Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Бу – аңа таныш булмаган бөтенләй башка дөнья. Билгесезлек, ятимлек... Иртәгә нәрсә булыр? Кайда яшәр? Нинди акчага тормыш көтәр? Белми. Солтангәрәй, аны эзләп, Көличкә килгәндер. Нәфисәне таба алмагач, кире Алансуга таба, туктаусыз яңгыр сибәләп торган караңгылыкка таба атлагандыр...
Яковның тәмам йончыган аты Яңа Бистәнең әле йокыдан уянып та җитмәгән
таш урамында, ару гына капкалы, ике катлы, чарлаклары чәчәкләп-чуклап
эшләнгән йорт янына килеп туктаганда, инде яктырган, яңгыр туктаган,
кояшның көзге сүрән нуры, моңсуланып, Казан каласының таш йортларын
үзенең кызгылт нурларына күмгән иде. Кыңгырау тавышына басуга, әллә
әзерләнеп көтеп торган, әллә кая да булса барырга җыенган тулы гына гәүдәле
бер татар капканы ачты. Эчтән әбәләнә-әбәләнә өргән көчек тавышы ишетелде.
– А, Яков, доехали, айда проходите, – дип олы капканы ачты да пыскый-
пыскый явып торган көзге яңгырда озын юл үтеп тәмам йончыган атны ихатага
кертте. Яков солы салынган капчыкны атның башына элгәч, кызга үзе белән
иярергә ишарә ясап, инде шактый тулылана башлаган, озын гәүдәле, пөхтә
генә сакал-мыеклы ир артыннан керде. Шыгыр-шыгыр килеп торган агач
баскычтан икенче катка күтәрелделәр.
Юл буе килеп арыган, туңып күшеккән Нәфисәгә тизрәк җылы өйгә
үтеп, җылынырга, юрган астына кереп ятып, бөтен тәненең, җанының вак
калтыравын басарга кирәк иде. Әллә авырый башлаган, әллә арыган – бөтен
тәне уттай яна, бу минутта аңа берни кирәкми, тик бу юеш, авыр сырманы
салып ыргытып, коры киемнәр киеп, ап-ак итеп агартылган, әнисе куены кебек
җылы мич башына менеп, песи кебек бөгәрләнеп ятасы, Ялантауның сап-
салкын шифалы суын эчәсе иде. Юл буе йокы күрмичә килеп, куе керфекләре
кургаш кебек авырайганнар, сөяк-санаклары үтереп сызлый. Тамагы төкерек
йотканда да авырта.
Ирнең исеме Закир икән. Авыр ишекне ачып, өйгә үттеләр. Ишекне ачканда,
кыңгырау чылтырап куйды.
– Мәүлия, – диде хуҗа, – менә кунаклар килде, чәеңне яңартып җибәр, көне
бигрәк салкын, юллары озын, күшеккәннәрдер.
Алдагы яктан таза гәүдәле хатын бүселеп килеп чыкты. Йөзе чытык, әллә
нинди ялтырап торган тукымадан тегелгән аллы-гөлле чәчәкле, тубыгына
чаклы төшеп торган озын халат кигән. «Бу авыл гыйбатларыннан тәмам гарык
булдым» дигән кыяфәт чыгарып, аш-су бүлмәсе ягына чыгып китте. Ул арада
Закир ишек төбендә үтәргәме-үтмәскәме дип аптырап басып торган Нәфисәнең
сырмасын салырга булышты. Яланөс калган кызның сылу гәүдәсен, кызарып
янып торган йөзен күреп:
– Сөбханалла, – дип куйды. Аннан: – Ай Алла, чат су булган бит сырмаң,
күлмәкләреңә дә үткән. Мәүлия, тиз генә чык әле, үзеңнең коры киемнәреңне
бир. Бу бала тәмам туңган, бөтен киеме юеш, авырый күрмәсен, – дип,
хатынына дәште.
Нәфисә, Мәүлия чыгарып биргән җылы халатны киеп, кара күн диван
кырыена килеп утырды. Юан хатын: «Хәзер мәтрүшкәле сөтле чәй китерәм»,
– дип чыгып китүгә, Нәфисә диван чатына башын куеп йоклап киткәнен сизми
дә калды. Тәмам арыган, йончыган иде.
Төнлә күзләрен ачып җибәрсә, үзенең кайда ятканын аңламыйча аптырап
калды. Өйнең почмагында кечерәк кенә мичкә охшаган әйбер тора. Тик ул
никтер агартылмаган. Әллә нинди чынаяк тәлинкәсе шикелле тәти белән
тышланган. Ап-ак булып ялтырап торган тәтинең урта бер җирендә көнбагыш
чәчәкләре рәсеме төшкән шундый ук чынаяклар. Ә ул ята торган диван
кырыенда сүрән генә яшел яктылык сибеп торган куыксыз лампада ут яна.
Идәндә зур келәм. Стеналарында да түшәмнән идәнгә кадәр Нәфисәнең
моңарчы күргәне булмаган затлы келәмнәр. Чатта шкаф хәтле сәгать тора.
Әнә ул доңгылдатып сугып куйды. Әле соңыннан да сәгать суккан аһәң әллә
нинди бер аваз чыгарып зыңгылдап торды. Нәфисә утның керосины бетмәсен
дип өреп сүндерергә уйлаган иде, тик җаен таба алмады. Аннан, аптырап,
лампа кырыендагы кнопкага басып караган иде, ут сүнде дә куйды. Нәфисә
шаккатты. Әтисе сөйли торган крачинсыз лампа шушы микәнни?! Аның
иртән, йокыдан уянгач, лампа куыкларын чистартып, ялтыратып җаны чыга
иде бит! Крачин лампасының крачины бетә башласа, бигрәк корымланып яна,
куыгы корымлана. Аннан соң саргылт крачинның исе дә зәһәр, януы да әллә
нинди генә, зәңгәрсуланып торган крачин ару. Ә бу лампаның исе дә, өреп
сүндерергә куыгы да юк.
– Бу кала хатыннарының эше рәхәт икән, – дип уйлап куйды кыз. – Болар
мичләрен дә агартмыйлар, су да ташымыйлар, мал-туарлары да күренми. Хәтта
лампа куыгын чистартасылары да юк.
Тик аларның авылдагы ярты йортны алып торган мичләре Нәфисәгә
нигәдер җан җылысы шикелле тоелды. Нәфисә ап-ак итеп агартып куйган
мич, салкыннарда туңып кайтканнан соң, өйгә җылылык, әллә нинди яктылык,
бәрәкәтле бер тынычлык таратып, нур чәчеп утыра. Әтисенең, өстәл өстенә
Коръән китабын куеп, куе калын тавыш белән Коръән укуы, әнисе белән
икәүләшеп йон эрләүләре, оекбаш, бияләй бәйләүләре, чигү чигүләре, җылы
мичкә җилкәләрен терәп утырганда, хәтта мич морҗасыннан әллә нинди
тавышлар чыгарып җил улавы, салкыннан бүрәнәләрнең шарт-шорт атуы да
үзенә күрә бер күңел тынычлыгы бирә, җанны иркәли иде.
Бу чынаяк тәлинкәле мич әллә нинди, салкын, җансыз.
– Кызым, – дияр иде әтисе, – һәрбер йортның үзенең җаны бар. Догалы,
намазлы йорт җансыз була алмый. Үзең дә күреп торасың, кайбер йортка
килеп керсәң, анда синең бер минут та торасың килми, тизрәк чыгып китәсең
килә, ә кайсыбер йортта җанга рәхәт. Ул нигездән тора. Нигездә иманлы кеше
яшәсә, йорт нурлы, җанлы була. Шуңа күрә яшәү дәверендә тыелганнарыннан
тыелып, намус белән яшәү кирәк. Тавыш-гаугалы нигездән фәрештәләр
чыгып кача. Күңелең кара икән, изгелекнең ни икәнен белмисең икән, көнче,
кара эчле кеше икәнсең, синең укыган намазыңнан, тоткан уразаңнан ни
файда? Аны Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә барыбер кабул итми. Кеше рәнҗетмичә
яшәргә тырышыгыз, оланнар! Әнә, әби-бабаларыбыз турында әле дә ничек
яратып, мактап искә алалар. Сез дә, нәселгә тап төшермичә, матур итеп
яшәргә тырышыгыз!
«Әй әти җаным, кайларда гына йөрисез икән инде сез?! Әнием, энеләрем
нихәл икән? Бу хакта кайлардан гына белим? Әллә мине аерып калдырып
дөрес эшләмәдегез инде? Ни күрсәк тә, бергә күргән булыр идек. Себер
салкыннарына да, чебен-черкиләренә дә түзәр идем әле. Ә болай – билгесезлек.
Таң аткач, ни булачак?» – дип уйланды кыз.
Бу Закир дигән абзый ниндирәк икән? Болай үзе миһербанлы адәмгә
охшаган. Хатыны гына – әллә нинди, кеше сөйми торган кеше. Нәфисәгә
коры киемнәр биргәндә дә, йөзенә елмаю әсәре чыгармады. Зур чынаякка
мәтрүшкәле чәй әзерләп куйган үзе. Нәфисәнең арып-талып йокыга киткәнен
күреп, уятып тормаган. Эчелмәгән сөтле мәтрүшкәле чәй өстенә аксыл-көрән
элпә капланып суынган. Кызның өстенә кемдер юрган япкан. Нәфисә боларның
берсен дә белми. Бер уянмыйча йоклаган. Әле уянып киткәч тә, үзенең кайда
ятканын исенә төшерә алмый аптырап бетте.
Салкын чәй эчеп алгач: «Мәгънәле кешеләр икән», – дип уйлап куйды
Нәфисә. Күзенә йокы эленмәде. Акрын гына торып басты да, тәрәзә янына
килеп, калын төнге пәрдәләрне күтәреп, урамга карады. Урамнар да авыл
урамнары кебек түгел, якты. Ара-тирә ялкау гына этләр өргән тавышлар
ишетелә. Әнә, тарантас дисәң, тарантас түгел, әллә ниткән каплаулы арбага
җигелгән ат узып китте. Бик үк тигез булмаган таш урамның төнге тынлыгын
бозып, дыңгыр-дыңгыр тәгәрмәч тавышы ишетелде. Хуҗаларның эте, уянып,
бер-ике тапкыр гына һау-һаулап, ризасызлык белдереп, ялкау гына өреп алды
да тынып калды. Озак басып торды кыз тәрәзә кырыенда.
Бу – аңа таныш булмаган бөтенләй башка дөнья. Билгесезлек, ятимлек...
Иртәгә нәрсә булыр? Кайда яшәр? Нинди акчага тормыш көтәр? Белми.
Солтангәрәй, аны эзләп, Көличкә килгәндер. Нәфисәне таба алмагач, кире
Алансуга таба, туктаусыз яңгыр сибәләп торган караңгылыкка таба атлагандыр.
Нәфисәнең үзенең дә бер генә дә китәсе килмәгән иде. Көндезләрен чоланда
бикләнеп яшәгәндә дә, кыз бернинди кыенлык сизмәде. Анна түтидән китап
сорап алды да чоланда кечкенә генә тәрәзәдән саркылып кергән яктылыкта
китап укып утырды. Китаплар урыс телендә булып, күп сүзләрнең мәгънәсе
аңлашылмаса да, ул укуын дәвам итте, ташламады. Әтисе аңа гарәп имлясы
белән бергә урыс хәрефләрен дә өйрәткән иде.
– Кызым, дөнья булгач, кирәге чыгар, белемле булу бик мөһим, белгән
һөнәрнең зыяны тими аның, – диюе хак булган икән.
Нәфисә, шулай китап белән матавыкланып, кыска көзге көннәрдә кич
җиткәнен сизми дә кала иде. Әле аның өстенә, Анна түтинең йон эрләп
утырганын күреп:
– Дауай я, – дип, йон бәйләгән кабасын сорап алды да, әнисе өйрәткәнчә,
нечкә генә итеп йон эрләп утырды. Анна түтинең осталыгы җитеп бетмиме,
әллә вакыты тарга ашыгамы, эрләгән җепләре калын, тигезле-тигезсез, кайбер
урыннарында җепкә әйләнеп бетә алмаган йоннары кабарып-кабарып тора.
Нәфисәнең нәфис кулларында исә орчык шундый да матур итеп зырылдый,
нәзек җепләр, озын матур бармак араларыннан агып чыгып, орчыкның
уртасына тип-тигез итеп җыелалар.
Яков агай күзлек читеннән генә кызны күзәтә икән:
– Ай Нафиса, как хорошо ты прядёшь! Можно подумать, что ты
всю жизнь только этим и занималась. Татары – очень трудолюбивый,
чистоплотный народ. Вот почему я и люблю татар, – дип, кызның күңелен
күтәреп җибәрде.
Анна түти дә, шаккатып, Нәфисәнең иңнәреннән сыйпап үтте.
– Да, Нафиса, ты молодец, не зря Султан влюбился в тебя, он себе хорошую
спутницу по жизни нашёл, будьте счастливы! – дип мактады.
Әле шул йомшак язгы сузма йоннан эрләнгән җептән Анна түтигә беләзек
турыларын телле-телле итеп бияләй дә бәйләп биргәч:
– Нафиса, научи меня, как ты это делаешь? – дип, хатын кич буе нечкә
итеп йон эрләргә, нәфис җептән шулай телле итеп бияләй бәйләргә өйрәнде.
Нәфисә, ун көннән артык Көличтә яшәп, урыслар тормышына да ияләшә
төште. Чоланның кечкенә тәрәзәсеннән моңарчы ул күрмәгән кыска аяклы,
кечкенә кәкре койрыклы, әллә ниткән ямьсез борынлы җиде дуңгызны күзәтеп
утырды. «Боларны ничек ашыйлар икән?» – дип аптырады. Алар пычрак
сазлыкта рәхәтләнеп ауныйлар, үзләре, вак-вак атлап, бер-берсе артыннан
Анна түти чыгарып салган ризыкка таба йөгерәләр дә борыннары белән әллә
ниткән «мырк-мырк» дигән тавышлар чыгарып, чәчә-чәчә ашыйлар.
Ә калганы нәкъ Алансудагыча: иртүк торып, сыер савалар, мал-туар
карыйлар, каз-үрдәкләр ашаталар. Шундый ук тормыш, тик башкачарак –
тәрәзәләрдә ап-ак пәрдәләр түгел, чәчәкле тукымадан тегелгән, бер генә якка
җыела торган чаршау кебек әйбер. Стеналарда кашагалар да, кызыл башлы
сөлгеләр дә юк. Бер почмакта әллә ниткән икона дигән әйбер тора, шуңа шәм
яндырып куялар да, тезләнеп: «Господи, помилуй», – дип, дүрт почмакларына
төртәләр. Мичләрен дә ап-ак итеп агартмаганнар. Җәкәү агай мич каршына
килеп утыра да, авызына әллә ниткән трубка кабып, аңа чырадан ут элендерә,
аннары мул итеп төтен чыгарып тәмәке тарта. Озак итеп тарта да буылып-
буылып ютәлли башлый. Шулай ютәллисе булгач, ул төтенне ник суырырга
кирәктер инде? Моны кыз аңлый алмый аптырый. Болар нигәдер, урамда
йөргән аяк киеме белән өйгә кереп, идәнне таптап, изеп йөриләр. Идәннәре җир
төсендә. Анна түти аны чыра пычагы белән башта кырып пычрагын җыя, аннан
соң гына юып чыгара. Хатыны юып алуга, Җәкәү агай чүчинкәсе белән тагын
кереп таптый. Ник ул аяк киемен салып кереп булмый микәнни? Аптыраш.
Нәфисә, үз өйләрендәге чисталыкка өйрәнгән кыз, беркөнне Анна түти
кулыннан мунчаласын алды да:
– Дауай я, – дип, төн буе, әллә ничә чиләк суны алыштыра-алыштыра,
идәннәрен юып чыгарды. Идән Алансудагы шикелле аксыл-сары төскә кереп
бетә алмаса да, өйдә һава алмашынган кебек булды, сасы тәмәке исе дә кимеп
китте. Ә иртән йокыдан торуына идәндә кап-кара итек эзләрен күреп, исе
китте кызның. Әтисенең:
– Кеше хезмәтен санларга кирәк. Менә минем кызым ничек булган, бөтен
өйне ялт иттереп куйган, – дип, аяк киемнәрен салып, ап-ак йон оекбашлардан
суккан паласлар өстеннән акрын гына атлап йөрүен күз алдына китерде дә,
бит очларын чокырайтып, үзалдына елмаеп куйды Нәфисә. Рәшит ташбаш,
онытылып китеп, аяк киеме белән өйгә керсә, әтисе малайның маңгаена
чиертеп алыр иде. Матчаның бер почмагында сыек чыбык тора. Аны һичкайчан
кулланганнары булмаса да, Рәшиткә һәрдаим искәртеп торалар: тыңламасаң,
әнә күр, янәсе, ул чыбыкның тәмен татып карарсың.
Шул рәвешле кыз инде бу тормышка да ияләнеп килә иде. Чөнки кыска гына
көн үтеп китә дә, кич җитә. Бу кичләр – Солтангәрәйле, бөтен кыенлыкларны
оныттыра торган сихри төннәр: пыскып сибәләп торган көзге яңгырлар да
Солтангәрәй кочагында, ышыкта, үзенә күрә шул кочакның җылылыгын
арттырып, туктамый явалар сыман.
Алансуда булса, мондый иркенлек булыр идеме икән? Әти-әнисе:
– Кызым, кеше теленә менә күрмә, бер абруеңны җуйсаң, беттем, диген.
Намусыңны югалта күрмә, – дип тукып тордылар.
Ә монда исә урыс кызларын, татар кызлары кебек, бик тар кысаларда
тотмыйлар, күрәсең. Төннәрен егетләрнең-кызларның җыр тавышлары
яңгырап тора. Хуҗалар да Солтангәрәй килгәнгә сүз әйтмиләр, күрмәмешкә,
белмәмешкә салышалар. Нәфисә егеткә:
– Бар, кайт инде, кайтыр юлың ерак, – дисә дә, үзенең егеттән аерыласы
килми, Солтангәрәйнең үзе янында озаграк торуын җаны-тәне белән тели. Алар
вакыты-вакыты белән озак кына сүзсез утыралар. Икесе дә, үз уйларына чумып,
бу ләззәтле кичләрнең тиздән бетәчәген, котылгысыз аерылу минутларының
килеп җитәчәген уйлап газапланалар иде.
Караңгы тәрәзәләрдән төнге Казан урамына карап торганда, менә шулар
турында уйлады кыз. Солтангәрәй соңгы килүендә:
– Иртәгәгә кадәр, җаным, алай түгел инде, тиздән таң атар, бүген кичкә
килермен, – дигән иде. Тик Җәкәү агай кызны иртән-иртүк, әле кызның керфек
очларына йокы эленгәнче үк уятты.
– Вставай, доченька, мне плохую новость передали. Дядю твоего в Узбекистане
убили. А здесь тебе оставаться нельзя. Наверное, заметили и доложили, что у
нас кто-то живёт. Надо уезжать. Не дай Бог, к нам с обыском придут.
Нәфисәнең үзәге өзелде: бәхилләшә алмады Солтангәрәй белән! Югыйсә
йөрәге нидер сизенгән иде ләбаса.
Ул акрын гына күн диванга килеп ятты да, коты чыгып, куркып, иртәне
көтте.
Закир янында җәйрәп йоклап яткан хатынының симез кулларын үзенең
җилкәсеннән алып куйды да, торып, аягына йомшак башмакларын киеп, аш-
су бүлмәсенә үтте. Кичәге табак-савытлар юылмаган. Совет власте килгәч,
асрауларын шунда ук чыгарып җибәрделәр. Ә хатыны Мәүлия – Иске Татар
Бистәсенең бай сәүдәгәр кызы – эш рәте белеп үсмәгән, шуңа күрә өйдә рәт-
чират юк. Закир әллә нәрсәгә генә хатыныннан суынып бара. Атлап йөрүләренә,
май баскан гәүдәсенең сырланып-сырланып торуларына, йокларга яткач, мыш-
мыш килеп үзенә сарылуына ничектер чирканыбрак карый.
Өйләнгәндә дә яратып өйләнмәде ул. Әти-әниләре Закирга кәләш
сайлаганда, яучы карчык Заһирә, бөтен Иске Татар Бистәсенең кияүгә
чыгарлык кызларын барлап чыкканнан соң, Мәүлиягә тукталды. Кыз инде
егермедән узган, Закирдан ике яшькә өлкәнрәк. Шулай да әти-әнисе: «Утырган
кыз торулы, урын-җире корулы», – дип, кызның артыннан ияреп киләсе мал-
мөлкәтен уйлап, улларын Мәүлиягә өйләндерергә ният иттеләр. Закирның:
– Ул кыз миңа ошамый бит, әткәй. Яратмыйм мин аны, ничек торыйм, ди
мин аның белән? – дигән сүзенә әтисе:
– Торырсың, байлык ялаштыра, хәерчелек талаштыра ул, – дип кырт кисте.
Гөрләтеп туй итеп, сәүдәгәр кызы Мәүлия белән тормыш башлап җибәрде
Закир. Ике катлы, чарлаклы, зәңгәрле-аклы төсләргә буялган бай йорт никтер
егетнең җанына ятып бетмәсә дә, тук, җитешле тормышка ияләнде. Асраулары
– Саба якларыннан килгән Өммегөлсем барында да ярый иде әле, өе җыелган,
ашарына пешкән. Ләкин, асрау тотарга ярамый башлагач, тормышның тәмам
рәте китте. Мәүлиясе дә, эшсезлектән интегеп, бистәдә яшәүче үзе шикелле
бай кызлары белән бер-берсенә кунакка йөрешеп, табындаш булып күп
утыруданмы, әллә әнисе кебек нәселдән килгән тазару чире бар идеме, ит
бүкәненә әйләнде дә куйды. Кичә Яков әшнәсе белән ияреп килгән сырма
өстеннән кожан кигән Нәфисәгә әллә ни игътибар итмәсә дә, сырмасын
салдыргач, кызның өзелеп торган билен, зифа буен, чулпылар таккан озын кара
толымнарын күреп, авызыннан «сөбханалла» дигән сүзнең очып чыкканын
сизми дә калды. Кашларына кадәр тиеп торган керфекләре, моң-сагыш тулы
кара күзләре, уймактай авызы, уңайсызланып кына елмайганда, бит урталары
чокыраеп торган ап-ак йөзе, йокларга яткач та, Закирның күз алдыннан китмичә
аптыратты. Урынга ятар алдыннан гаҗизләнеп арып, үзе дә сизмичә йоклап
киткән кызның өстенә юрган япканда, аның самими, садә йөзенә сокланып
карап торды. Йокы бүлмәсенә кергәч, ап-ак челтәрле йокы күлмәге кигән
бичәсенең сарылуына коры гына:
– Бәйләнмә, зинһар, җаным, мин бүген шулкадәр арыдым, тәмам тетелеп
беттем, җеп өзәр хәлем дә калмады, әйдә, иртәгә назланырбыз, – дип,
Мәүлиянең дерелдәп торган биленнән сыпыргандай итте.
– Синең шул булыр инде, эш-эш дип, хатының турында уйлап та
карамыйсың. – Мәүлия, күзләрен яшьләндереп, икенче якка әйләнеп ятты.
– Нинди сүз сөйлисең, бәгърем, арыдым, дим бит, шундый арылды. Мин бит
тормыш куам, акча эшлим. Үзең беләсең, әтиең, мал артыннан куарга кирәк,
ди-ди, колак итемне ашап бетерде, – дип, хатынын юатыйм, дисә, Мәүлиясе
пыф-пыф итеп йоклап та киткән, аның ишеленгән гәүдәсе, бер күтәрелеп, бер
төшеп, Закирның әрнеп торган җанын гасабиландыра, ачуын китереп ята. Закир
да Мәүлиягә артын куеп ятты. Күзенә йокы эленмәде. Инде ничә ел яшиләр,
ичмаса балалары да юк. Шул нарасыйларга сөенеп яшәрләр, тормышларына
мәгънә өстәлер иде. Инде аерылышыр дәрәҗәгә җиткән чагында бабасы әйтте:
– Әле монда кемдә гаеп икәне билгесез, бәлки, син, кияү балакай, үзең
орлыксыздыр, минем җиләктәй кызым синең аркаңда интегеп баласыз яшидер,
– дип, Закирның әрнеп торган яралы йөрәгенә тоз сипте. «Әйе, җиләк, тәмам
өлгереп черегән җиләк. Син үзең минем хатыннан да юанрак әвен кочаклап
яткач та, мине гомер бакый шулай яшәр дип уйлыйсыңдыр. Әле мин түзгәч тә,
син бит, бабай, үзең читкә йөрергә дә күп сорамыйсың. Вакыты җитәр, безнең
урамга да бәйрәм килер», – дип уйлап куйды Закир. Менә ул теләгән, ул көткән
кыз бүген үз аяклары белән Закир өенә килеп керде һәм, ирне алгысытып,
әллә нинди ләззәтле, инде күптән онытылган хисләр уятып, аны йокысыз
калдырды. Ул күрше бүлмәдә, моннан ике генә адымда, күптән нуры сүнеп,
җансыз калган зиннәтле йортларына нур кабызып йоклап ята.
Закир, Нәфисә йоклаган бүлмәгә кереп, кызга тагын бер генә тапкыр күз
сирпеп алырга күпме генә талпынса да кермәде, үзен тыйды.
Дәвамы бар.