Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нәфисә котылмакчы булып күпме генә талпынса да, көче җитмәде, кычкырса да – кибеттә беркем юк. Менә ул бер кулын ычкындыра алды һәм өстәл өстендә идәнгә төшмичә калган карандашны алып, Кылыйның күзенә батырды...
Асилә белән Габделкаюм төн буе бәрәңге, дымлы җир исе килеп торган
түбән өйдә Нәфисәгә яши торган бүлмә һәм ятак әзерләделәр. Агачтан өстәл
дә ясап куйгач, хәйран гына бүлмәгә охшаган урын килеп чыкты.
– Ярар, бәлки төрмәдән дә качмагандыр, саташып кына сөйләнәдер, кирәге
чыкмаса сүтәрбез, – диде Каюм Асиләгә, – әле аның булып торуы ару. Тиздән
таң атар, күрше-күлән килеп кереп, төн буе утыгыз янды, дисәләр, сыерыбыз
бозаулады, шуның белән матавыкландык, диярбез, сәбәбе бар. Дөньясы
бигрәк болганчык бит, әле бер кешене, әле икенчесен чүпләп кенә торалар.
Әнә бер атна элек Сәхипҗамалның малаен укырга дип алып киткәннәр иде,
ФЗУга, диме. Качып кайткан Таһирҗан. Артыннан килеп, ишекләрен ачмагач,
тәрәзәләрен алып кергәннәр дә сөйрәп алып чыгып киткәннәр. Шул китүдән
ул яшь малайны Сәхипҗамал таба алмый икән. Малаен эзләп, әйберләр төяп,
авылдашлары белән атка утырып юлга чыккан әнисен авыл куштаны чанадан
тибеп төшергән. «Монда дезертир үстереп яткан анага ат чанасында урын юк,
әнә, җәяү бар», – дип әйтеп әйтә, ди, оятсыз. Теге базар көн бик буранлы иде бит,
Сәхипҗамал түти адашып йөргән. «Кичкә хәтле йөрдем, инде кайтып җиттем
дисәм, тагын шул ук урынга киләм дә чыгам, киләм дә чыгам. Аннары суң әллә
кайда бүреләр улый башлады, сузып-сузып улыйлар, котым чыкты, караңгы
төшкәч, өч яктан өч пар яшел ут булып янып тордылар, тәмам хәлдән тайдым.
Инде бетәм икән, Таһирҗанымны күрмичә үләм икән дигәндә, ат пошкырган
аваз ишеттем. Бу Саба кешесе булып чыкты. Рәхмәт җаугыры, шундый игелекле
кеше икән, авылга хәтле кайтарып куйды. Әле өстендәге толыбына хәтле салып
бирде. «Апа, өшеп беткәнсең бит, мә, минем толыпны киеп җылын», – дип әйтә,
ди. Ул бала ФЗУ дигән җирдән ачлыкка, җәфалауларга, сагынуга түзә алмыйча
качкан бит инде, аннан соң мин аны берүзем үстердем. Ике кеше кереп, әй
кыйнадылар бәгырь кисәгемне. Башы-бите кып-кызыл кан булды. Ике аягыннан
сөйрәп алып чыгып киттеләр. Этне дә шулай кыйнамыйлар. «Әни җаным, бәхил
бул, мине үтерәчәкләр, хуш, әни», – дип, үзәкләремне өзде. Кабахәтләр, соңгы
терәгем бит ул минем, газизем! Өстенә дә җүнләп киенмәгән. Чанага киез итеге
белән атасыннан калган тунны чыгарып аттым атуын. Миһербаннары килеп
кигезсеннәр генә инде, кигезсеннәр генә», – дип өзгәләнде Сәхипҗамал.
– Әйе, бигрәк болганчык елларда яшибез... Шуңа күрә, Габделкаюм, урын
әзерләп дөрес иттек. Уянгач сорашырбыз, нәрсәләр генә булды икән, әтиләре
белән китмәгән өчен өтермәнгә япканнардыр. Алай дисәң – корсаклы. Аптыраш!
Ир белән хатын озак итеп сүзсез генә караңгы тәрәзәгә карап утырдылар.
Нәфисә кургаш кебек авыр күз кабакларын акрын гына ачып, ыңгырашып
куйды. Өшегән кул-аяклары сулык-сулык килеп сызлыйлар. Башының
авыртуына чыдар әмәле юк. Кайда икәнен һич аңлый алмый. Кырыенда
утырган җизнәсе белән апасын күргәч, үзенең төрмәдә түгел, туганнары янында
икәнен аңлагач, апасын кочаклап үкси-үкси елады. Үзе:
– Апам, җизни, коткарыгыз, мине эзләячәкләр, сезгә киләчәкләр, зинһар,
яшерегез, – дип ялынды.
Асилә апасы кызны куенына алып юатты да:
– Кызым, әйдә, мәтрүшкәле кайнар чәй эчеп ал да безгә барысын да сөйләп
бирерсең, бернәрсәне дә яшермә. Җизнәң булышыр, райунда соңгы кеше
түгел, тик башта тынычлан. Аллаһы Тәгалә кешегә күтәрә алмаслык хәсрәт
бирмәм дигән, барысы да үтәр. Нәфисә иске-москыларын салгач, апасы тагын
үксеп елап җибәрде: – Ай Аллакаем, син ничекләр итеп шулай кибендең соң?
Кара инде, бер күзләрең генә утырып калган, танырлыгың да юк! Аннары бу
корсагың, әтисе кем бу туачак балаңның?
Нәфисәнең соңгы вакытта күргәннәрен апасы – туктый алмыйча елап,
җизнәсе уртын чәйнәп, күзләрендә дәһшәтле утлар уйната-уйната тыңладылар.
* * *
Кылый Камалый беркөнне Нәфисәне үзенең эшли торган бүлмәсенә чакырды.
– Мин, Нәфисә, синең эшләгәнеңне күзәтеп торам. Иллә дә мәгәр оста,
җитез кыз икәнсең. Ләкин торырга фатирың да юк, әти-әниең дә күптән
вафат, дисең. Мин менә уйлап тордым да сиңа булышырга уйладым, кызым.
Күреп торасың, мин әле яшь, ир кешегә кырык биш яшь күпмени ул?! Мин
сиңа өйләнергә булдым, әгәр син риза булсаң, икенче хатын булып килергә
дип әйтүем. Үзеңә аерым йорт булыр. Син мине карт, димә, кырык биш яшь
күпмени ул?! – дип кабатлап, кырыенда аптырап басып торган Нәфисәне
үзенең келәшчә кебек куллары белән кочаклап алды да аракы, сарымсак исе
килеп торган авызы белән кызның иреннәренә сөлек шикелле ябышты. Нәфисә
нәрсә булганын аңламыйча да калды. Үгез хәтле ир бер кулы белән кызның
күлмәк изүләрендәге төймәләрен өзеп, күкрәкләрен изде, икенче кулы белән
күлмәк итәкләрен күтәрмәктә иде. Өстәл өстендәге әйберләрне бәреп төшерде
дә Нәфисәне өстәлгә яткырып, бар гәүдәсе белән кыз өстенә атланды.
Нәфисә котылмакчы булып күпме генә талпынса да, көче җитмәде, кычкырса
да – кибеттә беркем юк. Менә ул бер кулын ычкындыра алды һәм өстәл өстендә
идәнгә төшмичә калган карандашны алып, Кылыйның күзенә батырды.
– Ах с...! – дип, коточкыч тавыш белән акырып җибәрде Камалый. – Мин
сине!.. Бетердең, күземне агыздың, – дип, Нәфисәнең яңагына китереп орды да,
чәчләреннән идәнгә сөйрәп төшереп, тибә-тибә кыйнады. Озын толымнарыннан
этне сөйрәгән кебек сөйрәп йөртте. Кызның чәч толымындагы зәңгәр ташлы
чулпылары, өзелеп төшеп, үгез кадәр Камалыйның аяк астында шакырдап
ватылдылар, изелделәр. Чәчләре учма-учма булып йолкынып чыгып, Кылыйның
кулында калды. Соңга таба Нәфисә авыртуны да сизми башлады. Тик колагында
Камалыйның дөнья бетереп сүгенүе, ботинкалары белән бар көченә тибүе, әллә
нинди дөпелдәгән тавыш чыгарып, Нәфисәнең колагына әллә кайлардан саңгырау
бер аваз булып ишетелде. Дөпе-дөпе, дөпе-дөпе... Нәфисә калганын хәтерләмәде.
Ул үзен инде әллә кайдан өстән карап тора, имеш. Камалый күбәләк кадәр генә бер
кыз баланы кыйный, кай җиренә туры килсә, шунда тибә-тибә дә чәченнән сөйрәп
йөри. Һәм сүгенә. Нәфисә инде ишетми дә башлый. Ул бары тик Камалыйның сул
күзеннән агып торган кара канны гына күрә һәм күккә аша. Ә анда шундый рәхәт!
Шундый да рәхәт инде менә! Нәфисә, имеш, кош каурыена әйләнгән. Талгын җил,
каурыйны үзенә ияртеп, каядыр алып китә. Аста Солтангәрәй каурыйны тотмакчы
була, ә каурый, җилгә ияреп, тагын да биеккәрәк, өскәрәк менә. Нәфисә кычкыра:
– Монда мен, Солтангәрәй! Минем янга мен! Монда рәхәт! Шундый да
рәхәт монда.
* * *
Хәлимә карчыкның әлүмин чәйнеге әллә ничә кат кайнап чыгып, әллә ничә
кат суынды. Нәфисә кайтышка җылы торсын дип, кечкенә мендәр белән каплап
куйган кыстыбыйлары да суынып бетте. Тик кыз кайтмады да кайтмады.
Тәмам караңгы төште.
– Кайда гына йөри икән бу бала? – дип аптырап, аягына киез каталарын киде
дә, болдырга чыгып, озак кына торып та керде әби. Әмма кыз күренмәде. Ара-
тирә «барабыз»лар дөбер-шатыр килеп узалар да, Закирның эте өргәләп ала.
Ябалак-ябалак яуган кар бөртекләре, кунарга урын эзләгән күбәләкләр кебек,
сүрән генә янган ут яктысында саргылт төскә кереп бөтереләләр. Карчыкның
җанын әллә нинди шом, өстенә өелеп килгән котылгысыз куркынычлы хәвефне
сизү өтеп алды.
– Тикмәгә генә түгел бу, нидер булган! Кая булса да керәсе булса: «Әбием,
бүген азрак тоткарланам, кайгырып торма», – дип чыгып китә торган кыз
инде өч сәгать буе бер хәбәрсез-нисез кая югалырга мөмкин? Хәлимә карчык
ишеген япты да, өстенә киеп, Закирларга кереп китте.
Закир карчыкны:
– Әйдүк, әйдүк, Хәлимә түти, ничекләр керәсе иттең? Икенче ятажга
авырткан аякларың белән ничек менеп җитә алдың? – дип, гөрләп каршы алды.
Аннары аш-су бүлмәсендә мыштырдап йөргән хатынына дәште:
– Мәүлия, кунак бар, әйдә самавырыңны җырлатып җибәр. Хәлимә түти
безгә алай еш керми, рәхәтләнеп чәй эчеп алырбыз.
– Куй әле, Закирҗан, нинди чәй ди, нинди чә-әй! Инде менә өч сәгать буе
Нәфисәне көтәм, нәрсә генә булгандыр, һаман күренми. Моңарчы бер дә алай
төнгә калганы юк иде, хәерле эш түгел бу, Закирҗан. Мин кайдан эзләргә дә
белмим. Син теге Камалыйга барып кайтмыйсыңмы? Печән базары янында
гына бит. Үзем бара алмыйм, аякларым бетте. Һай, бер атлаулары да әҗәлгә
тиң. Үз хәлемне үзем белеп кенә йөрим.
– Әйтәм кайтканы күренмәде. Хәзер, хәзер өстемә генә киям дә барып
кайтам, әллә кая түгелдер. Синең ахирәтеңнең кызлары беләндер. Нәфисә бер
дә акылсыз кыз түгел. Хәзер барлап алып кайтам, Хәлимә түти. Сез Мәүлия
белән чәй эчә торыгыз, – дип чыгып китте Закирҗан.
– Юк-юк, – диде карчык, – Нәфисә кайтып күземә күренмичә, чәй кайгысы юк
әле миндә. Нәфисә белән икәү ашап-эчеп алырбыз дип, кайтышына кыстыбый
пешереп куйган идем, инде ул да суынып-төчеләнеп бетте. Ярар, җылытып
ашарбыз. Хәвеф-хәтәр генә булмасын, исән генә була күрсен балакаем. Минем
кебек ялгызлыктан интеккән сиксән яшьлек карчыкка картлыгымда өемә килеп
кергән бер куанычым бит ул минем. Аллаһы Тәгалә күктән фәрештәләр итеп
иңдереп, караңгы төннәремне яктырткан, Мәскәүгә китеп олаккан улымны –
өзелеп-өзелеп сагынган баламны оныттырып торучы фәрештәм бит ул минем!
Ярар, Мәүлия, сау булып тор. Уф, уф, аякларым, ничекләр генә төшеп җитим?!
Баскычың да текә, аны кеше йөрерлек итеп ясап булмый микәнни, баскычны,
дим. Әзрәк сөзәгрәк итеп ясасалар ни була? – дип зарлана-зарлана, аякларын
лыштырдатып, көчкә сөйрәп чыгып китте Хәлимә карчык.
Тик Нәфисә төн уртасында да күренмәде. Стенада сәгатьнең эченнән
күкесе чыгып, карлыккан тавыш белән күкелдәп, әллә ничә тапкыр Хәлимә
карчыкның җәрәхәттән өзгәләнгән йөрәген талкыды. Кан басымы күтәрелеп,
башы авыртуга түзә алмыйча, маңгаен зәңгәр яулык белән бәйләп куйган
карчык эт өргән саен тәрәзәгә елышты. Ике кулын тәрәзәгә куеп, менә-менә
ишегалдына җиңел адымнар белән Нәфисә килеп керер дип көтте. Кыз
күренмәде.
– Һай Аллакаем, нәрсәләр генә булды икән? Бу Закирҗаны да, рәхмәт
төшкере, китеп олакты! Юкса белә бит инде карчыкның өзгәләнә-өзгәләнә
кызны көткәнен! Таба алмадым дип кереп әйтсә, ни була?! Кешенеке –
кештәктә, үзеңнеке – үзәктә, диюләре хактыр инде, аягы калмас иде. Яхшы
ата баласы үзе, – дип ухылдап, караватына барып ятты.
Менә күке, оясыннан башын тыгып, унике кат күкелдәде, карчык санап
ятты. Башка вакытта карчыкның күңелен күтәрә торган бу сәгать тавышы да
әллә нинди хәвефле, моңсу, шомлы иде.
Карчык, өметен өзеп, барып, йокы даруы эчеп килде. Әллә ничек кенә башы
авыраеп, йокымсырап киткәндә, һау-һаулап эт өргән, кешеләр сөйләшкән
авазларга ухылдап торып утырды. Кемдер дөбер-дөбер ишек кага.
– Тукта, акрын, ипләп кенә күтәр. – Монысы – Закир тавышы.
– Хәзер, хәзер, Закир абый, булышам. – Монысы күрше егетенең тавышы
бугай.
Хәлимә көчкә сөйрәлеп ишек янына килде дә ут яндырып җибәрде.
Калтыранган куллары белән ишек келәсен күтәрсә, Нәфисәнең канга баткан
гәүдәсен күтәреп, Закирҗан басып тора. Кызның йөзенә, чәчләренә кан оешып
каралып тора, канлы чәчләре, таралып, укмашып-укмашып беткән, күзләре
ачылмаслык булып шешкән. Иреннәре ярылып канаган, бияләй кебек шешеп,
кап-кара булып катканнар.
Закирҗан итекләрен дә салып тормыйча, Нәфисәне үз бүлмәсенә караватка
алып барып салды да үзе аның кырыена барып утырды. Кыз акрын гына
ыңгырашып куйды.
– Закирҗан улым, бу ни хәл? Ай Аллакаем, нәрсә булган? Кем эше бу,
нишләткәннәр балакаемны?! Муеннары асларына килгере! Закирҗан, дуктыр
чакырырга кирәк, – дип, Хәлимә түти нишләргә белмичә аптырап, кызның
танылмаслык йөзенә текәлеп катып калды.
– Хәлимә түти, бар, су белән тастымал китер әле. Җәрәхәтләрен сөртеп
алыйк та, таныш дуктырым бар, хәзер барып алып киләм. Монда эшләр
хөрти, көчкә алып кайттым. Бирмиләр, кибеткә бикләп киткәннәр. Нәфисә,
ручка белән төртеп, Камалыйның күзен агызган. Белмим, ни белән бетәр?
Камалый бүлнистә. «Төрмәдә черетмәсәм, исемем Камалетдин булмасын, –
ди. – Кибеттән туры төрмәгә алып китсеннәр, өйгә җибәрдем юк», – ди. Көчкә
язу язып кына алып кайттым. Алда нәрсә буласын белмим, Аллага тапшырдык.
Бу килеш ничек төрмәгә алып китәсез аны? Казаннан чыгып кача алмый бит
ул. Аны башта бүлнискә салырга кирәк», – дидем.
– Нәфисә тик торганда акча сорап, миңа ташланды, – ди Кылый. – Әле
ревизия ясатам, эшендә дә растратасы бар, мин генә каплап тора идем. Төрмә
аңа, төрмә! – дип акыра. Хатынына: – Әгәр хатыныңны аерсаң, мин сиңа кияүгә
чыгырыем, дип бәйләнә, авыл гыйбаты, фәхишә. Мин сине аңа алыштыраммы
соң, бәгърем?! Инде балаларыбыз буй җиткән, аларны урнаштырырга вакыт. Ә
ул сине аерырга куша, җир бит! Шуннан тик торганда яза торган каләм белән
күземә төртте. Бетерде күземне, агызды, сукыр калдырды. Инде бер күз белән
нишләрмен? – дип, акырып елый, ди.
Закирҗан сөлгене җылы суга чылатып, Нәфисәнең күзләрен, битләрен сөртте.
Канлы чәчләрен суга салып җебетте. Табактагы су кып-кызыл төскә керде.
– Йә Раббым, – диде Хәлимә түти, – кешеләрне кан җылату дигән сүз хак
икән! Бу баланы кан җылаткан икән бит Камалый. Нәфисәме инде Камалыйга
– кырыктан узган иргә ябышучы? Үз күләгәсеннән үзе куркып йөрүче Нәфисә
тик торган кешенең күзен төртеп агызганмы? Син ни сөйлисең, Закирҗан?!
Күңелем сизгән иде аны. Әйттем бит Нәфисәгә, сак бул, дидем, юкка гына сиңа
яхшатлы булып кыланмый ул Камалый дигәнең, сиңа күзе төшкән. Шуңа күрә
ике ай эшләгән кешене кибетче итеп куймас, дип кисәттем. Күңелкәйләрем генә
сизгән икән. Инде харап итте микән? Ниләр генә эшлик соң, ничекләр итеп
кенә булышыйм бәгырькәемә? – Хәлимә түти, буыннары шешеп, бармаклары
кәкрәйгән, тамырлары бүртеп-бүртеп торган куллары белән Нәфисәнең
чәчләреннән сыйпады.
Закирҗан дуктыр артыннан чыгып китүгә, ишектә кыңгырау тавышы
яңгырады, дулап, Мәүлия килеп керде дә:
– Үтерәм, бетерәм, җир бит, инде таң ата, кайларда гына йөри минеке? Бу
кыз өебезгә килеп кергәннән бирле тормышыбызның яме китте, башы-аягы
белән шушы авыл гыйбатына гашыйк булды. Эшкә китүен-кайтуын тәрәзәдән
күзәтеп тора. Мине сизми дип беләдер. Инде менә төнгә дә сезгә керә башлады.
Әйтәм аны, кайта да, арыдым, тәмам тетелеп беттем дип, миңа артын куеп
әйләнеп ята. Күз керфекләремне бер секунд та йоммыйча үткәрәм төннәремне.
Башымның сызлавына чик-чама юк, – дип, акырып елап җибәрде. – Чык,
Закирҗан, әтигә әйтеп, иманыңны укытам! Өемнән үк кудыртып чыгартам.
Әйтте диярсең!
Мәүлия юан гәүдәсенә хас булмаган җитезлек белән зал ягына атылды,
Хәлимә түтинең карават асларын айкады, тезләнгән җиреннән тора алмыйча
азапланды. Аннары Нәфисә йоклый торган якка очып керде дә, әллә нинди
сүзләр очыртырга дип ачкан авызы соскы кебек ачылып калды.
– Минеке кая соң, Хәлимә түти? Нәфисәгә нәрсә булган? Мин... мин... – дип
тотлыгып калды.
Хәлимә түти аптырап карап тора, Мәүлиянең кемне эзләгәнен дә аңлар
хәлдә түгел иде.
– Нәрсә эзлисең, күрше, кемне югалттың? Нигә шулай төн уртасында кара
тавыш чыгарасың? Әзрәк сабыррак булсаң да, ярар иде. Нәфисәгә синең ирең
ниемә кирәк? Аның гөрнадирдай егете бар. Менә унҗидесе тулгач, туй итәргә
торалар. Кирәкмәгәнгә тавыш чыгарма. Синеке әле менә дуктырга дип чыгып
китте. Ятим нарасыйны рәнҗетеп, нахак гаеп такма! Болай да яралы каз бәбкәсе
кебек бит ул бала. Ни әнисе, ни әтисе юк. Саф кыз балага әллә нинди гаепләр
тагасыз. Теге дөнҗага баргач, җавап бирәсеңне онытма! – Хәлимә түти кызды,
аны туктатырлык түгел иде: – Менә, Закирҗан гына кайтсын, монда кереп
кара тавыш чыгаруыңны әйтәм. Күршеләрдән оят, валлаһи, Хәлимә карчык
нишләгән, акылыннан шашкан, диярләр. Мин бит гомерем буе күршеләрем
белән тату, дус яшәдем. Безнең йортта кылт иткән тавыш та чыкмады. Раббым,
бер Аллам, гомеремдә дә ишетмәгән әллә нинди ямьсез сүзләр әйтеп акырасың.
Ата-анаң бер дә тәрбия бирмәгән, күрәсең, сиңа! Ничек сиңа Закирҗан түзеп
тора?! Дөнья бәһасе кеше ләбаса синең ирең!
– Хәлимә түтекәем, зинһар дип әйтәм, әйтә күрмә Закирҗанга, үтерә! Болай
да төн буе миңа артын куеп ята. Арыдым, тетелеп кайттым, бүген тыныч кына
ятып тор, ди. Әле беркөнне, мендәрен кыстырып, зал ягына чыгып китте.
Гырлыйсың, үзең мич кебек эссе, ди. Мин бит аны Нәфисә янына йөри дип
беләм. Зинһар, әйтә күрмә! Тучны өч тапкыр талак әйтә дә аера! Хәзер әти
белән дә куркытып булмый, хәерчеләр заманы килде. Әти сүзе дә нипачум. Ул
аерса, мин кемгә кирәк? – Мәүлия акырып елап, Хәлимә карчыкны кочып алды.
– Ярар, әйтмәм, – диде карчык. – Сезнең кайгы юк әле монда.
Ул арада Нәфисә: «Күңелем болгана, ай, башым», – дип ыңгырашып,
күзләрен ачмакчы булып, шешенгән иреннәрен тибрәтте.
– Менә, кызым, монда гына табак бар, кирәге булса, табак монда гына, –
дип, карчык, кызның башын күтәрә төшеп, табакны карават кырыена этәрде.
Нәфисә Хәлимә әбисенең кулы башына тиюгә кычкырып җибәрде:
– Ай, үләм, авырта, тимә, тимәгез миңа. Камалый абзый, тимә, зинһар! –
Кыз саташа иде.
Доктор, килеп, кызны тыңлап карады. Барлык сөяк-санакларын капшап
чыкты.
– Кабыргалары сынган, үпкәсенә кадалмаган булса ярый. Әллә ничә җирдә
башы тишелгән, баш мие селкенгән. Әлегә өйдә калдырыгыз, полный покой
кирәк. Кайсы вәхшие шушы хәлгә төшергән бу баланы? Сабый гына лабаса,
ничек куллары барды икән?! Йә Ходаем, син, Закирҗан, иртәгә мине килеп
алырсың. Менә бу мазьлар белән яраларын майлап торырсыз.
– Семён Семёнович, – диде Закирҗан, – әгәр мөмкин булса, бу кызның тән
җәрәхәтләре турында миңа белешмә язып бирерсез әле. Кирәге чыгуы бар.
Бу кызны көчләгән булырга тиешләр. Ятим бала бу. Мин аны Печән базары
янындагы кибеткә эшкә урнаштырган идем. Кибет хуҗасы – минем танышым
Шәрәфетдин Камалетдине, Нәфисә шуның күзенә ручка кадап, күзен агызган.
Больницада ята Камалый, төрмәгә утыртам, дип яный.
– Җитешә алмаган кызга тияргә, җитешә алмаган, сволочь! Утыртыр да, ул
кабахәтләрдән барысын да көтәргә була. Язармын, Закир. Бу дөнья әллә нәрсәгә
әйләнде бит әле, аңлап бетереп булмый. Кемнең кем икәнен дә белмәссең,
аптыраш. Иртәгә яңадан килермен, менә бу даруларны эчертегез. Аңа хәзер
тынычлык кирәк! Җитешә алмаган, кабахәт, җитешә алмаган, – дип кабатлый-
кабатлый саубуллашып чыгып китте доктор.
Ул чыгып киткәч кенә, шкаф кырыенда мескен кыяфәттә утырган хатынын
күреп алды Закир һәм:
– Төн җене шикелле, син монда нишләп йөрисең? – дип, кырыс кына сорап
куйды.
– Закирҗан, йөрәк маем, менә минем дә берәр ярдәмем тимәсме дип кенә
кергән идем. Әгәр кергәнемне яратмасаң, чыгам, хәзер үк чыгып китәм.
Хәлимә карчык та, Мәүлия яклы булып:
– Тукта әле, Закирҗан, бергә чыгарсыз. Азрак Нәфисә аңына килеп йоклап
киткәч, бергә чыгарсыз. Әле үзем Мәүлияне чакырып алдым, үземә генә
куркыныч булып китте. Мин әйтәм, йә йөрәгем ярылып үлеп китәрмен дә, бу
бала нишләр, дим. Әле дә ярый Мәүлия керде, үземә генә бик читен булган булыр
иде. Әле аны йокысыннан уятып алып чыктым. Рәхмәт яугыры, тыңлады тагын.
– Алай дисәң генә, Хәлимә түти. Әллә мине каравыллап йөриме, дип торам,
– дип, тавышын йомшарта төшеп җавап кайтарды Закир.
Закир белән Мәүлия, Нәфисә йоклап киткәч, таң атканда гына чыгып
киттеләр.
– Хәлимә түти, уянгач, менә бу даруларны эчерерсең. Кайгырмасын, берәр
җаен табарбыз. Әле, Аллага шөкер, кызны харап итәргә өлгермәгән, диде теге
керәшен докторы Семён Семёнович.
– Шулай дисеңме, улым, Алланың рәхмәте яусын яхшы сүзеңә, тән яралары
төзәлер, намусының чиста калуы кирәк. Солтангәрәенә чиста кыз килеш кияүгә
чыксын иде инде. Бәхеткәйләре генә була күрсен! Алдагы көннәре бәхетле
булсын! Кылый Камалыйның бу вәхшилекләрен Аллаһы Хак Тәгалә гафу
итмәс. Үзенең дә Нәфисәдән өлкәнрәк балалары бар бит югыйсә. Җир йотар
әле үзен. Нәфисәгә аның ике күзен дә агызасы калган. Ул оятсыз, кара зина,
кызлар бозып йөрмәс иде. – Хәлимә карчык шулай сөйләнә-сөйләнә ир белән
хатынны озатып калды. Аннары, Нәфисә кырыендагы иске кечкенә диванга
ятып, озак кына итеп медер-медер дога укыды:
– Раббым, бер Аллам, шушы баланы рәхмәтләреңнән ташлама! Як-ягындагы
рәхмәт фәрештәләре үзен гел яклап йөрсеннәр! Хагыннан, нахагыннан
дигәндәй, өтермәннәреннән сакла! Үзең генә яклаучы, үзең генә саклаучы!
Синнән генә мәрхәмәт көтәбез.
Дәвамы бар.