Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Фәнирәнең: «...синең балаң түгел!» — дигән сүзләре аны тәмам ярсытты. "Син кияүгә чыкканчы ук, Шекспирның Гертрудасы кебек, егетләрне алмаштырып торгансың. Мин сине әллә туктарсыңмы дип уйлаган идем. Ә син һаман игә килмисең, сиңа һаман җитми икән..."
3
Габделнур эштән кайтуга, вахтёр хатын аңа бер кәгазь кисәге тоттырды.
— Синең дустыңнан, — диде ул елмаеп һәм, егетне аптырашта калдырмас
өчен, өстәүне кирәк тапты. — Милициядә эшләүче.
Фәлән ел ишек төбендә утырган бу апа карт егетләрнең (Габделнур белән
Ирек Коллективная урамында яшәгәндә дә ул анда вахтёр иде) дус-ишләрен
дә, йөргән кызларын да белеп тора иде.
— Рәхмәт, апа, — диде Габделнур һәм баскычтан күтәрелә башлауга ук
дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәген ачты.
Язу рәвешеннән үк таныды — Иректән. «Картлач, вакытың булса, бүген
кич җидедә «Маяк»та очрашыйк әле. Сөйләшәсе сүз бар. Ирек». Числосын да
куйган.
Габделнур сәгатенә карап алды, тиз-тиз баскычтан күтәрелде, бүлмәсенә
керде. Өйдә булган егетләр белән исәнләште, бер-ике сүз белән генә хәл-әхвәл
белеште. Аннары яхшылап юынып керде, чиста киемнәр киеп, аска төшеп китте.
Үз-үзенә, туйга барсаң, туеп бар, дип, гәрчә дусты ресторанга дәшсә дә, буфетта
тамак ялгап алды. Восстание урамыннан җәяү генә өскә таба менеп китте.
Ирек граждански киемнән — костюм-чалбар, күлмәк, галстуктан, урамда
аны көтеп тора иде инде. Гадәттәгечә җылы гына исәнләштеләр, эчкә уздылар,
урнаштылар. Залда халык күп түгел, шулай да бер-ике өстәл янында ярыйсы
гына «төшереп» алган ир-атлар кызып-кызып гәп куерталар. Талгын гына
музыка агыла.
— Үзем заказ бирәм, — диде Ирек һәм, менюга күз салып алгач, тулы гәүдәле
официант хатынга ашау-эчү ягыннан ни-нәрсә кирәген әйтте, як-ягына карап
алды да аракы да китерергә кушты.
— Күп булмасмы? — дип елмаеп сорап куйды Габделнур.
— Җитсә.
Бер-ике авыз сүз белән генә бер-беренең эш-гамәлләре хакында белештеләр.
Аннары Ирек, дустына туры карап, җитди генә әйтеп салды.
— Картлач, сөйләшәсе сүз бар иде.
— Тыңлыйм. Эштә берәр күңелсезлек килеп чыктымы әллә?
— Юк. Өйдә.
— Ничек?
— Шулай... Минем синнән дә якын кешем юк...
— Арттырма инде... Апаң, җизнәң...
— Юк, аларны тыкшындырасым килми. Аннары әти-әнигә тишелә, алар
борчыла. Пока ишетелмәсен. Җайлап кына белгертермен әле.
— Үзең беләсең инде.
Ул арада официантка шешә, чәркә-фужерлар, кабымлык китерде. Берәрне
каплагач, дусты сүз башлады.
Элек ут янып торган елтыр күзле, шат йөзле Ирек хәзер ничектер
сүлпәнләнгән, ябыккан, өметсезлеккә үк бирелмәсә дә, юл чатында югалып
калган ничарадан бичара кешедәй күренә. Гәүдәсе курачланган.
Ирек бәйнә-бәйнә үз хәлен, соңгы бер-ике елда башыннан үткәннәрне
сөйләргә кереште.
Габделнур аны бүлдермәскә тырышып тыңлады. Ара-тирә салгалап, капкалап
алганда гына Ирек тынып тора иде. Җан ачысы белән сөйләнгән өзек-өзек
вакыйгалардан аның Фәнирә белән өйләнешкәннән соң башланган гаилә
тормышы бөтен тулылыгы белән Габделнурның күз алдына килеп басты. Әйе,
юкка гына, кеше күңеле — караңгы төн, димиләр шул. Моңарчы Ирекнең,
гәрчә сирәк-мирәк очрашсалар да, гаилә хәлләре хакында авыз чайкаганы юк
иде. Ул мәсьәләдә ир-ат халкы хатын-кыз кебек җәелеп китми бит, үз эченә
җыя. Шуңа күрә Габделнур күп нәрсәдән хәбәрдар түгел, дусты сөйләгәннәр
аның өчен яңалык, кайберләре хәтта гайре табигый хәл иде.
Күрәсең, «чуан» шулкадәр зурайган, тулышкан — тишелер дәрәҗәгә җиткән...
Менә нинди иде дустының хәле.
...Ирек эштән кайтты, чишенде, юынды һәм, ашау өмет итеп, кухняда өстәл
янына утырды.
Бу фатирны өйләнер алдыннан, аңа элек төзү идарәсендә бергә эшләгән
таныш балта остасы табып бирде. Хуҗалары, ирле-хатынлы, ике елга Монголиягә
командировкага китәселәр, балаларын авылга әти-әниләренә кайтарасылар, ә
фатир — буш каласы.
Ирек, кайчандыр әбисе авызыннан ишеткән, ир хәстәрле булса, хатын
калфаклы була, дигән сүзләрне истә тотып, бик тиз риза булды, тегеләр әйткән
хакны да сатулашмады, чисталык, тәртип булачагына да ышандырды. Фатир
хуҗалары да, егетнең милиция бүлегендә эшләүче икәнен белгәч, бик теләп
ризалаштылар. Вакытлыча, үзенә хезмәт урыныннан берәр торак биргәнче
яшәп торырга бик кулай иде бер бүлмәле, бөтен уңайлыклары, җиһаз-фәләне
булган бу фатир.
— Кая, нәрсәң белән сыйлыйсың? — диде ул хатынына ягымлы гына.
— Ачыктым. Нәрсәң бар?
Фәнирә төксе генә:
— Бернәрсәм дә юк, — диде. — Әнә, үзең пешер дә аша.
— Ничек?
Ирек аптырап китте, әле моңарчы хатынының болай сансызлык күрсәткәне,
тупас кыланганы юк иде. Фәнирә янә дорфа эндәште.
— Мин эштә дә көнозын плитә янында торам...
Ирек гозерен кабатламады, сүзне зурга җибәрмәде, үзенчә фикер йөртеп,
болайрак нәтиҗә ясады: «Авырлы бит, хатын-кызның холкы үзгәрә дип әйтәләр
иде, дөрес икән».
Хатыны кухнядан чыгып ук китте. Ирек аптырап тормады (солдатта булган
егет бит), тиз генә йомырка кыздырды, чәй кайнатты. Фәнирәне дә табынга
дәште, ләкин анысы диваннан кузгалмады, телевизорга багынды, иренә
борылып та карамады.
Ирек үзенчә, хатынының бу холыксызлануы вакытлы гынадыр, дип уйлады,
көзге төннең томаны иртән кояш чыгуга таралган кебек, озакка бармас дип
өметләнде. Кызганычка каршы, бу хәл еш кабатланды. Хатыны көннән-көн
тупасланды, авызыннан аракы исе килгән чаклар да булгалады. Кайчагында
Фәнирә эшеннән коры-сары алып кайта, ләкин Ирекнең каты-коты белән генә
тамагы туймый, кайнар аш та тансыклый. Шуңа күрә үзенә пешерергә туры
килә иде. Ничек кенә кәефе кырылмасын, ул хатынына авыр сүз әйтмәскә
тырышты (кая анда кайберәүләр кебек кул күтәрү).
...Фәнирә, эштән кайткач, иреннән уңайсызланган сыман тоелды,
чишенгәндә тәнен дә күрсәтмәскә тырышты.
Ирек соңынтын белде: ул авариягә эләккән икән, директорның «Волга»сында
булган бу хәл. Моны ул таныш милиционерлардан ишетте: хатынының
фамилиясен, исемен әйттеләр. Кая барган, нишләгән? Төпченде, сорашты
хатыныннан, әмма анык җавап ала алмады.
— Эш белән бардык, — диюдән ары узмады Фәнирә. Шуннан Ирекнең
башына шик төште.
...Фәнирә тиктомалга сүз башлады.
— Бүген директорны бер хатын белән тоттылар.
— Ничек? — дип сорады Ирек.
— Директор аны бүлмәсенә чакырган да... эшкә дә керешкәннәр...
Рестораннар трестыннан берәү килгән булган, шул өсләренә килеп кергән...
Белмим, ничек алай оплошность җибәргәндер директор, ул ишеген бикли
торган иде...
Фәнирә сөйли дә сөйли, күрәсең, бүген дә бераз «капкан» булырга тиеш. Ә
Ирек аның: «...ишеген бикли торган иде», — дигән сүзләреннән зиһенен җыя
алмыйча утыра. Димәк... Ләкин ул дәшмәде, үзенең «мөгезле» ир икәнен тою
аңа шулкадәр гарьлек иде, бу хурлыктан җир тишегенә керердәй булды. Ачу
тулы күзләре белән хатынына карады, аннан-моннан капкалады да, бүлмәгә
чыгып, кулына китап алды..
...Икенче вакыт Фәнирә (теләр-теләмәс кенә, бик иренеп кенә) аның эчке
киемнәрен юганда:
— Хәзер ирләр мондый трусик кимиләр инде, — дип ычкындырды. Ә
Ирекнеке гап-гади кара сатиннан иде.
Ул, артык сүз куертмас өчен, уен-көлкегә борды.
— Әнә, цирктагы клоуннар кия торган чуарны ал.
Юморны аңламыйча:
— Акча юк, — диде хатыны дорфа гына.
Ирек аптырады: ничек акча юк, әле кайчан гына хезмәт хакы алып кайтып
шкафка куйды бит. Хатыны югында шкафны ачып караса — акчадан җилләр
искән. Ә Фәнирәнең муенында шушы арада гына яңа алтын чылбыр пәйда
булган иде. «Алай икән, — дип кенә куйды ир кеше. — Узган айда затлы күлмәк
алган иде...»
...Ирек хезмәтендә йомыш төшеп, хатыны эшләгән ресторанга якын гына
бер оешмада булгач, ул, Фәнирәне дә алып китәрмен дип (аның эше бетәргә
тиеш иде инде), арт ишектән ресторанга керде һәм ак башлыклы бер хатынга
мөрәҗәгать итте.
— Фаяны чакырыгыз әле.
— Китте бугай ул, — диде пешекче.
Боларның сөйләшүен ишетеп торган икенче хатын:
— Хуҗа янындадыр, аның күңелен күрмичә китмәс, — дип теленә
салынды.
Беренче пешекче тегеңә ачу белән карады, күз кысты, башын селкеде.
— Синнән сораган кеше юк, бар, эшеңдә бул, — дип усал гына дәште.
Икенчесе, һи, дип, авыз кыйшайтып, китеп барды.
— Хәзер, көтеп торыгыз, — диде пешекче хатын Иреккә һәм китеп
барды.
Ирек түзмәде, аның артыннан атлады. Хатын аны күрми иде. Ул директор
бүлмәсенең ишеген шакыды. Ләкин шакуы радистлар куллана торган Морзе
әлифбасын хәтерләтте: ике тапкыр кага да, пауза ясап, янә бөгәрләнгән урта
бармак сырты белән берне бәреп ала. Ул шулай ике мәртәбә кабатлады. Ишек
ачылмады. Хатын артына борылды, Ирекне күреп, бермәл каушап калды,
аннары бик тиз үзен кулга алды.
— Гафу итегез, анда бер кеше дә юк икән, Фая кайтып киткәндер, — диде
кыңгыр эш өстендә тотылган кешедәй юаш кына.
Кырык-кырык биш яшьләрдәге бу хатын директорның ышанычлы кешесе
яисә туганыдыр, ахрысы.
...Ирек нидер эзләгәндә шифоньер артына күз салды һәм... сискәнеп китте:
анда сидеккә-букка каткан бала чүпрәкләре аунап ята иде. Димәк, бер яше тулуга
имидән аерып, баласын авылына кайтарып ташлагач, хатыны аларны юмыйча
шунда тотып аткан. Ирек чүпрәкләрне юып, балконга элеп куйды.
Хатыны эштән кайтты. Исәнме-саумы юк, ул серванттагы аракы шешәсенә
үрелде.
— Син нишлисең?
— Нишләсәм дә эшләрмен. Анда синең ни эшең бар?
— Нәрсә? Бир! — Ирек хатыны кулыннан шешәне тартып алды. — Утыр!
— Йә, утырдым. — Хатыны диванга чүңкәйде. — Шуннан?..
Ирек, бәлки яхшылык белән әйткәнне аңлар дип, тавышын күтәрмичә
генә үгет-нәсихәт бирмәкче иде. Ләкин бик тиз сүзгә килделәр, ызгыш купты.
Фәнирә пәрмә-пәр талаша башлады, ярсыды, сүгенүгә үк күчте, чөнки салмыш
иде.
Ирек тә җавапсыз калмады, хатынын бик каты әрләде һәм ахырда:
— Син мине генә түгел, баланы да юньләп карамыйсың! — диде.
— Нәрсә булган?
— Шифоньер арты тулы бала чүпрәге.
— Әллә кулың калдымы? Әнә, юып куйгансың бит, — дип Фәнирә балконга
таба ымлады.
— Оятсыз! Мин сине бүген үк ташлап чыгып китәр идем...
— Куркыттың! Кит!
— Балам гына жәл...
— Жәлләмә! Ул синең балаң түгел!
— Ә?!
Хатын исенә килде, ләкин соң иде инде. Әйтәсе сүз әйтелгән. Ул тегеләй-
болай боргалана башлады.
— Мин... син тапкан бала түгел, минеке дип әйтәсе идем... Аны мин тугыз
ай корсакта йөрткән бит...
Ләкин Ирек аның аклануын тыңламый иде инде. Фәнирәнең: «...синең
балаң түгел!» — дигән сүзләре аны тәмам ярсытты.
— Син кияүгә чыкканчы ук, Шекспирның Гертрудасы кебек, егетләрне
алмаштырып торгансың, алар астына яткансың... Мин сине әллә
туктарсыңмы дип уйлаган идем. Ә син һаман игә килмисең, сиңа һаман җитми
икән... Шлюха!
— Кадерлем, мин...
Ирек: «Бу хайванга ник тел әрәм итәм соң?!» — дип, ишекне шапылдатып
ябып, урамга чыгып китте. Аңа бу өйдә һава җитми, йөрәге дөп-дөп тибә, бәгырен
корт кимерә; хатынына булган ачуы балага да күчте. Димәк... «Аптырый идем
аны: хатын кара чәчле, минеке дә кап-кара, ә кыз сары чәчле...» Ул еш кына, ни
өчен бу балага күңелем тартылмый, салкынлык тоям, дип пошына иде. Хәзер
генә аңына барып җитте: үз каны булмаганга шул халәтне кичергәндер...
Бүген Габделнур белән киңәш-табыш итү өчен очрашты. Аңа бер
бушанып алу да кирәк иде. Икесе ике җирдә эшләсәләр дә, әллә нигә бер
күрешсәләр дә, Габделнур аның өчен әле дә үз туганыдай якын кеше, серен
чишәрдәй, күңел түрендәген ачып салырдай бүтән якын дусты юк. Ә күңел
тулып ашты, эче тулы ут.
— Менә шундый хәлләр, картлач, — диде Ирек, ачынып.
— Әйе, шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр, дип кенә котылып
булмый, — диде Габделнур, аптырап һәм дустының хәленә кереп. — Эшләр
зурга киткән икән шул.
— Әйдә, тотып куйыйк, нәфсең булса, тагын заказать итәм.
— Бәлки, җитәр? Үзеңә кара.
Рюмкаларны бушаткач, Ирек янә телгә килде.
— Үзеннән котылырга кирәк, шунсыз булмый. Йә кызулык белән берәр
хәтәр эш эшләп ташлармын, башны төрмәдә черетер.
— Ну, анысын уеңа да китермә!
— Килә шул.
— Кызлар бетмәгән.
— Син хаклы булып чыктың, дускай. Хәтерлисеңме, мин Фәнирәгә өйләнер
алдыннан: «Хатын-кыз икене татыса, аның өченчедә дә нәфесе булачак»,
— дигән идең. Мине кисәткән идең. Ә мин сүзеңә колак салмадым, ярата
идем шул.
— Да, күңелле хәл түгел. Тормышыңның җимерелүе начар. Яңабаштан гаилә
корырга туры киләчәк...
Алар әле тагын беркавым сөйләшеп-киңәшеп утырдылар, янә бер-ике рюмка
тоттылар, тик хәмер берсенең дә башына китмәде. Чөнки сөйләшү — кысыр
көеккә көю генә түгел, алда җитдирәк мәсьәләләр куера, аларны хәл итәсе бар
— тормыш дигән олы дәрьяны кичү хакында иде уйлары...
...Ирек Фәнирә белән булган очрашуларны, ике арадагы сөйләшүләрне,
корылган әңгәмәләрне кат-кат уеннан кичерде. Егет үзен нарат агачы дип белеп,
кызгылт көрән төскә буялган калай торбаны чукыган тукран кебегрәк хис итте
(бервакыт ул шундый күренешкә тап булган иде). Кызның елау-сыктауларын
исенә төшерде. Бавыры бала басмаган булып кыланды бит.
Ирек һич аңламый һәм: «Нүжәли мин шулкадәр беркатлы булдым икән?
— дип аптырый иде. — Әллә ул шултикле оста артистка булдымы? Үзешчән
сәнгатьтә катнашкан бит. Алай дисәң, күз яшьләре чын кебек тоелды. Авырлы
чакта гына яисә бала тапкач кына үзгәрдеме холык-фигыле, әллә электән шулай
калыпланган идеме? Дөрес, алдашуын сизде сизүен, ләкин ялганын тотканын
үзенә әйтмәде. Бәлки, шул чакта ук тәртәне кирегә борасы булгандыр?» Хәтеренә
уелып калган сүзләре, бигрәк тә, бала яратам, диюләре... Ә чынында... Хәер,
егетнең үзен дә ярата иде шикелле... Әллә ул мавыгу гына булганмы? Шулайдыр.
Чын ярату булмагандыр.
Әйе, Ирек хаклы иде.
Җәй көне, яңгыр яугач, урамда күлдәвекләр хасил була. Ләкин, кояш чыгып,
җир өстен кыздыра башлагач, алар кибә. Әгәр чын мәхәббәт булмыйча, вакытлы
мавыгу гына икән, аның гомере кыска — яңгырдан соң барлыкка килгән
күлдәвек корыган кебек, ул да юкка чыга..
4
Кешеләр арасында үзара мөнәсәбәт шулайрак та була: әйтик, берәүне еллар
буе беләсең кебек, ә менә аның үзенә генә хас нинди сыйфатлары бар, дип
сорасалар, тәгаен генә берни дә әйтә алмыйсың, югалып каласың; ә кайсыбер
кешене бер күрүдә үк истә калдырасың — ул үзенчәлекле яклары белән
бүтәннәрдән аерылып тора кебек.
Габделнур өчен Шәйгазамов Солтангир Габсалихович та әнә шул икенче
төркемгә керәдер, мөгаен, чөнки ул — шәхес. Киеме дә, сөйләме дә — барысы
да фәкать аныкы гына.
Озын буйлы, зур башында тигез ятып торган сирәк ак чәчле Шәйгазамов
һәрвакыт әйбәт костюм-чалбардан булыр, ак күлмәк һәм галстуксыз күзгә дә
чалынганы юк; көрән кысалы, калын пыялалы күзлеге дә һәрчак үз урынында
— туры озын борыны өстендә. Аның пиджагының түшендә, сул якта, дүрт рәт
орден-медаль планкалары ялтырап тора, һәр рәттә — дүртәр, димәк, җәмгысы
— уналты. Габделнур аларның ниндирәк дәүләт бүләкләре икәнлеген белеп
бетерми, ләкин берсен чамалый: «Кызыл Йолдыз» ордены. Әтисенеке дә бар
иде. Димәк, әгәр абзый солдат-офицер халкы арасында иң дәрәҗәлеләрдән
саналган бүләккә лаек булган икән — сугышта үз-үзен аямаган.
Габделнур күзенә чалынган ул орденның үзенә күрә тарихы да бар. Гаярь
солдат Шәйгазамовка бу бүләкне июль ахырында дәүләт башлыгы (юридик
яктан шулай саналса да, чынлыкта илгә Сталин хуҗа иде) — кәҗә сакаллы
«Бөтенсоюз староста»сы Калинин бабай үзе тапшырды. Чөнки сугышның
беренче айларында батырлык күрсәткән солдатлар һәм офицерлар бүләкне,
Мәскәүгә барып, Кремльдә алырга тиеш иделәр. Берникадәр вакыттан соң
моның мәгънәсезлек икәне аңлашылды һәм бүләкләү үзе СССР Югары
Советы Президиумы исеменнән булса да, орден-медальләрне дивизия һәм
полк командирлары гына тапшыра башлады. Дөрес, исемлек үзәк газеталарда
тулысынча басыла килде. Аена егерме ике сум акча алган пехотачы солдатка
немец танкын юк иткән өчен мең сум бирәләр, баштагы чорда орденга да
өстәмә түләү каралган була. Ләкин Солтангир һәм аның иптәшләре орден һәм
акча өчен түгел, ә Ватан өчен, Советлар Союзын басып алырга ажгырып килгән
фашистлардан илне азат итү өчен үз-үзләрен аямыйча сугыштылар.
Шәйгазамов һәркем белән — гади ташчыдан алып идарә башлыгына
кадәр — үзен бик иркен тотып сөйләшә, чөнки аңа шәхсән үзе өчен берни
дә кирәкми: бүтән оешмада намус белән эшләп алган иркен фатиры бар, ул-
кызлары үсеп җиткән — балалар бакчасына чиратта тормый, шәһәр читендә
дача корасы юк — төзелештән очсызрак бәягә такта-кирпеч юнәтергә дип,
участок башлыкларына ялынычы төшми. Шунлыктан прораб-мастерлар
алдында ялагайлануны белмәгән техника куркынычсызлыгы инженерыннан
барысы да шөлләп торалар.
Шәйгазамов — югары белемле инженер, үз эшен биш бармагы кебек белә,
ләкин беркайчан да карьера ясарга омтылмады, артыгын күтәрмәделәр дә,
чөнки партиягә кермәде. Кыстап карамадылар түгел, кыстадылар, әмма ул үз
фикереннән кайтмады — җайлап кына баш тарта килде. Соңгы елларда инде аңа
мөрәҗәгать итүче дә булмады. Чөнки фирка әгъзасы булырга атлыгып торучы
инженер-техник хезмәткәрләр болай да буа буарлык иде. Ә аның партиягә
кермәвенең үзенә күрә сәбәбе бар иде: авыл мулласы булган әтисен утыз җиденче
елны алып китеп каядыр олактырдылар. Авыл куштаннары — активистлар
ярдәмендә эшләнгән бу фаҗигане ул беркайчан да кичерә, газиз атасын кышкы
буранда соңгы тапкыр күрүен һич кенә дә оныта алмады.
Әмма сугыш башлангач, повестка көтеп ятмады ул, егерме өченче июньдә үк
үз теләге белән фронтка китте, чөнки болай фаразлады: әгәр фашист Мәскәүне
алса, Идел буена да килеп җитәчәк. Ул — ир-егет, Илен, Ватанын сакларга тиеш,
гәрчә бу ил аны ятим итсә дә, чөнки аның бүтән Ватаны юк. Әгәр немец илне
яулап алса, бөтен халык колга әйләнәчәк, тарихта моның мисаллары меңләгән.
Әйе, аларга Мәскәүне алу гына кирәк, аннан инде юл ачыла — кайчандыр,
Казан ханлыгы җиңелгәч, Хаҗитарханга һәм Себергә юл ачылган кебек.
Буйсынган илнең халкы беркайчан да басып алучылар белән бертигез хокукта
була алмый, ул кол хәлендә яшәргә дучар ителә, икеләтә буйсындырылса, ул
кавем икеләтә колга әверелә. Анлык кына зиһене бар иде Шәйгазамовның,
чөнки бу төшенчәләрне аңа әтисе кечкенәдән үк сеңдереп килде. Илнең эше
ир муенында, ирнең эше ил муенында, дигәнне дә аңардан отып калды. Мулла
абзыйның китап шүрлегендә дини басмалар белән янәшә дөньяви китаплар
да байтак иде. Шуңа күрә старшина Шәйгазамов, берничә тапкыр яраланса
да, фашист ләгыйньнәрне үз өнендә — Берлинда тончыктырмыйча иленә
кайтмады.
Зур ихтыяр көченә ия булган Шәйгазамов һәркайчан үз фикерен турыдан
ярып сала һәм аны алга сөрә, нинди киңәшмә-җыелышлар булуына һәм аларда
кемнәр катнашуына карамастан, төзелештәге гаеп-кыекны ачыктан-ачык әйтеп
бирә иде. Шуңа күрә аны идарә башлыгы да, баш инженер да өнәп бетермиләр.
Ләкин төзүчеләрнең эш урыннарында — участокларда тиешле тәртип урнаштыру
өчен җан атып йөрүен белгәнгә күрә түзәләр, аңа тел-теш тидермиләр. Бигрәк
тә баш инженер (гәрчә ул моны күрсәтмәскә тырышса да) һичкем алдында
тәлинкә тота белмәүче хезмәткәрне хәтта хөрмәт итә иде. Чөнки объектларда
хәвеф-хәтәр булса, таякның юан башы аңа төшә бит.
Участокларда йөргәндә, гадәләтле, әмма бик таләпчән Шәйгазамов
мастер-прораблар һәм бригадирлар белән пәрмә-пәр талаша (ләкин сүгенми),
җитешсезлек күрсә, — балтасының сабы бик кыска, — акт төзеп, аларны
штрафка тарттырырга да күп сорамый. Шуңа күрә бүтән төзү идарәләрендә
еш була торган бәла-каза монда сирәк күренеш. Дөрес, биредә дә бөтенесе
дә ал да гөл түгел, әмма аларның күпчелеге техника куркынычсызлыгы
мәсьәләсенә игътибар җитмәүдән түгел, ә төзүчеләрнең үзләренең ваемсызлыгы,
башбаштаклыгы яисә эш вакытында авызларына хәмер кабудан, нәфесләрен
тыя алмаудан килеп чыга иде.
Шәйгазамовның тагын бер ягын искәрткән иде Габделнур: абзый татарлар
белән һәрчак ана телендә сөйләшә, кайвакыт русча фамилияләрне юри татарчага
әйләндереп тә әйтә иде.
Беренче елны, ул эшләгән участокка килгәч, инженер, электрик егеттән
саф татарча:
– Прораб Казов үзендәме? — дип сорады.
Эшкә кергәндә аның бу гадәтен белмәгән Габделнур аптырашта калды:
– Бездә андый фамилияле прораб юк бит.
Абзый, көлеп:
– Син гусьның татарча каз икәнен белмисеңме әллә? — диде.
Икенче вакыт ул мастер Зайцевны Куянов дип, прораб Бородинны Сакалов
дип сорады. Беренче карашка кырыс, хәтта усал ук дип әйтерлек менә шушы,
кем әйтмешли, тояк суы эчкән кеше, ни хикмәттер, Габделнурны якын итте, олы
башын кече итеп, күргән саен укуы, тормыш-көнкүреше белән кызыксынды.
Егет моны абзыйның кайчандыр нефть чыккан якларда эшләве, аны якташ
сыманрак үз итүе (гәрчә тумышы белән Шәйгазамов бүтән төбәктән булса да)
дип аңлады. Ләкин ул соңрак моның төбе бүтәндә, тирәндәрәк — аның тарих
бүлегендә укуы икәненә төшенде.
Бүген дә Шәйгазамов, конторда Габделнурны күргәч, егетнең сәламләвенә
җавап итеп, әүвәл кул биреп исәнләште һәм укуы белән кызыксынды.
– Габделнур, син ничәнче курста әле, дүрттәме, биштәме?
Гәрчә абзый бу сорауны беренче мәртәбә генә бирмәсә дә, үзеннән
өлкәннәргә каты бәрелергә күнекмәгән егет төгәл җавап кайтарды. «Олы кеше
бит, бәлки, оныткандыр, — дип уйлады ул. — Әллә юри сорыймы?»
Бәләкәй чакта бер агай, аны урамда күргән саен туктатып, һаман:
– Син кем малае әле? — дип сорый торган иде.
Габделнур үзенең кем баласы икәнен, әтисенең исемен әйтә:
– Галләм малае!
Шуннан агай:
– И олы тел, ул синең яшьтәшеңме әллә, Галләм абый, дип әйт, — ди дә
мәзәгеннән тәм табып, мыек астыннан гына елмаеп китеп бара.
Ә Габделнур аның артыннан:
– Әти кеше абый булмый инде, — дип кычкырып кала иде.
Шәйгазамов Габделнурны бүлмәсенә дәште. Солтангир Габсалиховичның
эш урыны конторның беренче катында урнашкан җыйнак кына бүлмәдән
гыйбарәт иде. Ике өстәл, сейф, урындыктан тыш монда пыялалы шкафлар
да бар, аларның киштәләре төрле-төрле китаплар, брошюралар белән тулы.
Диварларда куркынычсызлык кагыйдәләре язылган рәсемле плакатлар эленеп
тора. Бер генә булса да, тәрәзәсе зур, бүлмә эче, хуҗасының йөзе кебек
якты.
– Утыр, — диде хуҗа, егеткә урын күрсәтеп.
– Рәхмәт!
– Син тартмыйсың бугай?
– Юк.
– Бик әйбәт. Мин дә ул агуны йотудан азат. Чәй эчмисеңме?
– Юк, Солтангир абый, рәхмәт!
Шәйгазамов күзлеген салды, аны дүртпочмаклап бөкләгән ап-ак кулъяулыгы
белән чистартып, яңадан борын өстенә элде. Аның борыны шактый мулдан
— тотрыклы, кашлары салына башлаган, күзләре ягымлы, чиста итеп кырынган
яңаклары эчкә батмаган, әмма бик тулышып та тормый, куллары зур, ул — эре
сөякле, яше шактый булса да, энергиясе ташып торган ир кеше.
— Сезгә нинди фәннәр керә соң? — дип сорады ул.
— Байтак. Күпчелеге — тарих.
— Алай икән. Алтын Урда, Казан ханлыгы, Болгар дәүләте турында
мәгълүмат бирәләрме соң?
— Юк.
— Үзебезнең тарих бөтенләй керми икән, алайса, сезгә.
— «Татария тарихы» дигәне булды, икенче курста.
— Шуның белән вәссәламмы? Анысы да ялган тарих.
— Ничек? Китапны укып тапшырдык.
– Һәй, энекәш, кәгазь барысын да күтәрә ул: чынын да, ялганын да. Ә сез
укыган китапта чын дөресе бик аз. Аны бит, минут саен Мәскәү ягына карый-
карый, «өлкән абзый» ни әйтер икән дип, калтырана-калтырана язганнар.
Без бит куркытылган халык... Юкса безнең халыкның тарихы әллә кайларга
барып тоташа, безгә аны күрсәтмиләр, белгертмиләр генә. Һаман шул бер
балык башы: «татар-монгол игосы». Имеш, ул урыс халкына фәкать начарлык,
яманлык кына алып килгән, имеш, алар вәхшиләр, варварлар булганнар. Алайга
китсә, шундый артта калган халык ничек ярты Европаны яулап алгандыр?! Әле
тикшереп карарга кирәк: кем яланаяк яисә чабата киеп йөргән дә, кем күн
итек киеп йөргән?! Бөтен дөньяга данлыклы болгар күне каян килеп чыккан
соң ул?! Урыс дәүләте оешуга кем булышкан?..
– Кем? — дип сорады Габделнур, абзыйның тарих төпкелләренә үк төшеп
«лекция» укуына шаккатып.
– Алтын Урда дәүләте булышкан. Анда дәүләтчелек чын мәгънәсендә чәчәк
аткан, аның бөтен атрибутлары булган, дин иреге хөкем сөргән, шәһәрләрендә
мәчетләр генә түгел, чиркәүләр дә эшләп торган, әллә ничә төрле милләт халкы
яшәгән... анда гыйлемлек нык алга киткән...
Шәйгазамов шулхәтле тирәнгә кереп китте ки, үзен студентлар белән тулы
аудиториядә хис иткән профессор кебек, фикер агышын туктата алмыйча сөйли
дә сөйли. Чөнки аны күңел биреп, аңларга тырышып тыңлаучы бар. Берәү генә
булса да... Ул бит белгәннәрен теләсә кайда кычкырып йөри алмый, ә монда,
бүлмәсе кысан булса да, иркенлек, хөрлек.
– Әнә шулар Болгарда, Казанда дәвам ителгән... Синең Мәскәүдә булганың
бармы?
– Әйе, армиядә чакта, мине партиягә дә шунда алдылар.
– Кремль тирәсендә Василий Блаженный соборын күрдеңме?
– Әйе, — диде егет һәм елмаеп куйды.
– Нигә көләсең? — дип сорады Шәйгазамов, аптыраган кыяфәттә егеткә
карап.
Габделнур үзе белән булган хәлне сөйләп бирде. Экскурсовод «бу собор
Казанны җиңү хөрмәтенә төзелгән» дигәч, үзенең «җиңү түгел, ә басып алу
хөрмәтенә» дип каршы төшүен һәм шуннан соң беларус егете өлкән сержантның
(аларны Мәскәүгә алып килүче) бу хәтәр урыннан аларны тизрәк алып китүен
әйтте.
– Ә син аның Казаннан сүтеп алып киткән мәчет икәнен беләсеңме?
– Юк.
– 1812 елда Наполеон Мәскәүгә керә бит.
– Әйе.
– Кремль янына килә һәм Василий Блаженный храмын күргәч әйтә: «Бу
нинди мәчет?!» — ди. Ул инде күп илләрне-җирләрне гизгән кеше, мәчет белән
чиркәү бинасын аера, таный белгәндер...
– Әйе, дөньяны байтак гизгән, — диде егет, өлкән абыйсының сүзен раслап.
— Африкага хәтле барып җиткән. Әле анда барыр алдыннан солдатларның
сәламәтлеген кайгырткан — ике йөз мең кара күзлек хәстәрләтеп куйган. Чөнки
тегендә кояш мәрхәмәтсез кыздыра бит.
Шәйгазамов өчен монысы яңалык булса да, ул үзенең татар халкына
кагылышлы мәгълүматлары белән уртаклашасы килүен сиздерде. Чөнки аңа төзү
идарәсендә дә, өендә дә, гомумән, ул аралашкан даирәдә бу мәсьәлә хакында
фикердәш юк иде. Сүз катар кеше очраса да, әңгәмә озакка бармый — өзелә.
Беренчедән, күбесенең белем ягы такыр, икенчедән, һәрберсе тирә-ягына
каранып яшәргә гадәтләнгән, ялгыш сүз ычкындырудан куркытып тәрбияләнгән
иде. Ә Габделнурны, тарих бүлегендә укыган студентны, сөйләшеп-аралашырдай
тиң кеше итеп, үз күрә. Шунысы да бар: яшь кеше буларак, аның күңеленә
курку-өркү кереп ояламаган, шик-шөбһә салынмаган. Моны Шәйгазамов беренче
очрашудан ук төшенде, теләсә кайда тел озайтып йөрмәячәгенә дә ышана иде.
– Татарлар, монголлар турында Рәшид-эд-диннең язмалары бар. Ул үзе яһүд
кешесе, ислам динен кабул иткән һәм монголлар тарихын язып калдырган.
Монгол тарихы дигәнне татарлар тарихы дип тә аңларга кирәк. Чөнки Чыңгыз
ханның бабасы татарлар белән сугышта үтерелә.
– Ничек, безнең бабайлар анда ук барып чыкканнармыни?
– Бармаган. Алар хәзерге Кытай, Монголия территорияләрендә яшәгән.
Сахалин утравы белән Олы җир арасында Татар бугазы бар. Ул исем бит аңа
кичә-бүген генә бирелмәгән, борынгыдан калган.
– Солтангир абый, ә без ничек монда килеп чыкканбыз соң?
– Анысы үзе бер тарих... Аларның кая хәтле яу чапканын беләсеңдер... ә
биредә безнең икенче борынгы бабаларыбыз — болгарлар яшәгән.
– Без ике халыктанмыни?
– Әйе.
– Мичурин бабай тәҗрибә үткәргән шикелле икән...
– Юк, киресенчә. Аның бер тамырда ике агачы җимеш бирә, ә без ике
агачтан бергә әйләнгәнбез. Татар исеме өстенлек алган. Ә Болгар дәүләтенең
тарихын Әхмәд ибне Фадлан язып калдырган.
– Анысы кем?
– Тугыз йөз егерме икенче елны Ирак хәлифәтеннән бирегә Багдад илчелеге
килә, аның секретаре Әхмәд ибне Фадлан юлда күргән-белгәннәрен язып
барган.
Габделнур өчен болар яңалык иде, әлбәттә. Ә Шәйгазамов боларны каян белә
икән соң? Сораштыра-сөйләшә торгач, егет шуны ачыклады: аның туганнан
туган абыйсы зур галим икән, Мәскәүдә яши, Казанда булмаган китаплар таба,
архив материалларының хикмәтлеләре белән дә таныша ала икән.
– Безне сүгәргә булса, татар-монгол игосы, диләр, ә безне зур итеп
күрсәтмәс өчен, монгол тарихын гына алга сөрәләр. Һәй, энекәш, безгә
билгесез нәрсәләр бик күп бу дөньяда. Сугыш вакытында безнең егетләр
булмаган часть юк иде. Ә синең берәр кинода татар солдатын яки офицерын
күргәнең бармы?
– Юк.
– Шул-шул менә... Өч солдат батырлык кылса, аның берсе татар була торган
иде. Ул әле хәзер дә шулай...
– Әйе, Әсхәт Җиһаншиннарны гына алыйк...
Шәйгазамов:
– Бездә халыкның үзаңы юк, — диде. — Урысның бер акыллы кешесе
Столыпин, кем икәнен беләсең инде, әйе, шул, менә болайрак әйткән: «...
милли үзаңын югалткан халык тирескә әйләнә, һәм шунда бүтән халыклар
үсеп чыга».
– Бу безгә атап әйтелгән кебек.
– Юк, ул аны үзләренә карата әйткән. Чөнки унсигезенче-унтугызынчы
гасырларда аларда Көнбатышка табыну бик көчле булган. Югары катлау
кешеләре балаларын французча, немецча укытканнар, өйләрендә чит телдә
сөйләшкәннәр, үзара аралашканнар. Ул Александр Өченче сүзләрен истә тотып
әйткәндер, анысы «Россия — руслар өчен һәм русча» дигән.
– Ул патша тарихка «Миротворец» исеме белән кереп калган, — диде
Габделнур, исенә төшереп. — Унөч ел тәхеттә утырган вакытта бары тугыз рус
солдаты үлгән, алары да — чик сакчылары.
– Ярар, энекәш, мин сиңа әллә ниләр сүләп ташладым, чөнки ышанам. Үзең
генә бел дә күңелеңә бикләп куй. Кешегә чыгарма, юкса кыен ашарсың.
Бу эчкерсез егетне кисәтеп куюны да үзенең бурычы дип санады Шәйгазамов.
Дөрес, бүген утыз җиденче ел түгел түгелен, шулай да дус бар, дошман бар
дигәндәй, авызыңны үлчәп ачу комачау итмәс. Борынгылар язып калдырган
бит: «Бөтен белгәнеңне һәрчак әйтмә, әмма һәрчак ни әйтергә икәнен бел».
Аннары Шәйгазамов, матур әдәбияттан мисаллар китерә-китерә, татар халкы
турында сөйли башлады:
– Максим Горький безнең киң күңелле, ягымлы, әйбәт кешеләр булуыбыз,
пакь тормыш белән яшәвебез хакында матур-матур фикерләр әйтә. Ник әйтмәсен
— дөресе шулай. Аннары, кем аны үлемнән коткарган — татар кешесе.
– Кайчан?
– Ул яшь егет чагында үз-үзенә кул салмакчы була һәм, шәһәр читенә
чыгып, револьвердан күкрәгенә ата. Әнә шунда бер татар агае аны күреп ала...
Толстой да безнең турыда начар сүз әйтмәгән... Кавалерист кыз Надежда Дурова
турында ишеткәнең бардыр инде...
– Минем аның каберен дә күргәнем бар.
Абзый кызыксынып сорагач, егет Алабуга турында сөйләп алды.
– Менә шул кыз да безнең турыда язып калдырган... Мин сиңа, әгәр теләсәң,
кайбер китапларны бирермен, алар миндә байтак. Хәер, синең вакытың болай
да тар инде. Ярар, укуыңны бетергәч бирермен, караштырырсың, үзең өчен
генә...
Әңгәмә ахырында Шәйгазамов егеткә үзебезнең халык язмышына караган,
борынгы бабаларыбыз тарихына багышланган кайбер китапларның исемнәрен
дә атады. Әлбәттә, университет курсында, уку процессында боларның берсе дә
юк, алар студент өчен яңалык иде. Әйе, әллә кайчан җимерелеп юкка чыккан
Урарту, Ассирия дәүләтләре, Рим империяләре тарихын күз бетереп дигәндәй
укыды-ятлады, ничек тә «койрык» калмасын дип тырышты — имтихан-зачётлар
бирде, контроль-курс эшләре язды, ә үз тарихы... читтә кала бирде. Баксаң,
әллә никадәр белемнән мәхрүм булып йөргән икән. Хәер, Габделнурның бу
хакта сөйләшер кешесе дә юк иде шул.
Гарәпчә укырга-язарга өйрәнгән, латин алфавиты нигезендә дә укып калган
Шәйгазамов белән чагыштырганда, Габделнур үзенең, надан дип әйтерлек
булмаса да, гыйлем ягыннан берьяклы гына, шактый сай кеше икәнен сизде.
Дөрес, аларга да латин теле, шул графикадагы немец теле, борынгы рус теле
керде. Ә менә гарәп телен, язуын бөтенләй өйрәтмәделәр. Хәер, уку процессы
тулаем урыс телендә барды бит.
...Өлкән иптәше яныннан чыкканда, Габделнур үзен әле яңа гына күзе
ачылган мәче баласыдай хис итте, бер мәлгә аптырап калгандай булды...
Әмма, контор каршында очраган кешеләр белән исәнләшеп, электр цехындагы
хезмәттәшләре белән гәпләшкәннән соң, ул бу турыда уйламас булды. Кем
әйтмешли, аны дөнья мәшәкатьләре басып китте...
Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.
"КУ" 9, 2015
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев