Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
"Раббым, инде менә Хәбибуллама да авылга керергә ярамый башлады. Шамилем белән үзем генә калыйммы? Ничекләр гомер итәргә? Улым да бигрәк яшь, бала гына..."
Гарәфине кыйнаганнан соң, Хәбибулла картны авыл активын имгәткәне
өчен районнан килгән тикшерүче кантурга чакырды.
Яланаяклы йомышчы малай – кантурны карап торучы Гандәлиф малае
Сәйфетдин – ишегалдында тавыкларга, агач калак белән көрпә болгатып
торучы Фәгыйлә түтигә:
– Анда кантурга тикшерүче килгән, сручно Хәбибулла абзыйга килергә
куштылар, үзе килмәсә, ваянныйлар килеп өтермәнгә ябачаклар, – дип, туктап
та тормыйча бер тында тезде. Үзе тирләгән битен сөртеп, лышкылдатып
борынын тартып куйды. – Сручны дип әйттеләр, – дип, яңадан кабатлады.
– Әй улым, бабаң югые шул, үзем дә аптыраплар торам, кичә басудан
кайтты да йөрәге кәефсезләнеп, бүлнискә барам дип чыгып киткәние, шуннан
җук булды. Әллә җир йотты инде үзен. Үзем дә бик борчылып көтәм, – дип,
йомышчы малайны озатып җибәрде Фәгыйлә түти.
Малай чыгып киткәч, алъяпкыч итәге белән күз яшьләрен сөртеп алды да
хәле китеп, терәткеле кара урындыкка килеп утырды.
– Раббым, инде менә Хәбибуллама да авылга керергә ярамый башлады.
Шамилем белән үзем генә калыйммы? Ничекләр гомер итәргә? Улым да бигрәк
яшь, бала гына, аны бөтен кеше иллегә җиткәндә бала табарые. Һәр нәрсәнең
үз вакыты шул.
Әнә, Шамиле дә аптыраган, ашамый, эчми, беркем белән сөйләшми. Башын
иеп, балтасы суга төшкән кебек тик йөри.
Фәгыйлә түти, кояш баегач, комганын тотып, кече йомышын үтәргә
ишегалдына чыкса, арата ягыннан үксегән тавыш ишетеп, абзарга керде. Улы,
Йолдызның муенсасын кулына алган да үксепме-үкси, кемнедер каргыймы,
кемгәдер рәнҗиме, белмәссең. Әнисе акрын гына янына килде дә улының
калтырап торган арык җилкәсенә кулын салды һәм үзе дә күзенә тыгылган
күз яшьләрен көчкә тыеп, Шамилгә дәште:
– Елама, балам! Сабыр бул, улым! Килер шундый заман, синең әле Куканга
караганда да затлырак чабышкыларың булыр. Бу дөньялар үзгәрер. Ир кеше бит
син! Менә хәзер әтиең дә юк. Ярый әле кичә качып котылды. Калада әшнәләре
күп, әшнәле кеше ул әтиең, югалып калмас. Бәлки әле, Ташкенга ук чыгып китәр.
Аннары без дә атаң янына җимешле җылы якка күченербез. Бәлки, анда мондагы
кебек гаделсезлекләр булмас, бәхетебезне дә шунда табарбыз. Анда, улым, синең
энекәшең белән сеңлең дә яши бит әле. Шундый да матур, акыллы балалар инде,
үзең дә күрдең бит, тик татарча белмәүләре генә начар. Мин эндәшкәч, кара
күзләрен тутырып карап тордылар да әниләре янына йөгерделәр. Алар мине
танымыйлар шул. Үз әбиләрен танымасыннар инде! Елама, улым! Менә үсеп
җитәрсең, акыллы, зур егет булырсың. Үзеңнең гаиләң булыр. Гомеркәйләрең
генә булсын, балам. Каммуннар юк итәргә тырышкан бу уңган-булган нәсел
барыбер күтәрелер. Чөнки аның тамырлары нык, зәгыйфьләнмәгән. Ә агачның
тамыры нык булса, ул кайчан да бер күтәрелә. Аңа бары тик шифалы дым,
җылы туфрак кына кирәк. Әле безнең нәсел дә югалып калмас, улым! Күккә,
кояшка таба күтәрелер. Киләчәк буын безнең турыда, синең улларың, кызларың,
оныкларың турында мактап, тел шартлатып сөйләрләр әле, балам! Әйдә, улым,
кереп ашап-эчеп алыйк та ятып йокларбыз. Иртәгә иртүк торасы бар. Хәзер
бөтен эш синең җилкәңдә булачак, мин дә бик картайдым. Һай, йончытты ла бу
тормыш, һай, талады ла! Инде хәтерем дә бетә башлады. Әйберләремне югалтып,
таба алмый йөдәп бетәм, рәхмәт җаугыры! Урынында гына торсын дип җыеп
куям да эзләп интегәм. – Фәгыйлә шул рәвешле улын тынычландырырга теләп,
озаклап сөйләде-сөйләде дә ухылдап, болдырга менеп китте.
Шамил дә, Йолдызның муенсасын чалбар кесәсенә салып, әнисе артыннан өйгә
керде. «Әйдә, ашарга җылытам», – дип җамыякка аш салып маташкан әнисенә:
– Юк, әни, ашыйсым килми, – диде дә чишенеп, тузанлы аякларын
юып йокларга ятты. Төне буе йокыга китә алмыйча интекте, күз алдыннан
Куканның гәүдәсендә ярылып яткан чыбыркы эзләре, ак «оекбаш»лы нәзек
аяклары, тездән туфракка батып, черәшә-черәшә сука сөйрәгәне китмәде. – Их,
бетерделәр, бетерделәр чабышкыны, – дип өзгәләнеп, таң атканда гына газаплы
йокыга талды. Төшендә Куканны күрде. Юртак, сукасын сөйрәп, Хәбибуллалар
капка төбендә буразна сызып, Шамилне чакыра, имеш.
* * *
Сызылып, моңсуланып, кояшы да әллә нинди кызгылт булып таң атты.
Шамилне әнисе уятты.
– Улым, әйдә тор. Бозауны болынга төшереп арканлыйсы бар. Кичә
яшелчәләргә су сипмәдек, кояш күтәрелгәнче сибеп ал. Коедан су алып,
кисмәкләрне тутырып куй. Кояшта җылына торсын.
Шамил өстендә тавык та чүпләп бетерә алмаслык бетмәс-төкәнмәс эшләр.
Ваемсыз балачак үтте, әле күзе дә ачылып бетмәгән. Бу нәләт төшкән чуар әтәч
читәнгә басып, карлыккан тавыш белән әллә ничә кат тамак ярып кычкырды. Аңа
башка әтәчләр дә кушылып, берсеннән-берсе уздырып, җиһанны яңгыраттылар.
– Бу әтәчләр нәрсә дип тамак ерта суң, бозау арканлыйсылары юк, печән
чабасылары юк, бер эшләре дә юк... Тәмле таң йокыларын бүлеп, киртәгә
кунып, тамак ертасылары гына кала! Шулай да торырга кирәк.
Әнисе дә һаман башым авырта дип зарлана. Иелсә, тора алмый интегә.
Нишләсен, алтмышка җитеп килә бит инде. Әй аның соңгы елларда күргәннәре,
картаерсың да шул!
Шамил торды да аклы-каралы бозауны арканларга болынга яланаяк атлады.
Чәй дә эчеп торасы итмәде. Авылны чыккач, салкынча чыклы үлән өстеннән
атлавы шундый рәхәт иде. Аяк бармаклары арасына кысылып калган чәчәкләр
аякны рәхәт кытыклап, өзелеп-өзелеп калалар. Күңелләрне күтәреп, ниндидер
кошлар сайрый. Әйтерсең бер болыт әсәре күренмәгән зәп-зәңгәр күк йөзеннән
малайның йөрәгенә тамчы-тамчы булып моң тама! Аның хәсрәтле уйлары
таралып киткән сыман булды.
Шамил бозауны чылбырын озын итеп калдырып арканлады да, иртәнге кояш
нурыннан күзләре чагылып, акрын гына өйләренә таба атлады. Кәнүшни тирәсендә
шактый гына ирләр кайнаша. Шамил анда таба борылып карыйсы килмичә, арткы
урамнан гына узасы итте. Аның Кукан белән, Йолдыз белән очрашасы килми иде.
Сукага җигелеп ватылган, эштән чыккан юртакның күзләренә караудан курыкты.
Куканның «Саклый алмадыгыз, мин бит сезгә шундый ышанган идем...» дип,
Шамилгә караган рәнҗүле, яшьле күзләрен күрүдән, бу караштан күңеле тулып,
кеше алдында үксеп елап җибәрүеннән курыкты малай.
Ул өйгә кайтып кергәндә, әнисе казан астына ут төрткән дә кичәгедән калган
ашны җылытып маташа. Өстәл өстендә җиз самавыр күңелле генә җырлап
утыра. Өй эче ялт иткән кояш. Малай өстәл артына килеп утырып, агач кашык
белән чаяктан гына ашын ашады, чәен эчте дә яшелчәләргә су сибәргә чыгып
китте. Аның коедан су чыгарып, кисмәкләргә тутырганы, ишегалдын себергәне
әнисенә ишетелеп торды.
Төш вакытлары иде. Фәгыйлә карчык өйлә намазына утырды. Шамил
кечкенә чалгы белән читән кырыендагы кычытканнарны чабып йөри. Урамда
Нураниянең дөнья бетереп кычкырып, тузан туздырып чабып килгәне күренде.
Кыз ут чыгып, янгыннан качкан кебек чаба. Тузгыган аксыл чәчләре, колын
яллары кебек, җилдә сибелеп-сибелеп калалар. Шамил аның сүзләрен ишетеп
бетерә алмый, ләкин бөтен җаны-тәне белән тоя: нидер булган!
– Шамил абый! Шамил абый! Йолдызның аягы сынган, ирләр җыелышканнар,
Йолдызны суялар!
Шамил чалгысын ташлады да ук кебек ат абзары янына атылды. Ул килеп
җиткәндә, Йолдыз әнисенеке шикелле ак бәкәлле ал аягын күтәреп басып тора
иде. Кырыена җыелган ирләр сөйләшәләр:
– Әй, кара инде моның матурлыгын, хатын урынына кочаклап җатарлык,
билләһи! Ничекләр итеп моның муенына пычак салмак кирәк?!
– Әйтмә дә инде, тач анасы, нәкъ анасы! Куканны да әрәм иттеләр, хараплар
гына иттеләр юртакны!
– Әнә, Хәбибулла малае Шамил килә, ул үстергән колын бит. Әтисе дә юкка
чыкты. Кәнсәдә Хәбибулланы авылга кертмәскә дип әйткәннәр, ди. Олы улы
Гыйният бу блач өчен һәлак булмаган булса, өтермәнгә утыртасы булганнар,
Хәбибулланы һәлак булган улы гына коткарып калган өтермәннән.
– Аларга да килде быел! Нинди гаиләне бетерделәр, тузгыттылар, тәмам
юкка чыгардылар, – дип аптырашты ир-ат.
Шамил йөгереп килде дә Йолдызны муеныннан кочып алды. Күз яшьләре
белән колынның чыраен чылата-чылата:
– Йолдыз, Йолдыз, нишләттең аягыңны, нишләттең? Хәзер сине суячаклар
бит, сине дә бетерәчәкләр! – дип үкси-үкси елап, колынның күтәреп торган
ал аягына иелде. Малай тайның бәкәленә кулын тидерүгә, колын авыртудан
гаҗизләнеп, кешнәп җибәрде. Шамил башын иеп басып торган тайның
күзләренә тутырып карады да, колын күзләрендә үзен күреп:
– Нишлим суң, җаным, ниләр генә эшлим суң?! – дип, тагын колынны
елый-елый кочып алды. Шунда ул үзенең йөрәк тибеше белән колын йөрәгенең
бердәм булып типкәнен ишетте. Йолдызның йөрәге малай йөрәгенең
дөпелдәвен басып, дуылдап, дөп-дөп итеп тибә иде. Сугымчылар Шамилне
Йолдыздан көчкә аерып алдылар.
– Йолдыз, бәх-бәх! – Янында гына салам чәчләре тузгып, күзләреннән
туктаусыз яше агып торган Нурания басып тора иде. Әнә, ул күлмәк кесәсеннән
ипи кисәге чыгарды да Йолдызга сузды. Колын кызны таныпмы, җирән-кара
керфекләрен күтәреп, Нураниягә карады һәм кызганыч итеп кешнәп куйды,
ләкин учындагы ипигә үрелмәде.
– Йолдыз, Йолдыз, мә аша инде, шундый тәмле. Бәх-бәх, Йолдыз. Мин
сиңа хәзер шикәр китерәм, – диде кыз, гаҗизләнеп.
Колын әйләнеп тә карамады. Кукан ябылган кәнүшни ягына карап, үзәкләрне
өзәрдәй итеп кешнәп җибәрде. Бу тилмереп кешнәү авазында: «Коткар мине,
әни» дигән кебек елау, үксү тавышы ишетелә иде.
Ирләр Шамилгә кайтып китәргә куштылар:
– Бар, Шамил, өеңә кайт, ату авыр булыр. Аягы сынгач, рәтләнми инде ул.
Каһәр төшкере, аның идәнен дә җүнләп җәймәгәннәр. Бүген иртән тайларны
көтүгә чыгарырга дип абзар ишеген ачсалар, аягы ике таш арасына кысылган,
башка тайлар өерләре белән көтүгә ыргылганда, Йолдыз аягын ала алмаган.
Шуннан аягы сынган. Бар, балам, өеңә кайт.
Нурания үзәк өзәрдәй әрнүле тавыш белән кычкырып елап җибәрде:
– Тимәгез, тимәгез Йолдызга, суймагыз Йолдызны, терелә ул! – Һәм колынга
ташланды. Аны тай яныннан көчкә куып җибәрделәр.
– Бар, кызым, бар! Кызлар эше түгел ул мал суйган җирдә йөрү.
Йолдыз әллә кайдан, җанының иң түреннән айкалып чыккан бер сиземләве
белән, җан ачысы белән тагын кешнәп җибәрде.
Ат абзарында Кукан бәргәләнде. Колынына ярдәм итә алмавына гаҗиз
булып, сука сукалап, эштән чыккан аяклары белән тибенә-тибенә әрнеп
кешнәде Кукан. Аның иске ат абзарын җимереп, колыны белән иреккә,
далаларга ыргыласы, бу вәхши дөньяны ташлап, күккә ашасы килә идеме, әллә
үзе туып-үскән далалардагы кыргый атлар өеренә кушылып, туган якларына
очасы, каядыр чабасы, юк буласымы – монысы билгесез.
Әнә колыны тагын кызганыч итеп кешнәде:
– Иһа-һа! Кот-ка-а-ар! – Шул мәлдә ниндидер авыр әйбернең дөпелдәп
җиргә егылганы ишетелде. Куканның йөрәге шартларга җитешеп типте. Ул,
арт аякларына басып, иске абзар ишегенә ыргылды. Аның ишекне ватып
чыгасы, колынны коткарасы килде. Әмма: «Иһа-һа, кичер, балам, кичер!» –
дип кешнәүдән ары уза алмады. Аның бу кызганыч кешнәве язмышы белән
килешү иде. Берни эшләр хәл юк, ул акрын гына атлап, горур башын иеп,
арата арасына кереп басты.
Шамил өйләренә таба атлады. Аның артыннан үкси-үкси, Нурания
теркелдәде. Малай кисәк кенә өлкәнәйде. Җанына бернәрсә белән дә тутыра
алмаслык бушлык, өметсезлек иңде.
...Кәнүшни ишеге артындагы читәннең күгәргән кадагына Йолдызның
кечкенә шөлдер тагылган муенсасын салдырып элеп куйганнар. Ә икенче
аркылы агачта колынның тиресе кояш нурларында елкылдап янып тора.
Дәвамы бар.