Таш калада баш кала... (дәвамы)

Романның башы монда.

8

«Мәскәүләрне торак мәсьәләсе бозды!» — дигән әйтем, гыйбарә Казан

халкын да читләтеп үтмәде. Әле ничек кенә! Калада фатир алу — авыл

кешесенең иң зур хыялы. Ә совет илендә фатир алу җиңел нәрсә түгел, чөнки

аны теләсә кемгә бирмиләр. Дөресрәге, аны теләсә кем алырга да мөмкин

(ничек бәхет елмая бит!), тик теләгән кеше генә вакытында ала алмый.

Әйе, фатирны бушлай бирәләр, ләкин ул барыбер бушка тәтеми. Аның

өчен кайсы да булса оешмага эшкә урнашырга һәм шунда чиратка басарга

кирәк. Чиратың килеп җиткәнче, сират күперен узасың. Менә шулвакыт

дуслар, танышлар, югарыда утыручы зур абзыйлар белән танышлык кирәк

була, ә шунсыз бәхеткә ия булам, димә. «Блат» дигән төшенчә нәкъ менә

шул чакта туды һәм шул чорның яман билгесе булып калды.

Динәнең: «Минем хыялым — шәп итеп киенү!» — дип сөйләнүләре

дөреслеккә туры килсә дә, чынында исә ул калада яхшы фатир алырга

хыяллана иде. Тулай торакта, башкалар сымак, таракан куып йөрисе

килми иде аның. Трамвайдан ул бүген үк китәр иде, ләкин монда тиз

арада фатир алу мөмкинлеге бар. Ул кооперативка чиратка басты. Әйе,

ул бөтенләйгә бушлай бирелми, аңа күпмедер акча түләргә кирәк, ләкин

бу тиз фатир алуның бердәнбер уңышлы юлы иде. Динәнең калада зур

дуслары да, танышлары да һәм, билгеле ки, блаты да юк. Фатирлы булу

өчен тиз һәм якын арада зур суммада акча кертергә кирәк. Эшләп алган

акча бар, ләкин ул гына аз, анысына яшисе, киенәсе дә бар. Динә әлеге

акчаны колхозда баш бухгалтер булып эшләгән саран атасыннан сорап

карарга булды, ул шуңар өметләнде, шуңар хәтта бернигә дә ышанмаган

ирен дә ышандырды. Ләкин Салих абзый аның өметен акламады,

җавабын да бик кыска тотты. «Кызым, синең ирең бар, ул хәзер баш,

ул хуҗа, әгәр дә ул акчаны мин бирсәм, ирең йортка кергән кебек була!»

— диде. Кызы исә атасының холкын яхшы белә: бер әйттеме — бетте!

Чынлап та, саран кеше иде шул аның атасы. Аның кысмырлыгы турында

авылда легендалар йөри иде. Аның шундый сыйфатына түзә алмаган

малае Сәлихҗан да, атасыннан туеп, авылдан чыгып качты, Себер

якларына китеп, Камчаткага тиклем барып җитте. Салих абзыйның бер

яраткан сүзе бар, ул — бир, дигәнне ишетмим, мә, дигәнне генә ишетәм,

дигән сүз иде. Абзый гомере буе акча җыю чире белән чирләде. Банкта

берничә кенәгә ачкан «считавут» үзен күктән төшкәндәй хис итеп яшәде.

Аның банкта ачкан һәрбер кенәгәсендә җидешәр мең сум совет акчасы

яткан. Динә шуны соңыннан гына белде. Шуның бер кенәгәсен бирсә

дә, яшьләрнең торак мәсьәләсе хәл ителер иде. Ләкин бирмәде абзый,

күрәсең, саранлык көчле булган.

Ярдәм һич көтмәгән җирдән килде. Акчаны Динәнең каенанасы Хәлимә

ханым тапты. Ул очраклы рәвештә атасының банк кенәгәсен табып алды.

Атасы ара-тирә акчасын шунда салгалаган булган һәм тора-бара ул шактый

зур күләмдә җыелган. Хәлимә банкка барып, ул акчаларны үз исеменә

күчертте. Нариман белән Динә бервакыт авылга кунакка кайткач, ул шул

акчаларны аларның алларына чыгарып салды һәм: «Мәгез, балалар, алыгыз,

кирәкле җирегезгә салыгыз!» — диде...

Ләкин акча кертеп кенә дә фатир алып булмый икән. Аның өчен иң

элек өстәгеләрне җайларга кирәк. Динә бу йөкләмәне үз өстенә алырга

булды. Фатир профком аркылы бирелсә дә, күрсәтмәне иң элек җитәкчелек

бирә. Директор катлаулы кеше, теләсә кемне кабул итми. Аның Гаврилин

исемле урынбасары бар, күп кеше фатир мәсьәләсен шуның аркылы хәл

итә торган иде. Михаил Иванович (милләте белән керәшен) яше кырыкта

булган, матур, ыспай киенергә яраткан, чит хатын-кызларга шактый

битараф булмаган бер ир заты иде. Директор аны хөрмәт итә, аның сүзен

сүз итә. Гаврилин: «Була!» — дисә, булдырмыйча калмый, чөнки ул сүзендә

тора белә. Аның шундый чуар гадәтен яхшы белгәнгә күрә, йомыш белән

аңа күбрәк хатын-кызлар йөри иде. Билгеле, бу үзенә бер төрле уен гына

иде, күп очракта андый уеннар җитди җенси мөнәсәбәтләргә барып җитә

дә алмый иде. Шуны аңлаган Динә дә мут җанлы урынбасар белән әзрәк

уйнап карарга булды. Һәм бер көнне...

Ә бер көнне гүзәллек салонына (иң кыйбатлысына!) барган Динә

танымаслык булып үзгәреп кайтты. Башын-күзен буяткан, чәчен кистереп,

химия ясаткан һәм соңгы мода белән киенгән хатынын күргәчтен, Нариман

чак кына егылмады.

— Нишләдең син!?

— Ошыймы сиңа!? — Динә ире каршында шома гына боргаланып,

бөтерелеп алды. Сүз дә юк, хатыны чибәр иде аның. Ләкин шул тиклем

чибәрлек, матурлык кирәк иде микән соң аңа!?

— Ошый... тик...

— Ни булды?!

— Бу курчак уены ниемә?

— Мин әле уйнамыйм, уен башлана гына!

— Нинди уен?

— Иртәгә мин бер кеше янына барам...

— Кем ул?

— Гаврилин.

— Шаяртасыңмы?

— Юк, чын.

— Нигә?

— Фатир сорарга.

— Ә нишләп аңардан?

— Фатир мәсьәләсен фәкать ул гына хәл итә!

—Ә нигә шулай киендең соң, ясандың?!

— Ничек?

— Обизиян кебек!

— Аны шулай гына алып була!

— Кемне?

— Гаврилинны...

Нариман бу сүздән шартлардай булды. Авылдан киткәненә инде ничә

мәртәбә үкенергә мәҗбүр булган мужикка кабат шул авыр хисләрне татырга

туры килде. Динәдә барган тискәре үзгәрешләр аны инде куркыта һәм ул

аңардан читләшә дә башлаган иде. Инде шуңар хәзер көнчелек хисе дә

килеп кушылды. Динәсен көн саен, сәгать саен югалта барганын сизгән

ир өчен тиздән читен вакытлар җитәчәге ап-ачык иде. Ул әле хатынын

һаман да ярата, бик тә ярата һәм аны чит ятлар белән бүлешү уе акылдан

шаштыра иде...

— Ба-а-армыйсың!!!

Нариман хатынына шундый каты итеп акырды, тегесе сискәнеп, баскан

җиреннән урынга иңде. Иренең аңа кычкырганы булгалады, ләкин бу хәтле

үк каты итеп кычкырганы булмады. Дөньялар болай барса, тиздән ире аңа

кул күтәрергә дә мөмкин!

— Барам!

— Бармыйсың!

— Яхшы! — Динә, кәҗәләнеп, өстенә матурлап кигән киемнәрен салып

бәрде дә, урын өстенә барып ауды. — Үзең бар алайса!

— Ә нишләп мин?

— Сиңа фатир кирәкмимени?

— Юк, кирәкми!

— Кирәкми!? — Динәнең болай да нечкә тавышы бу юлы чәрелдәп

чыкты. Аңарда истерика башланды. — Нишләп сиңа берни дә кирәкми?

Нишләп соң миңа гына кирәк!? Нәрсә, гомерең буе шушында, шкаф хәтле

бүлмәдә яшәргә уйлыйсыңмы?

— Юк, уйламыйм.

— Ә нәрсә уйлыйсың?

— Кайтып китәргә!

— Кая?

— Авылга, кая!

—Во, во! — дип үртәнде хатын. — Синең башка әйтер сүзең дә юк, һаман

шул, авыл да авыл! К чурту!

— Ие... авыл...

— Алайса, бар, кайт та кит!

— Яхшы, кайтам! Хәзер үкме?

— Хәзер үк...

— Ә бәлкем...

—Юк! — Динә, демонстратив рәвештә, арты белән борылып ятты.

Нариман төнлә аңа кагылмады, идәнгә матрас җәеп, шунда йоклады.

Иртән ул, хушлашмыйча-нитмичә, авылына кайтып китте. Шимбә-ял ул

болай да эшләми. Хәер, аның бу беренче генә кайтуы түгел иде. Динә аны

туктатмады һәм үзе дә аңа иярмәде.

Ә менә Динә Гаврилин янына барыбер барган. Ире аны соңыннан

гына белде.

9

Кала белән бөтенләйгә саубуллашу түгел иде бу, Нариман ике көннән

соң кабат Казанга килде. Динә өйдә юк, ул сменада булып чыкты. Эчендәге

сагышын кая куярга белмәгән ир Назыйм янына керде. Авылдашы бик нык

дулкынланган иде. Ул әнисен авылдан алып киткән җирбитне — Сәлимне

эзләп тапкан икән. Ул әле һаман да исән. Зур урында (органнарда) хезмәт

иткән, инвалидлыкка ялган белешмәләр ясатып, яшеннән элек алдан

пенсиягә чыккан, хәзерге көндә персональ пенсионер дәрәҗәсен алып,

тыныч кына яшәп ята...

— Мин аны эчеп, юкка чыккан бер бәндә дип уйлаган идем, — дип

башлады ул сүзен. — Ялгышканмын. Аңа үз яшен биреп булмый, шактый

яшь күренә...

— Ниндирәк кеше соң ул? — дип кызыксынды Нариман.

— Нинди дип әйтим икән... Ул инженер да, партия хезмәткәре дә түгел,

ул кантур күсесенә охшаган. Озын буйлы, калын гәүдәле, кара чырайлы...

Маңгаенда, гаҗәп бит, ник бер сыр, җыерчык булсын! Үзен гел карап,

көйләп кенә тора, күрәсең...

— Хатыны юкмыни?

—Юк, үзе генә яши. Бер хатын һәркөн килеп ашарына пешерә, өен

җыештыра. Фатиры өч бүлмәле. Берсендә зал, икенчесендә йокы бүлмәсе,

өченчесендә китапханә. Ну, җыеп та караган инде китапны! Том-том...

әйтсәм-әйтим! Укымый инде ул аларны, җыйган прусты... коллекционер...

— Ничек таныштың?

— Мин бит общагада гына түгел, буржуйларга да (фатирлы, машиналы

кешеләрне ул шулай дип атый иде) хезмәт күрсәтәм. Кемнең уты янмый,

кемнең краны ватылган. Мин аның шул тирәдә торганлыгын азрак чамалый

торган идем. Әтинең сүләве буенча инде. Ул берничә мәртәбә баргалаган

да әни янына. Әтине өйгә кертмәгән, алар тышта гына сөйләшкәннәр. Ул

бәндә аңа: «Алып кайт хатыныңны, мин аны тотмыйм!» — дигән. Ләкин әни

кайтмаган. Башта ул берни дә аңламады. Мине сантехник дип кенә уйлады.

Краны акмый моның. Башлаган эшемне икенче көнгә калдырып, өйгә

кайтып киттем. Беренче көнне үк аңа серне ачасым, үземнең кемлегемне

танытасым килмәде. Икенче көн тагын килдем. Күрәм, тегенең эче поша,

кранны төзәтү озакка сузылганга борчыла. Ул мине чакырганга үкенә дә

башлады бугай. Ләкин ул көнне мин ремонтны бик тиз тәмамладым. Күп

итеп акча сузды бу миңа, акчалы кеше, күрәсең. Яртысын гына алдым.

Яхшысынмадым. Үкенәм хәзер, алырга кирәк булган! Биргән хәтлесен

генә түгел, артыгы белән каерырга! Оятсызларча! Әнине харап иткән өчен,

безнең тормышны җимергән өчен, безне ятим калдырган өчен бугазына

басып аласы калган ла хайванның!

Назыйм... Миңназыйм... гади бер авыл мужигы. Үзенең тормыш

бәласен, ачы язмышын әнә шул явыз кала бәндәсендә күргән мужик

аның турында исә йодрыгын төйнәп, ачыргаланып сөйләде. Соңыннан ул

фәйләсуфка әверелде...

— Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм, — диде ул, — мин ул бәндәне шушы

шакшы, ушсыз калага охшатам! Ие, нәкъ шулай! Кала безне — саф күңелле

авыл балаларын тартып, йолкып ала да, үзенең шакшы казанында болгатып,

бар булган тормышыбызны чуалта. Сыга! Безнең җанны сыга бу иблис

кала! Аңа да бит тере җан, тере кан кирәк, аңлыйсыңмы, ансыз ул яши

алмый, ансыз ул үлә, таш калага әверелә. Иң аянычы шул, шул таш кала

безнең җаннарыбызны тартып ала да, файдалангач, таш урамга чыгарып

ата. Һавасы чыгып торган резин тупны, яисә машина көпчәген күргәнең

бармы? Күрсәң, без дә нәкъ шул бушаган туп, бушаган машина көпчәгенә

охшаганбыз. Без бөтенләй буш калып, бетеп, сынып авылга, туган нигезгә

кайтып егылабыз. Менә шуннан барлыкка килә дә инде алкоголизм,

депрессия, менә шуннан килеп чыга төрле фаҗигале хәлләр! Гасырлар

буена шушы таш кала, үзен яшәтер, үзен көйләтер өчен якты өметләр

баглап килгән авыл кешесенең җанын суыра. Ә хәзер инде ул бөтенләй

рәхәтләнеп, сөенеп кинәнә! Ни өчен дисеңме? Чөнки бөтен халык, ахмак

сарык сыман, шушы таш калага агыла. Ә анда аларны шундый Сәлим

кебек кара аҗдаһалар, монстрлар көтеп кенә тора! Иманым камил, алар

иблис тарафыннан куелган махсус ялчылар — корбаннарын саклап кына

торалар... корбаннарын...

— Син һаман авыл халкы турында гына сөйлисең, ә кала халкын кая

куясың? Аларның саны безгә караганда күбрәк түгелме соң?

— Кала халкының җаны юк бит аның! Алар бер тиен өчен җанын сатырга

да әзер! Ниемә аларга җан, вөҗдан? Андый мөһим сыйфатлар, киресенчә,

аларга яшәргә генә комачаулый...

— Әйттеңме Сәлим абзыйга үзеңнең кем икәнлегеңне? — дип сорады

Нариман, түземсезләнеп. Назыймның бу фәлсәфи нотыгыннан бигрәк, аңа

бу минутта шул нәрсәне белү ләзем иде.

— Әйттем, аңлаттым, — диде ул, — башта берни дә аңламыйча торды.

Мине иң җенләндергән нәрсә шул булды: ул озак кына әниемне искә

төшерә алмыйча интекте.

— Шул хәтле күп булганмыни хатыннары?!

— Күп. Бик күп. Закунлы рәвештә генә дә бер биш тапкыр өйләнгән.

Әле болай... килеп-китеп йөрүчеләре күпме булгандыр. Ул беркем белән

дә бер елдан артык яшәмәгән. Бик тә хәйләкәр, астыртын кешегә охшаган.

Ләкин хатын-кызны алдый белеп алдаган. Мас-тер! Аңлавымча, ул минем

әни белән ярты гына ел яшәгән. Бик тиз киткән аңардан әни...

— Кая?

— Башта ул апаларга күчкән. Аннан соң эш тапкан. Тулай торакта

торган. Соңгы елларда фатир снимать иткән. Бишбалта ягында булса

кирәк. Бер кечкенә бүлмә инде шунда, чолан кебегрәк нәмәстә... Аннан...

әнинең акылына бик нык зәгыйфьлек килгән, ул өч ел психбольницада

ятып чыккан. Шизофрения...

— Нәстә соң ул?

— Мания сымак бер нәрсә...

— Маниясе нәстә?

— Мания нәрсә... синдром... психоз...

Ул кисәк кенә Нариманга карап куйды. Әнисенең авыруын китап укырга

яратмаган авылдашына үтемле итеп аңлату өчен гади сүзләр табалмаган

Назыймга акылын тагын да тырышыбрак җигәргә туры килде:

— Болай ул, дустым... ниндидер сәбәпләр аркасында кешедә акылсызлык

чире башлана, кеше акрынлап акылын җуя. Әни мисалында мин сиңа шуны

гына әйтә алам, аның иң элек авылга кайтып, безнең белән, гаиләсе белән

кушыласы килгән. Бу теләк аңарда көннән-көн, елдан-ел көчәя барган.

Ләкин хыялы тормышка ашмагач, аның җанына чир йоккан. Аның башында

да, җанында да авыл, бары тик авыл гына булган. Безне күрәсе, безне,

ягъни мәсәлән балаларын бер кочып-сөясе килгән аның! Дөресен әйтим,

күчтәнәчләр кайткалый иде авылга! Хәлвәдер, прәннектер, конфеттыр килә

торган иде. Аларның тәме, ышанасыңмы-юкмы, әле дә менә авызда тора.

Безгә аны, каладан тәти апагыз җибәрде, дип бирә торганнар иде. Хәзер

аңлыйм, ул күчтәнәчләрне безгә каладан әни җибәреп яткан... әни...

— Ә нигә кайтмаган?

— Әти кайтармаган.

— Нигә?

— Ул аны кичерә алмаган. Баштарак ул әнигә бик нык ялынган, аның

кайтуын теләгән, тик соңыннан үзе үк аны кайтармаган...

— Ни өчен?

— Хурлыгы ни тора, дустым, хурлыгы...

— Ә кем гаепле?

— Нәсел, дустым, нәсел. Нәсел дигәннән, мин күптән түгел генә үзем

өчен бер ачыш ясадым. Моны миңа кайчандыр Казандагы тәти апа сөйләгән

иде. Ул безгә әни ягыннан туган. Минем әнинең әтисеннән ишеткән ул аны.

Әнинең Сираҗи атлы бер ерак бабасы булган. Бабай яшь чагында Хәерниса

исемле бер хатынга өйләнә. Шул хатын аңардан ике бала таба: берсе ир

бала (анамның әтисе), икенчесе кыз. Кызга Гайникамал дип кушалар. Менә

шул Сираҗи бабай, Хәернисага өйләнгәчтен, Самар губернасы алпавытында

хезмәт итеп йөргән. Баштарак бабай, ел саен кайткалап, гаиләсенә ярдәм

итеп киткән. Шуннан соң ул бөтенләй кайтмый башлаган. Шул чорда

миссионерлар дин мәсьәләсендә бик зур пропаганда алып барганнар.

Бабайга бер марҗа димләгәннәр. Бабай, кахәр суккыры, ислам динен

ташлап, христиан диненә күчкән. Әлеге кара хәбәрне хәтта вулыстан килеп,

рәсми төстә игълан да иткәннәр. Әби, бу хурлыклы хәбәрне ишетеп, бик

каты елаган, кара күз яшьләре белән елаган. Гомер кеше каргамаган әби

денен алыштырган хыянәтче ирен генә түгел, ә шул Сираҗиның бөтен

нәселен, ыруын каргаган. Тормышлар бик авыр, кулда ике бала. Шуннан

соң Хәерниса әби Кече Пәтрәк авылының бер картына кияүгә чыга һәм үзе

белән Гайникамалны да алып китә. Бабай (горур булган, күрәсең!) әнисенә

иярми, аны бер туганы үзенә асрамага алып кала...

— Син моның белән ни әйтмәкче буласың?

—Әнә шул Хәерниса әбинең каргышы төшмәгән микән, дим безнең

нәселгә. Кешене каргау начар гамәл, тик әбине дә аңларга була. Хәер, мин

үзем бу юрауларга бигүк ышанып та бетмим...

10

Буласы булган икән: Нариман Динәне Гаврилин белән тотты. Хыянәт

өстендә түгел, билгеле, ә урамда, Бауман урамында. Алар кичкырын,

култыклашып, «Татарстан» кинотеатрыннан чыгып баралар иде. Аларның

ял көне кинога барачакларын аңа тулай торакта яшәүче бер таныш

егет җиткерде. Ул да депода эшли икән. Ул аны, начар уй белән түгел,

ә ялгышып, белештермичә генә ычкындырды. Нариман моңа башта

ышанмады. Ышанырлык та түгел шул. Газиз хатының тик торганнан,

рөхсәтсез-нисез, чит кеше белән кинога барсын әле! Егет аларның кинога

барачакларын эштә үк ишетеп кайткан. «Татарстан»да бик тә тансык бер

фильм бара, аншлаг, чөнки билетлар инде ике ай элек алдан сатылып

беткән. Гаврилинга кемдер билетлар китереп биргән, тегесе коллективка:

«Үзем генә бармыйм, бер кеше белән барам!» — дип мактанып алган.

Шундагы хатын-кызлар Гаврилинның хәтта кем белән кинога барасын

белеп, исәпләп тә чыгарганнар. Ул Динә булып чыккан.

Динә ял көне иртән уянды. Көзге каршына барып, ясанырга, бизәнергә

кереште. «Ял көне — сменаң юк бит!» — диде аңа ире. «Апайларга барам!»

— дип җавап кайтарды ул аңа. Каушамады, ярсымады. Нариман: «Мин дә

барыйммы?» — дип сорагач, ул: «Юк, апай бу юлы үземне генә чакырды!»

— дип кырт кисте. Нариманның йөрәге жу итеп китте, җанны кабат шул

ачы, кахәр көнчелек хисе телеп алды...

Кинотеатр каршында басып торган ирен күреп алгач та, Динә иң элек

үз-үзен кулга алырга тырышты. Гаврилин (тиз генә аңлады булса кирәк!),

Нариман тарафына җиңелчә генә баш какты да, Динәгә кул болгап, каядыр

китеп тә югалды. Алар, бер-берсенә карашып, кинотеатр каршында басып

калдылар. Нариман хатыныннан, дөресрәге чибәр хатыныннан күзен ала

алмады: чынлап та, читләрнең күзе төшәрлек булып чибәрләнгән аның

җан кисәге! Ни өчендер хатынын гаеплисе урынга, бу юлы ул үзен гаепле

итеп сизде.

— Динә, аңлат, нәстә бу?

— Нәстә түгел, ә нәрсә!

— Нәрсә бу?

— Син бөтен эшне боздың! — дип гаеп атты ул иренә. — Нигә килдең

монда? Өйдә генә утырсаң, яхшырак булган булыр иде... чүп җыеп...

— Нинди чүп!? — Нариман берни дә аңламады. Соңыннан башына барып

җитте: Динә аны кешегә дә санамый башлаган икән ич! Кеше түгел икән ул,

ә мәми! — Ыслушай, бер китереп сугам хәзер, тучны асфальтка сеңәсең!!!

Нариманның күңелендә ярсу инстинкт уянды, йомшак холыклы

хатын-кыздан өстенлек иткән кыргый көч, табигый рәвештә, тышка

бәреп чыкты. Динә бу очракта иренә каршы дәшмәүне артыграк күрде.

Нариманны үз кулына алып, аны курчак урынына йөртергә хыялланса да,

ул барыбер иреннән шикләнә, аңардан курка иде. Бауман урамы буйлап озак

кына сөйләшмичә бардылар. Кара-каршы бастырылган агач эскәмияләр

каршында туктап калгач, икесе дә, ирексездән, шунда чүмәлделәр. Ачуын

яшерә алмаган Нариман Динәдән җавап көтте.

— Кичер мине! — дип башлады сүзен хатыны. — Сиңа әйтмичә, чит

кеше белән кинога барганым өчен, кичер...

— Син ялганладың миңа, туганнарыңа барам, дидең...

— Мин башка юл тапмадым...

— Курыктыңмы миннән?

— Юк, син мине аңламассың дип курыктым. Син әле хәзер дә мине

аңламыйсың кебек. Аңла, мин аның белән күңел ачар өчен, йә ятып йоклар

өчен бармадым...

— Нәрсә өчен бардың соң?

— Аңламаган булып кыланма, зинһар!

— Фатир өченме?

— Әйе, фатир өчен. Чиратсыз фатир алыр өчен. Аңла, бу кешедән бик

күп нәрсә тора. Ул бездә бик зур кеше. Аның бер сүзе бөтен вапрусны хәл

итә дә куя, аңлыйсыңмы?

— Юк, аңламыйм, аңларга да теләмим!

— Хәзер белмим инде, — дип көрсенде Динә, — ничек булып бетәр...

— Нәстә! — Нариман, явыз чыраен җыерып, челт итеп, асфальтка

төкерде. — Эшегезне боздыммыни?!

Динә дәшмәде. Башын аска иеп утырган җиреннән, кинәт, «шың-шың»

килеп, еларга тотынды. Хатыннарның күз яшенә каршы торалмаганын

аңлаган Нариман аны кисәк кенә, иңбашыннан кочып алды. Динә,

сырпаланып, аңа елышты һәм пышылдап:

— Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел, җүләрем! — дип эндәште

һәм почык борынын иренең муен астына төртеп, аны назлап үпте. Урамнан

узган кешеләр аларга гаҗәпләнеп карап киттеләр, аларны әле яңа гына

өйләнешкән бәхетле парлар итеп кабул иттеләр...

— Сиңа бала табарга кирәк!

— Бала!? — Динә өчен бу яңа борылыш иде. Ләкин яңа сүз түгел, бу

турыда инде Нариман шактый ук аның колак итен ашарга өлгергән иде.

— Табасың!

— Юк!

— Мин бала телим! Ир бала!

— Булыр...

— Кайчан?

— Фатир алгач... яме...

Сүз һаман да шул фатирга барып терәлә. Тулай торакта өчәр бала белән

яшәүче гаиләләр дә бар. Аннан, бала тапкач, хатыны авылга кайтып торыр,

шул арада ул да колхозда йөреп алыр, әзрәк авыл һавасын сулап калыр дип

хыяллана иде Нариман. Бер мәртәбә балага узган иде инде аның хатыны,

тик нигәдер, киреләнеп, баласын төшерде. Җүнсез хатын! Әгәр дә ул кабат

балага узалмаса, гомер кичерәчәк түгел ул хатынын, гомер!

11

Назыймны ул урамнан эзләп тапты. Ничәмә айлар аек йөргән мужик,

әле яңа гына салу ягына ычкынган иде. Аның ул салуы, шул салмыштан

кыланмышлары, әгәр дә вакытында туктатмасаң, айлар буена да сузылырга

мөмкин.

Назыйм аны, өстерәп диярлек, сасы пивнушкага алып керде. Ресторан

булса бер хәл, анда хет ашау ягы да шәп, интерьеры да башка, кешечә,

ә монда — дөньяның иң ямьсез урыны кайда дип сорасалар, шушы

сыраханәдер дип әйтер буласың! Анда кемнәр генә юк: дөньяның бөтен

шакшысы шушында җыелган диярсең. Монда беркая да эшләргә теләмәгән

сәер язмышлы сукбайлардан алып, төрмәдән башы чыкмаган криминаль

шәхесләргә хәтле очратырга була. Шакшы тәмуг казанын хәтерләткән һәм

тулы антисанитария хөкем сөргән бу сыраханәдә Нариман үзен шактый

уңайсыз хис итте. Сыраны баскан килеш кенә чөмерәләр. Кырылган,

куптарылган түгәрәк өстәлләр өстендә балык башлары, ипи валчыклары

аунап ята. Аларны, җыеп алып, чистартучылар да күренми. Җәйнең эссе

вакытларында сыра эчүчеләрнең саны тагын да күбрәк, сыраханәдә зур-зур

чиратлар барлыкка килә. Тынчу, авыр һава, бөтен җирдә тәмәке төтене,

өстәл өсләрендә, түшәмнәрдә кап-кара чебеннәр очып йөри. Сыраны дәү

пыяла кружкаларга салып бирәләр. Озак агызалар, чөнки сыра яратучылар

моны үзләре үк шулай таләп итә. Сыраны тиз генә салдырып, шундук эчәргә

тотынсаң, кружкадагы эчемлек яртылаш кына кала, ә шуның яртысы исә

күбеккә чыгып бетә. Сыра яхшы күбекләнсә, эчүчеләр дә сөенә, димәк,

эчемлек яхшы, яңа. Кеше сөйләве буенча, яхшылап күбекләнсен өчен,

сырага, дөрес булса, чебен, таракан үтерә торган дихлофос та кушалар

икән. Чебенне дихлофос белән бер сиптерүдә үк үтерергә була, ә менә бер

кружка сыра өчен җанын бирергә дә әзер торучы сәрхушләрне берни белән

дә алып булмый...

— Ү-ү-үтерәм мин аны!

— Кемне?

— Сәлимне...

Сыраханәгә кергәнче үк шактый капкан, монда кергәч инде бөтенләй

эреп киткән Назыйм кружкадан берничә йотым сыра кабып куйды да,

йодрыгы белән каты итеп өстәлгә сукты. Төкерекләрен чәчеп, селәгәен

агызып акырган авылдашы гайрәтен чигерсә дә, Нариман үз-үзен кулга

алырга, аны ахыргача тыңлап бетерергә булды.

— Нигә?

— Ул кабахәт бу дөньяда яшәргә тиеш түгел!

— Нишләргә тиеш?

— Аңлыйсыңмы, кебени!

— Сүгенмә!

— Җаным сыкрый, аңлыйсыңмы, юкмы! Кабатлап әйтәм: ул кабахәт

җир йөзендә яшәргә тиеш түгел! Беркайчан да! Аңлыйсың...

—Аңлыйм... Тик гаепне бары тик ул кешедән генә эзләргә ярамый.

Монда бит синең анаң да гаепле! Ул сезне ташлап киткән! Ул шуңар, шул

кабахәткә ияреп киткән! Балаларын ташлап...

—Әй, син, маңка! — дип үкерде Назыйм. — Ни сүлисең син! Орынма

син әнигә, яме! Әни ялгышкан... ие... Ләкин ул кире безнең янга кайтырга

теләгән, тик әти аны кичерә алмаган, кире кайтармаган! Авыл... авыл аны

кичерә алмаган! Ул бит безне сагынып, зар-интизар булып яшәгән, безне

күрер өчен, Чичи башына кайтып, төннәр кунып чыккан. Орынма, әнигә

яме! Орынасың икән...

— Ни була?

— Маңка!!!

Исерекнең эчкәч эчендәге тышында була, диләр. Аек баштан әйтә

алмаганны ул салмыш хәлендә чыгарып бетерә. Әйе, Назыйм аңа абый

тиешле кеше, ул аңа энекәше кебек, ләкин үзен кечерәйтеп, түбәнсетеп

сөйләшкәннәрен кем генә ошатсын икән! Баядан бирле күкрәк кагып, чүп

иләп торган Назыйм тирләп чыккан шакшы куллары белән энекәшнең

якасына ябышты. Юкка, билгеле, абзый ни эшләгәнен үзе дә аңлап бетерми

иде. Нариманның гер күтәреп ныгыган таза куллары аны бик тиз бөгеп

салды. Нидер чыртлап, сынган кебек тә булды. Авыртудан бик каты итеп

чыраен сыткан абзый кулын кире тартып алды һәм бер мәлгә каршысында

кем басып торганын да, кем белән сөйләшкәнен дә онытып, комсызланып,

калын кружкасыннан, кызу-кызу сыра чөмерде. Бер генә атна элек аек акыл

белән эш иткән, яшәгән бүлмәсен, кызлар кебек, пөхтә һәм чиста итеп

тоткан, вәгазь көйләп, фәйләсуф булып йөргән кеше бүген бер мизгелдә

әнә шундый шакшы убырга әйләнгән иде. Нариман аның яныннан тиз

генә таю ягын карады...

— Кая!? — дип сөйләнде исерек аның артыннан.

— Синең белән утыра алмыйм монда!

— Кайда?

— Бу тәмуг оясында!

— Ә мин аны барыбер ү-ү-үтерәм! Ха-ха-ха! Әле аның... краны ябылып

бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул... су... менә күрерсең... кып-кызыл...

су... ха... ха... ха...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: