Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Нәфисә инде бер ай кибетче булып эшли. Бөтен товары матур итеп
шкафларга тезелгән. Иртүк килә дә, җыештыручыны да көтеп тормый, элек
җыештыручы булып эшләгәндә өйрәнгәнчә, тиз генә киштәләрне, идәннәрне
юып чыгара, аннары кулларын сабынлап юа да эшкә тотына. Кибет хуҗасы
– Кылый Камалый – Нәфисәнең очына-очына эшләвен, комачауламасын дип,
алъяпкыч бәйләвече астына тыгып куйган тыгыз кара чәч толымнарын, сатып
алучылар белән сөйләшкәндә елмаюын, елмайганда, бит уртасында сөйкемле
генә нәни чокырчыклар хасил булуын читтән генә күзәтә; кызның йөгерә-атлый
эшләгәндә, чың-чың итеп куя торган чулпы җырын сокланып тыңлый.
«Бу кыз һичшиксез минеке булырга тиеш, һичшиксез. Мин аны икенче
хатынлыкка алырмын. Әгәр шулай булса, мин аны балда-майда гына
йөздерәчәкмен, кулларымда гына күтәреп йөртәчәкмен. Улым Ибраһим
Нәфисәдән ике яшькә өлкәнрәк анысы. Әле аннан кала Нәфисәдән бер
яшь кенә кече Нуркамал, унике яшьлек Сәлимгәрәй бар. Анысы куркыныч
түгел, хатыннан ризалык кирәк. Әгәр «аерам» дисәм, анысы да әллә кая
китмәс. Кыз гына риза булсын». Шундый уйлар белән көн саен үзенең
бүлмәсендәге кечкенә генә тәрәзәдән Нәфисәне күзли Кылый Камалый. Үз
сәгате җитеп, бер юрган астында кызны кочаклап ятачак назлы, сәгадәтле
сөю төннәрен көтә.
* * *
Пыскып яңгыр явып торган елак көзне кыш алыштырды. Габдрахман
хәлфәләрнең өй каршындагы канәфер куагын ап-ак бәс сарып алган. Сыерчык
оясы өстендә салкыннан йоннарын кабартып, томшыкларын канат асларына
кыстырып, ике чыпчык утыра.
– Кара, болар да сыерчыклар оясына кереп оялаганнар. Габдрахманнар
өенә кереп утырган килмешәк Галәүләр кебек! – ди йорт тирәсеннән үткән–
барганнар.
Әйе, ятим бу йорт! Галәүләр гаиләсе үги шул аңа. Йорт һаман чын
хуҗаларын көтә. Тик Габдрахман хәлфә дә, Нәфисә дә, Зәйтүнә түти дә башка
кайтмаячаклар! Аларның сандугач оясы шикелле гаиләләрен тузгыттылар,
бетерделәр, юк иттеләр. Инде бу канәфер куаклары да, күңелләрне алгысытып
торган зәңгәр чарлаклы йорт та үзләренең уңган-булган, шушында гомер
кичерербез дип, җаннарындагы хыялларын куша-куша бизәкләп ясалган

тәрәзә йөзлекләрен үз куллары белән каеп-каеп ясап, ак-зәңгәр төсләргә буяган
хуҗаларын күпме генә көтсә дә, кайтмаячаклар алар.
«Хуҗаларымны, үзегезгә белем биргән мөгаллимегезне саклап кала
алмадыгыз!» – дип рәнҗи-рәнҗи ыңгыраша кебек ябылмыйча калган җил
капка. Ишегалларын, капка төпләрен Габдрахман ялт иттереп көрәп-себереп
тора иде. Карны тип-тигез итеп көрәге белән кисә дә өскә ата. Кыш урталарына
җиткәндә, кар таулары кеше буеннан да биегрәк булып өелә.
Галәү җүнләп сукмак та салмаган. Шуңа күрә җил капка да, ябылып бетә
алмыйча, җилдә шыңгырдап, хуҗасына ялвара сыман.
Авыл халкы Галәү гаиләсе белән исәнләшмәс үк булды. Каравыл өенә
җыелган ирләр дә, Галәү килеп керсә, шып туктап калалар. Сүзсез шомлы
тынлык урнаша. Алай итеп, болай итеп сүз башлап карый Галәү. Үзенә
игътибар итүче булмагач:
– Мин сезгә сөйлимме, каравыл өенә сөйлимме? Әллә барыгыз да авылыгыз
белән телсез-чукрак калдыгызмы? – дип дулый-дулый да өенә кайтып китә.
Ул чыгып китүгә, ирләр, барысы бергә телгә килеп, Галәүне сүгәләр:
– Тыгылырсың әле, хәлфәнең рәнҗеше төшми калмас!
Беркөнне кызы Гөлнәзирә дә:
– Мин моннан соң урамга да чыкмыйм, суга да үзегез барыгыз! Кеше
арасында йөрерлегемне калдырмадыгыз. Мине хәзер кешегә дә санаучы юк!
Бөтен кеше минем янымнан күрмәмешкә салышып үтеп китә. Элек миңа күзе
төшеп йөргән Гыймран да кырыемнан башын читкә борып уза. Бетердегез
шушы гуҗлыгыгыз, хөсетлегегез белән, бетердегез. Әле хәлфә рәнҗеше генә
түгел, торна рәнҗеше дә төшәчәк сезгә, – дип, үкси-үкси елый. – Хәлфәләрне
куган көнне йорт өстегездә өзгәләнеп-өзгәләнеп, ачыргаланып, сез атып алган
парын эзләп очкан торнаны да икенче көнне үк атып алдыгыз. Суларга төшеп
агыйм микән әллә? Кайларга гына китеп, башкайларымны бетерим икән,
Раббым, бер Аллам? Зөһрә апайның ак шәлен ник алдыгыз аны, башка кеше
алсын иде. Аның белән баербыз дип уйладыгызмы? Әнә, егетләр: «Бу шәл
синең башыңда кәфенлек кебек», – диләр.
Аннары ул башындагы ак ефәк шәлен йолкып алды да казан кырыенда
аш пешереп торган әнисенә атты. Әнисе кайнап торган казанга тары ярмасы
салырга тора иде. Казан капкачын ачуга, җылыга елышкан кызгылт-сары
тараканнар, куркынышып, керергә тишек эзләп чабыштылар.
Кыз сәке өстендәге корама юрганнарны, мендәрләрне бәреп төшерде һәм
ауный-ауный елавын дәвам итте. Бар дөньясына ачу итеп, йөрәгенең әрнүенә түзә
алмыйча, җыелган хәсрәтен ташулар итеп агызды. «Никләргә генә дөньяларга
килдем соң мин? Без – авылда иң адәм рәтсез кешеләр, беләсегез килсә!»
Әнисе, кызы янына килеп:
– Йә, баш ярылып, күз чыкмаган, шулкадәр бетеренмә! Чиләгенә күрә
капкачы, сиңа да табылыр әле. Матурлыгың, уңганлыгың бар. Менә миңа
да атаң өйләнде бит. Сиңа да булыр, Ходайдан вәгъдә җитмәгәндер, никах
вакытың тулмагандыр, – дип, кызының чәчләреннән сыйпамакчы булды.
Кыз әнисенең кулларын этеп җибәрде дә гасабиланып:
– Менә әти сиңа өйләнмәгән булса, мин тумаган булыр идем. Бу хурлыклы
дөньяларда яшәгәнче, тумый калуың арурагые. Китәм бу авылдан, бөтенләйгә
чыгып китәм, әйтте, диярсез. Хәлфә йортын да таракан белән тутырдык.
Әгәр Зөһрә апай кайтса, шаккатып егылып үләр иде. Әллә көн саен меңәрне
балалыйлар инде, валлаһи?! Бөтен йортны гаскәр кебек бастылар. Катырып

та карадыгыз. Кешенең өендә салкыннан бетәләр, катып үләләр иде. Безнең
тараканнарга салкын да нипачум. Алар беткәнче, без үзебез бетәчәкбез. Хәер,
болай да беттек инде. Хәлфәне куган көнне үк үлдек без! Безнең җирдә, кеше
куркытып, өрәгебез генә йөри. Күпме әйттем, күчмик, әни, хәлфә өенә, үз
өебездә генә калыйк, дидем, тыңламадыгыз! Менә яшәгез инде хәзер! – Кыз
ишекне дөбердәтеп ябып чыгып китте.
Әнисе аптырап, сәке йөзлегенә килеп утырды да тирән уйга чумып, күз
яшьләрен сөртә-сөртә: «Син аларга яхшы булсын дип тырышасың, яхшылыгың
өчен җыен кирәкмәгән сүз ишетәсең», – дип зарлана-зарлана, казандагы
боткасын болгатырга торып китте.
Төне буе йоклый алмады Гөлнәзирә. Ә иртән таң беленүгә, әти-әнисе
йокыдан уянганчы, авылдан чыгып китте кыз. Кеше рәнҗетеп, кеше малына
хуҗа булып яшәгән әти-әнисе янында башка бер генә көн дә торасы килми иде
аның. Ул якты киләчәк, парлы матур тормыш турында хыялланды.
* * *
Ай-яй котырып та карый бу буран, бөтен дөньяны тузгыта. Бүрәнәләргә,
тәрәзәләргә сыланып, әллә ниләр кылана. Карт-корыларның кечкенә йортларын
бөтенләй күмеп китеп, өйләреннән казып чыгарган кешеләр дә бар. Әнә, түбән
урамның Күркә Мәүлетгали хатыны Гыйззениса түтинең өй түбәсе дә күренми.
Кар тавы астыннан сураеп, морҗасы гына тырпаеп тора. Ул урам астарак
булганга, карны гел шулар өстенә өя. Буран басылгач, бала-чага Гыйззениса
түти түбәсеннән тау шуып рәхәтләнә. Гыйззи әбиләре аларны ачуланмый.
Тау асты урамында кереп йөрер күршеләре дә калмаган. Барысы да буранлы
кыштан, кар астында күмелеп калудан туеп күчеп киткәннәр. Әби, үзе генә
яшәп, ялгызлыктан тәмам арыган, шау-шулы тормышны сагынган. Шуңа
дәшми әбиегез. Авыл яшьләре, буранлы көннәрдә җыйнаулашып килеп, шаяра-
шаяра кар көрәп, Гыйззениса түтине әсирлектән азат итәләр. Аларга ишек
ачканда, карчык, чәен кайнатып, коймагын пешереп куйган була. Балитәкле ак
күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып, тешсез авызын ерып, балкып
каршы ала яшьләрне Гыйззениса түти. Урамнан кергән салкын һавага коймак
исе кушылып, әллә нинди бәрәкәтле ис тудыра.
– Әйдүк, әйдүк, узыгыз әле! Менә кичә буран башлангач, әчегә коймак куеп
җибәрдем. Иллә дә мәгәр уңды коймагым. Мин бит сезнең киләсегезне белдем.
Җарый әле сез бар. Ату Гыйззи әбиегез язга кадәр плиндә ятар иде. Рәхмәтләр
генә җаусын, оланнар, – дип, ыштан балакларын җилфердәтеп, бик кадерле
кунакларны сыйлаган кебек каударланып, ашъяулык җәйгән сәке өстенә ризык
ташый. Яшьләргә дә бураннан соңгы бу көн бәйрәм кебек, буран тынуга, киез
итекләрен киеп, көрәкләр тотып, аскы урамга, карчыкны коткарырга ашыгалар.

* * *
Авылның урман итәгендә тыныч кына яшәп ятучы Каюм белән Асилә дә
инде ике көн буе туктамыйча дулаган бу бураннан тәмам гарык булып, менә-
менә бозауларга тиеш булган сыерларын сәгать саен чыгып карап, төннәрен
йокысыз үткәрделәр.
Габделкаюм:
– Буран булса, суыгы йомшый торган иде, бу нихәл бу, бураны буран, җилнең
әчелеген генә күр син! Аллам сакласын, юлда берәр кеше калса, катыплар
гына үләр. Мондый көнне кеше этен дә урамда тотмас, – дип сөйләнә-сөйләнә,

үзе белән бер көтү салкын сөйрәп килеп керде. Ишектән кергәч тә, ишеген
яба алмыйча аптырап бетте. Җил ишекне каерып атардай булып дулый иде.
– Озакламас инде, берәр сәгатьтән бозаулар. Мин азрак ятып торам, чеметем
генә күз йомып черем итеп алыйм әле. Асилә, син йоклап китә күрмә, бозавы
катып үлә күрмәсен. Хараплар гына булырбыз. Этне дә мал абзарына керттем,
бигрәкләр суык, жәлләдем, – дип, ястыкка башын төртте.
Асилә, тавышка уянган нәни кызын бишектән алып, юеш астын
алыштырды да, сөт белән тулышкан ап-ак күкрәкләрен чыгарып, бала
имезергә утырды. Әле күзләрен дә ачмаган кызчык, иреннәрен очлайтып,
кабалана-кабалана әнисенең күкрәген эзләп тапты да мес-мес итеп имә
башлады. Мич кырыендагы корама киез ябылган эскәмиядә әллә нинди җан
тынычлыгы, рәхәт бер гыжылдау тавышы чыгарып, соры мәче йоклап ята. Бу
авазга баланың мес-мес итеп имгән тавышы да кушылып, Асиләдә шундый
да матур хисләр уяттылар ки, ул:
– Йә Аллакаем, мине шушы бәхетемнән аерма! Менә дигән ирем, җылы өем,
кочагыма алып сөярдәй балам бар. Йортсыз-җирсез булсаң, шундый салкын
буранда җылынырга почмагың, күкрәгеңә терәп кисәргә икмәгең булмаса,
нихәлләр итәр идең?! Аллага шөкер, Ходай миңа шундый матур тормыш биргән,
Аллага шөкер, – дип, йоклап киткән баласын бишеккә салды да аяк-кулларын як-
якка ташлап йоклаган кызының матур йөзенә сокланып карап торды. – Сөбханалла,
– диде Асилә, кызында иренең чалымнарын күреп, – сөбханалла, әтисенә охшаган
кыз бала бәхетле була, диләр, исән-сау гына үсәргә язсын!
Бәйләвен алып, аркасын җылы мичкә терәп утыруы булды, мәчесе уянып,
йомгагы белән уйный башлады.
– Әй Ходаем, апамнар Себердә ничек түзәләр икән, аларның нихәлләре
бар икән? Бер хәбәрләре дә килми. Шушы бураннарда аларның җылы өйләре
дә юктыр. Анда куылганнар, җир казып, зимләнкәләрдә торалар икән дигән
хәбәрләр генә ишетелгәли. – Асиләнең, апасын кызганып, күзләренә яшь
җыелды. Ул бәйләвеннән туктап, кар каплаган тәрәзәләргә карап, уйга калды.
Җил әллә нинди авазлар чыгарып улый, вакыт-вакыт тәрәзәне тырмаган
тавышлар ишетелеп куя иде. Хатынның күңеленә бертөрле шом иңде: әллә
тәрәзәне кемдер шакый инде, әллә эт тырныймы, алай дисәң, этне мал абзарына
яптым, диде түгелме? Шуннан ул: – Тукта, сыер бозаулап, бозавы катып ята
күрмәсен, – дип, ирен уятты. – Сиңа әйтәм, тор әле, сыер янына чыгып кер
әле. Шактый вакыт авышты, бозауламады микән? Сарбайны да абзарга ябып
куйдым, дисең, әллә ничек кенә тәрәзәне кемдер тырнаган кебек, буран шулай
котырамы, колагыма гына ишетеләме?!
Габделкаюм сикереп торды да өстенә сырмасын киеп чыгып китте.
Асилә азрак йоклап булмасмы дип, сәкегә менеп ятуга, болдырда нидер
аудымы, дөпелдәгән, ухылдап үксегән тавышлар ишетелде. Хатын эчке
күлмәктән килеш кенә болдырга чыкса, ире әллә ниткән, кеше дисәң, кеше
түгел, бозау дисәң, өстенә әллә ниләр япкан әйбер күтәреп кереп килә. Асилә:
– Аллакаем, бу ни бу? – дип, иренә текәлде.
Каюм исә аяк киемнәрен дә салмыйча, күтәреп кергән әйберен сәкегә
түшәлгән урын-җир өстенә салды. Ире теге әйбернең өстенә уралган искеләрен
ачып җибәрүгә, Асилә, аһ итеп, сәке кырыена лапылдап килеп утырды.
Бу – Нәфисә иде. Кызның бите өшеп, ап-ак булган, чәчләре тузгыган, баш
түбәсеннән көмеш юл булып агарган чәчләре дүрткә бөкләнгән сукно астыннан
бүселеп чыккан, кул бармаклары да өшеп агарып тора. Өстенә кигән иске

сырмасы астында, сулаганда, бер күтәрелеп, бер төшеп торган шактый зур
корсагы күренеп тора.
Асилә нишләргә белмичә, кызның өстенә капланды:
– Балакаем, нишләдең, нәрсә булды? Кайлардан килешең, ничекләр
генә килеп җиттең? – дип кабалана-кабалана, кызның өсләрен чишендерә
башлады. – Каюм, дим, Каюм, тизрәк, тизрәк аякларын салдыр, аякларын
җылыт! – диде дә Нәфисәнең кулларын тыны белән җылытып, акрын гына
ышкый башлады.
Нәфисә, аяк-кулларының әрнүенә аңына килеп:
– Апам, мин төрмәдән качтым, мине эзлиләр, качыр мине, – дип, бер генә
җөмлә әйтте дә йоклап китте. Керфегенә эленеп калган күз яшьләре, тәгәрәп
төшеп, чәчәкле мендәр өстенә тамдылар.
Асилә аптыравыннан гаҗиз булып, иренә текәлде:
– Нинди өтермән турында сөйләшә ул, сиңа әйтәм, саташамы әллә?
Ничекләр бу буранда килеп җитә алган? Бу корсагы кемнән икән суң бу
баланың, Каюм, аһ Аллакаем гынадыр ла. Кара әле, бәгырькәем, чәче
агарган түгелме соң? Әллә бәс кенәме? – дип, Нәфисәнең чәчләрен сыпырып
алды. – Бар әле, келәттән каз мае алып кер, битләрен, өшегән кул-аякларын
майлап куйыйк. Чәче агарган лабаса, уналты яшендә чәче агарган. Тукта,
уянуына чәй куеп җибәрим әле, мәтрүшкәле чәй эчерербез, – диде дә,
самавырына шаулатып су салып, ут үрләтеп кенә җибәрде. Бераздан каз
маена дип чыгып киткән җиреннән ала-кола бозау күтәреп, Габделкаюм
килеп керде.
– Менә, сиңа сыерыбыз бикәч бозау алып кайткан, мин чыкканда, инде ялап
бетереп тора иде. Әле дә ярый вакытында чыкканмын! Суыгына чыдый торган
түгел, иртән бозау имезергә сыерны өйгә кертмичә булмас, – дип, бозауны
идәнгә бастырып куйды да яңадан чоланга чыгып китте. Бозау, кара җимеш
кебек күзләрен Асиләгә төбәп, нәзек, хәлсез аяклары белән таеп егылудан
куркыпмы, әнисе дип белепме, алпан-тилпән атлап, Асиләгә юеш борынын
төртте.
– И җаныкаем, дөньяларга килгәнсең икән, исән-сау үсәргә язсын, – дип,
Асилә бозауның дымлы башыннан сыйпап куйды да «Бездә кеше ышанмаслык
хәлләр бар бит әле, синең кайгың юк» дигән кыяфәт белән Нәфисә янына килде.
Аннары ире алып кергән казны алып, аның майлы җиреннән бер калҗа кисте
һәм мул итеп кызның өшегән битләрен, кул-аякларын майлады.
Аның янына килеп утырган Каюм:
– Кара әле, Асилә, бу кызның төрмәдән качуы хак булса кирәк, әгәр шулай
булса, иманым камил, иртәгә үк безгә килеп җитәчәкләр, барыбызның да башын
бетерерләр. Кигән киемнәренә караганда, бу бала дөресен сөйләгәнгә охшаган.
Аны эзләп, монда килмичә кая барсыннар, син бит – аның якын туганы. Әллә
таң атканчы түбән өйдә, бәрәңгеләрне читкәрәк этеп, йоклый торган урын
әзерликме? Нигәдер җанымда тынгылык юк, син ни диярсең?
– Әтиләре Нәфисәне качырып калдырганнар дип ишетелгән иде, димәк,
тотканнар, өтермәнгә япканнар. Әни бит аны үлгән дип, ашларын үткәрде.
Әй Ходаем, Каюм, нишлик икән суң? Бар, түбән өйдә такталардан ни дә булса
әмәлләп куй. Үзе уянмыйча, берни дә белә алмаячакбыз. Инде озакламас,
таң да атар. Иртә белән күрше-күлән керүе бар, Аллаһы Тәгалә сакланганны
саклармын, дигән. Астына җәяргә иске толыпны төшер, – дип, каударлана-
каударлана сөйләнде Асилә.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: