми, чөнки ресторанда «чәйлек» дигән

нәрсә бар. Әзрәк баерак, кыланчыграк адәмнәр официантлардан сдача-мазар

сорап тормыйлар, тоташ акчалар калдырып чыгалар. Билгеле, андый зур

акчалар атканда алар шактый кызмача булалар, икенче көн акчаны артык күп

тамызганнарына, бәлкем, үкенә дә торганнардыр, ләкин көн инде үткән, вакыт

та башка чорга авышкан була.

Динәнең рестораннан кайтканын көтеп җаны чыга иде Нариманның.

Вакыт узмый да узмый. Аптырагач, телевизор кушып карый. Анда да әллә

нәрсә юк. Яхшы фильм булса әле бер хәл, юк шул, зәңгәр экраннарда

һаман да шул партия функционерларының карт, иләмсез чырайлары гына

чагыла. Шуларның ялган һәм эчпошыргыч сүзләрен тыңлап утыру саруны

кайната. Ә ил хуҗасы, ягъни генсек бөтенләй картайды, аның хәзер нәрсә

сөйләгәнен дә аңларлык түгел. Ияге чалшайды, күзләре акайды. Буш сүз

сөйләгән кешене яратмый иде Нариман, ә бу илнең сәясәте фәкать шуңа,

буш сүзгә корылган. Өстәгеләр чүбек чәйниләр, ә халык шуларга кул чабып

тора. Ә инде ялганга корылган, буш сәясәт алып барган илнең беркайчан

да киләчәге булмый...

Көз айлары. Әбиләр чуагы. Көндез кояш кыздыра, рәхәт, хәтта төнлә дә

җылы була. Шундый матур төннәрнең берендә Динә эштән кайтмады. Хатыны

әзрәк соңгарак калса, ресторанга барып, аны каршы алгалаган чаклары күп

булды аның. Ә бүген ул бармады. Такси белән кайтыр дип уйлады. Телевизордан

бер яхшы кино карый-карый, йокыга киткәнен сизми дә калды. Ул уянганда

иртәнге бишләр иде инде. Телевизор һаман да янып тора, программа беткән,

экраннан, шытыр-пытыр килеп, «ак кар» сибәләп тора иде...

Динә Бауман (Казанның иң данлыклы урамы!) стритында урнашкан «Восток»

ресторанында эшли иде. Нариман кран астына иелеп, башын салкын су белән

койды да, фатир ишеген бикләп, урамга чыгып йөгерде. Инде таң атып килә,

анда-санда җиңел машиналар күренә. Кольцога бик тиз төшеп җитте ул. «Волга»

хуҗасы акчаны шактый күп каерды, ләкин бу очракта акча белән хисаплашып тора

торган чак түгел иде. Ресторан ишекләре ябык (ул шуны көткән дә иде!), утлары

сүнгән. Ул хәтта, көч белән, арткы ишекләрне дә тартып карады, ләкин файдасыз.

Хатыны ресторанда кунып ята дигән уйны ул бик тиз башыннан чыгарып атты.

Һәм шулчакны аның күзе юлның икенче ягына, ягъни «Кольцо»ның икенче

башына төште — «Татарстан» кунакханәсеннән аның сөекле хатыны чыгып

килә иде. Ул өстенә ал төстәге ветровка (ул аны бик зур бәягә бер Мәскәү

спекулянтыннан сатып алды) кигән, аңа кара озын плащлы бер олы яшьләрдәге

ир кеше дә ияргән иде. Боларны бергә күргәч, Нариман имәнеп китте. Икенче

якка җир асты юлыннан һәм шулай ук турыдан — трамвай юлы аркылы да чыгып

була. Нариман җир асларына төшеп, вакыт уздырып тормады, ул кунакханәгә

туп-туры бәреп чыкты. Алар кунакханә каршында бер-берсенә бик нык якынаеп,

сыенышып, күңелле генә чөкердәшеп торалар иде. Нариман Динәне тупас кына

кырыйга бәреп, плащлы ирнең муенына ябышты. Әгәр дә Динәсе: «Нариман,

тукта!» — дип чәрелдәп кычкырмаган булса, ул, бәлкем, үзенең көндәшен буып

та аткан булыр иде. Динәнең кычкыруы көндәшенең муенына сузылган кулын

бушатты. Шулай да кирәгеннән артык ярсыган Нариман, берни белештермичә,

тезе белән тегенең корсагына китереп төртте — плащлы ир шундук сыгылып

төште һәм асфальтка тезләнде. Аңар шактый каты эләкте, күрәсең — ни эндәшә,

ни хәрәкәтләнә алмады...

Нариман Динәне, җилтерәтеп алып, универмаг каршында басып торган

«яшел күзле» сары таксига кертеп тыкты. Өйгә кайтып җиткәнче, алар бер

сүз дә дәшмәделәр. Ә өйгә кайтып керүгә үк... башланды! Ир түгел, ә хатын

башлады:

— Нишләдең син, ә!

— Нишләдем! Уйнашчыны тоттым!

— Нишлә-ә-дең! Бөтен эшне боздың!

— Комачауладым, име!?

— Кемгә суктың син! Кемгә!

— Кемгә... сөяркәңә!

— Нинди сөяркә! Ул зав бит безнең!

— Нәрсә... зав булгач, аның белән йокларга да ярыймы!

— Нинди йоклау!?

— Син таң алдыннан, чит ир белән кочаклашып, гостиницадан чыгып

киләсең, шулай булгач, мин ни уйларга тиеш!?

— Колхоз булудан туктарга вакыт сиңа, җаным! Соң шул зав аркылы бөтен

чумара ясала да бит инде! Шуның акчасына яшибез ләса! Биш ай эшләп, күпме

әйбер генә алдык, машинага акча салдык! Синең акчаң ашарга да җитми! Мин

аның белән йокламадым, без аның белән акча бүлештек! Мә, менә кара!

Хатын крокодил тиресеннән тегелгән затлы сумкасыннан бер күч совет

акчасы тартып чыгарды. Бөгәрләнгән акчаларны таслап, җыеп санаганнар

иде...

— Динә! — дип ярсыды Нариман.

— Нәрсә?

— Кит син рестораннан! Әгәр китмәсәң...

— Нишләтәсең?

— Атап әйтәм: бу акча уеныгыз сезнең яхшылык белән бетмәячәк! Акча

кешене боза, кеше акча колына әйләнә. ОБХСС җибәртеп, рестораныгызны

яптырам, ыслушай! Завыңны утырттырам! Аңладыңмы?!

— Ай-хай... мине дәме?

— Әйт дөресен, яшермә, әйт! Юкса мин сине!

Нариман, Динәнең кулыннан каерып, хатынын маңгайга маңгай терәде.

Кулын иркен тоткан ир белән шаярырга ярамаганын аңлаган Динә бераздан

башкачарак сөйләргә тотынды:

— Ипи тотып ант итәм, мин аның белән йокламадым. Без, чынлап та, номер

снимать итеп, шунда булган акчаларны бүлештек. Ресторанда, кеше алдында

ярамый, аңлыйсыңмы! Зав минем аркылы эш итә! Акчаны минем аркылы ясый!

Яшермим, мин аңа ошыйм... ул үзе дә шулай ди...

— Үзе дә!

— Ләкин мин аны үземә якын китермим! Мин сиңа тугры, Нариман!

— Хе! Гостиницада чит кеше белән кунып ята, ә ул миңа тугры, имеш!

Булды! Җитте! Мин авылга кайтам! Атап әйтәм: авылдан китмәгән булсак, бу

яман хәлләрнең берсе дә булмаган булыр иде! Яныңда чит ирләр дә иснәнеп

йөрмәс иде! Син дә иләс-миләс йөрмәс идең! Күралмыйм!

— Ә мин нишләгән соң әле? Минем бернинди дә гаебем юк, чөнки гаебем

ачыкланмаган. Калага килеп без, җаным, берни дә югалтмадык. Киресенчә.

Без монда кеше булдык. Эш бар, акча бар, фатир алдык. Тагын ни кирәк!? Ни

җитми сиңа!?

— Бала!

— Нәрсә!?

— Бала җитми!

Хатын һәм ир беркайчан да тавышланмыйча тормый, ләкин Динә белән

Нариманның тавышсыз яшәгән чаклары сирәк булды. «Авылда калсак,

тавыш-гаугалар азрак чыгар, хатын да үзен башкачарак тотар иде!» — дигән

уй Нариманның һич кенә дә башыннан чыкмады. Иң кызыгы шул, тавыштан

хатыны нигәдер гел коры чыга һәм һәрвакыт җиңүче булып кала иде. Гаилә

хуҗасы никадәр генә кызса да, тамагын ертып акырса да, тормыш барыбер

хатын-кыз сүзе белән, ягъни хатын дигәнчә бара иде. Бу юлы ул хатыныннан

өстен чыгарга, ноктаны зур итеп, калын итеп куярга теләде. Ул ачудан стенка

шүрлеген алып атып, аннан анализ кәгазьләрен тартып чыгарды. Бөтен бүлмә

кәгазь белән тулды...

— Нәрсә бу? — дип акырды коты очкан Динә. Хәер, ул җүләр түгел иде,

барсын да бик тиз аңлап алды, ләкин белмәмешкә сабышып, уенны әзрәк

кенә сузды.

— Дәлилләр!

— Нинди?

— Син беркайчан да бала табалмаячак! Беркайчан да ана булу бәхетен

татымаячак!

— Ни өчен?

— Язмыш! Язмыш каргады безне!

— Язмыш... нигә...

Динә үкереп еларга тотынды. Елау акрынлап истерикага күчте — ул ярсып

стенка кырында торган, туйга бүләк иткән чәчәкле зәңгәр вазаны бәреп ватты.

Аннан вазадан өстәрәк торган бәллүр савытларга ябышты. Күп итеп җыйган

иде ул аларны. Бөтен ил — бәллүр савыт җыйный. Шуларның берсе белән

ул иренә кизәнде, бәхеткә Нариман аның кулыннан тотып калды. Хатынны

тынычландыру рәвеше шактый озакка сузылды. Хатыны тәмам тынычланып

беткәч кенә, Нариман аңа үзенең ниятен ирештерде:

— Динә, мин синнән китәргә булдым! Синнән генә түгел, каласыннан

качарга булдым!

— Ярар, — дип килеште хатын, — әгәр китәргә уйлагансың икән, мин сине

көчләп тоталмыйм...

Ул әле, бәлкем, калган да булыр иде, ләкин хатынының соңгы сүзләре анны

тәмам үтерде, аның битарафлыгына шаклар катты. Җүнле хатын-кыз ирен янында

калдыру өчен ни генә эшләмәс — ялыныр да, ялварыр да, җаен табар иде. Ә

юк, Динә андый кеше түгел, ул бөтенләй башка, ул артык горур иде. Нариман

бар булган кием-салымнарын, кирәк-яракларын чемоданга тутырган вакытта да,

хатынының бер кылы да селкенеп карамады. Хатын да җүләр түгел, ул барсын да

аңлый: бер китүдә генә бар нәрсәне җыеп бетереп булмый, димәк, аның ире әле

тагын кайтачак, алар кабат күрешәчәкләр. Динә, теләсәң нишлә, дигән сыман,

кулын селтәп, урынга барып ауды. Чемоданын җыеп бетергән Нариман, ишекне

бик каты бәреп, өйдән чыгып китте. Ә киткәндә ишекне каты итеп бәреп китү

ул начар фал һәм аның ахыры аянычлы булырга да мөмкин...

17

Юлсызлык — авылның иң зур михнәте. Бөтен СССР юлсызлыктан интегә.

Авыллар арасында кыр юлларын, ат сукмакларын бетереп, дамбалар өеп,

шуңар таш салган шосселар да төзеп карадылар, ләкин юллар аңа карап кына

яхшырмады. Юллар яз-көз кардан, яңгырдан изелде, кышын аларны кар басты.

Җәен, күбәләк очкан вакытта әзрәк йөреп алганнан соң, көзен тагын чын газап,

михнәт башлана. Юл булмау аркасында шәһәр белән авыллар арасында автобуслар

йөрми, кайтсаң шул йә су юлы, йә тимер юл аша гына кайтырга була.

Нариман шәһәрара поездга төшеп утырды. Халыкта аны «кызыл поезд»

дип йөртәләр иде. Ни өчен шулай атаулары яхшы аңлашыла, поездның үзе дә,

вагоннары да кызылсу төстә. Ул кассада сатып алган билетын таслап, кәчтүм

кесәсенә салып куйды, киң вагон тәрәзәсеннән тышка, урам ягына күз салды.

Ул бүген иртә төште, поезд кузгалырга шактый вакыт бар, вагоннар буш, әле

халык та кереп, утырып бетмәгән иде. Перрон буйлап чабыша-чабыша кешеләр

йөгерешә: кайсы чемодан, кайсы капчык күтәргән, кайсылары кечкенә кибет

«арбалары» тартып бара. Бераздан ул перронда ике таныш адәмне күреп алды,

болар Нариман авылында дискотека ясап яткан, соңыннан аны кыйнарга йөргән

Альфред белән Хамис иделәр. Ул аларны инде күптән күргәне юк, чөнки ни

хәтле гомер үтте. Алар аңардан үч алырга йөргәннәрен дә ишеттерделәр, аның

калада, тулай торакта яшәгәнен белеп, берничә мәртәбә хәтта Нариманны эзләп

тә килгәннәр. Ул вакытта аларга очрашу насыйп булмаган, ә менә хәзер аларны

язмыш һич көтмәгәндә кабат очраштырды. Нариман аларны күрмәмешкә

сабышты, ләкин алар аны бик тиз танып алдылар. Юк, ул алардан курыкмады,

ләкин күрергә дә ашкынып тормады. Менә шул ике кала эте тиз арада поезд

эченә үтеп, Нариманның каршысына ук килеп утырдылар. Икесе дә шактый

кызмача, икесе дә күңелле сөйләшә. Ябыгы, Альфреды (авырый, күрәсең)

бөтенләй ябыккан, чырае көл сымак ап-ак, ияк астындагы җирән сакалы

гына тырпаеп калган. Ә Хамис, киресенчә, тагын да тазара төшкән, куллары,

беләкләре юанайган, өйләнгән мужик сымак, зур корсак үстергән...

— Сәлам, друган!

— Как хяллар?!

Шаярышып кына, алар аңа кул суздылар. Тик Нариман аларга кул бирмәде,

бер сүз дә дәшмәде.

— Авылга мәллә? — дип сорады Альфред.

— Авылга! — дип төксе генә җавап бирде юлчы.

— Вижу, каефың юк! — дип Хамисы сүзгә кушылды.

— Әйе, юк...

— Поезд кайчан китә? — дип сорады Альфред.

— Ярты сәгатьтән!

— Да! Вакыт бар икән әле!

—Айда, пивнушкага кереп чыгабыз, — дип тәкъдим ясады Хамис. — Каефың

да күтәрелер!

— Керегез! Тик миннән башка!

— Акча ягы такыр, братан! — дип моңсуланды тегесе. — Синдә юкмы

соң?

— Миндә бар, ләкин мин кулга акча бирмим!

— За падло што-ли!?

— Бәлкем... сыйларсың... Күрәсең... хәл начар... Җиденче көн эчәбез...

Запойда... слушай... Может... угостишь... а...

Авыл егетләрендә шундый бер сәер гадәт бар: кеше ярдәм сораса, алар ярдәм

итмичә калмыйлар. Бу гадәт авыл кешесенең канына сеңгән һәм ул аңарда

гасырлар буена тәрбияләнгән. Авыр вакытта бер-береңә ярдәм итү, бер-береңнең

хәлен белү авыл кешесе өчен зарур нәрсә. Бу очракта исә моны куркаклык түгел,

ә йомшаклык итеп кабул итәргә була иде. Соңыннан бәлагә таргач, үлем белән

яшәү арасында калып, Газраил белән көрәшеп ятканда ул шушы йомшаклыгы

өчен, бәлкем, үз-үзен битәрләгәндер дә һәм үкенгәндер дә... Тик киләчәкне белеп

булмый шул: шулай аянычлы килеп чыгасын белсә, ул, бәлкем, урыныннан да

кузгалмаган булыр иде...

Кала этләре, күрми-күрмәгәндәй, вокзал сыраханәсендә сыра чөмерделәр.

Нариман аракы белән дус булмаса да, әзрәк сыра капкалый башлаган иде.

Компания өчен дигән булып, үзенә дә бер ярты кружка сыра алды. Тик шуның

яртысын да эчеп бетермәде. Ул бертуктаусыз кулындагы сәгатенә карады, поезд

китәргә унбиш минут кына вакыт калган иде. Тегеләр дә аңар ияреп чыктылар.

Пивнушка янында гына урыс каены белән Америка чаганы аралашып үскән

агачлык урыны бар, Хамис та, Альфред та тәмәке кабызып, шуның эченә кереп

бастылар. Ни өчен алар артыннан ияргәнен ул әле дә ахырына хәтле аңлап

бетерә алмый. Тиз генә хушлашып, поездга кереп утырасы иде инде, юкса! Юк,

аяклары аны нигәдер әнә шул якка, шул урыс каены белән Америка чаганы

астына тартты. Альфред агач төбенә иелеп кечкенә йомышын башкарды, Хамис,

ярсуланып, дәү агачлар тирәсендә үскән яшь, кечкенә үсентеләргә типкәләп

алды...

— Рәхмәт, братан! — дигән булды агач төбендә эшен бетереп яткан

Альфред.

— Ни өчен?

— Сыйладың...

Альфредның сөйләвендә киная юк түгел иде, билгеле, ул рәхмәтен ничектер

төрттереп, астыртын рәвешле әйтте. Нариман инде монда үзенең артык кеше

икәнен аңлап, тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин аны Хамисның бер төртке сүзе

туктатты һәм шул сүзе белән ул Нариманны бик нык кечерәйтеп, мыскыл

итеп әйтте кебек:

— Курыктың, а, друган, куркып сыйладың!

— Минме!?

— Да... син... по ходу...

— Әгәр курыксам, поезддан да чыкмаган булыр идем...

—Курыктың! — дип каныкты Хамис. — Авылыңда герой булып йөрдең, ә

монда... ыштаныңа җибәрдең!

— Кабатла! — дип кычкырды аңа Нариман.

— Нәрсә?

— Сүзеңне кабатла!

Шулчак Хамис ветровка кесәсеннән пычак тартып чыгарды. Вакыйгалар

зурга китүдән курыккан Альфред Хамисны бу эшеннән туктатмакчы булды,

ләкин тегесе аны тыңларга теләмәде, пычак күтәреп, Нариманга ташланды.

Ләкин Нариман да куркып калмады — ыжгырып, Хамиска каршы китте.

Ярсыган чагында Нариманның теләсә кемне ботарлап атканын яхшы белгән

Хамис, шүрләп, арты белән артка чигенде...

— Лады... пошутили, хватит...

Дошманының, кулына пычак тотып та, коралсыз кеше алдында куркып

калганын күргән Нариман, мыскыллы елмаеп, аңар кул селтәде дә, борылып,

перронга таба китте. Сизде ул, сизде теге бәдбәхетнең артыннан йөгереп

килгәнен, бик яхшы сизде! Аяк астында черегән, корыган яфракларның

шыштырдаганына хәтле ишетте, ләкин борылып, саклану чарасын күрмәде. Бу

очрашу шулай җиңелчә генә үтеп китәр, бу бәдбәхет явызлык кылырга кыймас

дип уйлады ул...

Аркага тимер кадак белән суккан кебек булды — пычак тәнне ярып керде.

Бик иләмсез каты авырту тойган Нариманның күз аллары караңгыланып китте,

күз алдында ап-ак очкыннар уйнады, кечкенә көмеш тайның — Ак маңгайның

кушаяклап җәйләү буйлап чабып үткәнен күреп калды... Аннан ул хәле бетеп,

аңын җуйды...

Ул өч көннән соң гына аңына килде. Ул үзенә хастаханәдә операция

ясаганнарын белми дә, сизми дә калды. Кан эчендә яткан Нариманны

перрондагы пассажирлар күреп алганнар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы

вакытында килеп җиткән, бәхетенә ул Казан вокзалы тирәсендә генә туктаган

булган. Шактый кан югалткан Нариман искитмәле хәлдә исән калды.

Ул уянганда аның каршында әнисе Хәлимә һәм палатаның бер чатында

боегып Динәсе утыра иде. Авыру уянгач, әзрәк аңына килгәч, бүлмәдәгеләр

каугаланышырга тотындылар. Каяндыр ак халатлы шәфкать туташы атылып

керде, ул авыруга куелган системаны төрлечә тарткалап, төзәтергә тотынды.

Аннан табиблар җыелды. Алар авыруның хәлен белгәч, үзара нидер сөйләшеп,

Нариманга уңышлар теләп, палатадан чыгып киттеләр. Медперсоналдан бушап

калган бүлмәдә әнисе белән хатыны гына утырып калды.

— Җә, улым, нихәл хәлең? — дип сорады кайгыдан күз яшьләрен сыгып

туйган анасы. Кала якларына сирәк йөргән, һаман да шул авылда, өйдә утырырга

күнеккән, инде шактый олыгаеп барган анасы, калага барырга булгач, әзрәк

киенгән-ясанган, һәм шуның бәрабәренә берникадәр матурланып та киткән

иде...

— Нариман! Нариман! — Шатлыгын яшерә алмаган Динә чаттан ире янына

күчеп утырды һәм аның кулыннан алды. Нариман Динәнең кулын читкә алып,

аны бөтенләй күрмәмешкә сабышты. Хатын аңлады: Нариманның аңа булган

рәнҗеше бик тә тирәнгә киткән иде...

— Менә, әни, — дип бик зур авырлык белән генә эндәште улы, — авылга

кайтырга дип чыккан идем...

— Ие, улым, ие...

— ... кайтып җитә алмадым...

— Кайтырсың, улым, кайтырсың, терелеп бетүгә үк авылга кайтырсың,

рәхәтләнеп туган нигезеңдә яшәрсең...

Хәлимә сөйләнә-сөйләнә, кырын күз белән генә килен ягына карап алды.

Янәсе, килен ничек уйлый, ничек карый аның бу сүзләренә!? Ә килен дәшми,

чөнки ул үзенең гаебен белә, каенанасы ни әйтсә, шуңар риза булып утыра. Риза

булмас иде дә, ул ананың сүзләрендә хаклык барлыгын сизә. Нариман калага

китсә дә, кала кешесе була алмады, ул каланы, ә кала аны кабул итмәде. Шуның

аркасында ул зур җәфалар күрде, кыенлыклар кичерде. Ә бәлкем, җәфаламаска,

җибәрергәдер аны иреккә!? Китсен, әгәр дә авылда яшисе килә икән, китсен,

яшәсен шунда, Динә дә үлмәс, ничек тә яшәр әле! Матурлыгы, җитешлеге бар,

ялгызы калмас, әлбәттә! Шулаен шулай да, ләкин нинди хатынның яраткан

ирен иреккә чыгарасы, чит кешегә бүләк итәсе килсен икән?! Әйтүе, уйлавы

гына җиңел, ә булганны югалтасы, кулдан ычкындырасы килми бер дә...

Авыру Нариман исә анасы янында, иркәләнеп, бала сыманрак кыланды:

— Әни, алып кит мине моннан...

— Ярый, улым, ярый...

— Калдырма мине монда...

— Юк, улым, калдырмам...

18

Хастаханәдән чыккач, аны авылга кайтардылар. Авыл һавасы аңа яхшы

тәэсир итте: сәламәтлеге күзгә күренеп алга китте. Баласының авылга кайтып,

туган өендә яшәгәненә сөенгән ана аның янында чабып, биеп кенә йөрде.

Улына, ул ни теләсә, шуны ашатты, шуны эчертте. Бөтенләй аягына баскач,

Нариман буага төшеп су коенды, көн аралаш мунча чабынды. Авыруыннан

терелгән арада ул авылда бик күп кешеләр белән очрашты. Аны киләчәктә

колхозның язмышы борчый иде. Чөнки ул авылда калачак, ул шушында

яшәячәк, хезмәт итәчәк. Бармы бу колхозның киләчәге, юкмы? Аны менә шул

нәрсә бик нык борчый иде.

Аларның колхозы районда иң көчле колхозларның берсе, моннан ике-

өч ел элек кенә ул әле миллионер булып санала иде. Аны шул дәрәҗәгә

элеккеге колхоз рәисе Кадыйр абзый күтәрде. Революциягә хәтле туган,

Герман сугышында атасын югалтып, яшьли ятим калган, егерме беренче елгы

ачлык заманнарын күргән, колхозлашу, репрессияләр чорын узган, нахакка

суд һәм төрмә юлларын таптаган, немец-фашистларына каршы фронтта

сугышкан, берничә мәртәбә яраланган, орден-медальләр алган Кадыйр абзый

хәзерге көндә лаеклы ялга чыккан иде. Әйе, үзенең тормышы турында (үзе

әйтмешли): «Мин иң гад заманда яшәдем!» — дип әйтергә хакы бар иде аның.

Егерме беренче елгы ачлык елларында ничек итеп исән кала алганлыгына ул

әле дә ышанып бетә алмый. Аның уенча, моңа совет властеның азык-төлек

отрядлары (продразверстка) гаепле булды. Мылтыклы адәмнәр, өйдән-өйгә

йөреп, амбарларны, базларны, сайгакларны актардылар. Запаска калдырылган

ашлыкны каерып алдылар. Ул елны җәй дә бик коры килде. Август аена хәтле,

бер тамчы явым-төшем булмаганлыктан, басудагы игеннәр дә көйде. Шуннан

соң, яңгыр ишелеп яугач, алабута үләне котырып үсте. Аны кем җыйды — шул

исән калды. Ачлык коры сөяккә калдыргач, ашарга алабута оны да булмагач,

заманалар яхшырганчы авылдан югалып торуны хәерлегә санап, кайберәүләр

атларына утырып, Себер ягына таба кузгалдылар. Күрше Бишмунча авылында,

Габдуллаҗан бай йортында приют ачылды. Әти-әнисез калган ятимнәрне шунда

урнаштырдылар. Кадыйр абзыйның әнисе Сәрбиҗиһан аларга нәрсә бар, шуны

пешереп торды. Аерым йортта аеруча хәлсезләрне ашатуны оештырдылар.

Этләрне, мәчеләрне суеп ашадылар. Күрше Бишбалта авылында берәү ике

баласын ашаган икән, дигән сүзләр дә таралды. Бераздан авылга Америка

паегы да килеп җитте. Кофе, какао тараттылар. Бары тик егерме дүртенче

елда, дәүләт тараткан тарыны чәчеп, аның мул уңышын тегермәндә ярмага,

онга әйләндергәч кенә, халык, ниһаять, боткалы, кыстыбыйлы, ипиле булды.

Ул вакытта җан башына бер ярым гектар җир туры килде. Алар гаиләдә сигез

кеше иделәр. Җәмгысына унике гектар җирләре бар. Басу, арбалы ат белән йөрү

өчен юл калдырылып, ел саен бүленә. Гадәттә, бер кардада — алты хуҗалык.

Һәр кишәрлекнең үз тамгасы. Аларныкы — озынча алка. Аны көрәк белән

җир өеп ясыйлар. Ул шәһәр урамын күрсәткән язу сыман, ерактан күренеп,

адаштырмас маяк кебек, кишәрлеккә әллә каян ук чакырып тора. Җирләр ат

белән сукаланды. Әле балигь булырга да өлгермәгән яшь егет немецларның

«Зингер» ширкәтеннән алынган өч көпчәкле сабаны белән төшкә хәтле утыз,

аннары утыз өч сутый мәйданны сөреп чыга торган иде. Әйе, бу хәзерге

колхозчылар сымак эленке-салынкы йөрү түгел инде, бу чын хезмәт иде!

Кадыйр абзыйга утызынчы елларда колхозлар оештырып йөрергә дә туры

килде. Егерме тугызынчы елның ахырында волостьтан килгән вәкилләр: «Син

колхозга керәсеңме, юкмы?!» — дип авыл халкыннан сорап тормадылар. Бер

волость вәкиле: «Йөз процент колхозчы булмаса, мин Бишкүлдән китмим!» —

дигән таләп куйды. Бишкүлдә ул вакыт бик зур аерым хуҗалык булган, Миңлебай

Фарукшин хуҗалыгы. Волость вәкиле тарафыннан әнә шундый катгый таләпләр

булуга да карамастан, Миңлебай хуҗалыгы гаризага имза сырларга ашыкмады.

Шуннан ул яшәгән өйгә «Партизан» кушаматлы Гайфетдин абзыйны җибәрделәр.

Ул туганы Миңлебай белән күп сөйләшеп тормады, кулыннан кысып тотып,

кулны көчләп куйдырды. Бераздан мәҗбүри төстә колхоз оештыру тәҗрибәсе

Мәскәү тарафыннан тәнкыйтьләнгәч, дилбегә әзрәк бушады бушавын. Шуны

гына көткәндәй, өч авылны берләштергән колхоз тарала да башлады. Ике йөз

ун йортның илле бише генә күмәк хуҗалыкта калды. Алары да җирне ничек

эшкәртергә белмәүче атсызлар һәм кулаклыкта гаепләнүдән шикләнүче берничә

баш терлекле «байлар» иде. Шунысы кызганыч, колхоздан чыгучыларны хөкүмәт

барыбер тынычлыкта калдырмады. Хөкүмәт нишләде? Аерым хуҗалыкларның

амбарларыннан икмәкне җыя башладылар, ә колхозчыларга кагылмадылар.

Шуннан бөтен кеше диярлек яңадан колхозга кереп бетте. Шулай итеп,

барсын да әкертенләп алдадылар. Билгеле, колхозга кермәүчеләр дә күп булды.

Башкаларга сабак булсын дип, андыйларны авылда калдырмадылар. Аларга

«кулак» кушаматы тагып, барсын да читкә сөрделәр. Ике җил тегермәне хуҗасы

Хөснетдин Хәстиев, тегермәнче Әкрам Шиһапов, җир җимертеп хезмәт итүче чын

крестьян, колхозлашуга каршы үз сүзен әйтергә батырчылыгы җиткән Вәлиәхмәт

Тимерханов, аты булмаган кешеләрнең җирләрен алып эшкәртүче һәм аларга

аренда хакы түләүче Сафиулла Сәйфуллин, аның башка чыккан улы Хафизулла

совет хөкүмәте тарафыннан шулай эзәрлекләнделәр. Шинельле-галәфиле

вәкилләр аларны кичтән кисәтеп куйдылар, юлга җитәрлек ризыкларын, вак-төяк

кием-салымнарын җыйдырып, иртән атларын җиктереп, алып чыгып киттеләр.

Ата хөрәсәннәрдән, ялкаулардан кала, башкалар алар белән хушлашуны бик авыр

кичерделәр. Чөнки ул киткән кешеләрнең барсы да Бишкүл авылының иң уңган

эшсөярләре иде. Аларның авылда яшәгәндә дә йомшак урынга ятып, туйганчы

йокларлык вакытлары да булмады. Алар чын хезмәт кешеләре иде. Тирләре

тамганчы, куллары яргаланып беткәнче хезмәт иттеләр. Боларны халык җилкәсен

кимергән кулаклар, дип әйтергә кемнең намусы җитәр икән? Үз көчләре белән

тапкан малларыннан ирекле рәвештә баш тартырга теләмәгәч, малларын суеп

кар астына яшергәч, аларны сыйнфый дошманга әйләндерде дә куйды Сталин.

Әшәке, кабахәт заман! Ул вакытта акыллы кешенең авызын да ачтырмадылар,

авызын ачканнарны, син дә «кулак тегермәненә су салучыга әйләндең» дип,

шундук кулга ала тордылар. Күпме эшчән крестьян, чын җир хуҗалары әнә

шулай чит җирләргә озатылып, юлда харап булдылар...

Кадыйр абзый үзе коммунист кеше булса да, коммунистларны бигүк өнәп

бетерми иде. Билгеле, аның турында бик ачылып сөйләргә ярамый, ләкин

совет системасын өнәп бетермәү барыбер сизелә иде аңарда. Нариманга

чыбык очы гына булса да, атасы ягыннан туган тиешле кеше иде ул. Калага

киткәндә дә, каладан кайтканда да ул абзый янына кереп, аның хәл-әхвәлләрен

белмичә калмый торган иде. Абзый да тырыш егетне үзенчә якын итә, керсә,

карчыгыннан табын әзерләтеп, кунак итеп чыгара иде. Бу юлы исә, Нариман

хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул үзе аның янына килде. Чәй артында колхоз

турында сөйләшеп алдылар. Нариманның авылга кайтырга теләгәнен ишеткәч,

абзый бераз сәерсенеп калды. Кадыйр абзый хәзер колхозны мактарга тотыныр,

кайт, энекәш, һичшиксез авылда кал, дип өндәр төсле тоелган иде аңа. Ләкин

абзый аны шаккатырды, ул сүзен бөтенләй икенче төрле сукалый башлады һәм

киләчәктә колхозларның яши алу-алмауларына шик салды...

— Мин бит элек сәүдәгәр идем, сельпода хезмәт иттем, — диде ул. — Менә

шул партия хуҗалары көчләп китереп тыктылар мине шушы колхозга. Синең

дә, барып урнашкан җиреңне ташлап, кире колхозга кайтуыңны бик артык

хупламыйм мин, энекәш!

— Тугани абый, минем кайтуыма син сөенгәнсең дип уйлаган идем тагын.

Колхозны яратмавыңны да аңлап бетермәдем?

— Синнән сүз чыкмый, улым, шуңа күрә дә мин сиңа курыкмыйча сүли алам.

Колхозны аны халык түгел, ә дәүләт уйлап чыгарды. Дәүләткә крестьяннарны

иң элек кулда тотарга кирәк иде. Ярлы-ябагайны гына түгел, ә чын тир түгеп

хезмәт итүчеләрне. Ләкин дәүләт җитәкчелеге бик зур ялгыш җибәрде...

— Нинди ялгыш?

— Алар колхозлаштыруның асылына, төбенә төшеп фикерли алмадылар.

Ә моның нигезендә, әзрәк уйлансаң, бик зур бер каршылык ята. Аның асылы

«минеке» һәм «безнеке» дигән төшенчәләргә барып тоташа. Тормыш раслаганча,

«минеке» бетми, җимерелми. «Безнеке» исә югала һәм ватыла.

— Бигүк аңлап бетермим әле мин сине, тугани абый! — диде үзенең берни

дә аңламаганына ояла башлаган Нариман.

— Аңлатам, әгәр дә аңламасаң. Мәсәлән, авылда бер кешенең сыеры

үлсә, моның турында бөтен авыл халкы сүли. Ә менә колхоз фермасындагы

терлекләрнең күпләп үләт базына китүенә беркемнең дә исе китми,

шулаймы!?

— Шулай...

— Әйтерсең ул шулай булырга тиеш! Менә мисалга бәрәңге бакчасын гына

алыйк. Шәхси хуҗалыкның егерме биш сутыйлы җиреннән чыккан уңыш аның

хуҗасына да, мал-туарына да, каладагы туганнарына да җитә. Әгәр өч бакчаны

берләштереп, аны өч кешегә беркетеп «безнеке» ясасаң, ышанып әйтә алам,

чыкмаячак шул хәтле уңыш! Монда төп хикмәт җирнең «минеке» дигән хуҗасы

булуында. Чөнки ул маллар астыннан чыккан тиресне черетеп, шуны ашлама

итеп, ел саен кишәрлегенә тарата. Монда абзар — җиргә, җир абзарга эшли. Ә

колхозда? Ферма тирескә күмелсә күмелә, әмма мондый әйләнеш ясалмый...

— Сәбәбе нидән, тугани абый?

— Сәбәбе бик гади: «минеке» дигән хис булмагач, гомумигә исе китми кешенең.

Шуңар күрә дә крестьян психологиясен кичекмәстән дәвалау сорала: җиргә дача-

бакча хуҗалары кебек эшкуарларны яңадан кайтарырга кирәк булыр...

— Тугани абый, мин сине бөтенләй аңламыйм...

— Нәрсә аңламыйсың?

— Колхозны бетерергә дисеңме?

— Хе! — дип елмайды карт төлке. — Син бик шаулама, яме, хәер, синнән сүз

чыкмый, шуңар сиңа сүлим дә. Гомер буе куркып яшәдек, колхоз рәисе булганда

да өстән шикаять язып үтерделәр. Кемнәр генә язмады, хәтта туганнарга хәтле

язды. Берсе, безнең рәис «хором»да яши дип шикаять язгач, өйне килеп, санап-

үлчәп киттеләр. Бу илдә чын хезмәт белән яшәүчене күралмыйлар, күрәсең,

иле үк шундый, ахрысы...

Тугани абый...

Нәрсә, энекәш?

Син сорауга җавап бирмәдең бит...

— Нинди сорау иде ул, кабатла?!

— Колхозлар турында...

— Ә... әйе... шунсыз булмый, энекәш. Чөнки колхозда берәүләр йөкне

җигелеп тартканда, икенчеләре арттан сөйрәлә. Гомуми күчтән алучы бик күп,

тик салучы гына юк...

— Нәрсә, киләчәктә колхозлар бетәр дисеңме?

—Шуңар таба бара, энекәш, шуңар таба... Ләкин колхозлар бетсә дә,

авыл бетмәс инде ул. Авыл бетү татар өчен тагын да аяныч хәл. Урыс

ул кая да урыс, калада да урыс, салада да. Авылны бетерергә ярамый,

чөнки авыл бетсә милләт тә бетә. Колхозлар яшәсен, без хәзер колхозсыз

яши алмыйбыз, без шуңа ияләштек... Менә синең кебек тырыш ир-

егетләр булганда колхозы да, авылы да бетми әле аның, бетми, кәнишне.

Әгәр дә кайтырга уйлагансың икән, син кайт, энекәш, кайт... ташлама

авылыңны...

19

Күңел дигән нәрсә бер сүрелгәч, сүрелә икән, ә аралар бер өзелгәч, өзелә

икән шул. Нариман, терелеп беткәч, берничә тапкыр калага хатыны янына

барып карады. Ләкин хатынын инде иркәләп, кочаклап йоклый алмады. Чын

авыл мужигы, чын крестьян булып тәрбияләнгән, гомерлек юлдашы — хәләл

җефетен, яратудан битәр, үзенең милке итеп санаган хатынын Нариман кабат

үз итә һәм аның хыянәтен берничек тә кичерә алмады. Ярты елдан соң алар

аерылыштылар. Ул бөтенләйгә авылга кайтты, ә Динә калада калды. Ул,

ниһаять, үз теләгенә иреште, Динәсе дә аның теләге белән килеште. Аның

авылдаш дуслары Һади белән Зиннур-Зимагур да, инде өйләнеп, авылда

төпләнеп калдылар. Алар икесе дә урып-җыю вакытында ындырда каладан

икмәк чистартырга кайткан кызларны алып калдылар. Дөресрәге, алар башка

районнан килгән авыл кызлары иде, ә завод (шунда хезмәт иткәч) аларны

авылга ярдәм йөзеннән җибәрде. Заводка һәм кызларга зур рәхмәт, чөнки алар

колхозга гына ярдәм итеп калмадылар, ә Һади белән Зиннур-Зимагурны да

бәхетле иттеләр.

Кала белән ике арада йөргән арада, Нариман тимер юл вокзалы перронында

Шәмсыгаянның улы Миңненазыймны да очратты. Дустын әле дә җүләрләр

йортында ята дип уйлаган Нариман бик каты ялгышкан икән бит! Башта ул

Назыймны танымыйча торды, аны күзенә күренә дип кенә уйлады. Чөнки

кайчандыр кеше үтереп, шундый җинаять кылган кешене кабат иректә күрермен

дип аның уена да кереп карамады. Дөреслектә, ул Назыймны түгел, ә Назыйм

аны танып алды. Танымаслык булып үзгәргән үзе. Матур кепка, модный кәчтүм

киеп куйган. Күңеле дә, кәефе дә күтәренке иде үзенең. Алар кочаклашып

күрештеләр.

— Син кайда соң хәзер? — дип сорады аңардан Нариман.

— Себердә.

— Ничек барып чыктың анда?

— Олы апам, Айсылу апам шунда, кияүдә. Нефтьтә мин хәзер, нефтьтә...

— Тегеннән ничек котыла алдың?

— Котылдым, ә нигә котылмаска! Алар авыл кешесен җүләргә саныйлар,

ахрысы, үзләрен бик тә акыллы дип уйлыйлар! Ә бездән дә акыллы, хәйләкәр

кеше юк бу дөньяда. Кирәк икән ул тиешле сүзен дә әйтә, кирәк икән башын

җүләргә дә сала белә. Кыстати... бөтен җүнле, акыллы кеше авылдан чыккан,

авыл үстерә баһадирларны, авыл... Ә син кая?

Мин Динәдән аерылдым, авылга кайтам... бөтенләйгә...

Син кайта тор, бер биш-алты елдан мин үзем дә кайтып җитәм, менә

әйтте диярсең! Атам нигезенә яңа йорт салып куям! Менә бераз гына акча

эшләп алыйм, ә Себердә әйбәт түлиләр, туган, яхшы түлиләр...

Шулай итеп, Назыйм Себер якларына китеп барды, ә Нариман авылга

әйләнеп кайтты. Әни янында булырмын, яраткан тракторымда хезмәт итәрмен,

дип, авылына шатланып, сөенеп кайткан Нариманның бераздан кабат эче поша

башлады. Кайчандыр яраткан хатыны белән яшәгән, хатын назына өйрәнгән

һәм инде хәзер аерылган буйдак дәрәҗәсендә йөргән егетнең күңеле барыбер

китек калды. Әнә шул эч пошуын басар өчен, күңел китеклегеннән арыныр

өчен Нариман да, бик күпләрнең ачы язмышын кабатлагандай, әкренләп эчүгә

сабышты. Улы өчен ут йоткан һәм аны кабат өйләндерергә хыялланган Хәлимә

әлеге читен хәлдән чыгу юлын эзләде. Әйе, авылда кызлар азая, ләкин ел

саен барсы да китеп бетми, калганы кала. Нариманны димләргә тотындылар.

Димчесе дә, өйләндерүчесе дә Хәлимә үзе булды. Бик күп кызларны тәкъдим

иттеләр аңа, ләкин егет кире бетеп, һаман да үз турысын сукалады. «Яратмыйча

өйләнә алмыйм, әни, аңла!». Бу бәргәләнүләр шактый озакка сузылды. Ләкин

Динәнең янә кияүгә чыгып, бергә яшәгән фатирга чит кеше кайтарып утыртуын

ишеткәч үк, Нариман күрше урамдагы Кәримә апаларның Зөмәрәсенә әнисен

яучы итеп җибәрде. Үзе бармады, үзе кырыйда калды. Әнисе Хәлимә Зөмәрәнең

йөрәк белән чирле икәнен, аның «группа»да утырганын белә иде. Әнисе:

«Нишлисең син, улым, син бит аны яратмыйсың!? — дигәч, җавабында улы:

«Бу дөньяда хет бер кешене булса да бәхетле итәрмен!» — диде. Укуны бетергәч,

әнисе янында авылда калган, авыру сәбәпле, җиңел эштә генә йөргән Зөмәрә,

тәкъдим ясалуга ук, аңар йөгереп чыкмады. Кыз (үзенә күрә түгел!) шактый

тәкәббер, нәзберек булып чыкты. Ә бу үҗәтлек егеттә кызга карата ачу түгел,

ниндидер кызыксыну хисе дә уятты. Ул үзе берничә мәртәбә кызның өенә

төште. Яп-ябык, арык кыз, ни арты, ни яны, ә үзен менә ничек зур итеп куя!

Иң элек кыз: «Миңа кызганудан гына өйләнергә булсаң, вакытың әрәм итеп

йөрмә!» — дигән таләп куйды. Ә егет җавабында: «Яратам, дип әйтә алмыйм,

әмма терәгең, тугры ирең булырга ант итәм!» — дигәч, кыз эреде дә төште һәм

бер-ике көннән ризалыгын да бирде. Әллә ни зурдан купмадылар, комсомол

туе гына ясадылар. Ә ярату соңыннан килде: ни арты, ни яны юк кыз, кияүгә

чыгуга ук, кинәт кенә чибәрләнеп, тулып китте, йөзгә дә матурайды. Ни гаҗәп,

төрле кунакларда, мәҗлесләрдә бөтен кешенең күзе Зөмәрәдә була торган иде.

Тышкы матурлык кына аз, эчке ягы да бәһале бит аның. Ә яшь хатынның

күңеле чиста һәм ул хискә дә бай иде. Хатын башта кыз бала тапты, ләкин ул

өч ай да тормады, үлде. Күз тигән, диделәр. Табиблар аңа бүтән бала тапмаска

киңәш бирсәләр дә, хатыны беркемне дә тыңламады, тап-таза ир бала тапты.

Аңа Инсаф дип исем куштылар.

***

...Нариман Зөмәрәнең үлемен бик авыр кичерде. Тормышлар рәтләнеп, Инсаф

үсеп җиткәч килеп чыкты бу аяныч хәл. Табиблар хатынының озын гомерле

түгеллеген инде аңа күптәннән әйтеп, аңлатып килделәр, тик Нариманның моңа

һич кенә дә ышанасы килмәде. Әле генә яхшы хәле, әле генә начар. Гел шул

халәттә яшәде ул. Унсигез яшьлек Инсафы төрмәгә утырганнан соң, Зөмәрә

бөтенләй бетереште. Нариман шулай итеп ике газиз кешесен югалтты: хатынын

җирләп кайтканда, малае Инсаф инде икенче ел төрмәдә утыра иде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: