Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
– Әй балам, никләргә генә мине ташлап киттең? Бигрәк гаярь, башбирмәс идең шул. Җәһәннәм тишекләренә әҗәлеңне эзләп китмәсәң, Алансуда каберең булса да калыр иде. Ни гөнаһларым өчен үземнән алда баламны күмдем?! Бу кечкенә генә йөрәк ничек чыдасын?
Фәгыйлә карчык азрак рәтләнеп, яралары тартылып йөри башлаганга күп
тә үтмәде, Үзбәкстаннан олы улы Гыйниятулланың басмачылар тарафыннан
үтерелүе турында хәбәр килеп җитте.
Картлар өнсез калды: «Ничек?!» Бер ай эчендә кызын, «дошман» хәлфә
хатынын, Себер кудылар, Нәфисә юкка чыкты, Фәгыйлә карчык үзе өнсез
күпме ятты, менә хәзер сөлек шикелле Гыйниятулласы шул блачны яклап
хараплар булган. Югыйсә, Үзбәкстанда басмачлар хәрәкәтен җиңгәннәр дә
иде кебек. Төрле җирләрдә качып калганнар, димәк. Шулар җиткәндер дә
Гыйниятулланың башына.
Гыйниятуллага Алансуда гашыйк булмаган кыз юк иде. Балыклы авылына
аулак өйгә барса, кызлар: «Бүген Гыйният килә, матуррак киемнәрне киик»,
– дип, мутланып, аулак өйләргә җыеналар иде. Нигәдер егет кенә, беркемгә
дә карамыйча, Үзбәкстаннан кайткан авылдашының улы Гатауллага ияреп
китеп барды. Аннан соң аның зур бер нәчәлникнең кызына өйләнүе, үзенең
дә соңыннан әллә нинди зур түрә булуы турында хәбәрләр ирешеп торды.
Авылдашлары аһ итте. Өйләнер дә шул! Патша кызын алырлыгы бар иде
чукынмышның! Чибәр, укымышлы егет Гыйниятулла! Гыйният чыгып киткәч,
күпме гашыйк кызлар елап калды!
«Әҗәлләреңне генә эзләп чыгып киткәнсең икән, балам! Кемнәр генә
башкайларыңа җитте?» – дип өзгәләнде Фәгыйлә карчык һәм олы улын күмәргә
кече улы Шамил белән чыгып китте. Большевиклар башлыгы Гыйниятулла
Муратовның әнисен Үзбәкстанга китереп җиткерер өчен, Алансуга солдат
җибәргәннәр иде.
Озын юллар үтеп, алар Үзбәкстанга килеп җиттеләр.
Улының табуты янында җиңнәренә кызыл тасмалар бәйләгән мылтыклы
дүрт адәм басып тора. Фәгыйлә, үзәкләре өзелеп, инде еларга күз яшьләре дә
калмыйча, улының мәрмәр кебек ап-ак йөзенә карап:
– Әй балам, никләргә генә мине ташлап киттең? Бигрәк гаярь, башбирмәс
идең шул. Җәһәннәм тишекләренә әҗәлеңне эзләп китмәсәң, Алансуда
каберең булса да калыр иде. Ни гөнаһларым өчен үземнән алда баламны
күмдем?! Бу кечкенә генә йөрәк ничек чыдасын? Нәфисәм турында бер
хәбәр юк. Анысы кайларда йөри икән? Зөһрәм нихәлдә, инде баласын тапкан
булырга тиеш. Бу мылтыклы адәмнәр ник дүртәүләп басып торалар, эшләре
беткәнме? Үлгән кешене урламаслар иде инде. Бу кадәр кеше кайлардан
җыелган? Әллә бөтен үзбәк җыелып беткән инде? Чыгалар да сүз сөйлиләр,
чыгалар да сүз сөйлиләр. Дога укыгыз, минем балама хәзер дога гына кирәк.
Пычагыма кирәкме аңа сезнең буш сүзегез? – дип өзгәләнеп, эчтән генә
белгән догаларын укыды. Аннары: – Раббым, бер Аллам, җәннәтләреңне
насыйп әйлә балама! Бәлшәвик булып динсезләнеп йөрде дип, аны тәмуг
утларына салма. Ул бит яхшы ата баласы, дине өчен түгел, көне өчен, Сәвит
блачы өчен көрәшеп йөргәндер. Иленең асты-өскә әйләнгәч нишләсен,
кайларга гына барсын? Кичер, Ходаем, бер Аллам, улымны, тәмуг утларына
утын итмә! – дип ачыргаланды.
Улын күмәргә алып чыгып киткәндә, Фәгыйләнең котын алып, әллә ничә
мылтыктан аттылар.
– Пли! – дип, берсе кычкыра, икенчеләре ата. Агач башында җыелышып
утырган кошлар, котлары алынып очып киттеләр. Улының рухын рәнҗетеп,
ни өчен мылтыктан аталар – Фәгыйлә аңлый алмады.
Фәгыйлә карчык янына әллә нинди затлы киемнәр кигән килене килде. Ул
кара күлмәктән, башына кара яулык бәйләгән.
– Айда, әни, к нам поехали, – дип, Фәгыйләне үзләренә чакырды. Бигрәк
чибәр, затлы киенгән иде килене. Тик никтер кара кием кигән, ак киеме
булмагандыр, күрәсең. Күзләре елап шешенеп беткән. Шулай да матурлыгын
җуймаган. Римма бик зур профессорның бердәнбер кызы икән. Яннарына зур
кара машина килеп туктауга, Фәгыйләгә утырырга булышты.
Фәгыйлә, өйләренә килеп кергәч, өнсез калды. Ике катлы йорт,
җиһазларының чите алтынлап эшләнгән. Идәннән түшәмгә хәтле көзгеләр.
Ул келәмнәр, ул ялтырап торган зур-зур лампалар, доңгылдап сугучы кәнәфи
хәтле сәгать, шаккаткыч инде!
Римманың әтисе, татарча исәнләшеп, карчыкны түр башына утыртып,
зурлап кунак итте. Нәфисә Үзбәкстанда күренмәгән булып чыкты. Фәгыйлә
елый-елый, беренче тапкыр күргән кодасына соңгы айда ниләр кичергәннәрен
сөйләп биргәч, тегесе:
– М-да, – дип, бик озак кына сүзсез торды да Фәгыйләдән Нәфисәнең исем-
фамилиясен, туган елын сорап алды: – Иртәгә мин сиңа бер язу язып бирермен,
ул язуны сез ничек булса да, оныгыгызга тапшырыгыз, болай гына ул монда
килеп җитә алмас, ә мин биргән справка аңа булышыр, – диде. – Ә монда
исән-сау килеп җитә алса, мин аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирәм, кайгырмагыз.
Замечательным зятем был ваш сын! Сезгә зур рәхмәт за сына! – дип, Фәгыйләне
кочаклап алды.
Шулай Үзбәкстан якларында калды Хәбибулла белән Фәгыйләнең улы.
* * *
Кара төндә Нәфисә белән Яков агай юлга җыендылар. Яков җирән карт
алашаны җигеп, арбага мул итеп печән түшәде, арбага әшнәләренә бирер өчен
сөтен, маен, катыгын куйды. Анна түти юлга төче күмәч пешереп, Нәфисәгә
тоттырды. Кәгазьгә төргән тозлы дуңгыз маен күмәчләр янына куям дигәндә,
Нәфисә тиз генә кулын артка яшерде.
– Нет, нет, Анна апа, грех! – диде ул, куркынып.
Анна да, исенә килеп:
– Да, я совсем забыла, вы же свинину не едите. Ладно, Яков поест, – дип,
дуңгыз маен аерым кәгазьгә төрде дә иренә сузды. – А мы конину не едим,
так положено, – дип, Нәфисәне кочагына алды. Ул, кызга үзенең сырмасын
кидереп, өстеннән иске брезент кожан каплады.
Җирән алаша төн карасында мондый төндә юньле хуҗа этен дә урамга
чыгармый дигән кыяфәттә акрын гына, ялкау гына тау өсләтеп Теләче ягына
таба атлады.
* * *
Солтангәрәйнең әти-әнисе дә атналар буе таң атканда гына кайта торган
улларына аптырап, шикләнеп карыйлар. Ләкин үз эченә бикләнгән улларын
сорау-мазар биреп бимазаламыйлар. Тик нәрсәнедер сизенүләре йөзләренә
чыккан. Уллары Нәфисә турында нәрсәдер белә. Чөнки таң атканчы кайда
йөрергә мөмкин? Әгәр авыл тирәсендә берәр кыз белән йөрсә, иртәнге өчләргә
кадәр нинди кыз, үз данын чыгарып, егетләр белән йөрсен? Андый хәлнең
авылда ишетелгәне юк. Димәк, Нәфисә янында. Димәк, кызның кайда икәнен
Солтангәрәй белә! Димәк, кыз исән!
Бүген Солтангәрәй Яков агай белән сөйләшергә булды. Нәфисәне кайчан,
ничек Үзбәк якларына озата икән? Бәлки әле, үзе дә Нәфисә белән бергә үк
чыгып китәр. Нигә сузып торырга?! Инде Нәфисә уналтынчы яше белән бара.
Барып җиткәнче, гомер узар, әле эшкә урнашасы бар. Аннары аның үзен генә
поездга утыртып җибәрергә дә куркыныч – тел белмәүче япь-яшь кыз бала
ничек барып җитәр? Юк, мин аның белән бергә китәргә тиеш. Ни булса шул
булыр. Миңа аннан башка яшәү юк. Бүген Яков агай белән сөйләшәм дә, әти-
әнидән рөхсәт алып, Үзбәк ягына чыгып китәм. Төп йортта калырга энекәш
бар, бер дә кайгырасы юк. Әти-әнигә дә мәшәкать азрак булыр. Олы малайны
башка чыгарып торасы булмас.
Ул шундый уйлар белән Көличкә килеп җитте дә сакланып кына, кече яктагы
кыз йоклый торган караңгы тәрәзәне чиртте. Ләкин бу юлы, тәрәзә пәрдәсенең
чите күтәрелеп, кызның тулган айдай балкып торган ап-ак йөзе күренмәде.
Егет катырак шакып караса да, өй эчендә җанлану сизелмәде. Әллә барысы
да үлем йокысы белән йоклыйлар инде дип уйлап, олы як тәрәзәсен шакыды.
Йортта ут элендерделәр дә, Анна түтинең:
– Кто там? – дигән йокылы-уяулы тавышы ишетелде.
Тәрәзә шакучы:
– Иты я, Султангәрәй, – диюгә, Анна түти, тиз генә утны сүндереп, егетне
өйгә кертте.
– А, Султан, это ты? Только зря ты пришёл, сынок. Сегодня рано утром они
уехали в Казань. Дядю Нафисы убили. Ведь здесь её надолго не спрячешь.
У нас такие дела творятся, просто ужас! Каждый день людей то в тюрьму
забирают, то в Сибирь отправляют – опасно. Ладно, не расстраивайся, сейчас
иди домой, когда всё уляжется – приедешь. Яков тебе даст новый адрес Нафисы.
...Солтангәрәй, йөрәгенең иң нечкә бер кылы өзелүен тоеп, пыскып, яңгыр
явып торган шомлы караңгылыкка таба атлады.
Гыйният абыйны – Солтангәрәйнең һәрвакыт күз алдында торган
пәһлевандай гәүдәле, чибәр, кечкенә генә кара сакал-мыеклы, гел елмаеп йөри
торган көләч йөзле ир-егетне – басмачлар атып үтергән. Нәфисәнең соңгы
сыеныр урыны да юкка чыккан. Кыз нишләр?! Казанда бер генә танышлары
да юк лабаса, кайларга барыр, кемнәрдә торыр?
* * *
Котдус картның балалары әйберләрне язарга кергән активистлар күрми
калган тарантасны сүтеп, җиргә күмделәр. Тиз-тиз, тавыш-тынсыз гына
эшләделәр.
– Барыбер черер инде, бер эшкә дә ярамас, тик, этләргә калганчы, җирдә
чересен! Балалар, тиз генә җыеныгыз да чыгып китегез. Без әниегез белән
ничек тә яшәрбез, кайгырмагыз. Инде яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган.
Җәяүләп, Казанга хәтле шактый озак барасыгыз булыр, ашарга күбрәк алыгыз.
Анда урам себерергә урнашсагыз да ярый. Зәкиябану берәр җирдә йә бала карап
торыр, йә савыт-саба юарга урнашыр. Үземнең бер дә кәефем юк, күрешмәсәк,
бәхил булыгыз, – диде Котдус карт.
Балаларын озаткач, ул карчыгы Нәзифәгә:
– Сиңа әйтәм, урын әзерлә әле, бер дә рәтем юк, ятасым гына килеп тора,
йөрәгем туктый-туктый тибә. Китеп барсам, Габделхәйгә күчәрсең, әгәр
өйдән куып чыгарсалар, диюем. Син, карчык, бәлшәвик Даутны тыңламаганга
миңа үпкәләмә инде. Кермим мин ул калхузга. Ничек инде бөтен нәрсә
уртак булсын, ди! Җыен ялкау хәерчеләр белән бергә яшәп була, димени?
Дөрес түгел бу! Шуның өчен кояш чыкканчы, таң атканчы ук торып, көнне
төнгә ялгап, балаларыбызга ал-ял күрсәтмичә эшләдекме? Әнә, берәм-берәм
балаларыбызны башка чыгардык, һәрберсенә йорт салып керттек, мал-туарлы
иттек. Нинди матур итеп яшәп яталар иде ләбаса! Намаз саен хәерле гомерләр
теләгәндә, балаларыбызны тәүфыйктан аерма, мөселман динендә, намазлар
укып, тыйганнан тыелып яшәсеннәр дип, аз теләдекме икәнни суң?! Кайсы
наданның башына килде икән бу эшли торган, җирне җаны-тәне белән яраткан
крәстияннең каймагын юкка чыгару?! Нәгаләт төшкән бәндәләр! Тиздән мәчет
манарасын кисмәкчеләр, ди. Әлегә балта, пычкы тотып, манарага менәргә
теләүчеләр юк. Шәрәфи котырына икән: «Сез нинди Сәвит блачын яклаучылар,
шул манарага да менә алмагач, бәрәңге кәлҗемәләре», – дип, тагын әллә нинди
мин әйтергә ояла торган сүзләр белән яшьләрне сүгә икән. Инде кәнсәдә иртәгә
кисәргә дигән карар чыгарганнар, кешеләрен дә билгеләгәннәр: Камал Кадиме
белән Шәрәфи менәргә уйлаганнар. Тик Кадимнең әнисе: «Кадим, әгәр бу
эшне эшләсәң, сиңа имезгән хәләл сөтем хәрәм булсын, мин сине күкрәгемне
чыгарып каргыйм! – дип, алдына килеп тезләнгән. – Эшләмә, улым, андый
эшне, җиде буын нәселебез, кичерүне сорап намаз укыса да, Аллаһы Хак Тәгалә
кичермәс. Үзеңә төшмәсә, балаларыңа, оныкларыңа рәнҗеше төшәр, мәңге
рәхәт күрмәссең, бөтен нәселне бетерерсең!» – дип ялынган. Улы каршында
әнисе тезләнеп торган вакытта әтисе килеп кергән дә Кадимне эт итеп дилбегә
белән ярган: «Әле син, маңка малай, әниеңне тезләндереп торасыңмы?! Мәсҗет
хәтле мәсҗеткә менеп, манара кисеп, бөтен авылыбызга игелек таратып, иман
биреп, нур чәчеп торган айны бәреп төшерергә уйлыйсыңмы?! Йә Раббым,
шушы Шәрәфигә иярмәсәң! Ул – гомер буе мич башында бал әчетеп, исереп,
намаз укымыйча, динне бар дип белмичә, кеше сатып, үзеннән яхшырак, баерак
кешеләрнең өстеннән, көнләшеп, әләк хатлары язып, аларның балаларын
зар-интизар елатып калдырып, өтермәнгә утырткан кеше! Шуңа иярдеңме?!
Ул Шәрәфине дөньяга яралтканчы, бер таш яралткан булса, ул таш Аллаһка
рәхмәт укып, зикер әйтеп утырыр иде. Әле шуңа әйбәт кенә хатын кияүгә
чыккан иде, хатынын да туктаусыз кыйнап тора, диләр. Рәхмәт яугыры,
ул хатын ничек чыдап торадыр? Хәер, кая барсын инде, нихәлләр итсен?!
Балалары ишле, чыгып китсә, ояларга – оясы, кунакларга колгасы юк. Әти-
әнисе дә егерме беренче елда ачлыктан шешенеп үлеп киттеләр. Өйләре дә
терәүдә генә тора иде, ишелгәч, Шәрәфи утын итеп якты. Ул хатын бу денсезгә
тамагым тук булыр дип чыккандыр инде. Ачлык заманда өйләнештеләр бит.
Кызның әтисе, бер тамак булса да, ким булыр, дип уйлагандыр, күрәсең. Бер
генә күрим шул имансыз янында йөргәнеңне, аягыңны сугып сындырырмын,
хөрәсән!» – дип, кара күмергә калдырып ярган улын. Яхшы ата баласы
югыйсә, Кадимне әйтәм, ә шулай да шайтанга ияргән. Әлегә, Аллага шөкер,
мәсҗетебезгә тими торалар, Аллаһ саклый торгандыр. Минем, карчык, бу
дөнҗада торасым да килми, динемне саклап, үзем теләгәнчә яши алмагач,
нәрсәгә дип яшәргә бу дөнҗада? Әлхәмдүлиллаһ, синең белән бик матур итеп,
мул тормышта яшәдек. Син дә, карчык, мин киребеткән белән сабыр итеп, кеше
теленә менмичә, балаларыбызны дөрес итеп тәрбияләп, мине санлап тордың.
Чаялыгың бар инде анысы, ярар, адәм фәрештә булмас! Балалар Казанда
Макаронный урамындагы Чир Зәйнәбе кызы Хаҗәргә барып керерләр, әдрисен
биреп җибәрдем. Алла ярдәме белән үз юлларын табарлар. Әнә, киленебез
Маһруйныкылар: Сәйфетдин, Хәдичә, Бибикамал, Мофуаза Ташкенга чыгып
качканнар. Безнекеләрне эзләргә тотынсалар, шунда китәрләр. Аларга авылда
калырга ярамый, иманым камил, бетерәчәкләр, Себер җибәрәчәкләр. Үземнең
бер генә дә рәтем-чиратым юк, син миңа бәхиллегеңне бир инде, карчык! Мин
сиңа риза-бәхил! – Котдус карт әйтәсе сүзләрен шулай озаклап сөйләде дә,
күкрәген тотып, ухылдый-ухылдый, карчыгы җәеп куйган урынга менеп ятты.