Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Авылны чыгып киткәч, Зөһрә иренең җилкәсенә башын салып, бертуктаусыз үкседе: – Әнине үтерделәр, кыйнап үтерделәр, Габдрахман, безнең аркада әнинең башына җиттеләр. Әти нишләр? Үзе дә җитмешкә җитеп килә...

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Авылны чыгып киткәч, Зөһрә иренең җилкәсенә башын салып, бертуктаусыз

үкседе:

– Әнине үтерделәр, кыйнап үтерделәр, Габдрахман, безнең аркада әнинең

башына җиттеләр. Әти нишләр? Үзе дә җитмешкә җитеп килә, Шамилебез дә

кечкенә. Йә Раббым, ни гаепләребез өчен?! Бу каһәр төшкән җирән солдатны

нинди ана тапты икән? Ничек аны җир йотмый икән? Әнине җирли дә

алмыйбыз. Авылда дога белән кеше күмәрлек муллалар да калмады.

– Тынычлан, карчык, зинһар өчен, дим, тынычлан! Син хәзер елап кына

берни эшли алмыйсың. Ул кабахәт бәндәләрне сөендереп елама. Аллаһы Тәгалә

барысын да үз урынына куяр. Килер бер көн, ул имансызлар башына янар

таулар ишелер, җир ярылып, сулар айкалып ярларыннан чыгар да, аларны җир

йотар. Шулай булыр. Ничек инде шушы адәмгә охшаган ике аяклы ерткычлар

җир йөзендә яшәсен, ди?! Бу бит дөрес түгел. Әле менә Сталин бу хәлләрне

ишетер, безгә үзебезнең сандугач оясы кебек бәхетле рәхәт тормыш иткән

нигезебезгә кайтырга рөхсәт бирерләр. Вакыт кирәк, аз гына вакыт кирәк. Алда

барысы да әйбәт булыр. Ул тайга дигән җирдә дә адәмнәр, безнең шикелле

куылганнар яшидер ләбаса. Тайга – урман бит инде ул, йорт салып керербез.

Инде Камилебез дә ишәя төште, пила башын гына тотарлык. Әби дә исәндер,

һушыннан гына киткәндер, терелер, Алла теләсә. Ә син безнең Әминәбезне

сакла!

Бу кызыбызны ничекләр табармын? Кендек әбисе дә юк, кендекләрен кем

кисәр? Юлда ул-бу хәл булса дип, чиста чүпрәкләр, кайчы алып тыктым үзе.

– Курыкма, берәрсе очрар әле. Анда, куылганнар арасында Ходай кемне

дә булса җүн кылыр. Булмаса... үзем кисәрмен, бер дә курыкма, әнисе, – дип,

Габдрахман Зөһрәне кочып алды.

Тын гына әти-әнисен тыңлап барган Рәшит, Куканныкы шикелле эре

саргылт тешләрен ыржайтып көлеп, нәрсәдер сөйләп барган атлы солдатка

күзенең чите белән генә карап алды да:

– Әти, бу әбине кыйнаган казак та безнең белән тайга дигән урманга барамы?

Әгәр тыңламасак, безне дә әбине кыйнаган кебек кыйнап үтерерме икән? Әти,

әйдә, бармыйксана ул тайгага, үзебездә генә калыйк. Алансуда рәхәт бит. Дус

малайларым сагынырлар мине, күрше кызы Сәлимә дә сагыныр. Китмик,

әти, – дип ялварды.

Габдрахман шактый вакыт дәшми барды, улының сүзләрен ишетмәмешкә

салышты, чөнки җавабы юк иде. Үзенең гаиләсен, улларын яклый алмавына

гарьләнеп, күзләренә яшь җыелды. Алтмышка җиткән әбисен үтергәнче

кыйнаганда, кулларын каерып тотып торган солдатлардан ычкынып карчыкны

коткара алмавына җаны телгәләнде. Инде менә улына җавап таба алмыйча

газаплана, чөнки ул бу дөньяны үзе дә аңлый алмый. Ул көчсез. Ул – ыргылып

аккан елгада агып баручы бер йомычка, агымга каршы йөзә алмый лабаса!

Нишләсен, кайларга барсын, улына ни дип җавап бирсен?

Малай, әтисе ишетмәде дип уйлап, тагын еламсырап сорады:

– Әти, дим, әти, син мине ишетәсеңме? Калыйк инде, Алансуда гына

калыйк. Габдуллалар, Сабирҗаннар, Сөләйманнар, Сәлимәләр калды бит, без

ник китәбез суң?

Зөһрә бер сүз дәшмичә барган иренә күтәрелеп карады да, аның яшь тулы

күзләрен күреп, улына төксе генә итеп әйтеп куйды:

– Туктыйсыңмы син, юкмы?! Әтиеңне бимазалама! Әгәр хәленнән килсә,

бер дә чыгып китмәс иде кана. Үзебездә, Алансуда гына калыр идек, нихәлләр

итәсең соң, балакаем! Юк-бар сораулар биреп борчыма әтиеңне! Аңа болай

да авыр.

– Әни, ату син әйт, әбине кыйнап үтергән теге җирән мыеклы казак безнең

белән бармыймы ул? Мин аннан куркам. Ул тайга дигән җирдә кеше үтерә

торган шундый абыйлар тагын бар микән? Әни, дим, кайтыйк инде.

– Ул җирән казак безнең белән бармый, улым, Алла боерса, бармас. Улым,

әтиең әйтә, әбиең үлмәде, ул аңын гына җуйды, ди. Алла теләсә, терелә ул.

Менә без әйләнеп кайтканда, кызлар кебек йөгереп йөрер әле әбиең. Менә

әйтте диярсең, шулай булыр, аз гына сабыр итик, улым.

Теләчегә килеп җиткәндә, базар урамы гөж килә иде. Җиде олау ирләр,

хатыннар, балалар, карт-коры – куылучылар, озата килүчеләр, сакчылар, атлы

гаскәрләр. Елау, сыктау, кычкырыш, хушлашу сүзләре, бергә җыелып, гөжләү

хасил итә, үзәкләрне өзеп, күзгә яшьләр китерә.

Әнә, озын гәүдәле, беләгенә кызыл тасма бәйләгән берәү, ат арбасы өстенә

менеп басты да, кулындагы кәгазьне алып, исемлек укый башлады:

– Җөридән – бер ат, өч кеше; Олы Нырсыдан – дүртәү; Олы Мәтәскәдән ике

гаилә, сигез кеше; Балыклыдан – бер гаилә; Теләчедән – Ивановлар; Сауштан

Мифтахетдин, Гөлҗамал, Факиһә, Гәрәй; Алансудан – Габдрахман, Зөһрә,

Нәфисә, Камил, Рәшит. Алансудан Йосыповлар биш кеше булырга тиеш, ник

дүртәү генә? – дип, күзләрен кыса төшеп, Габдрахманнар арбасына текәлде.

– Кызлары Йосыпова Нәфисәне таба алмадык, үзен-үзе үтергән, диделәр.

Мишәгә батып үлгән, ди. Әле гәүдәсе дә калкып чыкмаган. Калганнары барысы

да монда, – дип җавап бирде Себер китүчеләрне озата килгән кеше.

Зөһрә бу тамашага исе китеп, шаккатып утыра иде, кинәт кенә үзен

Саушның Мифтахетдин хатыны Гөлҗамалның:

– Зөһрәкәем, сезне дә куалармыни, сезне дә харап итәләрме? – дип кочаклап

алуыннан сискәнеп китте.

– Безне дин сөреме таратасыз дип куалар, ә сезне ник куалар суң, Гөлҗамал?

– дип сорады Зөһрә, тынычлана төшкәч.

– Әй Зөһрәкәем, ирем фермада мөдир булып эшлидерие. Берсе барып

әләкләгән, кем икәнен дә әйтмиләр. Имеш, ике атна элек югалган сарыкларны

бернинди дә бүре ашамаган, ә ирем Янсуар кешесе Митрәйгә сатып җибәргән,

дип. Мифтахетдин, Янсуарга барып, теге Митрәйне эзләп тапты һәм аңа:

«Митрәй, минем бит сине күргәнем дә юк, нинди сарык сатыйм, ди, мин сиңа?

Үземнең авызыма ит калҗасы капмаганыма да әллә ни гомер, инде итнең исен

дә оныттым, зинһар, районга барып дөресен сөйләп бир», – дигән. Митрәй:

«Мифтах, мин бит ул сарыкларны базар көнне Теләчедә сатып алдым. Кайсы

авыл кешесе икәнен белмим, Кадыйр атлы адәм иде. Иртәгә үк районга барам»,

– дип калган.

Тик анда баргач: «Әйе, Мифтахетдиннән сатып алдым», – дип кул куеп

кайткан. Шул гына башыбызга җитте. Тегендә кыйнап кул куйдырганнардыр

инде. Янсуарның керәшен хатыннары, Митрәй, Теләчедән кайткач, ай

буе кан сиеп җатты, җанбаш сөяге сызлап, әле дә артын сөйрәп җөри,

дип сөйләгәннәр. Соңыннан килеп, теге ике сарыкларын да алып чыгып

киткәннәр. Бу сарыкларны канфискавайт итәбез, болар – Алансу фермасыннан

Мифтахетдиннән сатып алган сарыклар, ничә тәңкә акча түләдең, дип

аптыратканнар. Тегесе, тагын кыйнарлар дип куркып, Кадыйрга түләгән

бәһане әйткән. Шуннан безгә тентү белән килеп керделәр дә өйнең астын-

өскә китерделәр. Мифтахетдинемне кыйнап үтерәләр дип торам. Балаларның

коты очты, әй, курыктылар инде җанкисәкләрем! Менә шуның өчен, югалган

ике сарык өчен каралты-кураларыбызны, җәннәт кебек йортыбызны ташлап,

җәһәннәмгә китеп барыш, Зөһрәкәем!

Зөһрә озак утырып арыган аякларын языйм дип, арбадан төште. Аның

ишелеп торган гәүдәсен, әвендәй корсагын күреп, Гөлҗамал куллары белән

ике ботына шапылдатып сугып куйды:

– Аһ, Аллакаем ла, бала табар вакытың җиткән ләбаса! Ничекләр итеп,

бала табар вакыты җиткән хатынны шундый авыр юлга чыгарып җибәрергә

кирәк?! Җук, кеше түгелдер болар, җырткыч җанварлардыр!

– Нишләмәк кирәк, Гөлҗамал, берни эшләр хәл юк. Алла ярдәменнән

ташламасын, баламны ничекләр табармын дип кайгырам. Юлда тулгак

башланса, нихәл итәрмен? – дип елап җибәрде Зөһрә.

– Безгә бергәрәк булырга кирәк, олаулар да аллы-артлы барсыннар. Минем

Саушның кендек әбисе Җамал түтинең бала таптырганын карап торганым бар,

әзрәк рәтен беләм. Алла теләсә, бер җае чыгар әле, барысы да яхшы булыр, –

дип, Зөһрәне юатты Гөлҗамал. – Тик калада аермасалар ярар иде инде.

Габдрахманнар олавы беренче булып кузгалды, алар артыннан

Мифтахетдиннәр иярде. Җиде олау, кыр казлары кебек тезелешеп, Теләче

үреннән төште дә Казанга таба юл тотты.

Хәйран гына аяз көн иде ләбаса. Алар авылдан чыгып киткәндә, яңгыр

ява башлады. Инде әнә Казан ягыннан йокымсырап-оеп, мендәр-мендәр ак

болытлар зәп-зәңгәр күктә кайсы көймә, кайсы ак таулар кыяфәтендә йөзеп

йөрделәр дә, акрын гына кара-кучкыл күгелҗем төскә кереп, бергә укмаштылар.

Әле генә зәп-зәңгәр булып торган күк йөзе, куркыныч дәһшәтле кыяфәткә

кереп, җир өсте караңгылыкка чумды. Инде Күкчә үрен төшкәндә, ишеп яварга

да тотынды. Габдрахманның йөзендә яңгыр тамчылары җемелдәште.

– Каһәр суккан, шунысы гына җитмәгән иде, – дип, әзерләп куйган брезент

кожаннарны хатынының, улларының өстенә рәтләбрәк япты. – Юешләнә

күрмәгез, кием-салымнарны киптерергә урын булмаячак, – диде ул, кайгырып.

Күкчә ягыннан өзеп-өзеп козгын кычкырган тавыш ишетелә. Зират яныннан

узганда укый торган догага дип кулын күтәргән Зөһрә зират ягына каерылып

карады да:

– Кем башына шулай коңгылдыйсың? Без узып киткәнче, тын гына агач

башында утыра алмадыңмы, хәерсез нәрсә, үлем хәбәрчесе, – дип сөйләнеп

алды. Бу козгынның тавышы җаннарга, йөрәкләргә – инде телгәләнеп беткән

йөрәкләргә – яңа яра, мәңге төзәлмәслек җәрәхәт салгандай итте.

Каеннар арасына кереп югалган кызгылт-сары төлкенең йөнтәс

койрыгы күренеп калды. Зөһрәнең күңелендә әтисе көйли торган бер җыр

кабатланды:

Кызыл гына ла төлке – урман күрке,

Ни югалтты газиз башкаең?

Туган җирләреннән аерылганның

Табалмассың кабер ташларын.

Кызыл гына ла төлке – урман күрке,

Төлкеләрсез урман урманмы?

Әллә безнең башлар сыктый-сыктый

Аерылышу өчен туганмы?

Кызыл гына ла төлке – урман күрке,

Каен төпләрендә өне бар.

Туган якларында яшәгәннең

Кайтып керер җылы өе бар!

Зөһрә әтисенең, бу җырны җырлый-җырлый, печән чапканын хәтерли.

Сүзләренең мәгънәсен аңлап бетермәсә дә, ничектер әтисенең моңлы тавышы

күңеленә сеңеп калган иде. Хәзер генә мәгънәсен аңлады – бу шигырьне

каторжаннар яисә теге яки бу сәбәп аркасында йортсыз-җирсез калганнар

чыгарган лабаса. Зөһрәнең алдагы тормышы турында җыру җырлаган икән

бит әтисе.

* * *

Солтангәрәй Яковлар тәрәзәсен чиртүгә, пәрдә читен күтәреп карадылар.

Бу Нәфисә иде. Ул сак кына адымнар белән ишекне ачып чыкты да егетнең

кочагына сеңде һәм шунда эреде дә бетте.

– Килдең, килдең, мин синең киләсеңне белдем! Шундый көттем, җаным!

Алансу юлларына карап, күз нурларым түгелеп бетте. Әтиләр киттеләрме, атлы

гаскәрләр килдеме? Мине таптырып, әти-әниемне кыйнамадылармы? – дип,

егетне мең төрле сорауга күмде кыз.

– Киттеләр, җаным, әти-әниеңә тимәделәр. Шәрәфи котырган иде. Кая

качырдың кызыңны, мәчет козгыны, дип, күрше Минислам абзыйның йортын

астын-өскә китерде, ләкин әти-әниеңә кагылмадылар, – диде егет, шашынып-

шашынып кызның яшьле күзләреннән үбә-үбә. Аңсыз яткан Фәгыйлә түти

турында әйтеп тормады, йөрәген бозмыйм, бу аның болай да яралы йөрәгенә

учлап-учлап тоз салу белән бер булыр, дип уйлады.

Мәхәббәт утында янган ике яшь йөрәк, бер-берсенең куенында эреп, төнне

үткәрделәр. Берни турында уйлыйсы, сөйләшәсе килми иде.

– Бүген Җәкәү абый әллә кайларга барып кайтты. Миңа әллә нинди язулар

әзерлим, диде, – дип сүз башлаган Нәфисәне Солтангәрәй шунда ук бүлдерде:

– Кирәкми, Нәфисә, әйдә ул турыда бүген сөйләшмибез. Минем китү,

аерылу турында сөйләшәсем килми. Беләсеңме, мин әти-әниеңә сине Көличкә

озатып куюымны хәбәр иттем, шундый сөенделәр инде, хәтта әниең мине

кочып ук алды. Аннан ипләп кенә әтиеңнән сине миңа кияүгә бирүен сорадым.

– Бирделәрме, Солтангәрәй, каршы килмәделәрме?

– Бирделәр, җаным. Мин әйттем, Габдрахман абзый, Нәфисәне эзләп

табам, Ташкент Себер түгел, Себердә булса да эзләп табам, кирәк булса,

үзем дә Себер китәм, дидем. Аның өчен борчылмагыз, мин кызыгызны

саклармын, дидем. Менә унҗидең генә тулсын, өйләнешербез. Әле, бәлки,

авылда яшәргә дә рөхсәт бирерләр. Бер дә курыкма, Нәфисә җаным. Мин әле

иртәгә дә килермен. Сине Җәкәү абзый атна-ун көнсез озата алмас. Чөнки

бу ыгы-зыгының азрак тынуы кирәк. Син кайсы тәрәзә янында йоклыйсың,

шул тәрәзәгә чиртермен.

– Мин көне буе чоланда качып ятам, төнлә йокларга гына чыгам. Җәкәү

абзый әйтә: «У нас туже самые творится, чёрт знает что, тебя, дученька, скоро

проводить нада. Пака бумага пригатовлю, без бумаг не сможешь даехать да

Узбекистан», – ди. Мин аңлап бетермәдем, шул язулар турында әйтүедер инде.

– Шулайдыр, – булды егетнең җавабы. – Минем дә урысчам юк бит. Тел

белмичә ничек барып җитәрсең икән соң, Нәфисә?

– Җәкәү абзый, поездга утыртып җибәрәм, анда Гыйният каршы алыр, диде.

– Алай булса гына, миңа Гыйният абзыйның әдрисен бирделәр. Мин сине

озакламый эзләп табармын. Авылга кайта алмасак, миңа да шунда берәр эш

булыр әле, җае чыгар. Син кайгырма гына, җаным, кайгырма гына, – дип,

күзләреннән, ирененнән үбә-үбә юатты кызны егет. – Без барыбер бергә

булырбыз, безне беркем дә аера алмас. Тик хәзер миңа китәргә кирәк, җаным,

хуш булып тор. Иртәгә караңгылану белән синең яныңа очар коштай килеп

җитәрмен. Бүген дә көнне үткәрә алмыйча интегеп беттем. Әти-әниләр сине

эзли чыгарга кушалар. Мин чыгып китмәгәч, әни: «Утының качмас, бар,

урман, су буйларын әйләнеп кайт», – дип, үзәгемә үтте. Мин аларга синең

кайда икәнне әйтә алмыйм бит инде. Белмәүләре яхшы, Алла сакласын, ялгыш

авызларыннан ычкынып китәр дә, харап булырбыз. Әти-әниең исә синең кайда

икәнеңне белеп, тынычлап киттеләр, Аллага шөкер. Ату Зөһрә апа синең өчен

бигрәкләр дә кайгыра, өзгәләнә иде. Хуш, җаным, иртәгәгә кадәр, – дип, төн

эченә кереп эреде Солтангәрәй.

Җәкәүләрнең әтәчләре, таң беленүен хәбәр итеп, карлыккан тавыш белән

җиһанга аваз салды.

 

Дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев