Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Мин сине беркайчан да онытмам, җаным! Беркайчан да! Күңелем түрендә гел син булырсың. Без башка күрешә алмабыз. Инде хуш! Берәрсе күрә калса, әллә ниләр сөйләрләр. Хәлфә кызы белән сөйләшеп торды дип, сине дә гаепли күрмәсеннәр. Башкайларыңны гына бетерерләр. Безгә күрешүләр юк инде ул. Бәхил бул, җаным, бәхетле бул!

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

– Нәфисә, мин синең киләсеңне белдем, инде ничә көн чишмә буена

килгәнеңне көтәм, – диде егет. – Күрми калам дип котым чыкты. Әйдә качабыз,

Нәфисә, кеше эзләп таба алмас җирләргә качабыз. Мин синең белән Себер

китәргә дә риза. Миңа башка беркем кирәкми, тик син генә кирәк. Яратам

мин сине, җаным! Әйдә, бүген төнлә белән мин сине урлап алып китәм. Әгәр

камсамул булсам, өйләнсәм, сиңа тимәсләр иде. Тик минем камсамул буласым

килми. Без синең белән болай гына качыйк. Башта – Казанга, аннан соң күз

күрер.

– Солтангәрәй, – диде кыз, – минем чишмәгә килүем дә сине күрер өчен

генә иде. Минем дә йөрәгемә син бик якын. Ләкин берни эшләп булмый.

Безнең аркада син дә харап була күрмә! Кирәкми! Безне бетерүләре дә бик

җиткән. Менә бу кулъяулыкны сиңа дип кенә чиккән идем. Истәлеккә сакла!

Мин сине беркайчан да онытмам, җаным! Беркайчан да! Күңелем түрендә

гел син булырсың. Без башка күрешә алмабыз. Инде хуш! Берәрсе күрә калса,

әллә ниләр сөйләрләр. Хәлфә кызы белән сөйләшеп торды дип, сине дә гаепли

күрмәсеннәр. Башкайларыңны гына бетерерләр. Безгә күрешүләр юк инде ул.

Бәхил бул, җаным, бәхетле бул! – Кыз, күз яшьләрен тыя алмыйча, көянтәсенә

чиләкләрен элде дә авылга таба атлады.

Солтангәрәй дә, күзләренә яшь тулып, Ялантау буендагы яссы ташка

барып утырды һәм Нәфисә бүләк иткән зәңгәр кыңгыраулы кулъяулык белән

күзләрен каплады. Кулъяулыктан әллә нинди хуш ис – гөлҗиһан сабыны,

болын чәчәкләре исе килә иде.

Кызы суга чыгып китүгә, өйгә Габдрахман керде:

– Сиңа әйтәм, кеше югында синең белән киңәш-табыш итәсе сүзем бар

иде. Тыныч кына тыңла әле. Син ни дисәң, шулай булыр. Син – ана кеше. Ана

күңеле сизгер була ул, барысын да тоя! Миңа кичә күрше Минислам сөйләп

торды: Габдрахман, ди, иллә дә кызың матур, сылу инде, бер кашык су белән

кабып йотарлык, билләһи. Әле күрше авылның Зыятдин кызын да, теге ярты

ел элек сөрелгән Зыятдинны әйтәм, бигрәкләр дә матур, зифа буйлы булган

дип әйтеп әйтәләр иде. Шуның кызын Себердә әллә ничә мужик җыелышып

көчләгәннәр. Уналты яшь кенә булган Сылубикәгә. Шул әле балалыктан да

чыгып бетмәгән кызның башына җиткәннәр. Зыятдин суга гына дип чыгып

киткән кызын эзләп чыкса, каршысындагы күрше зимләнкәдә торучы урыс

малае әйткән: «Там Соню какие-то три мужика в тайгу потащили, вот в ту

сторону, она кричала», – дип күрсәткән. Әтисе килеп җиткәндә, кыз аңсыз

булган. Зыятдин канга баткан кызын өенә күтәреп алып кайткан. Шуннан

соң аңына килгәч, кыз әтисенә: «Кит, кит, тимә миңа, зинһар, кагылма,

син кем?» – дип, зимләнкә почмагына барып сыенган, ди. Гакылына зыян

килгән кызының. Бер айдан соң кызның гәүдәсен икенче авылда яшәүче

сөрелгәннәр табып алганнар. Елгада балык тотучы малайлар янына, яр

кырыена үзе калкып чыккан. Шундагы сакчылар көчләгәннәр, дип сөйлиләр.

Мин сиңа шундый киңәш бирер идем, күрше: кызыңны ничек булса да монда

калдырырга тырыш. Кайда булса да калдыр. Бу кадәр сылуга күзләре төшми

калмас. Ул кабахәтләр бетерерләр балаңны. Монда, үз илендә дигәндәй,

ничек булса да яшәр. Әнә, бәлшәвик Гыйниятулла янына Үзбәкстанга

җибәр. Аны анда зур бәлшәвик диләр бит. Җаен тап». Син ни әйтерсең,

әнисе? Мин Көличтә яшәүче Җәкәүгә хат яздым инде. Әгәр Нәфисә риза

булса, аны бүген төнлә үк озатырга кирәк. Куркыр инде. Бүреләр кыш көне

генә кешеләргә ташлана, ике аяклы бүреләр кулында мәсхәрәләнгәнче, дим.

Урыстау итәгеннән әрәмә буйлап барасы инде. Төне дә караңгы, куркыныч.

Урманда ниләр булмас кыз балага?!

Зөһрә:

– Һай балакаем, ул кыз бала ничекләр итеп түзде икән? Хараплар гына

иткәннәр, муеннары асларына килгере! Нинди ана тапты икән ул җир битләрне,

хатын-кыз тапмагандыр! – дип, күзләрен кулындагы тастымалы белән каплап

үксеп елап җибәрде.

– Елама, әнисе. Безгә ул вәхшиләрдән үзебезнең кызыбызны – Нәфисәбезне

коткарырга кирәк. Мин әйткән фикергә син ни диярсең? Каенагага –

Гыйниятуллага кичә үк хат яздым. Әгәр Җәкәү Үзбәкстанга җибәрер бер әмәлен

тапса, иншалла, каенага бер-бер җаен табар, үз канаты астына алыр. Исән-

имин генә Көличкә барып җитүе кирәк. Җәкәү ул – дус-ишле кеше, Казанда

да әшнәләре күп. Әллә Аллага тапшырабызмы? Син ни диярсең, әнисе? – дип,

Габдрахман хатынының иңнәреннән кочып алды.

Зөһрә зур кара күзләрен тутырып, тәрәзәгә карап тора, иренә ни дип җавап

бирергә белмичә газаплана иде.

– Әгәр китсә, иманым камил, без башка күрешә алмаячакбыз. Без,

Габдрахман, кызыбыздан мәңгегә аерылачакбыз. Ничек итеп кыз баланы

караңгы төндә берүзен карурманнар аша чыгарып җибәрик? Аны бар дип

көтәргәме, әллә юк дипме? Аллакайгынам ла, шуның өчен тугыз ай буе

йөрәк астымда күтәрепләр йөрдеммени? Күз нурларымны түгеп, йокысыз

төннәр үткәрдемме? Кызымнан башка ниләр эшләрмен? Сагыну-сыктауларга

ничекләр итеп түзәрмен? Әй бәхетсезкәем лә, ак биләүләргә биләгәндә,

бәхетең булсын, дип әйтмәдем микәнни? Алай дисәң, Себерләргә китеп

мәсхәрә булганчы, абыйсы янына Үзбәкстанга китсә, азрак өмет тә бар кебек.

Сиңа әйтәм, җибәрик суң, – дип, Зөһрә сулкылдап елый-елый, Габдрахманның

күкрәгенә капланды. Үзе һаман: – Бу аерылышу мәңгегә, мәңгегә, – дип

өзгәләнде.

Бу турыда ничекләр итеп Нәфисәгә әйтергә, ул риза булырмы? Озата

барырга ышанычлы кешесе дә юк ичмасам. Алар ирле-хатынлы шул турыда

уйлап кайгырдылар.

Нәфисә исә үзен гаҗәп тыныч тотты, бу хәбәргә әллә ни исе китмәгән кебек:

– Нишләмәк кирәк, язмышың шулай булгач, берни кылыр хәл юк. Сез нәрсә

әйтсәгез, шулай булыр, – дип, кече якка чыгып китте. Аның сыктап-сыктап,

үкси-үкси елаган тавышы ишетелеп торды.

Кызы янына керергә җыенган Зөһрәне Габдрахман туктатты:

– Кермә, әнисе, елап йөрәген бушатсын. Кыз баланың күңелендә ни булмас?!

Зөһрә кызының әйберләрен Себергә алып барасы кием-салым арасыннан

аралый башлады. Габдрахман исә шомарып беткән күн янчыгыннан Җәкәүгә

тапшырырга дип, акча әзерләде. Әле Гыйниятулла каенагасына барып җитәргә

дә шактый расхуд чыгар, дип уйлады. Төнге сәгать уникедә кызларын озатырга

тәгаенләп куйдылар.

***

Нәфисә галошларын, йон оекбашларын аягыннан салып, инешне аркылы

чыгам дип торганда, төн карасын ертып, таллыклар арасыннан Солтангәрәй

килеп чыкты.

– Тукта, Нәфисә, су салкын, хәзер мин сине теге як ярга үзем чыгарып куям,

– дип, кызның рөхсәтен дә сорап тормыйча, кызны төенчеге-ние белән бергә

күтәреп алды. Нәфисә бер сүз дә әйтергә өлгермәде, үзе дә сизмәстән, ике кулы

белән егетнең муенына уралды. Солтангәрәйнең көчле кулларында кыз үзен

яклаучысыз нәни бала кебек хис итте. Әлеге урында Тереклек елгасы шактый

тирән һәм киң булып ургылып-ургылып ага. Ләкин бу да, Солтангәрәйнең

аяклары астында су чупылдавы да әкияти серле хисләрдән исергән ике гашыйк

йөрәкнең дөп-дөп итеп тибүен баса алмады.

– Абау, Нәфисә, син бигрәкләр дә җиңел икәнсең ләбаса, күбәләк кебек!

Нәфисә дәшмәде. Ул дәшәрлек хәлдә түгел иде. Солтангәрәйнең җылы

тыны аның муенын кытыклый. Менә егетнең кайнар иреннәре кызның

иреннәре белән кушылды. Тереклек суы агуыннан тукталгандай булды:

«Акмый торыйм әле, бу ике саф йөрәкнең соңгы төннәренең серлелеген,

беренче һәм соңгы үбешүләренең ямен бетермим», – дип уйлады булса

кирәк елга. Нәфисәнең исә – Солтангәрәйгә күтәрелеп карарга да ояла торган

кызның – йөрәге күкрәк читлегенә сыеша алмыйча тибә. Ул инде үзенең әллә

кайларга китәсен дә оныткан. Күңеле тулып, күз яшьләренә егетнең йөзен

чылата-чылата:

– Рәхмәт сиңа, җаным, мин сине мәңге онытмам! Гомерем буйларына гел

күңелемдә йөртермен! – дип пышылдый иде.

Елга аръягына чыгып җиткәч тә, егет, кызны кулларыннан төшермичә, озак

кына күтәреп барды.

– Солтангәрәй, төшер инде, арыгансыңдыр, – диде кыз.

– Юк, Нәфисә, мин сине гомерем буе күтәреп барырга да риза. Гомерем буе,

актык сулышыма кадәр! Тик син генә янымда бул! Була гына күр, җаным, яме!

Солтангәрәй кызны җиргә бастырып куйды да куенына алды. Алар икесе

дә, сулыш алырга да куркып, озак басып тордылар. Күңелләрендә ярсу, дәрт!

Бу минутларда мәхәббәт диңгезендә йөзгән бу икәүнең алда ниләр күрәселәре

турында уйлыйсылары да килми иде.

– Камил синнән хат китергәч, акылымнан шашам дип торам. Ничекләр

генә башың эшләп энекәшеңне җибәрәсе иттең, җаным? Караңгы булганны

көчкә көтеп җиткердем: көн үтми интектерде, дилбегә буе булды, валлаһи! Әле

ярый башың эшләгән, карадан киенгәнсең, аклы киемнән булсаң, әллә каян

күренеп торыр идең. Авыл куштаннарының, аларны сакларга кирәк, чыгып

качмасыннар дип, сезнең янга кизү торырга камсамулларны куярга тиеш

икәнлекләрен ишеттем. Ничекләр чыгып китә алдың? Болай булгач булды

инде. Урыстау аслатып барырбыз – әрәмәнең теге ягында атлар саклыйлар.

Алар күзенә күренмәү ару. Берәрсе хәбәр бирсә, куа чыгулары бар. Көличтә

кемнәргә туктыйсың суң?

– Авыл башыннан икенче йорт Җәкәү абыйларга әти хат бирде.

– Яков абыйны беләм, хатыны – Анна түти. Алар – безнең әтинең дә

әшнәләре. Алансуга килгәндә, гел безгә кергәләп йөриләр.

– Менә шуннан Җәкәү абый мине Гыйниятулла абыйларга озатырга тиеш,

Үзбәкстанга.

– Үзбәкстан Себер түгел, Нәфисә, мин сине эзләп табармын. Без барыбер

бергә булырбыз. Син бер дә кайгырма, җаным. Ничек Габдрахман абыйның

башы эшләгән?! Тик иртәгә нәрсә буласын беркем дә белми. Мин сине озатып

куюым турында әтиеңә хәбәр бирермен, кайгырып тормасыннар. Ләкин аннан

иртәгә сине таптырачаклар. Әле атлы гаскәрләр дә килсә...

– Әтине кыйнарлармы? Әниемне харап итәрләрме? Ходаем, әллә кире

кайтыйммы? Нишлим? Үзем котылыйм дип, әти-әниемне хараплар итимме?

Солтангәрәй, әйдә кире борылыйк. Нәрсә булса, шул булыр, минем аркада

әти-әниемә бер-бер хәл булса, мин яши алмам. Әйдә Алансуга кире кайтыйк.

– Юк, җаным, сиңа кире кайтырга ярамый. Әтиең әйтер: «Чыгып качкан,

кайлардан белим кыз баланың кая киткәнен. Кичтән үк җир йоткандай юкка

чыкты», – дияр. Бер дә курыкма.

Бер яктан – Урыстау, куе агачлар белән капланган тау итәге, икенче яктан –

киекләре, кош-кортлары, еланнары белән мыжгып торган, шомырты, баланы,

кура-бөрлегәннәре, кара карлыганнары белән халыкны туендырып торучы

Көлич әрәмәсе – яшьләрне дошман күзеннән саклап, чикерткәләр чурлавы,

ара-тирә мәче башлы ябалаклар ухылдавы, тагын әллә нинди урман тавышлары

белән Көличкә кадәр озата барды. Әрәмә артында ат саклаучы малайлар учак

ягып җибәргәннәрме – көлдә пешкән бәрәңге исе килә. Малайларның «Акъял»,

«Кашка», «Туры айгыр» дип, урманга кереп киткән атларга дәшкәне, ара-тирә

атлар пошкырганы, бер-берсенә кешнәшеп тавыш бирүе тын һаваны ярып

ишетелеп тора. Тымызык, болытлы караңгы төн, яшьләргә инде мәңгелеккә

хушлашу, аерылу минутларын оныттырып тору бәхетен биреп, агач төпләрендә

янып торган әллә ниткән бөҗәкләре, куакларда йокыларыннан уянып, ара-тирә

тавыш биреп алучы кошлары, туган якның талгын гына искән назлы җиле

иркәләп куенына алган.

Ситдика чишмәсен дә уздылар. Бу чишмәдән су алмыйлар. Ситдика атлы

кыз, йөргән егетеннән бала табып, сабыен шушы чишмә суында батырып

үтергән, дип сөйлиләр. Дөрес түгелдер, ничек инде яңа туган баланы салкын

чишмә суында батырып үтерсеннәр ди?! Әнә инде беренче елганы да уздылар.

Тагын акрын гына, тын гына челтер-челтер итеп агып яткан чишмә тавышы

ишетелде.

– Дальний возга килеп җиттек, – диде егет, Нәфисәнең кулын катырак

кысып. – Күрәсеңме, ничек матур итеп җырлый-җырлый чишмә агып ята!

Бәреп чыгарга урынын да тапкан бит! Инде үз гомерен яшәп бетереп ауган

имәннең үзәгеннән, бәгыреннән бәреп чыккан. Көндез булса, күрер идең:

чишмә агач кисмәктә кебек. Шуңа күрә мәңге суы бетми торган бу чишмәне

«Имән төбе чишмәсе» дип йөртәләр. Чишмә суының тәмлелеген белсәң син!

Бу якларга чыга башласам, әни гел бөкеле кисмәк биреп җибәрә. «Улым, Төп

чишмәсенең суын алып кайтсана, бу ара башым авыртып тора, чишмә суыннан

сөтләп такта чәй эчсәм, шундук рәтләнеп китә торганыем», – ди.

– Әй авылда булсын иде ул тылсымлы чишмә, Ялантау чишмәсеннән йә

инештән су ташып изаланабыз, – дип куйды Нәфисә.

– Тиздән Көличкә таба борылыш була, ә анда Акборын чишмәсе бар. Ул

тугайда әллә ниткән ак чәчәкләр, ап-ак ромашкалар үсә. Гел шулай гөлләр

чәчәк атканда, очы-кырые күренмәгән бер аклык диңгезе булып, дулкынланып,

күңелләрне кытыклап, ымсындырып тора. Үзәнлекне әйләндереп алган

шомыртлыклар язларын агарып чәчәк атып хуш ис тараталар. Күрсәң, бер

хикмәт инде. Киләсе елга, шомырт чәчәк атканда, мин сине дә шул аклык

аланына алып килермен әле. Анда шундый рәхәт ул вакытта! Хуш истән

башлар әйләнә. Чишмәне дә шуңа күрә Акборын дип атаганнардыр, тикмәгә

түгелдер, – дип сүзен тәмамлады егет.

Кыз дәшмәде. Солтангәрәй әйләнеп караса, Нәфисә тын гына елый. Күз

яшьләре яңакларын чылатып ага да ага.

– Әй Солтангәрәй, мин боларны күрә аламмы инде?.. Бу матурлыкны

күрү миңа насыйп булмас. Безгә кайтулар булмаячак, синең белән дә башка

очраша алмаячакбыз, минем күңелем сизә. Бу – безнең иң соңгы, иң бәхетле

төнебез. Мине Көличкә озатырга уйлаган әтиемә зур рәхмәт! Минем сиңа

язган хатымны тапшыру чарасын тапкан энемә зур рәхмәт! – дип, Нәфисә

тотлыгып калды.

– Кит, булмаганны, ниткән очрашмау, ниткән соңгы төн?! Мин синнән

башка яши алырмын дип беләсеңме?! Әле без аерылмаган, ә мин инде сине

сагына да башладым. Азрак бу шау-шу тынсын, Үзбәкстанга барып урнаш.

Мин Яков абыйдан адресыңны соратып алырмын да яныңа искән җилдәй килеп

җитәрмен, җаным, – дип, Нәфисәнең күз яшьләре агып торган битләреннән

шашып-шашып үбә башлады. – Җаным, тузга язмаган сүзләрне башка сөйли

күрмә, яме! Юраган юш килә, гел яхшыга гына юрарга кирәк, дип әйтә торган

иде минем әбием. Иншаллаһ, шулай булыр!

– Шулай була күрсен инде, Алланың кодрәте киң, – дип куйды Нәфисә.

Акборынны узып, Көличкә таба борылганда инде, Урыстау өсте агарып,

таң беленә башлаган иде. Тынлыкны ярып, әтәч кычкырды, аңа башка әтәчләр

кушылдылар.

– Әйдә, җәһәтрәк атлыйк, кеше-кара уянганчы барып җитәргә кирәк, – диде

егет.

Яковларның тәрәзәсен акрын гына чиртте Солтангәрәй. Шул арада ут

алдылар.

– Кто там? – диде карлыккан тавыш. Ишек төбендә җирән сакал-мыеклы

Яков үзе күренде.

– Мин бу, Алансудан Солтангәрәй, – диде егет акрын тавыш белән.

– А, Султан, айда заходи, что случилось? Так поздно или слишком рано

явился.

Солтангәрәй йортка узуга, Нәфисәне үзе белән әйдәде. Кыз ишек катында

керергә дә, кермәскә дә белмичә басып торганда, янына Анна түти килеп

басты.

– Заходи, дочка, скоро утро, уже вставать надо, корову доить, – дип, кызга

утырырга артсыз урындык китереп куйды.

Яков, зур сипкелле борынына ватылган канатлары ике яктан бәйләп куелган

күзлеген киеп, Солтангәрәй биргән хатны укып чыкты да әллә үзенә, әллә

янындагыларга ишеттерерлек итеп:

– Господи, зачем! Гаптри такой положительный, умный мужик, ну и дела! –

дип куйды. – Ладно, дочка, не переживай, оставайся у меня, я тебя как-нибудь

спрячу. А ты, Султан, уходи! Скоро утро, не дай Бог, тебя здесь кто-нибудь

увидит, – дип, егетне озата чыкты. – А Габдрахману доброго пути пожелай!

Бог даст, увидимся. Передай, пусть не переживает. Дочку его я как-нибудь

отправлю в Узбекистан.

Нәфисәнең егетне бик озата чыгасы килсә дә:

– Хуш, Солтангәрәй! – дип әйтүдән уза алмады. Эченнән генә: – Бәхил бул,

җаным! – дип кабатлап, үксеп елап җибәрде.

* * *

Урта урамның Котдуслар йортына да тентү керде. Котдус карт белән

карчыгы Нәзифә әле кичә генә кызы Галиябануны, үзләрендә үскән ятим

Рәхимуллага ярәшеп, басу капкасы янында гына салган яңа йортка башка

чыгарганнар иде. Яшьләр үз йортлары булганга тыннары-көннәре бетеп

сөенделәр. Нарат сагызы исе аңкып торган сап-сары бүрәнәле өйдә беренче

тапкыр Нәзифә карчык бирнәгә әзерләп биргән түшәк-ястыкларны кабарта-

кабарта, сәкегә урын җәйделәр.

– Үз йортың, үз нигезең булу рәхәт инде ул, Галиябану, – диде Рәхимулла.

– Безнең шушы йортта балаларыбыз туар. Аларның үз нигезләре булыр, – дип

куанышып, төн буе серләштеләр.

Әле шуның өстенә Котдус карт бер башмак тана, бер оя каз, ике сарык та

биреп чыгарды. Инде чыгып китәбез дип җыенганда, Нәзифә:

– Таң атканда киртәгә кунып, әтәчең кычкырмаса, нинди нигез инде ул?!

– дип, купшы кикрикле, гаярь киң күкрәкле чуар әтәч һәм биш тавык салган

әрҗә күтәреп чыкты.

Боларны күргәч, Галиябану тыны-көне бетеп куанды:

– Әни җаныем, язга чебиләр чыгарырбыз. Казыбыз да бар, аның да

бәбкәләре чыгар, сарыкларыбыз бәрәнләр. Башмак тана киләсе елга сыер була

бит инде ул. Аллаһның биргәненә мең шөкер! – дип, әнисен кочаклап ук алды.

– Мал суйгач, Коръән укытырбыз. Бәхетле нигез булсын! Балаларыгыз

тупырдашып тусыннар! Сау-сәламәт булсыннар!

Барысын да бәрәкәтле, тыныч, мул тормыш көтә кебек иде.

Ә иртән – Котдус карттан көзен түләрмен дип, чәчүлек орлык, чәй-шикәр,

вак-төяк кием-салым алып торучы авылдашлары өерләре белән килеп керделәр

дә, аякларындагы чабаталарын да салып тормыйча, Галиябануның ком белән

ышкып, күкәй сарылары кушып юган идәнендә кап-кара пычрак чабата эзләре

калдырып, өйнең астын-өскә әйләндерделәр.

Пычык-пычык яңгыр сибәләп торган юеш сентябрь киче иде ул.

Нәзифә карчык гөбедә май язып утырганда, капка төбендә атлар пошкырган,

кычкырып сөйләшкән тавышлар ишетеп сискәнеп китте һәм шул арада башын

әллә нинди уйлар биләп алды:

– Әллә, Ходаем, безгә дә килеп җиттеләр инде?! Һай Аллам, күпме әйттем

Котдуска, кер шул калхуз дигән гөнаһ шомлыгына. Бөтен кеше керә. Кичә

Даут бәлшәвик тә килеп әйтте, сөрәләр сезне, Котдус абый, кер калхузга, диде.

«Бар чыгып кит, денсез бәлшәвик эте», – дип куып чыгарасы итте карты. Даут

әйтте: «Дөрес сөйләмисең, Котдус абзый, әнә теге атнада базар көнне Зиннәт

Хисмәтен Теләче базарында каз саткан җиреннән тотып алып киткәннәр. Ул

да синең шикелле Сәвит блачына сүз тидергән. Ат арбасына басып:

Картайгач, кешенең чәче

Нидән агара икән?

Әллә инде, бер Ходаем,

Сәвит кадала микән,

Калхуз тарала микән? –

дип җырлап торган. Кәвәл керәшене белән шактый гына көмешкә эчкән

булганнар. Ибанны да бит йортыннан куып чыгарганнар иде. Икесе кайгыларын

уртаклашканнардыр, күрәсең. Ибан өенә кайтып киткән, ә Хисмәт базарга

каз сатарга барган җиреннән арбага басып, казын селти-селти, шулай дип

җырлаган. Алар бит, үзең беләсең, Зәйнәпбикә белән йортларын салып кына

бетергәннәр иде. Моңарчы әнисе Шәмсекамал белән Бикчәнтәйләр мунчасында

кунып йөрделәр. Яңа йортларында бер төн дә куна алмый калдылар. Ә син

менә туже Сәвит блачына сүз тидердең! Мин әләкләп йөрмәм анысы.

– Кит, Даут, булмаганны, нишләп мин Сәвит блачына сүз тидерим ди?!

– Мин сиңа гына әйтәм, Котдус абзый, мин Сәвит блачы бит инде. Калхуз

төзүчеләр башлыгы, персидәтел. Ә син мине, «бәлшәвик эте» дип, өеңнән

куасың! Авызыңны чамалап ач. Әле Хәбибулла җизнигә дә кереп чыктым.

Ул да синең кебек мине эт урынына куып чыгарды. Ә син акылыңа кил, кер

калхузга, Котдус абзый. Ил белән бит, ни күрсәк тә, бергә күрербез. Җизни дә

тыңламады. Иртәгә әнә кызы Зөһрә белән хәлфә Габдрахманны Себер куалар.

Минем бертуган апам Фәгыйләнең кызы бит Зөһрә. Инде баласы туарга тора.

Үзләрен дә озак тотмаслар. Ишет мине, Котдус абзый, кер калхузга. Атыңны

тарантасыңа җик тә илтеп бир.

– Кит, Даут, булмаганны, тырантасны әле яңа гына ясатып алдым. Аның

җиңеллеге! Үзе очарга тора, билләһи! Нәзифә җиңгәң белән, ястыклар салып,

бер тапкыр Сабантуй мәйданына да төшмәгән тырантасны ни кулларым белән

калхузга илтим, ди?! Юк, Даут, көчләмә мине! Минем теге «бәлшәвик эте»

дигән сүземне дә оныта күр! Мин үзем әйтмәдем ул сүзне. Ачу килсә, акыл

китә, Даут туган. Зинһар, башларымны өтермәнгә тыга күрмә!

Шул кичне исенә төшерде Нәзифә җиңги. Тыңламады шул Котдус,

тыңламады Даутның сүзләрен, киребеткән!

– Әйдә, Нәзифә түти, дөпелдәтүеңне туктат, безнең вакытыбыз юк, – диде

башына кызыл косынка япкан Наһар. – Котдус абзый кайда? Безгә сезнең мал-

мөлкәтегезне язарга кирәк, мал-туар, каз-үрдәк дисеңме, барысын да язарга

кирәк. Сәвиткә кирәк, Сәвит шулай куша. Бар, Сөнәгать, син Хәмәди белән

мал-туарларын яз, бутала күрмә, каз-үрдәкләрен, тавыкларын да онытма!

Әйдәгез, без йорттагы әйберләрне языйк. Кайсыгыз таш кибетләренә керә?

Мин кладавайларындагы малларын карыйм.

Нәзифә карчык, авылдашларын таный алмыйча аптырап, шаккатып утыра.

Бу тамашага исе китеп. Ичмасам ире дә йомыш белән улы Габделхәйләргә

чыгып киткән иде.

Шул арада берсе ул май язып утырган почмак якка керде. Яшь кенә егет.

«Кем улы суң әле бу?» – дип уйлады Нәзифә. Күзе дә юньләп күрми бит. Әллә

нинди тупас кына егет.

– Казан, комган, чамавыр, ун калай тәлинкә, унике таш тәлинкә, агач кашык,

менә тагын берәү, монычының кырые китек, тәпәне белән бал, чаршау, кашага,

он или торган җилпуч, табагач, менә монычы ни нәрчә, ә, ухват дичеңме?

– Тукта, гөбеләрен оныттың бит.

– Менә монда мәче чавыты бар, анысын да языйммы?

– Китчәнә, калдыр, ниемә кирәк ул җәнчелеп беткән чавыт, үзләре шуңа

чалып аш ашачыннар. Киттек.

– Кашыкларын да алдык бит, мәче кебек ятып яласыннар. Бик күп байлыкта

яшәделәр байбичәләр!

Олы яктан берсе сәгать күтәреп чыкты. Шул арада әллә нинди сурәтләр

белән бизәкләнгән кара сәгать, дөңгелдәтеп, моңсу бер аваз белән сугып куйды.

Моны көтмәгән яшь камсамул малай кулындагы сәгатьне төшереп җибәрде.

Сәгатьнең герләре төшеп, сәке астына тәгәрәделәр. Матур кара бизәкле

чәчәкләре кубып, идәнгә чәчелде. Сәгать үзе ниндидер рәнҗүле ыңгырашу

өне чыгарып тынып калды.

– Тоттырганнар кулына! – дип, ямьсез итеп сүгенде Нәзифә түти танымаган

егет. – Нәрчәгә дип чәгать ватып торачың, җебегән нәрчә?!

– Куркып киттем бит, әллә нинди Кәвәл чиркәве шикелле, көтмәгәндә сәгать

суккач. Тавышы әллә ниткән, мин ишетмәгән аваз, куркыныч.

– Камчамул башың белән куркып торачыңмы? Кит, булмаганны! Әле

безгә шундый кулакларны, муллаларны атарга да туры килер, белмәччең.

Мин Човет блачы өчен барычына да әзер. Утка да, чуга да керергә әзер. Дин

чөреме таратып, халыкны караңгылыкта тоткан муллаларны, череп баеп яткан

байларны юк итеп, без үзебезнең блачны, Чәвит блачын төзербез. Хәерчеләрне

яклый торган блачны, шуңа әзер булырга кирәк.

Кладовайдан, кечкенә сандык күтәреп, Наһар килеп керде:

– Менә монда кызларының бизәнү әйберләре. Ялчылары Рәхимулла эшләгән

акчага алынган инде бу чулпылар, хәситәләр, иннек-кершәннәр дә бар әле.

Гөлҗиһан сабыннары, ислемайлар.

– Туктагыз, нишлисез сез, нинди ялчы?! Рәхимулла безнең үзебезнең

улыбыз бит ул! Без бит аны, әти-әнисе тифтан үлгәч, өч яшеннән алып үстердек.

Минем улым бит ул Рәхимулла. Минем Зәкиябануымның бизәнү әйберләренә

кагылмагыз! Мин, кызларым тууга, аларга бирнә әзерли башладым, үсә төшкәч,

үзләре эрләде, бәйләде, сукты. Алланың каһәре төшәр, кыз баланың әйберенә

кагылсагыз!

Нәзифә карчык кызының сандыгына ябышты. Нәзифә танымый торган

сакау егет:

– Китчәнә, юлда тормачана, җен карчыгы, – дип, аны этеп җибәрде. Нәзифә

карчык сәке кырыена килеп төште. Башы тишелеп, идәнгә кан акты. Мал исәбен

алучыларның кап-кара чабата эзләренә Нәзифә карчыкның кып-кызыл каны

агып, кызлары Зәкиябану белән Галиябану суккан паласлары кәнсә почмагына

элгән кызыл комач төсенә керде.

Карты кайтканда, Нәзифә сәке кырыенда утыра, башын чигелгән сөлге

белән ураган. Ул сөлгедән дә кан саркып чыккан иде.

– Ай Алла, нишләдең, кайсы дуңгызның эше бу? – диде юаш Котдус,

аптырап. – Һай, муеннары асларына килгере, шул Шәрәфи мөртәттер, шуның

гына эшедер, – дип, Котдус карт карчыгына урын әзерләде.

Нәзифә, ухылдап, урынына менеп ятты. Ул хәзер еламый да, күз яшьләре

әллә кайчан агып беткән инде.

– Котдус, безне өйдән куып чыгарачаклар. Габделәхәткә, Габделкаюм

белән Зәкиябануга әйтергә кирәк, бүген төнлә үк чыгып юк булсыннар.

Балаларны да Себер куа күрмәсеннәр. Монда бар булган әйберне яздылар,

абзар артындагы тырантасны күрмәделәр. Әнә теге сәгать кулларыннан төшеп

китеп ватылды. Ватык, дип, аны язып тормадылар. Җыеп куй. Габделхәем

төзәтер. Өебезне дә яздылар. Чыгып киткәндә, мин танымый торган берәве

әйтте, кем улы булгандыр, белмим, өйдә тәмәке тартты, юньсез. «Чезне

өегездән дә куачакбыз, әнә зимләнке казып кереп яки мунчада торырчыз»,

– диде. – Хәшәп! Балаларны чыгарып җибәрергә кирәк. Котдус, тизрәк

Габделхәйгә чап, килсен, Маһруй белән килсеннәр. Әйттем бит, бәлшәвик

Даутның сүзен тыңла, калхузга кер, дидем, тыңламадың, киребеткән! Бөтен

тормышның астын-өскә китердең ләбаса! Үзәк бәгырьләремә үтте шушы

кирелегең! – диде ул, өзгәләнеп.

Котдус карт сәке кырыенда башын иеп озак утырды. Ара-тирә күкрәк

турысын тотып ала, күзләреннән туктаусыз яшь ага.

– Ярар, Нәзифә, мин Габделхәйгә китим әле, – диде карты бераздан. –

Йөрәкнең генә рәте-чираты юк, белмим, нәрсә булгандыр. Сиңа дару-фәлән

бирмимме? Йә Раббым, өйгә кайтканда, Хисмәт абзый карчыгы Зәйнәпбикәне

очраттым әле, ул тәки Хисмәтен таба алмаган икән. «Өебездән куып чыгарып,

Бикәмәтләр мунчасында тора башлагач, бик рәнҗегән иде. Ир башы белән

үкереп елады. Кәвәл Ибаны белән көмешкә эчкәннәр, – ди. – Җаннарына урын

таба алмаганнардыр инде... Башларына гына җиткәннәрдер инде бахырның!

Ниләр эшлим, ниләр генә кылыйм? Балаларым вак, торырга – йортым, ашарга

ипием юк. Ул балаларның муенына капчык асып хәер сорашырга чыгарып

җибәримме, Раббым, бер Аллам?!», – дип, елый-елый кайтып китте.

– Әй зөбанилар, гүпчи оятлары калмаган. Ул тәмуг кисәүләре ничек үләрләр

икән? Рәнҗеткәннәрнең күз яше төшми калмас! – Нәзифә карчык, ни әйтергә

белмичә, картын озатып калды...

 

Дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев