Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Ишекләр, ишекләр... Аларны да тимер белән тышлаганнар һәм галәмәт зур йозаклар элгәннәр. Түшәмдәге берничә лампочкадан сүрән генә яктылык төшеп, шакшыга катып беткән тимер ишекләрне тонык кына яктырта. Нәфисә бу тамашаны аңларлык хәлдә түгел иде...
Нәфисәнең яралары озак төзәлде. Башы авыртып, күңеле болганып азаплады,
күп вакыт ятып кына торды. Хәлимә түти, даруларын биреп, җәрәхәтләрен
майлап, аякка бастырды кызны. Закирҗан көн саен хәлен белергә кереп йөрде.
Ара-тирә Семён Семёнович та килеп, яңа дарулар биреп, кызның күңелен
күтәреп чыгып китә иде. Тик кызның йөрәге телгәләнеп, Камалыйның оятсыз
карашын, куллары белән кызның күкрәкләрен изүе, сарымсак, аракы исе килеп
торган кабартмадай кабарынкы авызы белән иреннәренә ябышуы, күлмәк
итәкләрен күтәреп, кеше тимәгән аяклары арасына үрелүе Нәфисәнең күңелен
болгатып, тәненә әллә нинди бер хәшәрәт кагылган кебек чиркандырып тора
иде. Хәлимә түти белән ничә тапкырлар мунчага барып, кап-кайнар су белән
мунчаланы кат-кат сабынлап бик каты ышкып юынып та карады, тик нигәдер
тәненең, җанының сафлыгы югалган сыман булып, күңел түрендә әллә нинди
рәнҗеш, үпкә калды. Ник, ни өчен Нәфисә башына килде бу сынаулар? Әгәр бу
хәл Солтангәрәйгә барып ишетелсә? Нәфисәнең беркемнең кулы түгел, күзе дә
төшмәгән чиста, пакь тәненә, ап-ак күкрәкләренә Кылый Камалыйның шакшы
куллары кагылуын аның җаныннан да якын, тыны белән тартып китерерлек
булып, йөрәгенә, бәгырьләренә кереп урнашкан Солтангәрәе белсә? Бу уйлар
аның җанын телгәли иде. Яшәп тә торасы юк лабаса! Әти-әнисе кызларының
бу хәлгә төшүенә ничек карар икән?! Әнисе үксеп-үксеп рәнҗеп елар. Ә әтисе?
Әтисеме? Шунда ук Камалыйны бүлнистән эзләп табып сөйрәп чыгарыр да...
Нишләтер икән? Бәреп үтерерме? Юк, авылда атлы гаскәрләр дәү әнисен
үтергәнче кыйнаганда да булыша алмаган. Ике казак кулларын каерып тотып
торганнар. Солтангәрәй бу турыда Нәфисәгә соңыннан, Казанга килгәч
сөйләгән иде. Монда да Камалыйның әшнәләре аздыр, дисеңме? Үзе кебек
ялтырап торган табак битле, тук йөзле, мин – дөньяның кендеге, нәрсә телим,
шуны эшлим дип торучылар?
Өйләренә кайткан көннән бирле яныннан китмәгән Хәлимә түти:
– Әй кызым, терелерсең, Алла теләсә, тән ярасы төзәлә ул, җан ярасы
гына гомерлек, җөйләнсә дә, шул җөе сызлап интектерә аның, җанга кадалган
шырпы кебек, гомер буе әрнеп тора. Онытырсың, барысын да онытырсың.
Менә Солтангәрәең Донбасстан кайтуга ук никах укытырбыз. Әле Закирҗан
абыең белән дә шулай сөйләштек. Бу хәлләр азрак кына тына төшсен дә,
Солтангәрәйгә кияүгә чыгарсың. Тик Камалый гына котыра, ди. «Судка бирәм,
төрмәгә тыгам, өстеннән растратасы да чыкты, мине гарип калдырды», – дип
дулый, ди. Аллага тапшырдык, кызым. Закирҗан: «Хәлимә түти, үзем барып
сөйләшеп карыйм, азрак акча төртеп булмасмы?» – дип әйтеп әйткән иде, нәрсә
булып бетәр. Синең Казаннан чыгып китүең ару да бит кана. Тик кая барасың?
Үзеңнән үзең качып булмый шул ул. Инде Җәкәү абый болай да фамилиямне
үзгәртеп яздырды, дисең бит, тагын бер кат Аллага тапшырдык, кызым, – дип
кабатлап куйды карчык һәм күз тирәләренә җыелган яшьләрен бирчәйгән кулы
белән җыерчыклы битеннән сыпырып төшерде.
* * *
Әкренләп тернәкләнде Нәфисә, акрын гына кузгалып, алма бакчасы ягына
чыга торган ишекне ачып, урам якка чыкты. Битенә салкын саф һава килеп
бәрелеп, сулышлары иркенәеп китте. Ничә көннәр инде бакчага чыкканы юк!
Тышта әллә нинди авазлар чыгарып, җил дулый, Хәлимә түтинең бауга элеп
куйган, ап-ак итеп кайнатып юган керләрен, бавыннан өзеп алып, каядыр
очыртмакчы була. Әнә, карчыкның чигелгән батист баш яулыгы инде бер генә
эләктергечкә эленеп калган.
Нәфисә өйгә кереп, Хәлимә түтинең киез каталарын киде дә бакчага кире
чыкты. Очарга әзерләнгән яулыкны, инде тәмам кипкән, ләкин бәсләнгән керләрне
селки-селки, бәстән арындырды. Керләрдән шундый да тәмле, күңелләрне
алгысытып, Алансуын, бала чагын һәм Солтангәрәен искә төшереп, беренче кар
исе, сафлык, чисталык, яшәү исе килә иде. Кыз үзалдына елмаеп куйды:
– И җүләр түлке мин, шундый матур дөньяны ташлап китәләр, димени!
Адәм актыклары Камалыйларга үч итеп яшәргә кирәк ләбаса, вәт җүләр!
– Ул, керләрен алып кереп төреп куйды да, йөзенә ниндидер тынычлану
кыяфәте чыгарып, Хәлимә түти янына чыгып утырды. – Бүген өйләрне
җыештырып алырга кирәк, әбекәем, бигрәкләр тузанга баттык. Безнең өй
түрендәге канәфер агачы кәүсәсенә әти сыерчык оясы ясап элеп куйган иде.
Әй җаным, сыерчыклар, килгәч, шунда оя корып, шатланышып, талпына-
талпына сайрарлар иде, бәгырькәйләрем! Аннан соң бала чыгарырлар иде.
Аларның кара-кучкыл, күк балалары, әниләре ризык алып кайтканны көтеп,
сары томшыкларын ачалар да мәзәк итеп кортларны йотып җибәрерләр иде.
Аннары, үсә төшкәч, балаларын очарга өйрәтерләр иде, нәкъ кешеләр кебек.
Балаларын олы юлга озаткан әти-әниләр кебек... Шулар исемә төште әле,
Хәлимә түти, – диде ул. – Әбекәем, Закирҗан абыйга әйтик әле, безгә дә
сыерчык оясы ясап бирсен. Әнә теге алмагач кәүсәсенә беркетеп куярбыз да,
яз җиткәч, сыерчыклар алмагач ботагына басып сайрап рәхәтләнсеннәр әле.
Безгә дә рәхәт булыр, Алла боерса, рәхәтләнеп яшәрбез әле! Камалыйларга
үч итеп яшәрбез, Хәлимә түти, шулай бит!
– Әй, шулай булмаган кая, балакаем, шулай булмаган кая! Әле менә, Аллага
шөкер, күңелләрең ачыла төште. Тиздән Солтангәрәй белән никах укытып,
сез дә, сыерчыклар кебек, үз оягызны корырсыз. Сезнең дә балаларыгыз туар.
Аларны тәрбияләп, хәсиятләп үстерерсез. Ислам дине кушканча, ипле итеп,
Камалыйларга каршы торырлык итеп үстерерсез, Алла теләсә. Әти-әниегез,
энеләрегез кайтуга, теге Себердә туасы кыз бала кайтуга, үз гаиләң булыр.
Балаларыгыз, үсеп җитеп, әби-бабаларын каршылар. Бер дә кайгырма, кызым,
бу дөньяда яхшы кешеләр күбрәк. Үзең бит күреп торасың, кыска гына тормыш
юлыңда күпме яхшы кешеләр очрады: Солтангәрәй, Җәкәү абыең, Анна түтиең,
Закирҗан абыең, әле менә теге дуктыр Семён Семёныч дигән керәшен картын
гына күр син! Ничек итеп сине дәваларга килеп йөрде. Иманлы бәндәләр бик күп
бит, балакаем, нинди милләт кешеләре генә булмасын, бар халыкта да иманлы
кешеләр күбрәк. Бер дә кайгырма, ул ямьсез хәлләрне онытырга тырыш. Аллага
шөкер, намусыңны саклап кала алгансың, булдыргансың, кызым!
Чәй эчеп, табак-савытларны юып матавыкланганда, Закирҗан килеп керде.
Нәфисәнең яктырып киткән йөзен, турыдан ачып, ике толым итеп үреп куйган
чәчләрен, өзелеп торган билләрен күреп, тагын:
– Аллага шөкер, сөбханалла, Нәфисә, инде үз хәлеңә кайттың, синең язмышың
турында кайгыртыр вакыт җитте. Чәчеңне ал тасма белән үреп
салгансың икән, чулпыларың Камалыйның итек табаннары астында тапталган
шул, ярар, намусың чиста калган, чулпысы качмас! Булыр әле. Тик теге
Кылыйга акча да биреп карадым, алмады. «Син ул акчаң белән минем күземне
кайтара алсаң, алырмын акчаңны. Әйттем – бетте. Шәрәфетдин Камалые ике
сөйләми – төрмә. Синең ул кызыңны төрмәгә тыкмасам, исемем Камалетдин
булмасын дип, күкрәк кага-кага ямьсезләнә, хәшәп! Хәлимә түти, синең улың
Мәскәүдә бит. Әллә Нәфисәне Мәскәүгә озатыйк микән? Яңа документ әзерли
алсак, котылырые. Миңа адрес бирсәң, үзем озата барырыем. Нәфисә, Мәскәүгә
китәргә син ризамы? Анда берәр фатир табылыр әле, Хәлимә түтинең улы
булышыр, иманлы бала ул, бергәләшеп, бер ишегалдында үстек. Китәм дисәң,
кәгазьләр әзерлим. Донбасстан кайткач, Солтангәрәең дә Мәскәүгә килер.
Мәскәү Казан гына түгел, анда кешеләр салам эскертендәге энә кебек. Эзләп
кара син эскерттән энәне. Монда калсаң, Камалый үч алмый калмас, әйбер-
сәйбереңне җыйна да, атна ахырына кәгазьләр әзер булса, кузгалырбыз, – дип,
Хәлимә түтидән улының әдрисен алып, ашыгып чыгып китте. – Соңга кала
күрмик, Алла сакласын, – дип, үз-үзе белән сөйләшкәне генә ишетелеп калды.
Нәфисә аптырап катып калды. Тагын кая китәсе? Нинди Мәскәү? Нинди
өтермән? Нишләде соң Нәфисә үзенең уналты яшендә шулай качып йөрерлек,
өтермәннәргә утырырлык? Кемнәргә зыян салды? Ул үзәкләре өзелеп,
күзләренә яшьләре тыгылып, үксеп елап җибәрде. Әле иртән генә ак бураннарга
уралып, дулкын-дулкын булып күңеленә кереп, җанын җылытып торган рәхәт
тойгы тагын бозга әйләнеп җанын катырды.
– Нишлим, әбекәем, кайларга барыйм? Мин гомерем буена Алансудан ары
чыккан кеше түгел. Кемнәргә барып, газиз башларымны салыйм? Бураннарга
кереп югалыйммы? Авылга кайта алмыйм, Казан каласында торырга ярамый.
Миңа Себер белән өтермән генә кала инде. Әтиләрем белән киткән булсам,
зимләнкәдә торсам да, мине җаннарыннан артык күреп яраткан әти-әнием
янында җиңелрәк булыр иде. Әй, әти җаным, – дип, инде ничә кат җан ачылары
белән әрнеп үкси-үкси елады Нәфисә.
* * *
Мәскәүгә китәргә җитешә алмадылар! Инде әйберләрен җыйнап куйгач,
кәгазьләре әзер булды да, кичкә Мәскәү поездына утырып чыгып китәбез дип
торганда, Хәлимә әбинең ишеген дөбер-дөбер шакып, әллә нинди киемдәге
ике адәм килеп керде һәм кызга тиз киенергә боердылар. Хәлимә карчык лап
итеп корама киез җәеп куйган урындыкка барып утырды:
– Куда забираеш, улым, ышто она такого сделала? – дип, ике арага кереп
караса да, яшь кенә солдат:
– Әби, отойди. Она глаз выколола Шарафутдинову Камалетдину. И очень
большую растрату сделала. Бу кыз куркыныч, тик торганда кешегә ташлана
торган гадәте бар, ди. Туганың түгелдер бит? Әнә Камалыйның күзен төртеп
агызган, оятсыз! Син дә сак була күр, ышана күрмә! – диде.
Нәфисә куркуыннан идәнгә кадаклап куйгандай катып калган, ярдәм
сорагандай гаҗизлек, ялвару белән тулы яшьле күзләрен Хәлимә карчыкка
төбәгән.
– Кит, булмаганны, Камалый аны көчләмәкче булып ябышкан, аннан соң эт
урынына кыйнаган. Ике ай буе дәваладык. Гаебе юк баланың, тия күрмәгез,
– дип, Нәфисә белән бу адәмнәр арасына басты Хәлимә түти.
Тыңламадылар, кызны ике яктан култыклап алып чыгып киттеләр.
Нәфисә болдырдан төште дә:
– Әбекәем, бәхил бул! Солтангәрәй килсә әйт, бер генә гаебем дә юк, – дип
өзгәләнде.
– Әйдә, әйдә атла, контра! Там докажут гаебеңне, – дип төрткәләде аны
яшь солдат.
Кыз ярдәм көткәндәй, Закирҗаннарның икенче катындагы балконнарына
карады. Тик Закирҗан күренмәде.
Ябалак-ябалак кар явып торган сихри көн! Аяк астындагы кар, кышның
зәмһәрир салкыннарындагыча итеп, зарланып-сыктап шыгырдый. Күк
күгәрченнәр, кыекларга кунып, күшеккән кызыл тәпиләрен түш асларына
тыкканнар, шул рәвешле бер-берсеннән җылы эзләгәндәй сыенышып утыралар.
Бу – көзнең соңгы көннәре, беренче карның дөньяны аклыкка, сафлыкка
төргән мәле!
Нәфисәнең аяк астыннан гына күршеләрнең ак йөнтәс мәчеләре йөгереп
үтте дә кире килеп, кызның аяк араларына кереп сырпаланды. «Нәфисә, кая
барасың, син киткәч, миңа калдык-постык ризыкларны кем чыгарып салыр?
Китмә, китмә!» дигән кебек, Нәфисәгә яшькелт-зәңгәр күзләрен тутырып карап
калды күрше Мәрьям әбиләрнең ак мәчесе. Нигәдер бу мәченең моңсу күз
карашы Нәфисәнең йөрәк түрендә мәңгелеккә уелып, җанына кереп урнашты.
– Бу песи баласын адаштырып калдырганнар, Галләметдин бай кибете
яныннан алып кайттым. Җаныкаем ишек төбендә суыктан калтыранып утыра
иде, – дип сөйләгән иде Мәрьямбикә әби.
Песи баласы да дөньяларында адашып, кая барырга, ничек яшәргә белмичә,
кибет ишеге төбендә, кем дә булса бер миһербанлы бәндәсе булышмасмы дип,
аптырап-йөдәп, ярдәм көтеп утыргандыр. Ярый әле Мәрьямбикә түти алып
кайткан үзен. Ак песи баласын Нәфисә шулай үзе белән чагыштырган иде.
Кызны этә-төртә тәрәзәсе тимерле кара машина янына алып килделәр.
Нәфисә керәсе килмичә, ишеккә чытырдатып ябышты.
– Нет, нет, кирәкми, я не хочу өтермәнгә, я не виноват, – дип ничек кенә
карышса да, кулларын каерып алып, тузып беткән, әллә нинди тимерләре
чыгып торган кара утыргычлы иске машинага төртеп керттеләр.
– Әле син карышып торасыңмы, без сиңа күзен төртеп тишкән Камалый
түгел! – дип ямьсез сүгенеп, әллә нинди каты әйбер белән җилкәсенә китереп
орды яшь солдат.
Нәфисәнең сыны катты. Күпмедер вакыт тын ала алмыйча утырды.
Бераздан үксүеннән туктап, язмышына буйсынды, ниндидер бер битарафлык
белән тимер рәшәткәле машина тәрәзәсеннән күренеп калган йортларга карап
барды, ул инде үзе белән нәрсә эшләсәләр дә, риза иде. Тизрәк үтерсәләр, бу
мәсхәрәләрдән, газаплардан котылыр идем дигән ваемсыз бер кыяфәт белән
чыелдап, төрмә капкасы ачылганга чаклы барды.
Кара машина туктады да, кызга төшәргә боердылар.
Нәфисәне чиксез озын, тар коридор буйлап кара киемнәр кигән ике сакчы
озата барды. Коридорның ике башында тимер рәшәткәләр кадакланган ике
тәрәзә бар. Алардан саркылып кына, тирә-юньгә әллә ниткән шом, курку
таратып, саргылт яктылык керә. Ул төрмә коридорының кайчандыр кара-сары
төскә буялган булып, хәзер бака кабырчыгы кебек кубып, шадраланып коелырга
торган стеналарын яктырта.
Ишекләр, ишекләр... Аларны да тимер белән тышлаганнар һәм галәмәт
зур йозаклар элгәннәр. Түшәмдәге берничә лампочкадан сүрән генә яктылык
төшеп, шакшыга катып беткән тимер ишекләрне тонык кына яктырта.
Нәфисә бу тамашаны аңларлык хәлдә түгел иде. Ул миңгерәүләнгән бер
кыяфәттә аксыл чырайлы, шактый өлкән яшьтәге үзен озата килүче ир-атка
күз яшьләре мөлдерәп торган карашын төбәде. Тегесе исә, бер сүз дә дәшмичә,
мылтык түтәсе белән аның җилкәсенә китереп төртте:
– Шагай, шагай, контра, чего встала, давай поднимайся на второй этаж, –
дип, текә тар тимер баскычка төртеп күрсәтте. Кыз, җилкәсе үтереп авыртса
да, куркуыннан бер өн дә чыгармыйча, гер таккан кебек авырайган аякларын
сөйрәп, күгәргән кара баскычлардан өскә таба күтәрелде. Тимер баскычларның
аяк баскан саен әллә нинди чыелдау авазлары чыгарып шыгырдавы аңа: «Тәмуг,
тәмуг! Бу сиңа – мәңге чыга алмаслык тәмуг, аның да җиденче каты», – дип
ишетелә. Кызның күзләренә җыелган күз яшьләре яңагы буенча тәгәрәде дә,
ул үксеп елап җибәрде.
– Заткнись, шагай спокойно!
Ниһаять, алар коридорның иң түрендәге йозаксыз ишек төбенә килеп
туктадылар.
– Проходи, контра! – дип, мылтык түтәсе белән тагын аркасына китереп
төртте кара киемле «колга». Нәфисәгә ул бәбкә алырга төшкән тилгәнне
хәтерләтә иде.
«Ник миңа ул «кантур» дип әйтә икән? Әллә без кәнсәгә килдек микән?
Авылда кызыл байрак элеп куйган кәнсәне «кантур» дип әйтәләр иде», – дип
аптырады кыз.
Сакчы Нәфисәне алдан үткәреп җибәрде дә үзе, артыннан кереп: «Привёл
Салахиеву», – дип сүзен башлауга, өстәл артында утыручы юан адәм:
«Подождите за дверью», – дип, аларны кире чыгарды. «Колга» белән Нәфисә,
кире чыгып, ишек төбенә бастылар. Шул ара ике сакчы чәчләре тузгыган, канга
баткан бер хатын-кызны ике култыгыннан сөйрәп алып киттеләр. Нәфисәнең
йөрәк түреннән «аһ» дигән өн чыкты. Сакчы, шунда гына аңына килеп:
– По сторонам не смотреть! Что стоишь, только на стену смотреть! – дип
акырса да, кыз, аңламагач, теге кара «колга», җилтерәтеп толымнарыннан
умырып тотты да стенага каратып бастырып куйды. – Только на стену смотри!
Чаплашка, ничего не понимает! А проткнуть человеку глаз и воровать мастер,
– дип, катлы-катлы итеп сүгенеп куйды.
Нәфисәнең колагына күрше ишектән әрнеп кычкырган, акырган тавышлар
ишетелде. Ниндидер хатын-кыз үзәкләрне өзәрлек итеп ыңгырашып, өзгәләнеп
кычкыра. Бу бөтен дөньясын каргап иңрәгән тавыштан Нәфисәнең нервлары
өзелерлек булып тартылды, йөрәге өшеп китте. Әлеге хатын-кызны ник
кыйныйлар икән? Бу нинди йорт соң? Ул да берәрсенең күзен төртеп тиште микән
әллә? Ник монда тәрәзәләргә катлы-катлы тимер рәшәткә кадаклап куйдылар
икән? Нәфисәнең башында бөтен нәрсә буталып, ул берни белмәс, аңламас
хәлгә килгән иде. Сул яктагы алар керәсе тимер ишекнең чыелдап ачылуына да
әһәмият бирмичә, аптырап, стенага карап басып торуын дәвам итте.
– Что стоишь как истукан, заходи, – дип, «кара колга» кулы белән ишеккә
таба төртеп күрсәтте.
Бүлмә эче ярым караңгы, кечкенә генә бер тәрәзәсе бар, ул да, кояш нуры
кермәслек дәрәҗәдә тузанланып, карындык тарткан кебек тоныкланып тора.
Түшәмдә саргылт кына яктылык таратып, кечкенә сары нокта булып, ут яна.
Нәфисә, керү белән, ишек янында туктап калды. Сакчы кемне алып килүе
турында хәбәр итте дә юк булды. Кыз, куркуыннан аклы-күкле булып, каршы
өстәл артындагы үгез хәтле, чәче пәке белән кырып алынган, баш түбәсе
пеләшләнеп ялтырап торган, муен тирәләрен, тамак асларын киртләч-киртләч
май катламы каплаган, йөнтәс саргылт кашлары астында җәнлекнеке кебек
кечкенә күзле адәмгә яшьле күзләрен төбәде. Тегесе дә керфексез күзләрен
кызга таба төбәп, карашы белән тишәрдәй булып, бораулап, шактый гына
вакыт карап торды да тиз генә алдындагы кәгазьгә күз төшереп, йомшак кына
итеп, саф татарча:
– Кер, менә монда утыр, – дип, әмер бирде. Үзе авыр адымнар белән ишек
артына чыгып, юк булды.
Нәфисә татар телендә дәшкәннәрен ишетеп: «Аллага шөкер, монысы
мөселман кешесе икән, бу тәмуг базында безнең кардәшләр дә бар икән»,
– дип җиңел сулап, тикшерүче кушкан урынга килеп утырды. Аңа беренче
күргәндә, дию пәрие кебек ямьсез булып тоелган бу адәм нигәдер коткаручысы,
ярдәм итүчесе булып күренде. Соңгы вакытта күргәннәреннән тәмам өшегән,
тупасланган җанына, өметләндереп, җылылык тулды. Бу татар абыйсы аңа
шундый якын туганы кебек булып, аңа күңеленә җыелган барлык моң-зарларын
түкми-чәчми сөйлисе килде. Инде калай табак кадәрле зур, шешенке саргылт,
керфексез йөздәге йөнтәс кашлар астында посып, эчкә батып торган кечкенә
күзләр дә Нәфисәгә алай ук ямьсез булып күренми башладылар. «Алла боерса,
бу кеше миңа булышыр, мөселман кешесе ләбаса. Теге кара козгын шикелле
кычкырмый да, әнә, ипләп кенә, менә монда утыр, дип дәште, әле симез йөзендә
азрак елмаю әсәре дә чагылды бугай». Ярым караңгы бу бүлмә дә шактый
яктырып киткән кебек тоелды. Тикшерүченең баш түбәсендәге пеләшенә кечкенә
генә лампочкадан саргылт яктылык төшеп, аны тагын да яктыртып, ул, әллә
ниткән, төнлә белән күктә йөзеп йөргән аш табагы кадәр кызгылт тулган ай кебек
күренде. Менә хәзер ул Нәфисәнең хәленә керер, аның бер гаебе дә юк икәнен
аңлар, аннан соң: «Гафу ит безне, сеңлем, Камалый үзе гаепле икән, саф кыз
баланы мыскылларга теләгән, аның үзен өтермәнгә утыртырга кирәк», – дип,
аны өенә кайтарып җибәрер. Алла теләсә, шулай булыр. Теге ике култыгыннан
сөйрәп, канлы бөдрә чәчләреннән тамчы-тамчы булып кан тамып барган хатын-
кызның гаебе зурдыр, аны юкка гына шул тиклем кыйнамаганнардыр. Ул йә
берәр кешене үтергәндер, йә карактыр, йә кеше әйберен урлагандыр. Нәфисәне
кайтарырлар. Кайтарсалармы?! Ирекнең кадерен белер иде Нәфисә! Хәлимә
түтинең ишеге алма бакчасына карап тора торган бүлмәсендә Солтангәрәй
белән матур итеп тормыш корырлар, балалар үстерерләр иде. Ул бит, үзен
сөйгәненә саф килеш саклыйм дип, Кылый Камалый белән җан тартышып
сугышты. Әгәр өстәлдә теге онытылып калган каләм тормаса, Камалый үзенең
кара эшенә ирешсә, нәрсә булыр иде икән? Солтангәрәй ник дип пычрак хатын
янына килсен?! Нәфисәгә әйләнеп тә карамас иде. Ул вакытта Нәфисәгә җир
йөзләрендә яшәп тә торасы юк. Солтангәрәйсез, инде сулар сулышына, җанына
әйләнгән Солтангәрәйсез тормыш Нәфисәгә нигә?! Әгәр котылсам, унҗиде яшь
тулганны да көтмичә өйләнешергә кирәк. Хәлимә түти әйтте бит: «Менә шушы
алма бакчасына чыга торган бүлмәдә икәүләшеп, ипләп кенә, матур гына яшәп
ятарсыз, менә бу боҗрага бала бишеге эләрсез, әле минем Габдуллаҗанымнан
калган, ирем тал чыбыгыннан үргән бишек тә силәсе белән бакчадагы сарайда,
миңа кайчан яңа сабый салырлар икән дип көтеп ята. Минем дә картлыктан,
ялгызлыктан интеккән җаныма бер төрле рәхәтлек иңәр, шул сабыйны тирбәтеп
көнем узар иде. Йорт-җирем дә чит-ятларга калмас, нигеземнең закунлы хуҗасы
булырсыз, мин дә тынычлап үләр идем, каберемә килеп, дога кылучылар да
булыр иде», – дип, тилмерепләр әйтте. Әй Хәлимә түти, үзем дә бу турыда аз
хыялландыммы?! Инде әтиләр белән Себергә китмичә качып кала алдым. Ләкин
аннан да яманрак хәлләргә дучар булдым.
Шулай да ник керми инде бу тикшерүче? Тизрәк керсен иде дә барысын
да ачыкласын һәм кайтарып җибәрсен иде инде дип, Нәфисә, тикшерүченең
ишектән ишелеп килеп керүен күңелендә зур өметләр уятып көтте.
Менә, ниһаять, тикшерүче килеп керде дә урындыкка барып утырды. Күзе
белән тишәрдәй булып озак итеп карап торганнан соң, әллә нинди сораулар
биреп, кызның башын катырып бетерде:
– Ник Шәрәфетдинов Камалыйның күзен агыздың? Аңа кияүгә чыгасың
килдеме? Йорты кирәк булдымы? Ник өстеңнән шундый зур сумма растрата
ясадың? Акчаларыңны кая яшердең? Моңарчы ирләр белән йоклаганың бар
идеме? Булса, кайда, ничек?
Нәфисә фамилиясен әйткәндә дә буталды. Башта Җәкәү абзый ясап биргән
документтагы фамилиясен калтырана-калтырана әйтте: Сә-сә-хә-биева. Икенче
тапкыр сораганда, теленнән «Йосыпова» (Җәкәү абзый кисәтә-кисәтә әйтте
югыйсә: Йосыпова дигән фамилияңне зинһар, оныта күр, югыйсә башың бетәр
диде.) фамилиясе ычкынды.
Тикшерүче күзләрен кызга текәде:
– Син нәрсә, кызый, буташтырып утырасың? Сәхәбиевамы, Йосыповамы?
– Сәхәбиева, – диде кыз, акылына килеп.
– Моңарчы ирләр белән йоклаганың бар идеме?
– Юк, юк, абый, Алла сакласын, мин кыз кеше. Камалый абзый мине
көчләмәкче булды. Мин, аннан котыла алмагач, ялгыш кулыма эләккән каләм
белән... Мин үзем дә аңышмый калдым.
– Ул сине көчләдеме?
– Юк, күзенә каләм кергәч, ул мине үтергәнче кыйнады. Калганын мин
белмим, аңымны җуйганмын. «Җитешә алмаган» дип әйтте дуктыр.
– Ә недостача? Акчаны кая куйдың?
– Юк, абый, бернинди дә акча алганым юк. Мин әле аз гына эшлим – бер
генә ай. Ул бит мине гел мактап торды. Аннан суң шушы хәл килеп чыкты.
– Әти-әниең бармы, алар кая?
– Алар үлделәр, тиф белән авырып үлделәр. Абый җаным, минем беркемем
дә юк. Туганнарым да юк, ятим мин. Җибәр инде мине, абый, өйгә кайтыйм
инде, – дип, күз яшьләрен агыза-агыза ялынды кыз.
– Мин сине җибәрә алмыйм. Анда синең өстән Шәрәфетдинов Камалый
язган гариза ята. Сиңа төрмәдә калырга туры килә. Бернинди туганың да юк
инде алайса?
– Юк, абый җаным. Минем беркемем дә юк, җибәр инде, абый.
– Булмый, дидем ич. – Тикшерүче өстәл кырыендагы кнопкага басты. –
Берәр хатын-кыз надзирательне чакырыгыз әле. Бу кызны кайсы камерага
урнаштырырсыз икән?
– Камералар шыплап тулган. Политическийлар янына урнаштырсак кына
инде. Анда бүген бер хатын-кыз үлгән, икесен этап белән озатканнар.
Бүлмәгә ябык кына йөзле бер хатын-кыз килеп керде. Нәфисәгә чишенергә
кушты. Кыз пәлтәсен, башындагы мамык шәлен салды да, киемнәрен кая
куярга белмичә, аптырап, кара какча йөзле хатынның йөзенә текәлде. Тегесе
дәшмәгәч, киемнәрен хатынга сузды.
– Брось в угол, – диде хатын, бүлмәнең бер почмагына күрсәтеп. – А теперь
догола раздевайся.
Нәфисә аңламыйча, күзләрен мөлдерәтеп карап тик тора. Карашын
тикшерүчегә таба юнәлтте.
– Бөтенләй чишенергә кирәк, анадан тума калып. Сал өсләреңне, төрмәдә
шулай кирәк. Сине тентергә телибез, берәр җиреңә әйбер кыстырган булсаң...
Нәфисә:
– Юк, юк, не буду, оялам мин, абый, не надо! – дип, калтырана-калтырана
кулларын күкрәк турысына кушырып, үксеп елап җибәрде.
– Быстро, мне что, больше делать нечего, тебя ещё ждать, – дип, ябык хатын
Нәфисәнең алъяпкычларын, күлмәкләрен өзә-тарта салдырды. Кулы белән
кызның әтисе бүләк иткән чын ташлардан тезелгән мәрҗәннәрен тартып өзде,
эчке киемнәрен, күкрәкчәләрен салдырды да, мәрмәр сын шикелле зифа буена,
кечкенә генә ап-ак шалкан шикелле күкрәкләренә карап:
– Хороша! – дип елмаеп куйды һәм, тикшерүчегә карап: – Статуя, – дип
кабатлады.
Өстәл артында утыручы тикшерүче дә, җәнлекнеке шикелле кечкенә
күзләренә мыскыллы елмаю чыгарып, дер-дер килеп сулкылдап елап торучы,
әле балалыктан чыгып кына килүче яшь тәнгә сихерләнгәндәй карап тора.
Ябык хатын кызга чәчләрен сүтәргә кушты, авызын ачтырып карады.
Ике кулы белән кызның арт якларын тикшерде һәм аякларын аерып басарга
боерды. Нәфисә тыңламагач, үзе аякларын аертып, кызның кеше кагылырга
тиеш булмаган нечкә җиренә бармакларын батырды.
Нәфисә, үз-үзен белештермичә, «не надо» дип үксеп елап, куллары белән
кара хатынның чәченә ябышты. Аның өчен хәзер барыбер иде: үтерсеннәр,
кыйнасыннар! Җир йөзендә яшәргә дә кирәкми. Юк, юк! Кара хатын кызны
уңлы-суллы яңаклый башлаган иде, тикшерүче:
– Кагылма, бар чык! – дип, хатынны чыгарып җибәрде.
– Бала гына бит әле, киен, сеңлем. Мин сине политическийлар янына озатам,
анда сиңа тимәсләр. Анда бик хәтәр тоткыннар ябылуда ята. Шуңа күрә мин
сине политическийлар янына озатырга булдым. Ә уголовниклар янында... Анда
эләксәң, тәмугның ни икәнен белерсең, – дип, кнопкага басты.
Нәфисә үкси-үкси киенде. Яшь кенә бер сакчы кереп, аны камерага алып
китте.
Дәвамы бар.