Вахит Имамов

  • 6 апрель 2020 - 14:00
    Сөләйман солтан (ахыры)
    "Солтан галиҗәнапләре, солтан галиҗәнапләре, җиңү яуладык без!" - дип кычкыра-кычкыра чатыр эченә иңгән баш вәзиргә җавап сүзе әйтүче табылмады. Сөләйман Кануни, Шәүкәтле Сөләйман, кулына каләм тоткан көенчә, мәңгелеккә күчкән иде инде...
    558
    0
    1
  • 3 апрель 2020 - 09:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    — Ничек?.. Ничек итеп?.. Мостафабыз... Мостафа абыкаем... — Сөләйман солтан... безнең атаебыз... аны ефәк бау кисәге белән... буып үтерттергән... Аннан балаларын... барысын, дүртесен дә... Җиһангир үкереп елый-елый җирдә тәгәрәде...
    973
    0
    1
  • 1 апрель 2020 - 18:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Менә, зәнҗиләр башлыгы шаһзадәне тезләре астына сузып салды, аннары аның күзләре ике чатыр арасына корылган пәрдә тарафына таба күтәрелде. Мизгел артыннан мизгел үтеп китте, ниһаять, пәрдә артында яулык җилфердәде. Икенче мизгелдә инде Мостафаның муенын ефәк бау кисәге чорнап алган һәм ул шаһзадәне зәһәр елан сыман буа иде...
    828
    0
    1
  • 31 март 2020 - 12:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    "Мин шәхсән үзем тәхет чирен йоктырмадым әле. Ә менә Сәлим абыегызның да, тора-бара сезнең дә андый яман чиргә тап булуы мөмкин. Шуңа күрә үз вакытында, кулга кылыч эләктергәнче үк сүз беркетик. Кем генә, кайсыбыз гына солтан вә хакимдар булуга ирешмәсен, ул бер туганына да кул күтәрергә тиеш түгел"
    755
    0
    2
  • 30 март 2020 - 11:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Үтәмеш үсеп җиткәнче ил белән Сөембикә ханбикә идарә итәчәк ди, имеш. Хатын-кызга дилбегә тоттырсаң, ул әле ат булып атны да тыңлата һәм буйсындыра алмый. Ил кадәр ил белән ничек итеп хатын-кыз ялгыз көе идарә итсен инде?
    688
    0
    1
  • 27 март 2020 - 17:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Бүлмәгә айгырдай гайрәтле ике-өч ир атылып керде дә аны муеныннан буып алды. Дистәләгән орышларда җиңеп чыккан яугир тыпырчынып караган иде дә, усал куллардан ычкыналмый тынды...
    814
    0
    2
  • 26 март 2020 - 16:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Гөлбаһар тоташ күз яшенә чумды. — Тагын Хүррәм эше генә бу, шул юха елан эше. Сине пайтәхеттән читкә олактырып, үзенең балаларына тәхеткә юл арчый...
    726
    0
    1
  • 25 март 2020 - 17:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Хүррәм күз ташлады: Сөләйманга утыз биш яшь тулып кына килә, ләкин чигә чәчләренә чал да иңгән икән. Атасы Сәлим солтан кырык икесен тутыруга ук җанын тәслим кылган, Сөләйманга да шул яшь якынлаша. Сәлим солтан аның җаныкаен да үз янына чакырып ала күрмәсен, ялгыз калса, Хүррәм үзе, балалары нишләр?..
    795
    0
    1
  • 24 март 2020 - 16:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    "Мин бит сине җиде ел буена тилерә-тилерә эзлим, Роксолана. Башта татарлар, аннан молдаваннар кулыннан качып котылдым. Кара диңгезне ярык тагарак шикелле баркасларда, каекларда кичтем. Эзләреңне шушы Истанбулда гына эзләп таптым. Үлсәм-үләм, әмма сине урламыйча моннан китәсем юк"
    1352
    0
    1
  • 23 март 2020 - 15:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Ике меңнән артык мәетнең баш сөякләреннән Сөләйман солтан чатыры каршында кибән чаклы зур тау төзеделәр. Егерме яшьлек кичәге корольнең баш сөяген мәетләр кибәненең иң очына утыртып куйсалар да, Сөләйманда ярсу басылмады...
    692
    0
    1
  • 22 март 2020 - 13:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Мин сөекле солтаныма багышлап, төннәр буе керфек тә какмыйча, кайнар робагыйлар язган булам. Ә сөекле солтаным аларны ишетергә дә теләми, минем хәтта аның янына керерлек тә хокукым юк...
    641
    0
    1
  • 21 март 2020 - 11:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Сөләйман солтан нигә, ни сәбәпле безне мөстәкыйль йорт итеп танымый?! Аңа йөз меңлек олы чирү туплап, аны урыс өстенә җибәрү дә кыен түгел. Кырымны ул ничә мәртәбәләр шулай яклап калды. Ә нигә Казан ханлыгын якламый, нишләп безне үги итә соң ул!?.
    627
    0
    1
  • 20 март 2020 - 10:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Нугай мирзалары Мамай белән Тиле Урак, Хаҗитархан тәхетенә утыртмаган өчен, Мөхәммәтгәрәй ханны суеп үтергәннәр!
    689
    0
    2
  • 19 март 2020 - 11:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    Аккошкаем минем, Роксоланам! Синең Николаң бу. Мин исән-сау, мин иректә. Синең эзләреңнән Истанбулга чаклы килеп җиттем. Инде таптым. Харәм йортына бикләнеп яшәвеңне беләм. Коткармыйча калмам. Мин — синеке, син минеке генә. Бүтән аерылмабыз...
    989
    0
    2
  • 18 март 2020 - 09:00
    Сөләйман солтан (дәвамы)
    "Христианлыктан баш тартам, мине ислам диненә күчерегез тизрәк!" Баш хадим, бал кортларын гел-гел барлап торучы умартачы сыман, җарияләрне олы залга чыгарып тезгән иде, сарайда күптән түгел генә пәйда булган Роксолана авызыннан шундый сүз ишетеп, тораташтай калды...
    883
    0
    1
Реклама