Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Их, җанымны да мунча кертеп булса икән. Җанының бер почмагына кереп оялаган, йөрәкне тырнап торган бу әрнү рәнҗүләрне онытасы иде, мәңгелеккә онытасы иде! Яңадан элеккеге чагына кайтасы, сафланасы иде...

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Нәфисәнең йөрәге ярылгандай булды.

– Нинди бала, Мария түти, нинди бала? Юк-юк, миңа кирәкми, миңа

бала кирәкми! Мария түти, нәрсәгә кирәк ул бала? Ул кабахәтләрдән бала

табалармыни? Кемнеке ул бала? «Бүген мин беренче, юк кичә син булдың,

бүген мин!» Ник кенә мине коткардыгыз соң сез? Инде киткән идем бит!

Кинәт теге аксыл чырайлы, якты йөзле яшь солдат биргән кәгазь кызның

исенә төште дә аны күлмәк кесәсеннән алып укып чыкты. «Нәфисә, бер дә

кайгырма, мин сине ничек булса да качыру ягын карармын, нык бул!» дип

язган Закирҗан абыйсы. Кыз тиз генә кәгазьне авызына капты да, төкереге

белән чылатып йотып җибәрде. Ничек кенә кеше кулына эләкмәгән бу язу, теге

яшь солдатны харап иткән булыр идем, дип уйлады Нәфисә. Әйтте бит, кеше

кулына эләгә күрмәсен, диде. Ә Нәфисә ул кәгазьне күлмәк кесәсенә тыгып

куйды да онытты. Ничекләр генә теге диюләр табып алмаганнар, хараплар

гына итәрләр иде теге яшь егетне. Ул бу диюләр арасына ничек килеп керде

икән соң? Аны берәр кара кош әти-әнисеннән, сөйгән ярыннан аерып урлап

алып киткәндер дә Каф таулары артына, өч башлы аждаһалар арасына, җиде

кат йозаклы әлеге каһәрләнгән йортка китереп бикләп куйгандыр. Егетнең

өендә әти-әнисе, сөйгән яры өзгәләнеп-өзгәләнеп, сагынып-сыктап, өч башлы

аждаһаларны каргап, аны көтәләрдер.

Кызның күз алдына әбисенең, көйләп-көйләп, бәетләр, әкиятләр сөйләгән

чаклары килеп басты. Бу яшь егетне кыз үзенең сөйгәнен диюләрдән коткарыр

өчен юлга чыккан батыр итеп, әнисе сөйләгән җиде кат урман, кошлар да очып

барып җитә алмаган Каф таулары артындагы коточкыч караңгы таш базга килеп

кергән бер якты нур итеп күз алдына китерде. Бу аның йөрәген җылытып, күз

алларын яктыртып куйды.

Корсагы беленә башлагач, Нәфисәне төнге «допросларга» чакырмый

башладылар. Көннәрдән бер көнне аны җәнлек күз янына китереп бастырдылар.

Ул аның кулына кәгазь белән каләм тоттырды да:

– Яз, – диде, – мин әйтеп торам, ә син яз.

«Мин төрмәгә кергәндә үк корсаклы идем. Бу корсагым йөргән егетемнән»,

– дип язып, кул куйды Нәфисә.

– Бел аны, әгәр берәрсе безнең арада булган хәлне белсә, мин сине

уголовниклар янына яптырам. Менә шунда сиңа чын тәмуг булачак, бел

шуны! Балаңны табарсың да сдавать итәрсең, сиңа кирәк түгел ул. Зато, иреккә

чыкканда, әгәр чыга алсаң, чиста күңел белән чыгарсың. Булган гаепләреңне

юып, иреккә чыгарсың, – дип кабатлады йөнтәс каш.

Нәфисәне камерага теге яшь егет озата барды. Кызга сакчының йөзендә

ниндидер тынычлану, сабырлык галәмәтләре бардыр сыман булды. Зәңгәр

күзләрендә әзрәк кенә елмаю чалымнары да күренеп китмәдеме икән әле.

– Иртәгә теге Мария түтине иреккә чыгаралар, чын агулаучыны тапканнар.

Закирҗан агай кемнәр беләндер сөйләшкән, кемгәдер түләгән, син иртәгә

Мария түти белән бергә чыгып китәчәксең, әзер булып тор. Тик сак бул, Нәфисә,

сак була күр! Кеше күрмәгәндә, әйберләреңне Мария түтинең төенчегенә тык.

– Рәхмәт сиңа! – диде Нәфисә. – Исемең ничек синең? Әле монда синдәйләр

дә эшлимени? Аллаһы Тәгалә сакласын сине, бәхетең булсын!

– Гаделҗан минем исемем. Минем әти – Закирҗан агайның дусты. Син

дә бәхетле бул, Нәфисә! Монда күргәннәреңне оныт, яме, онытырга тырыш.

Бәлки, очрашырбыз әле, кем белә, – дип пышылдады егет. – Мин дә гомер

буе монда булмам. Сезнең интегүләрегезне күреп, мин дә газап чигәм ләбаса!

Нәфисә камерага керде. Анда әллә нинди җанлылык, барысы да Мария

түтине котлый, тәбрикли. Кайсы елый, кайсы көлә. Алла боерса, безгә дә

килер мондый көн, дип өметләнеп сөенешәләр. Бәлки, Сталин бу хәлләрне

ишеткәндер дә, бер гаепсезгә интегеп ятучыларны иреккә чыгарырга әмер

биргәндер.

Бу бәхет иң элек Мария түтигә эләккәндер. Шулай тиеш тә – кемгә

аеруча авыр, кемнең йөрәге парә-парә телгәләнә, иң беренче булып, ул

кеше янына Мария түти килеп җитә, юата, күңелен күтәрә. Үзенә авыр дип

тормый, башкаларга ярдәм итәр өчен үзендә көч таба. Кайчан да булса бу

мәхшәрнең бетәчәгенә өмет уята алган, күбәләк кебек җиңел Мария түти,

камерадашларының күңелләрен җылытып торучы бер нәни генә кояш кебек

иде бит! Якты кояш кебек иде.

– Нәфисә, – диде хатын, яшьле күзләрен кызга төбәп, – ант ит миңа, башка

теге ямьсез эшне эшләмәм, дип, Алла белән ант ит! Мин христиан динен

тотам. Үз динемдә Аллага табынам. Мин бит синең ул адымга барасыңны

сиздем. Шуңа күрә үзеңне төннәр буе кочаклап яттым. Ярый әле Нәчтүк сизгер

йоклаган. Йоклап китүемне мәңге гафу итмәс идем. Аллага шөкер, өстеңә

шундый зур гөнаһ алмадың. Алла боерса, син дә чыгарсың. Бу корсагыңдагы

бала өчен дә кайгырма. Әгәр аны ярата алмасаң, приютка бирерсең. Тик үтермә,

үтерә күрмә! Андый гөнаһ алма өстеңә!

– Мария түти, Алла бер бит инде ул, дин генә башка, дип өйрәтә иде

әтием. Мин үз динемне тотам, ә син үз динеңдә. Барыбыз да шул бер Аллага

табынабыз. Син миңа мең мөселман хатыныннан да якынрак.

– Шулайдыр, Нәфисә. Менә шуны уйлыйм әле. Минем балаларым нинди

икән инде хәзер? Колям зур үскәндер, җиденче яшенә чыкты бит, Аллага

шөкер. Кызым синең белән бер чама, синнән бер генә яшькә кече. Исән-сау

чыксаң, миңа килерсең, минем кызым булырсың. Иремне дә чыгарырлар, Алла

боерса, аны да азат итәрләр.

– Мария түти, дөрестерме-юкмы, белмим, безне саклаучыларның берсе

әйтә: «Нәфисә, сине иртәгә Мария түти белән бергә чыгаралар, сиңа побег

оештыралар», – ди. Мин ышанмадым, әлбәттә. Бу ташкапчыктан үз аягың

белән чыгып була микәнни?

– Барысы да Алла кулында, Нәфисә, өметеңне өзмә, өметсез – шайтан, ди

бит. Киләчәккә өмет белән яшәргә кирәк. Надежда умирает последней! – диләр.

Иртәгесен камераны Гаделҗан ачты. Мария түтигә:

– С вещами на выход, Сәләхиева на допрос, – дип команда бирде. Камерадан

чыгып ишекне япкач, Гаделҗан Нәфисәнең колагына пышылдады: «Син,

кулларыңны артка куеп, Мария түти артыннан бар, аның артыннан атла! Анда

сөйләшенгән, түләнгән, сине туктатмаслар, курыкма!»

Нәфисә, бик өметләнмичә генә, булмас, буш сүз генәдер, дип, күңелен

алгысытмаган иде. Авыр төрмә капкалары, тешкә тия торган авазлар чыгарып,

чыелдап ябылгач та, аны эчендә әллә нинди шом, курку озата барды... Капка

төбендә астына печән түшәлгән, толыплар салынган чанага утыргач кына

исенә килде ул.

Тукта, чынмы соң бу хәл, төрмә капкасы аның артыннан шыңгырдап

ябылдымы? Бу кипкән болын печәне исләре килеп торган чанада Нәфисә

белән Мария түти ятамы? Шалтор-шолтыр йозаклар ачыла торган төрмә

камераларының ишекләре чыелдап ачылып, бүген кемне алып китәрләр

дип котлары алынган, сасы парашалы камераларда үзләрен допроска алып

китүләрен интегеп һәм котлары алынып көткән аксыл йөзле «күләгәләр» –

хатын-кызлар күгәргән тимер капка артында калдымы? Өч башлы диюләр дә,

тешләрен ыржайтып, допроска Нәфисәне көтеп тормаслармы?

Әкият түгелме бу?

Алар икесе бер толып эченә кереп яттылар да, Мария түти, кызны күкрәгенә

кысып, туйганчы үкседе.

– Менә бит, Нәфисә, бер җае чыга аның, инде тотмасыннар гына. Суконный

бистәсендә чатта сине Закирҗан дигән ир-ат көтәргә тиеш, диделәр. Мин

үзем – Саба кешесе. Син кай тирәгә качарсың икән? Миңа кайта алмассың,

эзләячәкләр.

– Мария түти, Сабадан ерак түгел минем әниемнең сеңлесе Асилә апа яши.

Миңа шунда кайтырга кирәк булыр. Җизни – колхоз председателе, бәлшәвик,

бәлки, аңа тентү белән кермәсләр. Минем фамилиям дә башка бит, Сәләхиева

түгел мин, Мария түти, Йосыпова. Шуларга таба кайтып карыйм әле, куып

чыгармаслар.

Суконный базары чатында Нәфисәне чыннан да Закирҗан абыйсы көтеп

тора иде. Закирҗан, кызның сөяккә генә калган гәүдәсен, бүлтәебрәк торган

корсагын күреп, тирән итеп көрсенде. Күпме генә вакыт үтте, чәчәк атарга

җыенган гөл кебек кызны нәрсә эшләткәннәр! Ничекләр яшәп бетерер бу бала?

Апасына барып сыеныр урыны бар икән, Аллага шөкер! Бәлки, шулай котылыр.

Кинәт Нәфисәнең башыннан одеялдан кисеп ясалган сукно кисәге шуып төште

дә, кап-кара чәчләре өстеннән көмеш юл булып ап-ак чәчләре бүселеп чыкты.

Закирҗан сискәнеп китте. Уналты яшьлек кызның чәче агарган! Кызның

кара карлыгач канатыдай кашлары, кашларына тиеп торган озын керфекләре

астында өметсезлек, сагыш тулы күзләре, оялып, аяк очларына төбәлгәннәр.

– Саклый алмадым, кичер, саклый алмадым! – дип, дер-дер килеп

калтыранган кызны куенына алды Закирҗан, – кичер мине. Мин сиңа вәгъдә

бирәм, Камалый үзенең җәзасын алыр! Апаңнар кайсы авылда дисең әле? Сине

анда эзләп килмәсләр, чөнки синең фамилияң икенче бит, апаңнар фамилиясе

түгел. Шулай да кеше-кара күзенә чалына күрмә! Хәзер туган – туганны, күрше

күршене сата торган әллә нинди болгавыр замана. Әгәр Солтангәрәең эзләп

килсә, адресыңны бирермен. Мин үзем дә сине эзләп килеп чыгармын әле.

Гомерең буе качып ятмассың бит! Берәр җаен табарбыз. Өлгерә алмадык бит,

соңга калдык, Нәфисә!

– Син нәрсә, Закирҗан абый, адресымны Солтангәрәйгә бирә күрмә, мин

аңа яраклымы инде хәзер?! Мине онытсын ул. Әгәр шахтадан кайтып, сезгә

килсә, минем белән нәрсә булганын сөйләп бир, аңлар. Мин ничек итеп аның

күзенә күреним, ди?! Юк-юк, Алла сакласын! Хәлимә түтигә дә әйт, үз әбием

кебек яраткан идем. Инде бетте. Аңа да ялгызы читендер. Закирҗан абый, син

аңа сыерчык оясы ясап бир әле, яме. Алмагач ботагына элеп куй, яз җитте бит.

Тиздән сыерчыклар килер, әбиемнең күңелен күтәреп сайрашсыннар әле. Яз

җиткәндә, өй түренә кунып, сыерчыклар сайрап тору күңелгә рәхәтлек бирә

бит ул. Хәлимә түтигә минем бу хәлем турында сөйләмә, зинһар. Өметен

өзмәсен. «Гомерем буена синең белән яшәрмен, кызым. Солтангәрәй белән

бергәләп алма бакчасына чыга торган Габдуллаҗаным бүлмәсендә торырсыз»,

– дигән иде, нишләмәк кирәк, Ходай насыйп итмәде. Аннан соң, Закирҗан

абый, Солтангәрәй килсә, аны берәр эшкә урнаштыр инде син, аңа да насыйбы

табылыр әле. Хәлимә түтине карап, шунда торырлар иде.

– Ярар, – диде Закирҗан. – Ә сыерчык оясын иртәгә үк әмәлләп куярмын.

Әбигә сине искә төшереп, рәхәтләнеп, канатларын кага-кага сайрашсыннар.

Бала чыгарсыннар. Дөрес әйтәсең, Хәлимә түтигә ялгызына гына бик авыр

шул. Сине фатир төшергәч, һай, сөенгән иде. «Рәхмәтләр яусын, Закирҗан,

Алланың рәхмәте яусын, дип», – күзенә чалынган саен кабатлап торды. Менә

Хәлимә түти тагын ялгыз башы калды. Мәскәүгә дә китәсе килми. Берүзе

ничек яшәр? Үзебез күз-колак булып торырбыз инде.

– Ярый, хуш, Закирҗан абый җаным. Мәүлия апага да күп сәлам әйт. Бәхил

бул, бәхетле бул, рәхмәт сиңа! – дип, елый-елый хушлашты Нәфисә аз гына

арада йөрәгенә туганыдай кереп урнашкан Закирҗан абыйсы белән.

* * *

Габделкаюм белән Асилә Нәфисәнең күргән газапларын исләре китеп

тыңладылар. Аннан Асилә кызны кочагына алып юатты. Шифалы үләннәр

кайнатып эчерде. Тәрәзә пәрдәләрен кеше күрмәслек итеп тартып куйды да

гаҗизләнеп, Габделкаюмга текәлде. Анысы кара янып, караңгы тәрәзәгә карап,

өненнән чыгып утыра. Нәфисәне кызганып, күзләренә яшь җыелган.

– Эх дөньясы, эт оясы! Кабахәт җаннар. Барып, буып үтерәселәрем килә.

Тик ничек итеп?

– Нишлим инде хәзер? Камерада асылынып та карадым. Настя дигән

керәшен хатыны, уянып, кара тавыш күтәрде, – дип, янә кабатлады Нәфисә.

– Шунда киткән булсам соң! Сезгә дә мәшәкатем тимәс иде, бу кадәр

хурлыкларны да күтәрергә туры килмәс иде. Туачак баланы нишләтим, апам?

Кайларга гына барыйм, сезгә дә зыяным тимәсә ярар иде.

– Алансудагы хәлләр коточкыч. Монда да бер кешегә ышаныч калмады.

Кешеләр күршеләрен, туганнарын сата. Үзләрен коткарыр өчен, адәмнәр шушы

хайвани хәлгә төштеләр. Сак булырга кирәк! – дип куйды Асилә апасы.

– Закирҗан абый әйтте, алар анда сине эзләп бармаслар, чөнки минем

фамилиям хәзер Сәләхиева, Җәкәү абый Көличтә шул фамилия белән кәгазь

ясап биргәние. «Йосыпова дигән фамилияңне оныт!» – диде.

– Сеңлем, – диде Каюм, – син кайгырма, көндез идән астында торырсың,

мин анда сиңа ятак ясап куйдым. Төнлә өйдә йокларсың. Тик сак булырга

кирәк, Алла сакласын! Тычкан таяк белән йөргән заман. Ай-һай, синең бу

ярты ел эчендә күргәннәрең йөз кеше гомеренә җитәрлек булган. Валлаһи йөз

кеше гомеренә! Тик син бер дә кайгырма, балаңны исән-сау тап та, аннары

күз күрер. Берәр нинди балалар йорты ишеге төбендә калдырып китәрбез.

Тик үтермә! Җан иясе бит ул! Аның да җир йөзендә яшәргә хакы бар. Ул

баланың бер гаебе дә юк бит. Сөттән ак, судан пакь җан иясе бит синең ул

туасы сабыең. Син үзеңне пычраклыкта да гаепләмә, балдыз. Монда синең

бер гаебең дә юк. Ышан миңа. Барысын да онытырга тырыш! Килер бер көн,

ул адәм актыклары эшләгән вәхшилекләре өчен җавап тотарлар. Иманым

камил, сеңлем, сине Алла ташламас, җаным каралды, димә. Ап-ак синең

җаның, җимерелгән хыялларың кебек ап-ак! Әле балаңны да, тугач, ташлап

калдыра алуыңа ышанмыйм. Яныңда без бар бит. Күрәсеңме, юлыңда күпме

якты кешеләр очраган! Син, шуларны уйлап, күргәннәреңне оныт! Ниндидер

кабахәтләр мине харап иттеләр дип, бу якты дөньяны калдырып китәләрме,

булмаганны! Ахирәт бар, анда баргач, җавап бирәсе бар. Яныңда булса, әтиең

дә нәкъ шул ук сүзләрне әйтер иде. Яшәргә тырышырга кирәк, балдыз! Шул

сине харап иткән кара җаннарга үч итеп яшәргә тырышырга кирәк! Оныт андый

кара уйларыңны, күңелеңнән сызып ташла! Ул хәлләр синең белән булмады,

төшеңдә генә күрдем дип уйла. Әйдәгез, йоклап булса, ятып карыйк. Иртән

түбән өйгә төшеп китәрсең. Анда лампа яндырып куярсың, чөнки түбән өйдә

бакалар бар, югыйсә куркырсың.

Нәфисә елап шешенеп беткән бит-күзләрен юарга дип комган янына килсә,

күксел-кара күзләрен ялтыратып торган аклы-каралы бозау янтыгына килеп

бәрелде. Нәфисә сүрән генә елмаеп куйды: кара син моны, миннән башка тагын

бер җан иясе бар икән әле монда, дип, юеш куллары белән бозауның дымлы

башыннан сыйпады. Бозау Нәфисә яныннан алпан-тилпән атлап китеп барды.

Аннан соң, чәптереп, үзенең хаҗәтен үти башлады. Ай Алла, тукта, туктап

тор, хәзер савыт куям дип, апасы бозау янына йөгерде.

– Апам, әти-әниемнән хәбәр юкмы, алар ни хәлдә икән, Ходаем? Әни

баладан ничекләр котылды икән? Үзе, баласы исәнме икән?

– Белмим, балакаем, һай, белмим. Алансуга әтиләргә барып килгән идек.

Әни Гыйниятулла абыйны күмеп кайткач, чистый бетерешкән, синең дә,

үлгән дип, ашларыңны үткәргәннәр, Коръән хәтем чыкканнар. Соңыннан

Солтангәрәй дигән егет исәнлегең турында хәбәр иткәч, әй сөенгәннәр инде

җан исәкләрем. Шундый сөенгәннәр. Ә әти-әниең турында бер хәбәр-хәтер дә

җук. Исән генә булсыннар инде, Ходаем, бер Аллам, җаннарым, исән генә була

күрсеннәр. Аларны догадан калдырмыйм инде. Намаз саен Тәңредән сорыйм.

Төннәр буе дога укып ятам. Ай-һай, урамдагы буранны гына күр син, чистый

котыра, язга кердек инде югыйсә, ә салкыны... Апамнарның торыр йорт-җире

дә юктыр, нәни бала белән ничекләр яшәп яталар икән? Әле Рәшит тә кечкенә.

Әй җаным, тик торганда йортыңнан кусыннар инде. Туган-үскән җиреңнән

кусыннар. Әниеңнең баласы да әгәр исән-сау туган булса, исәйгәндер инде.

Исән булуы икеле анысы. Анда яңа туган бала белән ничек яшәмәк кирәк?!

– Исәндер, күңелем сизә, исәндер, апай! Әти-әнием – бик уңган-булган

кешеләр бит, анда да берәр җаен тапканнардыр. Мине генә алып китмәделәр,

бу хәлләрне күрмәгән булыр идем, апам. Инде туктаусыз әти белән сөйләшәм,

никләр генә аерып калдырдың мине, әти, ялгыз торналарга тиң иттең дип, әти

белән әрепләшәм. Бергә киткән булсак соң? Бергәләшеп ничек тә яшәр идек

әле. Сеңлемне бергәләшеп үстерер идек.

– Күрәчәгең шулай язылгандыр инде, балам. Күрәчәк күмер ашата, ди,

күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый. Бу шакшы киемнәреңне салып, мә

минекеләрне ки әле. Боларны мунча миченә ягарбыз, тетелеп беткәннәр ләбаса.

Иртәгә җизнәң мунча ягар, төнлә рәхәтләнеп бер юынып чыгарбыз, тәнең генә

түгел, җаның да мунча керер, ә бүген әйдә йокларга ятыйк.

Ястык-түшәкләрне кабарта-кабарта, сәке өстенә урын җәйде апасы. Нәфисә

йомшак урын-җир өстенә менеп ятты да рәхәтләнеп күзләрен йомды. Туарга

җыенган, вәхшилектән, гөнаһтан яралган көннән башлап, кагылу-сугылуларда

гына булган бала да тынычланды, әнисенә үзенең барлыгын гына белдереп

тибенеп алды. «Бу ни бу – нинди рәхәт, җылы, йомшак, тыныч. Тукта, әниемне

уятмыйм әле, рәхәтләнеп йокласын» дигән кебек, тынычланып-тынып калды.

Нәфисә кап-кара дулкын-дулкын чәчләрен чисталык, сафлык, урамда кипкән

кер исе килеп торган, ап-ак итеп агартып юылган урын-җир өстенә сибеп

йоклап китте.

Апасы Нәфисәне иртүк уятты. Ул уянганда, сыерны бозау имезергә өйгә

керткәннәр, алдына кайнар су белән пешекләп бодай саламы салганнар,

өстенә көрпә, пешкән бәрәңге кабыклары сипкәннәр иде. Өйгә әллә нинди

пешекләнгән салам исе, бәрәңге кабыгы исе – Нәфисәгә таныш абзар исе

килә, күңелләрен кытыклап, бала чагын, яшьлеген, әти-әнисен исенә төшереп,

Алансудагы таныш ис таралган. Бозау инде бүген хәйран гына тернәкләнгән,

аякларына нык басып, әнисенең имиенә борынын төрткән дә тырышып-

тырышып имә. Сыерның керт-керт итеп башак ашаганы ишетелеп тора.

– Сыерны өйгә керттек әле, урамда бигрәк суык, кызым, әйдә, ашап-эчеп

ал да түбән өйгә төшәрсең, ачык ишектән кем килеп кермәс, Алла сакласын,

– дип, Асилә Нәфисәне өстәл янына чакырды. Нәфисә ялтырап торган җиз

комгандагы җылы су белән юынды. Өйдә, әнисе белән бергә яшәгән чакларын

искә төшереп, тәмле коймак исе таралган. Әнисенең, яулыкларын артка бәйләп,

җиңнәрен сызганып куеп, мич каршында табагач белән мичтән күпереп

пешкән коймакларны май канаты белән майлап торган чагы күз алдына килде.

Әнисенең түгәрәк матур йөзендә галибанә мөлаемлык, Ходай биргән гомеренә

Аллаһы Тәгаләгә рәхмәте чагыла иде.

Һай, бу Асилә апасының уңганлыгы! Әнисе кебек, эшләгән бар эшен җиренә

җиткереп эшли. Кара син аны, кичә соң гына ятты лабаса, инде мич каршында

тәлинкәсе белән тау хәтле итеп өеп, коймагын да пешереп куйган. Чатыр-чотыр

утын янган мич яктысында алланып торган матур йөзе шундый да гүзәл, сихри

әкиятләрдә генә языла торган гаҗәп бер тынычлык таратып, өйне яктыртып

тора сыман. Бишектә, аяк-кулларын як-якка ташлап, нәни кызы Сылу йоклап

ята. Бәхет дигәнең нәкъ менә шундый була торгандыр, нәкъ менә җизнәсе

белән Асилә апасының өендәге кебек буладыр бәхет! Ә мин менә бәхетле

була алмам, мин үтерер өчен йөрәк астымда бала үстереп ятам. Нәфисәнең

баласы, төшендә тешсез авызын ерып, елмаеп, әтисе ясап биргән талбишектә

йоклап ятмас! Юк, үтермәс аны Нәфисә, кая булса да берәрсенең ишек төбендә

калдырып китәр һәм онытыр. Мәңгелеккә онытыр, әгәр оныта алса!

Нәфисә коймак ашап, чәй эчеп алды да түбән өйгә төшеп китте. Борынына

җир исе, бәрәңге исе, янә бала чагын хәтерләтә торган әллә нинди таныш ис

бәрелде.

Элек әнисе Нәфисәгә:

– Кызым, түбән өйгә төшеп, бәрәңге алып бирсәңче, – дип, кызны түбән

өйгә төшерә иде. Нәфисә тиз генә галошларын кия дә, баскычтан аска төшеп,

курка-курка гына бәрәңге чүпли. Чөнки бакадан курка кыз. Бер читтә «куа-куа»

дип утырган җан ияләре Нәфисәнең өстенә сикерер кебек. Тик әнисе әйткәч,

төшми хәлең юк. Шул чакларны исенә төшерде кыз. Җизнәсе түбән өйдә ятарга

бер кешелек кечкенә сәке, өстәл, кечкенә генә урындык кебек нәрсә әзерләп

куйган. Сәкегә толып җәелгән, мендәр салынган. Өстәл өстендә җиделе лампа,

кырыенда ут элендерер өчен шырпы тартмасы ята.

Нәфисә төшеп, лампа яндырды да:

– Апам, берәр бәйләү-мазарың яисә җерләсе йоның юкмы? Монда ничекләр

итеп көн үткәрергә кирәк? Эш белән матавыкланып, көнне үткәреп булмасмы?

– дип, апасыннан оекбаш бәйләр өчен йомгак сорап алды. Кечкенә генә өстәл

кырыена утырып, үз уйларына чумып, инде шактый вакыт кулына алмаган

биш энәсе ялт-йолт итеп Нәфисәнең нәфис кулларында ялтырадылар.

– Нәфисә, әгәр берәр кеше-мазар өйгә керсә, өч тапкыр идәнгә шакып

алырмын, син, утыңны сүндереп, тын гына утырырсың, – дип, апасы идән

такталарын ябып куйды.

Идән астында моңсу, шомлы булып тоелса да, бу барыбер төрмә түгел

иде. Базда булса да, өстә апасының идән такталарын шыгырдатып йөргәне,

яңа туган бозауның хаҗәтен зеңгелдәтеп үтәгәне, нәни кызчыкның елап

уянганы, апасының: «Балакаемдыр ла, асты юеш ич балакаемның, кая, кая,

коры чүпрәккә төрим әле үзен, ә-ә, ашыйсы да килгән түгелме соң кызымның,

болай да әнисенә эшләргә мөмкинлек биреп тыныч кына ятып торды бит ул»,

– дип, кызына сөт тулышкан күкрәкләрен каптырып, баласын тынычландыруы

ишетелеп тора.

Бакалы баз булсын, түбән өй булсын, өстә тормыш-яшәеш барлыгын, кич

җитүгә, яраткан җизнәсе белән апасы янына менәчәген белеп-тоеп тору – әтисе

әйтмешли, тәмугның җиденче катын күреп кайткан кыз өчен иң зур бәхет! Ул

хәтта кайчагында үзенең кайда икәнен дә оныта.

Күзен йомып, йокылы-уяулы ятканда, «Салахиева, на допрос!» дип

кычкырырлар кебек. Аннан соң төрмә сәндрәсен сындырырлык итеп ябышкан

кулларын көчкә ычкындырулары, теге өч башлы диюләр каршына бастырып...

Кыз күзләрен чытырдатып йома. Онытырга, онытырга кирәк, тик ничек?

Ничекләр итеп онытып була бу хәлләрне? Намусын үтергән адәм актыкларын

онытып була, димени?! Бу хәлләр инде кызның гомере буена җанын әрнетеп,

талкып торачак. Бу әрнү мәңгелек, мәңгелек!

Беренче көнне шулай уйланып үткәрде кыз. Төн җитте, ахрысы, бигрәк

озын булып тоелды бу идән асты тормышының беренче көне. Апасы:

– Нәфисә, әйдә, мен, җизнәңнең мунчасы өлгерде, иртән үк ягып киткән

иде. Көне суык, мунчаның җылысын җил алып китеп бетермәсен.

Нәфисә урамга чыгуга, борынына тансык, күптән онытылган, җанга якын

мунча исе, мәтрүшкәләр кыстырып бәйләгән, кайнар суда пешерелгән себерке,

бөтнек исе килеп бәрелде. Җизнәсе мунчага бара торган сукмакны тап-такыр

итеп көрәп куйган. Нинди аклык, иркенлек, киңлек! Җизнәсенең йорты авыл

читендә, урман өсләренә үк ишелеп тора. Агачларны ап-ак бәс сарган. Тел

белән генә әйтеп-сөйләп бетерә алмаслык әкияти матурлык!

Асилә башта сабыен юындырды. Ләгәндә су чәчрәтә-чәчрәтә, тибенә-тибенә

юынган сабыйга карап, Нәфисә елмаеп куйды. Бит алмалары янып торган бу

бала курчак инде, тере курчак!

Ә минем балам ниндирәк булыр икән? Нинди генә булса да, ул баласын

бер тапкыр да имезмәс, аны туган көнендә үк, җизнәсе белән районга барып,

мәче баласын адаштырган кебек, балалар йорты ишеге төбендә ташлап

калдырырлар. Шулай килештеләр. Ничек инде кеше кадәр кешене үтерергә

кулы барсын! Үссен, ул бит атасын-анасын белмәячәк. Бәлки әле, ул бала

әйбәт күңелле, миһербанлы булып үсәр. Теге өч башлы диюләр дә, туганда,

ләгәндә су чәчрәтә-чәчрәтә юынып яткан кызчык кебек, сөттән ак, судан пакь

булганнардыр. Аларны да әнкәләре, тугыз ай буе йөрәк астында күтәреп йөреп,

хәләл күкрәк сөтен имезеп: «Иманлы бул, балам», – дип, куенына алып, сөеп-

назлап үстергәндер. Кайчан, ни арада бу адәмнәр дию пәриенә әйләнгәннәр

икән соң – Нәфисә моны һич аңлый алмый.

Баланы башта – ак киндер җәймәгә, аннан соң корама юрганга төреп,

әтисенә биреп чыгаргач, Асилә табакларга кайнар су тутырды да:

– Әйдәле, сеңлем, чәчләреңне әче су белән юып җибәрик, элеккеге кебек

ялтырап торсыннар, – дип, кызга чәчләрен юарга булышты. Күптән юылмаган

кара чәчләрен кат-кат юдылар. Тәннәрен ышкый-ышкый, тиресе суелганчы,

әллә ничә тапкыр юды кыз. Апасы каен себеркесе белән берничә кат озаклап

чапты. Аның арыган, йончыган тәнен, тәнен генә түгел, керләнгән җанын

да мунча кертәсе килде Асилә апасының. Нәфисәнең күңеле дә йомшап

киткән кебек булды. Их, җанымны да мунча кертеп булса икән. Җанының бер

почмагына кереп оялаган, йөрәкне тырнап торган бу әрнү-рәнҗүләрне онытасы

иде, мәңгелеккә онытасы иде! Яңадан элеккеге чагына кайтасы, сафланасы

иде! Апасына шуны аңлатасы килде Нәфисәнең.

Нәфисә мунча алачыгыннан чыккач, инде ничә айлар су күрмәгән тәненең

кош мамыгыдай җиңеләеп калуын, җанында да азмы-күпме җылылык,

тынычлык урнашуын тоеп, үзалдына моңсу гына елмаеп куйды. Атна буе

дулаган буран тынган, күктә сүрән генә берән-сәрән янган йолдызлар, болытлар

арасыннан, күңелләргә өмет өстәп, кызның күңелен күтәреп, ара-тирә генә

җемелдәшәләр.

Өйгә кергәч, Нәфисә Сылуны тирбәтеп утырган җизнәсенә дәште:

– Җизни, апа сине мунчага чакырды. Аннан суң, берәр чиләк салкын су да

алып керсен, диде. Су калса, бала чүпрәкләрен чайкап эләм, дигәние. Сиңа

мунча өчен зур рәхмәт! Кат-кат юындык, салкын су аз гына калды. Җизни,

сиңа тагын бер кат рәхмәт, ярты елга якын кайнар су күрмәгән тәнем шундый

җиңеләеп калды!

Җизнәсе чыгып киткәч, Нәфисә, чыра яндырып, самавыр торбасына ут

үрләтте. Инде хан заманыннан калган, борын төбеннән су акканга эретеп

кургаш ябыштырып ямый-ямый калынаеп беткән җиз самавыр, кызның бала

чагын исенә төшереп, үзенә бер төрле итеп җырлый ук башлады. Кыз казан

астына да ут тергезеп җибәрде. Аннан соң бишек кырыена сәкегә килеп утырды

да балага текәлде.

Сылу таралып йоклый, алсу йөзендә вак кына тир тамчылары җемелди.

Аяк-кулларын төрле якка ташлап ята. Вакыты-вакыты белән елмаеп куя. Рәшит

ташбашның нәни чагында шулай елмая-елмая йоклавын күреп, әнисе әйтер

иде: «Кызым, сабыйлар төшләрендә фәрештәләрне күреп, шулай елмаялар.

Аларның җаннары шулкадәр чиста, өсләрендә фәрештәләр, канатларын җәеп,

аларны авырулардан, хәвеф-хәтәрдән саклап торалар. Сабыйлар шуны күреп,

елмая-елмая йоклыйлар. Әнидән туганда, балалар чык тамчысы кебек саф,

гөнаһсыз була».

– Әй балакаем, Сылукаем, сине дә фәрештәләрең сакласыннар иде инде!

Авыру-сырхаулар урап узсыннар! Бәхетле бала була күр берүк, явызларның

күзе тимәсен! Әти-әниең бәхетенә матур, таза булып үс!» – дип, сабыйның

өстендәге юрганын рәтләп япты Нәфисә. Үзе зур, идәннән түшәмгә җитәрдәй

аяклы көзге янына килеп басты да тезләреннән узып, итәгенә тиеп торган

кап-кара чәчләрен тарады. Башының нәкъ уртасындагы ап-ак чәчләре, җиделе

лампаның сүрән яктысында зәңгәрсу төскә кереп, тормышының иң газаплы,

иң хурлыклы чакларын исенә төшереп, күзләренә яшьләр китереп, агарып-

ялтырап торалар иде.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч. Йорэгем туктый язды укыган да Нэфисэ очен борчылып.

    2
    X