Логотип Казан Утлары
Роман

Сөләйман солтан (дәвамы)

"Христианлыктан баш тартам, мине ислам диненә күчерегез тизрәк!" Баш хадим, бал кортларын гел-гел барлап торучы умартачы сыман, җарияләрне олы залга чыгарып тезгән иде, сарайда күптән түгел генә пәйда булган Роксолана авызыннан шундый сүз ишетеп, тораташтай калды...

Романның башы.

6

— Христианлыктан баш тартам, мине ислам диненә күчерегез тизрәк!

Баш хадим, бал кортларын гел-гел барлап торучы умартачы сыман,

җарияләрне олы залга чыгарып тезгән иде, сарайда күптән түгел генә пәйда

булган Роксолана авызыннан шундый сүз ишетеп, тораташтай калды. Ул

аптыраудан күзен акайтты, ә кызыкай керфекләрен бер дә йоммас утлы караш

белән, без шикелле бораулавын белә. Күзләрендә тәвәккәллек уты дөрләп яна,

йөзендә исә һичбер икеләнү йә курку юк. Мә, үтәли тикшер һәм ятлап кал,

дигән шикелле, башын беркадәр артка ташлаган, ияк очын югарыга чөйгән.

Ул хәтта буйга да калкынып һәм үсеп киткән төсле.

— Сине кем котыртты? — дип сорады, ниһаять, баш хадим, озак вакыт буе

күз карашларын сынаштырып, дәшми торганнан соң.

— Үзем, тик бер үзем! Мондый зур адымны чит-ят котыртуы буенча

эшләмиләр!

Роксолана һәрбер сүзен алдан ятлап куйган, сөйләшүгә инде күптән

әзерләнгән иде. Бу көн җиткәнчегә чаклы ныклап сораштырды. Сәлим

солтанның диваны да, вәзирләре дә бар ул барын. Ләкин солтанга сүзе

үтә торганнар фәкать өчәү-дүртәү: аның баш хатыны йә анасы, баш вәзир,

шәйхелислам һәм ... менә шушы хадим. Ил-мәмләкәт белән дә диванда утыручы

буш вәзирләр түгел, шушы дүрт бармак, шул дүрт җеп кенә идарә итә икән.

Әлбәттә, солтан галиҗәнапләреннән башка җил дә исми, яфрак та селкенми.

Әмма шушы дүрт түрәнең берсен үз ягыңа аудара алсаң да, исемеңнең солтан

колагына ирешүе мөмкин. Баш хадим булып йөргәне — төрек милләтеннән, үзе

мөселман да. Роксолана кузгаткан шундый зур теләкне колак яныннан гына

уздырып җибәрергә һичбер хокукы юк. Шайтан кытыклаган чакка туры килсә,

баш хадимнең мондый яңалыкны солтан җәнапләренә әйтүе дә бар бит.

— Солтан яуда, — дип кисте баш хадим аның өметләрен, һәрбер уен укып

барган сыман. — Шыгыйлардагы Исмәгыйль шаһ белән Баһдад каласын

тезләндерми торып, бирегә кайтмаячак. Теләгеңне шәйхелислам хәзрәтләренә

җиткерермен, ул хәл итәр.

Роксолананың йөзе көл сипкәндәй сорыланып чыкты, әмма үзен бик тиз

кулга алды, ирен читләре белән генә елмайгандай итте.

— Баш өсте, хадим хәзрәтләре, мин саргаеп көтәм...

Роксолана өметләнгән шәйхелислам урынына Истанбулның баш имамы

килде. Солтан җарияләре күп меңнәрчә түгел, ә ислам динен кабул итәргә теләк

белдерүче — бик санаулы гына. «Син безнең дингә үз ихтыярың белән иңәсеңме,

көчләп мәҗбүр итүче йә алдаучы юкмы?» кебек беркатлы сораулардан соң

гына имам хәзрәт, Коръән китабын ачып, догаларга күчте. Бер тукталганында

кызга күз йөгертте.

— Исемеңне кем дип куячакбыз, алдан уйладыңмы?

Роксолана әүвәл күзләрен акайтты, аннары гаебен йолып калу өчен, елмая-

елмая җавап тотты.

— Мин белмим, бер дә уйламадым. Сез үзегез яхшырак беләсездер.

— Сөләйман шаһзадәнең чиркәс хатыны Маһидәүрән булып йөри иде, без

аңа Гөлбаһар дигән яңа исем куштык, ул канәгать калды. Сиңа елмаю бик

килешә икән, Хүррәм дигән атка ризасыңмы?

Роксолананың иңбашларын сикертеп җавапсыз калуын күргәч, аңлатуга

күчте.

— Хүррәм — көләч, ачык йөзле, шаян, дигән сүз безнеңчә. Фарсыларда шул

ук сүзне камәр, диләр. Аларча, тулган ай ул. Шул ат килешәме?

— Мин риза, риза, имам хәзрәтләре, — дип тиз-тиз тәкрарлады Роксолана.

Ә имам бераздан гел йомгаклап куйды.

— Моннан ары син Хүррәм инде, әйе, кем, сеңелкәш. Элек күтәреп

йөрткән исемеңне оныт. Җаның-тәнең белән безнең дингә бирел. Хак Тәгалә

каршында...

— Ислам диненә тизрәк басу өчен мөгаллимнәр кирәк, — дип бүлдерде имамны

Роксолана-Хүррәм. — Мине үзегезнең ислам мәктәпләренә алдырсагыз иде.

— Анысы гына булыр. Солтан балаларын укыту өчен болай да бу бакчага

әллә ничә мөгаллим килеп йөри. Җарияләр арасында да талибләр күп, шуларга

кушылырсың...

Шулай хушлаштылар. Ә бер атнадан соң Хүррәм атлы җилкенчәк кыз, Баязит

бакчасындагы мәчет идәненә тезләнеп, сабак ала иде инде. Дога ятлатулар

белән генә килешмәде, бер-ике айдан соң ук таләп куйды.

— Суга чуммый торып, йөзәргә өйрәнеп булмый. Коръән-Шәрифне дә ятлап

түгел, аңлап уку һәм инану өчен, гарәп телен, гарәп хәрефләрен өйрәнергә кирәк.

Мин Ходай Тәгаләгә ул үзе көйләп яздырган һәрбер дога, һәр сүрәне күңелем

белән аңлап, йөрәгем аша үткәреп табынырга тиеш. Мине укытыгыз.

Гарәп хәрефләрен ятлауны гына да азсынды, берзаманны ак сакаллы бер

мулладан тарих турында төпченүгә күчте.

— Кайсаркаланы Мәхмүт солтан яулап алган, Истанбул атлы яңа исемне

нәкъ шул кушкан, үзенә дә исән чагында ук Фатыйх дигән ләкаб такканнар,

дип күп ишеттем, ә төгәлен белмим. Ислам дине наданлыкны сөйми, мин

фәкыйреңә дә шул хакта бәян итсәң иде, дамелла хәзрәтләре...

Ак сакаллы мулла аңлатып бетерүгә, яңа сорау:

— Сәлим солтан турында «ул тәхеткә әтисен үтереп менгән», дип сөйлиләр,

көфер сүздер инде?..

Мулла як-ягына карана, еландай боргалана, Хүррәм һаман чигенүне

белми.

— Мин син сөйләгән турында бер кешегә дә әйтмим. Алдыйм икән, үземне

яшен суксын.

Мулла тагын гыйбарәләр тезә, сабак дәресләре ахшам намазына тикле дәвам

итә...

Менә берзаманны харәм мәктәбенә яңа гувернантлар килеп төште.

Җарияләрне кием тегәргә, кубызда уйнарга, хушбуй майлары белән сөртенергә,

шәрык биюенә өйрәтүче остабикәләр болай да күп иде. Боларга өстәп, Бавариядән

килгән алман Гюнтер кызларга чисталык, пөхтәлек турында да сабаклар бирергә

тотынды. Әмма моның пөхтәлек дигәне тәвис кошының койрыгыдай гаҗәеп

күп каурыйлы, хәтта сын тоту, бил ясау, күкрәк мендәрләреңне уйнарга өйрәтү

дә шул ук сабакларга кереп китә икән. Ә француз Жан сабаклары турында инде

әйткән дә юк. Шотланд биюен башкарасың икән, тезләреңне билдән югары

күтәреп сикерү генә җитми, итәкләреңне дә кендегең ялтырап күренгәнче уйната

бел. Алман биюе дигәннәре тагын да кәттәрәк икән лә, каһәр. Жан Хүррәмне

биленнән кысып тота, бер-берсенә кушылган пар куллары һавада бөтерелә.

Шул чагында син әле тагын кендегеңне дә алга таба этәр, бер аягыңны тегенең

ике бот арасына кертеп уйнатырга да онытма. Аягыңны алсаң, түшенә ят,

күкрәкләрең читләшсә, яңадан алдың терә. Хүррәм шул хәрәкәтләргә күнегә

алмыйча интегеп беткән иде, Жан яңача газапларга тотынды бит тагын. Бер

биюендә иелү-бөгелүләр бигрәк тә еш, син артың белән борылсаң, йомшак

мендәрләреңне тегенең җан җиреннән аермыйча хәрәкәтлән һәм ләззәтлән икән.

Хүррәм монысын бер дә җиренә җиткереп кабатлый белмәгәч, Жан кызыйны

өстәмә сабакларга алып калды. Үзе билдән аска бар зиннәтен тырпайтып

күрсәтә торган ап-ак ыштан кигән, тәне белән кыса, ә үзе һаман вата-сындыра

төрекчә пышылдый бит.

— Корыган агач кебек хәрәкәтсез торма, булган байлыгыңны уйната

бел. Ир кеше иренчәк, ул бер тапкыр канәгатьләнсә, икенче мәртәбәсенә

селкенмәскә мөмкин. Син алҗуны белмә. Ир кешене гайрәтле һәм яшь

көенчә тоту — хатын-кыз кулында. Ике-өч төн буена ялгыш кына да бер

үк төрле булма, иркә-назларыңны яңартып тор. Син назлырак булган саен,

ирләр сөяр, син көч биргән саен, алар һаман-һаман сиңа тартылырлар. Ирен

түшәктә бәхетле иткән хатын — дәүләт вәзиреннән һич тә ким түгелдер, син

гел шуңа омтыл...

Жан Хүррәмнең йөрәген ачып караган кеше шикелле ачыктан-ачык тезә. Ул

хәтта кулларын уйнаткан чагында да Хүррәм теләге белән санлашуны белми. Ләкин

ул бит — мөгаллим, син — талибә, остазыңны уздырганчы түзә белүдә сер...

7

«Сәлим солтан вафат!» дигән көтелмәгән хәбәр харәм сараендагыларның

һәммәсен учак өстенә эләккән күбәләк урынына яндырып-чәнчеп узды.

Остабикәләр «солтанга агу биргәннәр», дип сөйли, ә хадимнәр «эчеп үлгән»,

дигән гайбәт ирештерде. Солтан туфан-гарасатлар кузгалса да сыну-күгәрүне

белмәс мәрмәр таш йә Шам кылычы кебек сау-сәламәт иде бит, югыйсә. Ул әле

генә Баһдад хәтле Баһдад дигән пайтәхетне буйсындырып кайтты, Каһирә дә

аның алдында күптәннән тез чүкте. Дунай буендагы Янош белән Лайош атлы

падишаһлар да байтак ясак түли, аның белән алман-рум каһанлыгының короле

Карл Бишенче дә нык санлаша, дип сөйлиләр иде. Саный китсәң, ярты җиһанга

хуҗа булып алган, ә үзе кырык яшьне генә узган иде ләбаса. Шундый хакимнәр

дә үз сәгате җитмичә вафат була икән. Ничек инде, нишләп, ни сәбәптән?

Шикләнергә бер генә кеше бар, ул — Сөләйман. Явыз Сәлимнең бердәнбер

малае, солтан тәхетен көтеп торучы бердәнбер шаһзадә дә. Өстәвенә, ул тәхеткә

ия булмаган көенчә дә «хан» исемен йөртә. Чөнки Сөләйман — Кырымнан

килеп, Сәлим солтанга кияүгә чыккан Гайшә ханым улы. Ә Гайшәгә ата кеше

булган Миңлегәрәй әле үзе исән чагында ук яраткан оныгына «хан» дәрәҗәсе

дә бирергә өлгерде бит. Ягъни мәсәлән, Сөләйманга Истамбулдагы солтан

тәхете эләкми-нитми калса, ул ике дә уйлап тормыйча, рәхәтләнеп, Кырым

ханлыгына да ия була ала. Ләкин ул Кырымга атлыкмый, аннары Сөләйман

турында «соңгы сигез елда Истамбулга сирәк кайткан», диләр. Явыз Сәлим

улы Сөләйманны унсигез яше тулуга ук пайтәхеттән бик еракка сөргән. Үзенең

вөҗданында бик зур гөнаһы бар, ул тәхеткә әтисе Баязит солтанның һәм җиде

энекәшенең гомерләрен кыеп үрмәләгән чөнки. Хәер, аларның бабасы Морад

хаким дә керсез-тапсыз түгел. Тәхет өчен көрәшкән елларда анысы үзенең

унтугыз туганын үтертеп бетергән. Кайсының башын кылыч белән чабып

өзгәннәр, кайсыларын ефәк җепләр белән буып үтергәннәр. Явыз Сәлим мондый

галәмәтләрнең һәрберсен истә тоткан бугай. Шуңадыр, ахрысы, Сөләйманын

әүвәл Кырым ярында иң олы порт булып саналган Каффа каласында, аннары

Измир күршесендәге Манисса җирлегендә бәйләрбәге итеп утырткан бит.

Француз Жан төрле биюләр һәм түшәк мөгаллиме булып саналса да, зур

гыйлемле тагын.

— Тәхет тирәсендәге чуалыш-үтерешләр чүл бүреләренең өер эчендәге

көрәшеннән һич тә аерылмый, — дип һич тә курыкмыйча, теттерепме-тетә. —

Тегеләренә дә, боларына да ит тулы тагарактан иң майлы калҗаны эләктереп

калу мөһим. Ач калмас йә әрәм булмас өчен бер-берсенең бугазларын чәйнәп

өзешәләр. Морад солтанның — унтугыз туганын, ә Сәлим солтанның Баязитны

үтереп тәхеткә менүе — тарих өчен беренче генә гыйбрәтле хәл түгел. Моннан йөз

илле еллар элек татарларның Алтын Урдасында ук кабатланган инде мондый канлы

мисаллар. Әүвәл Бирдебәк атлы хан үзенең әтисен үтергән, аннары Бирдебәкнең

гомерен бертуган энекәше Җанибәк кыеп салган. Шуннан ары егерме ел эчендә

егерме бер татар ханы алышынган, әмма ил дигәнен саклый алмаганнар. Төрек

солтаннарының менә бу көрәше дә ниләр белән бетәр микән әле?..

Сөләйман Истамбулга һаман кайтмый да кайтмый, шуңа шомландыра.

Харәм сараенда хәтта сабак бирүләрне дә бөтенләй оныттылар. Җарияләр үзара

зарланыша.

— Сөләйман шаһзадәгә егерме биш кенә тулып киткән диләр. Ул тәхеткә

менсә, сарайдагы иске җарияләрне алыштырыр инде. Әтисе өчен тотылган

иске җарияләр өр-яңа солтанга ни пычагыма кирәк? Безнең һәммәбезне дә

шул көенчә тотса, аның әтисе белән баҗай булып куюы да бар бит.

— Әй, әтисе белән малае баҗай булган солтаннар да бик аз түгел инде. Әнә,

Мәхмүт солтан Нурбикә атлы җария белән башта үзе йоклап йөргән диләр,

ә аннары шуңа малае Морадны көчли-көчли өйләндергән, имеш. Хак булса,

шул Нурбикә Морадны әле унбиш яшендә чакта ук түшәк серләренә өйрәткән

дә диләр. Алай икән, Мәхмүт солтан белән Морад шаһзадә Нурбикә янына

алмаш-тилмәш килгән булып чыга.

— Алар үткән-киткән, безгә ниләр язган?..

Беркөнне, кичке эңгер-меңгер тәмам төшеп беткәч, Хүррәм бүлмәсенең

ишеген шакыдылар. Чит-ят белән җарияләр чыбылдык аша гына сөйләшергә

тиеш, өстәвенә Хүррәм битенә дә яулык ябып барды. Чыбылдыкны күтәрсә,

ишек артында баш хадим үзе тора, йөзе-кыяфәте бәс саргандай салкын.

— Үзеңне бик тә олы түрә эзләп килде, киен дә чык.

Күкрәк каплавычларын, күлмәкләрен яңарта-яңарта тиргә батып бетте, ә

башында гел уй. Нинди түрә тагын? Аны кемнәр белә? Динен, илен, исемен

алыштырган җария кемгә генә кирәк?

Бакчага чыгуга ук хадим ипкә салды.

— Беркая да читкә китеп йөрмисең, сине түрәң әнә теге буш сарайда көтә.

Хүррәм өр-яңадан тагын әсәренде. Бу сарайны күргәне бар аның, элеккерәк

айларда анда янычарларның сыбайлары кунып чыга иде. Бер ай чамасы анда

ут кабызган кеше юк, бүген аңа кемнәр генә хуҗа булып алган?

Ишекне ачып керүгә, зал түрендә алтын җепле җиләнгә төренгән Ибраһимны

күреп, Хүррәм бер ягына авып китә язды. Кичә әле шаһзадәнең генә шәхси

гаскәрбашы булып йөргән Ибраһим паша иртәгә инде тәхеткә менеп алган

яңа солтанның иң беренче ярдәмчесенә әвереләчәк, моңа шик юк. Тик иртәгә

каһанатның икенче түрәсенә әйләнәчәк бу пашага гап-гади җария янында ни

калган соң? Бизмәннәргә салсаң, паша белән җария хәтта бер басуда да йөрергә

лаек булмаган, төрле баскычтагы ике әрвах лабаса!

— Сине һич танырлык түгел, шушы бер-ике ел эчендә кәнизәкләр ханиясенә

әйләнгәнсең икән, — дип әллә нигә сүзне салпы якка салам кыстырыбрак башлады

ул. — Мин шаккатам. Син һич кенә дә элеккеге, Подолиядән сөйрәп китерелгән хохол

кызы түгел. Син хәзер — алтыннарга алыштырмас байлык, син — асылташ!..

«Кая сукалый бу? — дип аптырады кичә генә беркемгә дә кирәкмәгән, мескен

җария кыз. — Өйләнгән кеше түгел, миңа кармак салып каравымы әллә?»

— Син ничек мине исеңә төшерәсе иттең әле? — дип телгә килгән булды

үзе, күңелендәге уен сиздермичә генә. — Суга төшкән балта шикелле юкка

чыккан идең.

Ибраһим, җил уйнаткан күмер кузы сыман кабына-кабына, тагын тезде.

— Ир белән ат башын ничек кенә сынамый бу язмыш дигәннәре! Сөләйман

солтан белән бергә кай якларда гына михнәт чикмәдек без?!.

— Сөләйман — солтан? — дип урыныннан сикереп кабатлады Хүррәм. —

Сөләйман шаһзадә инде солтан да булып алдымыни?

Ибраһим баш чайкады.

— Бүгенгә юк, ә бер атнадан Сөләйманны солтан тәхетенә мендереп

утыртабыз. Чит мәмләкәтләрдәге падишаһ-корольләргә чакыру озаттылар. Төрек

солтанына буйсынган пашалыклар һәм вилаятьләр дә үз вәкилләрен сайлап

җибәрәчәк. Бүләкләр мул агар. Надир шаһның хәтта алтын бишек коеп юллавын

да беләм. Иллә мәгәр аларның берсе дә мин әзерләгән бүләктән кадерлерәк

һәм кыйммәтрәк була алмас төсле.

— Шаһларныкыннан да кыйммәтлерәк бүләк буламыни?

— Була, Хүррәм. Сөләйман солтан сөенәчәк бүләк — ул син генә!

— Йә, күпертмә инде, — дип Ибраһимның кылын тарткалавын дәвам итте

Хүррәм. — Солтаннарның хатыннары гына да никадәрле.

— Сөләйманныкы өчәү, ләкин берсе дә аның өчен кадерле була алганы юк.

Өчесе тиң — газап.

— Арттырасың бугай.

— Юк, арттырмыйм. Сөләйман алар белән бер түшәккә аяк та атлый алмый.

— Йә, алайса, иркенләбрәк сөйлә. Сөләйман солтанның хатыннары кемнәр?

Ибраһим җайлап утырды, йөзе уйчанланды.

— Сөләйман беренче һәм икенче хатыннарыннан бөтенләй уңмады. Икесе

тиң, аны сөендереп, малай тапкан иде, икесенең дә балалары ярты ел дигәндә

үлеп китте. Сөләйман башкача алар ягына әйләнеп тә карамады, чиркәсләрнең

кенәзеннән Маһидәүрән дигән кызын алып кайтты. Никах укытканнан соң

аны Гөлбаһар дип яңача атадылар, язгы лалә, имеш. Ходайның рәхмәте,

Гөлбаһары да Сөләйманга малай алып кайтты. Син аны беләсең, багучысы

булдың. Сөенечтән, Сөләйман Мостафа атлы ул малаен үзенең алмашчысы,

дип игълан иткән иде. Ашыгырга ярамаган, Ходай моңа нык рәнҗегән бугай.

Мостафасы исән-сау үзе, әмма Гөлбаһары шуннан ары нинди генә бәбәй

ташымасын, Ходай Тәгалә һәрберсен атна-ун көн эчендә үз янына ала да куя.

Сөләйман шуңа хәзер өченче хатыныннан да йөз чөерде инде.

— Сөләйман солтанны берәр кешенең каргышы-фәлән эзәрлекләп

йөдәтмидер инде? — дип сүз кыстырды Хүррәм.

— Бәлки, каргышы да бардыр. Әмма барыбер дә Сөләйман солтанга да

бәхет тою кирәк.

Берникадәр дәшми утырдылар. Ибраһим ул тынлыкны янә үзе бүлде.

— Син Сөләйман солтан өчен иң зур бүләк һәм иң зур куаныч була аласың

бит. Аңа җан җылытучы кирәк, сердәш, терәк кирәк. Ул сиңа игътибар итсен

һәм сине генә сайлап алсын өчен, әйдә, болай итик...

8

Сөләйман солтанны Истанбул урамнарында әле берәүнең дә ныклап күргәне

юк, ә хәбәрләр тау чишмәседәй кайный-кайный агып кына тора.

— Яңа солтан зинданнардан меңгә якын гарәпне азат иткән. Аларны

Мисырдан Явыз Сәлим төяп кайткан иде бит. Сөләйманы ислам динен яклаучы,

мөселман дөньясын берләштерүче булып күренергә җыенадыр инде.

Имәндә икән чикләвек, дигән төсле, миһербанлы битлек киеп алуының сәбәпләре

бик тиз ачыкланды. Истанбулда солтан юклыгын ишетеп алуга ук Каһирәдә элек

илне биетеп тоткан мәмлүк әмирләре фетнә кузгатканнар. Сәлим солтан калдырып

киткән төрек пашасын дарга асканнар, нәүкәрләрен кылыч белән турап чыкканнар,

ди. Гарәпләр мәмлүкләр арасыннан кабат үз солтаннарын сайлап куярга, Мисырны

төрек солтанының үги малае булып йөрүдән коткарырга маташалар, имеш.

Сөләйман солтан Мисыр тарафына шундук сиксән-туксан карабтан торган

олы флот куды. Һәр карабта дүрт йөз-биш йөз чамасы нәүкәр1 бардыр. Аерым

кәрвандагы чуен һәм бакыр тупларны, яу атларын-арбаларын санап бетергесез.

Сөләйман яу башлыгы итеп Ибраһимны билгеләгән булган. Ә ул эшне коры

тоткан, ахры, әйләнеп кайтканчы ук хәбәр юллаган, ди.

— Безгә дарыларга очкын элдерергә туры килмәде. Мин гаскәрне яр өстенә

бушата башлауга ук Каһирәнең үзендә фетнә купкан. Кара гавәм әмирләрне

дарга тотып аскан. Кала синең илчеләрне тезләнеп каршылады. Мин Каһирә

вилаяте урынына төрек солтанлыгының аерым пашалыгын төзеп куйдым...

Сөләйман солтан харәм сараена шушы сөенечне алганнан соң килде. Тик йөзе

барыбер кара көйгән, кәефе юк иде. «Мадьяр корольләре, аның солтан булуын

котлап, ясак җибәрмәгән. Ул гына да түгел, солтан юллаган чапкынны дарга

асканнар, ди, шуңа нык ярсулы», дигән хәбәр тараттылар, аңа карап кына бер

җариянең дә йөзе яктырмады. Яңа хуҗа үзенең әтисеннән калган биләмәләрне

йә абзардагы малларын барларга дип юлга чыккан икән, ул булган нигъмәтләрне

җиз иләккә мендереп җилгәрмичә һәм аксак-туксак җан иясен сугым базарына

озатмыйча калмый. Сөләйман солтан да үзенең барлау сәфәрен бик тә коры

тотты, иң беренче чиратта, ислам диненә күчмәгән христиан кызларын сараеннан

куды. Соломия белән Хүррәм ике әшнә иде, елап хушлаштылар.

Сөләйман солтанга, әлбәттә, һәммәсе дә куркынып һәм сынап текәлделәр. Һич

бәхәссез, аның турында килбәтсез йә мәхәббәтсез, дип әйтерлек бер нигез юк.

Буйга әзмәвердәй озын, иңбашлары, беләкләре таза. Гайрәт-кодрәт, дәрт-дәрман

дигәннәре кайнап, ташып тора. Үзе барча төрек ирләре шикелле үк каратут тәнле,

җил-кояшта янган. Әмма борыны карчыга томшыгы шикелле дугаланып тора,

ятаган йөзедәй нечкә. Сакал-мыеклары сагыз төсле кара, мүк шикелле куе. Ә

күзләре, йә Ходаем, аның очкын сипкән карашларын күтәрермен, димә. Елмаюны

онытып бетергәндер, сине ялкын белән чорнарга җыенган шикелле, гел бораулый

сыман. Бу асылзат куркуны һәм чигенүне белмәс, үҗәт җандыр инде.

Сөләйман Хүррәм тарафына күз дә ташламады, хәтта яныннан да карачкы йә

шәүлә турыннан узгандай сүзсез үтеп китте. Хүррәм гарьләнүдән ирен очларын

тешләде, күңеленнән Ибраһимны сүкте. «Сөләйман солтанга бүләк итеп бирәм,

син — асылташ һәм фәрештә, имеш. Беркатлы сабый бала урынына алдады бу

мине. Йөзенә дә төкерә алмыйм бит, ичмаса. Шуның кулында һаман курчак

төсле уенчык кына булып калырмын микәнни соң?»

Бер атнадан янә «солтан килә», дигән хәбәр кайнап узды. Бу юлы инде

җарияләрнең берсе дә чәчен көдрәләтергә онытмаган иде, иннек-кершәнне

дә кызганып тормадылар. Җарияләргә йөз каплау тыелган, шуны үзләренчә

бозып, кайбер азгыннары муеннарын, күкрәк өсләрен дә томалап маташмады.

Тик бер Хүррәм генә зал түренә иң таушалган күлмәгенә төренеп чыгып басты.

Дөрес, йөзе ачык һәм мөлаем иде.

Менә, ниһаять, солтан. Шул ук тәкәббер йөз, элеккедәй очкын сипкән караш.

Дивар буена тезелешеп баскан җарияләргә караш ташлый-ташлый, иренеп кенә атлый.

Теге юлы өстендә имән яфраклары сыман сурәт төшерелгән алтынсу җилән иде, бүген

тезләрен дә каплап бетермәгән кыска гына камзул. Сөләйманны ияр өстендә йөрергә

бик ярата, диләр. Бәлки, шәһәр буенча сәяхәттән кайтып килешедер.

Сөләйман, әкренәеп, кайбер җарияләр каршында тукталгандай итә. Ул караш

ташлауга ук җарияләр сафыннан пышылдап кына дәшкән тавыш ишетелә.

— Мин Фирдәүсә булам, Тәбриз каласыннан.

— Мин Олеся атлы, Новгородтан.

Менә, солтан Хүррәм турысына да якынаеп килә. Ул Хүррәмгә текәлгән

дә сыман, күрмәгән дә төсле. Янә бер-ике адымнан соң узып китәчәк бит.

Әле яңадан аны күрәчәкме Хүррәм, әллә бөтенләй юкмы? Язмыш уены биш-

алтышар тапкыр сынамый бит, ашыгырга кирәк.

Хүррәм башын түбән иеп, сафтан бер адым чамасы алга чыгып басты.

Мондый әрсезлек күрелмәгән бер хәл, һәммәсе дә мәет озаткандай тынып калган

иде. Шул тынлыкта ялгыз җариянең үлчәп кенә тезгән сүзләре ишетелде.

— Мине бер теләк эзәрлекли, бөек солтаныбыз, шуны синең хозурыңа

җиткерергә батырчылык итәм. Мин — ислам динен бар күңелем белән кабул

иткән, тугры бер бәндәмен. Хисләремнең ихласлыгын исбат итү өчен, Хак

Тәгаләгә багышлап, аерым мәчет калкытасым килә. Ләкин Коръән-Шәриф

кануннары буенча, Аллаһ йортын ирекле һәм азат кешеләр генә төзи ала.

Мин кол көе, җария көе мәчет төзүгә алынсам, Ходай Тәгалә бүләгемне кабул

итмәячәк. Шуңа күрә изге ниятем һәм Ходай Тәгаләгә бүләгем хакына мине

җариялегемнән азат итсәң иде.

Кемнәрдер аһ итте, күпчелек тын калды. Җария кызый сират күперенә кереп

баскан, хәзер һәркем солтан хөкемен генә көтеп тора иде. Сөләйман да моны

төптән чамалады, сакал-мыегын сыпыргалап, бераз гына уйга батып торды.

Шуннан ары тезгән җавабы һичбер җанда икеләнү шиге калдырмады.

— Бик тә изге ният, хуп, машалла. Аллаһ өчен синдәй ихлас диндарлар

бик тә кыйммәт. Мөхәммәд галәйһиссәламнең нәзер итеп әйткән мондый сүзе

бардыр. «Колын иреккә җибәргән һәр мөселман җәһәннәм газапларыннан азат

ителәчәк». Шуны истә тотып, мин сине шушы мизгелдә үк харәм сараеннан

азат итәм, моннан ары син Ходай Тәгаләнең генә колы булачаксың. Казначылар

сиңа азат инсанга тиешле зиннәтләрне, асылташ вә парча-ефәк бирер, изге

ниятләрең өчен мин дә өстәми калмам. Мәчетеңнең изге аен тизрәк күрергә

насыйп булса иде, иншә Аллаһ вә амин!..

Хүррәм әүвәл үзенең колакларына ышана алмый торды, аннары Баязит

бакчасыннан чыгарып җибәрәчәкләрен, урам уртасында япа-ялгыз калачагын

уйлап зур хафага төште. Әмма адәм баласының бәхете бер ачылса, кулга алган

туфрагы да алтынга әверелә дигәннәре хак икән бит. Хүррәм үзенең җария

киемнәрен төенчеккә төреп тә өлгермәде, аның бүлмәсенә хәзер инде чыбылдык

дигәннәрен санга да сугып тормыйча, баш хадим үзе килеп керде. Әйтер сүзе

ихлас түгел бугай, карашын гел яшерә.

— Сине Баязит бакчасыннан читкә чыгармыйбыз. Сәлим солтан хатыннарының

берсен Бурса атлы калага җибәрделәр. Шуннан бушаган бүлмәгә күченерсең...

Истамбул өстенә куе караңгылык төшкәч, инде яңа бүлмә ишеген килеп

шакыдылар. Ачса, ишек артында шул ук хадим. Бу юлы күңел күтәренкелеге

йөзенә бәреп чыккан.

— Киен дә чык, тышта сине ябык көймәле арба көтә. Кунак итеп нинди

асылзат көткәнен алдан әйтә алмыйм. Һич курыкма, мәңге үкенмәссең.

Бик озак сәяхәттән соң гына гаҗәеп зур таш капка аркылы үтеп, агачлар күләгәсе

астына туктадылар. Монда Хүррәмне ниндидер яңа ир шәүләсе каршылады,

кулларыннан тотып, мәрмәр баскычлар буенча таш сарай эченә алып керде.

Сарайның кунаклар кабул итү залы даладай киң, колонналар өстендә йөзләгән

шәм яна, олы урам булып сузылган озын коридорда ишекләр санап бетергесез.

Хүррәмне, һаман да шул сүзсез шәүлә көенчә, бүлмәләрнең берсенә

үткәрделәр. Тупса аша атлап керүгә үк туктап калды. Олы гына залның

уртасында иркен, йомшак ятак. Өстенә бәрхет белән парчаларга төренгән ястык

түшәгәннәр. Ятакның дүрт почмагына әзмәвердәй дәү гәүдәле дүрт зәнҗи ир

баскан. Кулларында тавис каурыйларыннан ясалган җилпәзәләр, як-якларда

болан мөгезе кебек тармакланган шәмнәр. Зәнҗи ирләре балавыздан ясап

куйган кебек, шылт иткән һичбер авазлары чыкмый.

Хүррәмнең яктылыкка күзләре тәмам ияләнгәнче, дүртесе дә чыгып

югалдылар. Хүррәм ни кылырга белми басып калды, тик бераздан гына ишек

шыгырдаган тавыш ишетелде. Шәүлә сыман кереп баскан зат иясе, әлбәттә

инде, Сөләйман солтан шәхсән үзе иде.

 

1 Нәүкәр — сугышчы, яугир.

 

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев