Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Фәгыйлә түти ачыргаланып, кычкырып, кызына ябышты: – Кызым гынадыр ла, бәгырькәемдер лә, җибәрмим, кагылмагыз минем балама, Аллаһның ачы каһәре төшкән бәндәләр! Җирән казакның камчысы инде Фәгыйлә карчыкның җилкәсендә уйный. Аклы күлмәгенә канлы камчы эзләре бәреп чыкты...

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Габдрахман белән Зөһрә йокларга ятып тормадылар. Кызларын озаткач,

Зөһрә елады да елады:

– Ничекләр генә барып җитәр, Ходаем, бер Аллам! Юлларына усал-мотагай

чыга күрмәсен. Урманнарда качкыннар да бар, дип ишеттем. Җанварлары

тагын. Кыз бала бит, әле унбише генә тулды.

– Аллага тапшырдык, инде таң беленә башлады. Барып та җиткәндер. Бер

дә кайгырма, Зөһрә, бер дә кайгырма!

Рәшит белән Камил тирән таң йокысында.

Рәшит ташбаш аптыратып бетерде инде:

– Әти, теге кошлар да очып барып җитә алмый торган Себер дигән җиргә

кайчан чыгып китәбез? Малайларга сөйләгән идем, шаккаттылар! «Кит,

булмаганны, кош очып барып җитә алмый торган урман буламыни, ник монда,

шыттырып, борчак сибәсең?» – дип, миннән көлделәр. Әти, безнең яктагы

Нырсы урманнарыннан зурракмы ул тайга?

– Зуррак, улым, зуррак, баргач күрерсең, – дип сүзен тәмамлады әтисе

кичә. – Сиңа үзебезнең Алансуда гына үсәсе иде кана, Тереклек суларында

коенып, әрәмәсендә карлыган, бөрлегән ашап, рәхәтләнеп кенә үсәр вакытың

ласа! Нишләмәк кирәк, улым, нишләмәк кирәк?!

Шулай уйланып утырганда, сакланып кына, акрын гына тәрәзә чирттеләр.

Өйдә ут алынмаган. Пәрдә читен күтәреп караса – Солтангәрәй! Габдрахман,

ишекне ачып, тиз генә Солтангәрәйне эчкә уздырды. Егет тирә-ягына карап

алды да өйгә керде:

– Әссәламәгаләйкүм, Габдрахман абзый, син ачуланма инде борчып

йөргәнгә, мин Нәфисәне озатып куйдым, – дип сүз башлады. – Җәкәү абыйдан

сиңа хәбәр алып кайттым. Зөһрә апага да әйт, кайгырмасын. Җәкәү абый

Ташкенга озатам, диде. Мин аны, сез риза булсагыз, эзләп табармын. Тик менә

адресы гына юк... – Солтангәрәй сүзен әйтеп бетерә алмады, туктап калды.

Почмак яктан, балкып, Зөһрә килеп чыкты.

– Солтангәрәй улым, яхшы хәбәрең өчен Алланың рәхмәте яусын!

Кайлардан гына белдең кызымның чыгып китәсен? Рәхмәтләр генә яусын

сиңа! Сиңа әйтәм, бир әле Гыйниятулланың әдрисен. Эзләп таба гына күр!

Кызыма бер таяныч була күр! – диде дә егетне кочып ук алды.

– Габдрахман абзый, әгәр без Нәфисә белән кавышсак, мин сездән Нәфисәне

кияүгә сорасам, ни-нәрсә диярсез икән? Мин аның артыннан Үзбәкстанга

чыгып китсәм, ә сездән кыз сорарга барып булмаса, диюем...

Габдрахман аз гына сүзсез торды да:

– Солтангәрәй, син әйбәт егет. Хәзер нәрсәдер уйлап торыр вакыт түгел.

Кызыма булыша алсаң, без әнисе белән бик шат булыр идек, шулаймы, Зөһрә?

Риза, биш куллап риза. Балакаем, оясыннан егылып төшкән кош баласы сыман

берьялгызы кала бит. Рәхмәт сиңа! – дип җавап бирде.

Ул арада Зөһрә дә сүзгә кушылды:

– Шулай булмаган кая, бик рәхәтләнеп! Бәхетләрегез генә була күрсен!

Рәхмәт сиңа, Солтангәрәй!

Солтангәрәй тиз-тиз генә саубуллашты да:

– Ярый, хушыгыз, хәерле юллар сезгә! Исәнлектә күрешергә язсын! Ату

таң ата башлады, күрерләр, – дип, эңгердә юкка чыкты.

Зөһрәнең йөзе балкып тора.

– Ишеттең лә, Тәңрем, үзәкләрем өзелеп теләгән теләкләремне! Кызымны

тиешле урынына илтеп урнаштырдың. Инде үзбәк якларына барып җитә

алса, ичмасам бер балам котылырые, ичмасам берсенең бәхете булырые.

Солтангәрәй кайлардан гына белгән диген син?! Әллә Нәфисә чишмә суына

барганда хәбәр иткәнме? Алай дисәң, Көличкә китәсен ул чишмәдән кайткач

кына белде түгелме суң? – дип сөйләнде шатлыгыннан нишләргә белмәгән

ана.

– Сиңа әйтәм, Нәфисә төшеп калган кыз түгел, хәбәр итү җаен тапкандыр.

Йә хат язып җибәргәндер. Ни булса, шул булган, маладис, Солтангәрәй!

Шуннан алар, намаз вакыты җиткән, дип, икәүләшеп намазга утырдылар.

– Илаһым, ният кылдым иртәнге намазны укымакка, йөземне юнәлдердем

кыйбла тарафына...

Зөһрә юлга аласы әйберләрне яңадан барлап чыгасы итте. Кичтән әти-әнисе

баллы төш, казылык, кыздырган тавык шикелле тәм-том китереп киттеләр.

Куна калырга җыенган картларны:

– Азапланмагыз, үз түшәк-ястыкларыгызда ятып йоклагыз, иртән килерсез

әле, – дип озатып җибәрделәр.

Таң атып килә, мул итеп чык төшкән. Чык бөртекләре бәрәңге сабакларында

әллә нинди төсләргә кереп җемелдәшәләр. Әнә, ызаннардагы оя-оя әрекмәннәр

тын гына моңсуланып утыралар. Әйтерсең лә, әй Габдрахман, чабуыңа гына

ябышып алып калыр идек тә, юк шул, булмас шул, дигәндәй тынып калганнар.

Бакча башында ябалдашларын җәелдереп утырган карт өянкегә әллә нинди

кош килеп кунды да кечкенә күзләре белән Габдрахманны күзәтә башлады.

Очып китеп, ниндидер корт табып алдымы, томшыгын өскә күтәреп йотып

җибәрде дә кечкенә күзләрен тагын Габдрахманга төбәде.

Их, шушы кош бул идең дә әллә кайларга бу каһәрләнгән дөньяны ташлап

очып кит идең! Зәңгәр киңлекләрдә гаделсезлек, әшәкелек, динсезлек булмаган

илләргә оч идең! Бармы икән ул андый ил? Ай-һай, юктыр. Әгәр булса, үзенең

уңган-булган Зөһрәсе белән Нәфисәсе, Камиле, Рәшите, туасы сабые белән

нинди бәхетле булыр иде Габдрахман! Әле үткән ел гына уйный-көлә бәрәңге

алганнар иде ләбаса. Бәләк-бәләк бәрәңгеләрне күргәч, Зөһрә:

– Сиңа әйтәм, иллә дә мәгәр бәрәңгебез уңган да суң! Нәфисәбезгә пәлтә

тектерербез, инде ундүрт яше тулды, тәмам җиткән кыз булды. Исән-имин

генә урнаштырырга язсын бәрәңгене! Калган акчага сиңа кәзәки алырбыз,

теге кәзәкиең туза башлаган, ялтырап тора. Анысыннан малайларга чалбар

тегәрмен. Яңгырлар гына булмасын, көннәр генә ару торсын, – дигән иде.

– Юк, Зөһрә, әгәр малларны урнаштыра алсак, сиңа ак ефәк шәл сатып

алырбыз. Зеррә дә килешә сиңа ак шәл! Ак кием кигәнеңне бигрәкләр дә

яратам. Әле бер көнне Галәүнең әнисе әйтеп тора: «Бигрәкләр дә килештереп

тегә инде хатының! Ул теккән кием гәүдәгә ятып кына тора. Үзе дә курчак

кебек матур, холкы ипле, кешегә авыр сүз әйтә белми. Аның юган керләре дә

зәңгәрсуланып күзне иркәләп тора. Нәселе шәп шул, әнисенә карап кызын

коч, дигәннәр. Әнә безнең киленне күр син, юган керен карасына катырып

элеп куя, рәхмәт яугыры. Шундый шапшак булырга кирәк бит! Әле шул

керләрен кеше йөри торган җиргә элә. Пешергән ашын ашарга җирәнгеч. Әле

беркөнне Галәүгә әйтә: «Син, – ди, – Габтери хатынын күрсәң, һушыңнан

язасың. Шаккаттың инде шул Зөһрәгә, аның да әллә нәрсәсе юк инде. Кигән

киеме генә үзенә килешеп тора, әллә кем түгел инде. Шуңа исең китә», – ди.

Галәүнең синең хатынны мактаганын бер дә яратмый инде, көнләшә. Мин дә

синең хатыныңа берәр күлмәк тектерергә дип исәпләп торам әле. Сабантуйга

яңа күлмәк тектерим, дим. Каш астындагы күз инде синең хатының, күз

тимәсен!» – дип китеп барды ул.

– Начар, дип әйтсәләр, рәхәт булмас иде, әтисе. Шулай яшәргә язсын инде.

Шапшак, ялкау хатыннарның кызларына яучы да килми. Безгә кызыбызны ару

җиргә урнаштырасы иде, нәселе әйбәт җиргә. Кыз баланың ирдән уңуы кирәк.

Кызым да минем кебек бәхетле була күрсен! – Шундый сөйләшү булган иде

Габдрахман белән Зөһрә арасында.

Бәрәңге алган көнне кичкә яшь әтәч суйдылар. Хатыны токмач җәеп аш

пешерде. Арып-талып, мунчалар кереп, шушы бәрәкәтле тормышларына

Аллага рәхмәт әйтеп, намаз артыннан догалар кылып, рәхәтләнеп яшәп яталар

иде ләбаса.

Нәфисәгә пәлтәгә дә, Габдрахманга кәзәкигә дә, Зөһрәгә ак ефәк шәлгә дә

җитте акчалары! Габдрахманның иске кәзәкиеннән Рәшиткә чалбар тектеләр,

әле кечкенә генә кәзәкигә дә калды. Күргәннәр шаккатты: бу Зөһрә коеп кына

куя инде! Бездә булса, бу искеләр аунап ятар иде. Шулай инде, уңган хатын

арыш онын кәбаб итәр, уңмаганы бодай онын харап итәр, дип, юкка гына

әйтмәгән борынгылар.

Бу бәхетле тормыш әле генә иде бит, үткән ел гына! Бу бәрәңгеләрне кем

генә алып ашар, Габдрахманның хасиятле бакчасын Галәү харап итәрме?

Аның бакчасын күргәннәр шаккаталар иде. «Һай җаным, бу бакчадагы чүпне

эскәк белән чүплисез мәллә, бакчаң күкәй тәгәрәтерлек бит», – дип аптырый

иде халык.

Инде менә Габдрахманны «халык дошманы» дип, дин сөреме таратасың

дип, Себергә куалар. Габдрахман дин сабагы гына түгел, дөньяви фәннәр

дә укыта югыйсә. Җәгърәфия дисеңме, санау фәннәре дисеңме, барысын да

укытты Габдрахман, кемгә зыяны тиде соң, кемгә?

Инде әнә тәмам яктырып килә. Үзләре корган сандугач оясы кебек

нигезләрендә соңгы таңны каршылыйлар. Кояшы да бүген, моңсуланып,

ямансулап, акрын гына күтәрелеп килә. Урыстау өстендә моңсу кызыллык

җәелеп, агачларны кызгылт-сары төскә кертеп, күңелдә әллә нинди газаплы

уйлар уятып, җанны әрнетеп чыкты ул бүген. Бәрәңге сабаклары өстендәге

көмеш тоҗымнар Габдрахманның күңелендә зәңгелдәгән авазлар чыгарып,

сирәк-мирәк кенә очып үттеләр. Бу тоҗымнар, балачакта бармагын кискәч,

әнисе чорнап куя торган пәрәвез җәтмәсе кебек, Габдрахманның йөрәк

яраларын төзәтергә теләгәндәй, ирнең җанына уралдылар. Бәрәңге сабагы

исе, әрем исе, бәрәңге бакчасы өстеннән аккан моңсулык Габдрахманның

җанын әрнетте, күңелен айкалдырып, күзләрен дымландырды. Кинәт кенә баш

очыннан, бәгырьләрне өзеп, «торрыйк-торрыйк» дип очкан торналар тавышы

ишетелде. Габдрахман башын күтәреп караса, өчпочмак ясап, зәп-зәңгәр күктә

торналар китеп бара! Берсе никтер аерылып калды.

– Аһ, җаннарым, – диде Габдрахман, – сез дә авыр, газаплы, хәтәр юлга

безнең белән бергә кузгаласызмы? Безне куалар, сез соң, сез кайларга

җыендыгыз? Шушында гына торып калсагыз ярамыймыни? Мишә буенда

гына үзегезгә оя корып яшәсәгез, ни була?

Габдрахманның күңелендә торналарның газаплы сагыш тулы авазы шундый

да гасабилык, гаҗизлек тудырды ки, ул, абзар кырыендагы бүкәнгә утырып,

үксеп елап җибәрде. Битләренә аз гына тут төшкән Зөһрәсенең, килеп, иңнәренә

кулын салуын тоймады да.

– Сиңа әйтәм, тукта әле, нигә шулкадәр өзгәләнәсең, җаным, китәрбез

дә, кайтырбыз да, Ходай булышыр. Без генә түгел ләбаса. Миңа синең белән

беркайда да куркыныч түгел, югалмабыз. Мин Нәфисәм Көличкә барып

җиткәч, тынычландым. Курыккан эш хәерле була ул. Хәерле булыр, Алла

теләсә!

Габдрахман хатынын куенына сыендырды. Зөһрә аның кулларын, үз кулына

алып, эченә куйды. Ир кулы астында туарга, яшәргә ашкынып тибенгән җан

иясенең талпынуын, ул сабыйның яшь балаларга гына хас булган исен, «гуи-

гуи» дип тәмләп имгәнен, тешсез авызы белән матур итеп елмайганын күз

алдына китереп, Зөһрәне юатырга ашыкты:

– Юк-юк, мин болай гына, менә торналар тавышы күңелемне кузгатты.

Бигрәкләр дә сагышлы авазлар чыгарып, күңелемә җәрәхәт салдылар. Без дә

аларга ияреп, гаиләбез белән чыгып китәчәкбез. Бер торна шул чылбырдан

аерылды. Нәфисәбез кебек, ялгыз башы калды. Ул торна үз төркемен

куып җитәрме? Әллә югалып калырмы? Нәфисәне шул ялгыз торна белән

чагыштырдым да күңелем тулды. Бер дә кайгырма, җаным, хәзер тынычланам.

Һай бу газаплы билгесезлек! Көзнең шушы моңсу көннәре! Ялгыз торна

инде төркеменнән шактый артта калган, үзәкләрне өзеп кычкыра: торрыйк-

торрыйк, хушыгыз, бәхил булыгыз! Сез исән-имин барып җитә күрегез, без

башка очраша алмабыз, дигән кебек, никтер Галәүләр йорты өстендә әйләнә.

Бу өн үкенечле, үзәк өзгеч, әллә кайларга чакырып, әллә нинди югалтуларны

искә төшереп, йөрәк бәгырьләреннән айкалып чыккан аваз иде...

Урамда кешеләр шаулаша башлагач, кузгалдылар. Бер-берсен уздырып,

хатын-кызлар гәпләшәләр. Аларның аерым-аерым җөмләләре тын һаваны

телеп-телеп уза.

– Әйдәгез, капка төпләренә сузылып ятыйк, ниткән үзебезнең балаларыбызга

сабак укыткан хәлфәбезне Себер җибәртик ди, җибәрмибез, җибәрде юк!

– Әйтмә дә генә инде, Миңлебану, җыен әтрәк-әләм хуҗа булды дөньяга.

Тоталар да уңган-булган кешеләрне Себер куалар. Хатыны да корсаклы

ичмасам. Ничекләр генә баласын табар?

– Шул Шәрәфи эше генә бу! Алладан да курыкмый, кабих! Күрер әле, үлә

алмыйча тартышып ятар.

– Әйдәгез, әйдә, әле югары очлар килеп җиттеме, түбән очлар кайда?

Ишегалдында халык җыелды, шау-шу купты.

– Кара әле, сиңа әйтәм, бәлки, халык алып калыр, бәлки, акылларына

килерләр әле, – дип, Зөһрә Габдрахманны култыклап алды.

– Белмим, белмим, юкка өметләнмә, карчык. Алырсың эт авызыннан сөяк.

Алар безне әллә кайчан кабып йотарга әзер. Барысы да котырган этләр кебек

бит, котырган этләр кебек.

Ишегаллары, капка төпләре гөж килеп тора. Ике мәхәллә халкы җыелган.

Һәрберсе, үз фикерен әйтәсе килеп, берсен-берсе ишетмичә шаулашалар. Инде

авыл куштаннары әбәләнә-әбәләнә җигүле атка әйбер ташый башладылар. Алар

арбага төенчекләрне чыгара тора, авыл халкы исә йортка кире ташый. Шулай

озак азаплана торгач, кояш шактый күтәрелде. Кояш нурлары моңсуланып үсеп

утырган сары чәчәкләрне үзләренең сагышлы кызыл нурларына төрде. Кайсыдыр:

– Атлы гаскәрләр килә! – дип сөрән салды.

Умарта корты оясы кебек гөжләп торган халык төркеме кинәт тынып калды.

Ниндидер куркыныч хәвеф-гарасат көткән әллә нинди шомлы тынлык иде бу.

Зөһрә Габдрахманга сыенды:

– Ни булыр, ни эшкә килә ул атлы гаскәрләр?

– Кайгырма, карчык, килерләр дә китәрләр. Бер дә кайгырма.

Озак та үтмәде, басу капкасыннан, камчыларын болгый-болгый,

«Разойдись!» – дип акыра-акыра, тузан туздырып, Алансу якларында моңарчы

күренмәгән киемнәр кигән атлылар суырылып килеп керделәр дә халыкка

«немедленно» таралырга боердылар:

– Разойдись, разойдись по-хорошему!

Камчылар, кара еландай, кешеләр өстендә чыжылдады, сызгырды. Халык

таралмады.

– Зачем гонишь, наш учитель не виноват! – дип, патша армиясендә хезмәт

иткән, аз-маз русча сукалаган Бикәмәт карт казаклар алдына чыгып басты. – Не

тругай, жина ружат итәргә тиеш, вун видал, – дип, Рәшитен кочаклап басып

торган Зөһрәгә төртеп күрсәтте.

Казакларның берсе:

– Ах ты, гололобый татарин, ты хочешь узнать, зачем гоним, на, узнай! –

дип, Бикәмәт картның җилкәсенә чыбыркы белән сызды. Бикәмәт карт, ачы

кычкырып, ыңгырашып, ат аяклары астына килеп төште. Халык барысы

бертавыштан «аһ» дигән бер өн чыгарып елашты. Ләкин таралмады. Ә

чыбыркы яңадан картның сөякчел җилкәсендә еландай чыжылдады. Карт инде

хәрәкәтсез калды, аның сизрәп беткән ямаулы күлмәгенә камчы эзләреннән

кан саркып чыккан, ул тузанлы юл чатында калтыранып ята, үзәкләрне өзеп

ыңгыраша иде. Шул арада болдырда Габдрахманның олпат гәүдәсе күренде.

Хәлфә, кулын аз гына күтәрә төшеп, авылдашларына:

– Җәмәгать, таралышыгыз, мин сездән үтенеп сорыйм, безнең аркада газап

чикмәгез! Язмышыбызга шулай язылгандыр, нишләмәк кирәк?! Хушыгыз,

бәхил булыгыз! – дип, Рәшитне ат арбасының алдына утыртты. Камиле, үзе

чыгып, җайлап, Рәшит янына урнашты. Ул да булмады, Шәрәфинең тешкә тия

торган, тимер кискәндә генә чыга торган чәрелдек тавышы яңгырады:

– Кызлары, Нәфисәләре кая? Качырган мәчет козгыны, кызын качырган!

Карагыз, эзләгез, күршеләренә керткәндер. Түбән өй астын карагыз,

абзарларын, печән эскертләрен. – Шул ара комсомолларга сүгенә, акыра

башлады: – Кичә нәрсә карадыгыз? Мин сезгә кизү торырга кушмадыммы?

Җебегәннәр, үләксәләр! Нәрсә дип җавап бирермен? Бу эш өчен мин җаваплы.

Анагызны!..

Шәрәфи, ямьсез итеп сүгенә-сүгенә, күршеләренә кереп китте. Минислам

өйдә юк, ул инде әллә кайчан Габдрахманның капка төбен саклый, ишеген

сәнәк сабы белән генә терәтеп куйган. Шәрәфи, сәнәк сабын алып атты да,

өйгә кереп, сәке асларын, мич артларын айкап чыкты. Минислам хатыны

Миңлегөлнең сәке почмагына өеп куйган киезләре, мендәрләре идәнгә очты.

Абзар-кураларны, утын абзарларын айкады, сәнәк алып, печән чүмәләләренә

кадап-кадап алды. Тик Нәфисәне таба алмады.

Күрше Галәүгә кертмәс, Хәбибуллага да озатмас, аннан эзләселәрен белә,

кая качырган мәчет козгыны? Шәрәфи, тынына буылып, Габдрахманга барып

ябышты:

– Габдри, әйт, кызыңны кая яшердең? Казакларга әйтеп иманыңны укытам,

ник туганыңа үкенерсең! Әйт, – дип кизәнеп, Габдрахманга сукмакчы булды.

Шунда Зөһрәнең тыныч, ләкин үзәкләргә үтеп керердәй газаплы тавышы

ишетелде:

– Шәрәфи абзый, кагылма Габдрахманга, ул үзе дә аптырашта. Кичә кич

чыгып киткән җиреннән кайтмады кызым. Суга төшкән кебек кенә булды.

Әллә, Ходаем, Мишә суларына батып хараплар булды инде балам?! Без киткәч,

гәүдәсен тапсагыз, зинһарлап әйтәм, күмә күрегез! Балам, калкып чыгып,

козгыннарга азык булып ятмасын!

Зөһрә, үксеп елап, Габдрахманга сыенды. Шәрәфинең сугарга күтәрелгән

кулы һавада эленеп калды. Моңарчы тынып торган хатыннар Зөһрәгә кушылып

еладылар, кемнедер сүктеләр. Бу елашу тоташ бер үксүгә, кеше әйтеп аңлата

алмаслык газаплы бер өнгә әйләнде.

Йә Раббым, ник шулай бәндәләреңне рәнҗетүгә юл куясың? Бу әшәкелеккә,

динсезлеккә таш ярылыр, елгалар ярларыннан ташып чыгар, җирләр тетрәп,

таулар ишелер иде!

Зөһрә, авылдашларына карап:

– Бәхил булыгыз, безгә рәнҗеп калмагыз! Кайтулар, күрешүләр булмас

инде, – дип, ат арбасына таба атлауга, янында басып торган әнисе Фәгыйлә

түти ачыргаланып, кычкырып, кызына ябышты:

– Кызым гынадыр ла, бәгырькәемдер лә, җибәрмим, кагылмагыз минем

балама, Аллаһның ачы каһәре төшкән бәндәләр! – Шулай дип, Зөһрәгә килеп

асылынды. Өстендәге жилеты, башындагы ак яулыгы җиргә төшеп, яланөс,

яланбаш калды. Ап-ак чәчләре җилдә җилфердәделәр. Атлы гаскәрләр

карчыкны кызыннан аерып ала алмадылар.

Җирән бөдрә чәчләрен фуражкасы кырыеннан мул итеп чыгарып куйган,

җирән мыек чалгыйларын текә итеп өскә күтәргән яшь кенә солдат, камчысын

хәтәр уйнатып:

– Отойди, сумасшедшая старуха, убью! – дип акырды.

Кызын югалту хәсрәтеннән акылын җуярдай хәлгә җиткән Фәгыйлә карчык,

берни ишетмичә, берни күрмичә, бертуктаусыз тәкрарлады: – Балакаемдыр

ла, җанкаемдыр ла, җибәрмим, нихәлләр итим, ай-ай!

Бу үзәкләрне өзә торган күренеш шулкадәр газаплы, әрнүле иде ки, инде

болай да үксеп елап торган халык төркеме тораташ кебек катып калды.

Җирән казакның камчысы инде Фәгыйлә карчыкның җилкәсендә уйный.

Аклы күлмәгенә канлы камчы эзләре бәреп чыкты. Фәгыйлә, аңын җуеп, чирәм

өстенә егылуга, Зөһрәне ике казак, аңсыз әнисе куеныннан сөйрәп алып, ат

арбасына, үкереп елап торган уллары янына аттылар. Ләкин ул арбага түгел, ә

арба алдына, атның арт аяклары астына килеп төште. Кара кашка, аяк астына

килеп төшкән корсаклы хатынга басмыйм дип, калтыранып, кузгалырга да

куркып, тик кенә басып тора.

Фәгыйләгә булышмасын дип, ике кулын каерып тотып торган казаклар,

ниһаять, ирнең кулларын җибәрделәр. Ул:

– Зөһрә, Зөһрә! – дип, хатыны янына атылды. Ипләп кенә Зөһрәне арбага

утыртып, балаларын кочагына алып юатты да атына чөңгерде. Кара кашка

акрын гына басу капкасына таба атлады. Алар артыннан атлы гаскәрләр

кузгалды.

Атлы гаскәрләр артыннан Алансу авылының басу капкасына кадәр куе

томан булып, тыннарны буып, тузан болыты күтәрелде. Габдрахманның соңгы

сүзләре өзек-өзек бер рәнҗеш булып, һавада эленеп калды:

– Авылдашлар, бәхил булыгыз! Догагыздан ташламагыз!

 

Дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев