Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

– Әйдә, син дә татып кара, олан. Күрше-күлән сораштырса, бу чишмәне «бабайныкы», диярсең. Инде егет булгач, «әткәй чишмәсе», дип атасаң да ярый. Аннары үз угылларың да үсеп җиткәч, алар аны синең хакка «Акай чишмәсе», дип олылар. Менә шулай, адәм җаны, халык хәтере кебек әлеге чишмәне дә буыннан-буынга, елдан-елга сүндерми саклау кирәк.

(Әсәрне башыннан укыгыз)


Уникенче бәйләм

1

Мәскәү каласында янә зур гарасат. Икенче көн инде Кремль чолганышта. Кирпеч диварларны төрле яктан биш мең чамасы стрелецлар өере урап алган. Тимер капкаларны төяләр, дивар аша агач әрдәнәләре, эреле-ваклы таш, хәтта мәче үләксәләренә кадәр ыргыталар. Таләпләре сәгать саен күк күкрәгәндәй яңгырап ишетелә:
– Стрелецлар алдында Азов походы вакытында айлар буе җыелып килгән акчалата бурычларны соңгы тиененә тикле кайтарыгыз!

– Азгын Софьяның түшәк сакчысына әверелгән приказ башлыгы Шакловитыйны монда чыгарыгыз!

– Безне җәһәннәм читендәге Азов кирмәне өчен яуга шул туймас тамак Софья белән аның итәген ялаучы Шакловитый гына озатты. Меңәрләгән булып ятып калган стрелецлар өчен шулар җавап тотсын!..

Фетнәче стрелецлар үченнән өне алынган кенәз Шакловитый патшабикәнең йокы бүлмәсендәге почмакка кереп сеңгән. Ул сүз кушарга да шүрләп, мәче шикелле тын утыра. Софья гына дулаган ат шикелле бүлмә буйлап әрле-бирле йөри.

Аһ, ничек кенә Мәскәүнең үзеннән ун полк стрелецны, эрләнмәгән, сукмаган җеп шикелле, ике мең чакрымдагы Азов кирмәненә озатасы итте?! Пайтәхетнең үзендә буза куптарып ятмасыннар, яу походында акыл туплап һәм тузынуларын шунда ташлап кайтсыннар, имеш. Азов кирмәнен, диңгез буйларын кулга төшерсәләр, алар Софья итәгенә дә алтын-көмеш кайтарып тутырачак, янәсе. Тот капчыгыңны, әрсез патшабикә! Әнә, кирмән диварлары янына якын да килә алмыйча, әле далада ук татарлар аларны он-талкан иттереп, арт якларына тибеп кайтардымы? Җебегән Шакловитый котырта дип, нигә-нигә генә ун полк стрелецны да, сөекле җанашым Голицынны да шундый хурлыклы походка озатасы иттем?!.

Патшабикә бүлмәсенең ишеген дөбер-шатыр ачып, тупсада Милославскийларның берсе – Григорий Григорьевич пәйда булды. Йөзе корым яккандай караңгы, авызы иягенә салынган, куллары дер-дер килә.

– Тагын бәла бит, олы бәла, патшабикә галиҗәнаплары! Идел аша кичеп, Уфа белән Минзәлә воеводалыгы җирләренә Аюка тайшәнең калдык җайдаклары бәреп кергән! Инде Минзәлә кирмәнен яндырып ташлаганнар, хәзер төмәннәре Уфага юл алган, ди.

– Фәләнеңне себерим, әле шушы бәла генә җитмәгән иде безгә! – дип сүгенә-сүгенә, Софья киң карават өстенә җәелеп төште.

Шакловитый поскан почмагыннан күтәрелә төшеп, күз ташлады. Софьяны Нарышкинныкылар юкка гына «Сыер!» дип мыскыл итми шул, сазаган кызның имчәкләре таудай, ботлары нык картайган нарат кәүсәседәй юан, хәтта билен дә җайлы гына колачларлык түгел. Ни пычагыма дип шушы сыерга ябышып катты да, нишләп беренче айларда ук ташлап китмәде ул? Хәзер әнә стрелецлар ишек төбендә. Ә үзеңне эләктереп, дивар аша сөңгеләр очына болгап ыргытсалар?..

Ни әйтсәләр дә, Софья, чынлап та, шып-шыр ирдәүкә ул. Әнә, сикереп тә торды төрле якка агуын да чәчә башлады.

– Тәк, Григорий дәдәй, дума залына хәзер үк берничә боярны җый. Пётримгәк белән Наталияның һаман, кайтудан баш тартып, Преображенскоеда качып ятуын беләм, чапкын куып, вакыт әрәм итәсе юк. Пётр-имгәге көймәләргә җилкән тарттырып, аннары шуларны күлнең бер ягыннан икенче ягына куып җенләнә, ди. Әй, чукынып китсен!.. Кичә бугай, ахры, Кремль ихатасында Долгоруков белән Ромадановскийларның берсен күргән идем, менә шуларны чакыр. Иванны тинтерәтмә, барыбер файда булмас. Әйдә, җыеныйк та бер карарга килик...
Дума өстәле янында Долгоруков, Ромадановский, Милославский һәм... Софья үзе иде. Дөрес, ишек катында кулларына кәгазь-каләм йомарлап утыручы җиде-сигез ир бар.

– Бу Уфа воеводалыгында очы-кырые күренмәс фетнәләр үзәгемә үтте, –  дип ярсый-ярсый, әлбәттә, Софья башлап үзе тезде. – Әле шул татар белән башкорт ук Коркодинов полкларын кырып салган, Минзәлә белән Көңгер кирмәненә дә хуҗа булган иде. Фетнәче каракларга каршы агалыэнеле Барятинскийларны юллап карадык, файдасы һич күренми. Инде ул гына җитмәгән, татар морзалары ганимәт, коллар, ат һәм барча кулга төшкән маллар белән алдап, Идел аръягыннан үз төбәкләренә калмык җайдакларын чакырып китергән. Алар Минзәлә кирмәнен нигезенә кадәр яндырып юк иткән, хәзер инде Уфага юнәлгәннәр. Ашыгыч рәвештә гаскәр юлламасак, ул калмыклар Уфаны гына түгел, әле Казанны да талап чыкмый калмас. Шушы хәвефне юк итү өчен каян гына полклар озатабыз да, сугышчан командирларны каян табабыз соң?.. Мин тәкъдимнәр көтәм... Тынлык, тирән тынлык. Кәгазь кыштырдаган тавыш та ишетелми, боярлар хәтта сулышны да сузып кына ала. Һәммәсенең башы өстәл өстенә иелгән, бер-берсенең йөзенә күтәрелеп караучы юк...

– Кһм, кһм, – дип, тынлыкны барыбер дә арада иң өлкәне булган кенәз Милославский бозарга батырчылык итте. – Без әле күптән түгел генә Казанга Идел буеның баш воеводасы итеп, кенәз Шереметевны озаткан идек бит. Аның калмыклар һөҗүме турында сыңар гына да хәбәр җибәрмәве шактый сискәндерә. «Минем йортка ут капмаган бит», дип, читтә качып калырга теләсә, менә монысы начар. Шуңа күрә, иң беренче эш итеп, калмыкларга һәм, берочтан, фетнәчеләргә каршы яу оештыруны шушы Шереметевка йөкләп куйыйк әле.

– Бик хуп, бик хуп, – дип, ияк какты Софья, аннары ишек катындагы офицерларга әмер ташларга да онытмады: – Фәрман әзерләгез!

– Икенче төп бурыч – гаскәр җыю. Миңа калса, Түбән Новгород белән Әстерхан каласына тупланган стрелец полкларының биш-алтысын ашыгыч рәвештә Казан тарафына куу хәерлерәк. Ул калаларның берсендә – кенәз Урусов, икенчесендә кенәз Волконский комендантлар ролен үтәп тора бугай. Новгород белән Әстерханга һичнинди хәвеф янамый, әлеге кенәзләрне дә стрелец полклары белән бергә Казан каласына, Шереметев кул астына озатырга кирәк.

– Хуп, хуп, фәрман әзерләгез, – дип, мөһер сугып барды патшабикә.

Ахырда гына бояр Долгоруков торып басты. Үзе берәүнең дә күзенә карамый, ә тавышы еламсырап, үксеп чыга сыман.

– Теге чакта Иван белән Пётр падишаһларыбызга морзаларны ярты ел эчендә чукынырга мәҗбүр итә торган фәрманга кул куйдырып, нык ялгыштык без. Адәм баласының берсе дә хатадан хали түгел, иллә мәгәр дин вә иман алыштыру эше гаять тә ки авыр мәсьәлә шул. Дин бирмәк – җан бирмәк бит. Татар морзаларын да, башкортны да шул фәрман котыртты бугай. Илнең хәле болай да бик яман, әле Кырымнан, әле Азовтан борып кайтаралар. Мин элекке фәрманны тулысынча юкка чыгарыйк, димим, ә вакытлыча туктатып тору – безгә отышлырак. 

– Ярый, монысын да кабул итәбез, бу хакта да фәрман әзерләгез, – дип җөпләде Софья. Аннары кенәзләрең күзләренә төбәлмичә генә, барыбер өстәп куйды: – Безгә кенәз Василий Голицынны да кабат приказ башлыгы итеп утыртмыйча, стрелецлар фетнәсе төгәлләнмәс сыман...

«Бүре дә тук, бәрәннәр дә исән» – шулай була икән... 

2

Казанда кенәз Шереметев кылны кырыкка ярырдай булып бәргәләнә.

«Новгород белән Әстерханнан стрелецлар килеп өлгергәнче, ашыгыч рәвештә үзең дә ополчение тупла!» – дигән фәрман җибәргәннәр.

Ә ул җәһәннәмнән җыеп тупласынмы? Комендант аламаларына юри санаттырды, бистәләрен дә кушсаң, Казаннан биш мең дә биш йөз чамасы дворян белән рейтар17 җыеп була. Мәгәр аларының да яртысы йә картлач, йә гарип бит. Аларга өләшерлек фузей, айбалта һәм кылычлар да җитми. Шулай икән, кайдан алып, ничек әзерләсен? Ә аннары, «син булдыксыз, син җебегән» дип, йөзгә корым ягарга да күп баш ватмаслар. Түбәндәге түрә өстәгеләр өчен һәрчак булдыксыз ул, аны кем генә белми?!

Фәрманны Мәскәүдән Степан Акинфов атлы дворян алып килгән. «Синең кул астыңдагы йомышчы булачакмын», – ди. Аһ, җүләргә саный, очсыз итә болар. Акинфовның баш воевода тырнак астыннан кер эзләү өчен озатылган шымчы икәнен дә төшенмәскә Шереметев беркатлы шалкан түгел ләбаса!..

Шереметев менә шулай боҗра эченә утыртылган тиен сыман бәргәләнә иде, Уфа каласыннан тагын яңа күсәк:

– Калмыклар белән татар-башкорт фетнәчеләре Бирск каласын яулап алган; талап чыкканнан соң кирмәнне тулысынча яндырып бетергәннәр!

– Йа Хода, коткар мине, коткар! – дип, күкләргә ялвармыйча, ничек түзәсең, ди!..

Ике көннән соң Новгородтан полклар килеп җитте. Шереметев үзе дә, якын-тирә рус авылларын урый-урый, мең кеше тирәсе чирү җыйган иде. Аннан-моннан коралландырып, олауларга тезеп, Минзәлә каласына озаттылар. Анда кирмәннең эзе дә калмаган, аның урынына яңасын кора торырлар, ичмаса, күз көеге булып, монда ятмасыннар!..

Алар урынына дигәндәй, баш воевода өстәле янына кенәзләрдән Волконский белән Урусов килеп төште. Полкларыннан аерым йөри болар, хәрби хезмәт бурычы, дигәнне өшкереп тә бирми. Шереметев Урусов белән ялгыз калган бер минутта юри сүз кузгатты, теге туган телен яхшы белә, каһәр!

– Ә мин татар җырларын моңы, көе өчен яратам, – дип теттереп кенә тора.

Вәт сиңа дин!..

Әстерхан полклары турыдан гына Минзәләгә юл тоткан, Казан каласына кереп тормаганнар. Шуны белеп алгач, кенәзләр дә бик тиз юлга чыкты. Көзнең иң шәп яңгырлары коеп торган чакта Минзәләгә җиттеләр. Кирмән диварлары ике яктан аякка баскан инде, ләкин манаралары, капка, зинданнары, воевода йорты һаман да юк. Монда алты-җиде мең кешелек гаскәрне кундырырга йортлар саны да җитешми, аяк аслары туңдыра башлаганчы дип, Уфага ашыктылар. 

17 Рейтар – сугышчы. 

Фетнәчеләр белән калмыклар да баш воевода кул астында килүче олы гаскәр турында ишетеп өлгергән, әлбәттә. Хөкүмәт полкларын Өфедән кул сузымындагы Бәрсуан елгасы ярында каршы алдылар. Күперләрне Шереметевныкылар килгәнче үк сүтеп бетергәннәр, полкларның берничәсен һичбер әзерлексез көе боздай салкын су эченә ташларга да туры килде. Ләкин фетнәче татар белән башкорт ирләре дә әтәч сыман кунып, пырдымсыз ташланулардан җебеп төшә торган кавем түгел. Әллә кайдан гына туплар тапкан болар, аны кибән әвеннәре эченә яшереп, дарыны да дым һәм судан саклый белгәннәр. Өч туп залп бирүгә үк иллеләп стрелец елга төбенә китте. Калганнары бүре яки эт өркеткән каз көтүе шикелле кабат елганың кергән ярына ябырылган иде, ике яктан калмык җайдаклары атылып чыкты. Искә-аңга килгәнче, дистәләгән укчыларны турап ташладылар.

– Ойрот! Кыят! Сармат! – дип үкереп, үзләре ерак бабаларының рухын ярдәмгә чакыра, шул көч бирә бугай, тагын да гайрәтләнеп, шашып турыйлар шул...

Бәрсуан буендагы бәрелеш күзләр бәйләнә башлаганчы дәвам итте, бер як та җиңүгә ирешә алмыйча, кире чигенде. Теләкәйнең янә бер иңбашы яраланган иде, Күчем күбрәк аның янында бөтерелде. Яраны юып, әрекмән яфрагы бәйләп кую да ярдәм итмәде, Теләкәйнең тәне ут шикелле яна башлады, Күчем төн буе аның янында утырып чыгарга мәҗбүр булды.

Ә таң атуга, станга йөгереп кайткан бер яугирнең сөрән салгандай хәвефле тавышы һәммә кешене өнсез калдырды:

– Калмык җайдаклары барча чатыр-арбаларын җыеп качкан! Ялгыш кына да ышана алмыйча, Күчем калмыклар корган стан урынына йөгерде, ә анда уткүз итеп озатылган бер татар егетен каен агачына бәйләп калдырганнар. Авызына тутырылган яулыкны тартып алгач кына, ул гарьләнә-гарьләнә ярып салды:

– Кичә кичтән Зайсә тайшә янына Әстерхан башлыгы юллаган елдам чапкын килгән. Воевода Зайсә тайшәгә бер олау тутырып, бүләк җибәргән, чапкын аны якындагы бер чокырга яшереп килгән икән. Үз чапкынын җибәреп ачыклагач, тайшә шундук кузгалып китәргә әмер бирде. Без ярык тагарак алдында утырып калдык бугай. 

3

Теләкәй белән Күчем туган нигезләренә кайтып кергән чакта тирә-як яланнар өстен беренче кар пәрдәсе каплап алган иде инде. Теләкәйне саклык белән генә олаудан төшерделәр, әмма ул барыбер өй тупсасын үз аяклары белән атлап керә алды. Ике ягына да Җинан белән Гөлбикә килеп асылынмакчы иде, Теләкәйнең агарып һәм суырылып калган йөзен күргәч кенә тыелдылар.

– Йа рабби! Әй, бичарам, җаным!

Түшәккә кертеп салгач, билгеле ки, һәммәсе дә ухылдады, көйде, бөтерелде. Кечкенә Акай өчен дә бабасы бик кызганыч, кул аркасы белән күзен уа-уа, ул да мең кат аның янына килде.
– Син чирләмә инде, бабакаем. Аннары миңа Наянымны җигеп бирүче инсан табыламыни?

– Ә Мөхәммәтша карт?

– Һе, аның янына барып кына кара. Әй, аяк астында буталып йөрмәле, дип, шундук кире куа.

– Әһ, алайса, колагын борам икән!

– Борма инде, аның колаклары болай да ишетми бит...

Теләкәй ике атнадан соң аягына басты. Җинан белән Гөлбикә күпме балавыз сыкмасын, аларның кулыннан талап диярлек, киез итекләрен дә, туны белән бүреген дә киде. Тышка чыгып, як-ягына күз атса, Күчем улы Акайны җитәкләгән килеш Шәбез елгасы буендагы үзәнлеккә таба төшеп бара. Теләкәй куып җиткәч, оялып та тормыйлар, Күчем үз кулындагы зур балтаны суза.

– Менә, инәкәйләр елга уртасында бәке чабарга җибәрде. Мал эчәгеләрен юарга елга суы кирәк, диләр.

Теләкәйне шул чагында корт чаккандай булды. Балтаны талап диярлек үз кулына тартып алды да яр астына сузылган әрәмәлекләргә таба атлап китте. Бер урында тукталып, кат-кат таптангач һәм тирә-юньгә карап алгач кына, балта сабын янә Күчем кулына төртте.

– Менә бу урында элек чишмә тибә иде, егет чакта казып, суларын байтак эчтем. Ә аннары дөнья мәшәкате басты, чишмә онытылды. Бер чишмә дә корырга тиеш түгел, ул тач кеше җаны кебек. Менә шушы урында казы, чишмәне ач, улым...

Бер карыш тирәнлектә туңып өлгергән җирне балта белән чапкалый башлагач, ташлар арасыннан нәни ерганак сыман гына типкән сулы урын күренде.

– Улым, көрәк белән ыргаклар да алып төш, – дип, Күчемне янә ихатага кайтарып җибәргәч, Теләкәй үзе дә тирләп-мышнап, ике көрәк тирәнлеге җирне әйләндереп атты.

– Әткәй, син интекмә инде, яралы җиреңә зыян тидерерсең, – дигән тавыш ишеткәннән соң гына, күндәм кыяфәттә, улына урын бирде.

Учакта мул сулы казан кайнап чыгарлык ара буе Күчем җык чиккәннән соң, чишмәгә җан керде. Аның як-ягына, яр эченә кертеп, ике-өч рәшәткә кактылар. Су ярсыбрак ага башлагач, аның юлына улак та ясадылар. Кыш көне кар күммәсен дип, ниндидер түбә әтмәлләп кую да кирәк иде, аңа ярарлык такта-тимерләрне һаман да шул Күчем алып төште. Инде чишмә агышында нәзек кенә челтерәү авазы да пәйда булгач, Теләкәй аның каршына тезләнде, ике учына җыеп, суын татыды. Шул ук дәү учлары белән яңа суны Акайга да сузды.

– Әйдә, син дә татып кара, олан. Күрше-күлән сораштырса, бу чишмәне «бабайныкы», диярсең. Инде егет булгач, «әткәй чишмәсе», дип атасаң да ярый. Аннары үз угылларың да үсеп җиткәч, алар аны синең хакка «Акай чишмәсе», дип олылар. Менә шулай, адәм җаны, халык хәтере кебек әлеге чишмәне дә буыннан-буынга, елдан-елга сүндерми саклау кирәк. Кемдер бик яратыр аны, кемнәрдер үз итмәс. Теләкәй белән Күчем чишмәләре һәркем өчен дә татлы була алмас. Татлы булуы да кирәк түгел, ул мәңгелек булсын!..

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев