Логотип Казан Утлары
Роман

Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

Әлфинәнең мәктәптән үкси-үкси елап кайтып керүе Җиһангөлнең күңеленә шом салды. Сумкасын ишек төбенә атып кына бәрде дә үз бүлмәсенә кереп бикләнде кыз. – Кем тиде, кызым? Ач әле ишегеңне, – дип, бусага артында шактый таптанып торды Җиһангөл. Әлфинә тагын да катырак үксеп, бикне ычкындырды. – Кем, нишләтте сине, кызым? – Карт әбине атканнар...

Романның башын монда басып укыгыз.

Бәхтияр белән Мәхәббәтнең кинәт сүзсез калып үз эчләренә бикләнүләре, тирән уйларга чумып, һаман нидер күзалларга тырышып йөрүләре табигый хәл иде. Шуңа Җиһангөл еш кына дәшмичә калырга тырышты. Үзләре фикерләп, нәтиҗәләрне үзләре күрә белсәләр яхшырактыр да. Ни әйтсәң дә, татар иле аларның туып-үскән, кендекләре береккән җир түгел. Мондагы гореф-гадәтләр ят, мондагы җир дә үзенчәлекле: табигать шартларына яраклашмый гына уңыш җыеп алам, димә.
– Үзбәк илендәге туган-тумачаларыгыз белән дә киңәшегез, – диде Җиһангөл.
Киңәшләштеләр, әлбәттә. Туганнары шатланды да соң!
– Җиһангөл апаны тыңла, ул дөрес юнәлеш бирми калмас, без аңа ышанабыз, – диделәр. – Бөтенебез дә аңардан алган башлангыч белән яшибез, диделәр.
Шамил дә аларны бер иртәдә үз йортына алып китте. Биләмәләрен күрсәтте, башкарган эшләренең күләмле, киң колачлы булуы кунакларның зиһеннәренә һич сыеп бетмәде. Һәр җирдә төзеклек, тәртип иде.
Мәхәббәт беркөнне: «Әллә соң базарга чыгып сату итү юлын гына карыйк микән?» – дип куйды. Бәхтияр аңа күзләрен тутырып карады.
– Базар ул ышанычлы урын түгел, үзең эшләп тапкан гына киләчәккә өмет уята, – диде. – Шамил урнашырга ярдәм итәм дип торганда, бу эшебез һич тә дөрес булмас, диде.
Дөрес, Бәхтиярның да кашлары җыерылган, тавышы зәгыйфь, үз-үзенә ышанмаган кешедәй сөйләшә, күзләре дә усал карый сыман. «Авыр булачак, әмма кайда җиңел соң?» – дип куештыра. Әле кайда урнашасы да билгеле түгел. Чәчим дисәң – орлык, үстерим дисәң теплица юк. Кышлары да зәмһәрир бу якларда.
– Илнең узганнарыннан, тарихтан гыйбрәт җыйсаң, дөрес юлны табарга мөмкин, – диде Шамил. – Ни генә күрмәгән монда адәм башлары. Колхоз да төзегәннәр, аларны ваклап, аннары эреләндереп тә караганнар. Уңай нәтиҗәгә генә ирешә алмаганнар. Ә сәбәп бер генә: үзең өчен эшләмәүдә.
Сүзгә Җиһангөл кушылды:
– Дөрес, улым, һәр кешенең ризыгы, эше тәкъдиренә языла. Ходай шуны өлешләп-өлешләп, ияләренә җибәрә. Ә колхоз дигән нәрсәгә нинди язмыш язсын соң? Ул бит кеше түгел.
Бергәләшеп көлешеп алдылар.
– Хактыр, шулайдыр, – дип җөпләп куйды сүзне Мәхәббәт. – Күз алдына китерәсезме, без мамык җыйган чактагы кара такта, кызыл такталарны...
– Хәтердә, – диде Шамил. – Хәзер сезне беркем дә ул такталарга теркәмәячәк. Сез – ирекле!
– Каршылыклар булмас микән? – дип, кыюсыз гына сорады Бәхтияр. – Авыл халкы тарафыннан, дим.
– Анысына һәрчак әзер торырга кирәк, – диде Җиһангөл һәм үзбәк илендә оныгына кагылган вакыйганы сөйләде.
***
Әлфинәнең мәктәптән үкси-үкси елап кайтып керүе Җиһангөлнең күңеленә шом салды. Сумкасын ишек төбенә атып кына бәрде дә үз бүлмәсенә кереп бикләнде кыз.

– Кем тиде, кызым? Ач әле ишегеңне, – дип, бусага артында шактый таптанып торды Җиһангөл.
Әлфинә тагын да катырак үксеп, бикне ычкындырды. – Кем, нишләтте сине, кызым?
– Карт әбине атканнар...
Җиһангөл ни уйларга да белмәде.
– Карт әбиең вафат лабаса инде. Кем ата алсын аңа?
– Атканнар шул...
Әлфинә инде үкси генә түгел, елый иде. Күзеннән мелт-мелт тамган яшьләре энҗе чыкны хәтерләтә. «Яшьлекнең елавы да матур икән!» – дип сокланып карады оныгына Җиһангөл. – Җә, нинди каһәр суккан чебен тешләгән икән инде моны?..»
– Зиратта, каберендәге ташка куелган фотога атканнар. Кемнең сурәтен күрсәләр, шуны кырып чыкканнар. Бөтен зиратны челпәрәмә китергәннәр...
Җиһангөл телсез калды. «Ничек була инде бу? Кемгә тигән ул фотолар?» Ул, әлбәттә, җавабын белә иде. Мөселман зиратына фоторәсем куюны беркайда да хупламыйлар. Сурәтле җиргә фәрештәләр керергә оялыр, ди. Качып ук китәрләр, ди. Ә фәрештәләр качкан урынга шайтан оялар, ди. Фотоларын гына алып чыксалар, булмас идеме? Дөньяга сыймаслык гамәл инде монысы. Шулай да, Җиһангөл, җирле гореф-гадәтләргә, бигрәк тә дингә саксыз кагылуның яхшылык белән бетмәсен дә чамалый иде.
– Ярар, кызым, елама. Башта ук фото ярамый, дидек бит, тыңламадың. Динебез уртак: үзбәкләр аңа аеруча да хөрмәт белән карый. Гамәлебез канун- кагыйдәләргә каршы килә икән – димәк, гаеп үзебездә. Коммунизм бутады дип кенә, тормыш-яшәешнең үз агымын үзгәртергә, аны кирегә борырга ярамый.
Әлфинә кинәт елавыннан туктап, әбисенә текәлде:
– Ә ташын ник җимергәннәр?
– Менә хәзер аңладың инде, кызым, яшәешнең көтелмәгән үз кануннары бар
аның. Син шуларны күзгә чалынмаслык итеп үзгәртерергә уйласаң, нәтиҗәсе бөтен галәмгә күренерлек була. Ярар, елама, яңа таш куярбыз. Фоторәсемсез дә ялт итеп торыр. Карт әбиеңнең рухын рәнҗетмәбез, иншалла...
Кыз аптыраш-гаҗәпләнү тулы күзләрен сөртештерде.
– Инде хатаңны аңладыңмы, кызым? – дип сорау бирде Җиһангөл. Әлфинә күз яшьләрен битенә сөртә-сөртә килешүен сиздерде. «Бала туса – заманасына охшар», диләр. Җир өстендә һәркем замана корбаны, баксаң. Җиһангөл үзе дә динсез-имансыз гаиләдә үсмәде ләса. Нәселенең затлылыгын да белә ул. Тармак саен муллалар булган. Шәҗәрә дигән нәрсәләргә мәктәптә игътибар юнәлтмәсәләр дә, аның әбисе белән бабасы бу хакта сөйләп кенә торды. Әти-әнисе дә җиде буын бабаларын яттан белә иде. Барысы да намазда, Аллаһыга баш иеп, сәҗдәгә китүнең ямен-тәмен, тирән мәгънәсен тоеп яшәгәннәр. Келәм тукырга өйрәнгәч тә әбиең башта үзенә, аннан әтисе белән әнисенә намазлыклар суккан. Аларны кеше күзеннән яшерә-яшерә саклап чорлар, авыр заманалар аша үтте ул буын. Намазны укып бетерүгә, кадерләп, сандык өстенә төреп куярлар иде дә шәльяулык капларлар иде, бахырлар. Шул намазлыкларны Әсмабикә карчык үзбәк җиренә дә алып килде.
– Берсе сиңа, кызым, – диде Җиһангөлгә. – Ата-бабаңнан калган ядкяр бу. Тузан җыеп, почмакта ятмас, шәт, иншалла...
Җиһангөл әнисенең ни әйтергә теләгәненә шунда ук төшенде, намазлыкны 
кулына алды. Аннан әллә нинди таныш моң бөркелә, таныш исе җанын рәхәт кытыклагандай итә. Ул намазлыкны туздырып җибәрде. Күрде: бер як баш-башы өчпочмаклап аскы якка тегеп куелган иде.
***
Өрек, чикләвек куаклары арасыннан чыгып, үргә табан күтәрелгәч тә, күренә Җиһангөл укыта торган мәктәп. Бер тәрәзәсез балчык белән сыланган камыш йорт, дөресрәге. Тәбәнәк кенә үзе, кысан да. Әмма белем алырга теләге булган һәркемне сыйдыра торган бер хикмәтле бина шушыдыр төсле. Дәресләрдән тыш әллә күпме түгәрәк алып баруны да йөкләделәр яшь укытучыга. Кемнең укырга-язарга өйрәнәсе килсә, шуның теләген үтәргә кушылды. Менә бүген аның түгәрәк-дәресенә яңа укучы кереп утырды. Гел балалар, яшьләрне генә күз алдына китергән, зур омтылышлар белән янган, киләчәккә яктылык аша караган кызга алдында өлкән кешене күрү бераз гаҗәбрәк тоелды. Апа кеше җитмештән узса да, калын, бүртек иреннәрен кыймылдата-кыймылдата хәреф өйрәнде.
– И, башыма керми бит, Аллакаем, – дия-дия тәмам тинтерәтеп бетерде. Җиһангөл аның нигә шушы яшьтә укырга килүе белән кызыксынгач:
– Шәкерт булып үлсәң, урының оҗмахта була икән, җәннәткә керәсем килә
минем дә. Хәреф таный башласам, догаларны да күбрәк өйрәнер идем әле, – дип җавап бирде. – Киләчәктә догалыклар кирилл хәрефләрендә генә чыгачак, диләр... Гарәп язуын өйрәнә алмадым, хәерлегә булсын...
Бу апа Ташбай агайларның күршесе булганлыктан, алар өйгә бергәләп кайтып киттеләр. Юлда аларга җүләр Вәкил очрады. Яшь укытучыны да таный, күрше апаның аңардан гыйлемгә өйрәнгәнен дә белә икән. Кем сөйләгән бу хакта? Озынколак дими, ни дисең?..
– Совет дигән булып, безне телсез-динсез калдырмакчылармы? Йөрмә шулар артыннан барып, Сәгадәт апа. Кызыллар куша дип... Менә куып җибәрербез әле берзаман... Безгә дә көн килер...
Борын астыннан яшел суалчан сузылган, тишек ыштанлы, яланаяклы бу кешедән Җиһангөлнең коты очты. Җитмәсә, ата каздай кагына, кулларын болгый, җанында ачу-үч кайнаганы сизелә иде.
Сәгадәт аны туктатырга ашыкты:
– Ни сөйлисең син, Вәкил? Өтермәнгә алып китәрләр үзеңне. Болай ук ярамый. Кызыллар безгә каршы эшләмәгән, безнең өчен тырышканнар, – дип аңлатырга маташып карады.
Вәкил иелеп, кулына таш алгач кына, алар кызу-кызу йөгереп киттеләр. – Беләм мин кызылларны! – дия-дия таш атты ул алар артыннан. Очлы таш кисәге Җиһангөлнең чигәсенә эләкте. Кызның бөтен бите, чәчләре канга
манчылды.
– Бетердең баланы! Милиция чакыртам хәзер! – дип кычкырып җибәрүгә
Вәкил мизгел эчендә юкка да чыкты.
– Каннан курка, җүләр булса да... – дип сөйләнә-сөйләнә, Сәгадәт кызның
җәрәхәтенә кулъяулыгын каплады.
– Медпунктка җиткәнче чыда, – дип боерды.
Яшь кенә кыз Җиһангөлнең ярасын чистартып, бәйләп чыгарды.
– Зурга җибәрмик инде, бала, – дип йөзен кызга борды Сәгадәт.
– Җүләргә суд юк, диләр бездә, – дип елмайды Җиһангөл.
Сәгадәт ханымның да кызга авылда фикерләр төрлелеген сиздерәсе
килмәде. Сүзне үзенә табарак борып җибәрде.
– Соңардым дип тормадым әле, түгәрәгегезгә беренче булып язылдым, – дип куйды. Җиһангөл дәшмәде. Җүләрнең кыланышыннан аның күңеленә бераз курку төшкән иде. Үзе эчтән генә Сәгадәтнең сүз очын ычкындырмыйча уйлады: хәер, кем кайсы мәлдә нәрсәгә соңарганын кайлардан белсен соң? Ә өйрәнү беркайчан да соң булмас.
Үзе ничек килеп эләкте бит ул монда! Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Нәкъ шулай. Гөлфизә апасы булышырга теләмәсә дә, югалып калмады әле Җиһангөл. Күршеләренә кайткан кунак хатын биргән адресны башта сумкасына бөкләп салгач та, ашыкмыйча гына яраткан күлмәген киеп җибәрде. Әтисе белән аны Чистай базарыннан юнәткәннәр иде. Итәге җиргә тияр-тимәс иде ул чакта. Үскән саен күлмәк килешлегә әйләнә барды. Берзаман кечерәеп тә китте. Әсмабикә авылның алтын куллы тегүчесе, күлмәкне сүтте дә ике яклап үзенең киндер алъяпкычыннан берәр буй кисеп, тегеп төшерде. Җиңен кыскартып култык астына өстәде. Яңа төс биреп, кызның бөтен гәүдәсен ассызыклап торса да, яшьлеккә килешә торган күлмәк булып чыкты ул. Галошларын салып, аягына әнисенең чүәкләрен дә киеп куйгач, дөньяның бер чибәренә әверелде Җиһангөл. Чыгып барган шәпкә бакчадагы каштанга берара төбәлеп, күңеленнән генә хушлашты да зур сәфәргә кузгалды. Шәһәргә кадәр аны энесе озатты. Капка төбендә әнисе өзелеп-өзелеп елап калды.
Аннан Самарага су юлы белән барды, поездга күчеп утырды. «Шактый юл үттек инде, тәки килеп җитә алганыбыз юк», дип, әллә ничә кат уйлады Җиһангөл. Паровоз айгыр сыман пошкыра-пошкыра алга җилдерә. Тәрәзәдә иксез-чиксез гөлгә күмелгән далалар шуыша... Чүлләр... Җәй уртасында да эре- эре кандай кызыл лаләләр сибелгән иксез-чиксез киңлекләр аны таң калдырды. Болары казакъ дала-чүлләре икән. Юлдашлары юл уңаендагы Арал дигән диңгез хакында да сөйләшеп алдылар. Әллә диңгез кадәрле диңгезне кибә, диделәр шунда?.. Күлләр, елгалар да очрап кына торды. Кечкенә вагоннарны хәтерләткән өйләр тирәсендә алагаем зур дөяләр җирдә нидер иснәштереп йөри. Кактус сыман чәнечкеле дөя чәнечкесе кимерәләр мәллә соң?.. Укытучы апасы шулай ди иде бит. Дөяләр чәнечке белән туена, ди иде. Җиһангөл юлына тамак ялгарга берни дә алмаган иде.
Поездга утыруга кызның үтереп ашыйсы килә башлады. Бер плацкартка урнашкан ирле-хатынлы гаилә татарлар иде. Соңгы тукталышта төшеп, алар эче ап-ак, тышы ямь-яшел җимеш алып менделәр. Исемен дә ишетеп белде: кавын дип атала икән. Ире бик юмарт зат: кызга зур-зур кисәкләр кисеп бирде... «Бик тәмле икән чит җирләрдә үскән бу җимеш», дип уйларга да өлгермәде, алар янына әзмәвердәй эре гәүдәле бер ир килеп утырды.
– Сыйлагыз мине дә, – диде ул, бүредәй усал карашы белән төбәлеп. Хуҗа иң эре кисәкне сайлап «чакырылмаган кунак»ка сузды.
– Саранланма, – дип канәгатьсезлек белдерде теге ир йөзләрен җыерып һәм
кулындагы кисәкне эре-эре капкалап йотты.
Бу юлысы аңа эре кисәкне хатыны өстәде.
– Инде кызыгызны тәмләп карыйсы килә, – дип, ямьсез ыржайды ир.
– Анысы булмас...
Кай арада ике арада сугыш башланганны Җиһангөл абайламый да калды.
Өстәлдәге бар нәрсә идәнгә төшеп, чәлпәрәмә килде.
– Тач Гомәрнең әтисе Сафа абзый инде бу, ул да яудан шулай сугыш
чукмарына әверелеп кайтты бит, – дип фикерләп алды кыз.

Тиз арада хокук сакчылары пәйда булды. Исерек әзмәверне тарткалап- өткәләп, көчкә башка вагон ягына алып киттеләр.
– Син аны гаепләмә, сеңлем, – диде ир идәннән кавын кыерчыкларын җыя- җыя. – Яудан аларга сугыш өрәге ияреп кайтты. Шуңа тыныч яши белмиләр хәзер. Кыз идәндә аунап яткан татлы җимешләргә карап, телен ялап куйды. Һәм берара үзе барып төпләнәсе чит-ят җирләр оҗмахка тиңдер сыман тоелды. Бу хис аны барып җиткәнче ташламады, иреннәреннән кавын тәме китмәде.
Инде Җиһангөл чит-ят илдә чит кешеләр капкасын какты. Ярыктан эчкә күз ташлады: ул поездда ашап килгән җимеш белән бөтен бакча тулган һәм кавынга уралгандай, бөгәрләнеп, көлсу елан ята иде. Бар җиһан тып-тын. Шул тынлыкта кыз берара сулыш алырга да куркып басып торды. «Йа Раббым, көч бир, сабырлык бир!» дип, соры таулар ягына төбәлде ул. Капкага шакыган тавыш дөньяның теге ягына, хәтта әтисе белән әнисенә дә ишетеләдер шикелле тоелды.
– Әй, кем бар анда? Таң тишегеннән кем йөри?
– Мин, – диде Җиһангөл шыпырт кына. – Бакчагызда елан бар бит, беләсезме?!. Котым очты.
Эчтән генә «Каршы чыктылар, рәхмәт яугырлары», дип уйлады. Кыз капка ачкан олы гына түтигә тиз-тиз сөйләп калырга ашыкты.
– Шакирә апа сезгә кагылырга кушты. Алар мине беләләр... ярдәм итәрләр дип әйтте.
– Көчекнең дә башыннан сыйпыйлар, сеңлем, без андый ук каты бәгырьле түгел, кер, әйдә. Кемдер чакырган бит инде. Килгәнсең. Аннан, морҗаң күренмәсә, мосафир саналасың. Ә мосафирны кире бору – зур гөнаһ безнең халыкта.
Кызның күзе һаман да еланда иде. Хуҗа да сизде бугай:
– Син тимәсәң, тими ул елан, тисәң – рәхим-шәфкать көтмә, йортыңа каза киләсен көтәсе кала, гаеп үзеңдә чөнки... Бала чыгаргач, кайларгадыр китеп югалалар алар аннары... Әйдә, курыкма.
– Куркам барыбер дә, – диде кыз калтырана-калтырана.
Аның күз алдыннан әнисе белән икәүләп, бүреләрдән качкан мәлләре исенә төште. Кайларга барсаң да, бер хәвеф сагалый кешене, дип уйлады. Хәер, күзләрен ут яндырып карап торсалар да, ул чакта тимәде бит аларга бүреләр...
– Тимиләр, дим ләбаса. Сусаганда, чүлмәк тышына карап тормыйлар, диләрме әле? Еланлы йортка килгәнсең бит инде, кер әйдә. Еланнан түгел, кешеләрдән куркырга кирәк, сеңлем...
Чит ханым капканы япмады. «Син кем соң?» дип сорамады.
– Татар баласыдыр инде, тагын кем йөрсен болай дөнья нужасында, – диде дә өенә чакырды. – Әйдә, бала, үт. Җан биргәнгә җүн бирә ул Ходай. Без үзебез дә беркемне дә белеп килмәдек. Бер урнашкач, яшисең инде кайда да. Кайда да нужа куасы, тормыш итәсе...
Хатынның карашларыннан тынычлык бөркелә иде.
Җиһангөлнең түбәсе күккә тиде. Аякларының калтыравы бетеп киткәндәй булды. Җиде ятлар да куып чыгармады бит аны... Ә ул моны көткән иде. Үлеп терелгәндәй булды гүя. Кеше һәрчак яман уйлары белән үз-үзен үтерә шул... Яман гамәлләре белән дә...
– Рәхмәт, апа, рәхмәт, апа, – дип кабатлый-кабатлый өйгә таба атлады кыз. Моңарчы болай ук каушаганы да курыкканы да юк иде шикелле. Хәер, булган икән... Авылда вакытта. Алтынчыны тәмамлаган елы иде кебек.
Куркынычның уртасында торып калырга туры килде аңа. Сыерын җитәкләп, чегәннәр таборына килеп чыкты Җиһангөл. Күрше авыл базарыннан үз авылларына кайта торган олы юл кырыендагы агачлыкка чатырларын корып маташалар иде алар. Кызны күрүгә бөтен юл өсте аллы-гөлле төсләр белән чуарланды, ярминкәгә әйләнде тәмам. Үзләре көлештеләр, сөйләштеләр... Үзләре кызны тимер кыршау кебек бер әйләнәгә китереп кыстылар. Кош көтүедәй бала-чага шушы кыршау аша алга агылып чыкты: дөңгеч кебек нык малайлар кызның күлмәк итәкләрен тотып-тартып карадылар, сыерның дилбегәсен эләктермәкче булып үрелделәр. Кыз һаман дилбегәле кулын артына яшерде.
– Минем акчам юк, – дип, сыңар учын ачып күрсәтте ул. – Бер тиен акчам да юк менә. Билләһи... Валлаһи...
Шуннан куллары, үзе дә сизмәстән, әнисе акчаны урнаштырып тегеп җибәргән буш кесәне капшады.
– Бер тиенем дә калмады. Әле сатучы агай кыйммәтрәк тә сораган иде...
Җиһангөл исәңгерәп калды, чегәннәр елмаешып, аңа карап торалар иде. Тәмам аптырап, куркудан ул кесә төпләрен әйләндерде. Кемнәндер «Чегәннәр йөзек, алка ише әйберләргә кызыгалар икән», – дип ишеткәне бар иде, бер бармагы белән колак яфрагын сыйпап алды, аннан йөгәнле кулын җәйде.
– Алкам да юк, йөзегем дә юк.
– Юк, юк, – дип кабатлады чем-кара күзле чегән кызы. Җиһангөл дәвам итте: – Мине сыер алырга җибәрделәр, базарга. Инде кайтып барам.
Әлбәттә, чегәннәр татарчаны белмәсәләр дә, кызның ни әйтергә теләгәнен
яхшы аңладылар шикелле.
Дөресрәге, картайган сыерларын сатарга кирәк, дип хәл итте бер кичтә әтисе
белән әнисе. Кызга: «Урынына яшьрәк тана алып кайтырсың», – диделәр. Тана ук туры килмәде килүен, шулай да әле дүрт бозау гына китергән җан иясен бер күрүдә ошатты Җиһангөл. Кесәсеннән чыгарып, ипи кыерчыгын каптырды да муен астын кашыды:
– Тәтием минем, Акмаңгай, сине алырга килдем бит, – диде.
– Акмаңгай түгел ул, Зойка, – дип дөресләде елмая-елмая хуҗасы.
– Миңа Акмаңгай дигән исем ошый, – дип үҗәтләнде кыз.
Акмаңгай үзенә мондый игътибар көтмәгән идеме, кызга ияреп, бер
каршылыксыз китеп барды. Сыерга да назлы сүз, йөрәк җылысы кирәктер шул. Ярый әле тана очрамады дип, акчасын йомарлап кайтырга җыенмаган. Менә булыр иде хәлләр! Хәер, кыз бер башлаган эшне ахырынача очлап чыкмыйча, ярты юлда туктала торганнардан түгел. Моны яхшы чамалаганга, райондагы базар тикле базарга, сыер кадәрле сыер тоттырып, ялгызын җибәрде дә инде аны әтисе белән әнисе. Үзара сөйләшкәндә дә, алар сыерны «бура кадәрле» дип сөйләшергә яраталар иде ләбаса. Монысы өй бурасы кадәрле үк булмаса
да, мунчаныкы кадәр бар да бар инде, дип уйлады кыз.
Җиһангөлнең уч төпләре тирләп чыкты. Минутлар сәгатьләрдәй озак үтте. – Безнең карап торган бер сыерыбыз гына бар, – диде ул. Үзе дә төшенмәстән,
янә учларын ачып күрсәтте. – Без өйдә күбәү... Ә сыерыбыз берәү генә... Шул мәлдә хәлне аңлагандай, муенын алга ук сузып сөтлебикә мөгрәп
куйды.
– Му-у-у.
Чегәннәр янә бер-берсенә карап елмаештылар да нидер сөйләшә-сөйләшә кызга әйләнәдән чыгу өчен юл ачтылар. Кыз, малкаен җитәкләп, кызу-кызу 
атлап китте. Ул әле шактый вакытлар артына борылып карарга да куркып барды. Аралар ераклашып, ят тавышлар ишетелмәвенә ышангач кына борыласы итте. Яшькелт чатыр тирәләре аллы-гөлле төсләрдә җемелдәп, тагын да җетерәк
булып күренә иде.
Кыз җиңел сулап куйды. Туган җирнең җылы җиле чәчләрен назлап исә, баш
очындагы өрфиядәй болытлары гүя кара курку иңә язган күңелен агартырга тели иде.
Бу хакта әти-әнисенә дә, дусларына да сөйләмәде. Гомәр генә белде, чөнки сүзне сибеп йөрми ул. Аннан, курыкканын әйтеп торсынмыни дус кызларына? Ә Гомәргә сер чишәргә ярый... Әнә бит:
– Икенче юлы мине дә чакыр, икебезгә берни дә куркыныч булмас, – дип, иңен куярга әзер икәнлеген искәртте.
Күп еллар үткән инде бу хәлләргә. Җиһангөл кабат әлеге вакыйганы исенә төшерде. Менә шул була икән инде ул туган җир, дип уйлады. Монда сиңа беркемнең дә тияргә хакы юк! Хәтта адрессыз, билгесез затлар күңеленә дә мәрхәмәт сала икән ул туган җир...
Инде менә Җиһангөл туган җиренә, хатирәләр иленә кайтырга җыена... Әйе, кайтырга... Эш бетте, контейнерларны гына җибәрәсе калды...
Ул башын иеп, тирә-юненә күз дә салмыйча, тимер рельслар ягына атлады. Күзен күтәреп карады да имәнеп китте: якты көннең бер генә нуры да аның өчен түгел иде гүя. Юл буенда ара-тирә очраштырган куак-агачлар да моңсу, күктәге болытлар гаҗәеп авыр. Кояш та җылысы беткәндәй, сүрән күренде. Ә бит монда һәр сәламәт яшәлгән көн өчен Аллаһыга рәхмәт тә әйтелмәгән. Гомер буе шулай булыр дип уйланылган. Инде менә иске, күп юл нужасы күргән вагоннар аларның бар мөлкәтен төяп китәр...
Дөресен әйткәндә, табак-савытны да, шкаф-урындыкларны да Җиһангөлнең мөлкәткә санаганы булмады. Бар мөлкәте аның күңелендә иде... Бай иде ул шулар белән... Дөньяның бер бае да аңа тиңләшә алмаслык бай иде...
Җиһангөл уйлар диңгезендә йөзә. Дулкынлана. Адымнары шуңа салмак. Күңеленең бу хәлләргә ышанасы килми. Һәммәсе шулкадәр тиз хәл ителде: өмет гөлтләп сүнәргә дә өлгерми калды ласа...
Янә аның күз алдына туган ягы килеп басты. Акмаңгай... Ә сыер... Бигрәкләр дә акыллы булып чыкты малкай. Кызның күзләренә бер генә төбәлә, һәммәсен төшенеп тора. Бер тапкыр чират көтүенә чыкты Җиһангөл. Җәй дәвамына да иң кызу көннәрнең берсе иде. Көтү әле эссегә ияләшмәгән, сыерлар болынга таралып, җиргә ятты. Сусыл үләнне дә утлыйсылары килми сыман. Кояш күкнең гөмбәзенә үк менеп баскан кызыл әтәчкә охшап калган, бөтен галәмгә ут көлтәсе чәчә. Кайнар уклы нурлар гүя тәнне генә түгел, җанны да пешерә. Җиһангөл кое чиләгеннән тутырган салкын сулы шешәсен муеныннан кыса төшебрәк тотты да бер кырыйгарак чыкты. Бөкесен ачып бер йотым су эчеп куйды һәм үзе дә аптырап китте: кай арада яртысына ук төшәргә өлгерде икән соң ул? Яртысыннан да күбрәк ләбаса! Хәер, бу кадәрле эсселәтер дип уйламаган иде. Шуңа сыерларны күлгә төш якынлашканчы ук алып төштеләр. И, рәхәт тә булды инде хайваннарга! Һич тә судан чыгасылары килмәде. Һаман эчкәрәк керергә тырыштылар, җиленнәре дә чистарды. Сыер сауганда, бер рәхәт чиксеннәр әле кешеләр! Акмаңгайның көтүдән чиста җилен белән кайтканын әнисе бигрәк тә ярата. Саварга да күңелле, үзенә дә рәхәттер моның, ди.
Шунда кыз башын күтәреп, көтүгә күз ташлады. Сыерлар һәммәсе иркенәеп 
яткан, тик эсселектән авыр һәм тирән итеп сулауларына тукранбаш чәчкәләренә кунган күбәләкләр сискәнешеп очып китә иде. Абау! Аның Акмаңгае үрә катып баскан көенчә Җиһангөлгә төбәлеп тора. Менә аларның карашлары очрашты... һәм шул мәлдә сыер туп-туры кызга табан юнәлде. Бер-ике адым атлый да мөгезен болгап ала, койрыгы белән әле бер як сыртына, әле икенче ягына суга, әлбәттә, эсселектән нишләргә белмәве аксабрак атлавыннан ук күренә иде. Акмаңгай, интегеп яткан сыерларны урап үтә-үтә, Җиһангөлнең каршысына ук килеп басты. Моңсу, ялварулы күзләре белән кызга карады.
Җиһангөл аның карашыннан «Әйдә, кайтарып җибәр мине өйгә, күрәсеңме, ничек кыен, эссегә һәм явыз черкигә чыдый алмыйм бит», дигән уйларны укыды.
– Кайтара алмыйм мин сине, Акмаңгай! Сине җибәрсәм бөтен көтү сиңа ияреп китәчәк. Аннан миңа кешеләрдән эләгәчәк! Һай, ничек эләгәчәк! Ник көтүне туздырдың, диярләр. Иртәгә тагын көтүгә чыгарырга да мөмкиннәр әле...
Акмаңгай гүя аңлады: моңсу газап тулы күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште. Кыз сыерның киң маңгаеннан сыйпады, муен астын кашып алды. Сыер селкенми дә басып торды. Кыз букчасында сулы шешә барлыгын исенә төшерде. Аны кулына алып бөкесен ачты. Суны учына салып сыерның битенә сипте. Тагын сипте. Тагын... Шешәдә тамчы су да калмады, аның каравы Акмаңгайның бите юпь-юеш булды, тансык тамчылар кипкән иреннәренә агып төште. Ул бияләй кадәрле телен чыгарып ирен өстен ялап-ялап куйды. Бәләкәй генә булса да, куаныч тойган җан иясенә охшап калган иде малкай. Аның корсак куышлыгы әле эчкә суырылып керә, әле бүлтәеп тышка чыга, йөрәк тибешенең табигый түгеллеге еш-еш сулавыннан, дәү бәдәненең тынычсызлыгыннан сизелеп тора иде. Ул яшьле күзләрен мөлдерәтеп, янә бер кат кызга төбәлде.
– Әзрәк түз, тәтием минем, сабыркаем минем...
Җиһангөл сыерны жәлләп елап җибәрде.
Акмаңгай, Җиһангөлнең хәлен аңлагандай, мөгезләрен бутап алды да
сыерларны аралый-аралый баягынак үзе килгән якка таба китеп барды... «Һәммә җан иясе сабырлыкта сынала», – дип уйлап куйды кыз шул мәлдә.
– Татлыдан-татлы сөт менә ничек урау юллар аша үтеп кенә табыла бит ул». Акмаңгайның гадәтен белә: көтү алдыннан элдертеп кайтып керә ул. Капка келәсен дә мөгезе белән генә эләктереп ача. Кызның матур сүзләр әйтә-әйтә үз урынына керткәнен болдыр төбенә басып көтеп тора. Җиһангөлнең авызы тулы татлы сүз, алар тел очында гына. Чөнки аның укыганы бар: имеш малга ямьсез сүз әйтсәң, аның сөте агуга әйләнә, ди... Хактыр. Әнә бит, Акмаңгай
иркәләгән саен сөтен арттыра. Әнисе дә тәмам аптырады инде бу хәлгә. Җиһангөл киткәч, Әсмабикә белән Корбангали сыерны сатып, яшьрәк тана алырга ниятләделәр. Алучысы да тиз табылды. Күрше авылдан иделәр. Шактый карыша-карыша яңа хуҗа артыннан атлап китсә дә, Акмаңгай берничә
адым атлаган саен артына борылып карады.
Ә кичен Корбангали сарыкларны абзарга ябарга дип чыкса, Акмаңгай
йорттагы тагарактан су эчеп тора иде.
– И бахыркаем! – диде ул, аеруча бер җылылык белән малкайның шома
сыртыннан сыйпап. – Көне дә нинди бит, тач минем сугыштан кайткан көн! Акмаңгай да аңлагандай, башын хуҗасына борып мөгрәп куйды. Аның
өстеннән күбекләнеп тир ага, күзләрен кан баскан иде. И сөенде дә соң Корбангали!

Бот чаба-чаба ишектән чыгып килгән Әсмабикәсенә төбәлеп:
– Акмаңгай кайткан! Бер тиенгә тормаслык план дәфтәребезне хәзер үк ертып атыйк, карчык. Иртәгә килерләр. Акчаны туздырмый тор, кире бирербез, – диде ул.
Аннан янә йортка чыгып, сыерның тамак астыннан сыйпады. Бар хәленә шап-шоп сыртыннан какты.
– Җиһангөлне дә көтәдер әле ул. Ничекләр яратты бит кызыбызны, малкай.. Җиһангөлгә җир өстендә явызлык-явызлыкны, игелек игелекне арттыра, ә тормышта барыбер гаделлек җиңәдер сыман тоела. Авылда игелек күп,
шуңадыр, анда тынычлык та күбрәктер кебек кайчакта...
Туган җиренә тартылу, шунда узганны уйлап яшәү – табигый халәте аның.
Шуңа да кайту халәтен кичерү – югалтуы түгел, табышыдыр сыман. Ул кайтып бара... Үз-үзенә кайта! Кеше кайчан да бер үз-үзенә кайтырга тиеш ләса инде! Бусы нигә хәтеренә төште соң әле? Иске, урыны-урыны белән бирчәйгән соры вагоннар янәшәсендә контейнерларга әйбер төрә торгач, хәле китеп бардымы әллә? Бу халәттә кемнән су сорыйсы? Туган җирдә иренеңә тигән бер тамчы су да сусыныңны баса ала иде бит... Андагы сусау ул табигый, үзенә
бер төрле куаныч кына булган икән лә...
Ә... юк, оныгы Әлфинәнең иркәлеген күз алдына китерде дә уйлар уйларга
ялганып китте менә. «Шамиленекеләр – ир балалар. Эш белән үстерәләр. Ә кыз бала башка. Безнең чор белән чагыштырырлыкмы соң?» дип фикер йөртә ул. Әтисе белән әнисе дә базарга сыер алырга чыгарып җибәрмәячәк аны. Берәр җиргә барасы булса да, хәзер такси чакырталар. Озаталар, каршы алалар... Хәер, иркәлисе килеп кенә тора шул Әлфинәне. Яратасы килеп кенә тора. Әйдә, кемдер шул рәхәтлекнең тәмен дә тоярга тиеш ләса. Замана баласына килешә ул. «Үзем машина йөртергә өйрәнәчәкмен, машина алачакмын», – дип сөйләнә. Анысы да килешер замана яшьләренә...
***
Бәхтияр белән Мәхәббәт Җиһангөлнең улы Шамилгә ияреп, шәһәрдән утыз- кырык чакрымлап юл үтеп, ташландык бер авылга килеп төштеләр.
– Җир – иң зур байлык, чын-чынлап мөлкәт ул. Хәзер безнең татар авыллары буш. Ятим дисәң дә – тамандыр. Шуңа монда игелек кыларга да, яманлык үрчетергә дә чара юк әлегә. Ә тынычлык табарга була, калганы соңыннан килер әкренләп... – дигән иде Җиһангөл, кунакларны улы белән озатып җибәргәндә. Мәхәббәт шуны исенә төшерде. Белеп әйткән икән, дип уйлап куйды.
Барча юлларны, сукмакларны бәбкә үләне каплаган, биек-биек алабута, шайтан таягы, әремнең былтыргыдан калган корыган кура-таяклары арасындагы йортларның шактый таушалып, бүрәнәләренә караңгылык иңгән, җиде ятып бер кат та төшкә кермәгән ят авыл аларны берара шомландырып, пошаманга салды. Дөньяның бу билгесез ноктасыннан киләчәкне түгел, бераз арырак китсәң, бер-береңне күрү дә мөмкин түгел иде.
«Кирәк бит, адәм балалары гына сыймый җир өстенә. Сугышалар, талашалар. Ә җир, уйлап баксаң, бөтен кешегә дә җитә», – дип уйлап куйды Шамил. Аның үзенә дә бабалары туган җирнең тарихы бик үк таныш түгел. Ә үзбәк илендә дә күпме әдәбият, сәнгать җәүһәрләре юкка чыкканны, мәгърифәтне яклаган Олугбәк патшаның шәфкатьсез үтерелүе хакында китаплардан укып белә. Шуннан Төркестан1 караңгылыкка юл алган. Гөл-чәчәккә күмелгән оазислар

1 1920 елдан Төркестанны Урта Азия дип йөртә башлыйлар.
эссе чүлгә әверелгән. Шул мәлдә Шамилнең җаныннан әнисе белән ихластан горурлану тойгылары узды. Алар биргән гыйлем илне тиз арада алгарышка этәргән ләбаса. Һөнәрчелеккә юл ачылган. Үзбәкстанның ак алтын иле дигән даны еракларга таралган. Советлар берлегендә ул газ, дөге игү, каракүл сатуда аеруча киң колач җәйгән. Корыч кою, самолётлар, суыткычлар ясауда да ил алга киткән. Ә мамык үстерүдә аңа тиңнәр табылмаган. 1980 елларда Советлар Берлегендә җитештерелгән мамыкның 70 проценты үзбәкнеке булган.
Шамил кинәт уйларыннан аерылып, мөһаҗирләргә эндәште:
– Нигә куркып калдыгыз? Йортлар да йөз меңнәр тирәсендә генә йөри монда. Газ кергән, су бар. Тагын ни кирәк? Безгә, гади халыкка беркайда да әзер юл юк, без аны үзебез ярырга тиеш. Җирне үзем сукалап бирермен. Чәчәрсез, үстерерсез... Зато үзегезнеке. Химия белән агуланмассыз. Чиста ризык ашарсыз. Чиста су. Чишмәләре бик салкын, тирәннән бәрә. Берсе хәтта таш астыннан юл тапкан. Ишетәсезме тавышын? Әнә ничек челтери.
Бәхтияр колакка катырак затка охшап тик тора бирде. Мәхәббәт исә беренче кат елмайды:
– Ишетелә... – дип куйды. Хатынының серле елмаюы ирнең каткан күңелен бераз йомшатып җибәргәндәй тоелды. Ул Мәхәббәткә карап:
– Топилмаган мол тог бошида2. Ризалашыйкмы, йә? – дип, сорау тулы күзләрен төбәде. Мәхәббәт баш какты...
– Кайчандыр Җиһангөл апа да безнең кебек үзбәк кышлагына килеп төпләнгән. Аны да язмышы алдап йөрткәндер, күрәсең...
– Нигә «алдап» дисең?
– Аңлапмы әллә?
– Бәлки...
Бәхтияр янә уйларга чумып, сүзсез торды. Кеше һәрчак нидер эзләгән.
Бәхетне гел читтә күзаллаган. Кәрваннар әле көнчыгышка, әле көнбатышка үтеп торган. Базарлар тирәсенә кунакханәләр белән бергә кәрвансарайлар да төзелгән. Күп гасырлар элек шулай булган. Бүген дә адәм баласы юл чыгудан туктамый. Кемнәрдер озакка, кемнәрдер вакытлыча... Бәлки, бу сәфәрләр кешегә туган-үскән җире хакында тирәнгә төшеп, сагыну әрнүләре катыш уйлансын өчен дә кирәктер...
Язмышка кешенең матур өмет-хыяллары ярдәм итмәсә, адәм баласы шуларга ышанып, юл сапмаса, бу Җир шары да кояш тирәли әйләнеп йөрүне һич кирәксенмәс иде... мөгаен... Баксаң, яшәү шулай корылган. Яшәү ышаныч нигезендә корылган. Ә яшәү һәм өмет тирәли әйләнү – бәхет ул.

 

Дәвамы бар.
 

"КУ" 7, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев