Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Хәбибулла карт, атна буе аңсыз яткан хатынының уянуына тәмам өметен өзеп, әрнеп, күзләрен яшьләндереп ята. Сүрән саргылт ут карчыкның аксыл йөзен әллә нинди сагышлы итеп күрсәтә. Хәбибулланың йөрәге гомер иткән ипле, акыллы карчыгын жәлләп телгәләнә, әгәр уяна алмыйча үлеп китсә...
Фәгыйлә карчык бер атнадан гына аңына килде. Төнлә белән кучкарда
яндырып куйган бишле лампаның филтәсе кысып куелган, йортны сүрән генә
яктырта. Хәбибулла карт, атна буе аңсыз яткан хатынының уянуына тәмам
өметен өзеп, әрнеп, күзләрен яшьләндереп ята. Сүрән саргылт ут карчыкның
аксыл йөзен әллә нинди сагышлы итеп күрсәтә. Хәбибулланың йөрәге гомер
иткән ипле, акыллы карчыгын жәлләп телгәләнә, әгәр уяна алмыйча үлеп китсә,
улы һәм үзе белән ниләр буласын күз алдына да китерә алмыйча өзгәләнә иде.
Инде йокыга куерып кына барганда, ничә төннәр шым гына яткан Фәгыйләнең
«ай, ай» дип ыңгырашканына уянып китте.
– Әй Аллам, карчык, карчык, уяндың бит, уяндың. Раббым, Аллам, рәхмәт
сиңа, төпчегебезне жәлләдеңме? Мине картаймыш көнемдә ялгыз булмасын,
дидеңме? Йә Аллакаем, Раббым, Аллакаем, – дип каударланды.
– Ай, җилкәм яна, җилкәм сызлый, су бирегез, су, – дип ыңгырашты
Фәгыйлә.
– Хәзер, хәзер, сиңа күп эчәргә ярамый, – дип, Хәбибулла кашык белән
самавыр борыныннан агызып, карчыкның авызына су салды.
Фәгыйлә, кипкән иреннәрен чылаткач, акрын гына:
– Зөһрәләр кая? – дип сорады.
Хәбибулла дәшмәде.
– Куганнар, тәки Себергә куганнар, нәгаләт төшкерләре! Ай, җилкәм яна,
җилкәм, – дип, Фәгыйлә күзләрен йомды һәм тагын тынып калды.
Хәбибулла карчыгын яны белән әйләндерде дә доктор калдырган май белән
камчы эзләрен мул итеп майлап куйды.
– Тән ярасы төзәлер, карчык, җан ярасы мәңгелек. Бер дә кайгырма, тән
ярасы төзәлер. Нәфисәбез кайларда икән? Япь-яшь кыз бала. Кайларда гына
каңгырып йөри икән? Әнисе соңгы көннәрен йөри, ничекләр, кайларда баласын
табар? Малайлар нишләп бетәр?
* * *
– Сиңа әйтәм, Маһруй, син Фәгыйлә түтинең хәлен белеп кайт әле. Кичә
Хәбибулла абзыйны күргән идем. «Аллага шөкер, аңына килде. Әй, шундый
куркытты, Габделхәй, шундый куркытты, атна буе аңына килмәде бит,
бернәрсәләр дә белмичә җатты. Инде, мин әйтәм, кече малаем – Шамилем
бигрәк яшь бит, безне ятимнәр калдырып китепләр бара икән дип, котым
чыкты, Габделхәй, билләһи котым чыкты. Картаймыш көнеңдә хатынсыз
калу ирләр өчен бик авыр. Хатын-кыз ул бала чүпрәге юып, бишек тирбәтеп
утырырга булса да, балаларына сыя, ирләргә читен», – дип, минем яннан
китеп барды. Артыннан карап калдым. Һай, бетеренсә дә бетеренер икән кеше.
Җилкәләре салынып төшкән. Гөрнадир кебек кеше иде бит. Фәгыйлә түти
белән икесе дә шундый пар килгәннәр дип, артларыннан сокланыплар карап
кала торган идем. Нәселләре белән шәп, чибәр, акыллы, үзләренә генә бертөрле
асыл зат булып аерылып торалар иде. Сөяк тота белә торган нәсел! Теге юкка
чыккан кызларын әйтәм, Нәфисәне, аның турында ниләр генә сөйләмиләр?!
Аннан суңы, кайсы кеше сөйли, кояш баюга, Нәфисә зиратта ап-ак кош булып,
агач ботагына куна да, яшь балалар кебек үксегән тавышлар чыгарып, бер
елый, бер көлә, ди. Галәү хатыны әйтә икән, утны сүндереп йокларга ятуга,
яныма Нәфисә килеп ята, мин аның сулышын тоям, дип әйтеп әйтә, ди. Аннан
суң, таң атканда, Нәфисә кыяфәтендәге сылу кызга әйләнә дә, Зөһрәнең ак
шәлен бөркәнеп, үтә күренмәле ефәк ак күлмәк киеп, күккә аша. Шуннан суң
Кыйгасар елгасы өстендәге томанда эреп юкка чыга икән. Каравыл өендә әллә
ниләр сөйлиләр. Мин әйтәм, зиратка мәче башлы ябалак ияләнгәндер, алар
бит төннәрен бала елаган тавышлар чыгарып ухылдыйлар, тик берсе дә миңа
ышанмый, бөтенесенең телендә Нәфисә өрәге генә.
– Җук инде, Габделхәй, – ди хатыны. – Үз күзләре белән күргән кешеләр
бар, ди бит. Зөһрә апа рәнҗеше инде бу, Габдрахман хәлфә рәнҗеше! Болай
да, кояш баегач, Кыйгасар елгасы яныннан үтәргә ярамый дип, гомер буе
сөйләшәләр иде бит. Ул урынны кояш баеганчы узарга кирәк дип. Зимагур
Шиап та куркуыннан чүт кенә ыштанын юешләтмәгән: «Нәфисә өрәге әллә
никадәр артымнан ияреп килде! Лә хәүлә вә лә куәте дип белгәннәремне
укыгач кына, зират эченә кереп югалды», – дип әйтеп әйтә, ди. Хәзер төнлә
кече йомышын үтәргә дә урамга чыкмый икән.
– Ник, анасын ияртеп чыга микәнни? – дип авызын ерып көлгән Гарәфи,
Гарәфине беләсең, теленә шайтан төкергән.
– Кит аннан, Шиап Аллага ышанмый ич ул. Эчә-эчә күзенә күренә
башлагандыр. Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, дигән
борынгылар. Тузга язмаганны сөйләп утырасың. Дөрес сөйләшмисең, – дип
ачуланды Габделхәй.
– Дөрес әйтәм инде, шул хәлләрдән суң тотлыга торган булып калган
Зимагур Шиһабетдин, көчкә сөйләшә, ди.
Маһруйбикә, күчтәнәчләрен алып, Хәбибулла карт йортына юл тотты.
Үзенә ияреп, алъяпкыч итәгенә ябышкан кызы Нуранияне никадәр генә
аерып калдырырга тырышса да, әнисе кызның кулын алъяпкыч итәгеннән
ычкындыра алмады.
– Барыйм инде, әни, мин өйләренә дә кермәм. Аларның Куканнары
бозаулаган, ди. Инде таена да бер айлап булыр, дип, җырчы Сөләйман әйтеп
әйтте. Шундый да матур тай, ди. Аякларына ак «оекбаш» кигән, ди.
– Ну шушыны, башка балаларым бар, дисәң, бара, кал, дисәң кала, бу,
әҗәткана, әйткәнне дә тыңламый, шуның кадәр бабаңа охшап киребеткән
булырсың икән, үз дигәнеңне итмичә туктамыйсың, рәхмәт җаугыры! Ат
бозаулыймыни? Сыер бозаулый, атка тайлаган дип әйтәләр. Кеше алдында
мондый сүзне сөйли күрмә! Габделхәйнең олы кызы акылга җиңел икән,
диярләр, – дип йомшый төшеп, Маһруйбикә Хәбибулла карт йортына таба
атлавын дәвам итте. Нурания, куып кайтармаганга сөенә-сөенә, Алансуның
тузанлы юлында әнисенең галош эзләре кырыеннан нәни яланаяк эзләрен
пичәтләп калдырып, Куканның колынын карарга Шамилләр йортына таба
теркелдәде. Бөтен авыл балаларының теленнән төшмәгән Куканның ак
«оекбашлы» таен күрергә баруына сөенде.
Маһруйбикә килеп кергәндә, Фәгыйлә сәкедә ята иде, ишек ачылган
тавышка елмайгандай итте. Елмаюы да әллә нинди мескен, кызганыч, кеше
күңеле булсынга гына елмайган сыман килеп чыкты. Үзе торып утыра
алмавына гафу үтенгәндәй, юаш тавыш белән:
– Әйдүк, әйдүк, Маһруй, нихәлләрең бар? Рәхмәт яугыры, ничекләр киләсе
иттең? Гаиләң ишле, балаң кечкенә, вакыт табып, минем хәлне белешүең
өчен Аллаһның рәхмәте яусын сиңа, гомерең буе рәхәт күреп яшә, – дип,
Маһруйбикәгә сәке кырыенда урын тәкъдим итте.
– Нихәлләрең бар суң, Фәгыйлә түти? Бик авыртынмыйсыңмы? Нәфисәңнән,
Зөһрәдән хәбәр-хәтер җукмы? – дип, Маһруйбикә күчтәнәчен почмак якка
кертеп куйды.
– Әй Маһруйбикә, юк шул, бернинди хәбәр-хәтер юк, үзем дә бик
борчылам. Безнең хәлләрне сорама инде син. Хәлләр сорарлык түгел.
Балаларымны, төрлесен-төрле якка таратып, тузгытып бетерделәр. Зөһрәм
нишләр, баласын ничек табар? Рәнҗим дә суң, бөтен дөньясына рәнҗим.
Аркамның сызлавына чик-чама җук. Анысына да түзәр идем, тән ярасы бер
төзәлер, җөйләнер. Җан ярасы мәңгегә әрнеп торыр. Нәфисәм, оныгым өчен
бер борчылсам, Зөһрәмнең гаиләсе өчен мең борчылам. Бернинди хәбәр-хәтер
җук бит. Нишләргә дә белмичә, төннәр буе керфек тә какмый сызланыплар
ятам. Атна буе аңсызланып ятканмын икән. Хәбибуллам әйтә: «Сине, карчык,
атка салып алып кайттык. Берни белешмичә яттың, карчык, мин инде тәмам
өметемне өзгән идем. Өннәрем алынды, ташлап китәсең дип курыктым.
Теләчедән килгән дуктыр, терелүе икеле, йөрәге таза булып кына айный алса,
дип әйтте, ди, инде әлхәмдүлиллаһи, биргәненә мең шөкер, Аллаһы Тәгалә
сораганнарымны ишетте, сине миңа кайтарды. Каракай да, синең яныңа
кергәч, җиде ясин укып чыкты», ди. Хәбибуллам сөйләгәч кенә, үземнең
аңсызланып җатканымны белдем. Әй Маһруйбикә, җилкәмнең сызлавына
түзеп булмый. Теләче дуктыры әллә нинди май калдырган, шуның әзрәк
сихәте тигән күк, йомшатып җибәрә.
– Әйтмә дә генә инде, Фәгыйлә түти! Нишләп кенә бетәрбез? Безнең
әткәйләргә дә тентү керде. Тиздән өйләреннән дә куып чыгарачаклар. Әнкәйне
авыл куштаны кыйнаган көнне әткәй йөрәге тотып егылды. Аллага тапшырдык.
Өйдәге мал-туарны, мендәр-ястыкларын, өстәл-урындыкларын, әткәйнең
барлык эш коралларын – бөтен әйберләрен, казаннарына хәтле язганнар.
Наһар каенсеңлем Зәкиянең бизәнү әйберләренә кадәр алып чыгып киткән.
Каенанамны камсамуллар төртеп егып, башын тишкәннәр, эшләре харап,
Фәгыйлә түти, иртәгә өйләреннән куып чыгарасылар, ди. Мунчаларын әлегә
калдырып торганнар. Үзебезгә чакырган идек, әткәй үз нигеземдә үләм дип
карыша. Нәрсәләр генә булып бетәр, Аллага тапшырдык!
Шамил өйдә әниләре сөйләшкән арада ишегалдында басып калган зәп-
зәңгәр күзле, ап-ак йөзле, кояш ашаган салам көлтәсе шикелле дулкын-дулкын
чәчләрен үреп, зәңгәрсу тукымадан телеп алынган тасма белән бәйләп куйган
яланаяклы кызны күреп алды да:
– Синең исемең Нурания бит, иемә? – дип куйды.
– Ие, – диде кыз, – ә мин синең исемеңне беләм, Шамил синең исемең,
Шамил.
– Каян беләсең? Син урамның теге башында торасың бит, мин бу очта.
Минем сине күргәнем дә югые. Безнең очта синең күренгәнең дә юк бит.
– Сине кем белмәсен, ди, Сабантуйда Куканың белән гел беренче киләсең.
Әле атың бозаулаган икән, әй, тайлаган. Ялгыш әйттем.
Шамил, елмая төшеп, аяк очларына төбәлеп, оялып кына сөйләшкән кызга
карап торды да:
– Бозаулаган, син үзең бозаулаган, ат бозаулый, димени? Безнең Кукан бит
ул – чабышкы ат. Беләсеңме – нинди тай алып кайтты?! Ак «оекбаш» кигән тай.
Шундый матур, күрше Йосыф бабай әйтә, колынны хатын урынына кочаклап
ятарлык, билләһи, ди. Мә, алма аша, бу – көзге алма, алмаларны җыеп бетердек
инде. Ату кырау ала. Әни, кәгазьгә берәм-берәм төреп, әрҗәләргә тутырып
куйды. Безнең унбиш төп алмагачыбыз бар. Яз көне галәмәт матур була безнең
бакча, шау чәчәк! Алмалар шундый күп коелалар, бакчада гел алма исе тора.
Ә көз көне әни, әрҗәне өйгә алып кереп, алмаларны төреп куйган кәгазьдән
чыгаргач, күрсәң, алма исе исертә, башлар әйләнә! Кыш көне дә нәкъ җәй
көне кебек инде менә, чат җәй!
Нурания Шамил биргән алмага тешләрен батырды. Алмадан тәмле әчкелтем
сок агып чыкты. Кыз, алма тәменнән рәхәтләнеп, күзләрен йомды.
– Әй тәмле бу, Шамил, әй, Шамил абый, име, минем мондый тәмле алманы
гомеремдә дә ашаганым югые, билләһи дим, ашаганым югые. Мин алманың
яртысын Саниягә алып кайтам. Әни, ипигә кушып, имезлеккә чәйнәп салыр,
тәмле булыр. Аннары суң әни дә сөенер. Әнием ютәлли минем, гел ютәлли.
Брачлар бранхит авыруы дигәннәр.
– Ярар, алып кайтырсың, мин сиңа тагын алма бирермен әле, яме. Әниең
дә терелер, минем әни дә терелер.
Шамил, «абый» дигән сүзгә күңеле булып:
– Син миңа гел «абый» диген, яме, ату минем сеңлем юк бит, мин үзем
төпчек. Әни әйтә, и улым, без сине күәс төбе кырып кына апкайттык инде, ди.
Мин анысын аңлый алмыйм әле, үсеп җиткәч белермен. Син минем сеңлем
булырсың, яме. Синең абыең бармы суң? Абыең булса, рәхәт инде ул.
– Җук, мин үзем апай кеше. Әйдә күрсәт инде колыныңны, бик мактанган
идең, мин шуны күрергә килдем. Теге җырчы Сөләйман әйтте, колыннары
шундый матур, Алансуда андый колын җук, диде.
– Мин мактанмадым, әйттем генә. Ә колыныбыз матур, нәкъ Кукан
шикелле.
Бакча яктагы абзар артында арата белән бүлеп куелган зур гына загонда,
Куканның имиләренә борынын төртеп, үзе җирән, тамак астыннан күкрәге
буйлап ап-ак тасма сузылган, аякларына ап-ак «оекбаш» кигән, нәзек аяклы,
әллә ниткән нечкә билле, бу яктагы тайларга һич охшамаган, тиреләре
елкылдап торган колын басып тора!
– Ай матур! – диде Нурания, шаккатып, – кара, маңгаенда йолдызы да бар.
Исеме ничек суң моның?
– Белмим әле, уйламадым. Әти, үзең сайла, диде, бәлки әле, Җирән булыр.
Әнә, төсе җирән бит. Әле мин исеме турында җүнләп уйламадым да, – дип,
яңадан кабатлап куйды Шамил абыйсы.
– Кит, булмаганны, Җирән дигән ат буламыни? Безнең очта Җирән Вәли
бар, аның да чәче тайныкы төсле кызгылт-җирән. Әйдә без аңа Йолдыз дип
исем кушыйк. Әнә, маңгаенда йолдызы да бар, таң атканда яна торган йолдыз
кебек. Әти ул йолдызны Чулпан дип атый. Әйдә, Йолдыз дип, йә булмаса
Чулпан дип кушыйк...
Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.
"КУ" 1, 2020
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев