Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Хәлимә түти кызны ишек төбендә: – Кызым, туганың килгән, кара әле, хәйраннан утырабыз, атын да сорарга онытканмын, – дип балкып каршы алды. – Кем генә булыр икән, әбием, калада минем бер генә танышым да юк, белмим шул, – дип, Нәфисә аяк киемен салып эчкә узуга, авызыннан «Солтангәрәй!» дигән сүзнең чыгуын сизми дә калды...
Закирҗан абыйсы Нәфисәне үзләреннән ерак түгел Печән базары
тирәсендәге кибеткә танышы Камалыйга эшкә урнаштырырга дип килгәч,
юан гәүдәле, авыр карашлы, алпан-тилпән атлап йөрүче кырык биш яшьләр
тирәсендәге бу ир-ат кызны бик теләп, җыештыручы итеп эшкә алды. Нәфисә
дә, эш табылуга сөенеп, дәртләнеп, йөгерә-йөгерә эшкә барды. Кайтуына
ашарга пешереп, чәен кайнатып, Хәлимә әбисе көтеп тора һәм, төпченә-
төпченә, эштә булган хәлләр турында сораша.
– Кызым, ничек эшләп кайттың? Бигрәкләр дә әйбәт булды әле кибеткә
эшкә керүең. Сөтен, маен, каймагын свежины гына алып кайтып торасың. Ату
сөтләре кайнатырга куюга эреп төшә торганые. Күмәчләре дә бигрәк күпереп
пешкән, табадан гына төшкән кебек. Хуҗаң ниндирәк кеше суң, сиңа каты
бәрелмиме?
– Юк, әбием, Камалый абый шундый әйбәт кеше, мине бик ярата.
Башкаларга да: «Әнә, Нәфисәдән үрнәк алыгыз», – дип кенә тора, шундый
әйбәт кеше безнең хуҗабыз, – дип, тагын бер кат кабатлап куйды.
– Кызым, артык яратып ташламасын! Ир-ат матур хатын-кыз күрсә, тәмам
акылыннан шаша ул. Сак була күр, олан, сак була күр!
– Юк, әби, хатыны, балалары бар бит аның. Инде малаена унтугыз яшь.
Мин нигә кирәк аңа? Мине ул кибетчелеккә дә өйрәтәм, диде әле. Нәфисә,
гомер буе пычрак җыеп йөрмәссең, зирәклегең, чисталыгың бар, уңганлыгың
да җитәрлек, мин синнән кибетче ясыйм, диде.
– Аллага тапшырдык, кызым, җете кызыл тиз уңа ул, бигрәк җетеләнә.
Кибетчелеккә өйрәтү ару анысы. Япь-яшь кыз балага кеше пычрагын җыеп йөрү
килешмәс. Әле матур итеп кияүгә чыгасың бар, ипле генә йөри күр. Ир-ат сүзенә
бик ышанып бетмә! Елан авызына кергән кебек, хараплар гына була күрмә, балам!
Нәфисә бит урталарын чокырайтып елмая, чөнки әбинең бу сүзләрен инде
мең кат ишеткән, ләкин шулай да, беренче генә кат ишеткән кебек, игътибар
белән тыңлый.
– Юк, Хәлимә әби, минем Алансуда Солтангәрәем калды. Миңа аннан
башка беркем дә кирәкми. Бәлки әле, ул минем янга күчеп тә килер, мин аны
шундый көтәм! Аны уйламаган бер минутым юк. Син бер дә курыкма, барысы
да әйбәт булыр, – дип, карчыкны юата.
Икәүләп тәмләп ашап-эчеп алалар да йокларга яталар.
Ә беркөнне аларның ишегалдына җигүле ат килеп туктады. Закирҗан,
тәрәзәдән карап, Нәфисәнең кайтканын көтеп тора иде. Ул шулай Нәфисәнең
эштән кайтканын тәрәзәдән күзәтергә ярата. Аның җитез адымнар белән
Хәлимә түтиләр ишек төбенә килеп туктаганын, ишек кыңгыравына басуын,
көч-хәл белән генә йөрүче карчыкның озаклап ишек ачарга килүен, ниһаять,
әби ишекне ачкач, бик кадерле кешесе белән беренче тапкыр күрешкәндәй,
икесенең дә шатланышуларын күреп сөенә.
Килгән ир-ат арбадан җитез генә сикереп төште дә Закирҗаннар капкасына
таба атлады.
– Монысы кем булыр тагын? – дип уйлады Закир. – Бүген көткән кешем
дә юк.
Барып капканы ачса:
– Исән-сау гына торасызмы, Закирҗан абый? Мин Алансудан килгән идем.
Исемем – Солтангәрәй, Нәфисәнең туганы, – дип, бер егет басып тора.
– Әйдүк, әйдүк, әле Нәфисә эштән кайтмаган, менә-менә кайтырга тиеш.
Ул, әнә теге ишектән кергәч, Хәлимә түтиләрдә яши. Әйдә озатып куям, – дип,
егетне озата китте.
Туганы да үзе кебек чибәр кеше икән, – дип уйлап куйды Закирҗан.
Нәселләре матур кешеләрдер, күрәсең. Аттан ат туа, беттән бет туа, матурдан-
матур, ямьсездән-ямьсез туа. Арыш чәчеп, бодай җыеп алып булмый шул.
Хәлимә түти дә Нәфисәнең «туганын» бик яратып каршы алды:
– Әйдә уз, улым, юлда килеп арыгансыңдыр, туңгансыңдыр, – дип, чәен
куеп җибәрде. Өстәлгә хәзинәсендә барын, тәм-томнарын тезде.
– Нәрсә белән килдең, ат беләнме?
– Юк, Хәлимә түти, үзем ат белән килмәдем. Авылыбыздан Хәбир атлы
берәү Печән базарына килгән иде, шуның белән килдем. Ул иртәгә иртүк китә.
Миңа бүген төн катарга урын кирәк иде. Кай тирәдә табып булыр икән берәр
урын? Печән базары тирәсендә фатирга кертердәй кеше юкмы икән?
– Кит, булмаганны! Әнә Нәфисә бүлмәсендә йокларсың, Нәфисә минем
янда ятар, минем караватым ике кешелек. Бер дә кайгырма, хәзер, кунагымны
постоялый дворга җибәрәм, ди, булмаганны, тузга язмаганны! Сеңлең иллә дә
мәгәр уңган, ипле, чибәр кыз икән! Әле дә ярый Закирҗан аны миңа фатирга
кертте, рәхмәт төшкере! Ялгызлыктан тәмам интеккән идем. Урамнарга чыгып
йөри алмыйм, бәбкәм, аяклар бетте. Сызлау-сыкрауларына чыдар әмәлем юк.
Нәфисә килгәч, шундый да рәхәт булды, бөтен өемә кот кунды. Сеңлең – бик
нурлы кыз, бәхете генә булсын! Үзенә тиң ярын насыйп итсен Ходам.
Нәфисә кайтып кергәндә, Солтангәрәй белән Хәлимә түти, әллә кайчангы
танышлар кебек гәпләшеп, чәй эчеп утыралар иде. Солтангәрәй өстенә буй-
буй зәңгәр сызыклы аклы күлмәк, кара камзул кигән. Кайнар чәй эчкәнлектән,
йөзе кызарып янып тора. Хәлимә түти кызны ишек төбендә:
– Кызым, туганың килгән, кара әле, хәйраннан утырабыз, атын да сорарга
онытканмын, – дип балкып каршы алды.
– Кем генә булыр икән, әбием, калада минем бер генә танышым да юк, белмим
шул, – дип, Нәфисә аяк киемен салып эчкә узуга, авызыннан «Солтангәрәй!»
дигән сүзнең чыгуын сизми дә калды. Егет тә торып басты, әмма кочагына
атылырга торган кызның әби алдында уңайсызланып торуын абайлап:
– Исәнме, Нәфисә! – дип, кызга ике кулын сузды.
Хәлимә карчык аңлады: абый түгел, җаный булып чыкты түгелме соң
бу озын буйлы, баһадир гәүдәле чибәр егет? Үзенең дә яшь чакларын искә
алып, яшьләргә комачауламыйм дип, аш-су бүлмәсенә кереп китте. «Һай-
һай, бигрәкләр дә пар килгәннәр, бәхетләре генә була күрсен, кеше күзе
генә тимәсен! Әти-әниемне, энекәшләремне сөрделәр, үзем генә калдым,
Хәлимә түти, тик кешегә сөйли күрмә, минем иң якын кешем авылда калды,
Солтангәрәй исемле, дип сөйләгән иде ләбаса, ничек исеннән чыккан?!»
Нәфисәнең «Исәнме, Солтангәрәй!» диюеннән әби аңлап алды: Нәфисәнең
авыз суларын корытып сөйли торган егете шушы икән, егет солтаны икән.
Өйләнергә калага күчеп килсә, алма бакчасына карап тора торган бүлмәдә
торырлар иде, Алла теләсә. Минем үземнең оныклар монда кайтмаячак,
оныклар күрәсем юк. Менә шушы кыска гына арада кызына, дустына,
сердәшенә, ярдәмчесенә әйләнгән кыз Солтангәрәйгә кияүгә чыкса, кеше белән
аралашырга ярата торган Хәлимә түтинең йортына да ямь керер иде. Әбинең
инде бала бишеге эләргә тилмереп ямансулап торган, әле улы бишегеннән
калган матчадагы ыргакка яңа туган сабый бишеге эленер иде. Менә шундый
татлы уйлар килде Хәлимә түтинең башына.
– Әй юләр, – дип, эченнән генә үзен-үзе орышып куйды. – Суга сәнәк
белән язган хыялларыңны уйлап тилермәсәнә. – Шулай да, коры куаныч булса
да, әбинең күз тирәләренә мөлаем гына җыерчыклар җыелды, күптән төсен
җуйган зәңгәр күзләренә елмаю кунды. – Мин дә мәңгелек түгел бит. Улым
Казанга мәңге әйләнеп кайтмаячак. Марҗа килен оныкларымны да әллә кайчан
чиркәүгә алып барып чукындыргандыр инде. Оланнарга исемне дә берсенә
Ибан, икенчесенә Чтапан дип кушканнар. Әзрәк татарныкына охшаган исем
кушсалар, ни була иде инде? Үткән ел Казанга кунакка кайткач, улының
балаларына «Ибан», «Чтапан» дип дәшүенә Хәлимә карчыкның йөрәгеннән
каннар тамды, билләһи! Иске татар бистәсендә, күбесенчә татарлар яши торган
бистәдә, ахирәтләре Хәлимә карчыкка: «Әй ахирәт, бу улыңны кеше төсле итеп
тәрбияли алмадыңмы? Җаннарыбызны яралап, динебезне мыскыл итеп, әллә
нинди марҗага өйләнмәсә, үзебезнең калабызда мөселман беткәндер», – дип
рәнҗеп карыйлардыр сыман. Хәлимә карчыкның йөзенә бәреп әйтмәсәләр
дә, оныкларын Асылбикә, Йөзембикә, Сәмигулла, Ямбикә дип чакырганда,
карчыкның: «Ибан, Чтапан, айда чай пить», – дип дәшүе ахирәтләре өчен дә,
Хәлимә түтинең үзе өчен дә авыр, бик авыр. Карчык андый минутларда үзен
шундый өтек итеп сизә, йөрәге сулык-сулык килеп сызлый, өзгәләнә иде.
Инде менә өйләренә үз аяклары белән мөселман сылуы килеп керде дә
карчыкның өен, өен генә түгел, инде коргаксый башлаган әрнүле йөрәген
бетмәс-төкәнмәс нур белән тутырды. Әле шуның өстенә үзе кебек үк ир-
егете дә бар икән. Мин йорт-җиремне теге дөньяга үзем белән алып китмим,
нигеземдә калырга менә дигән мөселман гаиләсе килер иде, дип хыялланды
карчык.
Ул зур бүлмәгә кергәндә, кыз белән егет, бер-берсенең каршына утырганнар
да елмаешып нидер сөйләшәләр, аңлашалар иде. Нәфисә ишек төбенә килеп
баскан Хәлимә карчыкка:
– Әбекәем, бу – Солтангәрәй, минем иң якын кешем. Мин сиңа сөйләгән
идем инде, әти-әнием, мине калдырып, Себер киткәннән соң, таянычым да,
яклаучым да ул булды. Солтангәрәй әти-әниемнең ризалыгын сорап калды.
Без, миңа унҗиде яшь тулгач, өйләнешергә сүз куештык. Солтангәрәй дә
Казанга күчеп килмәкче була, – дип, әбине кочаклап ук алды. – Тик торыр
урыны гына юк.
– Бигрәкләр яхшы булыр, кызым, миндә торырсыз. Күңелең киң булсын,
сыярбыз әле, Алла теләсә. Мин дә бит мәңгелеккә килмәгән, шушы Иске
бистәдә матур гына гаилә корып яшәп ятарсыз. Бер дә кайгырма. Ә бүген,
кызым, син минем янымда йокларсың, Солтангәрәй синең бүлмәдә кунар,
– дип, кыз белән егеткә сүз әйтергә урын калдырмыйча, аш-су бүлмәсенә
чыгып китте.
Солтангәрәй, ашкынып, кызны кочып алды:
– Бәгырькәем, мин шундый бәхетле, юк, без шундый бәхетле, – дип
пышылдады, Нәфисәнең чигә турлары бөдрәләнеп торган кара чәчләреннән
үбеп. – Тагын бер елдан сиңа унҗиде тулыр. Ә аңынчы мин, Донбасска
китеп, шахтада эшләп кайтырмын. Аннары синең янга, Казанга килеп, эшкә
урнашырмын. Син, Нәфисә, бигрәк әйбәт әбидә яшисең икән, күз генә тимәсен.
Закирҗан абыеңа рәхмәт инде. Эх, миңа да берәр эш табарга булышса, шундый
шәп булыр иде дә бит... Беләсеңме, Нәфисә, син киткәннән соң миңа Алансуда
бер ямь калмады. Сине уйлый-уйлый тилерәм бугай инде. Әти-әниемнең
ризалыгын алдым: «Ярар, үзеңә кара, Нәфисә югалганнан соң, ялгыз торна
кебек йөрисең, үз-үзеңә урын таба алмыйсың. Төп йортта калырга энең
Хәкимулла бар. Үзеңә кара суң. Анда, бәлки, үзеңә берәр кыз табып өйләнеп
тә куярсың», – диделәр. Акрынлап Казанга күчәсе иде. Аннары бар борчуларны
онытып, мәңге бергә булыр идек, – дип, әллә үзен, әллә кызны юатты егет.
Хәлимә түти:
– Әйдәгез, ашым суына, ашап-эчеп алыгыз да, син, кызым, бик арымаган
булсаң, Солтангәрәйгә Казанны күрсәтеп кайт. Әле аның калага беренче килүе
икән. Җәһәт кенә чәйләп алыйк, – дип, аш бүлмәсенә чакырды.
Нинди акыллы карчык син, Хәлимә түти, кайлардан беләсең Нәфисәнең
Солтангәрәй белән ялгыз гына каласы килүен? Әллә күктән төшкән фәрештә
инде син?! Әллә канатлары каерылып ялгыз калган яралы кош баласы кебек
Нәфисәне якларга, сакларга күкләрдән иңдең инде?! Зинһар өчен, авырып
кына китә күрмә! Озак яшәргә тырыш!
Зәңгәр чарлаклы йортның икенче катындагы кечкенә генә балконга чыгып
баскан Закирҗан, кулга-кул тотынышып чыгып киткән Нәфисә белән абый–
җаный артыннан уфтанып:
– Менә кем бәхетенә үскәнсең икән, сеңлем, – дип, балкон тәрәзәсен япты
да кухняда савыт-саба юып азапланган хатыны – ишеленгән Мәүлиясенә, үзе
әйтмешли, өлешенә тигән көмешенә таба атлады.
* * *
Солтангәрәй Нәфисә яныннан кайткач, туры Фәгыйлә карчыкка китте.
Нәфисә турында барысын да сөйләп бирде. Кешегә ишеттерә күрмә,
дип, Көличтәге Җәкәү агайның кызга ничек булышуы, Җәкәүнең әшнәсе
Закирҗанның кызны фатирга урнаштыруы, эшле итүе турында бәйнә-бәйнә
сөйләде.
Карчык тыны-көне бетеп сөенде. Солтангәрәйнең киң җилкәсеннән әллә
ничә кат шап-шоп итеп сөйде:
– Әй Аллам, рәхмәт сиңа! Инде өметем өзелгән иде. Оныгымны исән
килеш күрә алмам дип елый-елый, күз нурларым түгелеп бетте. Яхшы хәбәрең
өчен Алланың олы рәхмәтләре яусын! Үзеңнең йөргән юлларыңа рәхмәт
фәрештәләре чыгып торсыннар! Тормыш юлларыңда яхшы кыз очрап, матур
гаилә корып яшәргә язсын!
– Миңа яхшы кыз очрады инде. Нәфисәгә өйләнәм. Габдрахман абзый
белән Зөһрә түтидән аның кулын сорап калдым бит мин. Унҗидесе тулуга,
никах укытырга булдык. Аңарчы, Донбасс якларына барып, шахтада бераз
акча эшләп булмасмы дип торам. Тик син Нәфисәнең исән икәнлеген беркемгә
дә белдерә күрмә, Фәгыйлә түти. Хараплар гына итәрсең.
– Кит аннан! – дип сөенде карчык. – Кара син тешләкләрне, миңа әйтмәгәннәр
дә. Ничек җаннары түзгән, диген син. Мин бит инде өметемне өзгән идем,
Нәфисәм суларга батып үлгәндер дип, әллә ничә кат ашын үткәрдем, тулы
Коръән хәтем кылдым. Аллакаем ла, рәхмәт сиңа, сөенечләремнән йөрәккәем
ярылмаса ярар иде.
Фәгыйлә түти кинәт аңына килгәндәй булды:
– Әй Аллакаем, бөтенләй онытканмын лабаса, миңа бит Үзбәкстанга
улымны күмәргә барганда, кода бер җазу биргәние. Оныгыңны тапсаң, кулына
шушы җазуны тоттыр, бу кәгазь белән аны беркем туктатып тормас, минем
янга килер, үзем булышырмын дигәние, – диде һәм укалы чәй кәгазенә төреп,
дүрткә бөкләнгән кәгазьне Солтангәрәйгә сузды. Зур зәңгәр пичәтле кәгазьгә
«Йосыпова Нәфисә Габдрахман кызы Үзбәкстанга бернинди тоткарлыксыз
барып җитә ала» дип язылган иде.
– Ул бит Казанда бөтенләй башка фамилия белән йөри. Бу кәгазь ярар
микән суң аңа? Аннары аның бит инде хәзер Үзбәкстанга китәсе юк. Без
бергәләп Казанда калырга булдык. Ярар, алыйм әле, бәлки, кирәге чыгар, –
дип, белешмәне һәм адрес язылган кәгазьне алып, түш кесәсенә тыгып куйды
Солтангәрәй.
* * *
Газизҗан кайчагында улына карап аптырый.
– Син, егет, Казаннан әллә нишләп кайттың бит әле. Әллә җен алыштырып
кайтарды инде үзеңне? Ашаган ашыңның, эшләгән эшеңнең рәте юк. Нәфисә
югалгач, бер үзгәргән идең, инде Казаннан әллә нинди зимагурга әйләнеп
кайттың. Әллә, Ходаем, берәр чәчбигә бәйләндең инде?! Нәфисәне дә бик тиз
оныттың. Ачуымны китерсәң, Мәтәскәгә кияүгә чыккан безнең авыл кызы
Миңсырур кызына өйләндереп куярмын әле. Чибәрлеге дә бар, уңганлыгы
да бар, дип сөйлиләр. Монда уттай эш өстендә авызың белән йолдыз чүпләп
йөрисең. Әйтсәң, колагың ишетми, маңгай күзең дә ботак тишегенә әйләнде.
Беркемне күрмисең, беркемне ишетмисең! Авылда кызлар дачурта!
– Әти, – диде Солтангәрәй. – Миңа ни эшкә синең авыл тулы кызларың?
Казанда да кызлар артыннан йөрмәдем. Эш эзләп, кая да булса баш төртергә
урын булмасмы дип, көне буе чаптым. Миндә кызлар кайгысы юк әле, әти.
Миңа эш мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, эш табылса, фатир мәсьәләсен. Мин
авылда калмаячакмын! Әти, ачуланма берүк, миңа Миңсырур түти кызы да,
авылдагы дачурта кызларың да кирәкми. Күземә беркем күренми. Нәфисә
барысын да үзе белән алып китте. Миңа аннан башка беркем кирәкми. Менә,
урак беткәч, Донбасска шахтага чыгып китәрмен дип торам...
Дәвамы бар.