Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Шамил башын тотып, үз уйларына бирелде: – Үлә күрмә, әнием җаным, үлә күрмә! – ди ул, үкси-үкси. Исмәгыйльләр, Хәмзәләр: «Синең әниең түгел ул, әбиең. Андый әби-әни булмый», – дип үртәсәләр дә, малайга аның әнисеннән дә матуррак әни юк!

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Хәбибулла карт аңсыз яткан карчыгы янында озак утырды. Әниләре

яныннан бер адым да китмәгән кызлары Асилә белән Рәшидә, нишләргә,

әниләренә ничек булышырга белмичә аптырап беттеләр. Им-том итеп

карадылар – файдасы тимәде. Хәбибулла атын җигеп, улы Шамил белән

районнан доктор алып кайтты. Ап-ак сакал-мыегын пөхтәләп кискән, күзенә

түгәрәк күзлек элеп куйган доктор авыруны озаклап тыңлады, тикшерде,

күзләрен ачтырып карады да:

– Мин монда берни эшли алмыйм. Йөрәге таза, бәлки, аңына килер, вакыт

кирәк, бу очракта вакыт – доктор, көтәргә кирәк, – дип, чемоданга охшаган

сумкасын шыртлатып ябып куйды.

– Дуктыр, кайчан уяныр икән суң ул, иртәгәме, бер атнаданмы?

– Мин бер сүз дә әйтә алмыйм, бәлки, иртәгә, бәлки, бер айдан, бәлки...

– Нәрсә «бәлки», бәлки, үләр димәкче буласызмы?

– Мин алай дип әйтмәдем. Карчыгың бик зур стресс кичергән. Аркасындагы

камчы эзләрен спирт белән сөрткәләп, менә бу мазь белән майлагыз. Бер

положениедә генә ятмасын, әйләндергәләп торыгыз. Берәр атнадан аңына

килмәсә, мине килеп алырсыз.

– Рәхмәт, дуктыр. Бусы сезгә, авыз итәрсез, – дип, Хәбибулла докторга өч

литрлы банка белән гәрәбәдәй сап-сары, яхуттай янып торган бал чыгарып

бирде.

Доктор күңел өчен генә «не надо» дисә дә, йөзе яктырып китеп: «Я

обязательно ещё раз приеду, а жена твоя поправится», – дип, Хәбибулла

күңелендә өмет чаткылары уятып, тарантаска менеп утырды. Улы Шамил

докторны озата китте.

– Һәй, Кукан! – Шамил чөңгерүгә, ат җиңел генә җилдереп, алга очты.

– Хороший конь, откуда в деревне такой благородный скакун? В этих краях

я не видел такого коня голубых кровей, это же – арабский скакун. Как он сюда

попал?

Русчаны аз гына сукалаган Шамил:

– Иты Ташкеннан, дәде пударок, – дип, бик белдеклеләнеп җавап бирде.

Әле өстәп тә куйды: – Ул там бульшуй бәлшәвик!

– Понятно, – диде доктор, – а что же твой дядя не спас свою сестру и

маму? Вот что мне не понятно, сынок. Это мне совсем не понятно. – Доктор

Алансудагы хәлләрдән хәбәрдар иде. – Чёрт знает, что творится! Габдрахмана

я знаю, в чём его вина? Он такой порядочный мужчина. Плюс ко всему, очень

грамотный. Ведь в деревне таких грамотных людей-то нет. И семья какая была!

Жена, дети, дочка красавица! Дочку не нашли? Говорили, что она пропала.

– Незнай, – Шамил, рус сүзләрен аның хәтле күп белмәү сәбәпле, шул

җаваптан уза алмады. Шулай да бу докторның җизнәсе Габдрахманны, Зөһрә

апасын, Нәфисәне яратып сөйләвен аңлап: – Ани учен хороший, – дип өстәп

куярга булдырды. Үзенең шундый оста итеп чын урыс белән сөйләшә белүенә

куанып, кайткач, бу хәбәрне әтисенә, апаларына, малайларга җиткерергә ниятләп,

атының дилбегәсен кагып куйды. – На-а-а, Кукан малкай! – Шуны гына көткән

юртак алдырып китте, җил генә сызгырып, малайның чәчләрен тузгытты.

Шамил – Фәгыйләнең төпчеге – ялгыш кына дөньяга килгән малай. Кырык

җиде яшендә Фәгыйлә шиккә төшә:

– Хәбибулла, минем никтер эчем үсә. Дуктыр: «Кистадыр», – ди. «Ул ни

нәмәрсә суң?» – дигәч: «Ит үсә инде, Фәгыйлә түти, аңа операция кирәк», – ди.

Мин никтер куркам. Пычак астына керәсем килми. Шакир мулла абыстаена

барып сылатып та кайттым. Ул да шулай, диде. Суңга таба ул «киста» дигәнең

никтер селкенә башлады, – ди.

– И Аллам, ник әйтмисең аны, хәзер ат җигәм дә дуктырга алып барам.

Нәрсәгә миннән яшерәсең, әллә нинди авыруга әйләнер тагын.

Теләчедән Фәгыйлә түти – шаккатып, аптырап, ә Хәбибулла очынып кайтты.

– Бәби туа, ди бит, ә! Алтмышка җиткәндә, кемгә Ходай мондый бәхет

биргән? Кемгә – миңа, Хәбибуллага! Инде төшертергә дә соң, ди, рәхмәт

төшкере! Ник үтерәсең ул баланы, тусын! Миңа ярдәмче булыр. Кыз туса,

сиңа охшаган, матур, уңган булыр, малай туса, картаймыш көнебездә безнең

яныбызда яшәр. Тегеләре кияүгә китеп беттеләр. Һай, малкай, әйдә әле,

Алансуга оч әле! Хәбибулла бабаңның бәбие туарга тора, ди бит, нәрсә

өстерәлеп барасың?!

– Хәбибулла, ни сөйләвең бу? Ниди бала табу?! Адәм көлкеләренә генә

калдык! Син беләсеңме кызың Зөһрәнең корсаклы икәнен? Бу ике бала

берьюлы туачаклар, аллы-артлы. Авыл халкы ни сөйләмәс?! Хур булабыз

бит! Әйдә, чарасын тап! Кәвәл керәшеннәре арасында шундый карчык бар

ди, Үринә атлы. Зинһарлап сорыйм, бер җаен таба күр!

– Кагылып кына кара, шул көнне үк аерам! Өч тапкыр талак әйтәм и

вәссәлам! Әле миңа яшь хатыннар да киләчәк. Байлыгым да бар, көч-куәт

дигәннән, анысын сөйләп тә торасы юк. Алтмышка җиткәндә, балаң тусын

әле! Шуны белеп тә миңа яшь хатыннар киләчәк. Вәйт сиңа, папрубуй, – диде

Хәбибулла карт, ярсып.

Фәгыйлә дәшмәде. Шул көннән соң дүрт ай узгач, Фәгыйләнең Шамиле,

тагын бер айдан Зөһрәнең Камиле, бу якты дөньяга без тудык, дип аваз

салдылар. Менә шундый бүләк ясады Фәгыйлә Хәбибуллага. Ул малайны

апалары, әти-әнисе иркәләп, сөеп кенә үстерделәр. Фәгыйлә кая да булса

киткәндә, баласын – Зөһрә, Зөһрә югында кызының улын Фәгыйлә имезде.

Алансу халкы башта аптырап шаккатса да, соңыннан оныттылар, бу турыда

сөйләми башладылар.

Беркөнне, Шамиленә ун яшь тулганда, Фәгыйлә Хәбибуллага әйтә куйды:

– Сиңа әйтәм, ничекләр генә теге вакытта Кәвәлгә Үринә карчыкка алып

бармадың! Әй картым, бу улыбыз булмаса, нишләр идек? Дөньябызның бер

ягы китек булыр иде, икәү каңгырыплар йөрер идек. Менә инде улыбыз да

кул арасына керә башлады. Аллага шөкер, бигрәкләр дә уңган, зиһенле бала.

Гыйниятулласы кайтып йөри алмый, Үзбәкстанда бик зур кеше – бәлшәвик.

Зур дуктыр кызына өйләнде дә, вакыты юктыр инде. Рәхмәт сиңа, картым,

дөньябыз түгәрәк, берәм-берәм тупырдашып оныклар туа тора. Инде

исемнәрен дә буташтыра башладым.

Менә шулай дөньяга килде Шамил. Инде хәзер унберенче яшькә чыкты.

Тик әнисе һәм Зөһрә апасы белән булган хәлләр генә нәни йөрәген парә-парә

китереп телгәли. Баланың колагында әнисенең ачыргаланып кычкыруы, кызын

жәлләп, баласын шушы хәлгә төшергән адәм имгәкләрен каргап өзгәләнүе,

яланбаш калып тузгыган ак чәчләренең җилдә җилфердәве, аклы күлмәген

тасма-тасма телгән канлы камчы эзләре күз алдыннан китмичә, һәр төн

аптырата. Ә әнисен кыйнаган җирән казакны төшендә күрә. Ул казак, төнлә

күзен йомуга, Шамил янына камчысын күтәреп килеп җитә. Кызгылт чәчләре,

утка әйләнеп, ялкынланып торалар. Авызыннан, аждаһа авызыннан чыккан

кебек, кызгылт ут бөркелә. Малай куркып уянып китә дә, урыныннан торып,

йоклап яткан апалары уртасына кереп чума. Инде ничә көн шулай булды.

Әнисе әле һаман аңына килә алмый: йоклый да йоклый. Күрше Каракай кереп,

ул мәрткә киткәндер, бер уяныр әле, дип юата юатуын. Көн дә авыз-борыны

тирәсенә көзге куеп карыйлар, анысы ни эшкәдер тагын? Барыбер үзен күрми

ич инде ул. Каракай көн саен ясин укып чыгып китә. Ясин укыгач, тереләсе

кеше терелә, үләсе кеше җиңел генә үлеп китә, ди. Ниткән үлем? Әнисеннән

башка малай нишләр? Иртән торуга: «Әйдә, улым, тор инде. Кояш әнә,

әллә кайчан уянып, Урыстау өстенә менеп кунган. Бодай оныннан шундый

тәмле коймак пешердем, суынганчы аша, синең үсә торган чагың. Суынгач,

коймакның бер тәме дә калмый аның», – дип, кем уятыр? Малай шуннан курка,

тәне, эсселе-суыклы булып китеп, чемер-чемер итә. Шамил башын тотып, үз

уйларына бирелде:

– Үлә күрмә, әнием җаным, үлә күрмә! – ди ул, үкси-үкси. Исмәгыйльләр,

Хәмзәләр: «Синең әниең түгел ул, әбиең. Андый әби-әни булмый», – дип

үртәсәләр дә, малайга аның әнисеннән дә матуррак әни юк! Исмәгыйльнең

әнисенә егерме сигез яшь, ә Хәмзәнең әбисе дә Фәгыйләдән күпкә яшь. Булса

соң, булсын! Ә аның әнисенең чәчләре, ак булса да, шундый матур! Ап-актан

киенеп, ашка барганда, авыл хатыннары: «Бигрәк матур инде бу Фәгыйлә түти,

һич картаясы юк», – дип сокланып карап калалар. Ә яулыгын артка бәйләгәндә,

кояш юк чагында да җем-җем итеп торган чын зөбәрҗәт алкасы! Ул алканы

Гыйниятулла абыйсы Ташкеннан алып кайткан иде. Ә төп-төз итеп, каеган

читекләр киеп, кәз-кәз атлап йөрүләре ни тора!

Аларныкы яшь булсалар да, Хәмзәнең әбисе бөкрәйгән, ә Исмәгыйльнең

әнисе – кара шадра, битенә кара борчак сипкән күк. Шамилне: «Синең әниең

– әби», – дип үрти башласалар, ул күп сорап тормый, ипи шүрлекләренә менеп

төшә. Икенче көнне тегеләрнең әниләре йә әбиләре жалу белән килсәләр дә

орышмыйлар Шамилне.

– Улым, – ди Хәбибулла, – ник әле син нәсел черетеп сугышып йөрисең?

Алай ярамый, улым. Ни нәрсәгә дип суктың инде син ул Исмәгыйльгә?

– «Синең әниең – әби» дип үртәмәсен! Тагын бер әйтсә, тагын сугам.

– Улым, йодрык белән хәл итмиләр андый эшне, телең белән ипләп кенә

аңлат.

– Әйсәнә, аңламый ич алар. Үз анасының кара шадра икәнен белми ул.

– Улым, кешенең кимчелеген өстенә бәреп әйтмә. Ул гомер буе болай да

кимсенеп яши. Алай ярамый, улым.

– Ярар, әти, башка тимәм. Барыбер безнең әни иң матуры, иң яше, иеме?

– Шулай булмаган кая, балам, синең әниең иң әйбәте, иң матуры, иң яше.

Улым, минем белән бер-бер хәл булса, әниеңне син карарсың, яме.

– Ә синең белән нәрсә булсын суң? Әти, синең белән бернәрсә дә булмый.

– Алла боерса, диген, улым! Дөнья хәлен белеп булмый. Иртәгә, Куканның

аягын ныгытып, Кыйгасар елгасы буйларыннан әйләнеп кайтырсың.

– Ярар, әти, – ди Шамил, тәмам тынычланып.

* * *

Яңгыр туктамыйча яуды да яуды. Үзәкләргә үтеп, нечкә иләктән иләгән

кебек туктаусыз явар кебек.

– Мур кыргыры, туктарга охшамаган бу яңгыр! Итәк-чабуларыгызны кожан

астына рәтләп җыештырыгыз, җүешләнсәгез, начар булыр, киемнәрегезне

киптерергә җылы куышыбыз юк. Бер Аллаһка гына таянырга кала, – дип,

Габдрахман Зөһрәнең аякларын кожан итәкләре белән каплый төште.

Яңгыр тора-бара көчәйде генә. Габдрахман кожанының башлыгын киеп

куйса да, салкын яңгыр тамчылары битеннән муенына таба актылар. Ул:

– Зөһрә, балаларның өстенә әйбәтләбрәк яп әле, – диде, бер-берсенең

куеннарына кереп йоклап киткән улларына карап. – Әйдә, рәхәтләнеп

йокласыннар, уянгач, тамак ялгап алырбыз. Үзең дә черем итеп ал, бу арада

рәтләп йокы күргәнебез булмады. Сиңа ял кирәк, карчык, тынычлап йоклап

алырга кирәк. Әле алда ни буласын белмибез бит, ял ит.

Габдрахман, дилбегәсен кагып, атына чөңгереп алды. Ул ара яңгыр астында

килеп чыланган сакчы Габдрахманның атына китереп орды.

– Нәрчә, үләкчә кебек чөйрәлеп барачың! Чинең арттан күпме олау-обоз

килә. Күрәчеңме, барыбыз да җеп бөртекчез булдык, мәчет козгыны! – дип,

ата-анасын искә төшереп сүгенеп куйды. Алдырып чаптырып киткән атыннан

чак кына очып төшми калган Габдрахманга бу сакау тавыш бик таныш кебек

тоелды. Кем генә булды суң әле бу тешкә тия торган нечкә, тимерне тимергә

ышкыганда гына чыга торган тавыш иясе? Габдрахманның миен шул сорау

бораулады, һич кенә исенә төшми бит. Йөзен дә күрә торган түгел – кожан

башлыгын йөзенә үк төшереп кигән, күзе генә күренерлек итеп калдырган.

Кем генә шулай сакауланып сөйләшә иде соң? «Үләкчә кебек чөйрәлеп

барачың», – диде. Шулвакыт баш өстеннән чакылдап саескан очып китте.

Саескан! Габдрахманның күз алдына яшен тизлеге белән мәдрәсәдә укучы бер

шәкертнең йөзе килеп басты, исеме ничек иде соң әле? Аңгырарак кына малай

иде. «Саескан» дигән сүзне «чаечкан» дип әйтеп, шәкертләрне көлдерүе исенә

төште. Габдрахман шәкертенә укып чыкканчы шул авазны өйрәтә алмады.

Башта шәкертләр малайга, үртәп (исеме дә искә төште, Мансур исемле иде

бит), «Мансур дип әйт әле, сары дип әйт әле» диләр, тегесе «Манчур», «чары»

дияр иде, аннан соң тегеләр хихылдап көләрләр иде. Балаларны җыеп күпме

аңлатты Габдрахман хәлфә, кешенең кимчелегеннән көләргә ярамый, Аллаһы

Тәгалә көлгән кешеләрнең үзләренә дә әллә нинди кайгы-хәсрәтләр китерер дип

куркытып та карады. Малай көч-хәл белән хәреф танырга өйрәнеп чыгып китте.

Беренче тапкыр малаен мәдрәсәгә китергәндә, Мансурның әтисе: «Габдрахман,

әйдә, әзрәк кул куярлык, акча саный алырлык булса, ярар, ите – сиңа, сөяге –

миңа, туганнан ук шундый элә-танаксыз, аңгырарак булды бу улым», – дигән

иде. Борын астыннан сап-сары булып маңкалары агып торган, тетелеп беткән

кием-салымнан, ялан аяклары чебиләнеп беткән малайга карап: «Улым, бар,

борыныңны сөрт тә, малайлар янына кереп утыр», – дип кертеп җибәргән

иде мөгаллим малайны. Хәлиуллага: «Хәлдән килгәнчә тырышып карармын,

үзеннән тора, тырышса өйрәнер, Алла боерса», – дип җавап биргән иде.

Шул көчкә-көчкә укырга-язарга өйрәнеп чыгып киткән малай бүген

Габдрахманга: «Мәчет козгыны, үләкчә», – дип, атына китереп орды. Бу

аның үзенең аңгыра булып тууы өчен дөньядан үч алуымы әллә? Әллә

мине танымадымы? Юк, мәчет козгыны, диде бит, димәк, танып әйтте. Бу

сакчыларны шундыйрак аңгыралардан, наданнардан, җинаятьчеләрдән

җыйганнар, күрәсең. Берсендә дә иман заты юк, күзләре нурсыз.

Габдрахман атының кисәк юыртып китүеннән сискәнгән Зөһрәсенә дәште:

– Карчык, әнә теге атка китереп орган малай – Хәлиулла улы Мансур, миндә

ничә ел укып, көчкә хәреф танытып чыгарган идем, – дип уфтанып куйды.

– Сиңа әйтәм, Хәлиулла белән Миңлеәсма шундый да тәртипле кешеләр иде,

балалары да ару гына, бу яхшыдан яман туган нәрсә ник шундый яман булды

икән, гөнаһ шомлыгы? – дип куйды. – Балаң шундый булса, Алла сакласын!

Үзебезгә андый тәрбиясез балалар күрергә язмасын! Олыны – олы, кечене

кече итә торган балалар туарга язсын, тәртипле булып үссеннәр! Ярар, әтисе,

ул үзенең эшләгән яхшылыгы өчен дә, яманлыгы өчен дә үзе җавап бирәчәк.

Аның өчен бер дә кайгырма, – дип, сүзен тәмамлады Зөһрә.

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев