Логотип Казан Утлары
Роман

Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

"Авыл, кызым, кешене җир өстендә кеше итеп яшәтмәсә дә, кеше итеп озата белә. Авыл – мәрхәмәтле, туфрагын иренемә тигезеп, туган җиремне бер генә кочаклап елар идем. Аннан, әтиең, минем ата-бабам шунда. Яшьлегем дә, гомерем дә шунда үткән..."

Романның башын монда басып укыгыз.

Җиһангөл төшенең дәвамын күрәсе килеп, күзләрен ачмыйча шактый ятты. Күңеленнән һәр күренешне барларга тырышты. Ап-ак ашъяулык, имеш. Аңа сизелер-сизелмәс шакмаклар төшкән. Ике җиренә кап-кара тап тигән. Җиһангөл кайчы алып шуларны кисәргә җыенганда, кинәт әнисе килеп, кулыннан тотты:
– Кисмә! – дип бер генә җөмлә әйтте дә кинәт юк та булды.
– И мәрхүмкәем, – дип тирән уйга чумды Җиһангөл, Әсмабикә карчыкны сагынып. – Кояш баегач, уң почмак ягыннан кергән кояшның кайчан, кайда тукталганын да белә иде бит. Өемне яратам икән мин, кызым, ди иде. «Өемә газ кертеп караган идем, тәрәзә челтәренә туры килде бит әле ул. Глухой стенага куярга кирәктер аны», ди...
– И-и әни, бу хакта кайткач кына уйласаң өлгермәс идеме икән? – дип көлде Җиһангөл.
– Кайткач, баш эшләп өлгермәскә мөмкин, хәзер үк аякны киенеп куйсаң, яхшырактыр, кызым. Яшәп торганда, тормышны ташлап булмый бит инде.
Әсмабикәнең кызы төшенә керүе тикмәгә булмаган: кичке якта Җиһангөлнең кулына ерак туганнарыннан хат китереп тоттырдылар.
Авыл бер дә алга карап яшәми, дигәннәр. Колонкаларны яптылар. Авылга 
бер кое калды. Аны күрше Фәһим чистартты быел да. Зиратларны да ул карап тора. Авыл советына бу хакта әйтеп караганнар. Секретарь: «Миңа кирәкми, үзегезне үзегез кайгыртыгыз», – дигән имеш.
Сөт саткан акчаны да ярты ел ала алган юк, югыйсә бөтен авылга 6-7 сыер бар инде. Чувашлар килеп сөт җыя башлагач, мал тотучы халык иркен сулап куйды: чөнки хакын шунда ук түләп китәләр. Хәрәмләшмиләр. Тик монысы да озакка бармады: чувашларны «өстәгеләр» килеп куып җибәрде, дигәннәр...
Җиһангөл ничек кенә туган ягына тартылса да, инде төзелеп, көйләнеп беткән авылның яшәп китә алмавына көенә. Авылдашларыма сабырлык бир, Илаһым, гел алай булмас, барыбер дөнья алга бара, авыл да алга таба атлар, үз балаларына тоташкан җепләр генә өзелмәсен, дип тели.
Әсмабикә карчык монда да авылдагыча иртән уянуга догаларын укыды, намазын калдырмавы, дисбесен якын-тирәсендә генә тотты. Аның балаларына, оныкларына, ил-көнгә теләгән изге теләкләренең санын Аллаһы Тәгалә һәм дә яшел намазлыгы гына беләдер. Үзен өендәгечә хис итсен дип, Җиһангөл тәрәзә төбе саен яран гөлләр утыртты. Аларны татар иленнән китертте. Һәммәсен сыйпап кына торды Әсмабикә карчык. Исләрен иснәп туялмады. Туган җир исе кадерле шул кемгә дә...
Авылдагыча майда йөздереп, кабартма пешерергә яратты Әсмабикә. Тирә- күрше бала-чагасы керсә, икене бергә кулына тоттырды.
– Әйдә, бисмиллаңны әйт тә баскан килеш кенә ашап җибәр, – диде. Шул мәлдә күңеленә сөенеч оялады аның. Карашларыннан өйгә җылылык таралды. Авылча яшәүнең бәхет булуына кабат төшенгәндәй, куаныч тулы күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды.
Бер-берсен мунчага чакырышкан чакларын искә төшергәндә, тагын бер кат ямансулады.
– Әсмабикә әби, сине әбием мунчага чакырды, – дип, күрше-тирә бала- чаганың тавышы һаман ишетелеп торыр иде бит. И-и, ул мунча керүләре! Кем киленен, кем улын сөйли дигәндәй. Киленнәре дә хәйләкәр, күрше Хәлимәбануның бер дә җанын тындырмадылар инде: һаман бала-чага ияртеп җибәрерләр иде. Карчыкларның да артыгын исләре китми: оныкларына тазга су салып бирәләр дә эше бетте кодагый. Сүзнең тәме – мунчада. Кемнеңдер сыеры бозаулаган, кемнеңдер сарыгы игез бәти китергән... Киленнәр дә күңелне калдырып кына тора кана... Монысын тагын кайда сөйләшәсең?.. Малай-кызларның тәннәрен бер кат сабынлап-мунчалалап сыйпап төшергәч тә, чүмеч белән кызган ташка пар бөркеп җибәрәләр. Бала-чаганы ләүкәгә салып, хуш исле каен себеркесен бер-ике җилпеп алалар. Битләре алсуланса – шул җиткән. Аннары бер комган су белән коендырып, киеп килгән киемнәрен култык астына кыстырталар да – әллүр өйгә! Сүз тәмен югалтырга ярыймы, әй! Бала-чага дип... И-и бар иде лә дөньяның кызык чаклары!
Юкәдән буралган мунчага, чәере агып торган нарат өйләргә җитәме соң инде?! Ничекләр аңламый шушыны кызы, ә?
Җитмәсә, Җиһангөле кайчакта:
– И-и әни, әбине хәтерлисеңдер, мич янында, сандык өстендә иде инде аның урыны, ә син монда яхшы караватка ятып йоклыйсың бит әле, – дип, күңеленә тия. Үзе: «И Ходаем, әнкәйнең газаплануларын карап торырга калдым микәнни», – дип көенә.
Карчык:
– Авыл, кызым, кешене җир өстендә кеше итеп яшәтмәсә дә, кеше итеп 
озата белә. Авыл – мәрхәмәтле, туфрагын иренемә тигезеп, туган җиремне бер генә кочаклап елар идем, – дип, һаман ямансулавын сиздерә. – Хәтерлисеңме, яр буендагы таш билгене? Ул бер сәяхнең кабере булган, диләр. Авыл халкы әрвахлар рухына дога кылырга шунда бара иде бит. Бер билгесез затны да онытмады халык...
Әсмабикә бераз гына тын ала да:
– Аннан, әтиең, минем ата-бабам шунда. Яшьлегем дә, гомерем дә шунда үткән... – дип өсти. – Кояшка каршы йортның капка төбендә ап-ак киндер күлмәк-ыштаннан бабаң утыра торган иде... Килене булсам да, ярата иде ул мине: «Кызым, ашадыңмы? Болар әйтә белмәсләр... Кызым, ял итеп ал», – дип кенә торыр иде, мәрхүм. Оялудан битләрем ут янар иде... Салам ягып, коймак, кабартма пешерә торган идек ул чорларда. Бер елны илле көлтә салам бәйләдем, кыш чыгарга җитмәде шушы. И туңдык та соң ул язда...
Туңулары үтмәгәнгәме, Әсмабикә карчык җәй челләсендә дә мамык шәленә уранып йоклады. Һаман дөнья мәшәкатьләрен матур итеп сөйләде. Шул ачлык-ялангачлыклардан соң да күңел матурлыгын саклап калырга кирәк бит! Соклана да, гаҗәпләнә дә иде Җиһангөл әнисенә.
Туган яклардан хатлар көтеп күзләре тала Әсмабикәнең. «Бездә быел җәй буена бер тамчы таммады, коточкыч корылык», дип язган иде соңгы язуында Гөлсылу ахирәте. Игеннәр дә уңмас, ахрысы, дигән. И, кайгырды да соң карчык. Иртә таңнан торып – «Шөкер», төнлә уянып, «Тәүбә» намазларын укыды. Ходайның биргәненә шөкер кылып, бәндәчелек белән кылган гөнаһларны ярлыкавын үтенде.
Шуннан соңгы хатта яңгыр явуын хәбәр иттеләр... Көне буе куанычта йөзеп йөрде ул...
– Оныкларың яныңда, барысы да «әбекәем» дип кенә торалар, тагын ни кирәк инде, әни? – ди Җиһангөл аның бердәнбер юанычын исенә төшереп.
Әсмабикәнең йөзенә елмаю куна. Ул белә: бер урыс кешесе күрмәгән авылда, шул авыр чорларны иңнәрендә күтәреп, авырлык белән үстергән балалары әнкәләрен «бабуля» га әверелдерделәр. Әйтерсең, җиде ят... Кемдер «бабуля» дип дәшкән саен, җанында бер мөһим җеп өзелгәндәй тоела иде.
Шуңа да ул авыз эченнән генә: «Монысы өчен рәхмәт сезгә, балалар», дип пышылдый.
Шул хакта уйлана башлады исә, Җиһангөлгә авылы, туган җире алдында оят булып китә. Җепләрне өзәргә теләүче ул үзе түгелме соң? Кителде бит авылдан. Бөтенләйгә дип кителде... Ә бит калучылар юк түгел. Алар аңа хат язалар. Җепләрне өзмичә саклап, башкаларны да бәйләп тоталар. Борчуларын, шатлык-куанычларны уртаклашалар.
Әнә бит халыкның ил башлыкларына да ышанычы арта бара икән. Илне күтәрәчәкләр, телне күтәрәчәкләр, дип сөйлиләр. Илбашын бик булдыклы, Мәскәүләр белән дә сөйләшә белә, дип, мактыйлар. Димәк, борчылырга урын булса да, сәбәп юк. Җайланыр... җайланыр, Алла боерса.
Нигәдер Җиһангөлнең читтә адашып калуында Сәгыйтьне гаеплисе килеп китте. Ул очрамаса, бәлки, барысы да башкача, бөтенләй башка юнәлеш алыр иде. Җиһангөл кеше сизмәсен тагын дигәндәй, як-ягына каранды. Юк, юк, бәхетсез итмәде лә аны Сәгыйте. Бәхетле булды ул ире янәшәсендә. Әгәр дә язмыш аларның чәчен-чәчкә бәйләмәсә, улсыз, кызсыз яшәр, газаплардан сыгылырлык чагында терәк булырлык иңнәрне кем куяр иде икән? Туңулардан җан калтырап торган мәлдә якты, җылы карашлары белән кем җылытыр иде икән? Хәер, башка уйларны аның башына да кертәсе килми. Аллаһыга мең шөкер итү кирәк. Сәгыйтен дә бәхетле итте кебек Җиһангөл. Беркайчан да бәхетсез сизмәде ул үзен. Хатынын һәрчак сакчы фәрештәседәй күрде.
***
Аны Сәгыйть белән сәер-сәер вакыйгаларга бай телсез кино таныштырды. Заманаларның алгарышка канатлы аттай алгысыган бер мәлендә кино карау укытучы яшьләр арасында модага әйләнеп киткән бер мәл иде ул.
– Мин Сезнең хакта килгән көнегездә үк ишеттем, – диде кыз артыннан кереп баручы бөдрә чәчле, кара күзле егет.
Җиһангөл борылып карады һәм үз күзләренә үзе ышанмый торды: егетнең борыны гына түгел, күз карашлары да Гомәргә охшаган иде.
– Кайдан ишеттегез? – Кызның тавышы калтыранып китте.
– Фәрештәләр хәбәр итте. Шундый-шундый кыз килде безнең кышлакка, диделәр. Менә күрүгә таныдым тагын: син икәнсең бит ул кыз.
– Мин шул, – диде Җиһангөл аңа елмаеп карап. – Ул туган телен чиксез сагынган иде, шуңамы бу кеше аңа якын туганыдай тоелып куйды.
Кинога керешли ике-өч сүз генә алышсалар да, егет аңарда әллә нинди җылы хисләр уятты.
Кыз мәктәпкә барышлый да, кайтышлый да шушы егет очрамасмы дип көтте. Егет очрамады. Шулай айлар үтте.
Фатир хуҗаларыннан сорашып кына ул аның шушы урамда, аргы баштарак яшәвен белде. Сәгыйть исемле икән.
Ә бер көнне Җиһангөл фатир хуҗасы кызы белән янә кинога китте. Гадәттәгечә, мәхәббәт турында иде ул. Тавышсыз булса да, хәрәкәтләрдән һәммәсе дә аңлашылып торды. Кавыша алмаган ярларны кызганып йөрәге берьюлы әллә ничәгә ярылды. Шул хакта сөйләшә-сөйләшә өйгә якынлашып килгәндә, Җиһангөлне бу бистәгә китереп куйган Бәкер куып тотты. Ул ара- тирә сораулар бирештереп, кызлар янәшәсеннән атлады. Җиһангөлнең бу бистәгә ничегрәк ияләшүе белән кызыксынды. Аннан кайтып җиткәндәрәк хуҗа кызына кереп китәргә ымлап, Җиһангөлне алып калды.
Шул мәлдә нигәдер кызның күз алдында Сәгыйтьнең сөлектәй сыны уйнаклап алды. Үзе дә сизмәстән:
– Минем бит монда сөйгәнем бар, – дип куйды.
– Алдашасыз, матурым, әле егет табарлык ара үтмәде... – Ул бу җөмләне бик ышанып әйтте.
– Шулай килеп чыкты... Бер күрүдә гашыйк булдым, – дип алдашты кыз. Хәер, алдашмады да кебек. Ул аны күрде. Ошатты лабаса. Болай гына да түгел: кыз аны көтә иде...
– Бәлки, уйлап карарсыз, мин дә сезгә гашыйкмын бит, күзләремә тутырып карагыз әле бер генә, – дип, егет кызның ике җилкә башыннан эләктереп, үзенә борырга тырышты. Аның бу гамәле Җиһангөлнең ачуын кабартты.
– Сез мине аңларга тырышыгыз, – дип кабатлады кыз.
– Кайда соң ул менә хәзер? Нигә сезне озатмый ул алайса?
– Вакытлыча китте. Тиздән кайтачак...
– Алайса, әлегә хуш иттек... Соңрак, бәлки, уйлап та карарсың... «Алдаштым түгелме?» дип уйлап куйды ул, егетнең шап-шоп атлап
киткәнен ишетеп. «Алдашмадың», дип җаваплады йөрәге нигәдер. Аның йөрәге җанга газиз, туганлык җепләре бәйләгән затны эзли иде.

Әнисе дә, әнә, хат саен яза: «Балам, чит-ятлар арасында, чит өммәтләргә кушылып адашып кала күрмә, үзебезнең кешеләр дә очрамый калмас әле», – ди. Үзбәк яки башка милләт егетләре белән аралашырга туры килгән саен кыз шушы хатны искә төшерә. Андагы җөмләләр аңы, зиһене, хәтта күңеле белән идарә итә башлый. Сәгыйтьнең нәкъ менә үзебезнең кеше булуы турындагы уй кызның җанын җылытып җибәрде. Ә ярату... соңыннан килергә дә мөмкин, диләр бит. Аннан, әнисенең иң курыкканы – Җиһангөлнең кемне дә булса Аллаһыны яратудан да артыграк яратуы иде. Ул моны кызга һаман төшендерә килде. «Мәхәббәткә лаек зат Илаһ кына. Шуны онытасың икән, бәла киләсен белеп тор. Раббыбыз аша гына мәхәббәткә юл салына, балам», – диде. Бу сүзләр кыз күңеленә сабырлык өсти, бераз дуамалрак холкын басып тора иде. Шуңа Сәгыйтьне ул сабырлык саклап көтте.
Сәгыйть эш белән башка шәһәргә киткән булган икән. Ул тагын Җиһангөлне эзләп тапты. Эшенә килеп, кинога чакырды. Киноларның шактыен карады Җиһангөл. Мәхәббәтен югалткан кыз белән егет өчен күпме яшь түкте икән ул?!
Кинодан бергә кайту рәхәтлеген тату кызны тәмам иләсләндерә. Кемнеңдер кадерлесе булу нинди зур бәхет, дип уйлый. Дөрес, егет тә очрашкач, каушап кала, маңгаена салкын тир бәреп чыга, тик халәтен Җиһангөлгә сиздерәсе килми. Күп вакыт сүзсез генә атлыйлар.
– Телеңне йоттың мәллә, Сәгыйть? – дип сорап куйды кыз, кетер-кетер көлеп.
– Йә, ярар инде, көлмә әле, – дип каш астыннан карады егет. Бу сүзләрне шулкадәр ихластан әйтте ки, Җиһангөлнең үзенә дә кыен булып китте.
Их, белсә иде Җиһангөл: әнә бит йөрәге ничекләр еш-еш тибә. Күңеле алгысый, аның янәшәсендә буласы килә. Сизеп-күреп тора: кызның күзләре дә күктәге йолдызлардай җемелдәп яна. Йөрәккә очкын төшкәннән бу. Мондый очкын тикмәгә кабынмый.
Борынны төннең куәтле хуш исләре кытыклый. Роза, гөлҗимеш исе бәрелеп-бәрелеп куя. Каяндыр, таулар ягыннан искән җил шәфталу исен китерә. Колак яныннан чебен-черки, бал кортлары безелдәгәне ишетелә. Ай тагын да көләчрәк елмая, табигать бөтен барлыгын биреп, яшь парны сыендырган төнне рухландыра.
Җиһангөл ак җирлеккә мәк чәчкәләре төшкән күлмәк кигән, аягында да ап-ак чүәкләр, кулына кечкенә ак киндер сумка тоткан. Гадәттә, укытучылар кечкенә сумка тотып йөрми. Сәгыйть монысын да белә икән.
– Мәктәп сумкаңа ничә дәфтәр сыя? – дип ихластан көлә-көлә сорый ул.
– Күп. Кем санаган инде аны. Тикшерәсе дәфтәрләрнең барысын да сыйдыра ул, – дип елмая Җиһангөл.
Бу очрашу, бу кич әллә ничек, икесе өчен дә үзгәчә тоелды. Иң мөһиме: алар шушы серле кичтә, ай яктысында бер-берсен тоташтыручы серле җепләрне тоемлагандай булдылар. «Бәлки, бу егет минем язмышымдыр», дип уйлап куйды кыз шунда. «Бәлки, тәкъдир мине монда Сәгыйть белән очраштырыр өчен китергәндер. Ә Гомәргә язмыш сүзен шуңа әйтә алмаганмындыр...»

Дәвамы бар.
 

"КУ" 7, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев