Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Мәчет тирәсендә җыелган халык елап, сыктап, Шәрәфине каргады: – Башың бетсен, нәселең корысын, манарасыз калган мәчет сиңа ләгънәтукып торсын! Күрерсең әле, күрәчәгең алда! Аллаһы Тәгалә газизеңне алып сыный ул!

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Хәбибулла тәмам йончып, ерак юлдан кайткан хатынына ни әйтергә, ничек

юатырга белмичә аптырап карап торды да акрын гына урыныннан кузгалып:

– Әйдә, чәй куеп җибәрәм, арыгансыңдыр, – дип, сап-сары итеп көзгедәй

ялтыратылган самавырга шаулатып су салып җибәрде. Күкәйләрне юып,

марляны самавыр эченә җәйде дә пешерергә куйды. Кучкарда телеп куелган

чырага ут элдереп җибәрде. Озак та көттермичә, җиз самавыр үзенә генә хас

моңсу бер көйгә әллә нинди бер җанлылык, моң таратып җырлый ук башлады.

– Карчык, шулкадәр бетеренмә! Гыйниятуллабызны кайтарып булмас, ул юк

инде. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый. Безгә әле төпчегебезне күтәрергә

кирәк, бигрәк яшь. Бу болгавыр заманда безсез дә калса нишләр? Үзеңне сакла,

– дип, чалгы пычак белән күкрәгенә терәп, түгәрәк ипине мул гына итеп өстәлгә

кисеп куйды да, зәңгәрләнеп торган башлы шикәрне келәшчә белән ватып, вак

шикәр кисәкләрен савытка салды. – Ипине үзем салдым. Күрше Гайниҗамал

пешереп кертим дигәние, бәрәңге ала торган вакыт бит, мәшәкатьләп торасым

килмәде. Ничек камыр куясын сораштым да тәвәккәлләдем. Синеке шикелле

кабарып ук пешмәсә дә, хәйран ару гына килеп чыкты, ашамаслык түгел. Хәзер

баздан сөт, май алып менәм, – дип чыгып китте.

Кулына чүлмәге белән сөт күтәреп кергән картының: «Шамилебез каядыр

чыгып та чапкан, чәй дә эчеп тормаган», – диюенә:

– Бала гына бит әле, Үзбәкстанда ниләр күргәнен дусларына сөйлисе

киләдер. Ул андагы җиләк-җимеш! Вәйт яшәп карый икән анда халык! Ул

кодаларның өйләрен күрсәң, шаккатмалы. Ул андагы байлык! Ул келәмнәр, ул

идәннән түшәмгә чаклы аяклы көзгеләр, ул алтынланган савыт-саба дисеңме,

безнең төшкә дә кермәгән шкаплар, шаклар катып кайттым. Шамил әйтә:

«Әни, бу җәннәтме?» – ди. Мин шуңа аптырыйм, сиңа әйтәм, ник аларны

Себер кумыйлар, бәлшәвикләргә бай булса да ярыймы икәнни? Аларның ике

катлы йорт-җирендәге байлык безнең бөтен авылның байлыгыннан да күбрәк!

Гыйниятулламны күмгәндә, кырыенда беләкләренә кызыллы-каралы тасма

бәйләгән сакчылар гел алмашынып тордылар. Ул Үзбәк ягында мәетләрне

урлыйлар, ахрысы. Аларны урлап нишләтәләр икән суң? Ни эшкә ярый икән

ул үлгән кеше? И җаным, мылтыктан атып, балакаемның рухын рәнҗетеп,

агач башында утырган кошларны куркытып, җанга тиделәр. Бер дога кылган

кеше җук, Хәбибулла! Чыгалар да сөйлиләр, чыгалар да буш сүз сөйлиләр.

Миңа ниемә аларның буш сүзләре? Шамил әйтә: «Әни, әйдә без шушында

гына калыйк, гел җимеш кенә ашап ятарбыз. Әгәр авылга кайтып, бу турыда

сөйләсәм, син чәйгә сала торган кара җимеш белән сары җимешне агачыннан

өзеп ашадым, дисәм, миңа берсе дә ышанмас инде, әни, имә, калыйк монда

гына, әти дә монда килсен», – дип аптыратып бетерде. Менә кодалар күпме

күчтәнәч төяп озаттылар?! Гыйниятулланы бик ярата идек, хараплар гына

булды, ике баласы ятим калды дип, улы белән кызын, бигрәк матур балалар,

минем кырыема китереп бастырдылар. Балалары үзбәкчә сөйләшә. Уллары өч-

дүрт яшьлек, кыяфәтендә синең чалымнарың бар. Кызлары киленгә охшаган.

Алар безнең оныклар бит инде. Без аларны башка күрә алмаячакбыз. Нинди

генә дөнья инде бу? Менә син, әтисе, үз оныкларыңны бер тапкыр да күрә

алмаячаксың. Безнең нәселебез Үзбәк якларында югалып чәчелеп калачак.

Әй Аллакаем, онытыплар торам икән, кода Нәфисәбезгә тапшырырга дип язу

язып җибәрде. Бу язу белән оныгың бер каршылыксыз килеп җитәр дип, шушы

пичәтле кәгазьне бирде, тик Нәфисәне кайдан табарбыз икән суң? Кияү бит

аны: «Кешегә әйтә күрмәгез. Мин кызымны Үзбәкстан ягына, Гыйниятуллага

озатам», – дигән иде. Улыбыз юк, шулай да кода: «Монда килеп җитсә, үзем

булышам, кайгырмагыз, бездә торыр. Эшкә йә укырга урнаштырырмын», –

дип, бик күңелемне юатып җибәрде. Инде кайлардан гына Нәфисәне эзләп

карыйк икән, исәнме икән ул? Кайларда гына тилмереп йөри икән ул бала? –

Фәгыйлә, елап, кулындагы тастымалы белән күзләрен каплады. – Тагын ниләр

күрәсебез бар икән? Кайгы бер килсә, капкаңны бикләп кенә котылырмын,

димә, диюләре хак икән. Бер баламны җәһәннәмдә калдырып кайттым. Миңа

нәрсәгә аларның улымның үле гәүдәсе янында мылтык тотып саклап торулары!

Җанымны яралап, шарт-шорт мылтыктан атулары, ярты Үзбәк иленең озатырга

килүе! Миңа улым тере килеш кирәк! Кызымның, менә-менә баласын табарга

торган бәгырь җимешемнең, оясын тузгыткан денсез блачны яклап үлгән улым

теге дөньяда мәңгелек тәмуг утларында янмасмы? Балакаем, нәрсәләр генә

уйлап чыгып киттең икән? Үзбәкстан якларына әҗәлең тартып китергәндер

инде, балам. Инде кызым баласын таба алыр микән? Бер хәбәрләре дә юк

ичмасам! Шул яклардан искән җилләр дә хәбәр китерми. Алар исән-саумы

икән? Шундый да хәтәр, куркыныч хәбәрләр килеп ирешеп тора. Имеш, әгәр

чын булса, муллаларны, попларны баржага төяп озатканнар да әллә нинди

зур сулыкта бикләп батырып үтергәннәр, ди. Йөзләп кеше, газаплар чигеп,

тончыгып үлгәннәр, ди. Аллага тапшырдык, әтисе, без бернәрсә дә кыла

алмыйбыз. Безгә бары Аллаһтан сорарга гына кала. Менә бу пичәтле язуны

ничекләр генә итеп Нәфисәгә тапшырырга инде? Барып җитсен иде Үзбәк

иленә. Абыйсы каберенә барып, дога кылучы булыр иде. – Фәгыйлә, шул

рәвешле сөйли-сөйли, эчен бушатты.

Хәбибулла дәшмәде. Тез өсләренә куйган, авыр эштән тупасланып, бирчәеп

беткән кулы әллә нинди вак калтырау белән калтырый, үзе, иреннәрен кысып

еламаска тырыша. Гаҗизләнеп, нишләргә, ни кылырга белмичә гасабиланып,

хатынын юатырга бер генә сүз дә таба алмыйча, баеп баручы кояшка карап,

тирән уйга талган.

* * *

– Мәчет манарасын кисәргә әнә камсамуллар менсен, алар яңа тормышны,

дин сөременнән арынып, ач-ялангач, хәерчеләрне яклый торган блачка хезмәт

итүдән башласыннар. Хәерчеләр тәненә кандала кебек кадалган кулакларны,

корткычларны җир йөзеннән себереп түгәргә кирәк. Аннан суң без җакты

киләчәгебезне, үзебезнең блачыбызны булдырырбыз, Сәвитләр блачын. Ату

мәдрәсәдә балаларыбызга дин сабагы, тагын адәм баласы аңламаган телдә әллә

ниләр укытып, миләрен черетәләрие. Шәп булды әле, Габдрахман хәлфәне

Себер җибәрделәр, кызы да каядыр китеп олакты. Алар инде мәңге Алансуга

әйләнеп кайтмаячаклар, шунда аларның башлары бетәчәк! Авылга мин баш

булачакмын, – дип сөйләнеп, Шәрәфи канатланып йөри.

Шәрәфи, арлы-бирле йөренеп, комсомолларны көтте, тик берсе дә

күренмәде. Ул:

– Минем блач алдында җавап тотасым бар, кая олакты суң болар, селәгәйләр?

– дип, янында басып торган Шиһабетдингә дәште. – Әйдә, Шиап, икәү менәбез,

кадалсыннар шунда, кайткач, миңа кереп сыйланырбыз, мин сиңа бер ярты

куярмын. Җебегәннәр, куркаклар, болар белән җаңа блач төзеп буламыни?!

Җу-ук, болар белән хәерчеләрне җаклый торган блач төзеп булмый, аналарын

корт чаккыры, хәерсезләр!

– Юк, – диде, зиратта Нәфисә өрәген күреп кайтканнан соң, әче бал белән

самогонны авызына да алмыйча, әнисеннән догалар өйрәнүче Шиһабетдин, –

башым әйләнә минем, Шәрәфи туган. Бу арада башыма әллә ни булды, эчендә

чикерт-чикерт итеп чикерткә сайрап тора, егылып төшәрмен дип куркам.

Билләһи, җәй көне салган баштан Айба тавы буенда йоклап киткән идем, шунда

колакка чикерткә кереп калган, инде менә баш миенә кадәр барып җитте, көне-

төне сайрап тора. Бигрәк биек бит мәчет манарасы. Егылып төшәрмен дип

куркам. Үзең генә мен инде син, Шәрәфетдин, – дип, Бикәмәтләр тыкрыгына

таба кыяклады.

Шәрәфи өч катлы итеп сүгенде, чөнки соңгы өмете имансыз Шиапта иде.

– Башы әйләнә, имеш. Әйләнер дә шулкадәр эчүеңә. Эчә-эчә, баш миең

шулпаланган инде синең, ми урынында шулпа гына калган, йөзең зәңгәрләнгән,

шуңа күрә күзеңә җыен өрәк күренә, әй хөрәсән, әй хәшәп! – дип, кара кысык

күзләре белән булышырга кеше эзләде. Шунда аның үткен күзләре, кеше-кара

күрмәсен дигәндәй, халык төркеме артында посып торган Кадимне күреп

алдылар. – Кил монда, малай актыгы, пила башын тотарга кеше кирәк. Берүзем

генә кисә алмыйм лабаса! Ул динсез, алласыз киләчәкне сезнең өчен төзим

дип тырышам түгелме?!

Егет, сихерләнеп, елан авызына кергәндәй, Шәрәфигә таба атлады. Әнисе,

халык арасыннан чәчрәп чыгып, малаена асылынды:

– Улым, тотынма, бар, өйгә кайт, анда эшләр күп. Атаң үтерә, җаныңны ала,

бабаң салган мәчет бит, мине дә, сине дә үтерә атаң! Алла каршында ничекләр җавап бирербез? Менә күрмә, улым, рәнҗим! Җитмеш буын нәселең көне-төне

Алладан сораса да, бу гамәлеңне юып бетерә алмаслар!

– Әнә чакыра бит, блач шулай куша, – дип, егет пычкы, лом тоткан

Шәрәфигә таба атлады. Әнисе мәчет коймасына ятып, үкереп елап калды –

Кадим тыңламады.

Авыл өстендә пычкы тавышы, нәрсәнедер каерган, җимергән тавышлар,

каен башларында җыйнаулашып утырган, кайгының үзе кебек кара каргалар

төркемен куркытып, әллә ниткән ят тавышлар яңгырады. Мәчет тирәсендә

җыелган халык елап, сыктап, Шәрәфине каргады:

– Башың бетсен, нәселең корысын, манарасыз калган мәчет сиңа ләгънәт

укып торсын! Күрерсең әле, күрәчәгең алда! Аллаһы Тәгалә газизеңне алып

сыный ул!

Котдус карт шомырт төбенә үзе ясап куйган артсыз эскәмиягә чыгып утырды

да, өненнән китеп, гаҗизләнеп, бакча башыннан ике генә йорт аркылы булган

мәчет тирәсендәге тамашаны шуннан гына күзәтте. Өзек-өзек ишетелгән

каргыш, рәнҗеш сүзләре каядыр өзелеп калдылар, пычкы тавышлары, лом

белән чыелдатып нәрсәнедер каерган тавышларны күмеп, гөрселдәп, манара

килеп төште. Каен башында, томшыкларын канат астына тыгып, бу тамашаны

күзәтеп утырган кара каргалар өере, каркылдап, кара хәвефкә әйләнеп, һавага

күтәрелделәр. Алансу өстендә, йөрәкләрне ярып, карга тавышы яңгырады:

карр-карр.

Шул ара әллә кайдан гына давыллап җил чыкты да, җен өермәсе мәчет

урамы буйлап Ялантауга таба өерелеп тәгәрәп китте.

– Әстәгъфирулла, манарасыз, мәчетсез авылга җеннәр ияләшә дигәннәре

хак икән, инде менә тик торганда, шундый кояшлы көндә, мәчет манарасын

кисүгә килеп тә җиттеләр, – дип сөйләнде Алансу халкы.

Шунда Котдус картның күкрәк турысын нидер яндырды, әйтерсең утлы

шөшле тыгып куйганнар. Ул, түзә алмаслык әрнү-авыртудан аңын югалтып,

үзе ясаган эскәмия төбенә авып төште. Зәп-зәңгәр күкне канатлары белән

телеп-телеп, авыл өстенә шом таратып, кара каргалар озак очтылар. Шәрәфи

исә, мәчет манарасын кисеп төшкәннән соң, ярым айны эзләп, мәчет тирәсендә

йөз әйләнде – таба алмады. Манара такталары Шәрәфинең аяк астында әллә

ыңгыраштылар, әллә елаштылар.

– Кая гына китеп олакты суң бу ләгънәт төшкере ай? – дип карганып сүгенде

Шәрәфи. – Миңа бит райунга барып җәвит итәр өчен кирәк ул ай. Айны илтеп

бирсәм, шәп буласы иде дә бит, табып кына булмый каһәрне.

Авыл халкы, урамны иңләп, тыкрыкларга таралышты. Телләрендә бары

тик манарасыз калган мәчет, гомер бакый илгә-көнгә иминлек теләп торган

мәчеттән башка авыл ничек яшәр дип борчылу, хафалану иде.

Шәрәфи, үзе турында әйткән сүзләрдән, халыкның аннан куркуыннан

күңеле булып:

– Минем дә шундый дәрәҗәгә менәсем бар икән! Хәзер телегездә Шәрәфи

дә Шәрәфи генәме?! Котыгыз чыгып торамы? Әле мин сезне абзагыз

Шәрәфине хөрмәт итәргә өйрәтермен! Менә элек старостадан, муллалардан

курыксагыз, хәзер Шәрәфи абзагыздан куркыгыз, иманыгызны укытам

әле мин сезнең! – дип, таралып яткан манара такталарын шыгырдатып,

изеп-таптап, өенә, хатыны янына юл тотты. Авылга ямь биреп торган

мәчет, башы киселгән пәһлеван кебек, нәүмизләнеп, моңаеп калды. Халык

әйтерсең миңгерәүләнгән, диваналанган. Инде куыласылар куылып,

үтерелергә тиешлеләр үтерелеп, таланасы таланып беткән. Авылга хәерчеләр,

куштаннар, икейөзлеләр, динсезләр хуҗа. Алансу әллә нинди хәвеф көткән

кебек тынып калды.

* * *

Габделхәй өйләренә кайтты да, гаҗизләнеп, тәрәзә кырыена килеп утырды.

Җанында – әллә ниткән тынычсызлык, аптырау, бу дөньяны аңлый алмау!

Янына балалары тезелделәр. Олы кызы Нурания, әтисенең куенына кереп,

ничек сүз башларга белмичә аптырап утырды да:

– Әти, ник кистеләр мәчет манарасын? Апайлар ник еладылар? – дип

йөдәтә башлады.

– Аптыратма әле, кызым, үзем белсәм икән, әнә бабаңны йөрәге тоткан.

Бар, әниеңә әйт, Санияне имезсен дә, бабаңнарга барабыз, – дип, кызының

башыннан сыйпап куйды. – Борчылма, кызым, үскәч, барысын да аңларсың

әле, барысын да вакыт үз урынына куяр. Сез үсеп җиткәндә, барысы да үзгәрер,

тик иманлы булып үсә күрегез. Аллаһы Хак Тәгалә гаеплеләргә җәзасын

бирер. Алла үзе белә ул, тәкә түгел, сразы сөзми, – дип, авыр адымнар белән

урыныннан кузгалды.

Баласын имезеп утырган хатыны янына килеп:

– Әйдә, тизрәк мыштырда, әти янына барыйк. Бу хәлләрне күтәрә алмыйча,

әтинең йөрәге тоткан, – дип, алар кечкенә Санияләрен күтәреп, төп йортка

юнәлделәр.

Нәзифә карчык күршеләре белән Котдусны сәкегә алып кереп салганнар.

Зур чуар ястык өстендә картның сызланудан, газаптан сытылган ап-ак йөзе

куе зәңгәр җирлеккә кызыл чәчәкләр төшкән ястыкта тагын да аграк булып,

мескен булып күренә.

Габделхәй керде дә, әтисенең авыр эштән кәкрәеп, тамырлары бүртеп торган

сөякчел кулына үзенең көчле кулларын салып, акрын гына дәште. Котдус,

көч-хәл белән күзләрен ача төшеп, агарып калган иреннәрен тибрәтеп: «Кис-

те-ләр-ме?» – дип сорады. Үз соравына үзе үк җавап та бирде: «Кис-те-ләр!»

Габделхәй дәшмәде. Мәчет манарасын кисү хәсрәтен сырхау йөрәге күтәрә

алмыйча газапланып яткан әтисенә җавап тапмады, җавабы юк иде. Шулай

да, йөзенә җанлану, сөенү галәмәте чыгарып:

– Әти, бер дә кайгырма, мин мәчетнең аен алып кайттым, беркем дә күрми

калды. Манара килеп төшүгә, мәчетнең ае бер читкә атылды. Мин аны алып,

тиз генә чабуыма тыктым. Менә – куенымда. Әле Маһруйга да әйтмәдем,

хатын-кыз күп сөйләүчән була. Берәрсенә әйтеп ычкындырыр дип курыктым.

Шәрәфи әй эзләде инде, әй эзләде, таба алмады. Аның өстенә катлы-катлы

итеп сүгенә. Кадим белән икәүләшеп кистеләр. Азапланып та карадылар

инде. Камсамуллар качып беткәннәр, берсе-бер калмаган. Гөнаһысыннан

курыкканнардыр, күрәсең.

– Кадимнең бабасы белән минем әти салган мәчет бит инде ул, улым. Бабасы

рәнҗеп ятадыр, ә син, улым, булдыргансың. Әйбәт булган, улым, ерак яшер. Яңа

мәчет салгач, үз кулларың белән манара башына менгереп куярсың, Алла боерса.

Мин үлгәч тә терек булырмын, улым, син куйган айны күреп, сөенеп ятармын.

Улым, мин үлгәч, әниеңне үзең кара, яме! Әйбәт итеп тәрбиялә әниеңне. Игелекле

булыгыз! Әниегез күпне күрде, картлык көнендә рәхәт яшәсен!

– Әй әти, тузга язмаганны сөйләмә, кирәкмәгән сүз сөйлисең. Яшибез әле,

әти! Әнә, оныкларың ишәя бара. Киленең тагын бәби алып кайтырга җыена.

Ишәябез! Ә син үлем турында сөйләп ятасың! Әле туачак оныкларыңны

күрәсең бар.

– Юк инде, улым, тынычлап үләсем килә. Әллә нинди блач килде. Сезгә дә

шаукымы тияр, балаларың күп дип тормаслар. Авылны кырдылар, таркатып

бетерделәр. Мин үләрмен дә котылырмын, сез ничек яшәп бетерерсез икән?

Сак бул, улым, бигрәк авыр заманнар җитте. Мин үлгәч, әниеңне рәнҗетә

күрмә! Җәннәт аналарның аяк астында ул, улым! Сеңелләреңне дә рәнҗетмә,

сеңелләрдә аналар хакы бар. Кыз туганнарыңның йорты яныннан узганда

керә алмасаң, чыбыркыңны шартлатып булса да кит, дигән борынгылар.

Бу – минем сиңа соңгы васыятем. Намазларыгызны качып булса да укыгыз.

Мәңгелектә фирдәвес җәннәтләрендә яшисегез килсә, намазны калдырмагыз!

Үз балаларыңны да дин кануннары буенча үстер, улым. Аллага ышанган кеше

җинаятьче була алмый, улым, иманлы кеше әти-әнисен дә, туганнарын да,

күршеләрен дә рәнҗетми.

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев