Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

"Мин калхузга кермәгән, ни өчен сез минем атымны аласыз? Ул – минем җаным, йөрәгем, ул – минем улым, балам ул минем, беләсегез килсә, бирмим!"

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Ул көн матур башланган иде. Көн кояшлы, шундый рәхәт. Шамилгә унбер
яшь тулган иде. Шул көнне Хәбибулла йортына Наһар, Шәрәфи, тагын
берничә авыл куштаны килеп керделәр дә Шамилнең әтисенә ниндидер кәгазь
тоттырдылар. Анда «Кукан белән Йолдызны колхозга алырга, конфисковать
итәргә, ә Куканны сабанга җигәргә. Советка шулай кирәк» дип язылган иде.
Хәбибулла карт карчыгы белән чәй эчеп утырган җирләреннән корт чаккан
кебек сикереп торды:
– Мин калхузга кермәгән, ни өчен сез минем атымны аласыз? Ул – минем
җаным, йөрәгем, ул – минем улым, балам ул минем, беләсегез килсә, бирмим!
Теләсә нәрсәмне, әнә сыерымны алыгыз, тик Куканга тимәгез! Алланың әче
каһәре төшкән бәндәләр! Ул бит, ул бит минем атым түгел, балам бит ул минем,
газизем, – дип, янә кабатлады. – Миңа бит аны Сәвит блачы өчен һәлак булган
бәлшәвик Гыйниятем бүләк итте. Ул бит сезнең шушы блачыгыз өчен башын
салды. Гарәп аргамагы бит ул, эш аты түгел. Шушы җәш кызлар кебек кочаклап
кына торырдай чабышкыны сукага җигәләрме?! Бу атның бәһасе беләсезме
күпме тора, мондагы йөз ат бәһасе тора ул, шуны да аңламыйсыз, наданнар! –
Тагын әллә ниләр әйтәсе килде Хәбибулланың, Шәрәфине тотып яңаклыйсы,
айгыр хатын Наһарны буып ташлыйсы килде, тик авызыннан рәнҗешкә
охшаган «Их!» дигән сүздән башка сүз чыкмады. – Минем Гыйниятуллам,
сөлек кебек улым, шушы блач өчен һәлак булды, – дип кабатлап әйтеп карады.
Хәбибулланы тыңлап та тормадылар, аның: «Кагыласы булмагыз!» – дип әрнеп
кычкыруына да карамадылар. Шунда ук Наһарның чәрелдек тавышы ишетелде:
– Әйдәгез, нәрсә карап каттыгыз, киттек аратага, йөгәннәре шундадыр. –
Куштаннар абзарга юнәлделәр.
Шамил алдан элдерде. Әле йөгәнен дә салдырмаган Куканның муеныннан
кочты да:
– Юк, юк! Тимәгез Куканга! Бирмим! Кукан, мин сине беркемгә дә бирмим!
– дип, юртакны, йөгәненнән тотып алып, урамга сөйрәде. – Әйдә, әйдә, җаным
Кукан, әйдә качабыз! – Хәбибулла да, улына булышмакчы булып, абзар ишеген
ачты. Нишләмәкче булды икән җитмешкә чыккан карт? Бу каһәрләнгән
дөньядан, кеше малын талап, күзләре тонган хәерче кавеменнән, гомер буе эш
рәте белмәгән ялкаулардан, власть күреп шашкан әтрәк-әләмнәрдән кая гына
чыгып качарга җыенды икән гаярь акыллы, укымышлы ил карты Хәбибулла
Муратов?! Дөньяны үзгәртмәкче булдымы? Җаны айкалды картның, башы
әйләнеп, йөрәген тотып, имән төбенә барып утырды.
Кукан да, әллә аптырап, әллә аңлап, үзенә килеп ябышкан дивана кавемгә
җирәнсу-кара керфекләр белән уратып алган, яшьләнеп торган күксел-көрән
күзләре белән карап торды да, үзен сөйрәгән адәмнәрнең котларын алып, арт

аякларына үрә басты. Аның шулай, ыспай гәүдәсен горур тотып, арт аякларына
кисәк басуыннан өркеп, авыл куштаннары төрле якка чәчелделәр. Кукан исә,
томырылып, ачык абзар капкасыннан суырылып кына килеп чыкты да әле генә үзе
әйләнеп кайткан Кыйгасар буйларына, Кәвәл, Мәтәскә якларына ыргылды. Аның
сылу, җиңел сөякле гәүдәсе, карасу-җирән ялларын җилфердәтеп, үзе туып үскән
иркен гарәп чүлләрен, кайнар тыгыз җилләрен исенә төшереп, җаны алгысып,
күзләреннән кыргый ут-ялкын чәчеп, тояк асларыннан әле кибеп тә җитмәгән
җирдә үзенең эзен калдырып, офыкка таба ыргылды. Аның артыннан колыны
Йолдыз, әнисенең җиргә батып кергән чынаяк тәлинкәсе чаклы эзләре кырыенда
үзенең нәни тояк эзләрен калдырып, аткан уктай атылды. Әнә алар әнисе белән
рәттән каядыр очалар. Әнисе, баласын коткарырга теләгән анадай:
– Әйдә, тизрәк китик бу каһәрләнгән җирдән! Бу теләсә нинди гүзәллекне,
матурлыкны юк итәргә әзер җирдән. Офыкка таба суырылып чабыйк та шунда,
шәфәкъ аллыгына кушылып, күккә ашыйк, вәхшиләр күзеннән юк булыйк.
Бу динсез, Алласыз, күзе тонган кавем озак яши алмас! Тик инде дөньялар
үзгәреп, татарның җаны, сулышы, яшәеше ат булган дәверләр мәңгелеккә
югалыр, кире әйләнеп кайтмас! – димәкче булдымы икән Хәбибулла картның
Сабантуйлар саен беренчелекне бирмәгән игелекле юртагы Кукан? Соңыннан
шушы игелекле нәселнең кушаматына әйләнгән юртак! Үзенең затлы токымын
саклап калып, газраилләрдән котыла алмаса да, аны Хәбибулла нәселе мәңге
онытмас! Әллә ничә буыннарга барып җитәчәк аргамакның даны! Илнең затлы,
укымышлы кешеләрен юк иткән заманда ат өстендә туган татарның җанына
әверелгән чабышкыларын кем аяп торсын?! Алансуның уңган-булган җир
кешеләренең, зыялы, укымышлы дин әһелләренең, галимнәренең язмышын
син дә кабатладың түгелме соң, аргамак Кукан?!
Шамил юртагы чабып киткән якка элдерде. Кыйгасар буйларын әйләнде.
Җиргә ятып ауный-ауный елады малай, нәни йөрәге белән, җаны-тәне белән,
тәнендәге һәрбер күзәнәге белән сизде: Куканны алачаклар. Аның ыспай, нәфис
муенына камыт салачаклар да сукага җигәчәкләр. Шамилнең җаныннан да
газизрәк тулпарын бетерәчәкләр. Аннан башка, колыны Йолдыздан башка яшәп
тә торасы юк! Нәни йодрыклары белән, нәрсәдәндер үч алырга теләгәндәй,
җирне төйде Шамил. Җир әле җылынып та бетмәгән, салкынча. Малай, җаны
алгысып торып утырды да күзләрен зәп-зәңгәр күккә төбәде. Болытның әсәре
дә юк, күктән тургай моңы тама, юк, малайның җәрәхәтле йөрәгенә, тургай
моңына әйләнеп, Кукан белән Йолдызның күз яшьләре тама да тама.
Кинәт Шамил Кәвәл ягыннан ат кешнәгән тавыш ишетеп сискәнеп китте.
Каяндыр урман ягыннан килә иде бу кешнәү өне. Әллә малайның җанында
гынамы бу таныш аваз? Таныды: бу – аның Куканы, малайның якында
икәнен сизеп, үз янына чакыра! И-ха-ха! Бу – рәнҗүле кешнәү, ярдәм көтеп,
гаҗизләнеп кешнәү! «Монда кил, мин монда! Коткар мине!» – дип чакырган
кебек ишетелде бу аваз. Әллә малайның колагына гына ишетелдеме икән бу
әрнүле, газаплы, чакырулы аваз? Күз ачып йомган арада Шамил урман ягына,
аны чакырып, аргамак кешнәгән якка ыргылды.
* * *
Куканны сукага җиктеләр!
Кичтән йөрәк өянәге тотып, ап-ак итеп юылган баскыч идәнендә аптырап
утырган, тәмам ашаудан калган Хәбибулла картка килеп әйттеләр:
– Иртәгә Куканны беренче мәртәбә сукага җигәчәкләр, Гарәфи сука башы

тотарга чыгачак, ди. Бик гайрәтләнеп, иртәгә чабышкыны буразнага бастырам
дип, каравыл йортында сөйләнеп утырган. Аксөяк булып, әрәмгә ашап ятмасын
әле, эшләп ашасын, дип әйтеп әйткән, ди.
Хәбибулла, күкрәк турысында нәрсәдер өзелгәндәй булып, өйгә кереп
китте һәм ухылдап, сәкегә, Фәгыйлә түти матурлап җыеп куйган түшәк-
мендәрләр өстенә менеп, беркемгә бер сүз әйтмичә, стенага таба карап ауды.
Ихтыярсыздан аккан күз яшьләрен беркемгә дә күрсәтәсе килми иде аның. Күз
алдына, сөлек кебек тулпарын нәфис, зифа, текә муенына камыт кидереп, ак
«оекбаш» кигән нәзек бәкәлләре белән буразнада йөрергә өйрәтүләре килде.
Хәбибулланың иркен далаларда җилләр белән ярышып үскән атының, бу
күркәм мөкәммәл чаптарның бәрхеттәй сыртын чыбыркы белән ярырлар.
Ай-һай, тиз генә буй бирер микән, буразнага бастыра алырлар микән бу
ярсуны?
Инде иртәнге сәгать җиделәр тулып килә иде. Тыны-көне бетеп, Шамил
кайтып керде. Малайның күзләреннән бертуктамый яшь ага, тузанлы куллары
белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, бите пычранып беткән.
– Әти, әти, Куканны сукага җиктеләр. Әт-и-и! Кыйнап ү-те-рә-ләр
Куканымны, Гарәфи чыбыркы белән яра гына, тыңлата алмый. Әти, әйдә
басуга, әйдә инде, әти! – Шамил, әтисе янына сәкегә ятып, тәгәри-тәгәри,
үкси-үкси сулкылдап елады да «и-и-х!» дип сикереп торып, яңадан басуга
таба чапты.
* * *
Шамил басуга йөгереп килеп, Гарәфинең кулына ябышты. Тегесе этеп
җибәргәч, буразна арасына килеп төште дә явызланып, ярсып, үзен-үзе
белештермичә:
– Кыйнама Куканны, ул әле сукаларга өйрәнмәгән, тимә, тимә! – дип,
Гарәфинең чыбыркылы кулына тешләрен батырды. Гарәфи яман сүгенеп,
кулындагы чыбыркысы белән малайның җилкәсенә сызды. Малай авыртуга
чыдый алмыйча, үзәкләре өзелеп, кычкырып, буразнага егылды. Ул арада,
күршесе Мәүлетгалинең атына утырып, Хәбибулла килеп җитте. Күз ачып
йомган арада Гарәфинең кулыннан чыбыркысын тартып алды да дөньяга
булган бар ачуын Гарәфидән алуы булдымы, үзен-үзе белештермичә, буразна
арасына барып төшкән егеткә берничә кат чыбыркысы белән сызды.
– Монысы – улым өчен, монысы – Кукан өчен, монысы бәлшәвик Гыйниятем
өчен, монысы – Зөһрәм өчен, монысы – Нәфисәм өчен, монысы – синең
кабахәтлегең өчен!
Сукачылар шашкандай күзләре аларган картка карап шаккатып торалар.
Гарәфи җирдә ыңгырашып ята. Гомерендә беркемгә авыр сүз әйтмәгән, кул
күтәрмәгән картны алыштырып куйганнар диярсең! Соңыннан буразна өстендә
үксеп елап утырган улын кулыннан тартып торгызды да, чыбыркысын ташлап,
Кукан янына килде, аның чыбыркы эзләре ярылып яткан гәүдәсен бирчәйгән
куллары белән сыйпап:
– Мин сиңа берничек тә булыша алмыйм. Мин хатыныма да, улыма да,
кызыма да, оныгыма да булыша алмадым, сиңа да булыша алмыйм. Шулай,
малкай, нишләмәк кирәк, дөньясы шундый булгач, тормышның асты-өскә
килгәч. Котырган этләр арасында яшәгәч. Син миңа рәнҗи күрмә, малкай. Хуш,
без синең белән башка беркайчан да очраша алмабыз, – дип, атның муеныннан
акрын гына кочып алды да йөзен атның чыраена терәде. Ат гаҗизләнеп, башын

картның муенына салды да рәнҗеп кешнәп җибәрде. Хәбибулла яшьле күзләре
белән атның күзләренә карады. Атның көзге кебек яшьле якты күзләрендә үзенең
йөзен күреп, эх, малкай, дип, күзләрен сөртте. Куканның күзләреннән дә мөлдер-
мөлдер итеп яшь ага иде. Ир һәм ат! Алар бер-берсенә булыша алмаудан гаҗиз...
Татар ире ат белән бергә туган. Бу горур җан ияләре бер-берсенә беркайчан
да хыянәт итмәгәннәр, аларның җаннары бер-берсенә береккән. Шул рәвешле
карт белән ат, соңгы кабат елашып, мәңгелеккә аерылыштылар.
Сукачылар, күзләрен яшьләндереп, бу гаҗәеп газаплы күренешкә исләре
китеп, баскан урыннарыннан да кузгалмыйча тора бирәләр. Берсе шунда әрнеп
әйтеп куйды: «Карагыз әле, ике Кукан елый».
– Хуш, Кукан! Инде мәңгелеккә хуш, бәхил бул! Рәнҗемә безгә! – диде
карт. – Улым, әйдә киттек, – дип, улын җитәкләде дә авылга таба атлады.
Кукан сукасын сөйрәп, карт артыннан иярмәкче булып, бер-ике адым атлаган
иде, аны өлкәнрәк яшьтәге ир-ат туктатты. Аргамак тирә-юньне яңгыратып,
әрнеп кешнәп җибәрде.
Сабанчылар, бу үзәк өзгеч күренешнең шаһитлары, тынып калганнар.
Шунда яшь кенә бер егет карап-карап торды да күзендәге яшьләрен сөртеп:
– Ике Кукан елады! – дип, алдагы егетнең сүзләрен кабатлады һәм сукага
җигелгән сыерына таба юнәлде. Сыерының ябагалары коелган, кабыргалары
тырпаеп тора иде. Ул аның сыртыннан сыйпап алды. – Менә хәзер сине дә
җигеп, сука сукалыйбыз, аннан соң, өйгә кайткач, җиленеңнән кан акканчыга
кадәр саварбыз. Без кешеләрнең дә, сез малларның да шулай каннарын эчәләр.
Шулай, дускай, безнең хәлләр шулай! Нишлисең? Нинди малны харап иттеләр
бит, нинди шәп аргамакны бетерделәр! Куканны гына түгел, нинди шәп нәселне
бетерделәр! – диде дә эшенә тотынды. Шушы көннән Хәбибулла нәселенә
«Кукан» дигән кушамат тактылар.
Хәбибулланың күршесе улын җитәкләп, салмак адымнар белән авылга
кайтып баручы карт янында атын туктатты. Шундый да сөяк тота белүче горур
Хәбибулланың җилкәләре салынып төшкән, аякларын сөйрәп кенә атлый. Инде
күз яшьләре кипкән. Улы белән икәүләшеп, бер сүз сөйләшмичә, дөньясына
рәнҗеп кайтып баралар. Хәбибулла, улының кулын үзенең бирчәеп беткән учына
алган да, җибәрсә, улын да югалтыр кебек булып, каты итеп кысып тоткан.
– Утыр, Хәбибулла абзый, әле кайтыр юл ерак, утырыгыз. Бергә-бергә,
гәпләшә-гәпләшә кайтырбыз, – диде күршесе.
Карт рәхмәтле күзләрен күтәреп, күршесенә карады да:
– Рәхмәт, Мәүлетгали, җәяү кайтыйм әле, Алансуның гомер буе иген
иккән басуыннан соңгы тапкыр җәяүләп кайтыйм, дим. Мине бүген үк алып
китәчәкләр. Син үзең генә кайт инде. Улым белән икәү ипләп кенә кайтыйм,
дим, – дип, арбага утырмады. Күршесе атына чөңгерде дә авылга таба юыртып
чабып ките...
Фәгыйлә түти ире белән улын капка төбендә каршы алды. Бөтенләй
бетеренеп кайткан иренә дә, улына да бер сүз әйтмәде, әйтер сүзе юк иде.
Алар өйгә керделәр. Өйдә мәет чыккан кебек тынлык.
Бераз вакыттан соң Хәбибулла телгә килде:
– Менә шуның белән шушы. Барысы да бетте, карчык. Гаиләмне тузгыттылар,
атымны алдылар. Миңа монда калырга ярамый. Сиңа әйтәм, әйберләрне җый,
мин бүген калага чыгып китәм. Төенчегеңне бик авыр итмә, берәр кат эчке
кием-салым салсаң, азрак ризык, шул җиткән. Мин Гарәфине чыбыркы белән
ярдым, буразна арасында аунап калды, мөртәт. Шуңа күрә, иманым камил,

тиздән минем арттан да килеп җитәчәкләр. Минем кай тарафларга чыгып
киткәнемне әйтмәгез. Дөньялар тынычлангач күрешербез. Шамил улым,
әниеңне сакла! Күрешә алмасак, бәхил булыгыз! – Ул карчыгы белән улын
кочагына алды да хушлашып, басу капкасына таба атлады. Шамил, авылда
карт әнисе белән икесе генә каласын, тормыш авырлыклары-мәшәкатьләре
бары тик үзенең арык җилкәсенә генә төшәсен аңлап, бу аерылышуның бик
озакка буласын сизеп, әтисен озата китте.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Давамын кайдан укырга?