Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

Берникадәр вакыттан соң ул үзен ниндидер гайрәтле кул сөйрәп баруын барыбер чамалады. Күз кабакларын ачарга, гайрәтле кул иясенә төбәлеп карарга теләде, көч тапмады. Аның чигәләре умарта оясыдай гөжли, баш түбәсен дә тәлгәш-тәлгәш булып тезелешкән кортлар талый сыман, яман сызлаулардан котылырлык түгел.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Унөченче бәйләм

1

Тыныч кына бер ай яшәргә дә ирек бирмәделәр. Өфе каласы учактагы казан урынына дөбердәп кайный иде, ахры, аннан байтак кына хәбәр бүлтәеп-тамып торды:

– Калмыклар качып киткәч, дуарәннәр язгы яланга чыккан колындай сикеренә. Шулар кул астындагы карат нөгәрләре Сөн елгасы буендагы Чакмак, Әмәкәй, Баек, Байсар авылларын талап узган. Кайсыннан – утыз, кайсыннан иллегә тикле атны талап алганнар, ди.

– Агыйдел ярында корылган станда стрелислар көн саен күнегү үткәрә, Казаннан килгән Ширәмәт-бояр тагын яңа мәсхәрә сәфәре әзерлидер инде...

Теләкәйгә китереп җиткерелгән соңгы хәбәрләрнең берсе аның бәгыренә, мөгаен, ук шикелле барып кадалгандыр.

– Кенәз Волконский үзенең стрелислары белән һөҗүм ясап, Көңгер кирмәненә бикләнгән Сәгыйт Җәгъфәр чирүен тар-мар иткән. Дүрт башкорт старшинасы шундук каратлар ягына чыгып, кенәзнең бишмәт чабуларын да үбә башлаган, ди. Мондый гамәлләрне баш воевода, кенәз Шереметев каршында да кылып, аннан гафу сорарга да онытмагыз дип, Волконский аларны Уфага юллаган...

– Ә Сәгыйт хәзрәт, Җәгъфәр хәзрәт үзе? – дип, тагын да түзә алмыйча, Теләкәй морза чапкынның йөгәненә ябышып сорау бирде.

– Әйе, әһ-һә, шамбы балыгыдай шома хәзрәт койрык тоттырды, ди! Ул үзенең капчык-сандыкларын инде кыш башында ук Тубыл ягына озаттырган иде. Каратлар кирмәнне һәр яктан бикләп куйгач, дүрт мөриде илә иң шәп атларда, яр аслары буйлап, янә Тубыл ягына чыгып ычкынды ул.

Нәтиҗәне күзаллаган икән, Теләкәй ярып салды:

– Мин тач шулай тәмамланыр, дип гөманлаган да идем...

Атна-ун көннән соң Бишбүкән-Андреевка ягыннан берьюлы өч-дүрт ир җыелып килде. Аңлашыла, бу төбәкләрнең дә итәгенә утлы күмер төшкән, хәзер бер иргә дә хатын түшәгендә генә яту булмас инде.

– Акинфа илә Урыс атлы ике дуарән Бөре юлы буйлап ике меңләп яугир алып килә. Җайдаклары биш йөз чамасыдыр, калганнары чаналарга төялгән, алар кәрван хәтле. Өфедәге озын колаклар хәбәр салуынча, каратларның бер кыйсеме Бөредә яңа кирмән күтәрергә дип тукталып калачак, икенче кыйсем Пәнҗәр илә Каенлы-Биризнәктәге чиркәүләргә нигез салачак, ди. Пәнҗәр тикле Пәнҗәргә төбәп чыккач, алар Бишбүкәнне дә урап үтә алмый. Анда яндырып юкка чыгарган чиркәү хакын, мөгаен, бездән түләтерләр. Шуны максат итсәләр, каратлар якындагы Ябалак, Кыргыз, Усаклы авылларын таламыйча калмас. Тагын йөзәрләгән атлар, сыер-сарык, хәтта өлгереп җиткән кызлар да таланачак. Халык түзәргә теләми, һәрбер авыл синнән ярдәм көтә...

«Ачы булса да аша, үз куагың җимеше, – дип, күңеленнән генә үзен сүкте морза. – Фетнәне син кузгаттың, ир вә егетләрне яуларга син иярттең, синең чакыру белән, аларның ничәмә-ничә йөзе син ятлаткан «хөррият» сүзләрен кабатлый-кабатлый, башын салып ауды. Учак өстенә казанны син элгәнсең икән, кайнап торган шулпасын йә суын да, әйдә, иң әүвәл үзең чөмер. Авызың пешәме-юкмы, кемнең ни эше бар?»
– Мин аңладым сезне, агай-эне. Иртәгә төш вакытында Бишбүкәндә булырмын...

Ялгыз калуга ук иң әүвәл ул Күчемгә дәште.

– Чаптарыңа атлан да Чулманның теге ягындагы Пәнҗәр авылына элдер. Юлда Барҗы, Ырыс салаларын узарсың, аннан берникадәр баргач, Салагыш, Тирсә, Уразай, Исәнбай авыллары тезелешеп тора. Һәрберсен дә кисәт. Өфе ягыннан каратларның зур чирүе килә. Барча авыллардан нөгәр тупласыннар. Мин дә юлга чыгам. Алла боерса, ике көннән соң Бишбүкән авылы тирәсендә бергә кушылырбыз.

Теләкәй яратып һәм зурлап, Күчемне күкрәгенә кысты, күзләренә төбәлеп карамады.

– Юлда уяу йөре, улым, тозаклардан саклан.

– Беренче тапкыр гына яуга чыкмыйбыз бит, мин чыныккан, әткәй, – дип, авызын ерып, елмайды да Күчем абзар ягына чыкты. 

2

Бишбүкәнгә алып килүче юлның ике ягында да – куе урман. Теләкәй туплап килгән егермегә якын авыл ирләре күбесенчә мул ылыслы нарат агачлары артына яшеренеп ята. Күпчелек ирләр кулында болан мөгезләренә кылдан үреп тарттырылган тәтәле зур җәяләр, садакларда ярты чакрым буе сызгырып оча торган сәрпи уклар. Биредә нөгәрнең бер өлеше генә, ирләрнең күпчелеге урман эчендәге тирән ерым, үзәнлекләр эченә яшеренгән.

Баш очында гына эре суер сызгыргандай зәһәр тавыш ишетелде дә, нәкъ татар ирләре тезелеп яткан нарат агачларының берсенә ук килеп кадалды.

– Каратлар якыная! Яуга әзер торыгыз! – дип, Теләкәй якын-тирәдәге ирләр төркемен өстәмә рәвештә кисәтеп тә алды. Бу кисәтү чылбыр буенча ерактагыларга да тапшырылды.

Ниһаять, атлар пошкырган, мыр-мыр сөйләнеп барган ирләр тавышы да яңгырады. Шикләнерлек түгел, алда шыгырдаган өч-дүрт чанада күзәтчеләр һәм авылларга керүгә үк буш йортлар вә солы, сугым малы эзли башлаячак иравыллар гына. Теләкәй ике кулын ике якка җәеп, «кымшанмаска» дигән әмер бирде – болар узсын, аларга ук әрәм.

Ат тугарып җигәрлек ара үткәч, юл өстендә торналар кебек тезелешеп килгән олау да пәйда булды. Солдатларның бер өлеше үрәчәләр өстенә сузылып яткан, болары йокымсырый. Кайбер чаналарда изүләрен ачып, дөньясына төкереп баручы калай әтәчләр дә очрый, мондыйлары кичә көмешкәне лыкынганчы чөмергәндер инде. Офицерлар алдагы олауларда ике-өчләп кенә, алары да якалары эченә чумып, йокымсырап бара.

Олаучылар кирәкме-кирәкмиме, ара-тирә дилбегәләрен селкеткәләп куя. Атлар риза түгел, пошкырып һәм башларын өскә чөеп алырга һич онытмый. Олауның кыл уртасы Теләкәй яшеренгән карт нарат белән тигезләшүгә үк, һавада көртлек гөлдердәгәндәй тавыш ишетелде дә чаналар өстенә ук болыты очты. Сәрпи уклар яман сызгырып, дәһшәт бөркеп оча, шуннан өркеп, атлар камытларын өзәрдәй, тәртәләрен сындырырдай булып, өскә сикерә башлады. Солдатларның бер өлеше үрәчәләрендә яткан көе мәңгелеккә тынды, кайберләре юл читенә ауды. Яралылардан чәчрәгән кан дилбегә-чаналар, өнсез калган солдатлар өстенә сибелде.
– Караклар, карак фетнәчеләр һөҗүме бу!

– Чана үрәчәләре астына кереп яшеренегез!

– Беттек, туганнар, беттек! Ошбу кыргыйларны электән үк жәлләп тормый кырып бетерәсе калган!

Олаулар өстенә яңа ук яңгыры очты, янә дистәләгән стрелец көрт эченә чумды. Чаналардан сикереп төшкән солдатлар кая качарга белми, әрлебирле йөгерә, һәр тарафта тәшвиш вә кычкырыш. Шулай да, офицерлар салкын канлы икән, яннары белән бастырып куйган чаналар уртасыннан аларның көр тавышлы әмере яңгырады.

– Бөтенегез дә көрт эченә сузылып ятыгыз! Фузейларны яуга! Караклар нарат агачлары артына яшеренгән, шулар арасына төбәп ут ачыгыз!

Мылтыклардан бердәм ут бөркелде, ату тавышыннан ылысларга сарган кар коелды. Татар яугирләре дә тик ятмый бит, солдатларны чүпли-чүпли, олаулар өстенә һаман уклар оча.

Теләкәй бөтенләй дә искәреп өлгермәгән, менә бу, каршыларындагы олау артыннан ярты чакрым ара калдырып, икенче олау да сөйрәлеп бара икән. Алда купкан мәхшәрне тоюга ук, икенче олау ирләре дә атларны кызулатты. Мондагы солдатлар мылтыкларын инде кулга тотып килә, беренче чана туктап калгач, юлның ике ягына да сузылып яттылар. Алар хәвефнең наратлар артыннан бөркелүен дә ачыклап өлгергән, татар яугирләрен дә, бал кортыдай безелдәп, дистәләгән ядрә чагып чыкты. Бөтен тирә-якта ыңгырашу, сүгенү һәм тәшвиш.

– Бу икенче олауны ничек сизмәгәнбез? Сакка җибәрелгән ирләр ни караган?

– Болар тупларын да көйләсә, тетеп сала безне!..

Чыннан да, икенче олаудагы офицерлар аңлап алды бугай, тар чаналарга бәйләп куелган олауларны борып куйдылар да, үз эшләрен яттан белгән тупчылар дарысын һәм ядрәләрен табып, тиз арада көпшәләр өстенә ут элдерделәр. Аннары ярты урман өстендәге кар тәлгәшләрен коеп, дию үкергәндәй зәһәр тавыш яңгырап ишетелде. Кайсыдыр ядрәләр нарат ботакларын умырып узды, әмма байтагы көрткә сеңгән фетнәчеләрне дә әйләндереп атты.

– Кәмингә, кәмингә18 калдырылган яугирләрне чакырырга кирәк! Барысы да ут капкандай монда килеп җитсен! – дип, Теләкәй морза тезләренә күтәрелеп, арттагы ирләргә әмер ташлап өлгерде, ләкин икенче мизгелдә үк аның баш түбәсенә кемдер күсәк белән орды...

Берникадәр вакыттан соң ул үзен ниндидер гайрәтле кул сөйрәп баруын барыбер чамалады. Күз кабакларын ачарга, гайрәтле кул иясенә төбәлеп карарга теләде, көч тапмады. Аның чигәләре умарта оясыдай гөжли, баш түбәсен дә тәлгәш-тәлгәш булып тезелешкән кортлар талый сыман, яман сызлаулардан котылырлык түгел. Кайбер мизгелләрдә генә умарта кортлары тынып калгандай була, шул вакытта керфекләрен ачкан кебек тә, ләкин күз алдында куе-кара томан. Ул зиһененең кайсы төше беләндер үзен кемдер мышный-мышный көрт өстеннән сөйрәвен дә аңлый, кайбер чакта зур гәүдәле ирнең шәүләсе дә чагылгалап куя. Әмма кем ул, Теләкәй аны кай тарафта күрде? – Шуны аңлый алмый...

18 Кәмин – засада. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash
 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев