Чатыр таудан дөнья шәп күренә

(Бер сәяхәт тарихы)

МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВКӘ 75 ЯШЬ

Унбиш еллар элек, май азакларында, унлап язучыны бер районга әдәбият көненә чакырдылар. Әдип халкы сабыйларча беркатлы бит инде, без дә үзебезне китап җене кагылган укучылар белән очраштырырлар, арада шәхсән үз әсәрләребез турында да сүз купмыйча калмас, һәркайсыбызга ике авыз сүз әйтергә җай бирерләр, дип өметләнеп, ышанып барган идек. Бактың исә, болар ике яшь егетнең яфрак калынлыгы гына китапчыгын үзләренең район типографиясендә район акчасына нәшер иткәннәр дә, хәзер шулар өчен зур сәхнәдән «хуҗа» кешегә мәдхия укымакчылар, берочтан яшь авторларның үзләренә дә, «хуҗага» рәхмәт укып, бил бөгү мөмкинлеге биреләчәк икән. 

– Монда безнең абруй белән уйнамакчы гына булалар бит, – дип кабынып китте берчак күптән «бөек» даны алган Марсель Галиебез.

– Безгә   спектакльләрнең массовкаларындагы шикелле роль генә каралган. Мин – рульдә утырып килгән бик «кыйммәтле» әдип. Шул сәбәптәндер, ахрысы, Марсель Гали мине читкә дәшеп алды.

– Башка «бөекләр»гә койрык сыман тагылып йөреп булмас. Әйдә, безнең Азнакайга киттек. И-и, андамы? Безнең Азнакайдамы!..

Туган ягы турында сүз кузгаткан чакта Марсельнең шөпшә сыман очына торган гадәте барлыгын мин күптәннән беләм. Үзебезне кадерсезләүгә дә күрәләтә торып күзне йомып булмый. Шулай да, «сынып төшмим» әле, бәяне арттыру өчен өзеп җавап бирмим. «Бөегебез» яңа җимнәр ташлый.

– Синең юа дигән малны татыганың бармы?

Минем баш кагуга да карамастан, «бөек» үрсәләнә.

– Элекке гасырларда немецлар юаны иң затлы ризык санаган. Аларның рыцарьлары, замокларын ташлап, ел саен йөз иллешәр чакрым арага юа ашар өчен генә җыенып бара торган булган. Үзең тарихи романнар язган буласың, шуны да белмисеңме? Немец ашаган икән, татарга мең фарыз. Ә Чатыр тауда юаның иң өлгергән чагы. Казаннан Разил белән Гәрәйне дә дәштем. Әйдә, киттек. Чатыр тау юасын бер татысаң, син яңадан аңа мең кат киләчәксең. 

«Әй, йөз илле чакрым олы арамыни? Чукынсын дөньялары, әйдә, киттек», – дидек тә, «корыч айгырны иярләдек» тә без.

Бу районнан чыккан гына идек, җен алыштырып куйгандай, чиләкләп, яңгыр коя башлады, бар дөньяның асты өскә килде. Азнакайга чаклы әле Мөслим аша үтеп китәсе бар. Юл дигәне асфальт асфальтлыгын, әмма торбадан аккан шикелле шыбырдаган яңгыр астында аны юньле-рәтле күреп кенә булмый. Мәгәр без кире чигенүне белә торган «камыр аяк» түгел, үҗәтлек баштан ашкан, күлдәвекләр эченә чума-йөзә сыптырабыз гына! Янда Марсель ара-тирә аваз биреп ала.

– Син чамала, егет, татар халкын берьюлы ике «даһи»дан мәхрүм итә күрмә. Һич югы шундый минутта булса да, үзе белән рәттән куйган өчен мин сөенеп алам. Ул, чыннан да, хаклы, мондый юлда авыз ачып йөрсәң, үзе әйтмешли, «кәңкәеп» куюың бар. Мин һәр чокырны чамалап, артыгын кызмый барам. Каенана холыклы Марселебезгә бу да ярамый. Сәгатенә күз ташлый да тагын бимазалый.

– Без болай мыштырдап барганчы, Разил белән Гәрәй Чатыр тау түбәсен ялтыратып чыкмаса ярый инде.

Бүтән чара калмагач, мин чокыр-чакырларны, канау читләрен «сыйпап» бара башлыйм. Зиһендә, теләсәң-теләмәсәң дә, «бөек» Марсель Гали белән танышкан еллар карындагы сабый сыман уянып-тибеп ала. 

* * *

Без аның белән этле-мәчелерәк – ырлашып һәм тырмашыбрак танышып киттек бугай.

Мин Чаллыда яшим, ә Марсель ул вакытта «Казан утлары»нда эшли. Республиканың төрле төбәкләрендә яшәгән унбишләп авторны 1985 елның декабрендә яшь прозаиклар семинарына чакырдылар. «Казанга иң өметлеләрне генә җыялар, һәр авторның кулъязмаларын, ким дигәндә, ике өлкән язучы укып чыга, файдасы зур булачак», дип кисәткәннәр дә иде. Мин аңа чаклы ук инде Язучылар берлегенә «Ир канаты» исемле повесть белән унлап хикәя җибәреп куйган идем. Аларны Гариф абый Ахунов белән Рашат Низамиев «ерып» чыккан икән. Хәзер инде мин фәкыйрегез килеп җиткәч, Бауман урамындагы Матбугат йортының бер бүлмәсенә бикләнеп утырабыз, Гариф абый белән Рашат шунда минем «бөек» әсәрләрне сүтә. Кулъязмам турында сүз һәм бәя алданрак та ишетелгән бугай. Берзаманны безнең бүлмә ишекләрен бер көтү ир каерып ачты. Ринат Мөхәммәдиев, Марсель Гали, Мәгъсум ага Хуҗин, Камил Кәримов, Мансур Вәли... Сөрән салган сыман кычкыралар болар. 

– Семинарда яңа талантлар ачабыз, дип шапырынган идегез, йә, ачтыгызмы соң? Шул чагында Марсель Гали үтә вәкарь төртмәсен өстәп куя.

– Минем сымак берәр бөек бармы? Әлбәттә, мин су капкандай тынсыз гына утыруны беләм, җавап сүзен Гариф абый тота:

– Яңа талант ачтык. Синнән ким булмаган бөекләр бар, Марсель. 

Кәмит уены бетте, болар юкка чыкты. Ә безне, «экзекуция»гә мәҗбүр ителгәннәрне, Тукай клубына җыеп, хөкем укыдылар. Шунда унбиш автор кулъязмалары арасыннан фәкать үз әсәрләремнең генә аерым җыентык булып чыгачагын белдем... 

Ничәдер айдан соң китабым дөнья күрде. Шул җәйдә үк яшьләрнең «Идел» лагерена җыйналып, төннәрне кайнар учак янында бәхәсләшеп үткәрдек. Ул бәхәсләр әдәбиятчылар өчен беркайдан да укып-табып булмас олы мәктәп иде, андый җыелулар бүгенге яшьләрнең төшенә дә керми. 

Марсель Гали – бүген иң якын каләмдәшләремнең, дусларымның берсе. Берберебезнең фатирларында кунак булгаладык. Мин фәкыйрегезнең әллә ничә әсәре турында тәнкыйть түгел, хуплау сүзе язды. Ә «Утлы дала» романы дөньяга килгән өчен мин, иң беренче чиратта, аңа бурычлымын. Чыңгызхан язмышы турында зур күләмле роман язарга җыенып йөрүемне белгәч тә, «бөегебез» миңа Хара-Даван атлы калмык эмигранты алтмыш ел элек иҗат иткән «Чыңгызхан – бөек җиһангир» дигән әсәрнең, Югославиягә баргач, үзе өчен дип күчертеп алдырган нөсхәсен әле сиксәненче еллар ахырында ук бүләк итеп бирде. (Бу әсәр Рәсәйгә рәсми юллар аша биш-алты елдан соң гына кайтып керә алды). Мин татар әдәбиятында иптәшенә бу рәвешчә ярдәм кулы сузган әдипләрнең исемен хәтерләмим... 

* * *

Азнакайның хакимиятенә килеп керсәк, Марсель Гали дөрес чамалаган – соңга калганбыз.

– Хакимебез Казан кунакларын алып, әле генә ресторанга китте, – ди кизү торучы хатын.

Марсель өйрәткән кыска юл буенча алга сыдырабыз. ГАИ тезгән тыю билгеләренә игътибар биреп вакланулар бетте, унлап кагыйдәне бозып уздык бугай. Ниһаять, оҗмах капкасы сыман кадерле ишегалды. Таныш машиналар. Ике-өч баскычны берьюлы сикереп ашыккан «бөек»кә ияреп, ресторанга узам. Район хуҗасы Әнәс әфәнде киң кочагын җәеп каршы ала. Разил Вәли белән Гәрәй Рәхим, билгеле ки, шунда. Болардан тыш, әле тагын Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Зәкуанов та кайтып төшкән икән. Терсәккә чаклы пычракка баткан кулларыбызны чайкап, без дә кушылабыз... 

Кабат урамга чыкканда, төнге уникеләр тулып килә иде. Без Азнакайдан унбиш чакрымлап читтәге «махсус тыюлык»ка, төн кунарга барачакбыз икән. 

– Президент аппаратындагылар гына туктала торган затлы, шәп урын ул, безне шулар дәрәҗәсенә куеп, кунак итмәкчеләр, – дип, «бөегебез» масаердай форсатны ычкындырмый. 

Каен урманнарын ера-ера, күл буендагы гаҗәеп шәп йортка барып җиттек. Марсель гел «Азнакай – ул Татарстанның Швейцариясе», дип мактанып йөри иде, төп хикмәте менә кайда икән!.. 

Затлы йортның икенче катында бильярд өстәле тора, тозлы су сипкәндәй, шунда җыелыштык. «Бөегебез» әле элек тә гел «союзда мин беренче», дип шапырына торган иде, таякларның берсен ул эләктерде. Аңа каршы Рөстәм әфәнде дә, Разил да уйнап карый, юк кына бит, каһәрең, Марсель өстен чыга. Берзаманны Гәрәй дә бильярд кийен кулына алган булды. Мәгәр «иртә уңмаган – кич уңмас» бит инде ул, «корыга» оттырды бу. Ә Гәрәй Рәхим якын-тирәдә булдымы, Марсель аннан көлеп рәхәтләнә инде! 

– Бу сиңа Разил янында пүртәфил тотып йөрү генә түгел. Синең бильярд, теннис, шахмат ише шаһлар уеннарын бөтенләй күргәнең юк.

Гәрәй Марсельнең чеметкәләүләрен ыжлап та карамый, кет-кет көлә генә...

Бер уенда мин Марсельне оттым. Кәефе шәп иде, кара көймәде бу. Иртәнге биш тулганчы шарлар тәгәрәттек. Сигездә кабаттан аягүрә бастык. Ишеткән беренче хәбәребез үк кәефләрне кырды.

– Әнәс Исхаковның туганнан туган абыйсы вафат булган икән, шунда китеп барган. Барыбыздан да бигрәк Марсель Галинең канатлары сынып төште бугай. Байтак вакыт сүз катмыйча йөрде. Ә мин хәтер йомгагын актарып, Марсель белән Әнәс Исхаковны бәйләп торган җеп очларын эзли башлаганмын. 

* * *

Иренмәгән берсе гәҗит битләрендә Марсельне «татарның иркә баласы», дип тибеп китәргә тарсынмый. Имеш, Марсель университетны тәмамлауга ук Язучылар берлегендә эшли башлаган да, янәсе ул, хәтта Хәсән Туфан чаклы Туфанның үзеннән калган фатирны эләктергән. Имеш, тәнкыйтьчеләр аңа дистә еллар буе авыр кагылмаган. Янәсе, Марсель җитәкчеләр белән мөнәсәбәттә һәрвакытта оста, шома булган, шуңа күрә ул гел Гагра-Ялталарда гына ял иткән, дөньясының артына тибеп яшәгән икән...

Хөсет җаннар һәм көндәшләре белән бәхәсләшеп тормыйм. Бер генә мисал китерү дә таман булыр сыман. Марсель Гали ун елдан артык Товарищеская урамындагы биш катлы, обком кешеләре өчен төзелгән йортның ике бүлмәле фатирында яшәде. Әле ярый, якташлары юньле, унсигез ел буе район башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаков үзе – шагыйрь кеше. Ул Марсельнең хатын Минтимер Шәймиевкә биреп, бик тиз арада егетебез  Чистай урамында төзелеп ята торган яңа йортта бернинди дә эчке эшләр үткәрелмәгән «фатир» алуга иреште. Аңа чаклы якташ нефтьчеләре Марсельгә дүрт томлы сайланма әсәрләр тупланмасын чыгарырга булышкан иде. Марсель шул томлыкларны сатып, «фатир»ны җиренә җиткереп керде. Мин якташлары тарафыннан мондый дәрәҗәдә кадер-хөрмәт күргән башка бер генә талант иясен дә белмим. 

* * *

Джип юкка чыккач, «бөегебез»гә иске бишмәтне искә төшергән шикелле минем «әрхәрәй»гә утырырга туры килде тагын. Азнакайга кайтып керүгә үк, әллә нинди Миргаяз атлы егетне эзләргә алып китте. 

– Ул – икенче Илһам, аны Чатыр тауга алып менеп җырлатмасак, кайтуның яме булмый, – дип тәкрарлый бит.

Мин һәр райондагы «Шаляпиннар» белән таныш түгел, «бөек»нең бәясенә ышанып, «ияреп» йөрим инде. Азнакай урамнарында тагын кырык тапкыр кагыйдә боза-боза, «Шаляпин»ның йортын эзләп таптык. Хуҗа кеше үзе өйдә түгел. Марсель мыр-мыр килә. 

– Ул – икенче Илһам, аны Чатыр тауга алып менеп җырлатмасак, кайтуның яме булмый, – дип тәкрарлый бит. Мин һәр райондагы «Шаляпиннар» белән таныш түгел, «бөек»нең бәясенә ышанып, «ияреп» йөрим инде.

Азнакай урамнарында тагын кырык тапкыр кагыйдә боза-боза, «Шаляпин»ның йортын эзләп таптык. Хуҗа кеше үзе өйдә түгел. Марсель мыр-мыр килә.

– Итәк саклап йөри микән, мәлгунь?

«Мәлгунь» ун минут узуга пәйда булды. Илле яшькә җитсә дә, бик тә ыспай, чибәр ир-егет булып чыкты бу. Куллар бирешеп танышуга ук, хакимият бинасы янына ашыгабыз. Анда инде Разил, Гәрәй, Рөстәм Зәкуаннан тыш, Әнәс әфәнде күрсәтмәләр биреп калдырган ярдәмчеләре дә безне көтеп тора. Мәгәр хәлләр агымына болар хуҗа түгел, дилбегәне Марсель үз кулына ала.

– Азнакайга килеп, Татарстанның Швейцариясен күрми калу гөнаһ. Чатыр тауга киттек.  Кул сузымында булып күренсә дә, Азнакайдан ун чакрымда яткан Чатыр тау зур түбәтәй шикелле үзенә дәшеп тора. Бер-бер артлы тезелеп сыптырабыз. Итәгенә җиткәч, «хуҗа» Марсель безне машиналар эченнән йолкып-йолкып ала.

– Бу сезгә Гәрәйләрнең Федотовкасы янындагы сыер белене түгел. Моңа машиналар белән менеп булмый. Аннары машиналар белән менгәч, Чатыр тауның биеклеген сизми дә каласыз сез.

Алай икән, иттиттери! Сулыш кабуларын сиздерергә теләмичә, тирә-яктагы табигать манзарасын күзәтер өчен тукталган булып, кыртлый-кыртлый югарыга таба үрмәләргә туры килә. Югарырак менгән саен сайрый гына Марсель.

– Әнә, тау астындагы чокырга карагыз сез. Унике суыр йөгерешеп йөри, шуларны күрәсезме?

Мин санадым. Мондый җәнлекләрне башка төбәк халкы байбак дип белә. Ләкин алар барыбер дә үзгә, Чатыр тау тирәсендәге суырлар аерым бер төркем булып яши торган сирәк җәнлек бугай. Ияләшкәч, якын ук килеп йөрделәр, аларны күп күрдек. Ә «хуҗабыз», билгеле ки, алга таба мактануын белде.

Чатыр тауның түбәсенә җиткәч, Марселебез актык нокта куя.

– Татарстанның иң биек тау башында басып торасыз. Күреп калыгыз, моның ише таулар юк бит сездә. Һәммәбез чамалыйбыз, Марселебез, гадәтенчә, борчак сибә инде. Татарстандагы иң биек нокта Бөгелмә районында. Әмма моны «хуҗабыз»ның үзенә сиздермибез. Әйдә, очынсын ул. Аның мондый бәхетле һәм канатлы минутлары сирәк була. Өстәвенә, Бөгелмә районындагы биек тауны күп кешеләр белми. Ә Азнакай янындагы Чатыр тау калкулыгы һәр кешегә мәгълүм. Аны данга күмгән өчен биеклек үзе фәкать Марсель Галигә генә бурычлыдыр.

– Чатыр тауны Марсель генә ачты, – дип куәтли үзе бу районнан үсеп чыккан Рөстәм Зәкуанов. – Аңа чаклы Чатыр тау турында белүче юк иде.

Әйе, ул алдамый. Марсель һәр әсәре саен Чатыр тауга мәдһия укымыйча урап уза алмады. «Чатыр тау» дигән махсус җырны язып, аны бар татар дөньясына яңгыратты. «Татарстанның Швейцариясе» дигән гыйбарә кертмәсә, гомумән, татар халкы үзенең таулары һәм урманнары белән бу кадәрле горурлана һәм мактана башлар идеме икән?!

Менә, без шушы легендар тау башында гаҗәеп манзарага сокланып торабыз. Ботактан-ботакка күченгән кош шикелле, Марселебез очына-очына сайрый.
– Күрәсезме, әнә тегесе Әсәй дигән авыл. Аннан Нур Әхмәди чыккан. Флёра Гыйззәтуллина да шуннан. Илдус Гыйләҗев – Урсайдан. Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакиров – Ташлыярдан. Барысының да чумып-йөзеп үскән сулары шәп. Мең кат сынаган бар, суга тилмереп яшәгән авылдан шагыйрьләр дә, җырчылар да чыкмый. Талант, тавыш дигәннәре шәп сулы елга буйларында үссәң генә көйләнәдер инде ул...

Марселебез Гәрәй тарафына ук очырып ала.

– Мин дөрес сөйлимме, Гәрәй? Сезнең Федотовка янында чыпчык батып үләрлек тә ерганак юк. Син йөзә дә белмисең бугай. Һәммәбез дә кет-кет көлешәбез, «даһи» тыйнакланып кына дәвам итә.

– Ну, әнә тегендә качып утырганы минем авыл инде, Балтач үзе... Без биектән тирә-якны күзәтеп кинәнәбез, Марселебез «хуҗа» дилбегәсен җилкетүне белә.

– Шашлык килеп җитте, аны әнә теге уйсулыкка төшеп әзерлибез. Анда балтырган оясы. Әй, Гәрәй, дим! Ул син күреп үскән затлы нәрсә түгел...

Мәҗлес озак барды. Марсель күптәннән шапырынган «Шаляпин» – Миргаяз Шәрәфиевны да тыңлап кинәндек. Юкка Марсельне гаепләп сөйләнгәнбез, Миргаяз шикелле җырчылар Казанда юк, сәхнә ыгы-зыгысыннан бигрәк, аның артындагы чүп оясына, ызгыш-талашларга керәсе килмәгәнгә күрә шушы мәшһүр баритон иясе район үзәгендә яшәп ята икән. Илһам Шакиров бу якларга килеп чыга калса, Миргаязны сәхнәгә үзе белән янәшә бастырып җырлаттырмый китми. Ләкин һәрбер талант иясе шикелле үк, моның да кадере юк. Егетне мәдәният йортында юк-бар сәдакага сәнгать җитәкчесе итеп тинтерәтәләр икән...

Мәҗлес тәмам, ипләп-ипләп, аска юнәләбез. Чатыр таудан аерыласы килми, күңелдә зур моңсулык.

Чатыр тау итәгендә мин Марсельнең яңакларында күз яшьләре күрәм.

* * *

Учак янында сөйләшмәгән сүзләр калмады да сыман. Ә минем хәтердә, җилдәге ут сыман, Марсельнең «Казанымның җиде капкасы» дигән җыры гел лепелдәп ала. Шушы җырын бер ел буе машинаның магнитофоныннан алмыйча тыңлап йөргән идем. Аның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җыры инде кырык ел буена телебездән төшми, күңелләрдән китми! Аның «Шәрекъ кызы», «Кайту», «Казанымның җиде капкасы» җырлары да тагын дистә еллар буе дистәләгән шигырьчеләрне көнләштереп яшәр һәм Марсель алар яныннан узып барган чакта чүгәләргә мәҗбүр итәр әле!

Шунысы гаҗәп: шагыйрь җанлы кеше булса да, Марсель Гали гомере буе татар тарихына мөкиббән китеп яшәде. Мин үз милләтенең узган тарихы өчен бу чаклы да сызланып һәм ачынып яшәүче башка шагыйрьне белмим. «Карпат тауларыннан алып Татар бугазына чаклы җәелеп яшәгән татар» дигән гыйбарәне безнең тарихчылар һәм гомуммилләт теленә Марселебез кертте. Ул – Чыңгызхан, Сүбүдәй, Аксак Тимер, Туктамыш, Ногай морза язмышлары, Алтын Урда тарихы белән җенләнеп беткән кеше. Хара-Даванның хезмәтен татарчага тәрҗемә итеп, «Идел» журналында фәкать ул бастырды. Заманында Казан тәхетен тоткан Олуг Мөхәммәдләр, Латыйф, Илһам, Сафа-Гәрәй, Ядегәр хан – һәммәсе дә аның өчен газиз, якын булды. Чөнки Марсельнең күңелендә-җанында тик бер учак яна – бүгенге татарны да Алтын Урда, Казан ханлыклары биеклекләренә күтәрәсе килү. Аның Чатыр тауга балачактан купкан мәхәббәте дә үзенең милләтеннән аерылмаган көе биеклеккә омтылудан килә. Марсельнең публицистикасы башка бер әдипләр язмасы белән янәшә китереп куярлык та түгел.

Марсельнең публицистикасы да җыр юллары сыман, чишмә суы сыман челтерәп бара. Гыйбрәт өчен аның «Догалы еллар»ын гына уку да бик җитә. Анда тупланган газиз милләтеңнең ачы язмышы, үзара тыныша, юл куя белмәгәнгә күрә коллыкка төшеп мескенлектә яшәве Марсель йөрәгеннән агып чыккан гарьләнү һәм сабак яшьләре!

Аның инде мәрхүм булган Аяз ага белән берлектә Испаниягә баргач күргәннәрен тасвир итүләре хәтеремнән мәңге җуелмас, китмәс сыман. Газиз халкы өчен юл аралаш елап гарьләнүләр. Дөрес яза Марсель. Азатлыгын, илен җуйгач, татарның бүген Барселона белән Севильялардагы шикелле мәһабәт соборлары, чит-ят милләтне көнләштерә алырдай таш сыннары, дөньякүләм шедевр булырдай рәсем полотнолары да юк шул. Урак-чүкеч тоткан игенче йә сөт чиләге тоткан савымчы сыннары һәм «Коммунистик хезмәт ударнигы» значогын таккан буш рәсемнәр белән Европаны шаккатырып булмый. Милли биюләреңне дә испан болеролары югарылыгына күтәрерлек түгел, аларны башкару өчен мунча ләүкәсенең мәйданы да җитә, чөнки һәрбер биюченең адымыннан коллык белән тарлык саркып тора. Их, татар рухын, аның мин-минлеген янә Алтын Урда чорларына кайтарасы иде дә бит, Чыңгызханнар, Ногай морзалар, Олуг Мөхәммәдыләр күге, алар горурлыгы җитми бүген безгә!

Язу өстәле янына барып иңгәч, Марсель үз каләмен тыеп та тормый сыман. Күңелендә ни бар, шуны учлап сибә. Шулай булмаса, ул үз күңелендәге генә түгел, ә бар милләткә хас беркатлылыкны да алай ансат кына ачып салмас иде. Аларның Аяз абый белән бергә Испаниядә үткәргән соңгы кичен хәтерләгез әле. Официант өчмедүртме шешә сыра китереп биргәч, «монысын күргән бар ла, испан хәмерен авыз итеп калу күпкә шөһрәтлерәк», дип, бу «осталар» үтә дә нечкә «хәйлә»гә керешәләр. Сыра шешәләрен кире биреп, катырак эчемлек китертә болар. Аннары официантны «төп башына утыртканнарына» нык сөенеп, кет-кет көлә-көлә рәхәт чигәләр соң! Татардагы барча беркатлылык, сабыйлар садәлеге менә шушы күренештә уч төбендәге сырлар шикелле ачык ярылып ята. Артык та түгел, ким дә түгел, һәммәбез дә шундый: күршенең әле тишелергә өлгермәгән иске кәвешен өч тиенгә сатып алдык исә, алтын каурыйлы кош тоткан шикелле тилереп сөенәбез. Бу яман чир әле булса каныбыздан китми. Әнә, Казан юбилеена илбаш килгәч, аның ике-өч сүзне татар телендә ватасындыра әйткәненә дә дәүләт азатлыгы алган сыман сөендек бит әле. Әйтерсең лә, Россия Президенты татарча эндәште дип кенә безнең милләт өстенә алтын-көмеш ява.

Марсельнең «Догалы еллары» – ул элеккеге тәүфыйклы заманны, әз булса да рәтечираты булган сиксәненче елларны сагыну да сыман. Юк, Коммунистлар партиясен сагыну түгел инде, ә итагатьле, гамьле, талантларның абруйлы, җитәкчеләрнең ваемлы вә намуслы заманын сагыну иде сыман. Чөнки бүгенге мәхшәр белән тәртипсезлек үзәкләргә үтте. Хәзер карак белән бай гына зур пачутта. Талант ияләре белән асыл кешеләрне канау читенә төртеп китерделәр. Югыйсә мәчетләр төзиләр, муллалар пәйда булды, никахлар укытып ярәшү башланды, ә чынында исә, догасыз еллар хөкем сөрә бүген. Ил дигәнең доганы белмәгән, иманны оныткан миһербансыз хуҗалар кулына торып калды. Моны яңартасы, җанны әчеттергән гаделсезләргә үзгәрешләр кертсәң иде дә, ни аяныч, офык читендә Олуг Мөхәммәдләр, Акай-Күчемнәр, Гаяз Исхакыйлар гына күренми шул...

* * *

Әнәс Исхаков хакында «төш вакытларына кайтып керүе бар», дип кисәтеп куйсалар да, кабат күренмәде, ул туганының җәсәден зиратка тикле озатырга киткән. «Хуҗа» Марселебез хәзер инде безне бөтен районны айкап чыгарга дип алып китте. Илбәк авылында яңа мәктәп корып куелган, Татар Шуганында урамнарны, күперләрне яңартканнар икән. Шуларны күрсәтми калу гөнаһ саналыр шикелле, яңа «хуҗа» авылдан-авылга өстерәп быжгыта гына бит. Кичкә таба ияк өстенә тел салынып төште. Туйдыруын сизеп алды бугай, янә авырткан бармакка китереп басты теге.

– Бездә нефтьчеләр йөз дә җиде чишмәне төзекләндереп, яннарына нәни-нәни йортлар корып чыкты. Сезнең якта моны белмиләр дә. Мәсәгут авылы ягында, әнә, җиде чишмәне бергә кушып куйдылар. Күз алдыгызга китереп кенә карагыз. Җиде яктан җиде чишмә агып килеп керә бер чокырга, икенче яктан ташкын сыман булып ялгыз чишмә генә агып чыга. Гәрәйләрнең Федотовкасында, вапшы, чишмәләрне карый белүче юк. Бу чишмәне күрсәтмичә булмый, әйдә, киттек.

Сүз көрәштереп, баш тартып маташуның мәгънәсе юк. Инәгә тагылган җеп шикелле, моңа иярәбез. Чыннан да, җиде чишмә бергә килеп кушылган тарихи урынга китереп, ушсыз калдыра бу. «Инде янә кая алып барыр?» дип хафалана башласак, сизеп алган икән, майлы табага саласы борчак урынына иләүләрдән тәки туктады бит.

– Давай, Җәлил бистәсе янындагы соңгы чишмә янына гына барып җитәбез дә шунда аерылышабыз.

Барып җиттек. Талгын чишмә челтерәп агып ята. Гаҗәеп матур урын. Ышыккарак тезелешеп утыргач, әле берәү, әле икенчебез төрле-төрле җыр башлаган була. Гәрәй Рәхимгә ияреп, «бардым күлгә, салдым кармак»ны суза гына башлаган идек, вәкарь «хуҗа» шундук шып туктатты.

– Сез керәшен җырының тәмен Гәрәй шикелле үк белмисез, җәмәгать. Юылмаган кул белән казанга кергән шикелле, аны керләндермәгез. Керәшен җырларын елатырлык итеп, Гәрәй үзе генә җырлап бирә ала. Шушы пассаждан соң, Гәрәй тарафына махсус бер үтенеч.

– Син теге рекрутлар җырын бик шәп башкарасың. Әйдә, шуны җиффәр. Мин Гәрәй репертуарын ишеткән кеше түгел, авыз ачып көтәм. Гәрәй сузып сала.
Биек кенә ләй тауның башларында

Микәй Пауллары бау ишә.

Керәшен халкын нигә рәнҗетәсең,

Татар беткәнмени, падиша?!.
Мин, ярты гомерем буе тарих белән җенләнеп яшәгән кеше, шушы җырны тәүге тапкыр ишетеп, тораташтай калам. «Бөегебез» күз кысарга онытмый, ул аны, бактың исә, мин наданга ишеттергән икән.

Монысы артыннан башка җырлар калка. Миргаяз Шәрәфиев нәкъ Илһамча итеп «Карурман»ны суза.
...Карурманны чыккан чакта

Кисеп алдым куш каен,

И-и, аерылмаек, дускаем...
Уй-хыяллар борынгы чорларга алып китә. Чукындырудан карурманнар эченә кереп качкан газиз бабаларыбыз күз алдына килә. Өч тиенлек бакыр хакына яртышар ел буена шалаш-землянкаларда торып газап чиккән лашманчылар йөгерешеп үтә. Шушы ук урманнарга качып илне дер селкеткән Мәсәгут Гомәров, Бәхтияр Канкай, Нагайбәк Хәсәновлар күтәргән азатлык әләмнәре үз янына дәшә... Берзаманны керфекләрем ачсам, Гәрәй, Разил, Марсель, Рөстәмнәр, кочаклашып баскан көенчә, һәммәсе дә елый. Аеруча Марсель өзгәләнә. Күңелендә бәхетсез милләте өчен сызлану да бардыр. Туган туфрагының җылысын тоеп тору, безгә сый-хөрмәт күрсәтә алган өчен шатлану да бардыр…

 

"КУ" 10, 2021

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: