Таш калада баш кала... (дәвамы)

Романның башы монда.

3

Аңа арттан китереп тарттылар. Динәне өенә хәтле озатып, кире кайтырга

чыккач булды бу хәл. Урам чатыннан борылган гына иде, муен асты артына

шап берне! Караңгыда суктылар! Шактый каты эләкте! Дошман кулында

йомарланган корыч корал — кастет ук булды, ахрысы, коры кул белән генә

шул хәтле каты итеп сугып булмый. Әле ярый аңын җуеп егылмады, егылса,

типкәләп, имгәтеп үк киткән булырлар иде. Егылмады Нариман, аягында

басып калды. Борылып, артына карарга итенгән иде, муены чыртлап куйды

һәм, яман каты итеп, авыртырга тотынды. Аптырагач, ул муенын катырып,

мөчәсе белән борылды. Каршысында, биш метр гына арада күкрәген киереп

кунак егет Хамис, ә аның артында яшеренеп Альфред басып тора иде.

Караңгыга күз тиз ияләшә, диләр, ул аларны бик тиз танып алды. Кала белән

сала арасында буталган Зиннур-Зимагурның: «Сак бул син ул егетләрдән,

перваклар алар!» — дигән сүзләре искә төшкәч, ул, ирексездән, каладагы яман

аты чыккан группировкалар турында уйлап куйды. Ләкин бу ике шакалның

берсе дә группировка малайлары түгел иде. Авылга кунакка кайтып, без

перваклар, дип дан эстәп йөрүчеләр генә иде алар.

— Ну, как, колхозник, эләктеме!? — дип мыскыллы елмайды тазасы.

— По ходу, да! — дигән булды ябыгы.

— Авызың ачканчы, уйла башта!

— А может на мировую...

— Әйдәгез суң...

Нариман беренче булып кул сузды. Дошманнар моны көтмәделәр,

билгеле, аны, шүрли икән бу, дип уйладылар. Ләкин ялгыштылар. Хамис

шуңа алданып, аңа якынаюга ук, Нариман аягы белән аның тез астына

китереп типте. Нидер чыртлап сынды. Тез асты аякның иң йомшак һәм

иң зәгыйфь җире. Бу ысулга ул бригадир атасыннан өйрәнеп калды.

Колхозчылар бер генә бригадирны яратмыйлар, аны гел мыскыл итәргә

генә торалар. Бервакыт тракторчы Гайфине, җирне сай сукалаганы өчен,

трактордан алып бәргәч, өч-дүрт исерек, җыйнаулашып, бригадирны

кыйнарга дип килгәч, әтисе Халик аларны ике-өч минут эчендә, барсын

да диярлек, җиргә түшәп салды. Тез аслары имгәнгән колхозчылар ай буе

чатанлап йөрсәләр дә, бригадир өстеннән шикаять язарга курыктылар.

Шуннан бирле аны мыскыл итүчеләр азайды, ә хөрмәт итүчеләр, киресенчә,

күбәйде генә. Менә шушы шакалларга да шундый бер шәп сабак укытырга

теләде ул. Хамиска шактый каты эләкте, күрәсең, ул, авыртуга түзә алмыйча,

башта бик яман каты итеп кычкырды, аннан соң тез башын тотып, җиргә

чүкте. Нариман Хамис каршына барып басты, тегесенең (кыйнарга тели

дип уйлады, ахрысы!) куркудан күзләре акайды..

— Без егылганны кыйнамыйбыз, бырат, сез генә ул егылганны изәсез!

Бар, бүтән бу авылда күренмә! — дип, ул Хамисны тартып торгызды. Шулчак

җигүле ат артыннан өреп барган ләңгелдек әнчек сыман:

— Казанга гына кил! Без сине изәчәкбез! — дип Альфреды чәңгелдәргә

тотынды.

Нариман озак уйлап тормады, җирдә аунап яткан бер таш кисәген кулына

алып, Альфредка томырды. Тегесе чырулап алга томырылды. Төзәмичә

генә аткан таш тегенең нәкъ аркасына килеп төште, качкын, әнчек сымак

чинап, күрше тыкрыкка кереп югалды. Хамис исә, бер аякка чатанлап, бар

көченә сүгенә-сүгенә, әнчеге артыннан иярде...

Нариманны таң белән уяттылар. Мәктәптә гомере буе балалар укыткан,

инде хәзер пенсия яшенә җитеп килгән Хәлимә ханым:

—Тор, әйдә, соңга каласың! — дип тәмле йокысыннан изрәп йоклап

яткан улын төртеп уятты.

— Кая? Эшкәме?

— Эшкә! Ә кая тагын?

—Рөстәм китә бүген, озатасы бар, әбәткә тиклем зәбкә чыкмыйм...

— Суң... Әбәт җитеп килә бит инде!

— Ай!!!

Нариман, армиядәге солдат сыман, ялт кына сикереп торды һәм ыштан

бауларын эләктерә-эләктерә, урамга чыгып йөгерде. Капка төбендә халык

җыйналган, шунда «ГАЗ-51» машинасын китереп куйганнар. «Китмәгән

әле!». Нариманның йөрәге җылынып китте. Озату кичәсендә утыра

алмады, капка төбеннән генә булса да озатып калырга кирәк егетне!

Йоласы шундый: туганмы, туган түгелме, бер-береңне озата белү зарур.

Халык шактый күп җыелган. Күбрәк яшьләр, Нариманның яшьтиләре.

Машинага утырыр алдыннан, митинг сыман бер нәрсә үткәреп алдылар.

Башлап сүзне парторг абзыйга бирделәр. Карт чырайлы, күзлекле агай,

бик тәмләп һәм озак итеп, матур сүзләр сөйләде. Ир-егетнең армиягә

баруы, ил алдындагы изге бурычын үтәве аның намус эше булуын аңлатты.

Абзыйның тел төбендә әнә шул нәрсә ята иде. Яшьләр аны бигүк тыңларга

теләмәсәләр дә, йоласы шул булгач, башларын аска иеп басып тордылар

һәм хәтта соңнан кул да чаптылар. Парторг сөйләп бетергәч, капка төбендә

ыгы-зыгы китте. Рөстәм, кочаклашып, берничә кат әти-әнисе, туганнары

белән саубуллашты. Нариман белән ул коры гына хушлашты. Күрәсең,

кичәге хәлне ул да оныта алмаган. Аннан соң аны яшьтиләре, дуслары

сырып алды. Алар Рөстәмне күтәреп алып, кузов өстенә чөйделәр. Аның

артыннан барсы да машинага менеп төялде. Басып торырга урын да юк иде.

Алар инде егетне районга, хәрби комиссариатка хәтле озата барачаклар.

Бертуктаусыз җырлашалар, акырышалар. Җырлый белмәгәне җырлый, бии

белмәгәне дә биегән булып маташа. Машина кузгалып киткәч кенә, капка

яны тынып калды. Китүчеләргә караганда, озатучылар азрак иде. Рөстәмнең

сөйгән кызы Җәмилә (ул авылда башлангыч класслар укыта) районга

хәтле бармады, исерекләр арасында кысылып барырга яхшысынмады.

Ни әйтсәң дә, укытучы кеше бит! Ул кулын болгап, машина артыннан

берникадәр атлап барды да, бер урында туктап, батып калды. Яшьләр

төялгән машина авыл башын узып, кыр юлына кереп күмелгәч, дөньясы

җиңеләеп калгандай булды. Һәрхәлдә Нариманга шулай тоелды. Ә менә

кадерләп үстергән баласын кеше белмәгән, күз күрмәгән җирләргә чыгарып

җибәрү ата-анага җиңел булды микән? Әйе, әнә шул армиягә китүче һәм

аны озатучыларның:

Без авылдан чыккан чакта

Күтәрелде томаннар,

Исән булсак, бер кайтырбыз,

Сау булыгыз туганнар...

— дип җырлавы әле һаман да аларның җаннарына моң салып, колакларында

яңгырап торыр. Тик иң аянычлысы шул: «Ике генә ел бит, туганнар, ике ел

нәрсә инде ул!?» — дип сөйләнгән Рөстәмнең, соңыннан Әфганга эләгеп,

мәете цинк табутта әйләнеп кайтуын алдан белсәләр, аның кырыс ата-анасы

да, башлангыч класс укытучысы Җәмилә туташ та Рөстәм белән болай җиңел

генә хушлашмаган булыр иделәр. Анасы баласын кочаклап елар, сөекле яры

исә яшьләр төялгән машина артыннан, кыр юлында күмелгәнче, йөгерер

иде кебек. Чын ир кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш, дип тукыган акыллы

атасы да, кызыл сүз сөйләп, черек патриотизм чире белән чиләнгән парторг

та азрак кына уйланырлар иде, бәлкем!?

Кадерләп, иркәләп үстергән балаңны тот та шул тәмуг эченә китереп

тык әле! Ә сугыш, ялкын өркеп торган аҗдаһа авызы сымак, гөнаһсыз бала

җаннарын суырып кына тора. Җан кирәк аларга, җан! Властьны, сәясәтне

тотып тору өчен кирәк! Ә аны каян алырга? Каян!? Авылдан, билгеле! Инде

кайчаннан бирле шул авылның җанын суыралар, тик әле һаман да суырып

бетерә алмыйлар. Ләкин җан «капчыгы» да төпсез һәм җан чишмәсе дә

мәңгелек түгел бит, җәмәгать, кайчан да булса бер тишелергә һәм саегырга

мөмкин. Беркемгә дә әнә шуның ахырын күрергә язмасын иде...

4

Авылда сыерга, сарыкка кадер зур. Сарыктан әллә ни файда булмаса

да, авыл халкы аны асрарга ярата. Хезмәте күп: ашатырга, көтүгә куарга,

елга ике тапкыр йонын кыркырга кирәк. Йон кырку үзе бер бәла. Бетле

сарыкны үтмәгән, кайралмаган кайчың белән кыркып карале син! Яшьрәк

чакта Нариманга бик каты эләкте ул — сарык кырку. Өстәге алгы һәм

арткы ике аягын каты итеп бәйләп, астагыларын ирекле калдырып, җиргә

яисә такта җәйгән идән өстенә китереп саласың да, башын каерып тотып,

мескен сарыкны кыркырга тотынасың. Чыдамый сарык, бар көченә тибенә.

«Чыда, чыда!» — дип кычкыра башлагач, хайван, сине аңлаган сыман, бер

мәлгә тынып та кала һәм үзен кыркырга ирек бирә. Ләкин андый чыдамлык

озакка бармый, теге, акыра-бакыра, кабат тибенергә тотына. Атасы сарык

асрагач, анасы кая китсен: малае белән бергә ел саен ике мәртәбә сарык

йоны кыркый. Шуңар күрә дә Нариман сарык яратмый. Атасы үлгәч, ул аны

бөтенләй асрамый башлады. Йонын кырку гына бер нәрсә, аны бит суя да

белергә кирәк. Элек күршеләрендә генә Хәбибрахман атлы мал суючы яши

иде, авылда сыер-сарыкны ул чала иде. Күптән түгел ул да якты дөньядан

китеп барды. Өйдән-өйгә мал суеп, кешедән кешегә сыйланып йөргәч, ул

инде бөтенләй эчкечегә әйләнде, һәм шулай эчеп үлде дә. Нариман терлек

суярга өйрәнә алмады, нигәдер кызгана иде ул шул җан ияләрен...

Ә менә авылда сыер асрамыйча булмый. Сөте, каймагы, катыгы,

эремчеге кирәк тә кирәк. Авылда яшәп тә, сөт сатып алып булмый бит.

Сыерсыз тормады алар. Атасы бригадир булганда печәнен, фуражын ат

арбасына салып алып кайтса, Нариман аны, үзе хезмәт итә башлагач,

трактор арбасында ташыды. Моны авылда урлау дип түгел, ә алып кайту,

дип атыйлар. Колхозда азык күп, һәркемгә дә җитә. Мондый ирек, мондый

хөррият булганда авылда сыер асрамау гөнаһ эш, билгеле.

Нариман ат ярата иде. Техникага да шул хәтле һәвәс түгел ул, ә менә

ат дигәндә, үлеп китә торган иде. Атасы гомер буе ат җикте, улын да ат

җигәргә өйрәтте. Укучы бала өчен ат җигү бик җаваплы нәрсә ул, атны

аны җигә белмәүчеләр дә шактый. Йокысыннан уянгач: «Олум!» — дип

бер генә кычкыра иде атасы, Нариман шундук кәнүшнидән ат җигеп төшә

торган иде. Бу бер иртәнге бишләр, алтылар булырга мөмкин. «Олум»ның

йокысыннан торасы килми, җылы, йомшак урында әзрәк иркәләнеп ятасы

килә. Юк, кая анда иркәләнү — «олум!», и бетте! Кәкре аягын (бу якларда

күпләр кәкре аяклы, күрәсең, аларның ерак бабалары, атта чапканнар!)

кәкрәйтеп, кәнүшнигә ат җигәргә йөгерә. Ел буе шулай. Яңгырда, карда.

Нариман атасына ат җигеп төшү белән генә чикләнми, кәнүшнидә атлар

карап, атлар белән «сөйләшеп» йөрергә дә бик мәгъкуль иде. Яшь балага

тирес һәм тир исе аңкып торган кәнүшни эчендә йөрү, калага барып,

милли музей карап йөрү белән бер дәрәҗәдә иде. Билгеле, монда халыкара

ярышларда, күргәзмәләрдә катнашучы нәселле чабышкы атлар асрамыйлар,

аларны инде монда үстереп тә, тәрбияләп тә булмый һәм аларның монда

кирәге дә юк. Монда чын эш атлары, колхоз эшенә яраклы җигүле атлар

асрыйлар. Айгырны, рысакны аерым бүлмәдә тоталар, көтүгә сирәк кушалар.

Бер биянең тайлаган вакытын күрергә насыйп булды аңа, шундый матур

колын китерде ул. Үзе кап-кара үзе, ә маңгае ап-ак. Ул аны Көмеш маңгай

дип атады. Һәркөнне кәнүшнигә менеп, шул Көмеш маңгайны ашатып

төшә торган иде ул. Шундагы ат караучыларны, атларны начар ашатасыз

дип, сүгә-сүгә, кырдан аларга күп итеп печән чабып кайта иде. Иң яхшы

азык, билгеле ки, Көмеш маңгайга!

Нариманга үз гомерендә авылда атларның бетеп, ат утарларының

ябылуын күрергә дә туры килде. Кәнүшни ябылыр алдыннан мескен

атларның тирескә әйләнеп барган черек саламнарны, каткан тизәк арасында

чемченеп йөргәннәрен күргәч, аның шуңар ничек итеп йөрәге әрнегәнен

ул үзе генә белә иде. Тик ат җене кагылган Нариман дүрт аяклы дусларына

гомере буена тугры калды...

5

Динә калага дүшәмбе көн китте.

Атнага өч мәртәбә станциягә йөрүче иске автобус ватылган булып

чыкты. Нариман Динәсен «Беларусь» тракторында илтте. Дамба (өелгән

юл) шул тиклем тетелгән ки, чокыр-чакырдан сикертеп барасы килмичә,

ул тракторын кыр аша гына куды. Турыдан юл якын — унар километрга

кыскара. Авылны чыккач ук, Сикәлтә башы дигән таулы җир бар, башта

әнә шуны, шул тауны менәргә кирәк. Сикәлтәне узгач ук, гаҗәеп күренеш

башлана: күз алдында зур тау асты җәйрәп ята. Киң кырлар, түгәрәк күлләр,

тасмадай сузылган инешләр, күлләр, йортлар. Көзнең дә бит әле нинди

матур чагы: әбиләр чуагы. Күңелләрне җилкендереп талгын гына җылы җил

исә, кыр өсләрендә тезелгән салам чүмәләләре кояш нурларында, алтын

сымак, җемелдәп, ялтырап китә. Бу хозурлык һәм бу матурлык калага китеп

баручы кызга да: «Кал, Динә, йөрмә әллә кая!» — дигән тылсымлы сүзләр

белән эндәшә сыман иде...

Тракторның тәрәзәсе ачык, кыр ягыннан җанны кытыклап җил исә.

Менә ул аның сөеклесе, өзелеп сөйгән якын кешесе, күлмәк итәкләрен

җилфердәттереп, терәлеп диярлек, аның янәшәсендә генә, янында утырып

бара. Кая бара бу кыз, кая ашыга? «Нариман, бор тракторыңны, әйдә

кире кайтыйк!» — дип кенә әйтәсе иде дә бит! Юк, кызның башында әллә

нинди иләс-миләс уйлар җилкенә. Ул каядыр ашкына, уыга, әйтерсең лә

шәһәр җирендә ул бик кирәк, аны анда көтеп торалар, аңа анда барсын

да әзерләп куйганнар. Юк, аңа тизрәк китәргә кирәк, ул авылда калу

турында уйламый да! Ул бар көченә үкереп барган тракторны да, аны

дуамал йөрткән Нариманны да эченнән генә сүгеп бара. Ә инде җиңел

машиналарга утырган, аларны узып киткән кешеләрдән исә көнләшеп

кала иде.

Нариман станциягә хәтле барып җитә алмады. Олы юлга, трассага

чыккач, Динә трактордан төшеп, бер «Жигули» машинасына күчеп утырды.

Поездга соңга калырга курыккан кызның теләгенә каршы килеп булмый иде.

Ә каршы килергә аның хакы бармы соң? Хушлашканда кыз аны кочмады,

һәм хәтта кул да бирмәде, хат язарга, шалтыратырга вәгъдә итеп, тиз генә

китеп барды. Тау астында, кызу җәй айларында шактый саеккан һәм актык

тамчы суларын җыйнап, Идел ягына аккан инеш кырында ул бер ялгызы

гына басып калды...

Ул Динәне бик нык юксынды. Эштә вакытта ул аны әзрәк оныткалап

торса да, кичен өенә кайтып яткач, Динәсен уйлап бертуктаусыз газаплана

торган иде. Әле дә ярый өендә телефон бар, авылда күп кешедә ул юк,

атасы бригадир булып эшләгәч, телефонны районнан килеп куйганнар

иде. Динә башта һәр көнне шалтыратты, аны уйлап сагышлануын,

сагынуын җиткерде. Ләкин телефон аша ул егетнең сагынуын баса алмады,

киресенчә, ул аның сагышын көчәйтте генә. Ярты ай вакыт узгач, Динә

инде һәр көнне түгел, атнага ике, йә бер мәртәбә генә шалтырата башлады.

Сәбәпләре дә табылды. Беренчедән, ул эшли башлаган, беренче сменада,

икенчедән, һәркөнне сөйләшү пунктына төшеп, анда чират көтеп утырудан

да туйгандыр, күрәсең. «Үзең кил, килгәч күрерсең!» — дия торган иде ул.

Динәнең шулай өздереп әйтеп куя торган гадәтен тракторчы егет яхшы

белә иде.

Улының газапланганын күреп сагышланган анасы бер көннәре

Нариман белән бик ныклап сөйләшергә булды. Уку елы әле башланган

гына, мәктәптә физика укыткан Хәлимә ханымның эше алай бигүк

тыгыз түгел иде. Пенсия яшенә якынлашып килгән, күзгә күренеп

олыгая башлаган укытучы хатын һәрвакытта да улының бердәнбер якын

кешесе, киңәшчесе булды. Юк, ул әле дә үзенең сылулыгын югалтмаган,

чөнки ул беркайчан да калынаймады, юанаймады, гел шулай чандыр

булып, ябык торды. Аның мөчәсе дә, фигурасы әле дә яшь кызларныкы

кебек, ләкин йөзе, бите бик нык җыерчыкланган, йөзендә исә ниндидер

арыганлык, тирән моңсулык сизелә иде. Олыгаюын да ул соңгы ике-

өч елда гына олыгайды. Нариманның атасы үлгәннән соң, анасы бик

нык бетереште дисәк, бигүк дөреслеккә туры килмәс. Әйе, Халик бик

нык аянычлы, фаҗигале үлемгә дучар булды. Хәлимә иренең үлемен

шактый авыр кичерде, ул бик нык кызганды мәрхүмне, төннәрен йоклый

алмыйча, утырып, елап чыккан вакытлары да еш булгалады. Шулай да

ул ирен бигүк яратып яшәмәде кебек. Сөйләүләре буенча, аның атасы

әнисе артыннан җиде ел йөргән. Атасы бик артык матур кеше түгел иде

аның, кыска буйлы, кызыл чырайлы, тукмак борынлы, холкы да ташка

үлчим генә. Әнисе аның алдында патша кызы булып күренә иде. Атасы

аны бик каты яратты, ә анасы аңар бик исе китмәде кебек. Һәрхәлдә

Нариманга шулай булып тоелды. Өйдә тавышлар да чыккалады. Бик тә

ярсыган, дуамалланган чакларында атасының: «Яратмыйсың инде син

мине, хатын, яратмыйсың!» — дип өзгәләнгән чакларын яхшы хәтерли

әле улы. Хатынының җанына төшеп, канына тоз коя торган гадәте дә

юк түгел иде аның. Халик, әле үлгәчтен дә, Хәлимәнең төшенә кереп

интектерде. Каберенә таш куйганнан соң, Нариман колхоз пилорамында

агач рәшәткәләр кайтарган иде. Шулар белән ул атасының каберен

тотып алырга уйлады. Әллә Нариманның эше күп булды, әллә башка

сәбәпләр табылды, бу рәшәткәләр, урынына куелмыйча, озак кына өй

кырында яттылар.Тик менә шуннан соң фаҗигаи төстә якты дөньядан

киткән Халик: «Нишләп куймыйсыз шул рәшәткәләрне, шуңар җаным

сызлана!» — дип, төннәрен Хәлимәнең төшенә кереп йөдәтә башлады.

Күп тапкырлар керде. Ире гел өй янында йөри икән, шыгыр-шыгыр

килеп, һаман да рәшәткәләр актара. Атасының каберен шул рәшәткәләр

белән тотып, аны яшел төскә буяп чыккач кына аның рухы беразга

тынычланган кебек булды. Ләкин монысы да озакка бармады: бераздан

ул кабат Хәлимәнең төшенә керде. Боз каткан елгада яланаяк йөгереп

йөри, имеш. Хәлимә, аптырагач, парткомга сиздермичә генә, әбиләр

җыеп Корьән укытты, укучы әбиләргә дәү-дәү калын башмаклар, җылы

оекбашлар таратты. Аннан мәрхүмнең каберенә барып: «Халик, бу синең

мәңгелек йортың, бүтән минем төшемә кереп борчыма!» — дип ялварып

үтенгәч, ул инде аның бүтән төшенә кереп йөдәтмәде...

— Улым, — дип сак кына башлады ул сүзен. — Синең газапланганыңны

күреп торам бит, Динәне яратканыңны да беләм, яшең инде җиткән, сиңа

башлы-күзле булырга вакыт җиткәндер, дип уйлыйм?!

— Вакыт җиткәнен үзем дә яхшы беләм, әни, тик чагышмаган әйберләр

бар шул! — диде аңа Нариман җавабында.

— Нәрсә, Динә каршымы?

— Юк, ул каршы түгел.

— Ә нәрсә тагын?

— Дөньясы каршы...

— Нәрсә булган дөньяга?

— Берни дә булмаган, әни, ләкин өйләнергә, туйлар уздырырга безнең

көчебез җитәр микән соң дим?

— Туйлык кына акча бар бездә, җыйган акчабыз бар...

— Кайда соң ул?

— Саклык кассасында.

— Күпме?

— Бер мең.

— Каян килеп?

— Соң... атаңнан күпме калды, аннан атаң үлгәч, төрле пособиеләр

алдык, мин дә ярты хезмәт хакымны шунда салып бардым. Синеке ашауга,

киемгә китте... Соң син үзең дә моны яхшы беләсең!

— Беләм...

— Шулай булгач!?

— Тик шул хәтле акчабыз бар дип уйламаган идем...

Нариман аш ягында әнисе белән чәй эчеп утыра иде. Әнисе сыек итеп

ясаган чәйне, ул куертып, каралтып куйды. Ул чәйне шулай каралтып,

куе итеп эчәргә ярата иде. Эчте, ләкин чәйнең тәмен тоймады. Ул,

тынычсызланып, чыраен сытты.

— Нәрсә, шикәре әзме әллә? — дип борчылды анасы.

— Шикәре җитәрлек, үземә нидер җитми! — дип кыбырсынды егет.

— Нәрсәдер җитмәгәнен мин дә күреп торам, тик менә һаман да аңлап

кына бетерә алмыйм, улым!?

— Аңлыйсы юк монда, әни, эш бит әле акчада гына да, туйда гына да

түгел, эш Динәдә!

— Ни булган аңа?

— Берни дә булмаган...

— Шулай да?

— Аның авылда каласы килми.

Хәлимә, шулайдыр дип уйлаган идем, дигәндәй, аны аңлап, баш

какты. Ул берни дә дәшмәде, суынып өлгергән чәйнекне, шапылдатып,

газ плитәсенә китереп утыртты да, башын аска иеп, уйга калды. Хәлнең

кискенлеген анасы яхшы аңлый иде. Улы да дәшми, анасыннан җавап

көтә кебек...

— Динәнең авылга кайтмаячагын беләм, — диде Хәлимә, — ләкин син

ир кеше, хатының артыннан ияреп йөрмәссең дип уйлыйм!

— Ә нишлим?

— Ә өйләнергә кирәк, — дип сүзне башкага борды анасы. — Кызлар

услувие куя башлагач, уртак тормыш була алмый инде ул, улым. Ир кая,

хатын шунда яшәргә тиеш!

—Син дә әтине җиде ел буе чаптыргансың бит әле! — дип төрттерде

Нариман. Усаллык җитәрлек иде егеттә, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан

түгел, ни әйтсәң дә, укытучы белән бригадир малае бит! Анасы аның

сүзләренә үпкәләмәде, улына үпкәләүдән узган иде инде ул.

— Безнең башкачарак булды, улым, — диде анасы...

— Әни, әйт әле, ә син әтигә яратып чыктыңмы?

— Атаңны хөрмәт итмәсәм, мин авылга кайтмас идем. Мин бит

институтны бетергәч үк, калада калдым. Артымнан нинди генә егетләр

йөрмәде, кулымны сораучылар күп булды, тик мин аларның барсын да

кире кактым...

— Ни өчен?

— Атаң хакына.

— Хөрмәт иткәнсең, ә яратмагансың!?

— Хөрмәт итү — яратудан өстенрәк. Син әле яшь, дөньяны бигүк аңлап

бетермисең, олыгайгач, бер искә төшерерсең әле сүзләремне...

— Минем аның артыннан иярәсем килми, әни, ләкин нишлим соң,

яратам бит...

— Нишләргә уйлыйсың?

— Өйләнсәм әгәр...

— Нәрсә?

— ... китәргә туры киләчәк...

— Киткәч китәсең инде, улым...

— Ә син?

— Ә миңа ни булган?

— Ялгыз калудан курыкмыйсыңмы?

— Юк, курыкмыйм...

Бу сүзләрен ул улына әзрәк үпкәләбрәк әйтте кебек. Үзең, янәсе, авылны

яратам, дисең, ә үзең кемгәдер ияреп китәргә генә торасың!

— Әни, әгәр дә син каршы булсаң, мин Динәгә өйләнмәячәкмен! — дип

сөйләнде Нариман.

— Юк, юк, син нәрсә, мин синең бәхетеңә каршы килә алмыйм, улым,

өйлән...

***

Туйлар бик матур узды. Бер генә як та балаларның бәхетенә каршы килә

алмады. Динә тулы гаиләдә үскән: атасы Салих атлы, анасы Сафия исемле

иде. Атасы колхозда бухгалтер (авылда андыйларны «считавут» диләр!), анасы

колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли. Динәнең әле бер абыйсы да бар,

Сәлихҗан атлы, анысы марҗага өйләнеп, Владивосток якларында яшәп ята.

Ул туйга кайтып тормады, яшьләрне туйлары белән котлап, телеграмма гына

сукты. Туйны, өйдә кысан булыр дип, район ресторанында ясадылар. Туй

кыйбатка төшәр дип, анасыннан яхшысынмыйча йөргән Нариман ялгышты:

ресторанда узган мәҗлес арзанга төште, һәм иң мөһиме, ул мәшәкатьсез

узды. Хәтта балдакка да акча түләнмәде: партиянең яңа чыгарган указы

нигезендә балдаклар яшь өйләнешүчеләргә бушлай тапшырылды. Нариман

балдакны бушлай алудан баш тартып, сатып алырга талпынып караса да,

Динәнең исәп-хисапны яхшы тоткан «считавут» атасы булачак киявен бу

җүләрлектән бик тиз туктатты. Туй күлмәге белән генә әзрәк читенлек килеп

чыкты, аны ике мәртәбә тектерергә туры килде. Башта размеры ярамады,

аннан фасоны килешмәде. Төрле гайбәт, хорафатларга ышанучылар, туй

күлмәге белән булган хәлне яхшыга түгел бу, дип юрарга тырышсалар да,

кияү кеше боларның берсенә дә ышанмады, чөнки ул, ниһаять, яраткан

кешесенә өйләнде һәм үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп сизде. Ул Динә

артыннан озак йөрде, ләкин аңа кагылмады, минутлы хисләргә исереп,

башын югалтмады — Динәне кияүгә кыз килеш, саф килеш алды. Өйләнәчәк

кешесенә туйга тиклем тимәү ул кыз кешене хөрмәтләү дип санады. Ләкин

туйдан соң әзрәк конфуз да чыгып алды. Зөфаф киченнән соң, урын өстенә

җәелгән ак җәймәне иртән берәү, әллә уйнап, әллә кирәк дип табып, кер

бавына чыгарып элгән. Аның урта бер җирендә алсу кан таплары беленеп

тора иде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: