Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Әнисе белән киткән җылы назны кыз үзенә чит-ят булган, ләкин таянырга, серен сөйләргә кеше таба алмый интеккән, Алансудан әллә ничә чакрым ераклыкта яшәп яткан Хәлимә карчыкта тапты...

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Закирҗан Нәфисәне үзләренең ишегалдында кечкенә генә, җыйнак кына

йортта яшәп ятучы ялгыз Хәлимә карчыкка фатирга кертү турында алдан

белешеп куйган иде.

Хәлимә карчыкның ире Гайнетдин күп еллар элек вафат булып, бердәнбер

улы Габдулла Мәскәү марҗасына өйләнде дә яшәргә шунда күчеп китте. Инде

монда бик сирәк кайта. Әнисен күпме генә үз янына күчеп килергә үгетләсә

дә, карчык сүзендә нык торды.

– Инде күпме яшисем калгандыр, анда үлеп калсам, минем җәсәдемне Казанга

чаклы кем сөйрәп йөрсен?! Минем гомер иткән ирем янында, Яңа бистә зиратында

ятасым килә. Алла сакласын, синең хатының, дуңгыз ите пешерә торган савыт-сабада

ашарга пешереп, инде үләр вакыт җиткәч, укыган намазларымны, тоткан

уразаларымны юкка чыгартыр. Үзең генә тора күр Мәскәвеңдә, – дип кырт

кисте. Малае, файдасы юклыгын аңлап, башка үгетләп маташмады, ләкин

чәй-шикәреннән, тәм-томыннан өзмәде. Һәрдаим посылкасын, йә булмаса Казанга

кайтасы танышлары аркылы күчтәнәчен җибәреп торды.

Закирҗан, элек сөйләшеп куйганча, Хәлимә карчыкка кереп, фатир турында

исенә төшерде. Инде сиксәннән шактый узган әби тыны-көне бетеп сөенде:

– И Закирҗан балакаем, керсен, керә генә күрсен, миңа иптәш булыр,

идән-сәкеләремне юып торса, кибеттән ипи-сөтен алып кайтып бирсә, мин бик риза

булырмын, – дип, Закирҗанны ишек төбенә чаклы озатып куйды.

Нәфисә, өйдәгеләр уянып йөренә башлагач, акрын гына торды да юрганын

төреп куеп, хуҗалар янына чыкты. Аның өстендә биш Нәфисә сыярлык халат

иде, ул аны үзен уратып алып пута белән бәйләп куйган. Ләкин халат астыннан

да зифа буе беленеп тора, кызның зифалыгын калын халат та боза алмаган.

Ул кыяр-кыймас кына:

– Исәнмесез, – диде.

Закирҗан диванда гәҗит укып утыра иде, Нәфисәне күргәч, сөйкемле генә

итеп елмайды:

– Тордыңмы, сеңлем, кичә чәй дә эчмичә йоклап киткәнсең. Үз киемнәреңне

киптереп куйдык, киен дә, ашап-эчеп алырбыз. Мәүлия апаң йомшак күмәчкә,

сөткә дип чыгып киткән иде, – дип, кызга киемнәрен китереп бирде дә аш

бүлмәсенә кереп китте.

Кыз юынып, киенеп, чәчләрен тарап чыкканда, ах-ух килеп, Мәүлия кайтып

керде. Кулында өч литрлы әлүмин бидон, үргән җәтмә сеткада ап-ак күмәч.

Нәфисәгә карап, салкын гына:

– Әйдә, чәй эчәбез, – диде. Тавышында котып бозлары салкынлыгы. «Тәмам

туйдырдыгыз, чыгып китегез», – дип әйтми генә.

«Кешедән арыгандыр инде, килүчеләр күптер», – дип уйлап куйды кыз.

Икәүләп аш-су бүлмәсенә үттеләр. Закирҗан кызга яратып карап алды да:

– Әйдә утыр, ашап-эчеп алгач, мин сине фатирга урнаштырам, аннан соң эш

мәсьәләсен хәл итәрбез, – дип, Нәфисә кырыена терәткеле йомшак урындык

китереп куйды. Нәфисәнең, читтәге өстәл кырыенда өелеп торган юылмаган

савыт-сабаны күреп: «Мин башта табак-савытларны юып куйыйм», – диюенә,

усал гына итеп: «Үзе юар», – диде.

Нәфисәгә әнисе:

– Кызым, ашаган табак-савытны вакытында юа торган бул. Юылмаган

савыт-саба авыру, чир теләп тора ул. Бигрәк тә кичтән иртәнгә калган юылмаган

савыт-сабаны җеннәр җыелышып ялыйлар икән, – дип әйтер иде.

Ә калада кызык икән. Нишләп кенә бетәргә кирәк бу дилбегә буе көн

озынлыгында, шул тәлинкә-кашыкларны да юып куймагач!

Ашап-эчеп алгач, алар киенеп, Хәлимә карчык фатирына керергә

җыендылар. Нәфисә төенчегеннән әнисе теккән, гәүдәсенә килешеп, сыланып

торган зәңгәрсу-кара пәлтәсен алып кигәч, кичәге сырма өстеннән кожан элеп

куйган карачкыдан менә дигән сылуга әйләнде дә куйды. Закирҗанның йөрәге

тагын кысып-кысып сулкылдап алды. Сөбханалла, кайларда гына үсеп буйга

җиткән бу кыз бала?! Ниндидер бер зыялылыгы, затлылыгы, садәлеге бар,

әллә ниткән шунда, нур чәчеп, үзенә тартып тора.

Хәлимә карчык аларны гөр килеп каршы алды:

– Әйдүк, әйдүк, кызым, әйдә, түргә уз! Мактап йөрисең икән, әле чәем

кайнап кына чыкты. Закирҗан улым, әйдә, син дә өсләреңне сал. Менә аягыңа

улымнан калган җылы башмак бар, шуны ки, беренче ятаж булгач, идәнебез

салкын. Кызым, синең аягыңда йон оекбаш икән, анысы яхшы. Аякларны

салкыннан сакларга кирәк, яшьли салкын тидерсәң, картайгач сызлап

интектерә ул аяклар, – дип, аралашуга интеккән карчык бертуктаусыз сөйләнде.

Кыстый-кыстый чәй өстәленә утыртып, күпереп пешкән коймакларны

кунаклар алдына этеп-этеп куйды.

– Әйдәгез әле, тартынмагыз, ашап-эчеп утырыгыз, – дип, туктаусыз

кыстады.

Нәфисәгә шундый рәхәт булып китте. Хәлимә карчык Фәгыйлә әбисе кебек

тәмле телле, тулы гәүдәле, яше сиксәннән артса да, хәйран җитез иде. Тик

аяклары сызлап, начаррак йөри икән.

Закирҗанны озаткач, Нәфисәнең:

– Хәлимә түти, минем инде ике көн рәттән намаз укыганым юк, әгәр син

рөхсәт итсәң, мин намаз укып алыр идем. Сездә кыйбла кай тарафта икән? –

диюенә карчык язгы кояш кебек балкып елмайды.

– Әй балакаем гынадыр ла, рәхмәтләр яусын сиңа, алларыңа рәхмәт

фәрештәләре чыгып, җиде буыннан җитмеш буынга кадәр булган нәселеңне

тәмуг утларыннан саклап торсыннар! Нинди кызлар бар икән бит әле

дөньяларда! Минем генә улым күзле бүкән, Мәскәү марҗасына өйләнеп

хараплар булды. Ник соң син, кызым, безгә алданрак килмәдең, киленкәем

генә булган булыр идең, – дип каударланып, Нәфисәгә үзенең инде тезләнеп

тора-тора сәҗдәгә китә торган урыннары тузып беткән намазлыгын, хөрмә

төшеннән җепкә тезелгән, тарта-тарта шомарып беткән тәсбихен сузды.

– Кыйбла әнә теге тарафта, – диде, Нәфисәгә ишеге алма бакчасы ягына карап

торган кечкенә бүлмәне күрсәтеп. – Шушында торырсың, кызым. Улым бүлмәсе.

Тәрәзәсе дә ачыла, алма бакчасына чыга торган кечкенә генә ишеге дә бар. И җаным,

яз көне алма-чияләр чәчәк атканда, мондагы матурлык, хуш ис! Улым шундый

ярата торганые бу бакчамны, китеп барды шул, әллә кайларга китеп олакты. Инде

картайдым, бакчабызны карар кеше дә калмады. Әйдә ярар, күп сөйлим бугай,

иркенләп намазыңны укы, – дип, өсләре пыялалы ишекне ябып куйды.

Нәфисә, курка-курка гына кергән бу йортта үзенең әбисен очраткан сыман

булып, күңеленә рәхәт бер җылылык тулганын тойды.

Себер юлларына чыгып киткән әти-әнисенә, туачак кыз балага (нигәдер

әнисе аны кыз дип уйлый, инде исемен дә Әминә дип уйлап куйдылар) нәни

сабыйга, энеләренә, үзбәк якларында һәлак булган, бабасы әйтмешли, ата

бәлшәвик Гыйниятулла абыйсының рухына, әби-бабасына, юлларында очраган

Анна түти белән Җәкәү абыйга, Хәлимә түти белән Закирҗан абыйга саулык

теләп, бик озак итеп дога кылды. Намазын тәмамлап, олы якка чыгуын көтеп

утырган Хәлимә карчыкның:

– Кызым, фарызын гына укымадың, ахрысы, озак укыдың. Юлда калган

намазның фарызын гына укысаң да, Алла кабул итәрмен дигән, – дип әйтүенә:

– Әти-әниемә, туганнарга саулык теләп, озаклап дога кылдым, Хәлимә түти,

аннары миңа булышкан урыс кешеләренә дә саулык теләп, дога кылдым. Алай

ярыймы икән ул? – дип сорады.

– Әй кызым, нишләп ярамасын, ярый, бик ярый. Әйбәт кешеләргә нигә

дога кылмаска? Барыбыз да – бер Алла бәндәләре, барыбыз өчен дә Алла бер,

бары тик диннәребез генә төрле. Менә мин сине Коръән укырга да өйрәтермен

әле, тик кешегә генә әйтә күрмә, үзем дә намаз укыйм дип ычкындыра күрмә,

башкайларыңны өтермәндә черетерләр. Әллә ниткән болгавыр заманнарга

калдык, кызым. Көн саен мин белгән кешеләр арасыннан да берәр кешене алып

китеп юк итәләр. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә, сак була күр!

– Хәлимә түти, мин Коръән укый беләм, әтием өйрәтте. Ясинне яттан укыйм.

Хәлимә карчык бу сүзгә шаккатты.

– Сөбханалла, тик бу турыда кешегә сөйли күрмә, хараплар гына булырсың,

кызым! Кемнәр генә үстергән мондый тәүфыйклы кызны?! Бәхетең генә

була күрсен! – Аннары Нәфисәгә мендәр, юрган, ап-ак итеп юып үтүкләнгән

җәймәләр бирде дә: – Кызым, миңа фатир өчен түләмәссең, идән-сәкеләремне

юып, сөтен-маен, каймагын, күмәчен алып кайтып торсаң, шул җитәр. Улым

да булышып тора, Алла теләсә, икебез матур гына, ипле генә яшәп ятырбыз.

Бер дә курыкма, минем ахирәтләремнең балалары бар, алар Казан тормышы

белән таныштырырлар, кибетләрнең кайда икәнен күрсәтерләр. Башта гына

читен ул, Алла боерса, күнегерсең, – дип, үз бүлмәсенә кереп китте.

Нәфисә исә, күңеле күтәрелеп, чиләк белән җылы су, чүпрәк алды һәм

сөенә-сөенә бүлмәсен җыештырырга тотынды. Иң башта тәрәзәләрне ялт

иттереп ялтыратты. Күптән кеше кулы тимәгәнгә сукыр күзләр шикелле

тоныкланып торган тәрәзә пыялалары сүрән генә көзге кояш нурларында гөлт

итеп кабындылар. Кыз пәрдәләрне салдырып, сабынлы суга җебетергә салды

да шкафтагы чынаяк-тәлинкәләрне юды.

Әби:

– Әйдә, төшке аш ашап алыйк, – дип чакыра кергәндә, бүлмә эче ялт иткән,

бөтен нәрсә үз урынына куелган иде инде. – Сөбханалла! Кулларыңнан куан,

кызым, бигрәкләр уңгансың-булгансың! Күзләрем генә тимәсен! – диде ул, сөенеп.

Хәлимә карчык белән Нәфисә шулай матур итеп, бер-берсенә иптәш,

ярдәмче булып яши башладылар. Әнисе белән киткән җылы назны кыз үзенә

чит-ят булган, ләкин таянырга, серен сөйләргә кеше таба алмый интеккән,

Алансудан әллә ничә чакрым ераклыкта яшәп яткан Хәлимә карчыкта тапты.

* * *

Яз да җитте, инде бәрәңге бакчаларындагы ызаннарда иң беренчеләрдән

булып кояшның назлы җылысын тоеп, ачык яшел әрекмән, сукыр кычытканнар

уянып, борын төрттеләр. Кыш буе мыр-мыр килеп бөгәрләнеп, мич буендагы

киез җәелгән эскәмиядә иркәләнгән йөнтәс койрыклы ак мәче дә, урамга

чыгып, язгы кояшта җылынган иске нигез туфрагына сузылып ятты.

Күңелләрдә алда тормыш яхшырыр, гел генә болай булып тормас дигән

өмет уятып, һавада сабан тургайлары моң түгә. Һай, бу язның күңелләрне

җилкетә торган гаҗәеп ямьле сихри иртәләре! Инде каядыр бөреләргә посып

кышлаган күбәләкләр дә уянган. Мал абзарларында, азык җитмәгәнгә түбәдән

төшергән күгәргән саламны парландырып, аз гына көрпә салып болгаткан башак

ашап җан асраган, тиздән сахраларга, болыннарга чыгарбыз дип, сыерлар,

сарыклар, Ялантау буена, яшел хәтфә үләннәргә борын төртүне өзелеп көтеп,

тынгысызлана башлаган чак. Малайларны тиздән әниләре, иртән-иртүк йокыдан

уятып, ипиләрен, кәгазь бөкеләр белән бөкеләнгән шешәдәге сөтләрен нәни

капчыкларына салып, көтүгә чыгарга әзерлиләр. Күкне иңләп, каңгылдый-каңгылдый,

кыр казлары кайта. Кыр казларының башта сагышлы, моңсу

авазлары ишетелгән сыман була. Юк, бу авазларны әле кеше ишетми. Иң элек

аларны сәке асларында ысылдап, үрелеп, малай-кызларның аяк балтырларын

тешләп интектергән, йомырка басып, ояда утыручы ана казлар гына ишетә.

Ерак кардәшләренең «Кыйгак-кыйгак! Менә без янә туган якларыбызга кайтып

киләбез. Сагындык, бик сагындык!» дигән сөенечле-моңсу авазларын әллә

нинди эчке бер сиземләү белән тоеп, утырган җирләреннән йөрәкләре алгысып,

ерак туганнарын каршылап кыбырсыналар. Аларның, ниһаять, бәби чыгарып,

тал песие шикелле яшькелт-сары йомшак бәбкәләрен тезеп, мактанып, урамга

чыгуларын түземсезлек белән көткән ата казлар, сагышлы-сагынулы авазлар

чыгарып очкан кыр казларының, куанып исәнләшеп:

«Менә без дә сезне сагынып кайтып җиттек, кыйгак-кыйгак, аралар һай

ерак», – дигән сәламнәрен алып, күңелләрендә очу дәрте уянып, үзләренең

дә һаваларда очкан чакларын сагынып, очмак булып, канатларын кагынып

каңгылдашалар. Тик, күкне иңләп оча алмагач, нәүмизләнеп, кыр казлары

күздән югалганчы, башларын кыегайта-кыегайта карап калалар да, йомырка

өстендә утырган парларына, ярый әле дөньяда сез бар дигәндәй, тынычланып,

хуҗалары ат тизәгенә кушып пешергән бәрәңге кабыгын болгатып салган

тагаракка таба юнәләләр.

Аларның өметләре зур: тиздән, бик тиздән, менә мин нинди уңган, кадеремне

генә бел, мин сиңа яшькелт-сары йомшак уллар-кызлар алып кайттым дип,

ай буе сәке астында караңгыда утырып тәмам алҗыган ана каз, башын горур

тотып, каңгылдап, ишегалдында күренер. Ә соңыннан балитәкләрен ыштан

бөрмәсенә кыстырган, каз бәбкәләренең чыгуын дүрт күз белән көткән

әби-апалар – йомыркалары чәберчек түгелме, бәбиле булса, томаланып үлмәгәнме

дип, җылы суга салып типтереп карап, каз бәбкәләре барысы да бер көнне

чыкмаганга, чыккан берен, иске бүрек эченә салып, җылы мич башында

тотып, күкәй эченнән борынлап чыга алмаганнарына булышып, томшыкларын

чыгарганнарына авызларында җыелган төкерекне йоттыра-йоттыра көткән

әби-апалар, хатыннар, дөнья бетереп пипелдәшкән каз бәбкәләрен, әле яңа

гына борынлап баш төрткән бәбкә үләнле, кояшлы ишегалларына чыгарырлар.

Аларны күргәч, әти-әниләренең сөенүе! Ай буе парын зарыгып көткән ата каз

тик торганда тыпырдап биеп алыр. Ана каз исә үзенә бертөрле сагышлы һәм

сөенечле итеп каңгылдап, канатларын шап-шоп итеп кагынып алыр да, куштан

хатыннар сыман, ата каз тирәсендә бөтерелә башлар. Ел да шулай кабатлана.

Ел да шулай казлар, көзләрен ялгыз калулары турында уйламыйча, уйлый

белмәүләре белән бәхетле булып, бәбкә чыгарып үстерәләр!

Инде гөрләвекләр кыш буе җыелган чүп-чарны үзләре белән ияртеп алып

киттеләр. Басудагы кар, эреп, күч булып авылга төште дә Бичуралар абзары

аркылы үзе белән сарай кырыйларына терәп куйган көрәк-сәнәкләрне дә

ияртеп алып китте һәм мулла Йосыфлар янындагы канау тулып ташыды. Кукан

Шамилләренең ишегалды елга кебек тулды, кешеләр барасы җирләренә, агач

басмаларга басып, сикерә-сикерә генә чыга алдылар. Җир сафланып, уянып,

нәрсәдер көтеп, сагаеп-тынып калды. Инде тиздән чәчүгә төшәрләр. Уҗымнар,

туган якның назлы җилен тоеп, Аллага шөкер, исән-имин кышны чыктык

дип сөенеп, яшел хәтфә булып, күз күреме арада талгын гына тибрәләләр.

Тереклек яратылганнан бирле шулай булган һәм шулай булачак! Гасырлар

алышынган, буыннар алышынган, кыш артыннан яз килмичә калмаган. Язгы

кояштан уянган җирнең йөрәк тибешен тамырлары белән әллә кайчан тойган

агачларның кәүсәләре буйлап аккан яшәү кодрәте, шифалы, бәрәкәтле сутлары

ботакларына барып җитеп, бөреләр шартлап ачылып, яшькелт яфраклар хасил

булыр. Әллә кайларга яланаяклап йөгерәсе, әле җылынып та бетмәгән җирне

аяк табаннары белән җылытып, аргамаклар кебек чабасы килә! Их, кулларыңны

канат ит идең дә, зәңгәр күкләргә күтәрелеп, болытларны телем-телем итеп

телеп оч идең! Юк шул, очар кошларга, күбәләкләргә бирелгән канат адәм

баласына бирелмәгән! Очу әмәле, канатлар юк!

Шамил әле яңа гына күренә башлаган әрекмән, кычытканнарны өзеп, уч

төбенә салды да инде шактый исәйгән Йолдызга сузды. Тай төкле йомшак

иреннәре белән малайның уч төбен кытыклап ялмап алды һәм, яшел, сусыл

үләнгә ымсынып, күгелҗем күзләрен тагын малайга төбәде.

– Юк шул әле, бер атнадан чиләкләп җыярмын, әлегә юк, – дип, малай

тайның маңгаеннан сыйпап куйды да өйләренә кереп китте. Тиздән Сабантуй

җитә! Куканны әзерли башларга кирәк. Кыш буе мал абзарында ялыгып яткан

чабышкының аякларын ныгытырга вакыт. Әтисе кичә кичен әйтеп куйды:

– Улым, вакыт!

Малай үзендә дә яз белән бергә очыш дәрте, кыш буе йокымсырап яткан

ашкынып, томырылып чабасы килү хисен тоеп, өйгә кереп китте.

* * *

Чыраена төшкән яз җылысыннан Кукан, әле генә йокысыннан уянган кебек,

хәтеренә узган еллардагы Сабантуйларны исенә төшердеме, мөкәммәл сылу,

зифа гәүдәсен калтыратып, кешнәп җибәрде. Яз җиткән ләбаса! Назлы җил

аның кояш нурларында елкылдап торган карасу-җирән ялларын тарый. Чабыш

дәртен тоеп, атның җаны үрсәләнә, алгысына. Тиздән, бик тиздән ул тояк

асларында очкыннар уйнатып, өстендәге үсмер малай Шамилнең җаны-тәне

белән бергә кушылып, бербөтенгә әйләнеп, суырылып, таш-тау әрәмәләре

ягыннан, Нырсы урманнарын урап, үзе белән рәттән чапкан юртакларны узып,

ярышта беренче булып килер. Ул тәнендәге һәрбер төге, һәрбер күзәнәге, аяк

астындагы җирнең тымызык җылысы аша сизә: бу яктагы чаптарларда гарәп

илләренең комлы сахра, чүл җилләрен Алансуга алып килгән Кукандагы

кебек ыспайлык, нәзакәтлелек, дәрт юк. Менә шуны тоя Кукан. Һәм нәзек,

ак «оекбаш» кигән аяклары белән, түземсезләнеп, биегәндәй тыпырдап ала.

Күңелләрдә яшәү дәрте уятып, тургайлары, назлы җилләре белән Алансуга

яз килә!

 

Дәвамы бар.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X