Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Король Һенрих Өченче

Толедо шәһәре.
Чыннан да, Койрыклы йолдыз узып киткән елда Кастилия короле
сараенда бер зәгыйфь бала дөньяга килгән иде. Әтисе – король Хуан да, әнисе – королева да шул төнне вафат булды. «Чирләшкә Король» кушаматы алган Һенрих сабый чактан ук сырхау булса да, зиһенле, үҗәт иде. Чире аркасында аның дуслары да күп түгел. Сеньорлар үз балаларын Һенрих белән уйнатмаска тырыштылар. Бичара сабый янында иң якын дусларын санарга бер кул бармаклары да артып калыр иде. Чиркәү каршындагы мәктәптә укып, аннан пажлар мәктәбенә бирелгән берничә ятим баладан башка аның янында дуслары күренми. Ләкин үҗәт Һенрих үзенең король углы – инфант5, ягъни принц икәнен бер генә мизгелгә дә онытмады. Пажлар мәктәбендә укыганда да, университетта да тарихны, фәлсәфәне, патшалар турындагы китапларны
ул су кебек эчә иде. Аның тырышлыклары бушка китмәде, ниһаять, тәхеткә утыра алырлык шәхес икәнен исбат итте һәм король булды.
Кастилиянең башкаласы Толедо шәһәре гаять матур иде. Король
сарае башкаланың горурлыгы, мактанычы. Корольнең тәхетханәсе гүзәл, ялтыравыклы. Корольнең тәхете аннан да затлырак.
Тәхетханәдә король Һенрих белән канцлер Салазар – икәү дәүләт белән хөкүмәтнең авыр чишелә торган мәсьәләләре турында гәп кора иде. Шулай тыныч кына сөйләшеп утырганда король Һенрих ютәлли башлады, аның ютәле көчәя барып, тын ала алмыйча буылуга җитте. Корольнең күзләре акайды, тыны капланды. Бетте король, тынды, үлде дигәндә генә, канцлер Салазар аңа дару каптырды, кадехкә6 салынган суны эчерде. Король Һенрих
калтырый-калтырый су эчте. Аннан тирән сулыш алды.Король Һенрих озак кына тын утырды, башындагы таҗын, карышкысын
ачу белән идәнгә атып бәрде.
– Король имеш! – диде ул ачыну, кемгәдер рәнҗеш, үпкә белән. –
Инаугурация7 уздырдылар, янәсе, Хуан углы Һенрих Өченчене кануни король итеп, тәхеткә күтәрделәр... Мин нинди король, дустым Салазар, нинди король инде, йә? Минем турыда халык арасында, бигрәк тә сеньорлар, монахлар арасында ни сөйлиләр? Салазар таҗны алып, тузаннарын өрештергәләп, тәхет янындагы калкулыкка куйды, еракка тәгәрәгән карышкыны сак кына алып, корольнең уң тарафына сөяде. «Чирләшкә король» минем исемем! Чирләшкә король озак тормас, аның урынына башка
инфантны, ягъни варисны әзерләргә кирәк. Чирләшкә өйләнергә охшамаган, анда хатын-кызлар кайгысы юк, ул маврлар, басклар, яһүдләр белән күбрәк аралаша, дип сөйли, ди халык... Беләсеңме, Салазар? Мөселманнар, яһүдләр белән аралашканга, мине «еретик» дип атыйлар кайбер монахлар. Мин еретик түгел, мин чын христиан, ләкин башка диндәгеләр белән кешеләрчә мөнәсәбәттә булырга кирәк, дип уйлыйм. Арагон, Португалия,
Кастилия, Леон, Валенсия, Кордова, хәтта Гранада – бөтенесе бер булып, бөек Испанияне тәшкил итәргә тиеш. Безнең корольләр үзара сугышып, бер-берсен талап ята... Мөселман маврлар җиде йөз ел безнең өстә тора. Ә инквизиция христианнарны кыра, яһүдләрне талый, маврларны үтерә. Яһүдләрне, маврларны, баскларны күпләп кырып, католик динен ныгытып булмый, дустым Салазар. Халыкта нәфрәт уятып кына була. Маврлар,
яһүдләр тагын да ныграк үрчи, тагын азау яра. Испания булсын, дисәк, сеньорларның казнасы түгел, король казнасы бай булырга тиеш. Ә минем казнам буш. Сеньорлар бай, алар – король, мин король түгел. Узган атнаны кыяфәтемне үзгәртеп, шәһәрдә йөрдем. Һәр магнатның сараенда сыяфат мәҗлесе. Кардинал Бардини сараендагысы иң бае, корольләр көнләшерлек мул табын. Мәҗлесләрдә шау-шу, акырыш-эчеш, кочыш, шулар арасында
бер генә сүз сөйләшүгә сәбәп: король чирләшкә, король малай гына әле, башка король кирәк! Корольнең казнасы буш дип, яшермичә кычкыралар. Нишлим, Салазар? Алар мине мыскыл итә!
Салазар әйтте:
– Атагыз король Хуан епископларга, инквизиторларга азынырга юл куймады, ул яһүдләрне талауга, аларны күпләп үтерүгә дә каршы чыкты, әмма ул мәрхүм булгач, магнатлар да, епископлар да ныграк азды.
– Иң яманы шул, Салазар, аларның барысы да католик дине исеменнән гамәл кыла. Католиклар исеменнән католик динен җимерергә алынган җинаятьчеләр алар, дустым. Бөек инквизитор Бонифаций IX шул җинаятьләрне хуплый кебек. Аның урынында ниндидер тиле, комсыз, рәхимсез кеше утыра. Аңа маврның мөселман булуы нәфрәт чыганагы түгел, бай маврның малы кирәк. Яһүдләрнең башка дин тотуы фәлән дә тормый, аңа яһүдләрнең байлыгы кирәк.
Салазар як-ягына каранып алды да әйтте:
– Имештер, бу Бөек инквизитор чын түгел, элеккегесенең игезәге икән. Чын түрәне үтергәннәрме, каядыр ябып куйганнармы, дип сөйли халык, – диде.– Имешләр күп, дустым Салазар. Атам Хуанны да мин туган көнне агулаганнар, дип сөйли халык. Мин Койрыклы йолдыз узып киткәндә туганмын. Шул төнне үк анам да кинәт өзлегеп үлә. Яхшылап карамаганнар:
сабый чагымнан ук мин үпкә чирле булганмын. Сәер хәлләр сарайда, Салазар. Имешләрнең кайсысы дөрес, кайсысы уйдырма – шуны гына белеп булмый.
– Сеньорлар арасында һәр көн сугыш-суеш, – диде Салазар.
– Шулай, – диде король. – Христиан христианны суя.
– Граф Ниебла белән сеньор Понсе арасындагы сугышта өч йөз илле кеше һәлак булды. Граф Кабра белән граф Альфонсо үзара сугышканда, өч мең кеше үтерелгән. Толедода яһүдләр мәхәлләсендә яһүдләрне талап, өч меңен кылычтан уздырганнар. Ересьта гаепләп, ике мең дүрт йөз кеше яндырылган.
– Иисусе Христосе! Кырылып бетә бит халык. Бу нинди афәт? Бу нинди гаделсезлек!
– Инквизиция тагын мең ярым кешегә аутодафе әзерли.
– Кая бара дөнья?
– Шулар өстенә, королем, Франция ягыннан басып кергән юлбасарлар илне талый. Гасконлылар, германнар, инглизләрдән торган әтрәк-әләм, өер булып оешалар да, урман юлларында, тау тарлавыкларында гына түгел, хәтта шәһәрләрне, кальгаларны да талый, яндыра, кешеләрне кыра башлады. Аларның башында француз рыцаре Бертран Дюгеклен, инглиз башкисәре Ричард Ланкастерский тора. Йөз мең флорин бәясенә француз
короле Тилемсә Карл Кастилиягә өстергән.
– Йа Аллам, йа Иисусе Христосе, ни өчен барысы да Кастилиягә
ябырыла? Ни өчен мин король булып утыргач кына, бу афәтләр килә. Ул йөз мең флоринны алып калыр өчен юлбасарлар бездән миллион алтын флорин таларга тиеш булып чыга бит! Йа-а, дөнья-а, үләм мин бу тәхеттә.
Җенләнә, тәхеттән төшеп, тәхетне типкәли, өс киемнәрен салып ыргыта.
– Нигә мин инфат булып тудым икән, нигә миңа атам мирас итеп, шушы тәхетне калдырды икән! Суялар, кыралар, кая качыйм? Кемнән ярдәм сорыйм? Бүген, менә хәзер сеньорларның арманданосы8 булырга тора. Мин бу җыелышка әзер түгел, мин ни әйтим аларга? Аларның тәкъдимнәренә ничек каршы чыгыйм? Алар минем тарафыма борылып та карамаячак.
Әйтерсең лә, тәхеттә король түгел, бер уенчык малай утыра.
Салазар чыгу юлына юнәлде.
– Король хәзрәтләре!
– Кем бар анда, магнатлар җыелышы башланырга тора, соңыннан сөйләшербез.
– Король хәзрәтләре, ерак-ерактан илчеләр килгән. Алар Бөек Тартария иленең падишасы әмир Тамерланнан! Илчеләрне король гадәттә өч көннән соң кабул итә торган иде.
– Нигә кирәк ул купшы церемонияләр, дустым? Вакыт уза. Хәзер үк керсеннәр.
Салазар корольгә киенергә, өстен-башын рәтләргә булыша башлады.
Король тәвәккәлләп таҗны башына киде, кулына карышкысын тотты. Бөек Татар иленең падишасы әмир Тамерланнан илчеләр, дидеме? Кайда соң ул Бөек Татар иле?
– Маҗарстаннан ары, славяннардан да ары, кар илләреннән ары,
Чипанго диңгезе буендагы ил, королем. Чыңгыз, Батый илләре ул, королем. Дөньяның аргы читендәге ил ул Татар иле.
– Бөек Тартария хакиме Тамерланның миндә ни йомышы булыр икән? Алар нинди телдә аңлаша соң? Чакырыгыз телләр белүчене!
– Королем, алар гарәпчә, татарча, фарсыча аңлаша. Бөек Мәвәрәэннәһер, Сәмәрканд, Хорезм һәм Татар илләренең хакиме әмир Тамерланның бөек илчесе Исрафил хәзрәтләре!
Тантаналы рәвештә илчеләр керә. Мөселман илчеләре киемендә
Карадәрвиш, Олонсо, бер-ике хезмәтче күренә.
– Илчеләр, сез Кастилия короле Һенрих Өченче хозурында! – диде
Салазар.
Король Һенрих әйтте:
– Хуш килдегез, илчеләр! – диде. – Бу кыргый татарлар испанча аңламый булса кирәк! Шулай да «кыргый татарлар», «вәхши татарлар» дип мәгълүм бу халыкны кысык күзле, сирәк сакаллы, кәкре аяклы, дип әйтәләр иде.
Болар кешегә охшаган лабаса.
Карадәрвиш король алдында тез йөгенде дә әйтте:
– Татарлар арасында сез әйткән кебекләр дә бар, җәнабегали, гомумән алганда, татарлар бик мәһабәт халык. Испаннардан ким түгел.
– Иисусе Христосе, сез безнең телне каян шулай яхшы өйрәндегез? – диде Салазар.
– Минем уң кулым – Мостафа Гранадада туган, ул испанчаны,
французчаны, итальянчаны, гарәпчәне, татарчаны, фарсычаны бик яхшы белә, королем. Җиде икълимнең бишесен яулаган бөек җиңүче әмир Тимер хәзрәтләре сезгә менә шушы хатны, килешү язуын һәм һәдияләрен озатып калды.
Хезмәтчеләр берничә сандыкны тәхет янына куеп, артка чикте. Әмир Тимер җәнаплары Кастилия белән сәүдә итмәк тели, сездән нинди маллар безгә, бездән нинди маллар сезгә китерергә мөмкинлеге турында кызыксына?
– Бу гаҗәеп бер матур гамәл, бөек илче Исрафил хәзрәтләре. Сөйләгез, илчеләр, кем ул әмир Тимер, аның гаскәре күпме, теләге нинди? Ихтимал, сәүдә, алыш-биреш теләгеннән тыш, безгә карата башка бер ихтыяры бардыр.
– Бөек король! – диде Карадәрвиш. – Бөек әмир Тимер сезләргә тагын бер һәдия юллады. Ул өйләнмәгән яшь король икәнегезне ишетеп, сезгә үзенең иң гүзәл җарияләренең берсен күндерде.
Гайшә бикәне алып керделәр. Бикә шәрыкча бай киенгән. Ул тез йөгенгән килеш кала бирде.
– Кабул кылып алыгыз, король җәнаплары! – диде Карадәрвиш.
Король Һенрих әйтте:
– Иисусе Христосе! – Ул ютәлли башлады, ютәле тынычлангач, Гайшәне әйләнеп чыкты. Глориан дей!9 Талифа куми!10 Тәрҗемәче аңлатты:
– Король җәнаплары: гаҗәеп гүзәл чәчәк! Гүзәлкәй, аягүрә басыгыз! – диде.
Король Һенрих соклануын яшерми иде инде.
– Калык! Аягыңа бас, ди, кызым... – диде Карадәрвиш.
– Талифа куми! – Гайшә бикә аягүрә басты.
– Бөек король! – диде Карадәрвиш. – Хозурыгызда Алтын Урданың бер олуг вилаятендәге Габдулла ханның кызы Гайшә бикә бу. Затлы нәсел, затлы кан. Атасы, кардәшләре яуда һәлак булгач, аны әмир Тимер үз хозурына алдырган иде. Бөек әмиребезнең изге теләге: сезнең илә дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәү, бәс, шуңа күрә атаклы яугир Тамерлан үзенең иң кыйммәтле «асылташ»ын сезгә юллады.
– Искиткеч асылташ, Салазар. Бөек илче Исрафил җәнаплары,
шундый гүзәллекне исән-сау алып килеп җиткергәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәтләрем. Ләкин безнең католик дине йолалары аны миңа хатын итеп алырга рөхсәт итми.
Карадәрвиш әйтте:
– Җариягез, хезмәтчегез, ястыкчыгыз итеп алыгыз, королем.
– Хуш! – диде король. – Без бу турыда уйлашырбыз әле. Кунакбикәне урнаштырыгыз! – Сарай хатын-кызлары Гайшәне алып китте. Инде тел төбеңдә, астарлы сүзеңнең астында ни ятканын безгә бәян ит, илчем!
– Мин ялгышмаганмын, Аллага шөкер! – диде Карадәрвиш. – Мин
ялгышмаганмын. Кастилия короле зиһенле зат икән!
– Мин дә ялгышмадым шикелле. Синең сүзең әле төкәнмәгән...
– Дөрес, король, минем сүзем әле төкәнмәде. Бүгенге көнең синең
тууыңа караганда да хәтәррәк. Чөнки Кастилия короленең казнасы буш. Казна хәзинәсен юлбасарлар гына талап бетерә алмый, епископлар, хәерче монахлар, Бөек инквизитор гына ашап бетерә алмый. Казнаны үзеңнекеләр талый. Алар талаган хәзинә һәр илнең короле, падишасы, әмиренең байлыгыннан да артык.
Король бу сүзләрдән өнсез калды:
– Иисусе Христосе! Син боларны каян беләсең, Тамерлан әмирнең илчесе? Син күрәзәчеме? Әллә сихерчеме?
– Мин сихерче түгел, король Һенрих. Синең бу канцлерың ышанычлы кешеме?
– Корольлегемдә шул минем бердәнбер таянычым – Салазар!
– Салазар? – дип гаҗәпсенде Карадәрвиш.
– Әйе, шулай! Дустым Салазар! Без аның белән пажлар мәктәбендә бергә укыдык.
Дәрвиш Салазарга сокланып карап торды да:
– Салазар! – диде. – Сөбханалла! Салазар, синең сул беләгеңдә көрән миңең бар! Дөресме?
Салазар аптырады, ул җиңен сызганды. Җиң астыннан кызгылт көрән миң күренде.
– Дөрес!.. Ә сез аны каян белдегез?
Олонсо сүзгә катнашты:
– Тамерланның илчесе күрәзәче бит! – диде юлчы.

Дәрвиш әйтте:
– Король җәнаплары, синең яхшы дустың бар, шөкер! – Илче як-ягына каранып алды. – Безне тыңлап тормыйлармы? – Салазар белән Олонсо ишекләрне тикшереп килде. – Сарайда диварларның да колаклары бар, королем. – Корольне бер кырга алып, яшертен, ярымпышылдап әйтте.
– Бөек инквизитор Бонифаций урынында юлбасар Педро Бургос утыра! – диде.
– Иисусе Христосе! – диде король.
– Тсс! Чын Бонифацийны яшертен генә куып, аңа тач охшаш каракны, башкисәрне утырттылар.
– Баш китәрлек сүзләр сөйлисең син, илче. Әгәр боларны башкаларга сөйләсәң, инквизиторлар яндырып үтерәчәк. Син боларны каян беләсең?
– Чөнки мин үзем чын Бонифаций!
Һенрих тагын ютәлли башлады, Дәрвиш аңа дару каптырды, король тиз тынычланды.
– Бу нинди дару? – диде король.
– Тибет тауларыннан җыелган үлән – жәншән тамырының тузаны. Мә, ютәл кытыклый башлагач, шушыны иснә. – Илче корольгә дару бирде.
Һенрих әйтте:
– Акыл җитмәслек сүз сөйлисең син, илче! Мин синнән курка башладым. Син гади кеше генә түгел, син сихерче яки тылсымчы.
– Теләсәң ничек уйла, ләкин сине коткарырга кирәк, сине генә түгел, корольлекне коткарырга кирәк, корольлекне генә түгел, католик динен, Кастилияне коткарырга кирәк. Кастилияне маврларга, яһүдләргә, гарәпләргә, төрекләргә хач сәфәрләре оештырып кына коткарып булмый, яу артыннан яу чаптылар христианнар Ислам илләренә. Мөселманнар, яһүдләр
үрчи барды, байый барды, куәтләнә барды. Яңа ысуллар кирәк, король.
– Кем син?
– Мин хаиннар тарафыннан сарайдан куылган чын Бөек инквизитор Бонифаций. Мин сине коткарырга килдем. Мин ватанны коткарырга килдем. Ал мине үз яныңа.
– Син мөселман илчесе, син Ислам динендәге кеше, мин сине сараема алсам, кардинал Бардини икебезне дә учакка ташлатачак.
Илче шәрык киемнәрен салып, испанча кием белән калды. Мостафа да шулай ук кием алмаштырды. Алар икесе дә почмакка карап чукына башлады.
– Без икебез дә чын христиан. Минем исемем Бонифаций, сарайда мине Пилигрим дип атарсыз, Мостафаның христиан исеме дон Олонсо Поэс булыр.
– Могҗиза бу, Салазар! – диде король.
Салазар куанычын яшерә алмыйча әйтте:
– Бу могҗиза безнең файдага, королем, – диде.
Король җәнаплары әйтте:
– Салазар, син сул ягымда, Пилигрим, син минем уң кулымда торырсың. Патшалыгымда эт – баш, сыер – аяк, тәртип юк.
Карадәрвиш әйтте:
– Королем, зинһар, сак бул! Магнатлар синнән куәтле. Аларда гаскәр һәм байлык. Иң башта казнадан талап алынган байлыкны кайтарырга кирәк. Ышанычлы сакчыларыңны һәм җәлладларыңны чакыр, аларны пәрдә артына постырып куй. Аннан соң магнатларны, кардиналны чакырырсың. Үгезне мөгезеннән алыр вакыттыр! Кинәт һөҗүм ит! Каушап калсыннар!
– Бар, дустым Салазар, – диде король. – Минекеләрне һәм җәлладларны чакыр, иң башта епископ-инквизитор Бардинины, аннан соң магнатлар керсен. Кардиналларның җыенын башлыйбыз!
Салазар чыгып китте.
Казнасы буш фәкыйрь Кастилиянең Чирләшкә короле Һенрих IIIнең
югалтыр нәрсәсе юк. Аның ата-анасы вафат, сәламәтлеге юк, ул озын гомерле булмас, хатыны, балалары юк, король мотлак ирекле, мотлак азат.
– Ул ютәлләп алды. Дару капты, бераз тынычланды. – Тәвәккәл таш ярган, ди. Мин дә тәвәккәлләдем! Иисусе Христосе, ярдәмеңнән ташлама! Амин!
Тәхетханәгә Кардинал Бардини, аның артыннан магнатлар керде.
Болар үзләрен корольдән өстен тота иде, һәрберсенең берничә кальгасы, гаскәре бар. Чынлыкта алар корольгә буйсынмый. Кардинал Бардини тәкәллефсез генә узып, король янына килеп утырды. Магнатлар да корольдән арттырыбрак киенгән. Үзләре теләгән урыннарга урнаштылар.
Бардини король янында басып торучы Карадәрвиш белән Олонсоны күреп алды һәм әйтте.
– Иисусе! Король җәнаплары! Сараеңда яңа магнатлар барлыкка
килдеме?
Король әйтте:
– Минем икенче канцлерым Пилигрим һәм аның хезмәтчесе Олонсо...
Бу – кардинал-инквизитор Бардини хәзрәтләре. Ул минем мәгънәви атам, гөнаһлыларның гөнаһларын ярлыкаучы. Гөнаһлар ул ярлыкап кына бетәрлек булмаса, аларны учакта яндыру – аның изге вазифасы.
Бардини әйтте:
– Бу йөзләр бер дә таныш түгел кебек, – диде.
– Алар бик ерактан, кардиналым, Константинополь шәһәреннән.
Хәзерендә Пилигрим вакытлыча минем киңәшчем, ягъни икенче канцлерым вазифаларын үтәячәк!
– Бөек Кардиналның рөхсәте, һич югында кардиналыңның фатихасы кирәк булмадымыни, король җәнаплары?
– Сеньор кардинал, бюрократия уйнамыйк инде! – диде король.
– Ичмасам киңәшкән булырга кирәк иде.
– Киңәшкән булам бит инде. Менә бу минем икенче киңәшчем Пилигрим, аны сараема хезмәткә алырга сез каршы түгелдер бит? Сеньорлар- магнатлар, сараема яңа хезмәткәр алуыма сез дә ризадыр бит? Дәшмәү – ул ризалык галәмәте! Языгыз! Бу кәгазьгә корольнең мөһере, имзасы сугылып, яңа канцлер Пилигрим вазифаларын башкарырга тотынсын!..
Дәрвиш корольгә якын тора һәм ара-тирә иелеп, киңәшләр бирә иде.
– Хәзер король сараендагы киңәш җыелышын башларга тиеш идек. Ләкин җыелыш башлана алмый! Халык шаулашырга тотынды. «Ни өчен, ничек?» кебек сүзләр ишетелеп куйды.
– Барыгыз да тәхетханәдән чыгыгыз! Сарайдагы олы җыелышка,
элеккеге корольләр янына, тәхет залына, король Педро IV, король Энрико II, король Хуан янына ничек керә идегез? Минем яныма да, ягъни королегез янына да шулай керегез! Йола шулай куша!
Салазар боерды:
– Басыгыз! Барыгыз да!
Иң беренче магнат Рамиро ризасызлык белдерде:
– Бу нәрсә була инде? – дип, иңен җыерды.
Икенче магнат Кассио да Рамирога кушылды:
– Бала-чага уены уйныйбызмы?
Өченче магнат кызып китте:
– Чишеләсе бер кочак мәсьәлә бар, без монда уен уйнап маташабыз.
Салазар аның сүзен кисте:
– Корольгә ике тапкыр кабатлатмагыз, зинһар! Тиз булыгыз, тәхетханәне бушатыгыз!
Магнатлар теләр-теләмәс кенә чыга башлады. Кардинал утырып калды.
Король Һенрих әйтте:
– Кардинал-инквизитор Бардини җәнаплары, бу боерык сезгә дә кагыла, – диде.
– Кардинал, рәхим итегез! – диде канцлер Салазар.
Бардини нидер әйтмәкче булып, корольгә эндәште:
– Һенрико!
– Король ике тапкыр кабатламый! Чыгыгыз! – дип, катгыян боерды
Салазар.
Бардини чыгып китте. Карадәрвиш, Олонсо, Салазар шатланып, бер- берсенә баш бармакларын күрсәттеләр. Һенрих аягүрә басты. Музыка уйный башлады.
Салазар ишек тарафына карап:
– Кардинал Бардини җәнаплары, сеньорлар! Король сезне кабул итәргә әзер! – дип кычкырды.
Бардини, магнатлар төзәтенә-төзәтенә керә башлады. Барысы да аягүрә басып тора. Һенрих утырган. Шуннан соң гына Бардини һәм башкалар утыра башлады.
Король Һенрих сүз алды:
– Кардиналлар җыены башланганчы, мин Бардини җәнапларына бер сорау бирермен... Әйтегез әле, хөрмәтле кардинал, Кастилиядә ничә король бар?
Бардини әйтте:
– Кастилиядә бер король!
– Кем инде ул король?
– Сез, Һенрико III җәнаплары!
– Ялган! Дөрес түгел җәнаби-кардинал! – диде Бардини.
– Мин башка корольне белмим. Ә-ә, сез ничә кеше тарихта Кастилия короле булып торды, дип сорыйсызмы? Фернан Гонсалес, Гарсия Фернандес, Санчо Фернандо...
– Юк! Мин бүгенгесен сорыйм. Бүген Кастилиядә ничә король бар?
Сеньор Альфонсо Фредрико, сез җавап бирегез.
Альфонсо да бер генә король барын раслады.
– Сеньор Луис, сез ни әйтерсез? 

Луис ни әйтергә белмичә, ык-мык итте, җавап бирергә базмады:
– Мин... ни... король... – диде дә туктады.
Һенрико:
– Мин киемемне алыштырып, шәһәр буйлап йөрдем, сезнең
кальгаларыгызны барлап чыктым. Халык арасында йөрдем. Сеньорларның бәйрәмнәрендә катнаштым. Хезмәтче кыяфәтендә кардинал-инквизитор Бардини сараена да үтеп кердем. Гәрчә, ул туйларга чакырылмаган идем.
Чирләшкә корольне кем туйга чакырсын, авыру корольне кем кальгага, сараена кунакка алдырсын! Бай яшисез, сеньорлар, бай яшисез. Минем сеньорларым муллыкта көн итә, дип куандым. Ә шәһәрләр арасында йөргәндә, соңгы яңгырлыгымны сатып, тамак ялгадым. Кем король бу илдә? Ялган сөйлисез, галиҗәнаплар, Кастилиядә король берәү генә түгел, Кастилиядә кимендә утыз король бар. Мине санасаң, утыз бер король, ләкин мине корольгә санаучы юк. Сеньорлар арасында исемем чирләшкә Һенрих,
монахлар арасында үземне күптәннән табутта күрәләр. Алар мине тере мәет Һенрих дип атый. Сарайлары берничә булган сеньорлар кызларын чирләшкә корольгә түгел, бай юлбасарларга димли. Кастилия короле Хуан углы Һенрих юлбасар дәрәҗәсендә дә түгелмени? Мине кардинал әллә кайчан инде чиркәүгә алып кереп, дога укып, яхшылап җирләде. Җирләмәгән булса, тере король алдында сез шундый әдәпсезлекләр кылмаган булыр
идегез. Корольнең хәзинә казнасы буш, минем майордомым, ягъни акча эшләрем өчен җавап бирүче хисапчым эшсез утыра. Санарга акча юк казнада. Пешәргә ит юк казанда! Королегезнең теш казнасына кыстырырга ипие, эчәргә шәрабы юк. Чөнки Кастилиядә утыз король тыгына, ашый, чөмерә, кикерә. Алар яһүдләрне талый, маврларны сыга, еретиклардан акча каера. Бүгеннән Кастилиядә бер генә король – Һенрих III кенә булачак.
Ризасызлык, шау-шу купты.
– Салазар! – дип кычкырды король.
Салазар үз чиратында:
– Каравыл! – дип боерды.
Як-яклардан, уртадан баштан-аяк коралланган сакчылар кереп,
шпагаларын ялангач тотып, магнатларны урап алды. Уртада кып-кызыл киемле өч палач калкып чыкты.
Король әйтте:
– Менә исемлек. Һәр сеньор казнадан алган акчаны кайтарырга,
һәр сеньор үз биләмәләреннән король карамагына ун-унбиш мең атлы, кораллы сугышчы бирергә тиеш.

Сеньорлар арасында шау-шу башланды.
Урыныннан кузгалган һәр каракны шпага тишеп узачак. Бу – бер. Сабый чагымда, мин авырып ятканда, казнадан урлаган акчаларны кем кайтармый, аның урыны җәһәннәмдә булачак! Аңлашылдымы? Имза куймаганнарның һәрберсен аерым бүлмәгә, каты сак астына, зинданга урнаштырыгыз.
Магнатның ышанычлы кешесе сарай казнасына тиешле акча китереп биргәч яки имза салгач кына, сеньорны азат итегез! Миңа үпкә сакларга уйламагыз. Үч алу юлына да басмагыз! Югалтасы нәрсәм юк. Әмма мин әҗәлемә чаклы илдә тәртип урнаштырырга тиешмен! Тиешмен! Бетте!
Салазар, укы!
Салазар исемлекне укый башлады.– Мин – Севилья кальгасының сеньоры Ордонио Рамиро король казнасыннан бурычка алып торган илле мең алтын мараведины шартнамәгә кул куйган көннән алып, бер атна эчендә кайтарып бирергә ышандырып, имзамны куям... Имза, елы, ае, көне... Рамиро кәгазьгә имза салды да кире
үз урынына утырды. Салазар дәвам итте:
– Мин – Леон замогының сеньоры Гарсия Бермудо...
Гарсия да кул куйды. Имза салу сөреше арткы рәткә күчте. Король
Һенрих белән Бардини алга чыкты.
Бардини ризасыз иде, ул әйтте:
– Сез, король җәнаплары, кардиналга да имза салдырмыйсыздыр бит?
– Мин сездән икеләтә алган булыр идем, кардинал җәнаплары, сез – хәйләкәр инквизитор, сез шартнамә язмыйча гына казнаны талагансыз.
– Инквизиторлар белән бил алышырга азапланганнарның үз билләре сынды, король! – диде Бардини.
– Бу корольгә янаумы, кардинал-инквизитор?
– Ничек аңларга телисез, шулай аңлагыз.
– Король Хуанны да без агуладык, дип әйтергә теләмисездер бит,
кардинал?
Бардини шартлый язды:
– Король җәнаплары, сез артыгын кылана башладыгыз түгелме?
– Бусын да янау дип аңларга кирәкме, кардинал?
– Инквизиция барысын да күрә, барысын да белә, король җәнаплары.
– Инквизиция барысын да белә, барысын да күрә. Илне юлбасарлар талый, кая карый инквизиция? Җавап бирегез, кардинал-инквизитор! Чит ил башкисәрләренең ватаныбызда кылган кабахәтлекләре турында инквизиция белмимени? Әллә күрмәмешкә салышамы?.. – Тынлык хөкем сөрде. – Сез, кардинал-инквизитор, атам үләсе көнне аның сараенда
булгансыз, шулаймы?
Бардини сагаеп калды:
– Моның белән ни әйтмәкче буласыз?
– Сез, кардинал-инквизитор, король Хуан үләсе көнне аның сараенда булдыгызмы?
– Булдым! Мин аутодафе эшләре белән килгән идем. Шуннан ни?
– Болай гына! Шунда булганыгызны гына беләсем килгән иде.
Салазар әйтте:
– Король җәнаплары! Барысы да имза салды. Ике сеньор гына риза булмады.
– Кемнәр? – диде король.
– Сеньор Опелио белән сеньор Диего Лопес.
– Зинданга! – дип боерды король.– Инквизициянең еретикларны җәзалый торган бүлмәсе аша алып барыгыз да аерым камераларга ябыгыз.
Опелио әйтте:
– Минем казнага бурычым юк!
Диего сүз алды:
– Король җәнаплары, минем йортым, авылым янды, хәзер генә кайтарып бирерлек малым да юк.
Король әйтте: – Гранадага якын җәйләүләрдән маврларның елкы, куй көтүләрен ничә тапкыр куып алып кайттың? Син инде янган йортыңны тагын да яхшырак итеп төзеп кердең. Алыгыз!
Опелио белән Диегоны алып чыгып киттеләр. Магнатлар үз урыннарына утырды. Кардинал белән король дә урыннарына кайтты. Тәхетханәдә авыр тынлык урнашты.
– Алга таба көн тәртибе нинди? – дип сорады король.
Салазар әйтте:
– Король Һенрих III сараендагы тәхетханәдәге утырышның көн тәртибе, кардинал-инквизитор һәм магнат-сеньорларның теләге: Франциядән бәреп кергән юлбасарлар илебезне, замокларны, калаларны, көтүлекләрне, кешеләрне талый, хатыннарны көчлиләр, кызларны урлап алып китеп, таулар арасына качалар. Бу афәттән котылу чаралары, тәкъдимнәр!
– Нишлибез, сеньорлар? Илебезне талап-корытып торучыларга каршы көрәшәбезме, әллә үзара сугышып ятабызмы? – диде король.
Рыцарь Айяла сүз алды:
– Король җәнаплары, ул башкисәрләрне Франция короле Тиле Карл белән Бонифаций яллап, безнең илгә керткән, дигән хәбәр бар.
Король әйтте:
– Йөз мең алтын флорин бәрабәренә аларны чыннан да Тиле Карл белән Бонифаций җибәргәне ачык, сеньорлар.
Рыцарь Айяла дәвам итте:
– Хөрмәтле сеньорлар, чыннан да, илдә тәртип урнаштырырга вакыттыр. Чит илләрдән кереп талаганнары җитмәгән, бер-беребезне талыйбыз. Каты кул кирәк! Педро IV, Энрико II, Хуан кебек батыр король кирәк. Король җәнаплары Һенриконы мин хуплыйм! Аның фәрманнарын тулысы белән кабул итәм. Иң беренче мин король карамагына ун мең коралланган атлы
сугышчы бирәм. Һәм иң башта әтрәк-әләм башкисәрләрга каршы көрәшкә үзем алынам.
– Рәхмәт, Педро де Айяло, – диде король. – Син, сеньор Айяло бабам король Энрикога да, атам король Хуанга да күп еллар тугры хезмәт иткән батыр рыцарь. Хөрмәтле кардинал-инквизитор, сеньорлар, Педро де Айялоны ватаныбыз алдында күрсәткән батырлыклары өчен, башкалабыз Толедоның баш алькальды, ягъни баш хөкемдары итеп билгелим! Сугыш вакытында яки юлбасарларны эзәрлекләү заманасында Педро де Айялоны
баш командор итеп куям. Ул вазифалы чакта аның әмере – минем әмерем кебек, һич карусыз башкарылырга тиеш. Сеньор Айяло, вакыт кыса, юлбасарлар тагын да катырак кыса, шушы эш буенча кыскача фикерегез ничек?
Айяла әйтте:
– Король җәнаплары, һәр сеньорлыктан һич югында бишәр мең генә сугышчы җыелган очракта да тау араларына, тарлавыкларга, качкыннарның оясына, тау куышларына һөҗүм оештырып була. Як-якка шымчылар җибәреп, юлбасарларның кай тирәдә икәнен чамаларга, аңарчы гаскәрне туплап өлгерергә бер атна вакыт кирәк.
– Магнатлар ни ди? – диде король.
Айяла әйтте.– Монда ризалык сорап торыш артыктыр, җәнабым. Кем күпме сугышчы бирә ала, мәгълүм бит.
– Мин алты мең атлы бирәм, – диде Рамиро.
Гарсиа әйтте:
– Мин өч мең атлы бирәм.
– Бер атнадан тауларга һөҗүм башкарырлык гамәлме? – дип сорады король.
Айяла әйтте:
– Башкарырлык гамәл, королем, – диде.
Салазар әйтте:
– Сеньорлар, кальга хуҗалары арасындагы талаш, кырылышны туктату ысуллары нинди булыр?
– Артык сүз – ертык сүз! – диде король. – Ике күрше сеньор арасында канкоеш булса, гаепле кешене җәзага тартырга. Үлем җәзасына! Ун мең кеше үлгәнче, бер сеньор үлсен! Фәрманым бөтен вилаятьләргә дә иртәгә үк чапкыннар аша җиткерелсен. Тәмам! Өченче көн тәртибе!
Салазар әйтте:
– Өченче көн тәртибе... Кара халык өстенә сеньорлар салган салым, сеньорлар өстенә епископлар тарафыннан салынган салым, епископлардан кардиналлар җыйган салым акчаларын чиркәүгә, Бөек инквизиторга ничек тапшырылуы турында.
– Салымнар үтәп булмас дәрәҗәдә авыр, – диде король. – Халык
риза түгел, алар комсыз монахлардан зарлана, инквизиторларның
рәхимсезлегеннән иза чигә. Ишетеп торасыз, күреп торасыз: халык баш калкытачак. Кара халык түзем, ул түзеп-түзеп тора да бер кузгала. Кузгалса, аны тыюы шактый озакка сузылачак. Ни кылабыз?
Айяло игълан итте:
– Шушы салымнар, җир салымы, уңыш салымы, чиркәү салымы –
барысы да кара халык сыртында. Шулар өстенә монахлар, епископлар «гөнаһларны ярлыкау» дигән кыйммәтле салым уйлап таптылар.
Бардини урыныннан кычкырды:
– Сеньорлар, Felix sulpa! дигән нәрсә бар. Гөнаһның бәһасе, кыйммәте, дигән сүз ул «феликс сульпа». Языкның кирәклеге.
Һенрих көлә башлады:
– Сезгә – инквизиторларга гөнаһлылар бик кирәк, әгәр дә кеше гөнаһ кылмаса, кемнең гөнаһларын ярлыкар идегез, кемнән акча җыяр идегез?
Феликс сульпа! Кешеләр һәрдаим гөнаһ кылырга тиеш, алар гөнаһ кылмаса, чиркәү нишләр иде? Кешеләр гөнаһлы булганда гына, инквизиция, католиклык яшәячәк. Кешеләр гөнаһ кылмыйлар икән, аларны гөнаһ кылырга мәҗбүр итәргә яки гөнаһ кылган итеп күрсәтә белергә кирәк.
Инквизициянең төп максатларыннан берсе – булмаган гөнаһ өчен җәзалау. Халыкны куркытып тоту өчен кирәк ул суд процесслары. Чиркәүгә, монахларга гөнаһ кылмый торган саф кешеләрнең кирәге юк! Менә бөек парадокс кайдан килә! Бәс, чиркәү салымнарын, гөнаһларны ярлыкау салымнарын кыскартырга яки бөтенләй бетерергә кирәк!
Күбесе:
– Дөрес! Халык җиңел суласын! – дип кычкырды.

(Дәвамы бар)

5 Инфант – балигъ булмаган сабый варис; принц.
6 Кадәх – бокал, сыеклык салынган савыт, бокал, рюмка.

7 Инаугурация – патшаны тәхеткә күтәрү тантанасы.

8 Армандано – җыелыш.

9 Глориан дэй – искиткеч гүзәл чәчәк (исп.).
10 Талифа куми – кызыкай, аягыңа бас (исп.)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: