Логотип Казан Утлары
Роман

Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

Мәхәббәтне үч белән буйсындырып булмый шул. Яшьлегенең бер көнендә кинодан кайтып килгәндә куып тотты аны Бәкер. Бер танышы очрап, йомышым бар дип, Сәгыйтьне читкәрәк алып киткән иде. Кыз тукталып, көтеп торырга яхшысынмады. Дөресрәге, горурлыгы моңа ирек куймады шикелле. Ул егетне көтә-көтә алга атлады. Ул арада шап-шоп атлый-йөгерә Бәкер аның белән тигезләште. – Егетең шушы буламы әллә? – дип сорау бирде ул, тавышына мыскыллы аһәң салып...

Романның башын монда басып укыгыз.


Ул көннәр сулардай аккан... Ни гомерләр үткән инде...
Җиһангөл үзе укыткан мәктәбенә таба бара. Соңгы тапкыр... «Йа Раббым, көч бир, сабырлык бир!» – дип пышылдый тау җилләре көйдергән иреннәре.
Хәтере шигъри юлларны яңарткандай итә:
Үкенмәскә иде, үкенмәскә,

Үкенмәскә кирәк үткән эшкә...
Тәненең авырлыгын, сөякләренең картайганлыгын сизеп атлый ул. Үткән икән лә гомер, үткән!
Озак, бик озак барды сыман Җиһангөл. Әйтерсең, авыр йөк салып меңьяшәр тауларга үрмәли. Үз язмышыннан күпкә көчлерәк икәнен тоя ул бу мәлдә. Таулар гүя аны танымый карап тора. Ә бит мәктәп белән ике арадагы юлны ничек узганны сизми дә кала иде. Коштай очып кына үткәндәй тоела иде...
Менә ничек үзгәрә бит тормыш! Хәер, табигать үзе дә гел үзгәрештә түгелме? Челтерәп аккан шифалы чишмәләр, тозлы сулар, диңгез-океаннар бар. Һәммәсе үзе су гына, ә үзе хикмәт инде! Чишмәләр кушылса, зур суга әйләнә. Алар диңгез-океаннарга агып төшәләр дә тозлыга әвереләләр. Үзе камиллек, үзе могҗиза түгелме бу? Тик... Тик кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә, кешеләр үзләре дә күпкә катлаулырак шул. Океаннар океан, диңгезләр диңгез ярыннан чыкмаса да, кешеләр җир өстенә сыеша алмый... Ә бит игелек орлыкларын салмады түгел Җиһангөл, салды. Кечкенәдән салырга кирәк дип тырышты. Шулай да каян килеп чыкты соң әле бу явызлык?
Җил кояш баешы тарафыннан исә, мөгаен, яңгыр китерер. Хәерлегә булсын... Менә үргә дә күтәрелде. Адымнары салмак, үлчәп кенә атлаганын күрәләрдер. Күңеле дә бер дә үз урынында түгел сыман. Баш өстендә инде картаеп ныгыган өрек, чикләвек куакларының тыйнак шыбырдашканы ишетелә. Алар аны таныдылар мәллә соң? «Кая югалдың син, Җиһангөл? Синең нечкә билле, озын толымлы, багалмадай тулышып өлгергән чагыңны без әле онытмадык», диләрдер. Ничекләр чая кыз идең бит син, диләрдер. Һәрвакытта үз сүзеңне үзең әйттең. Давылга каршы чыгып басарлык көч йөртә идең ләса күкрәгеңдә, нигә шулай кинәт җебеп төштең әле, диләрдер. Хәер, ул моңа җавап бирә алмас та иде. Чит җирләр күзләремнең төсен алды, сагыну сагышы күз төпләремне җыерчыклар белән бизәде, дисенме? Аякларым да, гәүдәм дә хәлсезләнде, чөнки бу җиргә мин яшьлегемне бирдем, гомеремне бирдем, дисенме? Кеше өенә үз уставың белән керергә ярамый. Чит йортта күпме яшәсәң дә, нибары өйдәш булып кына каласың икән. Ни әйтсәң дә, торган җир туган җир була алмый икән ул, дисенме?..
Йә, нәрсәгә иреште соң Җиһангөл? Хәләл көче белән төзегән йорт-җирен үзбәкләрнең үзләренә үк калдырып китә. Ул өйдә аның хәләл хезмәт көченә бөртекләп җыйган әйберләре дә шактый. Аларны балаларның йөк авырайтып алып торасылары да килмәде. «Тәлинкә-кашык Казанда да бардыр», дип кенә җибәрделәр.
Нәрсәгә ирештеме? Әйе, кадер-хөрмәткә иреште. Менә аны саубуллашу мәҗлесенә чакырдылар. Ул белә: үзе хакында җылы сүзләр сөйләүчеләр күп булыр. Чөнки бу мәктәптә инде аның укучылары укыта. Әйе, барысы да диярлек. Рус теле укытучылары гына читтән килгән, диләр.
Үзбәкләрне үзе дә хөрмәт итте. Килгән көнне үк аңлады: үзбәк теле ят тел түгел икән. Һәр сүздән таныш мәгънә, таныш җылылык сирпелеп тора. Ризыкларына да тиз ияләште. Табигатенә дә. Хәтта башына кереп карамаган эшен дә ярата булып чыкты. Балаларсыз тормышны ул хәзер күз алдына да китерә алмас иде.
Кемдер аңа: «Синең бүген эшләгән яхшылыгың иртәгә онытылачак, әмма барыбер булдыра алганча игелек кылырга тырыш», – дигән иде. Әйе, булдыра алганча игелек кылырга тырышты. Балаларга йөрәген өзеп бирергә дә әзер иде. Аларның гыйлем аласы килә, укырга-язарга өйрәнәсе килә, аларга ярдәм кирәк иде. Ярдәм итте Җиһангөл. Үзенә шушылай ташланырлар дип уйлап та карамады ул. Юк, хәер, артыннан картлык дигән галәмәт куа килмәсә, әле дә ярдәм итәр иде. Өйгә киңәш сорап кагыла үтүчеләрне дә бер дә борып чыгарганы юк. Үзен олылаганнарын белеп яши иде сыман ул. Ничек болай килеп чыкты соң әле? Еллар буена ирешелгән биеклекләрең бер мизгелдә ком тавыдай ишелер дип кем уйлаган?! Һай, тотрыксыз икән лә бу дөнья дигәннәре...
Җиһангөл күзләрен җиргә кадап атлый торгач, күтәрелеп кинәт алга карады, газиз мәктәбен күрде. Әйе, әйе, барысы да бүгенгедәй күңелендә аның: бер генә вакыйганы да теге заманнардан казып аласы юк.
Бер тәрәзәсез, иске камыш йорт та юк шул инде. Ул килгән еллардагы тәрәзәсез мәктәпне сүтеп, балчык-ташларын таулар арасына ташыдылар. Зур тәрәзәле өр-яңасын салып куйдылар. Әле балчык стеналарны Җиһангөлләр кирпеч белән үзләре тышлашты. Укытучылар өчен берсе дә ят эш түгел иде. Алар эшләргә, бөтен күңел байлыгын, матурлыгын сала-сала эшләргә генә тиеш иде.
Шунда аның яшьлеге якты хыялына ашыга, уйлары игелеккә тарта, хисләре һаман туган җире белән тоташа иде. Мәктәпне сүткәч, өч төнне күз яшьләренә манчылып кичте Җиһангөл. Аның урынына шыбыр пыяладан торган бик күп тәрәзәле ике катлы ташпулат калкып чыкты. Әнә ул газиз бинаның ничәмә-ничә күзе аңа томырылып карап тора. Дөресрәге, аны төзүдә укытучылар үзләре дә булышты.
Димәк, балаларга бу белем учагы әле тагын да гасырлар буе хезмәт итәчәк. Димәк, юкка яшәлмәгән...
Үзбәк егете Бәкернең мәхәббәтен кире кагуын хуплап бетермәсәләр дә, яраттылар Җиһангөлне. «Ул үзе замана шалапае булса да, Бәкернең ата-бабалары эш белән яшәгән кешеләр. Иң олы агасы ил, Ватан өчен шәһит китте. Нәселе начар түгел аның», – диделәр. Сугыштан исән кайткан агалары татар кызларына өйләнде, ил-көнгә үрнәк гаилә кордылар, диделәр.

Көн саен бәхетле йөзләрне күрү, чыр-чу килеп чабышкан шаян-шук балалар аның гомерен шушы җирлеккә бәйләп куйды. Мәңгелеккә дип уйлаган иде. Туган җирне берни алыштыра алмаса да, ул бу ком чүлен туган җирен яраткандай яратты. Чит-ят җирдәге чит тавышларны, чит тынлыкны тыңларга өйрәнде. Тәмуг утыдай кояшта ныгыган һәр үсемлекнең, һәммә тереклекнең аһәңе башкача: алар күккә якынрак булырга тырышалар икән. Яшен тамырыдай тармаклы-тармаклы арыклар да, текә кыя-таулар да үзенчә серле икән. Югыйсә таулар күчә, диләр. Ә мондагылары күчүне исләренә дә кертеп карамыйлардыр сыман, елдан-ел ныгый баралардыр кебек тоелды.
Дөрес, килгән елларында челләләргә чыдый алмыйча, чирләп яткан чаклары да булыштырды. Бер кеше тирләмәгәндә дә, өстеннән тир арыктай агадыр кебек иде. Юеш күлмәктән йөрергә кыенсына, шуңа сумкасына алмашка кием тыгарга гадәтләнде. Тора-бара тәмуг эссесе җәннәткә әверелде, башкалар шикелле үк җәй айларының үз рәхәтлеген тоя башлады.
Монда яшәргә, хәтта монда туфракка әйләнергә дип карар кылды. Балаларга да ата-ана каберен читтән, әллә кайлардан эзләп йөрисе булмас, дип фикерләде. Ни дисәң дә, алар шул туфракта яралган балалар ласа.
Үзбәкләр аны тандырда җәймә-күмәч, пылау пешерергә өйрәтте. Гаилә кыенлыкларын җиңәргә укытучылар булышты. Улына алты айлар чагында, зур тәнәфестә улын имезергә кайтып килер иде. Соңга калган вакытлары да булыштырды. Шунда башка дәрестән бушаган укытучылар ярдәм итте, алар дәресне башлый торырлар иде.
Менә ничек килеп чыкты бит...
Балалары да үзбәк телен өйрәнмәскә теләп карышмадылар, аларның үзләрен дә уздырып сөйләшәләр. Укый-яза да беләләр. Үзе ничек җиңел өйрәнсә, улы белән кызы да урам балалары белән уйный-уйный ук бөтенесен отып алдылар. Оныкларын әйткән дә юк. Төрки телләрнең, ни дисәң дә, тамыры бер инде... Шуңа бераз төшенсәң, сөйләшеп киткәнеңне сизми дә каласың.
Эшләде Җиһангөл. Тырыш булганы өчен аны башкаларга караганда, күбрәк хөрмәт иттеләр кебек. Юккамыни хәзер дә олысы-кечесе үзенең остазы, укытучысы дип атый. Аның укучылары атказанган фән эшлеклеләре, мөгаллимнәр, дәрәҗәле табиблар, исемле төзүчеләр булдылар. Хәер, кемнәр генә юк алар арасында! Киләләр. Рәхмәтләрен әйтә беләләр. Шул җитә аның үзенә. Ниндидер исемнәр алсыннар дип түгел, кеше булсыннар дип тәрбияләде һәммәсен. Үзе дә караңгы кышлакта якты бер нур булып яшәвен белде. Әле дә йорт саен аның калуын, бөтенләйгә китмәвен телиләр.
– Шул сугыш чукмарлары сүзенә карап китәргә җыенасызмы? – диләр. – Ялгышлык бу, бер чик куярлар, бераз көтегез, – диләр.
Әйе, таныды Җиһангөл тәрәзәгә таш атучы Бәкерне. Таныды! Ул да өлкәнәйгән инде югыйсә. Чәчләренә чал төшкән. Үгезнекенә тартым юан муенын ярып:
– Беркемгә дә ташлама юк! – дигән сүзләре карлыга-карлыга чыкты ласа. Үч алу җае туры килгәнгә бик канәгать иде сыман...
Тик мәхәббәтне үч белән буйсындырып булмый шул.
Яшьлегенең бер көнендә кинодан кайтып килгәндә куып тотты аны Бәкер. Бер танышы очрап, йомышым бар дип, Сәгыйтьне читкәрәк алып киткән иде. Кыз тукталып, көтеп торырга яхшысынмады. Дөресрәге, горурлыгы моңа ирек куймады шикелле. Ул егетне көтә-көтә алга атлады. Ул арада шап-шоп атлый-йөгерә Бәкер аның белән тигезләште.
– Егетең шушы буламы әллә? – дип сорау бирде ул, тавышына мыскыллы аһәң салып.
– Әйе, Сәгыйть исемле, – дип җаваплады кыз.
– Ыһым, ыһым, – дип тамак кырып торды Бәкер бер мәлгә. Аннары: – Телисеңме, мин аның муенын борып сындырам... – дип, тешләрен шыкырдатты. – Теге чакта сине кышлакка китергәндә үк «бу кыз минеке булачак», дидем... Телисеңме... Муенын... Хәзер үк...
– Теләмим. Якын кешесенең муены сынуын беркем дә теләмидер. Ачу кемдә дә бар, аны йота белү кирәк. Китегез сез, үтенеп сорыйм...
– Каршы килмә, Җиһангөл...
– Бер күктә ике ай булмый...
Җиһангөлнең бу зат янәшәсеннән атлаганда, кан тамырларында кан туктап
калгандай тоелды. Чигәләре шартлардай булып кысты. Нигәдер курка иде ул Бәкердән.
Ул арада аларны Сәгыйть куып җитте.
– Җиһангөл минем туганым була, – дип таныштырудан сүзне башламакчы иде Бәкер.
– Капка баганаларыгыз бертуганмы? – дип, рәхәтлек тоеп көлде Сәгыйть башын артка ташлап. Ул Бәкерне аерым сөйләшүгә читкәрәк чакырды.
Җиһангөл әкрен генә, вак-вак алдырып атлавын дәвам итте. Ниндидер кыргый тавышка артына борылып караса, ни күрсен – Сәгыйть белән Бәкер җирдә әүмәкләшә иде.
– Кычкырам! Кешеләрне чакырам хәзер! Милиция чакырам! – Җиһангөл еламсырап, егетләргә каты итеп эндәште. Таулар аңа кычкырып җавап бирде:
– Кыч-кыр...
Тауларга кайдадыр әтәч, кош-корт тавышлары кушылып китте.
Үзе ачуына буылып, әкрен генә алга атлавын белде. Кайсыдыр гөпелдәп
җиргә килеп төште. Кайдадыр ябалак ухылдап куйды, таулар ыңгырашкандай тоелды. Кемнәрдер тәрәзә пәрдәләрен ачып карадылар. Сөйләшкән тавышлар ишетелеп-ишетелеп китте. Тик яшьләр янына чыгучы, сугыш чукмарларын аерырга теләк белдерүче күренмәде.
Бераздан Сәгыйть Җиһангөлне куып тотты. Борыныннан кан ага, күз төбе кызарыпмы, күгәрепме чыккан, аның ярты бите караңгылыкта караеп күренә иде. Ай яктысы көндезгедәй якты тоелса да, эңгер-меңгер тәмам төшеп җиткән чакка тартымрак кич иде ул.
– Кыртлаган тавык кебек өскә оча, хәерсез. Бирермен мин аңа! Үзбәктә кыз беткән мәллә? Калым түләмичә генә кыз алмакчы...
– Йә, ярар, мә сөрт битеңне... – Җиһангөл кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, егеткә сузды.
Беравык алар сөйләшми генә атладылар. Яп-якты ай аларга йөзе белән борылгандай тоела, яшьләрне сыендырган җиһанга иксез-чиксез нурлар тарата... һәм тугры сакчыдай ияреп, артларыннан кайта иде.
Ул арада аларны милиция машинасы куып җитте. Эчтә Бәкернең тонык шәүләсе чалымлана иде.
– Утырыгыз! – дип катгый боерды милиционер.
Сәгыйть машинага табан атлады.
– Мин дәме? – дип сорау бирде Җиһангөл, нишләргә белмичә.

– Сез дә. Сез – шаһит. Иң дөресен сез сөйләрсез, дип уйлыйм...
 

Дәвамы бар.
 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев