Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Бертуктаусыз койган көзге яңгырдан туңып, калтырап, йокымсырап утырган җиреннән карт шомырт сискәнеп уянып китте.
Һай-һай! Әллә күкнең төбе тишелгән инде, бу яңгырның һич туктар исәбе юк – тәүлек буе ява лабаса! Әнә, сиртмәле коеның колгасына элеп куйган чиләк тә, көзге җилдә шыгыр-шыгыр чайкалып, нидәндер зарланган кебек, әллә ниткән чыелдаган авазлар чыгара. Тиздән көзләр үтәсен, салкын кышлар киләсен шомыртның исенә төшерергә теләгәндәй, яртылаш яңгыр суы тулган, кое суында тизрәк батсын өчен бер як тоткасына күгәргән гер асылган чиләк үзен җилләр иркенә куеп ыңгырашамы, елыймы – белмәссең. Урамда яңгыр астында ялгыз калып, ышык таба алмыйча интеккән көчек тавышлары чыгарып шыңшый иде.
Шомырт агачы, көзге яңгырда үзенең ялгызлыгыннан зарланып, карт ботаклары белән Котдус картның тәрәзәсенә шакыды:
– Шык-шык, шык-шык... Ач тәрәзәңне, Котдус агай, җиделе лампаны кабызып җибәр. Тәрәзәңдә ут булса, миңа да җиңелрәк. Әгәр Ак борын чишмәсе буендагы туганнарымнан, нәсел-нәсәбәтемнән аерып алып кайтмаган булсаң, миңа яхшырак иде дә бит... Без бер-беребезгә көч-куәт биреп, кайгы-хәсрәтләребезне уртаклашып, бер-беребезне көзге җилләрдән ышыклап яшәгән булыр идек. Нәрсәгә дип кенә син мине туган туфрагымнан аерып, кешеләр янына күчереп утырттың соң, Котдус агай?!
Туган туфрактан, туганнардан аерылу хәлләрен аерылганнар гына белә! Иң кирәк чакларда иңеңне куярдай әти-әниең, туганнарың булмавы авыр, һай, авыр! Бигрәк тә бүгенгедәй салкын көзге яңгыр явып торган караңгы төннәрдә җанны кая куярга белеп булмый.
Үзең дә авыр уйларыңнан уелып, коеп яуган көзге яңгыр астында туган йортыннан куылып, кубарылып чыгып киткән ул-кызларың, менә-менә баласын табарга тиеш булган хатыны Зөһрә, кечкенә уллары белән Себергә куылган Габдрахман хәлфә турында уйлап сызланып, хәсрәтләнеп ятасыңдыр. Сиңа да авырдыр, бик авырдыр, Котдус агай!
Шулай, аерылу газабын аерылганнар гына белә!
Менә миннән – туган җиреннән – Ак борын чишмәсе буеннан кешеләр янына күчереп утыртылган карт шомырттан сорагыз нәселсез, туган-тумачасыз, илсез-җирсез яшәүченең хәлен. Мин сезгә яфракларыма җыелган көзге яңгыр тамчыларын күз яшьләре итеп коя-коя сөйләрмен.
Мин сезгә кешеләр язмышы, Алансу халкының газаплы тормышы турында сөйләп калдырырмын.
Әлегә Габдрахман хәлфә гаиләсе – ике улы, хатыны Зөһрә һәм бу дөньяга киләсе нәни кызчыгы белән коеп яуган көзге яңгырда минем кебек туңып, калтыранып, үзенең каһәрләнгән язмышына буйсынып, Казан ягына китеп бара.
Көзге җилләр елый-елый китеп баручы хәлфәне озаталар.
– Шулай! Аерылышу хәлләрен аерылганнар гына белә, – дип, карт шомырт агачы салкын көзге яңгырда калтыранып, тынып калды.
** *
Габдрахманнарның озын юл үтеп, тәмам өшәнгән аты Каракашка, ниһаять, Кремль янындагы төрмә капкасы каршына килеп туктады. Әле капкага килеп җиткәнче дә коеп яуган яңгыр астында бу каһәрләнгән йортка керер өчен шактый вакыт чират көттеләр. Җеп-бөртексез булып юешләнгән балаларның, Зөһрәсенең йөзләре күгәреп килгән, салкыннан калтыраналар. Зөһрә Рәшитен җылытырга теләп, куенына алып, йөзен улының битенә куйган да дога укыймы, шешенеп киткән, зәңгәрләнгән иреннәрен кыймылдатып, нидер пышылдый. Габдрахман аның аерым-аерым сүзләрен генә ишетә.
– Йа Раббым, йа Раббым, ярдәмеңнән ташлама! Кайтуларны насыйп итсәнә! Балаларымны коткарсана!
Газизләренә булыша алмаудан ирнең йөрәге парә-парә килә. Күз яшьләре яңгыр тамчыларына кушылып агалар да агалар. Камиленең иреннәре кысылган. Күзләре очкынланып яна. Соры төстәге бишмәте, яңгырда юешләнеп, кара төскә кергән. Ул инде алда ниләр күрәсен азрак чамалый. Әти-әнисен борчыйсы килмәгәнгә генә бер сүз дә дәшми.
Рәшит тә әти-әнисенә юк-бар сораулар бирүдән туктаган. Әнисенең «Әтиеңне борчыйсы түгел!» дигән сүзе үтемле булдымы, әллә файдасы юклыгын аңладымы, әнисенең куенында тавыш-тынсыз гына оеп ята. Ул инде еламый да. Бары тик:
– Әле Себергә барып җиткәч, болай булмас, әни мичкә ягып җибәрер, юешләнгән киемнәрне киптерербез дә мич башында җылынырбыз, – дип хыяллана.
...Төрмә капкасыннан атлылар керә тора, буш арбалы атлар чыга тора. Юлаучылар гына төрмә капкасы артында ябылуда кала. Әйтерсең лә, адәмнәрне тереләй йота торган гыйфрит авызы шушында.
Габдрахманның йөрәген «Димәк, атларны да, әйберләрне дә алып калачаклар!» дигән уй яшендәй телеп узды.
– Зөһрә, мамык шәлеңне эчеңә ура! Балаларга да киемнәрен катлы-катлы киегез, әйберләрне, атны алып калачаклар, хәерсез нәрсәләр, гөнаһ шомлыклары. Нәрсә күрербез дип беләләр икән, ничек Аллаһның 
каһәреннән курыкмыйлар, имансызлар! – дип, үзе дә бабасы биргән затлы тунын юешләнеп беткән кожаны өстеннән киеп куйды. – Ризыкларны ничек булса да, кесәләрегезгә тутырыгыз, куеннарыгызга яшерегез. Зөһрә, бала тудыру кирәк-яраклары салынган төенчекне дә кулыңа тот.
Башка олауларда да ыгы-зыгы. Кемдер катлы-катлы итеп киенә, кемдер ризыкларын куенына, кесәләренә тутыра. Мәхшәр көне! Хатын-кызларның, балаларның илереп елаганнары, корык-корык йөткергәннәре тоташ бер гөжләү хасил итә.
Төрмә капкасын үтеп, эчкә кергәндә, инде тәмам караңгы төшкән иде. Һау-һаулап этләр өргәне, сакчыларның сүгенеп акырганнары, балаларның өзгәләнеп елаулары җанга бетмәс-төкәнмәс хәсрәт өстәп яңгырап тора.
– Корткычлар, халык дошманнары! Тиз генә арбалардан төшеп, хатыннар – бер якка, ирләр икенче якка тезелегез! Кулыгызга әйбер аласы түгел! Камералар болай да тыгыз.
– Зөһрә, Рәшитне үзең белән ал, кулын ычкындырасы булма, Камил минем белән булыр! – дип кычкырырга өлгерде Габдрахман, арбадан сикереп төшеп, ирләр рәтенә атлаганда.
Зөһрә озын юл килеп арыган, шешенгән аяклары белән арбадан төшә алмыйча азапланып торган арада, әвен хәтле бер ир заты килеп, арбадан сөйрәп төшерде.
– Тизрәк кыймылда, Алла ишәге! Нәрсәгә дип бозаулый алмаган сыер кебек кыймылдыйсың?! – дип акырып, хатынга төбәлде. – Әле бу имгәге буаз икән. – Ул Зөһрәнең җилкәсенә шапылдатып сугып алды. – Контрлар, әле дошман арттырып үрчеп яталар!
Зөһрә, аяк астына мең энә кадалгандай кычкырып җибәрде, күз аллары караңгыланып китеп, чак егылмыйча калды, тик Рәшитне кулыннан ычкындырмады.
Йа Раббым! Габдрахманы белән Камилен этә-төртә, ирләр басып калган колоннага алып киттеләр. Хәлфә, каерылып карап, хатынына кычкырды:
– Сиңа әйтәм, Зөһрә җаным, нык бул! Рәшитне сакла, үзеңне дә!
– Габдрахман, мин нишлим, мин нишли алам соң, аһ! – дип, Зөһрә иренә таба атлады. Тик кырыенда һау-һаулап өреп торган бозау хәтле эт җитәкләгән сакчы:
– Куда пошла, к женщинам иди, корова! – дип, Зөһрәне хатыннар ягына этте. Кисәк китереп орудан болай да аягында чак басып калган Зөһрә егылып китә язды. Тик Рәшитнең калтыранып торган нәни кулларын ычкындырмады.
– Әни, әни, ник тия ул сиңа теге этле абзый? Әни, авырттымы, бик авырттымы, әни? – дип, үксеп елап, Рәшит әнисенең аякларын кочты.
– Юк-юк, улым, кайгырма, авыртмады. Өстемә калын кигән идем, шуңа күрә бер тамчы да авыртмады.
– Әни, менә үсеп кенә җитим, мин ул әшәке абзыйны табып үтерәм, әбине кыйнаган абыйны да.
– Тәүбә, диген, улым! Кеше үтерергә ярамый. Аллаһ үзе хәл итәр, җәзасын бирми калмас.
Кечкенә Рәшит белән Зөһрә хатыннар төркемендә икешәр рәт итеп тезелделәр.
Ир белән хатынның, яшь балаларының күзләреннән аккан яшьләрен көзге яңгыр юды – гүя бу вәхшилеккә түзә алмыйча, җиһан елый иде!
– Йа Раббым, ни өчен генә безне мондый газапларга дучар иттең?! Газиз балаларыбызны нинди хәлләргә төшердең?!
Төрмә ишегалдында сөрелгәннәрнең аһ-зарлары, балаларның әти-әнисенә кушылып иңрәп елаулары, бурзайларның буыла-буыла өрүләре, сакчыларның акыру-бакырулары, сүгенүләре тоташ бер гөжләү барлыкка китерә, әйтерсең кыямәт көне җиткән...
Алла каргаган бәндәләр!
Бу хәлләргә җирләр тетрәр, таулар ишелер, елгалар ярларыннан ташып чыгар иде...
Тик әлегә төрмә ишегалдындагы мәхшәрдән башка берни юк. Бер якта – яңгыр астында балаларын кочаклап басып торучы гаҗиз хатын-кызлар, яшьләр, картлар, бала-чагалар, туктаусыз акырып-бакырып, сүгенеп чабулаучы сакчылар. Икенче якта – газизләренә булыша алмаудан аптыраган, тәмам төшенкелеккә бирелгән ирләр һәм бугазыңа ябышырга әзер торган этләр. Сакчылар сафлар арасында үзенә корбан эзләгән ерткычлар кебек йөренәләр, бу «кабахәт сыйнфый дошманнар»ны җир йөзеннән юк итәргә әзер булып, катлы-катлы итеп сүгенәләр.
Габдрахман Камилен җитәкләгән дә хатыннар рәтеннән Зөһрәсен күзли, күз уңыннан ычкындырмаска тырыша. Аның: «Зөһрә, Зөһрә! – дип кычкырган тавышы, гөжләп торган тоткыннар арасында каядыр төрмәнең биек коймасына бәрелеп, үзенә кире әйләнеп кайта сыман. – Зөһрә, Зөһрә!»
Ниһаять, барысын да рәт-рәт итеп тезделәр. Кемдер әллә ниткән чыелдык тавыш белән боерык бирде:
– Бу контрларны санарга кирәк!
Бозау хәтле эт җитәкләгән берсе рәтләр буенча китте. Менә ул Камил каршына туктады да Габдрахманның зәңгәрләнеп торган йөзенә текәлде. Аларны озата килүче Мансур – Габдрахманның шәкерте – бармагын
бөгә-бөгә, үзе алып килгән «корткычлар»ны санап, башына фуражка, өстенә шинель кигән сакчыга тапшыра:
– Беренче – Йочыпов Габдрахман, хәлфә, дин чөреме таратучы, икенчече – Йочыпов Камил Габдрахман улы.
Кырынмаган, йөзен җирән сакал-мыек баскан, зур башына кигән фуражкасына кызыл йолдыз кадап куйган сакчы сасы тәмәке исләре аңкытып акырды:
– Контра, шубу сними!
Хәлфә:
– Без бит Себергә едем, там как без шубы?! – дип, тунын бирмәскә тырышты.
– Снять! – дип акырды сакчы һәм алагаемга ирнең яңагына китереп орды. Моны көтмәгән хәлфә пычрак яңгыр суы җыелып торган җиргә килеп төште. Сакчының эте исә җирдә яткан хәлфәгә ташланды.
Кырыена улы килеп, этне куырга тырышты. Үзе елый-елый әтисенә эндәште:
– Әти, әти, тор. Бирсәнә шул туныңны, алсынсана!
Ул арада теге сакчы икенче берәүгә бәйләнә, дөньяларны бетереп сүгенә иде.

Габдрахман көч-хәл белән җирдән күтәрелде дә җиңе белән битләрен сөртте. Тунын салып, Камилгә бирде. Камил исә пычрагы агып торган тунны сакчыга тоттырды:
– Мә, ал! Безгә ни нады, сиңа булсын!
Аннан соң әтисенең йөзенә текәлеп карап торды да иреннәре калтырап, еламсырап торуын күреп:
– Әти, син бер дә аптырама, Себердә бер җае чыгар әле, син түлке кайгырма. Тик бу имансызларга каршы бер сүз дә әйтмә, яме, – дип, әтисенә сыенды.
Шулай итеп, Хәбибулла картның кияве белән икесенә пар итеп тектергән затлы туны, Казанның Кремль асты төрмәсенең пычрагында аунап, кешелектән чыгып, симез йөзле, зур башлы төрмә сакчысы кулында калды.
Габдрахман Камилен кочаклап:
– Бирешмәскә кирәк, улым, ничек тә бирешмәскә, – дип сулкылдап куйды. Камил исә әтисенең куенында калтырана-калтырана елый иде.
– Ни өчен, әти, ни гөнаһларыбыз бар? Әллә үзебез дә белмичә Аллаһ кичерә алмаслык гөнаһ кылдык микән? Әти, инде нишләрбез? Әниләр кайда икән, әти? – Кайгырма, улым, бер җае чыгар әле, Аллаһ ярдәме белән әниләрең дә табылыр, – дип, улын көчле куллары белән күкрәгенә кысты.
***
Камералар шыплап тулган, анда бары тик кысылып утырырга гына мөмкинлек бар. Мәхбүсләр кереп утыргач җылынган кебек булсалар да, соңыннан һәрберсенең өстеннән пар күтәрелеп, бу дым параша исләренә кушылып, сулап булмаслык һава барлыкка килде ки, Рәшитне куенына алып сулкылдап утырган Зөһрәнең, күңеле болганып, күз аллары караңгыланып, башы Гөлҗамалның җилкәсенә салынып төште.
– Гөлҗамал, зинһар, дип әйтәм, минем белән ул-бу хәл була калса, улымны ташлама! Миннән башка нишләр, башлары гына бетәр баламның, – дип өзгәләнде.
– Тукта, Зөһрә, ничек булса да бер җае чыгар әле, түз, җаным, түз азрак. Шәлләреңне чишеп җибәр, тын алуларың җиңеләеп китмәсме, – дип, тиз-тиз Зөһрәнең шәлләрен салдырды Гөлҗамал. Салкыннан тынчу камерага кергәч йоклап киткән улы Гәрәйне кызы Факиһәнең кулына салды да яулыгын Зөһрәнең йөзе тирәсендә селти башлады.
Зөһрә аңын җуйды. Аклы-күкле йөзендә җан әсәре калмыйча, суламаган да кебек тынычланып калды. Улын кочаклаган кулы да яралы кош канаты кебек салынып төште.
Гөлҗамал, аптырап:
– Зөһрә, тукта, суламыйсың да түгелме соң? – дип, ялварулы тавыш белән янәшәсендә селкенеп тә булмаслык тыгыз итеп утырган тоткыннарга дәште: – Кемдә дә булса азрак су булмасмы, бер генә йотым су бирсәгезче, монда корсаклы хатынның хәле бик авыр! – дип өзгәләнә-өзгәләнә кычкырды Гөлҗамал. – Бер генә йотым су, бер генә йотым су!
Бер-берсенә сыенып утырган, тәмам йончыган хатыннар, карт-корылар, бала-чагалар үзләренең нинди хәлгә төшкәннәрен аңларлык хәлдә түгел иде. Гөлҗамалның, бер генә йотым су, дип өзгәләнеп кабатлавы, үз хәлләренең дә мөшкеллеген, котылгысызлыгын исләренә төшереп, үзәкләрен өзде.
Параша чиләге кырыена туры килгән ап-ак яулыгын иңнәренә таратып япкан олы яшьләрдәге мөселман карчыгы, зәңгәрләнеп каткан иреннәрен тибрәтеп дога укыган җиреннән туктап, тиз генә төенчегеннән ярты шешә су тартып чыгарды да Гөлҗамалга сузды:
– Мә, бәбкәм, миндә әзрәк су бар иде, иреннәренә тидер, айнып китмәсме...
– Рәхмәт сиңа, апай, зур рәхмәт! – дип, Гөлҗамал кәгазь бөкене тешләре белән суырып алды да Зөһрәнең иреннәренә су тидерде. Аннан, авызына су җыеп, Зөһрәнең битенә бөркеде.
– Син аның битләренә суккалап кара, аңына килмәсме. Йа Раббым, бәндәләреңә сабырлык бир, – дип, мөселман карчыгы янә дога укырга тотынды. – Аллаһу, лә иләһә...
Зөһрә, кургаш кебек авырайган күз кабакларын акрын гына күтәреп, Гөлҗамалга карады, ике бөртек күз яше агарынган яңаклары буйлап агып төште.
– Аллага шөкер, айныдың. Котымны алдың, Зөһрә, билләһи, котымны алдың! – дип, Гөлҗамал хатынның йөзеннән күз яшьләрен сөртте. – Түзик, җаным, балалар хакына түзик. Мә әле, тагын берәр йотым су эчеп җибәр. Әзрәк хәл кереп китәр. Изүләреңне дә чиш, бу билеңә бәйләгән шәлеңне дә ал, яулыгыңны да сал. Без монда хатыннар гына, барыбыз да бер хәлгә төшкән мескен хатыннар, оялып торма, – дип, үзе үк Зөһрәнең изүен чиште. – Әйдә, өстеңне дә сал, тын алуларың җиңеләеп китәр. Ярый безнең кырыйда гына бу мөселман апае туры килде. Аллаһның бер рәхмәте, әле дә куенына тыгып, әзрәк су алып керә алган. Ничек алып калмаганнар?! – дип, шешә төбендә калган суын карчыкка кире сузды. – Рәхмәт сиңа, апай, бик зур рәхмәт! Аллаһ барыр юлларыңда юлдаш булсын! Исемең кем синең? Ни өчен сине шушы яшеңдә бу каһәрләнгән юлга озатасы иттеләр?
Татар карчыгы дога укып утырган җиреннән Гөлҗамалга борылып карады да:
– Йөзембикә атлы мин, бәбкәм. Ирем Габделхак указлы мулла иде. Ике улыбыз да Төркиядә дин белеме алалар. Әле ничек аларны озатып өлгердек. Мин мәдрәсәдә кыз балалар укыттым. Безне, халыкны караңгылыкта тотасыз, дин сөреме таратасыз, дип, йорт-җиребезне, булган мал-мөлкәтебезне тартып алып, Себер җибәрергә булдылар. Үзем өчен курыкмыйм, җир йөзенә бер килгән, бер китәсе. Хәзрәтемнең йөрәге сау түгел. Аннан соң яше дә бик зур – алтмышны узды, бу сәфәрне исән-имин кичерә дә алмас. Тик, үлеп китсә, ничек итеп кайларга җирләрләр икән? Кәфенлекләребезне алып керә алдым. Аллакаем, дога белән мөселманча күмү дә булмас инде. Ярар, без инде яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, Ходай хозурына кайтыр вакыт җиткән. Менә бу яшь җаннарның нинди гаебе бар соң? Әле ана карынындагы туасы сабыйларның бу власка нинди зыяннары тигән икән?
Абыстай шулай сөйләнде-сөйләнде дә тынып калды. Аның йөзендә ниндидер тынычлык, сабырлык, татар хатыннарына гына хас булганча, язмышына буйсынумы, әллә нинди зыялылык бар иде.
– Аллага тапшырдык, мөселман кардәшләр, түзем булыйк! Без үзебезгә үзебез генә булыша алабыз. Аннан соң бер-беребезгә ярдәм итешик һәм шуны ук Раббыбыздан сорыйк. Син дә, кардәшем, нык бул, сабыеңны 
исән-имин бу дөньяга тудырырга тырыш, җир йөзендә мөселман өммәте тагын бергә артсын.
Зөһрә әлеге абыстайның йончыган, ләкин затлы тыныч матур йөзенә күтәрелеп карады һәм җанына сабырлык иңгәндәй тоелды.
– Шулай, абыстай, балаларым исән-сау булып, туачак баламның да дүрт саны да төгәл килеш дөньяга килергә язсын. Синең хәзрәтең дә исән генә булып, барыбызга да ирләребез белән кавышырга насыйп итсен, – дип, сүзен тәмамлады.
Бу озын-озак елларга сузыласы газаплы авыр тормышның башы иде. Алда ниләр көтә?! Билгесез, газаплы, илсез-җирсез, кайтып керергә йортлары да булмаган кемнәрнеңдер газиз балалары, әти-әниләре, әби-бабалары, бала-чагалары һәм туасы сабыйлары Казан төрмәсенең параша, тир исе, юылмаган тән исе аңкып торган сасы камерасында бер-берсенә терәлеп, селкенергә дә мөмкинлек булмаган хәлдә алдагы язмышларын көтәләр. Күзләрендә нәфрәт, курку, өметсезлек. Әйтерсең, йөрәкләрендә дөрләп янган дәһшәтле ялкын, күзләрендә чагылып, утлы күмер кебек көйри.
Зөһрәнең туачак сабые – Алансуның хуш исле болыннарында, Мишә буйларында яшь колындай чабып йөреп, Ялантау чишмәсенең челтерәп аккан татлы суын эчеп, сандугач моңына коенып үсәсе нәни кызчык Әминә – Зөһрә бер йотым суга тилмереп, тын ала алмыйча интегеп, Гөлҗамалның иңенә авып төшкәч, тукта, әниемне борчымыйм әле дигәндәй, йөрәк астында тынып калды. Тәмам алҗыган Рәшит әнисе куенында тирән йокыга талган. Йоклап киткәнче, кара күзләрен тутырып, «инде нишлибез, әни? Безне нишләтәләр соң? Әти белән Камил нигә безнең белән түгел? Без аларны башка күрә алмабызмы?» дигәндәй, әнисенә карый.
Әнисе, улының такыр башыннан сыйпап, гел бер сүзне тәкрарлады:
– Сабыр, улым, сабыр. Барысы да яхшы булыр. Белгән догаларыңны укы, балам! Аллаһ ташламас, Раббыбыз булышыр. Йоклый алсаң, бераз йоклап ал, – дип, Рәшитен куенына алып юатты.
Әнә, улы тирән таң алды йокысында. Иреннәре арасыннан ап-ак тешләре күренеп тора. Ул ара-тирә кашларын җыерып куя. Төш күрәдер.
– Нинди төшләр күрәсең икән, балам? – дип уйлап куйды Зөһрә. – Авылда калган җылы өйләрендә рәхәтләнеп, әниләре куенына сыенып йоклап яткан дус малайларыңны күреп, аларга кызыгасыңмы? Әллә безне шушы хәлләргә төшергән явыз бәндәләрне сүгәсеңме? Балакаем, ничекләр генә саклап калыйм үзеңне? Әтиең белән кабат күрешә алмасак, ул Себер дигән җирдә ничекләр итеп кенә яшәрбез? – Зөһрә күзеннән туктаусыз аккан яшьләрен сөртеп алды.
– Раббым, Аллам, ярдәмеңнән ташлама, балаларымны дөньяга китергәнсең икән, яшәү өчен көч-кодрәт, дәрманын да бир! – дип, күзләрен йомды.
** *
Бер атнадан соң төнге икеләр тирәсендә камера ишекләре чыелдап ачылды да, барысын да төрмә ишегалдына кудылар.
Әле йокыларыннан да уянып өлгермәгән тоткыннар каушап, куркып, бер-берсен этә-төртә, төрмә ишеге төбенә өелделәр. Сакчылар хайваннарны куган кебек акырдылар. Этләре һау-һаулап, буыла-буыла өрделәр.
Гомерләрендә мондый кансызлыкны күрмәгән тоткыннар, этешә-төртешә, ишегалдына чыктылар.
– Йа Раббым, без бит хайваннарны көтүгә куганда да, әйдәгез, рәхмәт төшкерләре, дип куабыз. Ә монда! – Зөһрә гомерендә дә ишетмәгән кабахәт сүзләрдән куырылып килде.
– Быстро, быстро в два ряда строиться! – дип, сакчылар, халыкны рәтләргә тезделәр.
– Зөһрә, безнең тирәдән ерак китә күрмәгез, бергәрәк булырга тырыш, – диде ике кулына ике баласын җитәкләгән Гөлҗамал.
Атна буена тынчу камерада сулыш алырга интеккән Зөһрә, рәхәтләнеп, Казанның төнге салкынча һавасын сулады.
– Йа Аллам, белмибез генә, күкрәк тутырып сулыш алулары нинди рәхәт икән ләбаса!
Тынчу эссе камерадан чыккач, салкынча һава башта рәхәт кебек тоелса да, соңыннан тирләп дымланган киемнәр аркылы салкын үтте, тоткыннар калтырана башладылар.
– Әни, әни, суык, мин туңам, – дип, Рәшите, ябык гәүдәсе белән дерелдәп, әнисенә сыенды.
– Тукта, улым, тукта, менә әбиеңнең җылы шәле бар, хәзер җылынырсың, – дип, Зөһрә, эченә урап бәйләгән кәҗә мамыгы шәлен улының җилкәсенә ябып, култык астыннан чыгарып, аркасына бәйләп куйды.
Этләрнең өрүләре, сакчыларның дөнья бетереп сүгенүләре, мәхбүсләрнең ирләрен, хатыннарын, әти-әниләрен эзләп кычкырулары – барысы бер гөжләү булып, Казан төрмәсенең таш диварларын яңгыратты.
Зөһрә, улын җитәкләп, ирләр төркеменнән улы белән ирен эзләде. Сүрән генә янган тимер челтәр белән капланган лампалар төрмә ишегалдын саран гына яктырта, мыжлап торган халык арасыннан һичкемне табарлык түгел. Шул ара ирләрне каядыр тезеп алып киттеләр. Рәтләрне этле сакчылар озата барды. Озак та үтмәде, хатыннарны да тимер юл вокзалы ягына кудылар. Ике баласын җитәкләгәны Гөлҗамал алар янәшәсендә генә иде.
Зөһрә, улын кулыннан кысып тоткан килеш:
– Улым, кулыңны җибәрә күрмә. Әле менә Себергә барып җиткәч, әтиеңне таба алсак, яңа өй салырбыз, өйдә җылы, рәхәт булыр. Анда агачлар бихисап күп икән, утын кытлыгы да юк, ди. Әтиең бик уңган кеше, безне авыр хәлдә калдырмас, – дип, әллә үзен, әллә улын юатып, бертуктаусыз сөйләнә иде. – Туңасыңмы, балам, суыкмы?
– Әни, җылындым инде, әбинең шәле шундый да җылы, – дип, Рәшит әнисен юаткандай әйтеп куйды.
– Әйбәт булган, улым, әле дә ярый әбиең мамык шәлен бирде. Аны сакчылар алып калмадылар. Инде әтиеңне дә таба алсак, Алла теләсә, ничек тә исән калырбыз, улым, ничек тә Себергә барып җитәрбез. Анда баргач, урманында киекләре, җиләк-җимешләре дигәндәй, яшәрбез әле. Әтиең бер җаен табар, – дип, янә кабатлап куйды Зөһрә.
Зөһрәнең калага беренче килүе иде. Ул – үз гомерендә Алансудан беркая да чыкмаган авыл хатыны – Казан каласы, Кремль, сөңгедәй башын күкләргә терәгән, мәчет дисәң, мәчет түгел, ниндидер биек манарага исе китеп, янәшәсендә генә барган Гөлҗамалга дәште:

– Гөлҗамал, кара әле, нинди биек манара, моны ничек төзеделәр икән? Ай-яй, күтәрелеп карарга да куркыныч. Валлаһи, баш әйләнә.
– Без ике ел элек Мифтахетдинем белән Казанга килгән идек. Сөембикә манарасы бу, безнең ханбикәбез хөрмәтенә салынган дип сөйләгән иде Мифтах. Шулай күзләрен манарага терәп барып, сафтан шактый чыкканнар икән.
– Артка калма, контра! Син бераз җәһәтрәк атла. Сөйләшмәскә!
Озынча тәрәзә сыман тишекләр тезелеп киткән Кремль стенасы диварлары яныннан үткәндә, Зөһрә, иреннәрен кыймылдатып, дога укып алды.
– Раббым, Аллам! Үтенепләр сорыйм, шушы җиде көн эчендә бер кеше гомеренә җитәрлек михнәт, хурлыклар күрсәткән бу каһәрле йортка яңадан керүне насыйп итмәсәнә! Балаларымны, туган-тумачамны бу җәһәннәм базыннан сакла!
Кремль стенасына сыенып утырган таш төрмә бинасы төрле яктан чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган, аның аркылы адәм түгел, кош та очып кермәс.
Йа Раббым! Зөһрә өчен – хәләле алдында да көн яктысында чишенергә ояла торган хатын өчен – камерага керер алдыннан тентүләре, поддувка миче кадәр юан хатынның бар җирен капшап чыгуы, мыштырдама, тизрәк бул, сволочь, буаз сыер, нәрсә бәбәгеңне терәп торасың, контра арттырып, балаларга тора, кабахәт, шунда бала тапканда катарсың әле, бәдбәхет, кабих, дип төрткәләве – куркыныч бер төш кебек тоела башлаган иде. Кырыенда күзләреннән чишмә кебек яшь агып торган улы Рәшит алдында аеруча да оят булды аңа. Мондый гаделсезлекне, мондый да пычраклыкны күргән кешемени Зөһрә! Әти-әнисе, тәрәзә төбендәге яран гөл кебек кадерләп үстереп, авылның иң абруйлы егетенә кияүгә бирделәр. Габдрахман тарафыннан бер авыр сүз дә ишетмичә чөкердәшеп кенә яшәделәр ләбаса! Бу мич хәтле хатынның да әнисе бардыр. «Ходавәндә» дип шакката Зөһрә. Бу адәмнәрне шулай кешенең кешелеген бетерергә кем өйрәткән? Әти-әнисе алай итеп бала үстермәс! Болар да бит, анадан туганда, сөттән ак, судан пакь булып туганнардыр. Әниләре, бишек җыры җырлап, күкрәк сөтен имезеп, балам иманлы, тәүфыйклы булсын, дип үстергәндер ләбаса. Бер генә ана да баласының мондый булуын теләмәс.
Төрмәдә үткәргән бу бер атна Зөһрәнең тормышын икегә бүлде: тоткынлыкка кадәрге бәхетле тормыш һәм мәхбүслек чоры. Аның бернәрсәгә дә хакы юк икән ләбаса. Теләсә кем мәсхәрәли ала. Әнә, «поддувка» ирләрнеке кебек куллары белән, күлмәк итәген күтәреп, корсагына төртә – чыннан да баламы, мендәр тыгып куймаганмы янәсе...
Тумаган сабый каты итеп төртүдән тыныч кына яткан җиреннән дулап, тибенеп куйды.
– Балакаем, түз, азга гына түз. Гел болай булып тормас. Акылларына килерләр әле. Менә әтиең белән кавышсак, ул бу хәлләргә юл куймас! – дип, үз-үзен юатты Зөһрә.
Бу ач-ялангач, мыжлап торган халык төркеме – барлык хурлауларга түзеп, якты киләчәк төзергә Себергә китүче «халык дошманнары». Кем ул халык, ул кемгә дошман, моны Зөһрә аңлый алмый...
Әнә теге «поддувка» Рәшитне тенти. Соң ул сабыйга ник тиясең инде син?! Бала болай да коты чыгып калтырап тора лабаса. Ике яңагы буйлап күз яшьләре тәгәри. Гимнастёркасын киң каеш белән буып куйган, портупея аскан, башына кызыл билле, зур козырёклы зәңгәр фуражкасын батырып кигән, карт меринос сарыкныкы төсле сары чәчләре иңнәренә таралган хатын, Рәшитнең иягеннән тотып, авызын ачарга куша.
– Рот открой!
Рәшит, берни аңламыйча, зур күзләрен әнисенә төбәгән.
– Улым, авызыңны ачып күрсәт шуңа, авызыңны ачарга куша ул. Рәшит авызын зур итеп ачып, тикшерүче хатынга таба борылды. Тегесе, юан бармакларын баланың авызына тыгып, нәрсәдер эзләде. Аннан соң хатынның бармаклары малайның ябык тәне буйлап шуыштылар. Рәшит үкереп елап җибәрде.
– У-у, волчонок, чаплашка, – дип, малайны әнисенә таба этте юан хатын.
Зөһрә, калтыранып елап торган баласын күкрәгенә кысып, үзенең җаны әрнеп, күз яшьләре ташып агарга торса да, тыныч тавыш белән улын юатырга тырышты:
– Елама, балам, елама! Мин берни эшли алмыйм. Менә әтиеңне тапсак, әтиең янында әйбәт булыр... Тик кайда икәнен генә белмим, исәнме, юкмы?.. Менә шундый хурлыкларны күрде Фәгыйлә белән Хәбибулланың җил-
давыл тидермичә үстергән назлы гөле – Зөһрәләре.
Кремльнең агарып торган коймасы буйлап шактый гына баргач, вокзалга борылдылар. Алда, кырыйларында этле сакчылар озата барган ирләр төркеме күренә. Анда – Зөһрәнең газизләрдән-газизләре ире Габдрахман белән улы Камил. Алар да, артларына борылып каерылып карый-карый, Зөһрә белән Рәшитне эзлиләрдер. Тик ярым караңгы Казанның таш урамнарыннан атлаучы мәхбүсләр арасында кеше табарлык түгел.
Куылучылар – муллалар, галимнәр, разнарядкага эләгеп, кеше саны өчен нахак гаеп тагылган крестьяннар, җир кешеләре, укытучылар, докторлар – барысы бертөсле контрлар, корткычлар исеме тагылып, унар, егермешәр елга хөкем ителеп, «гаепләрен» җаннары, тәннәре, гомерләре белән юар өчен Себергә агылалар. Барысын да бертөрле газаплы, әрнүле, хәсрәтле тормыш көтә. Аларның күбесе туган якларына әйләнеп кайта алмаячак. Ләкин өметсез – шайтан, ди. Күңелләрендә «Сталин бу хәлләрне ишетер, безне акларлар» дигән ышаныч яши.
Габдрахман күпме генә күзләсә дә, рәт-рәт булып атлаучы хатыннар, бала-чагалар төркеменнән үзенекеләрен таба алмады. Сак астында баручы хатыннар, балалар барысы да бертөсле соры ташкын булып вокзалга таба агылалар иде. Бары тик лыштыр-лыштыр, шак-шок итеп атлаган аяк тавышлары, этләрнең һау-һаулап өрүләре, сакчыларның ара-тирә кычкырулары гына каланың салкынча тын һавасын сискәндереп яңгырый. Тоткыннарга сөйләшмәскә дигән фәрман бирелгән.
Каерылып артка карап бара торгач, Габдрахман төркемнән шактый аерылганын сизмәде. Аркасына мылтык түтәсе белән китереп оргач кына, авыртудан сыны катып, рәтләр арасына ашыкты.
– Шаг налево, шаг направо – расстрел! – дип акырды бер атна элек хәлфәнең өстеннән тунын салдырып алган сакчы.
Янәшәсеннән генә атлаучы Мифтахетдин, хәлфәнең җиңеннән тотып, эчкәрәк сөйрәде:
– Габдрахман абзый, зинһар, сак бул, бу бәндәләрдә иман юк, атып 
үтерергә дә күп сорамаслар. Алла сакласын, синнән башка балаларың, Зөһрәң нишләрләр? – дип, колагына пышылдады. – Кычкырып сөйләшә күрмә. «Сөйләшмәскә!» дигән боерык бирделәр бит.
– Мифтахетдин, безне мал вагоннарына төяп озатачаклар, ди. Хатыннарыбыз, бездән аерылып калсалар, нихәлләр итәрләр? Раббым, бер Аллам! – дип, Габдрахман этен җитәкләп, янәшә барган, гәүдәсенә караганда зуррак башлы сакчыга карап алды.
Алдарак баручы бер карт, сөрлегеп, таш түшәлгән юл кырыена килеп төшүгә, теге дәүбаш, юл чатында егылып яткан тоткын янына килеп, аны типкәли башлады. Эте ярсып өреп, картның өстенә ташланды. Тик карт, селкенеп тә карамыйча, юл чатында хәрәкәтсез тик ята.
– Каткан бу контра, – диде дәүбаш, этен теге кеше яныннан читкәрәк өстерәп. Ләкин эте, буыла-буыла өреп, гәүдәнең өстендәге киемнәрен өзгәли, тарта, дәүбашка буйсынмыйча, карт өстендә ырылдый иде.
Габдрахман:
– Нәгъләт төшкерләре, ни кыланалар бит, ниләр кыланалар! Болар ничекләр итеп үләрләр икән, Мифтахетдин?! Кеше түгелдер болар, кеше кыяфәтендәге иблисләрдер, – дип, хәрәкәтсез яткан карт яныннан узып китеп күп тә үтмәде, алар янына, этен җитәкләп, икенче сакчы килеп басты. Теге дәүбаш үлгән карт кырыенда басып калды.
Хәлфә, үз яныннан барган сакчыга әйләнеп тә карамыйча, аска карап атлавын дәвам итте. Башында бары бер хәсрәтле уй: хатыны, улы белән бер вагонга туры килерләрме? Алар артыннан атлаучы бу соры төркемдә Зөһрәсе, Рәшите бармы? Әгәр аларны башка тарафларга озатсалар, нәрсә булыр? Ул калтыранган куллары белән кырынмаган йөзеннән күз яшьләрен сыпырып төшерде.
Сакчы бер сүз дәшмичә атлый, ара-тирә хәлфәгә карап ала. Эте дә тыныч.
– Габдрахман абзый! – дип дәште сакчы акрын тавыш белән. – Миңа таба карамыйча, алдыңа гына карап атла әле. Мин – Балыклы авылыннан синең шәкертең Рәфәгать Исмәгыйль улы. Сезне хәзер мал вагоннарына төяп озатачаклар. Ничек итеп сиңа булыша алам? Нәрсә эшлим синең өчен?
Габдрахман аптырап, сакчыга таба борылып карады, тик караңгыда йөзен таный алмады. Тавышы таныш иде.
– Энем, – диде хәлфә, – хатыннар төркемендә Зөһрә апаең улыбыз белән, аннан соң ике баласы белән Гөлҗамал апаең бара. Ничек тә безне бер вагонда озатырга тырышсана. Зөһрә апаеңның бала табар вакыты җитеп килә. Мин сине догамнан калдырмас идем. Булышсана, балакаем, – дип, күзләренә җыелган яшен сөртеп алды.
– Ярар, мин Зөһрә апайны таныйм, ничек булса да булышырга тырышырмын, – диде Рәфәгать, – мин сезнең тирәдән ерак китмәм, – дип кабатлап, эте белән алгарак китеп барды.
– Мифтахетдин, кара әле бу егетне, танып бетермәдем. Бәлки, безгә булышыр, Балыклының мин белгән Исмәгыйле булса, бик әйбәт кешеләр иде. Гаиләләребез белән вагонда бергә туры килсәк, әзрәк җан тынычланыр иде.
– Әйе, Габдрахман абзый, бу егетнең йөзендә бераз миһербанлык күренә, – дип җавап кайтарды Мифтахетдин.
Алар вокзалга килеп җиткәндә, товар поезды килеп туктаган, перронда 
кеше әсәре юк иде. Бары тик хәрбиләр генә ары-бире чабышалар. Тәрәзәсез-нисез озын товар вагоннары вокзалның бер башыннан икенче башына кадәр кара еландай сузылган.
Хәлфә вагоннарны санамакчы булды. Тик очына-кырыена чыга алмады, буталды. Монда ничә «контра» сыя икән, ай-яй күп. Бу әле бүген китүчеләр генә. Бөтен Рәсәй «контр» белән тулган.
– Барыгызга да тезләнергә! – дип боерык бирделәр. Тоткыннар нишләргә дә белмичә аптырап басып торганда, сакчылар мылтык түтәләре белән аркаларына китереп ордылар.
– Контра, на колени, все на колени! Смотреть только на землю!
Этләр, өреп, мәхбүсләргә ташландылар.
Тоткыннар байтак вакыт тезләнеп тордылар. Гомере буе балаларга белем биргән, сакалына чал төшкән кырык яшьлек ир – Габдрахман – бу этле сакчылар каршысында тезләнеп торган хурлыклы минутларда ниләр кичерде икән?
– Мифтахетдин, без бит, намазлыкка басып, бары тик Аллаһ каршында гына сәҗдәдә торабыз. Бу ни? Нинди җинаять ясадык соң без этләр алдында тезләнерлек? Әйтче! Без нинди ирләр инде? Әнә, хатыннар төркеме килә, ә без бу кабахәтләр каршында тезләнеп торабыз!
Хәлфә сулкылдап елый иде.
Хатыннарга тезләнергә боермадылар.
Вагон ишекләре ачылып, аларны берәм-берәм теплушкаларга төяргә тотындылар.
– Ашыгыгыз! Нәрсә бозаулый алмаган сыерлар кебек мыштырдыйсыз, контрлар, үләксәләр! Давай, давай, сволочи, твари! – дип, урыс, татар телләрендә сүгенү-карганулар, этләрнең һау-һаулап өрүләре Казан вокзалын яңгыратты. Әлеге авазларга хатыннарның, балаларның илереп елаулары, сакчыларга яудырган ләгънәт сүзләре, ирләрен эзләп кычкырулары кушылып, бу үзәкләрне өзәрдәй күренеш этләр алдында тезләнеп торган ирләрнең җаннарын айкады, ирлекләрен үтерде. Үз хатыныңа, үз балаңа булыша алмыйча, башыңны түбән иеп, тезләнеп тор инде! Кем каршында диген, кем каршында!
Хатыннарны, балаларны берәм-берәм вагоннарга төйиләр. Ирләр, сакчылар күрмәгәндә, гаҗизләнеп, балаларны, хатын-кызларны этә-төртә теплушкаларга төягәннәрен күзәтәләр, газизләрен танып булмасмы дип, каерылып-каерылып карыйлар.
Рәфәгать атлы Балыклы егете дә күздән гаеп булды, әллә онытты, әллә мөмкинлеге булмады.
Күпме генә күзләсәләр дә, хәлфә дә, Мифтахетдин дә төркемнән хатыннарын, балаларын тапмадылар. Икесе дә, таш өстендә озак тезләнеп торганнан оеган аякларының сызлавына түзә алмыйча, тәмам өметләре өзелеп, инде аз гына калган хатыннар колоннасына карап торуларын дәвам итте.
Артларында гына:
– Торып басыгыз, хәзер үк өчегез дә, – дигән тавышка сискәнеп, оеган аякларына тиз генә басалмый аптырап калды.
– Контрлар, кулларыгызны артка куеп, составның артына таба атлагыз, – дип әмер бирде арттагы сакчы.

Габдрахман таныды – бу ул иде, Балыклы авылының Исмәгыйль улы Рәфәгать! Ничек кенә кычкырып, явызланып әйтергә тырышса да, тавышында тоткыннарның хәленә керергә тырышу, кызгану ярылып ята. Әнә ул, хәлфә ягына чыгып, аның белән рәттән атлый башлады.
– Габдрахман абзый, сезнең хатыннарыгыз поезд койрыгындагы иң соңгы вагон төбендә. Сезне дә шул вагонга урнаштырырга тырышырмын. Хәзер як-ягыгызга карамыйча гына тизрәк атлагыз, – дип, арткарак калды. Каршысына килүче хәрби кешене күреп: – Шагай, шагай, контра! – дип, мылтык түтәсе белән авырттырмыйча, акрын гына хәлфәнең аркасына китереп төртте. – Ачуланма, зинһар, миңа, хәлфә абзый, мин нишлим соң, дөньясы шундый булгач, – дип, гафу үтенгән сыман, җилкәсеннән сыйпагандай кебек тоелды Габдрахманга.
Менә поездның соңгы вагоны янына килеп җиттеләр.
Зөһрә – Рәшитен, Гөлҗамал Фәкиһә белән Гәрәйне кочаклап, халык төркеменнән азрак читтәрәк басып торалар иде.
– Габдрахман абзый, кеше-кара күргәнче теплушка эченә кереп юк булыгыз, – дип пышылдады Рәфәгать. – Гаиләгезгә керергә булышырмын. – Сиңа әйтәм, әтисе, сиңа әйтәм, – диде Зөһрә сөенеп, алар ягына
күтәрелеп тә карамаган иренә аптырап.
Габдрахман белән Мифтахетдин, аларны күрмәмешкә салышып, эчкә уздылар.
Озак та үтмәде, Рәфәгать хатыннарны, балаларны төенчекләре белән этеп-төртеп: «Контрлар!» – дип сүгә-сүгә, вагон ишегеннән кертеп җибәрде. Кеше-кара күрмәгәндә, Рәшит кулына бер төенчек тоттырды: «Мә, улым, кулыңнан ычкындырма, әтиеңә бирерсең».
Габдрахманнар, вагон кырыйлап куелган сәндерәләргә урнашып, гаиләләрен көтеп алдылар. Вагон идәненә салам түшәлгән иде.
Хәлфә үкси-үкси калтыранып елаган Зөһрәсен куенына алды. Рәшите әтисенең тезләренә килеп ябышты:
– Әти, әти, табылдың бит, табылдың, әти җаным!
Зөһрәсе исә бертуктаусыз:
– Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм, кавыштык бит, җаным, әй курыктым да соң, әй курыктым! – дип, күз яшьләренә коена-коена, иренә һаман шул сүзләрне тәкрарлады.
Балаларны тиз генә сәндерәләргә урнаштырдылар.
Рәшит кулындагы төенчеген әтисенә сузды.
– Әти, менә бу төенчекне теге сакчы абый сиңа бирергә кушты, югалтма, дип әйтте.
Габдрахман төенчекне сак кына чиште дә аптырап калды. Анда зур гына бер бөтен ипи, өч ат казылыгы ята иде. Май сеңгән кәгазьдә язу. «Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын! Кичерегез безне, хәлфә абзый, кичерегез. Хәерле юл сезләргә». Хәлфә, хәле китеп, сәндерә читенә килеп утырды:
– Рәхмәт сиңа, шәкертем Рәфәгать! Мин синең кем икәнеңне дә оныткан идем. Ә син үзеңә аң-белем биргән укытучыңны онытмагансың! Җаныңда, күңелеңдә миһербанлык саклап, үз тормышыңны куркыныч астына куеп, безгә булыштың. Димәк, әле өметсез түгел. Сездәй кешеләр булганда, тормышның алга таба яхшы булуына ышанырга була. Кайтырбыз, Алла теләсә, бер әйләнеп кайтырбыз әле.
Балалар күзләрен хәлфә кулындагы ипигә, казылыкка текәп катып калганнар, авызларына мул булып җыелган төкерекләрен йотып, дәшми-тынмый гына утыралар иде.
Габдрахман, аңына килгәндәй, балаларга карады да:
– Хәзер, хәзер, – дип, ипине сындырырга тотынган иде, Мифтахетдин оекбаш балтырыннан кызыл сөяк саплы пәкесен чыгарды.
– Ашыкма, Габдрахман абзый, менә пычак белән ипләп кенә кисеп бир. Ашау ризыкларын барлап, әз-әзләп тотарга кирәк. Әле күпме барасын белеп булмый.
Ипине пәке белән кечкенә-кечкенә телемнәргә бисмилла әйтеп кисте хәлфә. Ипи өстенә кәгазь калынлыгы икешәр телем ат казылыгы куеп чыкты да балаларга өләште. Бәрәңге кушмыйча салган ипи яңа гына мичтән чыккан кебек йомшак иде. Аннан Алансу басуларының шифалы җилләрендә күз күреме арада тибрәлеп үскән, серкә очырган арыш, сабыр, салмак кына тургай моңнарына коенып үскән бодай басуының хуш исләре килә иде.
Габдрахман балаларның, ач булуларына карамастан, ипиләрен бисмилла әйтеп, ашыкмыйча, кабаланмыйча гына ашауларына карап торды да Рәшитенең башыннан сыйпап әйтеп куйды:
– Аллаһка тапшырдык, оланнар, Аллаһка тапшырдык. Хәтәр юлга чыгабыз, хәерле булсын инде, илгә кайтырга насыйп әйлә, Раббым, – дип, иреннәрен тибрәтеп, озак итеп дога укыды.
Зөһрәнең исә ире, улы Камил белән кавышу шатлыгыннан бөтен йөзе балкып тора. Әйтерсең, әллә кайларга, җәһәннәм читенә китеп бармый, Казан төрмәсе камераларыннан исән-имин котылып, туган якларына, үзенең Алансуына, әти-әнисе, кызы Нәфисә калган сандугач оясы кебек йортларына кайтырга дип, юлга кузгалган.
– Әйттем бит мин сиңа, әйттем бит, җир йөзләрендә әйбәт кешеләр дә бар дип, Габдрахман! Инде беттек, мәңгелеккә аерылдык дигәндә, тагын кавыштык. Рәхмәтләр җаусын ул Балыклының игелекле бәндәсе Рәфәгатькә. Әби-бабаларына безнең кылган догалар барып ирешсен. Болай булгач, исән калырбыз. Шөкер, кавыштык, – дип, улының җилкәсеннән шәлләрен салдырды.
Вагон шыплап тулган. Хатын-кызлар кереп тулганнан соң да әллә никадәр ир-атны төяделәр. Болары дин әһелләре иде. Муллалар, имамнар, түбәтәйле япь-яшь егетләр. Хатын-кызлар белән шыгрым тулы вагонда ир-атлар кайда урнашырга белмичә, аптырап калды. Хатыннар, кысыла-кысыла бер яккарак җыелышып, ир-атларга урын бирде.
Поезд соң гына, көн инде кичкә авышкач, әллә ничек моңсу, сагышлы итеп кычкыртты да, пошкыра-пошкыра, ухылдап-ахылдап кузгалып китте. Тәгәрмәчләр тук-тук, тук-тук дип зарланып тәгәрәделәр.
– Йа Раббым, кайларга китеп барабыз без? Исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булырмы? – дип, туган җирләре белән саубуллашты куылганнар. Йөрәкләре кысылып-кысылып куйды, җаннары сызлады.
«Күбегез әйләнеп кайтмаячаксыз. Мин сезнең күбегезне башка мәңге күрә алмаячакмын. Сау булыгыз, кардәшләр, безгә рәнҗеп китмәгез» дип, мәхбүсләр белән хушлашкандай булып калды Казан каласы.
Бәхил булыгыз, туганнар!

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: