Сөләйман солтан (тарихи роман)

1

Роксолананы таң атканда килеп урладылар.

Әүвәл яр өстендә кешнәгән атлар, урамда сүгенеп кычкырган ирләр,

ачыргаланып елаган хатыннар һәм бала-чага тавышыннан сискәнеп уянды ул.

Тәрәзәгә капланса, инде үзләренең ихатасына да җиде-сигез җайдак якынаеп

килә. Кулларында сөңге, билдә ятаганнар. Кеш тиресе белән каймаланган чалма

төсле бүрекләренә, көмеш җепләр өстәп чиккән якалы җиләннәренә карап та

чамалавы җиңел — Кара диңгез буеннан күтәрелеп килгән татарлар бу!

Ишек янындагы ятагыннан әнисе дә сикереп купкан икән. Күрше тәрәзәдән

тышка күз ташлауга, Роксолананы пәрдәләр яныннан эчкә сөйрәп алды да мич

буендагы баз капкачына барып ябышты.

— Татарлардан исән-имин котылырмын димә, базга сикер, балам!

Өлгерә алмадылар. Имән ишекне албастыдай тибеп, бусагадан берсе — колга

сыман озын, икенчесе карсак буйлы ике татар керде. Колга буйлысы әле

ишектән үк көянтәдәй бөгелеп узган иде, өй эчендә дә тураеп баса алмый, баш

түбәсе түшәмгә тия. Хәер, аңа аягүрә тору кирәкмәде сыман, тупсаны атлауга,

юлбарыстай ыргылып, ул түр почмакта торган лампада өстенә капланды.

— Алтын! Алтын!

Колга татар лампаданы юлдашына сузып ыржайса да, тегесе аңа таба

борылып та карамый, аның бар дикъкате күкрәкләре түгәрәкләнеп килгән,

озын буйлы, саргылт чәчле кызда.

— Хатынлыкка әле яшь булса да, җәйрән шикелле гүзәл бүләк бит бу! Ясир,

ясир!

Татарларны моңа чаклы базарлардан башка җирдә күргәннәре дә юк, әмма

«алтын, ясир» дигән сүзләрне генә икесе тиң чамалыйлар иде. Җиткән кызын

сыны белән каплап, әнисе шундук Роксолананың алдына чыгып басты.

— Юк, юк, балакаем чирле! Аның кешеләргә йога торган яман зәхмәте бар!..

Колак салмадылар. Колга татар әни кешене читкә этәрде. Карсак буйлысы,

Роксолананы кулыннан эләктереп, тышка томырылды. Әнисе, ялгыз калган

аккош тавышлары белән ачыргаланып, ихатага тикле сөйрәлеп чыккан иде дә,

колга татар аның җиләнгә ябышкан кулына чапты.

— Ән-ни, әникәем! — дип өзгәләнеп, Роксолана аның баскыч төбенә

ауган гәүдәсенә таба ыргылып карады, тик карсак буйлының кысла шикелле

ябышкан кулларыннан ычкына алмады. Аннары инде тау өстендә куначадагы

күркә шикелле кукраеп утырган чиркәү тарафына текәлде дә, чүл бүреседәй

улап, шуның өстенә нәгърә-ләгънәт орды.

— Әткәй, әтекәем! Бу чиркәүне кирмән шикелле корып куйган чакта «монда

ярты шәһәребез сыя, айлар буе камап тотса да, дошман аңа керә алмаячак»,

дип шапырган идең лә син. Нигә пономарьларың белән генә кереп бикләндең

дә нишләп безне яклаучысыз көе ташлап калдырдың соң?!.

Роксолананы яр буена тезелешкән зур баркаслар янына сөйрәп төшерделәр.

Монда инде ясирләрнең саны илле генә бардыр. Араларында юлда җәфа

булырдай сабыйлар да, чәчләренә чал кунган карт-корылар да юк. Тоткыннарның

күпчелеге җиде-сигез, унөч-унбиш яшьләрдәге кыз-кыркын һәм ташбаш малай-

шалай. Роксолана белән бер урамда яшәп, әле бер ай элек кенә туй үткәргән

Давид белән Ярослава да ятьмәгә эләккән, димәк, йә аларның ирле-хатынлы

икәнен белмәгәннәр, йә аерым-аерым сатып җибәрергә уйлаганнар инде...

— Рокса, Роксакаем! — дип пышылдаган тавышны ишетүгә, Роксолана

баркаслар тарафына йөзен борган иде, анда юан колгага куллары каерып

бәйләнгән Николаны шәйләп, салкын тиргә батты.

— Сине... сине дә эләктерделәрмени, җаныкаем?

Роксолананың: «Тагын бер-ике ел узса, кавышырга, туйлар уздырырга сүз

куешкан идек бит, Никола, оһ, Николка!» — дип кычкырасы килде, ачы төер

бугазыннан алды.

— Син холкымны беләсең, мин беренче җай чыгуга ук болардан качачакмын,

— дип җилкендергән булды Никола үз-үзен, дошманнары белән сугышырга

җыенган ярсу әтәч сыман. — Утлы казанга салып кайнатсалар да, мин татарларга

буйсыначак түгел!

«Бөтен әсир дә шулай үз-үзен юатып киткән була инде, тик берсенең дә

татар элмәгеннән котылып кайтканы юк әле», — дип Роксолананың күңелендә

мең төрле уй бөтерелде, моны сөйгәненә генә җиткермәде.

Ә ул арада ясирләрне баркасларга аерып утырта башладылар. Роксолана

Ярослава белән бер баркаска эләкте. Ярослава өзгәләнә, көенә, әлбәттә. Кайчан

гына авыз ачмасын, телендә бертөрле сүз:

— Булачак балам бар дип күңел юатыр идем, их, авырга да узып куя алмадым

шул!..

Ярослава көтүдән аерылып калган колын сыман як-ягына карана, гел

Давидын эзли. Роксолана да шәйләп өлгерде, татарлар — әсирләр белән эш

итәргә нык өйрәнгән халык. Әнә, Днестрга таба борып куелган иң беренче

баркаска Давид шикеллерәк яшь ирләрне, Никола чамасындагы унҗиде-

унсигез яшьлек егетләрне җыеп утыртканнар. Әле яр өстендә чакта ук

күбесенең кулларын йә сыртларына каерып, йә колгаларга бәйләгәннәр иде.

Баркаска керүгә, муеннарына элмәк ташлый-ташлый, әсирләрне бер арканга

беркетә башладылар. Янәшә бәйләнгән ике ир арасы кул сузымыннан артмый,

берсе саксыз читкә ыргылдымы, яндагылар буылып гырылдаша. Ул да түгел,

яннарына, эт сыман сикереп, татар сакчылары килеп җитә, сөлгегә уралган

«бияләйле» камчы белән котырып яра башлый. Татарлар өчен коллар — туган-

тумача түгел, алар өчен һәрбер ясир — сатасы мал, керәсе акча бит. Николакай

юкка әтәчләнә, болар кулыннан, бар, ычкынып кара...

Икенче баркас борынындагы мәйданчыкка менеп баскан бер ир баш атаман,

ахры. Көтүдәге ана бүре булгач, аңа кәрван маңгаенда барган караб борынына

атланып алса да ярап куяр иде. Юк, беренче карабка талаудан кайтышлый йә

дошманнар, йә үзләрендәге чит ырулар ябырылу мөмкин. Җаны бик кадерле,

ахры, шуңа күрә атаман чит-ят ышыгында, күләгәдә кайта. Ә күзләре тавык

кетәклегенә менгән сасы көзәннекедәй елгыр. Аның куе кашлар астыннан

сузылган карашы, яшен уйнагандай ялт-йолт итеп, әле баркас идәненә

тезелешеп утырган әсирләрне, әле елга буйлап буар елан сыман сузылган

кәрвандагы каекларны, карабларны барлый.

Менә, бер мизгелдә аның яшен угыдай очлы күз карашы Роксолана тәнен

көйдереп-капшап үтте, кызый утлы күмергә яланаяк баскан шикелле куырылып

калды. Каек-баркасларда Роксоланадан да тулырак ботлы, мул күкрәкле,

күзләре кар базына эләккән мәченеке сыман уйнаклаган кызлар йөзәрләгән

бит, ник шуларны күзләми, авызына төкерим?!. Нигә дип кипкән такта төсле

ябык тәнле, нечкә сыйраклы, елый-елый инде күз төпләре эренләнеп беткән

ятимне бораулый ул, әй, пычагым кергере!..

Кыз үзен кимсетеп ялгыша, ә кәрван атаманы җиткән орлыкны солычадан

гына аера белә иде. Рогатин кирмәнендә ятьмәгә эләккән Роксолана ундүрт-

унбиш яшьләр тирәсендә генә, хатынлыкка бирергә дә иртә. Иллә мәгәр ияр-

тезгеннәрне татымаган тай яисә капкын-тозакларның ни икәнен дә белмәүче

дала җәйрәне, кыргый болан бит бу! Дала малы, кыя-тау асылкошлары симез

буламыни? Әнә, иңбашларын аз гына төзәтсә дә, тулган алма, нәни карбыз кебек

кабарып уйнаклаган күкрәкләрдә бит бөтен дөнья тәме, дәрт һәм гайрәт! Ә ертык

итәк астыннан чыгып идән буенча сузылган озын, төз ботлары! Уч төбенә сыеп

бетәрдәй бил астында — түгәрәкләнгән ике йомшак мендәр. Аккошныкы төсле

озын, чиста муен. Иңнәрендә елан сыман боргаланган ике саргылт толым. Пешкән

чия кебек мул иреннәр. Зәмзәм суы белән юылган шикелле керсез, зәңгәр күзләр.

Каз канаты, тал бөресе сыман йомшак, ап-ак куллар. И-и, мондый хур кызыен

йомшак түшәкләрдә, шәрә көе генә сөеп торсаң икән!..

Роксолана төнлә иңбашына чит бармаклар кагылудан сискәнеп күзен ачты да,

каршысында чеби алырга төшкән тилгән төсле канатларын җәеп баскан атаманны

шәйләгәч, шәрран ярып кычкырмакчы булды. Тик ул авыз ачарга да өлгермәде,

икенче мизгелдә усал куллар аның йөзен, иреннәрен япты. «Дәшмә, җаный,

дәшмә», — дигән пышылдау авазы елан ысылдаган сыман ишетелде. Аннары

атаман аны песи баласыдай бөтереп эләктерде дә, күкрәгенә соскан көе, баркас

мөгезендә ясалган мөнбәр астындагы базга күтәреп төште. Монда барысы да

алдан хәстәрләнгән: түрдә балавыздан ясалган шәм яна, идәндә — ястык-түшәк,

аяк очында шәраб шешәләре, касә белән хөрмә-йөземнәргә чаклы әзер иде.

— Җаный, җаный! — дип янып кабатлады да атаман Роксолананы әүвәл

түшәк өстенә ташлады, аннары сугым малын чалырга җыенгандай, әзмәвердәй

гәүдәсе белән аны изеп ятты. Үзе ике казык арасына кысылып буылган малдай

калтырана-гыжлый, ә уң кул бармаклары, итәк астына чумгач, адашкан сукбай

төсле, эләктереп алырдай тотка-яр эзләп йөзә башлады. Әмма итәкләр күп

катлы, атаман хыялланган җәннәт бакчасына хәтле ерак иде әле. Роксолана

ул арада әүвәл тешләрен атаманның муенына батырды, тегесе утта куырылган

каен тузы шикелле читкә бөгәрләнеп төшүгә, әллә кайдан гына пәйда булган

нәни хәнҗәр асбастыдай ирнең беләк-иңбашларын телеп-тырнап узды. Ләкин

тәүлек буена коллык газабын кичкән кызның айгыр кебек гаярь ирне җиңә

алырдай көч-куәте калмаган иде инде. Бер арада атаман Роксолананың хәнҗәрен

кулларыннан каерып алды да чүлмәк чаклы дәү йодрыгы белән кызыкайның

йөзенә китереп бәрде.

— Аһ, син, кара елан! Мин бит сине суга тотып атам!

Атаман түшәк астыннан сөлгеләргә уралган камчысын суырып чыгарды һәм

Роксолананы утын пүләне урынына тотып бәргәләргә, ярырга тотынды. «Һе,

каеш камчы белән кыйнаудан тыела бу, димәк, сатып җибәргәнче мине яра-

җәрәхәтсез көе сакламакчы була», — дип уйлап юанырга өлгерде Роксолана, ә

бераздан, барыбер дә, туктаусыз тукмаклардан бөтенләй онытылды...

2

Карабларны, Кырым тирәли урый-урый баргач, көнчыгыш ярдагы Акмәчет

портына китереп туктаттылар. Бу юлы карабларның кайнар чүлләр үтеп җелеге

суырылган карт сәйяхләр төсле ярга борын төртеп тынуы да, палуба өстендәге

татарларның шайтан туена эләккәндәй кул чәбәкли, акыра-акыра биеп йөрүе

дә һәммәсен сискәндерде. Днестр елгасы буйлап төшкән чакта Дубоссары,

Тирасполь атлы калалар янында да тукталганнар иде бит, югыйсә. Тик ул чакта

татарлар баркас-карабларны яр буена якын китермәде. Елга уртасында гына cу

төбенә тимер тырнак ташлап, кәрван үзе җиде-сигез дилбегә арасы читтә торып

калды. Су белән азык-төлекне көймәләргә тутырып ташыдылар. Әсирләрнең

зынҗыр тарта-тарта аяк-кулы шешеп, сусыз интегүдән тамак һәм тәннәре кибеп

беткән иде, кул сузымында зур-зур портлар күргәч, сөенделәр хәтта.

— Безне барыбер коллыкка сатачаклар. Җәһәннәмгә китеп югалганчы, бу

тирәгә эләгеп калу күпкә отышлырак. Монда, ичмасам, безнең диндәгеләр.

Өстәвенә йә качып китүең, йә, хәбәр юлласаң, Подолиядәге туганнарың килеп

алуы бар, — дип юандылар да әле.

Боларны ишеткәндәй, ике кала янында да ике-өч ир белән дүрт-биш кызны,

арканнардан чишеп, көймәгә төшерделәр. Яр өстендә боларны җайдакларга

тагып җибәрүләрен күрүгә үк, һәммәсе дә бүтәнчә төкеренде.

— Юк, түгелеп-чәчелеп бетү бер дә әйбәт түгел. Коллыкка сатсалар да,

бергә-бергә китү хәерлерәк.

Роксолана гына бер дә сөенмәде. Күңеленнән ул инде меңенче мәртәбә аны

якламаган, аны коллыкка озаткан әтисен һәм илен сүгә иде.

Гомер буе чиркәү побы булып йөрде аның әтисе. Ата да, атакай да. Көннәр буе

чиркәүдән кайтып керүне белмәде, куна-төнә шунда малай-шалайларны укытып

ятты. Ихатага яңа капка кую, өй түбәсен ямау, абзар-келәт, койма төзәтү кебек

дөнья мәшәкатен йә чиркәүдән ул юллаган пономарьлар, йә көмешкә хакына

ялланган күрше-күлән башкарып килде. Әнисе күндәм, нык басынкы иде.

Роксолана бәләкәйрәк чакта, әтисе өйгә кайтмый калган һәр кич саен «Гаврила-

атакай яшь кызыйлар култык астына ияләнгән җеннәрне куарга өйрәнгән, шуңа

Серет станицасындагы яшь киленнәр аңа тигәнәк шикелле ябышалар, имеш»,

шикеллерәк сәер сүзләр ишетелде. Соңга таба алар яшәгән Рогатин шәһәрчегендә

«Гаврила-атакай чиркәү мәктәбендә гел бер малай белән йоклап кала икән»,

дигән гайбәт бураны да купты, ә әнисе күтәрелеп барыбер бәрелмәде. Шуңадыр,

ахрысы, Роксоланага энекәш-сеңелкәшләр дә алып кайтмадылар.

Соңгы елларда аларның ләһләр1 — «Подолия», хохоллар «Галитчина» дип

атаган өлкәсен юлбасарлар килеп таларга күнекте. Төн уртасында йә таң

атканда эт өере сыман һаулый-һаулый бәреп керәләр дә, ярты шәһәрчекне

ялкын-утка урап, тоташ талап чыгалар. Шул афәттән качып калмакчы булып,

барча ирләр, җыелышып, чиркәү тирәли дивар төзеделәр. Рогатин тирәсе кыя

ташларына гаҗәеп бай, янәшәдә — Карпат тавы астындагы озын мәгарәләр.

Шуннан ташыган ташлар белән чиркәү коймасыннан чып-чын кирмән ясап

бетерделәр, идән астына йөзәрләгән кеше сыярлык мәгарәләр казыдылар хәтта.

Тик ни файда? Гаврила-атакай үзе качып калды, ә хатыны белән бердәнбер

кызыкаен юлбасарлар кулыннан коткара алмады бит. Ходай Тәгалә алдында,

мөгаен, гөнаһтыр да, әмма шул кешегә ләгънәт укымыйча ничек юанасың?!.

Роксолананы әле Акмәчет портына килеп туктагач та менә шундый уйлар

талый иде. Татар сакчыларының тыз-быз килеп йөгерешә башлавын күргәч

кенә йокысыннан уянгандай булды. Юлбасарлар кузгаткан ыгы-зыгы юкка

түгел икән. Караб буйлап яңгыраган хәбәрләр, сәмум җиле сыман, һәммәсен

дә бердәм көйдереп узды.

— Ясирләрне карарга Хаҗиәхмәт вәзир үзе килә.

— Ясирләрнең киемнәрен алыштырырга, кыяфәтен ипкә-сапка китерергә

кирәк.

— Юлда тотып ярганнан соң, кул йә кабыргалары сынган алабайларны

караб трюмына яшермичә булмас...

Әсирләрнең күпчелеге ләһ яисә хохол булса да, арада татар телен

чамалаучылар да байтак икән. Сакчылар камчы күтәреп килә башлауга

ук, әсирләрнең күпчелеге өс-башларын барларга тотынды. Кемдер алмаш

киемнәрен өеннән үк эләктереп чыгарга өлгергән, икенчесе сакчылар эткә

ыргыткан сөяк урынына китереп ташлаган күлмәкләргә төренергә дә риза.

Роксолана гына һич селкенми, черек бүкән шикелле тик утыра. Хаҗиәхмәт

вәзир дигәннәрен дә ул кылкаланып беткән киемдәге килеш каршылады. Ә

вәзирнең күзе атаманныкыннан да зәһәррәк һәм үткен булып чыкты. Роксолана

турына килеп җитүгә үк, болай да дугаланып торган кашларын бөтергәләп, күз

карашын уйнаклата-уйнаклата, атаманга дәште.

— Бу пәрине базарга алып чыгарсың. Биш-алты йөз динарга сатып алучы табылса,

озатсаң да була, чукынып китмәгәе. Хатынлыкка бирергә иртәрәк бит моны, хәтта

җария ясар өчен дә айлар-еллар буе тәрбияләп, өйрәтеп чиләнергә кирәк. Мәгәр

инде тулысы белән берәр мең динар чыгарып салучы ахмак пәйда булса, бии-бии

биреп җибәрерсең моның ише чеп-чи йомырканы. Монда хуҗа табылмаса да,

терсәкләрне тотып тешлисе юк. Истанбулдагы бер яшь паша тау кәҗәседәй кыргый

кызлар сорап тинтерәтә, ахыр чиктә шуңа озатырбыз. Җәфа, чыгым өстәләчәк инде

өстәлүен, тик төрек пашаларының табаннарын яламыйча да булмый...

Әсирләрне кала читендәге зур базарга куып китерделәр. Рәтләр арасыннан

үтеп барган чакта Роксолана шаккатудан тәмам телсез калды. Яр буендагы

мәйдан чаптар атлар, яшь дөяләр белән шыплап тулган. Базарны түгәрәкләп

алтын-көмеш, фарфор-керәч, күн итек вә читек, түбәтәй һәм чапан, чүлмәк-

казан, савыт-саба тезелгән кибет йә чатырлар урап алган. Ә уртада — санап

бетергесез егетләр һәм кызлар белән тулы коллар базары. Арада кем генә юк!

Җиргә җиткән киндер күлмәк киеп, сап-сары толымнарын иңбашына салган

кызларның килеш-килбәтләре, карашлары күндәм. Болар йә үз тәкъдирләре

белән күптән ризалашкан, йә аларга кем алдында итәк күтәрсә дә аерма юктыр

инде. Әтисенә ияреп барган чакта Роксолананың мондыйларны Подольски

базарларында да күреп кайтканы бар. Урыс кенәзлекләреннән җыеп китерелгән

марҗа инде болар. Ләһ алпавытларының аларны түбәнсетеп көлгәне дә истә.

Болар асларына балаклы ыштан киюне белмиләр дә, имеш. Кызык, итәкләрен

күтәреп карасаң, чынында да бар зиннәте ачык тора микән?..

Сагыз төсле куе кара чәчле, ятагандай кәкре борынлы егет-кызлар Каф

таулары арасыннан тотып китерелгән чиркәс, гөрҗи, әрмән булулары мөмкин.

Аларны бик кыю, башбирмәс халык, дип сөйлиләр сөйләвен дә, әмма кул-

аякларын зынҗырга урагач, чебен дулап тәрәзәне вата аламыни?..

Итәк сымак киң балаклы ыштаннарга төренгән егетләрне ләһ авылларыннан

куып китергәннәр, монысында шик юк. Каш-керфекләренә чаклы җитендәй

аксыл-саргылт төсле колларның алман, латыш яки норман булулары мөмкин.

Роксоланалар килеп туктаган порт бугазында әләмнәренә баш сөяге сурәте

ясалган караблар да басып тора иде. Әнә теге, ут өстендә ыслап киптерелгән

балык шикелле арык сынлы, бакыр тәнле колларны шул караблар Сүрия,

Мисыр якларыннан ук китермәде микән?..

Подолиядән китереп бушатылган кыз-кыркынны мәйдандагы зур чатырлар

күләгәсенә тезеп бастырдылар. Учакка аскан казан төбендә бер чүмеч су

кайнарлык ара да үтмәгәндер, балтасын суга төшергән шикелле кара көеп торган

Ярослава янына зур корсаклы татар килеп җитте. Базарда тылмачлар санап

бетергесез булса да, бу үзенә кипкән яңаклы, ике яклап иякләренә асылынган

чал мыеклы, каешланып беткән түбәтәйле бер картны да иярткән. Зур корсаклы

агай тирә-юньдәгеләрдән һич тарсынып тормыйча Ярославаның күкрәкләрен,

билен капшый башлады, күз ачып йомганчы итәген дә биленә кадәр күтәреп,

яшь хатынның ботларына кул учлары белән шапылдатты. Инде синең чират,

дигәндәй ым кагуга, каеш түбәтәйле карт төпченергә тотынды.

— Сезне Галитчина ягыннан китерелгән, диделәр, гуцул яисә хохлушкадыр инде.

Атаң-анаң, туганнарың бармы? Тегеләр белеп алса, качарга да җыенуың мөмкин.

— Мин кияүдә! Теге якта, әнә, минем ирем! — дип Ярослава каршы якка

бармак төртә-төртә кычкыруга тылмач картның мыегы да селкенмәде хәтта.

— Бәрәкалла, кияүгә дә чыгып куйдыңмыни? Бала табарга да өлгердеңме

әллә? Ә-ә, юк икән, алайса, менә монысы шәп.

— Мин кияү түшәгендә ике атна гына йоклап калдым, — дип Ярославаның

тагын шашып кабынуына каршы чал мыеклы картлач кеткелдәде генә.

— Бик хуп, бик хуп. Җенен ияләтеп өлгермәгән, димәк, бозылмаган. Минем

хуҗага тач шундыйлар кирәк...

Зур корсаклы татар атаманны дәште, озак даулаштылар, «өч йөз, дүрт

йөз», дигән сүзләр яңгырап ишетелде. Зур корсакның тәкате корыды, ахрысы,

янчыгыннан биш алтын динарны чыгарып, атаманның учларына атты. Икенче

мизгелдә ул Ярославаның кулын эләктереп алды да мәйданнан читкә сөйри

башлады. Ике якта ике өзгәләнгән тавыш яңгырады.

— Давид, мине синнән көчләп аералар, хуш, бәхил бул, җаным!

— Мин эзләп табармын, коткармыйча калмам, Ярослава!..

Үтеп-сүтеп йөрүчеләр Роксолана янына да еш тукталды, иярләреннән төшми

генә барган хәрбиләр дә күз уйнатып узды. Атаманга килеп сүз кушсалар да,

тегесе кул селтәгән шикелле җавап тотты.

— Әй, яшь бит әле ул, пешеп өлгермәгән. Пешекче итеп сатсаң, аш-су рәтен

белми, ни әйтсәң дә, чиркәүдәге каратун баласы бит. Җариялеккә тотарга да

иртә, хезмәтче итеп җигәргә дә кызганычрак инде.

Үзенә игътибар бирмәүләренә Роксолана әүвәл сөенгән иде дә, тора-бара

мин-минлеге бүселеп-бүртеп чыкты. «Минем хакта сорашып, тәннәремне капшап

караучы да юк, әйтерсең лә эштән чыгарылган, бозык, үтмәс тауар. Кул-аягым

— гарип, кыяфәтем төкерерлек түгел, нишләп сайлаучы юк, вәт әкәмәт?!»

Тора-бара мин-минлек яки аптыраулар да томан сыман тарала гына барды.

Татарлар бик саран, болар илле йә йөз тәңкә өчен дә бугазга-бугаз килергә

торалар икән ләбаса. Ике агайлы-энеле татар шаккатырды. Алар Рогатинның

чишмә ягындагы бистәсеннән куып китерелгән гаиләгә күз салган. Теге

бичараларның ире дә, хатыны да япь-яшь, ләкин яннарында күкрәк баласы бар.

Базарга янчык күтәреп чыккан татарлар атаманнан йә хатынның япа-ялгызын,

йә ире белән икесен генә сатып җибәрүне таләп итә, болар күкрәк баласын күз

уңына да элми. Атаман күнмәгәч, янгындагы сыман җәнҗал куптаралар.

— Үләт чирен кичергәндәй ябык шушы ике карачкы өчен өчәр йөз дә, бу имгәге

өчен янә ике йөз динармы? Кит, шайтан алгыры! Моның ише җәфаны фәлән

еллар буе ризык түгә-түгә асраганчы, Солхатныкыларга ияреп китәбез дә валах2

белән болгар ярыннан үзебез үк йөзәр-йөзәр ясир җыеп кайтабыз бит. Синдә генә

караблар бар да, син генә ди Алланың кашка тәкәсе, кит, имансыз!..

Кояш яр өстеннән диңгезгә таба авыша башлаганда, Роксолана каршында да

көмеш җепләр белән чигелгән киң җиләнле, үзе чегән шикелле чутыр-кара бер

ир пәйда булды. Кырык-илле яшьләр тирәсендә, буйга озын, чандыр. Гөманлап

торасы юк: җиткелекле, милекле татар инде. Тик Роксолана аңа тәүге тапкыр

күтәрелеп карауга ук кактай куырылды. Көмешләп чигелгән җиләнле татарның

бер күзенә тоташтан ак сауган, аңа тетрәнмичә карап булмый икән. Кызганыч

кеше, әлбәттә, ләкин шушы албастының да аңа хуҗа булып куюы бар бит!

Ә сыңар күзле ир, асылда да, хуҗа була икән. Менә ул атаман белән ике-өч

кенә сүз алышты да янчыгындагы йөз алтын тәңкәне аңа бирде. Роксолананың

күкрәкләрен дә, ботларын да капшап маташмады, сыңар кулы белән алга, пар

ат җигелгән көймәле арбага таба юл күрсәтте.

— Әнә, теге паланкин минеке, шуңа кереп утыр.

Бәрәкалла, бу кызганыч булып күренгән татар хохолча да оста белә икән.

Кыз-зык. Хохол телен нигә өйрәнгән дә сыңар күзе ничек гарипләнгән? Әллә,

әллә чутыр-кара бу ир элек аның Подолиясен, шундагы Бережаны яки Збруч

тирәләрен талап баеганмы?

Көймәле арбага җайлап урнашкач, яңа хуҗа ачыклык кертүне кирәксенде

бугай.

— Син күрмәдең, ә мин сезнең барчагызны да базар читендәге бер чатыр

түбәсеннән озак шәйләп тордым. Синең хакта «кыргый, беркемне дә үзенә якын

җибәрми», дигән сүзләрне дә ишетеп калган идем. Ә миңа һәрбер ир-атка итәк

ача торган кәнтәй хаҗәт түгел. Миңа тугры, гадел була белгән сердәш кирәк.

Шул өметтән сине сайладым да.

Яңа хуҗа башкача бер сүз дә өстәмәде. Акмәчет читендә, зирек, кипарис,

пальма агачлары белән уратылган киң ихата эченә кайтып туктадылар. Тышы

акшарланган зур гына йорт баскычлары буйлап күтәрелгәч, хуҗа түрдәге бер

бүлмәнең ишекләрен ачты.

— Монысы — синең бүлмәң. Өс киемнәреңне барлап азапланма. Мин мунча

ягарга да, күлмәкләр алырга да кушып киткән идем, юынып чыккач, сайлап

киенерсең.

«Коры тотмакчы бу, — дип уйлап куйды кызый. — Ашыккан — ашка пешкән.

Дилбегә-тезгеннәреңне бик үк уйнаклатма».

Санаулы минутлар узуга ук, яшел җиләнгә төренгән хезмәтче кереп җитте.

— Хуҗа сине мунчага алып барырга кушты, әйдә, киттек.

«Бүген үк кулга ияләндерергә, йөгән кидерергә җыена бит бу миңа, бармыйм,

бармыйм», — дип үз эченнән генә ярсып утырса да, хезмәтченең атлы казак

сыман басып торуына түзмичә, барыбер дә купты. Мунча дигәннәре ихатада

гына, түрбакчада яшел сәрби куаклары артына яшеренгән икән. Тыштан тәбәнәк

һәм кечкенәрәк булып күренсә дә, эче кояш нурлары сибеп чыккан шикелле яп-

якты һәм чиста. Идәннәрдә келәм, түрдә өстәл, аны чынаяклар һәм пар бөркегән

кувшин бизәп тора. Диварларына күп-күп төрле көмеш яисә керәч тәлинкәләр

эленгән, түр почмакны хәтта дүрт-бишләгән ятаган да бизи. Бик килешле, ипле,

тик моның юына торган урыны, ләгән-комган ише әйберләре кайда?

Көтмәгәндә ян диварда ишек ачылды да анда анадан тума баскан хуҗа

пәйда булды.

— Нишләп көттерәсең? Чишен дә кер.

Җилкенчәк кызның тораташтай калуы аптыратты бугай, янә өстәп куйды.

— Ходай Тәгалә язган тәкъдирдән барыбер качып булмый, кер, дидем бит.

Роксолана һаман селкенмәде, ә хуҗаның түземлеге бетте. Ул аның өстендәге

кылкаларны ертып төшерде дә, кызый бер кат эчке күлмәк белән торып калгач,

кулларыннан сөйрәп, эчкә алып керде. Мунча һавасы кайнар, монда бер як түрдә

агач ләүкә, ләгән-комганнар да тезелешеп киткән. Бер почмакта чумып чыгу өчен

бик зур мичкә дә бар. Тышкы яктан бер дә болай иркен булып күренмәгән иде,

ә эченә кергәч адашырлык икән. Ярар, Ходам, инде тагын ниләр күрсәтерсең?

Хуҗа Роксолананы ләүкәләрнең берсенә илтеп утыртты, каршысына берсе

кайнар, берсе салкын сулы ләгән тезеп куйды. Үзе әүвәл читтәге бер урындыкка

барып чөмәшкән иде дә, аның ягына күтәрелеп тә карарга базмаган Роксоланага

текәлеп утыра-утыра мин-минлек җене котырынды бугай. Ул урыныннан кисәк

купты да, юлбарыстай сикереп, кызның иягеннән эләктереп алды, йөзен үзенә

караткач, усал итеп дәште.

— Сыңар күзле булсам да, бер генә иргә дә бирешмим. Синең кызганулы

карашларыңа да мохтаҗ түгел, түгел! Мине ничек бар, шул көенчә ярат!

Роксолана авызына су капкандай берни эндәшмәгәч, хуҗа аның соңгы

күлмәген изүеннән кендегенә чаклы умырып төшерде, кипкән иреннәре белән

кызның күкрәкләренә капланды. Иреннәре шаша-шаша күкрәк очындагы

нәни чияләрне суыра, ә куллары ике тез арасына кереп чумган иде. Роксолана

әүвәл аны бар куәте белән читкә тибеп җибәрде, ә аннары янда торган кайнар

сулы ләгәнне эләктереп, шәрә ирнең чыраена сипте. Мунча эчен шырыйлап

акырган тавыш күмеп китте. Икенче мизгелдә Роксолана, капка-ярык эзләп,

ихата түренә таба болан шикелле сикергәләп, дулап чаба иде инде...

3

— Әйттем бит мин сиңа, берзаманны барыбер үзең йөгереп киләчәксең,

дидем. Барыбер итәгеңне ачып ятачаксың, дидем. Шулай булачакны алдан

белгән идем, көтеп йөргән идем.

Атаман аны баркаста авызын колагына хәтле җәеп, шундый сүзләр белән

каршылады. Роксоланага исә озын ай буена караб трюмына качып яшәргә туры

килде. Сыңар күзле «хуҗа», колын эзләп, порт ярына ике-өч мәртәбә килеп

китте бугай. Соңгысында атаман күн янчыгын күтәреп чыккан иде, «хуҗа»

бәндә шуннан ары бүтән күренмәде.

Озын айны түгел, ялгызлыкта бер тәүлекне үткәрү дә газап. Аның каравы,

көтмәгәндә, Роксолана Мөхәммәтгәрәй ханның Хаҗиәхмәт атлы бер вәзире

белән танышты бит. Хаҗиәхмәт вәзир дә, качак кыз сыман ук, яр буена төн

кергәндә үзе килеп җиткән. Трюм капкачы ачык калган иде, Роксолана атаман

белән вәзир әңгәмәсен озак тыңлап ятты.

— Хан хәзрәтләре мине Венага юллады, шунда китеп барыш. Андагы каһанлык

эчендә олы буза купкан. Бер якта — австриялеләр белән хорватлар, ә боларга каршы

чех белән мадьярлар, ди. Австриянеке дигәннәре Каф тау итәгеннән Паннониягә

күчкәч көчләп чукындырылган аварлардыр инде ул, мин шулай гөманлыйм. Ул

аварларны тәре явы белән килгән баварлар йә саксоннар чукындырган булырга

тиеш. Трансильвания атлы вилаятьләрендә чех-мадьярлар Янош атлы байгураны

корольләре итеп сайлап куйган. Ә рум белән алман кубызына биюче австриялеләр

Буда каласына җыелганнар да ләһләр шаһзадәсе Лайош-Людвикны тәхеткә

күтәргәннәр. Лайош дигәннәрен алман илә рум каһанлыгының короле Карл

яклый, мәгәр тегеңә падишаһ дәрәҗәсен йөртүне катгый тыя икән. Имеш, күктә

ике кояш булмаган шикелле, җир йөзендә дә ике король идарә итә алмый. Ул

Карл Лайошка эрцгерцог атлы исем йөртергә рөхсәт иткән. Янош белән Лайош

хәзер үзара яу чаба, һәркайсы да үзен иң хокуклы хаким итеп саный, кан коя ди.

Ә көтүдәге ике тәкә сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм, чөнки икесе дә алар

тәгамына барып керәчәк бит. Аннары ике айгыр тибешкән җирдә төк коелмый

калмый. Менә шуңа күрә Мөхәммәтгәрәй хан мине мадьярлар короле Янош

эргәсенә юллады да инде. Аңлавымча, үз ихтыяры түгел, Истанбулдагы Сәлим

солтан боерыгы бугай. Аурупаныкылар солтан галиҗәнапләренә тиктомалдан

гына «Явыз» кушаматын китереп такмады бит. Сәлим солтан яшь бәрәннәр

абзарына кергән бүре төсле. Бер бәрән бугазыннан тешләрен чыгарып өлгерми,

инде икенчесен ботарларга тора. Әйдә, ярар, минем эшем түгел. Мин боларны

нигә сиңа бәйнә-бәйнә сөйлим? Чөнки җай табылса, ул яклардан да ясирләрне

туплап кайту мөмкин. Буза вакытыннан файдаланып, безгә дә үзебезнең хәзинәне

ишәйтү отышлырак. Йә, син инде Истанбулга кәрван тупладыңмы?

— Биш йөз ясир әзер. Шуларның берсен чакырып, синдәй олуг вәзир

галиҗәнапләрен дә шаккатыра алам.

— Йә-йә, анысы кем тагын?

— Әлегә серне ачмыйм, үзен чакырыйк соң. Чамалап карыйм әле, тиз

танырсың микән?..

Шул минутта ук яр өстендә атаманның тамак төбе белән кычкырган тавышы

ишетелде.

— Рокса, Роксолана! Ярга чыгып күрен!

Качак кызый хан вәзирен әүвәл танымады. Хәер, вәзир үзе дә йөзәрләгән

әсир арасындагы чандыр гәүдәле, йомыкый кызны ятламаган иде. Әмма

Роксолана яр өстенә чыгып басуга ук күзләрендә шайтан уты бии башлады,

сулышлары капты.

— Бәрәч-бәрәч, ошбу чәчби син Подолиядән алып кайткан ясир түгелме

соң? Син бит аны Акмәчеттәге Камбала Хәттаб атлы элеккеге меңбашына сатып

җибәрдем, дип акча биргән идең. Ничек итеп ул кабат синең кулга эләкте дә

Хәттаб мескен хәзер нишли инде?

— Меңбаш Хәттаб читлегенә очып кергән тутый кошны да саклый белми икән,

үзенә үпкәләсен. Ә мин аның белән алыш-бирешне өзеп куйдым инде. Хәзер бу

тутый кошны Истанбулга алып китәм дә син вәгъдәләгән яшь пашага сатам...

Хаҗиәхмәт вәзир сылу Роксолананың билен, беләкләрен капшаштырып

узды, ботларын тоткалады. Ни галәмәт, Роксолана беренче мәртәбә мал

бәяләгәндәй мондый сынауларга каршы котырмады. Кызый зиһенендә яңа өмет

учагы кабынгандай булды һәм, Хаҗиәхмәт вәзир китеп югалуга ук, Роксолана

атаманнан төпченергә дә тотынды.

— Сезнең Кырымда иң баш кеше хан бугай бит инде, исеме кем әле?

— Мөхәммәтгәрәй хәзрәтләре.

— Ничә яшьләр аңа?

— Иллене узды инде.

— Хатыннары күпме?

— Аны кем санаган. Харәм сарае тулы җарияләр. Бүген кайсын сайлый, шуны

төнлә үзенеке итә. Тегеләр малай тапса, хатыны итеп калдыруы да мөмкин.

— Ә тапмаса?

— Андыйларын, капчык кидереп, Кара диңгезгә ташлаганнарын беләм.

Ни өчен сораштыра башлавыңны да аңлыйм. Ләкин харәм сараенда ханның

кулын тотып карамыйча картайган җарияләр дә байтак. Алар барысы да Ходай

кулында бит.

— Ә-ә ю-ю-ук, алар язмышына Ходай түгел, Мөхәммәтгәрәй хуҗа. Син

алдашма...

Икенче-өченче көннәрдә янына кергәндә дә, көзге чебен шикелле каныга-

каныга, Роксолана атаманның җелегенә үтте.

— Ә ханның харәм сараеннан берәр байгурага кияүгә чыгып киткән кызлар

юк микән ул?

— Андыйлар турында бер дә ишетмәдем, — дип акланып карады атаман,

ни әйтергә белмичә аптыраганнан гына.

— Соң, анда кызлар гел алышынып тора, дисең лә син үзең. Хан аларның

барысын да үз янында йоклатырга өлгерми бит инде, — дип Роксолана һаман

үзенекен тезде. — Ә аның яраннарын, куштаннарын санап бетергесез. Әле чит

илдәге король вә солтаннар белән дә килешеп яшәү кирәк. Аның үз җарияләрен

читтәге король йә шаһларга кияүгә биреп куюы, алардагы харәм сарайларына

яңа сөяркәләр итеп озатуы да мөмкин. Юкка баш кагасың, кул-кулны юа,

дип сөйли бит өлкәннәр. Сыңар җарияне бүләк итү — хан-солтаннар өчен зур

югалту түгел...

Шундый кысыр уйлар байтак төннәр буе аның йокысын алды. Әлегә, күсе

шикелле, караб базына качып ята да бит. Ә иртәгә аны янә коллар базарына

чыгарып бастырсалар? Янә сыңар күзле Хәттаб яисә йөз динар өчен дә чәр

ярып талашкан ике агай-эне кулына барып керсә? Ярар, Хәттаб куеныннан

качып котылды, тик тәкъдир-язмыш дигәннәре бер мәртәбә алдын күрсәтсә, йөз

мәртәбә артын үптерә ди. Аның да Ярославаны сатып алган юан корсак шикелле

шыксыз бер татар кулына барып керүе бар. Шул татарның аны шашкан үгез

сыман тапалавы мөмкин. Аның ише шыксыз һәм кыргый кара-чура түшәгендә

изелеп хур калганчы, лаеклырак, дәрәҗәлерәк байгуралар җариясе булу күпкә

отышлырак. Андыйлар да байтак. Сыбай3, төмәнбашы, сәрдәр-паша ише

хәрбиләр меңәрләгән. Карабларга, тимер, көмеш, алтын, тире остаханәләренә

хуҗа бай-бай сәүдәгәрләр бар. Хан һәм вәзирләргә сарайлар төзүче мигъмарлар

да ярлы яшәмидер. Тик болар асылкош түгел, ата каз, күркә яисә әтәч шикелле,

болар коймадан да югары күтәрелми. Ә гомереңне әрәм итәсең икән, падишаһ

йә аның вәзирләре кебек лачын-бөркетләрнең юлдашы булу хәерлерәк. Әмма

ничек итеп, нинди юллар белән алар хозурына барып эләгергә соң?..

Бер таңда атаман төрткәләүгә сискәнеп уянды ул.

— Үз-үзеңне тәртипкә китер, җыен, озакламый диңгез карабына күченәбез.

— Без болай да карабта бит инде, монысы ник ярамый? — дип Роксолананың

кәҗәләнеп торуы ошамады, ахры, тамак төбе белән җикеребрәк дәште.

— Бу караб түгел, бу — черегән ләгән. Мондый ләгән Кара диңгездә беренче

давыл кубуга ук чәлпәрәмә килеп бетәчәк бит. Бер отыш та алырлык булмагач,

мин сине нигә айлар буе качырып яткырдым соң?

Роксолананың яңаклары тартышып куйды, әмма ярсуын сиздермәде.

— Кара диңгез аша булгач, төрек каһанлыгына барабызмы әллә?

— Әйе, төрек солтанатына, ләкин моны юлда барган чакта чит колакларга

гына ычкындырма. Әйдә, җыен.

Диңгез карабы дигәннәре ярдан шактый читтә, бер култыкта тора булып

чыкты. Әле баркаслар белән якынайган чакта ук Роксолана хәйран калды аңа.

Озынлыгы урам чаклы, биеклеккә ике-өч катлы икән. Һәрбер катта эреле-

ваклы бүлмәләр, су мичкәләре, ашамлык чоланнары тезелешеп киткән. Өске

палубага җилкән тартсалар да, аскы кат тәрәзәләреннән тышкы яктагы су

өстенә тәртә юанлыгы ишкәкләр төшергәннәр. Шул ук ишкәкләр янәшәсендә

таза-таза дистәләгән ирләр. Араларында учак өстендә янып корымланган казан

шикелле чем-кара тәнле зәнҗиләрне4 күргәч, гел шаккатты. Зәнҗи кавемен

үз гомерендә беренче мәртәбә очратуы иде, йә Ходаем, дөньяда дегет сыман

чутыр-кара мондый бәндәләр дә була икән!

Ясирләрне күбесенчә икенче-өченче катларга бүлеп утырттылар. Кул-

аякларына зынҗыр салмадылар, әмма һәрбер ишек төбе саен дәү-дәү ирләр.

Билләрендә ятаган йә хәнҗәр, кулларында камчы. Бүлмәләрнең тәрәзәчекләре

кеп-кечкенә, җитмәсә түм-түгәрәк, моннан качу турында хыялланырлык түгел.

Аннары карабтан сикереп тә, диңгез уртасыннан кай якка йөзәсең ди?..

Беренче-икенче көннәрдә Роксолана диңгез өстен күзәтеп рәхәтләнде.

Йа Ходаем, табигатьнең шундый искитмәле гүзәл, мавыктыргыч, сокланып

туймастай матур почмаклары да бар икән бит! Әнә, кай тарафка гына күз

ташлама, һәрбер якта дала кылганнары шикелле дулкыннар йөгерешә. Диңгезнең

очы-кырые күренми, аның офык белән тоташкан сызыгын чамалау да читен.

Дулкыннар иртән яшькелт, хәтта соры төскә кереп узышалар. Ә көндез, диңгез

өстендә кояш йөзгән чакта, алар зәп-зәңгәрләр. Кояш чаткыларын һәр тамчыда

бөртек-бөртек итеп чәчә-чәчә чапкан дулкыннар шултикле дә матур, шулчаклы

чиста ки, ирексездән, бер дә шикләнмичә алар кочагына ташланасы, хәтфә

үлән арасына чумган шикелле онытылып уйнаклыйсы килә.

Икенче көн ахырында караб борыны ягыннан җил көчәйде, диңгез төбендә

учак кабызган шикелле дулкыннар күбекләнде. Төн уртасында диңгез инде

карабны йомычка урынына уңга-сулга йолыккалый, болгый башлады, кешеләр

укшырга, ыңгырашырга, хәтта идәнгә ятып тәгәрәргә дә тотынды. Роксолана

беренче сәгатьләрдә бирешмәскә, үзен бик вәсвәсә тотарга тырышып маташкан

иде дә, чигәләре кысуга, эче борып авырта башлауга түзмичә, ул да идәнгә

сузылды һәм газап-михнәт диңгезенә чумды...

4

Кырым карабын ерактан ук таныдылар, ахры. Босфор бугазын үтеп, Алтын

Мөгез култыгына якыная башлауга ук, Сераль борынының ярында әүвәл

зәңгәр төтен болыты пәйда булды, тик бераздан гына бик куәтле туп тавышы

килеп ишетелде. Шулай да, Алтын Мөгез култыгына кереп туктагач, Сераль

борынына олы гына баркас озаттылар. Әлбәттә, баркаска төшкән арадашчылар

сандыгында алтын дукат һәм динар тәңкәләр дә, ефәк яки парча тукымалар,

көмеш комган-касәләр, кыннары асылташ белән бизәлгән ятаган-хәнҗәрләр

дә чиктән ашкан иде. Майлы кашык — һәр кешегә тансык, баркас бик тиз

кайтты. Хуплау сүзен карабка менгәнче үк кычкырып җиткерделәр.

— Баязит бакчасына барып бушанырга рөхсәт алып кайттык!..

Роксолана шушы Алтын Мөгез култыгында торган чагында ук ис-акылын

җуйды. Култыкның ике як ярында да яшеллек диңгезенә төренгән, хәйран

калырлык шәһәр. Бу — Истанбул, мөселман халкының башкаласы, диләр,

мөгаен дә, хактыр. Ул бер аягы белән Аурупага чыккан, икенчесе белән Азия

атлы кыйтга ярына басып тора икән. Бер як яр өстендәге сарай һәм аның

тирәли үскән яшеллекне Сераль бакчасы дип сокланганнар иде, икенче як

ярда солтаннарның Топкапе атлы кирмәннәре урнашкан булып чыкты. Бу

кирмәнгә бик тә биек һәм гаҗәеп тә затлы зур таш капка аша үтеп керәсе

бар, аның өстенә туплар урнаштырылган, солтан калага яки сәфәргә чыккан

чагында шул туплардан атып хәбәр итәләр, ди. Кирмән эченә кара гавам,

әлбәттә, эләкми инде, әмма Истанбулның бистә дигәннәре дә аерым шәһәрләр

бит. Әнә, тау башында да, итәкләрендә яки иңкүлекләрдә дә йөзәрләгән мәчет,

дошманнарын сөзәргә әзерләнгән кәҗә тәкәсе яисә үгез шикелле, зәңгәр күк

йөзенә манаралар сузган. Алар тирәсендә кызлар күкрәгедәй түп-түгәрәк,

очлы гөмбәзләргә төренгән никадәрле сарай! Шулардан кояш нурлары сыман

як-якка таралган йөзәрләгән урам һәм тыкрыклар, меңәрләгән капка. Гаҗәеп

зур даганы хәтерләтеп яткан Истанбулга дошман үтеп керерлек, аны яулап

алырлык та түгел. Подольски яки Збручка барсаң, андагы тәкәббер хохол йә

мадьяр сәүдәгәрләре төрекләрне кыргый халык, чи ит ашаучылар, дигән булып

мыскыл итә иде. И-и, Истанбул биеклегенә менеп җитәр өчен сезгә ничә еллар

буе, ничә дистә олау тоз ашарга кирәк икән ләбаса!..

Баязит бакчасы дигән бистәләре сәүдә кибетләре һәм хисапсыз базарлар

урнашкан үзәк булып чыкты. Тау өстендәге яссылыкка урнашкан зур мәйдан

бу. Алачык-кибетләр түбәсе тоташ чатырны хасил итә, ә коллар базары

читтә. Аңа керә торган урынга мәрмәр таштан бик тә матур капка корылган.

Роксолана монысын атаман тирәсендә бөтерелгән унбашлардан сораштырып

белде: дугалы бу капканы йөз ел элек Баязит Елдырым атлы бик данлыклы

солтаннары төзеткән. Чит җиргә ясаган һәрбер яудан шул дугалы капка аша

кайтып керә торган булган. Һавалану, көрпәләнү сыман гадәтләрне юлдаш

иткән инде, моңа шик юк. «Елдырым» дигәннәре дә «яшен» мәгънәсен аңлата,

солтан үзе, имеш, дошман өстенә һәрвакытта сиздермәстән, үтә җитез һөҗүм

ясауны мәхкуль күргән икән. Кушаматлар таккан-тагуын да, тик исемен генә

бик үк акламаган. Аксак Тимер атлы үзбәк әмире иленә бәреп кергәч, Баязит

Елдырым Әнкара каласына тикле чигенгән һәм шуның янындагы яуда аксак

әмир төрек гаскәрләрен пыран-заран китереп бетергән, ди. Баязит солтанның

үзен кылдан үргән аркан ташлап кулга төшергәннәр, Аксак Тимер җиңелгән

гаскәре каршында аның башын чаптырып харап иткән. Баксаң, солтан хәтле

солтаннарны да оҗмах капкалары гына көтеп тормый икән...

Коллар базары урнашкан мәйдан бик зур, монда да әллә ничаклы чатыр

һәм кайсы таштан салынган, кайсы такталардан гына суккаланган эреле-ваклы

сарай-алачыклар. Сәүдә рәтләре дистәләгән урамны хәтерләтә, ә таш яисә такта

сарайларның нигә хаҗәт икәнлеген чамалавы читен. Рәт-урамнар буйлап бара

торгач кына аңлашылды: әсирләрнең кул-аякларындагы зынҗырларны шушында

салдыралар, алар су-ризык ише нигъмәт саклау чоланнары булып та хезмәт итә

икән. Кырымнан китерелгән ясирләрне дә шул сарайлар аша үткәрделәр, кемдер

күлмәк-яулыкларын алыштырды, кемдер күгәргән-янган күз төбен иннекләде.

— Синең киләчәк шушында хәл ителә, — дип сүз кушты Роксоланага аны

юл буе күз уңыннан җибәрмичә килгән атаман. — Әгәр монда да кәҗәләнеп

торсаң, мин сине кире алып кайтып җәфа чикмим. Йә күн капчыкны кәфен

итәбез дә, әллүр су төбенә. Йә гомер буе берәр янычарның аягын юачаксың.

Атналар үтә-үтә, Роксолана татарчаны да хәтәр шома сукалый башлаган

иде башлавын, тик тозсыз җавап кайтарып вакланмады. Хәтта сукырлар да

«ярар, күз күрер», дип үз-үзен юата, ди, тормыш тәгәрмәче эзен алмый калмас.

Ә «янычар» сүзен Кырымда чагында ук кат-кат ишетте ул. Янычар — «яңа

чирү», «яңача чирү», дигән сүзләрне кушканнан туган яңа атама, ди. Төрек

солтаннары яу сәфәре вакытында чит илдәге бәп-бәләкәй малайларны да

әсирлеккә җыя, Төркиягә алып кайткач, аларны сөннәтләп ислам диненә

иңдерә, шулар өчен төзелгән махсус мәктәпләрдә чыбык ашата-ашата зиһенен

алыштыра һәм соңыннан, иң-иң гаярь егетләрне сайлап, шәхси гвардия ясап

куя икән. Византия башкаласы булган Кайсаркаланы5 яулап, аңа Истанбул

дигән ат кушканнан һәм төрек каһанлыгы төзеп куйганнан бирле, инде җитмеш

ел буена дәвам итә ди мондый сәер зиһен алыштыру. Сәерен бик сәер, әмма

кичә генә тәре тагып йөргән малайлардан да тугрырак җансакчылар юк, ди.

Солтаннарның күз сирпүе дә җитә, янычарлар шундук арысланнар шикелле

сикереп яуга ташланалар, алар орышларда җиңелү-чигенүне, хаким чатырын

ташлап качуларны, куркаклыкны, гомумән, белми, имеш...

Чатыр түбәле агач мәйданчыкка чыгарып бастыргач, Роксолана йомыркалар

өстенә менеп утырган ана каздагы бер уяулык белән коллар базарын күзәтүен

белде. Базар урамнары кырмыска йә бал кортлары оясыдай кайный. Хатын-

кызлар итәгедәй киң балаклы юка чалбар кигән ирләр чиркәүдәге чаң телләре

сыман әрле-бирле йөри, билләрендә — ятаган, баш түбәсендә — фәс. Асыл

төрекләр, мөгаен, нәкъ шулардыр. Сәер, гаҗәп: аларның күпчелеге тимерче

алачыгыннан чыккандай каратут, ябык тәнле, хәтта чәчләренә, күзләренә тикле

шомырттай чем-кара булып, янып тора. Һәркайсы диярлек чылгыйлары ияк

астына төшкән мыек йөртә, сакаллылар сирәк. Аннары боларның сакаллары да

түгәрәк, пөхтә, җыйнак, чиркәү капкасын саклаучы алабайларныкы шикелле

майга буялып, токмачка батып беткән себеркеләр түгел. Мөселман ирләре хәтта

тышка да комган тотып чыга, барысы да, мөгаен, шуның галәмәтедер...

Сәүдә мәйданчыкларында корым сөрткән сыман чутыр-кара тәнле зәнҗиләрне

санап бетергесез. Солтан Сүрия йә Мисыр якларына яу йөридер, болар — шуннан

кайткан коллар инде, шаять. Арада ялгызлар, парлылар бар, ә бер гаиләне алты-

җиде балалары белән эләктергәннәр бугай. Мондый күчкә сыңар хуҗа табылуы

шикле, мескеннәр берәм-берәм төрле якка таралачак, димәк...

Роксолана янында торган ике хатын иреннәрен кул очлары белән каплап

пышылдаша.

— Әнә, өсләренә буйлы-чуклы чикмән кигән өч ир якынлаша. Кайсы, диеп,

башларына дүрт почмаклы түбәтәй кигәннәре. Берүк, безнең янга туктый

күрмәсеннәр.

— Нигә? Без куркырдай кемнәр инде алар?

— Үзбәкләр бу, Каф тау белән Хәзәр диңгезе аръягыннан. Аларга чаклы дөя

өркәчләре арасында өч-дүрт ай буена чиләнеп барасы бар. Ә бардыңмы — сәхрә,

оч-кырыен мәңге күреп булмас ком даласы йә таш-таулар. Ул як учак өстендәге

кайнар таба төсле, җәһәннәмнең үзе шунда инде, Ходай саклый күрсен...

Тынлык. Аннан янә чыш-пыш.

— Әнә теге, олы чалма урап йөргәннәре кемнәр?

— Алары йә фарсылар иленнән, йә Гыйрактан. Болар кулына эләктеңме,

беттең. Гомер буе чаршау артыннан чыкмый, көн яктысын күрми ятачаксың,

шул ирләрнең аягын юачаксың.

— Абау-абау, Ходай безне берүк ярлыкасын...

Роксоланага агач мәйданчык өстендә озак чиләнергә туры килмәде, сәүдә

рәтләре арасында атаман пәйда булды. Ялгыз түгел, үз артыннан бик тә төз

гәүдәле ир-атны иярткән бу. Аның килеш-килбәтенә күз йөгертеп алуга ук,

Роксолананың йөрәге чеметеп-чеметеп куйды. Бастырыктай озын, зифа буй-

сын, көчле, гаярь иңнәр. Тезгә җиткән бик кыйбатлы җилән итәкләре, җиң-

якалар көмеш җепләр белән нәкышләнгән. Аякларына шундый ук чигүле күн

читекләр кигән, билендә асылташлы, озын, шәп ятаган. Баш түбәсенә түбәтәй,

фәс элсәләр, кыяфәте төсен җуяр иде, ә бу челтәрләре иңнәренә төшкән очлым

киеп алган, анысы гына көмеш. Сүз дә юк, бу затлы зат — бик тә югарыда

оча торган бер асылкош инде. Үзе яшь бит әле, егерме дә юктыр. Базарларда

йөргәч, хан-солтаннар нәселеннән түгел, ә шулай да кем соң?

— Хаҗиәхмәт вәзир хәзрәтләре сиңа атап юллаган иң олы бүләк менә шушы

булыр, күз салып бага күрсәң иде, Рөстәм бәй, — дип сүз башлады атаман,

Роксолана ягына баш кагуны һич тә онытмыйча. — Бер генә сатып алучыны да

якын китермәдем, аның тәненә чит-ятларның бармак очлары да тиеп киткәне

юк. Син сораган кыргый тау кәҗәсе, валлаһидыр, паша.

«Паша, паша, — дип кабатлады әсәренгән, сискәнгән Роксолана. — Солтан

гаскәрендә бик зур башлык булып йөрүче бу, димәк. Әмма монысы Акмәчеттә

калган мескен Хәттаб сыман меңбаш кына түгел, шундук аерыла. Бу асылкошның

төмәнбаш, хәтта кайсыдыр тарафта яубаш, гаскәрбаш булып торуы да мөмкин».

Рөстәм паша бүләк ясирнең каршына килеп басты, карашы утлы кисәү

белән кагылгандай яндырып һәм чеметтереп узды. Көчек шикелле йөгергәләп

йөргән атаман Роксолананың итәк очын күтәрергә ымсынган иде дә, кырыс

кунак елан төсле ысылдап шып туктатты.

— Кагыласы булма!

Кай арада ишетеп өлгергәннәр, кызлар мәйданчыгын эреле-ваклы

сәүдәгәрләр, зәркән осталары, ятаганнарын билләренә кыскан хәрбиләр уратып

алды. Һәрбересе, сузыла-сузыла, Роксоланадан бигрәк бәйне күзәтәләр, вакыт

табып, чыш-пыш сөйләшәләр.

— Рөстәм паша — Сәлим солтанның малае Сөләйман шаһзадә гвардиясендә төп

йөзбашы. Ул — Сөләйманның иң ышанычлы яраннарыннан берсе, ди. Шаһзадәнең

аны иртәгә Ибраһим паша урынына гвардия башлыгы итеп куюы да мөмкин.

— Ул — серб сәрдәренең сабый көе әсирлеккә төшкән малае бит. Солтан

аңа Рөстәм атын соңыннан гына, сөннәтләгәч кушты. Сөләйман шаһзадә белән

алар икесе балачактан бирле бергә үсте. Аларны түшәктә дә бергә йоклый,

диләр. Солтан Рөстәмне янычарлар мәктәбенә биргәч, Сөләйман шаһзадә дә,

атасының ай-ваена карамыйча, шуның янына кереп укыды бит. Икесе дә яу

гыйлемен бик шәп үзләштергән, кала артыннан калаларны тез астына салып,

Сәлим солтанның данын арттыралар.

— Рөстәм пашаның алтын-көмеш коесы төпсез, күзе төшсә, ун кызны да

сатып алала ул...

Рөстәм Роксолананың күзләренә бакты, ә карашы кызның гүя аяк табаннарын

өтеп алды. Роксолана аның кылычтай тар борынлы, дугаланып торган куе кашлы

булуын гына шәйләп өлгерде. Рөстәм исә кара гавам каршында сатулашып

торуны нык ваксынды бугай, бил каешы астыннан калын янчыкны чыгарды

да сузды.

— Ялгыз калгач, иркенләп санарсың, ә без киттек.

Рөстәм Роксолананың сыңар кулыннан эләктерде, иреннәре белән генә

елмайгандай итте.

— Булды, син ясир түгел, моннан ары миңа үз тиңеңдәй эндәш, — дип сүз

катты да үз артыннан тартты. — Хәзер бергәләп ычкынсак та була.

Такта мәйдан тирәсендә ыгы-зыгы купты, һәммәсенең телендә тик бер генә

сорау:

— Рөстәм бәй никадәрле алтын биреп китте? Ясир кызны син күпмегә

саттың?

Җавап сүзе генә һич яңгырамады, хәер, яшьләр аны болай да ишетерлек

дәрәҗәдә түгел иде инде.

5

Роксолана Рөстәмне бик ошаткан, хәтта, дәрәҗәлерәк түрә насыйп булмаса,

сөйгән яры итәргә дә әзер иде, егет хаталанды. Ир-ат сәер һәм беркатлы шул:

яхшы аргамак яисә күз явын алырдай кыз-кыркын таптымы, аны дус-ишләренә

күрсәтеп масаймыйча калмый. Рөстәм дә әүвәл җария урынына сатып алынган

кызны солтан кирмәне янындагы ниндидер таш йортка илтеп япкан иде, кичке

эңгер-меңгер төшкәнне дә көтеп җиткерә алмыйча, үзенең «оясы»на гаскәрбашы

Ибраһимны ияртеп кайткан.

— Менә, паша, үземә яр таптым. Сөләйман рөхсәт итсә, никах укытам да

шушы җирән сылуны үземә хатынлыкка алып куям әле, — дип күңелен ярып

салды ул, тупса аша атлап керешли үк.

Роксолана күрде: йөзбаш Рөстәм аңа чынында да гашыйк, ике күзе уттай

яна иде. Ләкин аңа ияреп кергән Ибраһим да сукыр йә талымсыз бәндә түгел,

ясир кызны күреп алуга ук, аның күзләре дә янган күмер сыман очкынланды.

Әмма Ибраһим хисләрен йөгәндә тота белә, аның җаны сандалга салып чүкелгән

айбалта йә кылыч урынына нык чыныккан икән.

— Юк, бу җария синең куеныңа эләкмәстер кебек, — диде ул, кырт

кистереп. — Син гел үз мәнфәгатеңне генә кайгыртасың һаман. Шаһзадә

гаскәрендә кайсы баскычта торуыңны онытма. Син — бар гомереңне Сөләйман

шаһзадәгә бүләк итү өчен антлар эчкән инсан. Нинди нигъмәткә юлыксаң,

нинди җария тапсаң да, иң беренче — аңа! Инде ул баш тарта йә ошатмый

икән, ахыр чиктә, синнән алда тагын мин дә бар бит әле!

— Соң, җарияне дә бүлешергәмени хәзер? — дип Рөстәм сүз кыстырган иде,

Ибраһим паша, ярсыган эт шикелле, яманрак котырынды.

— Син Диярбакыр ягында яуда йөргәндә дә көмеш ганимәт хәнҗәрне кысып

калган идең, угрылыгың хакында шаһзадәгә җиткермичә түздем. Бармакларың

гел үз ягыңа гына кәкре булса, синең ул азгын кулларыңны чабып ташларга

да күп сорамам!..

Ибраһим паша Роксолананы кулыннан сөйрәп диярлек алып чыгып китте,

йөзбаш Рөстәм кулыннан ялтыравык уенчыгы тартып алынгандай нәүмизләнеп

калды. Роксолана солтанның иске сараендагы олы бер бүлмәгә кайтып кергәч,

усал гаскәрбашы инде аны ятагына сузып салыр, дип шөбһәләнеп-куркып йөргән

иде. Тик Ибраһим күңелендә башка ният яшь үләндәй шытып йөргән икән...

Роксолананы яңа төр коллыкка — харәм сараена илтеп бикләделәр. Эчендә —

гарьләнү, йөрәк-бәгырьләре — тоташтан ут. Ибраһим аның белән бер генә төнне

ишек төбендә йоклап үткәрде дә, икенче таңда ук шушында китереп атты.

— Мәңгелеккә ятла, син — хатын-кыз, фәкать ир күңелен күрү өчен яратылган

бәндә. Үзеңнең җанын, тәнең, рәхәтлегең турындагы хыялларны оныт. Җир

йөзендә син — тузан бөртеге генә, ә үзеңне яр итеп сайлаган теләсә кайсы ир-

ат — синең өчен шаһлар шаһы һәм пәйгамбәр! Гел шуларны истә тотып яшә,

ир тәненә сөлек булып ябыш, ул мунча ташы кебек кызып ярылганчы, нәсел

үгезедәй ярсыганчы иркәли бел. Пар табасы һәм дә инде нәсел калдырасы

килгәч, керпе булып керпеләр дә энәләрен җыеп, назын туплап ике ботын ача.

Син дә ир кешегә ул үзен дөньядагы иң гайрәтле, иң кадерле зат дип саный

башлаганчы рәхәтлек китерү өчен яратылган бәндә. Солтан яисә шаһзадә, һич

югында минем ише зур пашалар күңелен яулыйм дисәң, иң әүвәле, иркәләргә

өйрән. Әгәр шуннан чирканасың икән, сине теләсә кайсы хуҗаң көчек урынына

урамга куып чыгара йә, әнә, зәнҗи коллар астына сузып сала!..

Харәм сарае Баязит бакчасында, коллар базары белән янәшәдә генә

урнашкан булып чыкты. Күршедә генә Мисыр бистәсе, Мисыр базары бар,

тәрәзәдән караганда, шулар артындагы Мәрмәр диңгезне дә күзәтергә мөмкин.

Ләкин Роксолананың күңел ачардай, гөл-бакчалар белән хозурланырдай һичбер

кәефе юк. Ул — иске кәвеш урынына читкә атылган корбан, аңа чоңгыллардан

котылу, юкка чыкмау турында баш ватарга кирәк...

Харәм сарае — аерым бер мәмләкәт, кабатланмас дөнья. Роксолананы

юнан-грек кызы Соломия белән бер бүлмәгә кертеп бикләделәр. Монда бүлмә-

кишәрлекләр санап бетергесез, таш сарайның ике каты да кызлар белән тулган.

Сарай үзе зур бакча эчендә, тышта таш коймалар. Шунысы бик гаҗәп: бакча

түрендә тагын дүрт-биш зур сарай бар, аларның берсендә Сәлим солтанның

хатыннары, балалары гомер итә икән. Солтан үзе Сераль бакчасы каршындагы

Топкапеда яши, аның сараендагы бүлмәләрнең саны өч йөздән дә артып

китә, ә гаиләсенә анда күченергә, күз уңында булырга рөхсәт юк, ди. Имеш,

солтанга каһанлык белән идарә итәргә комачау итмәсеннәр, дәүләт эшләренә

борын тыкмасыннар. Зур башваткыч түгел, хәйләдер бу. Йә җиткән угыллары

суеп үтермәсен, йә җарияләр белән күңел ачкан чакта таяк тыкмасыннар, ди

торгандыр инде. Солтан Сераль бакчасында йөрергә бик ярата, ә «Сераль» атын

«сәр алып», дигән ике сүздән ясаганнар, имеш. «Сәр» сүзенең «баш» булуын

Роксолана бик күптәннән белә. «Сераль» дигәне «баш алып»ны аңлата инде,

димәк. Роксолана үскән якларда да мөселманнар биек тауга кушкан «Алып»

сүзен ләһ-хохоллар «Альп тавы», дип йөриләр бит әле...

Ә мондагы җарияләргә харәм бакчасында йөреп, чишмә буена төшеп

хозурланырга да бер рөхсәт юк. Дүрт якта да дивар, тышта кораллы сакчылар,

эчтә — күпчелеге зәнҗиләрдән тупланган хадим6 даирәсе. Алар бик күп түгел,

бер дистәдән артмый. Бер ишләре тышкы ишекне саклый, икенчеләр коридорда

йөрештереп тора. Үзләре синең күзеңә дә чәчрәп керми сыман, әмма тәһарәт

бүлмәсенә йә бакчага чыга башладыңмы, шәүлә урынына гел ияреп йөри.

— Нишләп безнең янга гел зәнҗиләрне генә тагып куйганнар соң? — дип,

түзмәгәч, Роксолана бүлмәдәше Соломиягә авыз ачкан иде, тегесе сәер җавап

белән шаккатырды.

— Хадимнәр элек тулысы белән диярлек фарсылардан, гарәпләрдән торган.

Ишеткәнең бардыр, Адәм белән Һаваны да оҗмахтан тыелган алманы агач

ботагыннан өзеп алган өчен куганнар бит. Җарияләр дә шулай, гарәп-фарсы

хадимнәре белән типтерә башлаганнар, балалары туса, яшергәннәр. Шуннан

ары Мәхмүт Фатыйх солтан, фарсыларны куып, зәнҗиләрне китереп тутырган,

ди. Алар белән бәйләнешкә керсәң, кара бала туа. Уйнаш ачыкланса, солтан

икесенең дә бот араларына кайнап торган көмеш салачак бит.

Ә уйнашлар булган. Мунча кергән чакта Каф тавыннан килгән чәчән кызы

Гәүһәр бәян итте.

— Өч ел чамасы элегрәк мөгаллимнәр арасында Шампань каласыннан килеп

ялланган Пьер исемле арфачы француз бар иде. Кубызда да, лирада да уйный,

искитәрлек. Испан ярыннан тотып китерелгән Әндәлуз җариясе гашыйк булган

моңа. Арфада уйнарга өйрәнәбез, дигән сылтау белән мәктәпнең бер бүлмәсенә

бикләнеп кала башлаганнар. Җария әчегән камыр шикелле җәелергә тотынды

берзаман, шуннан ары, билгеле, яман гауга купты. Явыз Сәлим арфачыны

төбе-тамыры белән сөннәтләргә кушкан. Ә бичара Пьер җариясе Ләйләгөлне

яклап калу өчен үзенә ут төрткән. Зәйтүн мае ягынганмы инде, кара җир

маемы — анысын шайтан белсен. Харәм бакчасында җитен көлтәсе шикелле

дөрт итеп кабынды да янды. Ахырдан Ләйләгөле, камыр кисәгенә төреп, энә

йотты. Коткара алмадылар...

Роксолана, аптыраганнан, һаман кызыксынды.

— Син биредә бик күптәннән интегәсең икән, уйнаш кылмый ничек түзәсең

соң?

— Һе, мин дә көтүдәге ала карга түгел, — дип каш сикертте Гәүһәр. — Үткән

кышта сарай диварларын бизәргә бер нәккаш килгән иде. Төскә-биткә ару гына

үзе, мәгәр бик яшь, мыеклары төртеп кенә килә. Күз төште бит шуңа, йоклый

алмас булдым. Үткән-сүткән чакта каш сикертәм тегеңә, елмайган да булам,

ә теге уҗым бозавы сыңар сүз дә кушмый. Бу бер кичтә тоткарланып калды.

Соңгы киче, нәккашкаем таңга чаклы бизәү эшен инде тәмамларга тиеш икән.

Иртән-иртүк вәзир киләчәк, ди, ә мин нишлим? Егетемнең монда калганын

белеп торам бит, йокы искә дә килми. Түземлегем корыды, угрылар шикелле

шыпан-шыпан басып, янына кереп киттем. Нәккашкаем гел коелып төште,

өтергеләрен куярга да онытып, баганадай тора. Шуннан үзем күлмәкләрне

күтәрдем дә яттым. «Синең вакыткаең бик санаулы, әйдә, үз эшеңне эшлә»,

дип әмер бирдем моңа. Күз тимәсен, абау, сынатмады...

Роксолананың баш чайкавын күргәч, Гәүһәр кул селтәде.

— Ялгыш кына берәр янычар йә пешекче хатынлыкка алып куймаса, безгә

тугыз ел буе монда чиләнәсе. Минем дүрт елым үтеп китте инде, ә синеке бөтенләй

башланмаган. Каурыйларыңны гел-гел тәвис кошыдай кабартып кына озак түзә

алмассың. Безнең монда бөтен күргән-белгән ир-ат — янычар да пешекче, йә

аннары хадим. Ничарадан бичара булып, һич югы шуларга күз атасың инде.

— Бәй, хадимнәрне печелгән, диләр ләса.

Гәүһәр, түзми, кычкыра-кычкыра көлде.

— Монда барча ир дә сөннәткә утыртылган, тик аларның һәммәсе дә эштән

чыгарылган, корыган күсәк түгел. Менә, берәр хадимгә күзең уйнат әле, аннан

инанырсың.

— Ю-у-ук, үз-үземә кул салсам салам, мәгәр зәнҗи хадим белән йоклау

кебек түбәнлеккә төшмим.

Беркадәр тынлыктан соң Роксолана янә сорау бирде.

— Ә тугыз елдан соң безне урамга чыгарып аталармы?

— Юк, урамга түгел. Хакимнәр кайчакларда бик изге, миһербанлы булып та

кыйлана беләләр ул. Җарияләрне харәм сараеннан чыгарып җибәргәндә, солтан

алтын тәңкәләрне дә, затлы асылташларны да бик мул өләшә, ди. Кайчан да

булса бер түшәк бүлешкән кешеләр бит, җарияләр соңыннан солтаннар турында

яман сүзләр сөйләмәсен, дип майлыйлардыр инде. Җарияләрнең бик күбесе

йортлар алып Истанбулда кала, бик сирәге туган ягына да кайтып китә, имеш.

Кайтмыйлардыр, моңа бик ышанмыйм. Алтын-көмешкә төренгән ялгыз хатын

сират күперен үтә аламыни? Юкка чыкканлыгын аклау өчен генә кайтып китте,

дигән гайбәт тараладыр...

Ибраһим паша Роксолананы күз уңыннан һич тә җибәрмәгән икән, бер кичтә

чакыртып, җария кызны солтан малаеның тәрбиячесе урынына билгеләтеп

куйды.

— Мостафага әле дүрт кенә яшь, чит-ят итә белми. Аннары сиңа солтан

даирәсенә якынлашу да комачауламас сыман. Кем белә, солтан күңеленә, бәлки,

бала кулы аша юл кыскадыр?

Роксолана тиз белешеп куйды: Мостафа — Сөләйман шаһзадәнең өченче

хатыны Маһидәүрәннән туган бала икән. Маһидәүрәнне ялгыш кына да күргәне

юк иде, аның каравы, шаһзадәнең үзе белән күзгә-күз очрашты бит. Тегесе

ниндидер, Мисыр юлындагы яудан әйләнеп кайткан да улы белән күрешергә

кергән. Мостафаны кочаклап туйганнан соң, кулыннан төшергәч, бер почмакта

яулык очын иреннәренә кабып торган җария кызга да күз йөгертте ул.

— Син сарайга ничек килеп эләктең? Кайсы яктан?

— Мин Подолиядән. Кырымлылар Мисыр базарына китереп сатты, — диде

Роксолана, ялкын өстенә эләккән күбәләктәй янып.

— Һе, җария алайса, — дип иреннәрен бүлтәйтте төп шаһзадә хуҗа. — Атың

нинди? Белеп калыйм әле.

— Роксолана.

— Анысы начар, — диде Сөләйман шаһзадә, һич тә көтелмәгән бер нәтиҗә

ясап. — Андый кяфер аты белән ерак бара алмассыңдыр сыман.

Сөләйман артык сүз катып та тормыйча, шундук чыгып китте. Роксолана-

бичаракай күңелендә ачы төер калды...

Роксолана төннәр буе йоклый алмый ята, мең төрле уйлардан гүя мие кайный.

Ул түтәлдән йолкып алынган сыңар гөл хәлендә. Күперләр яндырылган, кайтыр

юллар бикле. Аны хәзер инде беркем дә Подолиясенә кайтарып куя алмый. Хәтта

могҗизалар аша әйләнеп кайту бәхетенә ирешсә дә, анда кемгә хаҗәт? Әнисе, аны

коткармакчы булып, җанын тәслим кылды. Роксолананы хыяллар диңгезендә

йөздерүче Никола бар иде, хәзер аның кай тарафта, кем кулында кол икәнлеген

дә белеп булмый. Әтисе, гомумән, хыянәтче, куркак. Төптәнрәк уйласаң, хатыны

белән кызын гына түгел, динен дә сатты бит ул. Ә әтисе һәм аның белән бергә

чиркәү базына качкан пономарьларга да кадере калмагач, кол хәленә төшкән

мескен кызга христиан дине нигә кирәк соң ул? Иисус Христос хәзер аны туйдыра

йә яклый аламыни? Роксолана бүген, менә, сазлык эчендә, упкын төбендә бит. Аңа

сазлыкка батып юкка чыкмау өчен, агач башына үрмәләү, хәтта сыңар чыбыкка

тотынып булса да җанын саклап калу отышлырак. Нишләп Христос аңа кулын

сузмый? Әһә, коллар, мескен җаннар Христосның үзенә дә кадерсез һәм кирәкмәс

бер йөкме? Алай икән, Христос атлы Аллаһ Роксоланага да кирәк түгел!..

Аннары туган җире аны, икенче бизмәнгә салып карасаң да, бер дә тартып,

үсендереп тормый. Чит-ят табаны астында газап чиккән, кол хәленә төшкән

халыктан да бәхетсезрәк, кызганычрак бер кавем дә юк бит. Үз-үзен яклый,

дошманнарга каршы тора алмаган һәрбер милләт — йә печелгән тәкә, йә мүкләк

сыер хәлендәге мескен инде. Ул сугым малы урынына егып салсаң да, юаш сыер

сымак көне-төне савып яшәсәң дә дәшми. Азат булсак, безнең үз дәүләтебез,

үз ханыбыз калкып чыгар иде. Ә Подолия-Галитчина дигән тәкъдир-ватан

гомер буе йә мадьяр, йә ләһ короле астында золым күрде. Атай дигән сатлык

сөйләвенчә, безнең җирне элек-электән үк Киев кенәзләре дә, Батый хан

татарлары да изеп-талап, коргаксытып үткән. Үзе киткән чакта Батый безнең

җиргә Бурундай атлы төмәнбашны баскак итеп утыртып калдырган, ди. Еллар

үткәч, аны Янгеллон дигән ләһ сәрдәре килеп куган икән. Аның артыннан

валахы да, мадьяры килгән, тагын әллә кемнәр. Ә азат ил, азат халык булып,

бәхет күреп яши алмадык бит. Үз иреген яулый алмаган мескен милләт вәкиле

булып саналу — зур дәрәҗә түгел. Чит-ят җирдә азат булу, коллык богауларын

салу өчен, миңа үз илемнән һәм динемнән баш тартырга кирәк...

 

1 Ләһ — поляк халкының элекке атамасы.

2 Валах — румын халкын ХIХ гасыр уртасына чаклы шулай дип атаганнар.

3 Сыбай — офицер. Төрекләрдә алар хәзер дә шулай атала.

4 Зәнҗи — негр.

5 Кайсаркала — Константинополь.

6 Хадим — евнух, харәм йортындагы хезмәтче.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: